Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЭС ҺӘМ АВЫЛ


Жәй башланган иде инде Төзүчеләрнең зарыгып та, якты өметләр белән канатланып та көтеп алган айлары. Кама Аланында Татарстан- күләм беренче атом электр станциясен салучылар өчен елның бу фасылы бигрәк тә кадерле, чөнки кышкы-көзге-язгы юллардан китереп җиткерә алмаган кирәк-яракларны Кама буйлап ташу җае ачыла Инде менә табигать, ниһаять, ишек-ләрен киңәйтә төшкән — рәхим ит! Шуңа да төзүчеләр бер минутны кырыкка бүләрдәй булып эшлиләр гүя нәкъ шушы кулай шартларда үзләренең нинди каһарманлыкларга сәләтле икәнлекләрен күрсәтеп-раслап калырга ашыгалар.
Татарстан атом электр станциясен төзүчеләр белән, аерым алганда, журнал һәм АЭС төзелеше арасындагы иҗади хезмәттәшлек Килешүенә имза салучыларның берсе, идарәнең баш инженеры урынбасары Рифкат Кәтиев белән кабат очрашу шушындый шартларда үтте Бары
Рәис Сәләхов *Хәзер барыбыз да төшке ялга туктыйбыз — диде.— Төзүчеләр ун-ун-
Чыгыш ясарга тиешле кешеләр үзара сөйләшкән арада Рифкат Кәтиев тә үз мөмкинлекләрен санап күрсәтте «Шигырь тыңлаганнан соң мин тагын берәр сәгатькә тоткарлана алам әле.— диде — Сәгать икедә объектта булырга тиешмен».
Әңгәмәбез исә бик табигый, яңа гына тыңлаган шигъри сүзләргә ялгангандай башланды
Сорау. Ничек уйлыйсыз: вагоннарда гына яшәп көн иткән, хезмәт шартлары да әле эзгә салынып җитмәгән төзүчеләр өчен, көндезге ялга бүленгән вакытларын алып, әдәби очрашу үткәрүнең эшкә уңай йогынтысы булырмы?
Рифкат Кәтиев. Һичшиксез! Күрәсезме: төзүчеләребез — яшьләр. Әлегә культура сарайларыбыз, театрларыбыз, кинозалларыбыз юк. Тәвәккәлләп, очра-шуны шушы төзелеш мәйданында, тау-таш арасында оештыруыбыз аларга бик ошый. Мин монда үзем дә гаҗәеп бер уртаклык тоям, хезмәт мәйданнарыбыз, азга гына булса да. чын-чынлап бергә кушылып ала. Төзүчеләрнең күбесе төшке аштан баш тартты. Шаярып сөйләшкәннәрен ишеттем: «Әй. ашаган бар ла ул! — диләр.— Менә тере язучы күреп калырга иде!..» Бу көн безнең хәтердә озак сакланачак. Ә бүген, төштән соң. мин һич шикләнмим, хезмәт нормалары арттырып
сын ди ■■инут Ki'i '-үлделәр Йортлар төзү комбинатының мондагы идарә начальнигы
биш минут тамак ялгап алырлар, калган кырык биш минутны әдәбиятка багышлыйбыз!»
үтәлгән булачак. Минемчә, монда икеләнерлек урын да юк, җанга ятышлы сүз, сәигати матурлык белән күзгә-күз очрашу һәркемгә бары тик уңай тәэсир генә итә ала. Тезүчеләр исә — үзләре дә иҗат ияләре бнт алар. Дөрес, алар әдәби образ белән эш итмиләр, алар берсеннән-берсе матуррак, җайлырак йортлар яки конструкциясе бик катлаулы промышленность объектлары салалар. Шуңа күрә безнең бер-беребезне тирәннән аңларга бөтен мөмкинлекләр бар дип белам мин. *
Сорау. Монда килгән язучылар сезне үз иҗатларындагы яңалыклар белән таныштырды. Сез дә хезмәтегездә ирешелгәннәргә тукталсагыз иде!
Рифкат Кәтиев. Алар шактый күп: шатлыгы да. борчулары да. Мин. * нигездә, атом станциясен салучылар эшенә тукталырмын инде. Матбугат, радио £ һәм телевидение күбрәк торак салучылар уңышын яктырта Миңа калса, инде — хәзер станциянең үз төзелеше турында да авыз тутырып сөйләр чак җитте. Без М быел «Пионер базасы»н салуда унсигез миллион сумлык эш башкарырга тиеш ' без. Башлангыч еллар өчен аз түгел бу. Ике йөз егерме урынлы ашханә өлгертү, ♦ ГДРдан китерелгән тулай торакларны файдалануга тапшыру, чистарту җайлан е маларын көйләп җибәрү — барысы да шуңа керә. Атом станциясенең үз мәйда- “ нында да яңалыклар шактый. Инде, акрынлап, төп мәйданга аяк бастык. Безнең «монда «түбәнге», «өске» дип исем алган мәйданнар бар. «Өске»сендә төзелеш идарәсенә, автохуҗалыкка, субподряд оешмаларга кирәкле объектлар салына. и Тәэминат бүлеге базасы да шунда. «Түбән» мәйдан җылылык чыганагы өчен < бүленгән. Андагы котельный эшне дә, поселокны да җылы су белән тәзмин итәр- * гә тиеш. з
Сорау. Төзелешнең хәзерге стадиясендә кулны тотып торырдай нинди кы* °* енлыклар очрый?
Рифкат Кәтиев. АЭС төзелешендә дә башка урыннардагы кебек үк җи- тешсезлекләр тулып ята. Без инде аларга күнегеп беткән. Төзелеш гөрләп барсын өчен нәрсә кирәк? Моны һәр төзүче әйтеп бирә ала: кадрлар, хезмәт мәйданы, материал, юллар һәм торак — биш нәрсә! Кызганычка каршы, кагыйдә буларак, шул бишнең һәрчак бер-икесе җитенкерәми. Башта юлсызлык интектерде. Анна ры измә мәсьәләсе алга чыкты. Без бөтен төзелешне, ягъни торак йортлар caxv оешмасын да, үзебезнекеләрне дә тәэмин итәрлек бетон измәсе җитештерердәй җайланманы көйләп куярга тиеш идек. Шактый алдан: «Измә җайланмабыз әзер!» —дип, хәбәр таратып та өлгердек. Ул үзе чыннан да әзер иде Тик измә генә чыгара алмыйбыз, чөнки цемент килеп җитми. Хикмәт ара ераклыкта гына да түгел, кадерле бу чималга, гомумән, туя алмыйбыз без. Шунлыктан төзелешкә кирәкле измәне я Зәй шәһәреннән, я Түбән Камадан ташырга мәҗбүр булабыз.
Кадрлар белән дә эш бик шәптән түгел. Ташчылар, сылаучы буяучылар кирәк. Механизаторларны, монтажчыларны әзерләү яхшы куелган, ә менә отделочннклар аз. Аннары аларны училищеда укыту гына да җитмн, бу хезмәт тәҗрибә туплауны сорый. Сылаучы-буяучы, берничә ел эшләми торып, остарып җитә алмый ул.
Ни генә булмасын, без быел бу кыенлыкларны чишеп бетерергә тиешбез. Ба кыт кыса. 1983 елны, без. үзебезчә, старт алды елы дип атадык. Киләсе ел планнары бик зур. 1984 тә без утыз биш миллион сумлык эшне үтәп чыгарга тиеш булачакбыз. Быелгыга караганда, ике мәртәбәгә диярлек, артык бит бу. Һәр мәй данда зур-зур корылышлар башланачак. «Түбән» мәйданда тимер бетон конструкцияләр заводына нигез салыначак. Су буенда төп причал булдырылачак Станция нең төп мәйданында да төзелеш сизелерлек алга китәчәк. Су буйлап китерелә торган йөкләрнең күбесе турыдан-туры станция тезелеше ихтыяҗларына тоты лачак.
Сорау. Ә төзүчеләр тормышында нинди яңалыклар бар?
Рифкат Кәтиев. Бер карасаң, әллә ни үзгәрми дә кебек. Исәпли китсәң, алга китеш шактый. Элекке елларда, мәсәлән, бездәгедәй зур корылышка тотын ган коллективлар авыл хуҗалыгы белән ниндидер бәйләнешкә керү турымда уйлап та карамыйлар иде. Хәзер бөтенләй башка хәл. Бөтен ил бер булып А.тык-
төлек программасын үтәү юлына баскач, безнең коллектив та бу бурычтан читтә калмаска карар кылды.
Үзәге Ширәмәт авылында булган «Прикамский» совхозы белән ярдәмләшү килешүе төзедек. Аның нигезендә без совхозда шактый эшләр башкарырга тиеш булабыз: язгы чәчүдә, урак өстендә, көзге мәшәкатьләр чорында ун механизатор, ике-өч терлекче җибәрәчәкбез. Совхоз бүлекчәләре арасында елына биш-алты чакрым юл күтәрәбез, бер урында яшелчә саклау биналары төзибез, совхоз эшчеләре өчен икешәр квартиралы дүрт өй салабыз...
Сорау. Бик күпкә китә түгелме соң, шул кәгазьдә генә торып калмасмы икән ул бурычлар? Кай арада башкарып бетерерсез?
Рифкат Кәтиев. Мин кабатлап әйтмосәм дә, беләсездер — хәзер буш сүзләр сөйләү белән генә ерак китеп булмый. Безнең әлеге авыл хезмәтчәннәренә биргән вәгъдәләребезнең һәр саны, һәр сүзе конкрет мөмкинлекләрдән чыгып, төгәл исәпләүләргә таянып билгеләнде. Бусы — бер. Икенчедән, без генә совхозга ярдәм итеп калмыйбыз бит. Төзүчеләрнең үзләрен кызыксындырырдай чаралар да бар. Аларның теләгәннәренә, яшелчәдер, бәрәңгедер кебек нәрсәләр үстерер өчен, совхоз өчәр-дүртәр сотый җир бирә. Монысы — төзүчеләрнең ял вакытын төрләндереп үткәрергә дә бер файда. Болардан тыш, совхоз, төзелеш ашханәләрен яшелчә, бәрәңге белән тәэмин итеп торырга алынды.
Гомумән, бу төзелеш биредәге авыллар тормышына сизелерлек үзгәрешләр алып килде. Атом электр станциясенә кирәкле мәйдан колхоз-совхозлар өлешеннән алына бит. Кайбер авылларның да мәйданы кирәк булып чыкты. Мәсәлән, сиксән йортлы Белякчи авылының яңа төзелеше тулаем безнең идарә җилкәсенә төшә. Авылга кирпечтән менә дигән йортлар салып бирәчәкбез. Проектларны «Татаргражданпроект» оешмасы әзерли. Өйләрнең күбесе беркатлы булачак. Терлек абзарларын гына панельләрдән салачакбыз.
Сорау. Бу яңалыкларга авыл халкы ничек каоый соң?
Рифкат Кәтиев. Авыл кешеләре белән безнең арада урнаша торган мөнәсәбәт, башлыча, безнең үз-үзебезне ничек тотуга бәйле: җирне, борын-борын- нан шунда яшәгән халыкның гадәтләрен олылыйбызмы без, әллә алар белән санашып тормау юлына басабызмы... Әлегә кадәр аңлаша килдек. Зарланучылар юк кебек. Кунак булсаң, тыйнак бул. дигәндәй, монда, әлбәттә, безгә үз ниятлә- ребезнең изгелеген раслап күрсәтергә туры киләчәк. Аннары, яшерен-батырын түгел, ил күләмендә сизелерлек энергия бирердәй станция салынгач, бу як авылларның тормышы бөтенләй үзгәрәчәк. Алар яшәреп, дәртләнеп китәчәкләр. Го- мер-гомергә зур шәһәрләрдән шактый еракта йомылып яшәгән бу яклар инде хәзер үк шактый яңаралар. Алар хәзер Түбән Кама, Брежнев шәһәрләренә нык юллар буйлатып барып-килеп йөри башладылар. Тормышлары яктырып китте. Әле атом җегәренә таянып эшләүче станция утлары да кабынса...
Ул матур киләчәк турында хыяллана башласам, кичерә күрегез зинһар өчен, мин үзем дә шагыйрьләрчә фикер йөртергә тотынам. Шушы чал елгабыз, кечкенә генә борынгы авылларыбыз куеныннан илаһи энергия ургып чыгачак. Андый көч-куәтне әби-бабайлар төшләрендә дә күрә алмаган, андый нәрсә хәтта борынгы әкиятләрдә дә юк. Димәк, кеше бу хакта хыяллана да алмаган әле. Безнең төзүчеләр әнә нинди чикләрне үтеп киттеләр!..
— Юллары уң булсын! Җавапларыгыз өчен рәхмәт сезгә!..
*
♦ «
Рифкат Кәтиев тә, әңгәмәне тыңлап торган Рәис Сәләхов та. кай арададыр, кайсы вагонга керептер, тиз генә киемнәрен алмаштырып чыктылар Шигырь тыңларга, әдәби журнал битенә төшәрдәй сүзләр сөйләшергә дип. алар затлы костюмнар киеп килгәннәр иде. Рәис Сәләховның күгелҗем кримплен костюмы. Рифкат Катаевнең саргылт галстуклы күлмәк өстеннән кигән саргылт күн пиджагы минут эчендә төзүчеләрнең гади курткасына алышынды Без. шагыйрьләр һәм язучылар. Рифкат Кәтиев җитәкчелегендә, асты-өскә актарылган мәйданнардан үтә-үтә, Татарстан атом электр станциясе салыначак урыннарны. ГДРдагы дуслар җибәргән җыелмалы тулай торакларны карап йөрдек Күңелләрдә бу яңа төр төзелеш тормышына карата иң изге теләкләр яңарды: эшләре уң була күрсен!
Әңгәмәне КОЯШ ТИМБИКОВА алып барды