Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЮМОР ҺӘМ САТИРА

«Бездән булмас» диеп фараз кыла
Салам түбә, каен киртәләр. Ерактагы
кояш җылы була, Пигамбәрне читтән
көтәләр.
Минем кулга кулай иде тимер көрәк «Юк, иптәшләр, миңа
шагыйрь булу кирәк!» Китап-фәлән караштырдым сирәк-
мирәк. Акыл да юк, белем дә юк, һөнәр дә юк,
Син гади Саттар, Мин гади
Җаббармын.
Син мине якла, Мин сине
яклармын.
Син мине макта,
Мин сине мактармын:
Син даһи Саттар,
Мин даһи Җаббармын.
Күрсәтмәләр көтеп торыйм микән.
Әллә рульне үзем борыйм микән?
Алай итсәм болай булыр микән,
Болай итсәм кулай булыр микән?
Шик-шөбһәләр тулы гомер итәм,
Җае чыгар диеп фикер йөртәм.
Пошмый гына симереп ятар өчен
...Күк капусы ачылганын .чөтәм.
Алтмыш ел алдашып йөрим көлемсерәп...
Ил эш көтте, хатын акча көтте. Эш
уңмады, план тулмады. Буш
докладлар сөйләп гомер үтте,
Рәтле кеше булып булмады.
Кулдан тотып хатын артка типте...
Мораль-фәлән укып тормады.
Дан аласың, Баш буласың килә,
Кыяфәт шәп синең.
Трибунага мен дә, доклад сөйлә:
«Мин һәм Дөнья...» диген.
Бер ялагайга
Түрәләргә тәлинкә тот, чәчең
белән җир себер,
Әләкче бул, йомышка йөр —
файда итмәс берсе бер.
Шымчылык, ваклык, түбәнлек
карьераң тирәсендә.
Кол булып тугансың, энем,
кол булып үләрсең дә.