Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР КЕЛӘМЕ ҺӘМ ГОБЕЛЕНЫ


изәкле тукыуа һәм келәмнәр эшләү халкыбызның борынгыдан килгән һөнәрләреннән санала. Пәрдә, җәймә, сөлге ясалган тукымаларның, келәм һәм киезләрнең халкыбыз көнкүрешендә тоткан урыны зур. Казан татарлары элек-электән туку станы ярдәмендә төрлодән-төрле төсләрдәге геометрик сурәтләр белән бизәлгән келәмнәр сукканнар. Тарихчыларның әйтүенә караганда, безнең болгарларга кадәр күчмә тормыш алып барган бабаларыбызның көнкүрешендә дә келәм билгеле урын тоткан. Кызыл балчыктан ясалган күп төрле табылдыклар Идел буе болгарларында да тукучылык һөнәренең нык таралган булуы турында сөйлиләр.
Казан татарларында туку станы һәрбер өйдә диярлек булган. Хатын-«ызлар күп вакытларын шул стан янында уздырганнар, тукымалар, келәмнәр сукканнар, аларның бу хезмәтләрендә халыкның дөнья матурлыгын күзаллавы чагылган. Хәзер ул туку станнарын авыл өйләренең чардакларында гына табып була. Республикабызның кайбер авылларында бу борынгы һөнәрчелекнең осталары да очраштыргалый. һәм шунысы куанычлы: алар бу борынгы эшне чын күңелдән бирелеп дәвам итәләр. Әйтик, Балтач районы Шөңшеңәр авылында яшәүче М. Хайруллина бик күп туку алымнарын, аның борынгы серләрен белә, шакмаклы һәм буй юлы ысулы белән бизәкләнгән берсеннән-берсе матуррак паласлар суга. Мондый паласларны идәнгә җәяр- гә дә, диварга эләргә дә мөмкин. Алабугада яшәүче А. Дәүләтшина, татар орнаментларын файдаланып, традицион йон келәмнәр тукый. Аның хезмәтләре югары профессиональ осталык һәм тирән милли үзенчәлекләре белән аерылып торалар. Традицион бизәкле тукымалар, келәмнәр шәһәрләрдәге заманча квартираларга да, зур биналарга да бик ятышлы була алалар. Бу өлкәдә бигрәк тә Латвия, Литва, Гру-
Б
эия, Украине, Казахстан, Молдавия рәссамнары һәм халык мастерлары зур эш башкаралар.
Татарстан рәссамнарының бүгенге иҗади эшчәнлеге тукымалардан зур картиналар — гобеленнар булдыру, бу мәһабәт хезмәтләрнең иркен залларга куелуы белән билгеләнә. Тукымадан паннолар эшләү республикабызда 40—50 нче елларда башлана Зур бәйрәмнәрдә Казанның Ирек мәйданындагы трибуналарның милли келәмнәр ф һәм гобеленнар белән бизәлүе дә мәгълүм 1939 елда Мәскәүдә уздырылган Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә Татарстан павильонының үзәк залына ефәк пан- х но эленә. 50 нче еллардагы тукыма панноларның сәнгатьчә чишелеш үзенчәлеге =; турында П. Слеранскийиың «Казан татарларь орнаменты» дигән альбомындагы энҗе д белән чигелгән гобелен сурәте буенча фикер йөртеп була Панно уртасында — та- 2 тар чигүләре рухында эшләнгән чәчәкле орнамент белән каймап алынган Жиңү ор- X деиы. Ул әнә шундый үзенчәлекле булуы белән үзенә тартып тора X
60—70 нче елларда Татарстанда декоратив сәнгать белән интерьерны берләш- терерге омтылган бер төркем рәссамнар барлыкка килә Тукыма, тире ябыштырыл 2 эшләнгән, республикабыз тарихында сирәк очрый торган картиналар иҗат ителә ы Шулай итеп, «Түбән Кама» совхозы культура йорты залын — 2X5 метр зурлыкта булган тукымадагы композиция, Брежнев шәһәрендәге 5-09 һәм 26-07 нче балалаэ 2 бакчаларын төрле тукымалар вбышть.ру юлы белен эшләнгән картиналар бизәл 5 тора. Казан Яшьләр үзәгендә, Тукай-Кырлай авылы культура йортында һәм башка ф урыннарда сурәтле ефәк пәрдәләр эленгән
Аппликация һәм ефәк пәрдәләрне бизәү өлкәсендә художник С. Кузьминых х нәтиҗәле эшләп киле. Аның М Жәлил әсәрләре тәэсиремдә иҗат ителгән комлоэи- jj цияләре, «Болгар мотивлары» дигән декоратив триптихы аеруча игътибарга лаек А. Егоров әсәрләре, Р. Кругляковның тукымаларны ябыштыру юлы белән ясалган, Ф халык иҗаты традицияләренә якын булган хезмәтләре шулай ук тамашачылар күңе- ® леиә хуш килә М. Кальюранд тукып ясалмаган гобеленнар буенча тәҗрибәләр үткә- ре. Билгеле, болар әле киләчәктә олы юлга алып чыгачак сукмаклар кебек кенә т Илебездә 60 нчы елларда ныклап үсеп киткән гобелен сәнгатенең республика- u бызда хәзер үз урыны бер Бу сүзләрне раслау өчен, 1980 елда уздырылган «Зур Идел» күргәзмәсендә гобеленнар экспозициясе булуын иске төшерү дә җитә Гобелен тукымага ясалган картиналардагы тесләр стихиясен, орнаментларны, сынлы сәнгать күренешләрен, композиция төрләрен һәм алымнарын ачып җибәрә Рәссамнарны сәнгатьнең бу тәре кулдан эшләнүе, тирә-юньне җанландыруы һәм кабатланмас булуы белән җәлеп итә
Бу жанрга безнең республикада беренчвлердәи булып М. Килдебәкоеа мөрәҗәгать итә. «Зур Идел» күргәзмәсенә куелган «Музыкантлар» диген беренче гобеленын ул 1964 елда иҗат итә Казанда гобеленның профессиональ остаханәсен булдыру өчен, оештыру, фикердәшләр табу ягыннан байтак иҗади кыемлыклар кичерергә туры килә. Тора-бара шушы эш буенча рәссамнар М. Килдебәксәа. А Егоров, Г Маликова, бераз соңрак Г Шерипова берләшәләр Гобелен сәнгатенә үзләренең иҗат юлында шулай ук Р Килдебәкоеа, В Губаль еш мөрәҗәгать итәләр Татарстанда бу сәнгать ориаменталь-декоратив башлангычы өстенлек итү белән аерылып тора.
Гобеленның Казан көнкүреш хезмәте күрсәтү йортында киң җәмәгатьчелек игътибарын үзенә тарткан беренче уңышлы тәҗрибәсе 1976 елда художниклар Рөстәм һәм Марив Килдебәксаапар Г Маликова, А. Егоров, Г Шарипова тарафыннан эшләнде. 36 квадрат метрлы бу паннога куе кызыл һем алтын-сары тесләр кушылмасы үзгә бер ямь биреп тора. Орнаментлы келәм татар халык иҗатына хас тантаналы милли бәйрәм рухын бирә
Казанның бу елкәдәге остаханөсе рәссамнары баштан ук бергелеп эшлилер, техника һәм материаллар белән терпе тәҗрибәләр үткәрәләр Аләрның профессиональ осталыгы, эрудицияләре үскәннен-үсә бара Бу үсеш Казан сәүдә үзәге ресторанындагы гобеленнан да күреме. Ул алгы бүлмәнең һем икенче каттагы залларның архитектура үзенчәлекләрен истә тотып зшленген Бу хезмәт А Башмаков белен Г Богородская иҗат иткән «Сәгать» диген декоратив композицияне дә үз эченә ала. Бер стенада аерым ритмик ээлеклелекте иҗат ителгән дүрт гобелен урын алган.
Табигать күренешләрен шигъри һәм сәнгатьчә итеп тасвирлаган бу панноларның исемнәрен искә төшереп узыйк: «Айлы юл» (художнигы М. Килдебәкова), «Ай яктысы» (М. Килдебәкова, А. Егоров), «Салават күпере» һәм «Шәфәкъ» (А. Егоров). Аларның кайбер үзенчәлекләренә игътибар итик. Мәсәлән, «Салават күпере» ирекле рәвештә салынып торган җепләр ярдәмендә иҗат ителгән. Ул җепләр акрынлап кына озынайганнан-озыная баралар. Мондый иҗади алым сурәтне яңгыр юган дигән тәэсир калдыра. Гобелен зәңгәр, күк һәм алтын-сары төсләр белән ясалган. Биредәге һәрбер хезмәт әнә шундый аерым үзенчәлеккә ия. Бары тик «Шәфәкъ» дигән тесле композициядә генә чама дигән төшенчәне онытып җибәрү сизелә.
Бер уйласаң, тимер-бетон һәм пыяладан төзелгән бүгенгә биналарның архитектурасы үэеннән-үзе гобелен сорап тора. Килдебәковлар иҗат иткән «Чәчәкләр» исемле хезмәтне күргәч, ирексездән менә шулай уйлап куясың. Төзелеше буенча орнаменталь композиция караңгы, бертөрле диярлек фенда якты төсләрнең ритмик кабатланып баруына нигезләнә. Художниклар татар халык иҗатына хас булган сәнгать үзенчәлекләрен файдаланалар, гобеленның милли сәнгать әсәрләренә охшаш булуына басым ясыйлар. Бу — образлылыкны һәм тамашачыга тәэсир итү көчен арттыра. Гобеленның ачык аңлаешлы булуы композиция төзелешенең гадилегенә, орнаменталь мотивларның һәм төсләрноң ритмик бүленешенә бәйле. Ләкин безнең карашча, «Чәчәкләр» әсәренең авторлары бу жанрның сәнгать үзенчәлекләрен тулысынча ачып бетермәгәннәр. Чыннан да. Татарстан сәнгатенең яңа бер төре булган гобеленның милли йөзен тудыру буенча көн үзәгенә баскан мәсьәлә зур иҗади эзләнүләр таләп итә.
Бу өлкәдә махсус белемле булган А. Егоров хезмәтләрендә чын профессионал» осталык ярылып ята. Шуңа күрә дә аның 1978 елда иҗат ителгән 170—137 сантиметр зурлыктагы «Казанны акгвардиячеләрдән азат лтү» дип аталган гобеленын сәнгать сөючеләр шундук яратып каршыладылар һәм 1S80 елда «Зур Идел», 1981 елда «Советская Россия» күргәзмәләрендә дә лаеклы урынын тапты. Бу әсәр әле кыюсыз хезмәтләренең берсе булса да, художникның иҗат алымы һәм сәләте үзенчәлекләрен ачып бирде. Башка осталар шикелле ул да бертөрле эрләнгән җепләр беләч эш итә. Аның башкалардан аерылып торган ягы — төсләрне сайлый белүендә, алар- ны горизонталь рәвештә урнаштыруында һәм һәрбер деталь турында сәнгатьчә фикер йөртүендә Югарыда телгә алынган хезмәт — Кремль территориясендәге күренекле биналардан торган ритмик ээлеклектәге күп планлы композиция. Биредәге биналарга атка атланган кызылармеецларның байраклар җилфердәтеп, дошманнарны куып баруы хәрәкәт өстәп тера. Рәссам, кызыл төс белән куе зәңгәр төснең кушылуын файдаланьт, гобеленның драматик яңгырашын тапкан, әсәрнең идеясен, революция темасын актив рәвештә ачып бирүгә ирешкән. Сюжетны аңлатуның турыдан-туры сөйләп бирү сыйфаты авторга вакыт, вакыйгалар һәм архитектура үзенчәлекләрен ачып салырга ярдәм иткән.
А. Егоров иҗат иткән гобеленнарның гаять образлы һәм тәэсир итүчән булуларының нигезе, әлбәттә, авторның озаклап эзләнүләре нәтиҗәсе Ул барысыннан да элек сынлы сәнгать нигезләренә һәм тукымаларны булдыру техникасы үзенчәлекләренә таяна. Шуңа күрә рәссамның «Казанда Ленин бакчасы» дигән күп бизәкле композициягә мөрәҗәгать итүе бер дә очраклы хәл түгел. Билгеле, булачак әсәрнең эскизы гына сызылган әле. Аның төп максаты — башкалабызның бу гүзәл почмагын бөтен матурлыгы, шигърилеге белән ачып бирергә омтылу. Мондагы кешеләр һәм, гомумән,, сюжет бик тормышчан булулары белән сине ышандыра. Автор >зен дулкынландырган ике мәсьәләне алга куя. Беренчесе — гәүдә тотыш характерларын аңлату, икенчесе — әсәр яссылыгында дулкынланып торган һава киңлеген иҗат итү. Беренче мәсьәләне ул башка хезмәтләрендә хәл итә дә башлаган ида инде. Дөресен генә әйткәндә, бу яңа әсәргә без күбрәк өмет багларга да хаклыбыэ.
Казанның яңа никахлар сараендагы шактый зур күләмле (200X 634 см) гобеленының эчтәлоге дә тәэсир итү көче, белән ачыла. Әсәрнең композициясе фанфара сурәтләре ритмикасы буенча югарыга таба омтыла. Формасының мәһабәт булуы, кызгылт төсләр балкышы аңа нәкъ бу очрактагы тантаналы җыль лык рухы өсти.
1981 елда Казанның чит ил белгечләре йортында урын алган «Тау ташкыннары» исемле гобеленның орнамеиталь-декоратнв булуы аңа үзгә бер юнәлеш бирә. Автор бу очракта сурәтнең җемелдәп торуына күбрәк игътибар итә һәм теләгенә ирешә дә ала. А. Егоровның зур масштаблы әсәрләргә мәрәҗәгать итүе аның яңа иҗади эзләнүләргә этәрде. Рәсем һәм фонның үзара бәйләнеше, әсәрнең иркен структурасын ачь п бирү нигезләре, аның интерьер белән ярашу мәсьәләләре кон- нән-кен катлаулана бара. Аетсрның бу яңа әсәрләрендәге тесле таллар һәм вак сызыкларның талгын күчешләр ритмикасы, һәр детальнең чын сәнгатьчә булуы, гобеленның йомшак факгуралылыгы... Биредә хәрәкәтләргә гаҗәп бай композиция әнә шулар ярдәмендә тезелгән. Сары, кызыл, зәңгәрсу, шәмәхә тесләр белән бәркеп берчекләр ясалган кемеш сыман гамма шатлыклы лирика ител кабул ителә. Гомумән алганда, ул бинаның беренче катындагы холл киңлегенә бик килешеп тора. Икенче һәм еченче катларны бизәүдә шулай ук дивар келәмнәре тол урынны алып торалар Алар «Күбәләкләр» (художнигы Г. Маликова) һәм «Декоратив» (М. Килдебәкова) дип аталалар. «Күбәләкләр» гобелены ирекле асимметрии композициядә эшләнгән. Әмма аның тесләр капма-каршылыгына корылган булуы ансамбль белән ярашмый һәм аның гармония тигезлеген боза. Икенче әсәрдәге кызыл, сары, кыэгылт-керән тесләр исә тантаналы рух биреп торалар
М. Килдебәкова белән Г Маликова иҗатында гобеленның җитлегеп килгән ор- наменталь-декоратие тере естенлек итә Мәсәлен, Г Маликоеаның «Җәй» дип исемләнгән хезмәтендә күтәренке рух бирә торган якты кон чәчәкләр белен бизәлгән. Тукыма үзе дә нәкъ шундый ук дәртле алым белән сугылган. Г Маликованың бу хезмәте «Зур Идел» (1980 ел), «Советская Россия» (1981) күргәзмәләренә куелганнан соң, Әлмәт нефтьчеләр Культура йортына куелды
М. Килдебәкова үзенең иҗатында орнаментлар белән бизәүгә сыйлы сәнгать чараларын кушып алып бару эшенә тугры булып калды Аның хезмәтләреннән лирика, наз һәм профессиональ осталык ташыл тора. «Голчәчәк». «Сабан туе» (1969), «Алтынчәч», «Очыгыз, күгәрченнәр» (1970) исемле әсәрләре Татарстан гобелены тарихына классика булып керде Иҗат юлы башындагы сюжетлы композицияләрдән соң ул әсәрләрен орнаментлар белән бизәү этабына күчте. «Казан» санаториесы эчен 1982 елда эшләнгән «Иртә» гобелены моңа матур бер мисал булып тора ала. Монда чәчәкләр, ямь-яшел үләннәр янында ритмик эзлеклелек белән зуррак орнаменталь мотивлар бирелгән. Брежнев шәһәрендәге «Татарстан» кунакханәсенә эленгән «Яз» исемле гобеленда да шушы ук нигез ята Монда кош сурәтләре булу халык иҗатындагыча милли тәэсир уята. Тәсләрнең талгын күчеше, сабыр моң М. Килде- бәксаа иҗатының теп тосмерләре булып торалар
Йомгак ясар алдыннан яшь сәнгатьнең үсү юлында икәнлеген билгеләп үтик. Киләчәк гобеленының йезе аерым иҗат әһелләренә, мәгълүм милли үзенчәлекләргә бәйле булуын, моңа эстәп, тагын гобелен эчтәлегенең обраэлылыгы тол мәсьәләләрнең берсе икәнлеген искә тошерик һәм татар каләменнән башланган югары сәнгатебезгә зур киләчәк телик!