Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАРИХИ БУ БЕРГӘЛЕК


у. II әгъмүр Болгар шәһәрләре. Болгар авыллары бер дә булма \(1Ү1ган төсле кырылдылар да беттеләр, эзләре дә калмады Әмма менә бу кыйммәтле мирас дидскемез «халык шигырьләрен» туплар да ватмады, уклар да кадамады Алар сәламәт әле; алар яңгырый әле» Бөек шагыйребез Габдулла Тукай тарих катламнарыннан күтәрелгәндә, тормыш-көнитеш карурманнарын кичеп чыкканда сау, саф көе калган халык рухы турында менә шулай тыгыз, олы мәгъ-нәле итеп әйткән. Шәһәрләрен яулар жнмерсә дә, китапларын ут ял- маса да, уртак ватанда күршеләре белән «тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып» яшәгән халкыбыз үз күңелендәге зур культура мирасын җуймыйча гасырлар тирәнлегеннән килә. Аның әкиятләрендә сакланган өмет-хыяллары чынга ашып бара, уллары-кызларының батырларча хезмәте риваять-эпос каһарманнарына тиң. Аның жыр-моңнарында күңел яктысы, уйлар сафлыгы
Бүген Бөек Союзның күпмилләтле гаиләсендә чәчәк атучы татар халкы үз шәжәрәсен тарихның кайсы катламнарыннан башлый5 Кемнәр соң алар - татарлар, кайдан килеп чыкканнар соң алар5
«Татарлар килә!» Әледән-әле Европаны сискәндереп уяткан шушы аваз, Уралдан алып Вислага хәтле илләрне, халыкларны шомга салып, гасырлар күкрәгендә яңгыраган, үз юлындагы шәһәр һәм авылларны көл итеп, талау, көчләү һәм үтерүләр өермәсе булып узган
«Татарлар килә!» Атылган ук кебек ашкын, кылыч йөзе кебек рәхимсез яуларның канлы юлын тарих әнә шундый яңгыравыклы исем белән теркәп калдырган Күп кенә халыклар хәтеренә «татар» сүзе хәтәр булып, усал һәм вәхши көч мәгънәсендә уелып калган Шул заманнардан башлап төрле телләрдә татарга каршы мәкаль әйтемнәр, такмак такмазалар нжат ителгән, буыннан-буынга, «явыз татар» турында әкият һәм риваятьләр күчеп килгән.
Кызганычка каршы, аныклык урынына хата фикер тудыручан кайбер галимнәр, башка халыклар тарихына йөз чөеребрәк караучы, тарихи вакыйга һәм фактларны сыйнфый күзлектән чыгып бәялн белмәгән кайбер хезмәтләр әле дә үз эшен эшли акны карадан аера алмаган, чикләнгән карашлы кайберәүләрнең хәтта бүгенге татар халкына да үпкәсе бар шикелле.
Куликово кырындагы тарихи сугышның 600 еллыгын бәйрәм иткән вакытта бер танышым, шаярган-көлгән булып кына миннән «Безнекеләр анда сезне кыйнаганнармы соң?» дип сораган булды «Юк шул, безне түгел!» дидем мин Шаярып кына әйтмәдем, йөзем жнтдн иде
Әйе, безне түгел! Тарихны яхшы белгән, үз халкын һәм башка халыкларны хөрмәт иткән кеше болай шаярта алмас иде
«һуннар килә!» Ачыргаланып кычкырган шул авазны басып, ха лыкларның тыныч тормышын сытып-изеп Европада тояк тавышлары яңгырый
147
10*
Диңгез булып кан ага, шәһәрләр җир белән тигезләнә. Татарлардан күп гасырлар элек (V гасыр урталарында ук) зур кабилә берләшмәсе төзеп, һуннар башка халыкларны буйсындыру юлы белән көн күрәләр.
Европада, гомумән, дәһшәтле еллар, гасырлар күп була. Килмешәкләрдән дә уздырып, бишенче йөздә вәхши герман кабиләләре Көнбатыш Рим империясен талыйлар, антик осталар тудырган гүзәллек дөньясын җимерәләр
Ләкин халыклар тарихы — сугышлар тарихы гына түгел, һуннар кузгаткан Бөек күчеш вакытында Идел-Чулман буйларына да үз җирләреннән аерылып киткән төрле кабиләләр килеп урнаша. Ill -IV йөзләрдә үк бу төбәктә яшәгән төркиләр нәкъ менә Идел — Урал җирләренә үтеп кергән һәм шунда төпләнеп калган һуннарның варислары булырга тиеш һуннар Җиһангире кыю Атилланың да исемендә «Идел» (Әтил-ле, Идел-ле) сүзенең ерак кайтавазы яңгырамый микән әле?
Гасырлар үткән, күп сулар аккан, дистәләгән халык һәм кабиләләр «бер дә булмаган төсле кырылганнар да беткәннәр», берәүләрен көчлерәк йоткан, икенчеләре яШәү өчен тигезсез көрәштә һәлак булган Өченчеләре, үзләре тарих комына күмелеп калмасалар да, исемнәрен җуйганнар, нәсел-нәсәпләре очын югалтканнар. Әйе, борынгылык эзе шәһәр казылмаларында һәм кабер ташларында гына түгел, исем- атамаларда да уелып калган. Мәсәлән, һуннардан соң күп заманнар алышынгач, кире үз яклары, Керулен ярларына кайтып китүче монгол яуларыннан аерылып, кайбер кабиләләр Иделнең уң як ярында калган Төркичә «калу» — «калмак» сүзенең әлеге кабилә исеменә («калмык») күчүендә, әнә шулай итеп, тарих тамгасы ята.
Иделнең урта агымында исә. Идел белән Урал арасында IX гасырның соңгы чирегендә хәзерге венгрларның бабалары мадьярлар яшәп яткан Төрки телле болгарлар, чувашлар, угрофин кабиләләре — мордва, мари, удмуртлар үзара тел-лөгать алмашып, яу килгәндә бер-бер- сенә калкан булып көн күргәннәр. Идел буе киңлекләреннән башка бик күп халыкларның да юллары, язмышлары үткән: баскынчылык итүчеләрнең дә, күчмә тормыш белән яшәүчеләрнең дә
Болгарлар кайдан килеп чыккан соң бирегә? Аларның борынгы ватаны VII гасыр башында Кубань һәм Азов диңгезе буйларында төзелгән Бөек Болгар иле түгелме соң? Тарихтан мәгълүм: бу төрки телле илнең башкаласы Таман ярымутравы булган. Кубрат хан заманында Бөек Болгар чәчәк ату, көчәю чорын кичерә һәм Төрки каганлык йогынтысыннан котыла. Ләкин беркадәр вакыт үтү белән, аны Төньяк Кавказ итәкләренә ыргылучы гарәпләр һәм күрше хазарлар кысрыклый башлый Шуның өстенә кабиләара тарткалашулар, феодал-тархан- нарнын этле-мәчеле яшәүләре бу дәүләтне шактый хәлсезләндерә Кубрат ханның үлеме кабиләләр бердәмлеген тагын да йомшарта. Болгар иле, корт анасы үлгән күч сыман, таркала-туза башлый
«Болгарлар килә!» Азов ярларында яшәп яткан «вәхшиләр», Визан-тиялеләрне гаҗәпкә калдырып, бөтенләй көтелмәгән яктан Кара диңгезнең кояш баешы ягыннан пәйда булалар VII йөз ахырында Кубрат- ның улы Аспарух хан байрагы астында, болгар кабиләләренең бер өлеше күчмә халыкларга таныш юллар буйлап Көнбатышка таба кузгалып китә һәм, бара торгач, Дунайның түбәнге агымы белән юылучы җирләрдә туктап кала. Җирле славян кабиләләре белән иңгә-иң торып, болгарлар куәтле Византия империясенә каршы торалар, аның майлы калҗа эзләп сузылган кулларын «кыскарталар». Тора-бара, славян кабиләләре белән аралашып-кушылып, төрки теЛле болгарлар әлегәчә булмаган яңа халыкка әверелеп яши башлыйлар. Славян телен кабул итсәләр дә, исемнәре «болгар» булып кала, вакытлар узу белән мәҗүси аллаларын онытып, Византия православиесенә күчәләр... Дунай
буйларындагы Болгария дигән илнен яна шәҗәрәсе әнә шул заманнардан килә
Кубратнын икенче улы Батбай, кабиләдәшләрен үз тирәсенә туплап, төп нигездә, ата-бабалары туфрагында торып кала Ләкин хазарлар һәм гарәпләр басымы астында әлеге кабиләләр («кара болгарлар») шулай ук шәһәр һәм авылларны ташлап, Төньяк Кавказ таулары ара- ♦ сына күчеп китәргә мәҗбүр булалар Шул төбәктә яшәүче төрки телле * балкарларны, карачайларны галимнәр нәкъ менә шул кабиләләрнең ч варисы дип уйлыйлар
Ниһаять, хазарларның эзәрлекләп торуына түзә алмыйча, болгар- 3 ларның өченче төркеме, Кубрат ханның өченче улы Котраг җитәкчеле- >, гендә, Кубань һәм Дон буйларыннан кузгалып, озын юл үтеп. Идел * һәм Чулман (Кама) буйларындагы урман-далалар куенына килеп g сыена.
Төрки телле, мәҗүси динле болгарларны Идел белән Кама кушыл- * ган урында элек-электән яшәп яткан төрки кардәшләре каршы ала. ф «Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява» торган төбәкне, я уңдырышлы кара туфракны болгарлар үз итәләр: иген игә, бакча утыр- о та башлыйлар, авылларга нигез салалар. Күршедә генә яшәгән күчмә £ мадьярлар аларга иген игүдә комачауламыйлар яңа хуҗалар үстер- « гән икмәктән аларга да өлеш тия. Мадьяр кабиләләре бу төбәктә тук- х тап кала алмыйлар, далалар буйлап сәфәрләрен дәвам итеп, Көнба- s тышка барып чыгалар, һәм, ниһаять, Европаның үзәгендә, Тисса һәм ч Дунай сулары арасындагы уңдырышлы туфраклы, чәчәккә күмелгән т үзәнлектә торып калалар IX гасыр ахырында анда артык зур булма- i ган мадьяр дәүләте (Венгрия) барлыкка килә.
IX гасыр азагында болгар, суар, берсула, эсегел кабиләләре үзара якыная башлап, кабилә берләшмәсе төзиләр, үз тирәләренә башка кабиләләрне дә туплыйлар. Төрле кабиләләрнең үзара дошманлашып алулары бөтенләй бетмәсә дә, көнчыгыш Европада Киев Русе шикелле беренче дәүләтләрдән булган Идел — Кама Болгар иле барлыкка килә. Тарихи язмаларда ул заманына күрә көчле, бай, мәдәниятле ил буларак билгеләп үтелә Биләр, Суар, Болгар шәһәрләре гасырлар дәвамында чиратлашып Болгар иленең башкаласы булып торалар
Шилке хан Болгар падишаһлары нәселенә нигез сала, бу династия аның варислары — Шилкенең улы Алмыш, Алмышның улы Әхмәт һәм башка ханнар тарафыннан ныгытыла килә Көчле дәүләт белән ерак һәм якын күршеләре дә исәпләшергә мәҗбүр булалар Марилар, башкортлар һәм чувашлар белән генә түгел, ерак Киев Русе белән дә дуслык элемтәләре җайга салына Алмыш хан заманында ук куәтле Багдад хәлифәлеге белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаша һәм алга таба тагын да ныгый төшә 920 елда Болгар рәсми рәвештә ислам динен кабул итә, Алмыш хан үзенә әмир Җәгъфәр бине Габдулла дигән гарәпчә исем ала
Шул заманда Көнчыгыш Европада телгә алырлык ике генә дәүләт булган: Киев Русе һәм Идел — Кама Болгары
Гасырлар үтә, Идел, Кама. Чнрмешән буйларында туктап күчмә халыклар, дала сугышчылары атларын сугаралар, болгарлар тыныч уртак тормыш белән яшәүләрен дәвам итәләр, елъязмалар билгеләп үткәнчә, гадел сәүдә итәләр, хәрәмләшүне кичермиләр, үзләре төпләнгән җирнең хәзинәсен арттыралар, яңа шәһәрләр салалар һәм авыллар төзиләр
Болгарлар терлекчелек, җир һәм бакча эшләре белән генә шөгыльләнмичә. булдыклы аучылар һәм балыкчылар, оста һөнәрчеләр дә булалар Гарәп тарихчылары болгар тимерчеләре, күнчеләре, көмешчеләре һәм тукучыларының зур осталыгын билгеләп үтәләр Халыкның күпчелек өлеше кабнлә башлыклары (биләр), тарханнар, ханнар өчен
бил бөгеп тамагын туйдыра. Фарсы иле һәм һиндстан белән, кыпчаклар һәм руслар белән сәүдә итешүдән дә ханнар хәзинәсендә байлык ишәя бара Безнең бабайлар ни белән генә сәүдә итмәгәннәр! Зур һәм кечкенә базарларда Болгар осталары иҗат иткән алтын-көмеш бизәнү әйберләре, кыйммәтле күн һәм мех әйберләр күз явын алган, болгар сәүдәгәрләре биредә югары сыйфатлы ашлык, бал, тукыма, чимал тәкъдим иткәннәр. Болгар маллары зур сәүдә үзәкләрендә хөрмәтле урыннарны биләп торганнар, ерак төбәкләргә барып ирешкәннәр. «Булгарн» читекләрнең фарсылар һәм гарәпләр арасында даны таралган. Болгарның үзендә дә, хәзерге телдә әйткәндә, халыкара ярминкәләр оештырылган.
Шул ук базарларда, әлбәттә, әсирләр һәм коллар белән дә сәүдә иткәннәр Байгуралар хәзинәсенә көмеш тәңкә булып ятимнәр һәм ярлы-ябагайның күз яше тамган, кол кызларның гүзәллеге салкын бизмәннәргә салынган...
Әнә шул ерак чорларда күршедәге рус җирләре белән Болгар арасында аеруча тыгыз, тотрыклы сәүдә-экономика мөнәсәбәтләре урнаша Киев һәм Чернигов, Владимир һәм Суздаль, Новгород һәм Псков купецлары зур-зур сәүдә көймә һәм олау кәрваннары төзеп Идел һәм дала буйлап болгар шәһәрләренә киләләр Аларның кайберләре болгар җирендә даими сәүдә йортлары тота «Русларның товарлар төягән кораблары килеп болгар пристанена туктыйлар»,— дип X гасыр башында ук Ибн Фадлан язып калдырган. Рус сәүдәгәрләре алып килгән төп товарларын — урман бүләкләрен икмәккә, тукыма, корал, кыйммәтле савыт-саба һәм бизәнү әйберләренә алыштырып алалар. Мәс- кәүдәге Корал палатасында һәм Ленинградтагы Рус музеенда бизәк- ләп-сырлап эшләнгән сугышчан баш киемнәре, түгәрәк калканнар, алтын басма белән коръән аятләре төшергән кәкре кылычлар әнә шул ерак заманнар төсе булып саклана; алар арасында әле болгар осталары ясаган үрнәкләр дә юк түгелдер дип әйтергә мөмкин
Хезмәтчел Болгар иле төрле диннәрнең бер төбәктә яшәвенә дә тыныч караган, аның күгенә мәчет манараларына ияреп, рус һәм әрмән чиркәүләре дә үрелгән Аксөякләр башка милләтләрнең байбәтчеләре белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырганда хәтта туганлашудан да тайчынмаганнар! Шул заманның көчле хакимнәреннән, мәсәлән, Владимир князе Андрей Боголюбский — төрки телле кыпчак хатынының улы — Болгар патшаның кияве дә була Нәкъ шул заманда, 1170 нче елларда, Казан каласы да («Кальга» «крепость» мәгънәсендә кулланылган) салына.
Урта гасырларның борынгыдан килгән гадәтләре, «көчленеке— замана» принцибы күрше белән күрше, туган белән туган арасында низаглар кабынып тору, көч хакимияте рәвешендә чагылган. Ыруг, кабилә, халыклар бер-берсенә зур бүләкләр белән башкодалар, илчеләр генә түгел, баштан аяк кораллы яу да җибәргәннәр. Ләкин, тарих сәхифәләрен актарып карасаң, тыныч көннәр барыбер күбрәк булыр иде
985 елны беренче рус-болгар килешүе төзелә, егерме елдан соң ул янә яңартыла: болгар сәүдәгәрләре рус шәһәрләрендә, рус купецлары исә Болгар җирләрендә иркен алыш-бнреш итү мөмкинлеге алалар. Рус елъязмасында бу хезмәттәшлекнең күркәм нәтиҗәләрен сурәтләгән сәхифәләр җуелмаган әле Рус сәүдәгәрләренә төрки телне яхшы белүнең дә файдасы тими калмый. Бәлки нәкъ әнә шул заманнардан рус теле хәзинәсе товар («туар»дан), товарищ, кумач, аргамак, курган, сарай, башлык, башмак кебек төрки сүзләр белән баеп калгандыр...
«Тел, лөгать вә әхлак илә...» генә алмашып калмаганнар. Суздаль князьлеге җирләрендә борынгы руслар арасында «хлебный ларь» дип аталган иген игелгән «Ополье» бар. Шул җирләрдә 1024 елны гомер булмаган корылык нәтиҗәсендә ачлык кешеләргә сөякчел кулларын
суза Болгар икмәген — бодай, арпа, тары төягән сәүдә кораблары Идел буйлап Суздальгә күтәрелә. Бабаларыбыз күршеләргә килгән авырлыкны үз иңнәренә дә алалар, аларны ач үлемнән йолып калалар 1228—1229 елларда бөтен Русьта, бигрәк тә Новгород һәм Белозер- скийда, ике елга сузылган көчле ачлык вакытында болгарлар Идел һәм Ока сулары буйлап кәрван-кәрван ашлык озаталар, ә болгар ханы ♦ Новгород князенә утыз көймә икмәкне бүләк итеп җибәрә Бу вакый- * галар Болгар иленең явыз дошманга каршы торган иң дәһшәтле чорга £ туры килә. £
Болгар иленең, болгар халкының үсешенә Шәрык белән мөнәсәбәт- g ләр ничек тәэсир иткән соң? Мәктәп дәреслекләреннән үк һәркемгә х билгеле булганча, бу чорларда инде гарәп философлары, математик- “ лары, астрономнары, тарихчылары, тел һәм география галимнәре иреш- | кән уңышлар, аларның хезмәтләре бөтен дөньяда танылырга өлгерә. £ Европалылар Платон һәм Аристотель хезмәтләрен гарәпләр тәрҗемә- * сендә укыйлар, гарәп фән-гыйлем үзәкләренә белем алырга баралар Дөнья әдәбияты хәзинәсе Мөслехетдин Сәгъди поэмалары, Әбугали- сина, Әбунаср Фараби, Әбурәйхан Бируннларның үлемсез хезмәтләре, “ Гомәр Хәйямның нәфис робагыйлары белән байый
Болгарга сәүдә киңәю һәм ислам дине белән бергә гарәп язу снсте- масы һәм шәрык культурасы үтеп керә Экономик, политик ихтыяҗ- * лардан чыгып һәм дин уртаклыгы нигезендә гарәп дөньясы һәм Урта Азия белән тыгыз экономик, культура багланышлары урнаша, Болгар шәһәрләрендә һәм авылларында бер-бер артлы мәчетләр һәм мәхәллә m мәдрәсәләре ачыла Кулдан язган китаплар тарала башлый, фәлсәфи * фикер уяна Шәрык архитекторлары Идел буенда мәчетләр һәм сарай- £ лар салырга булышалар. Болгарлар үзләре дә биек ташпулат торгыза, күпер суга, керамиксыман көпшәләр буйлап су куа, чуен коя белгәннәр. мәгърифәткә һәм фәнгә омтылганнар, шул заманча югары культурага ирешкәннәр Аларның үз галимнәре һәм әдипләре булган. Бу хакта Багдад хәлифәсенең илчесе сыйфатында Болгарга килгән Әхмәт ибн Фадлан, аңа кадәр үк тарихчы һәм философ Фараби, ә соңыннан сәяхәтче ибн Батута язып калдырган Кызганычка каршы. Болгар чоры әдәби ядкарьләреннән безнең көннәргә бер генә кулъязма—XIII йөз шагыйре Кол Галинең «Кыйссаң Йосыф» әсәре генә килеп җиткән
...Әйе, безнең бабаларыбызның беренче ватаны — Дон һәм Кубань буйлары булса да. Урта Идел урман-далаларына алар монгол яуларына чаклы күп гасырлар элек килеп утырганнар Төньяк Кавказдагы балкар, карачай кебек икенче тармак болгарлар тел ягыннан да. антропологик яктан (баш сөяге, йөз формасы һ б буенча) да Идел-Урал төркиләреннән аеруча бүгенге татарларга якынрак Гасырлар буе күп үзгәрешләр, кушылулар булган — төп охшашлык, туганлыкны исбатлаучы билгеләр барыбер җуелмаган һәм мондый охшашлыкны очраклы хәл дип кем әйтә ала Тарих катламнарында кеше гомеренең иң соңгы символы — кабер ташлары калган. Арада гомумтөркн (чөй) язулары да (болгарларның әле Идел буена килгәнче үк шундый язуга ия булуы бик ихтимал), Болгар ислам диненә күчкәч — гарәп хәрефләре белән эшләнгәннәре дә бар X гасыр Болгар акчаларында (кабер ташлары гына түгел, фани дөнья малыннан алтын-кө- меш тәңкәләр дә озын гомерле икән’) шундый ук гарәп язулары аерм-ачык укыла Кабер ташларындагы язулар теләсә кайсы төрки телгә караганда да татарга якынрак Бу да очраклы хәл түгел
«Яу килә!» Болгар иленең тыныч шәһәр һәм авылларын сискәндереп, коралга тотынырга чакырып, шушы аваз яңгырый XIII йөз башында Идел буйларына көчле һәм шәфкатьсез илбасарлар монгол татар яулары килеп җитә Аларны инде күрше Кыпчак даласында ук кансызлыгы белән яманаты чыккан Сүбүдәй исемле яубашы җитәкли
1223 елда бу гаскәр Калка елгасы буенда русларның кыпчаклар белән берләшкән көчләрен җиңүгә ирешә. Бу уңыштан рухланып киткән монголлар, кыпчак җирләрен талап аргач. Идел буйлап, кара болыт булып. Болгарга таба килә башлыйлар. Чыңгыз туруны (оныгы) Бату ханның яулап алу ниятләрен һәм «аппетитын» чамалап өлгергән болгарлар. әлбәттә, үз дәүләтләренең чиген ныгыталар, дошманга каршы тору өчен ашыгыч чаралар күреп өлгерәләр. Эреле-ваклы һөҗүмнәргә һәрвакыт әзер торырга мәҗбүр булган Болгар яхшы коралланган, өйрәтелгән гаскәр тоткан Моның өстенә илнең көньяк һәм көнчыгышында биек балчык өемнәре, тирән урлар дошманны лаеклы каршы алырга әзерләнеп торган. 1223 елның көзендә болгар сугышчылары Жигули таулары тирәсендә монголларны урап алып тар-мар итәләр. Илбасарларның бик азы гына качып котыла Хәйләкәр Сүбүдәй, Иран һәм Кавказ арты илләреннән, кыпчак җирләреннән талап алган малыннан колак какмас өчен, тәртәне тизрәк кире бору ягын карый. Бату хан урдасына монголларның беренче зур җиңелүе турында хәбәр кайтып җитә.
Болгарларның көче, күрәсең аз булмаган, алар унбиш ел буе дул- кын-дулкын булып килгән монгол-татар яуларын зур югалтулар кичереп кире чигенергә мәҗбүр итәләр. Ләкин кояш баешына таба, «соңгы диңгез»гә ыргылучы вәхши илбасарлар, бәйләнчек усал эт кебек. Болгар эргәсеннән китмиләр. Кылыч һәм калкан тавышлары, уклар яңгыры көчәйгәннән-көчәя бара
«Яу килә!» — чик буйларында кизү торучы җайдак угланнарның атлары күбеккә бата. Болгар өчен дә. руслар өчен дә кара кайгылы унөченче йөзнең утызынчы еллары килә.
Ике ел буена махсус әзерләнеп, үзләренә буйсындырган төрки ха-лыклардан да бик күп сугышчы җыеп, күп яуларда остарган монголлар гаять зур атлы гаскәр белән яңадан Идел — Кама буйларына килеп чыгалар Бу юлы көчләр тигез булмый, ике яктан да бик күп кан коелып, берничә көчле бәрелештән соң монголлар Суар. Җүкәтау, Кашап шәһәрләрен яулап алалар. Болгар дәүләтенең башкаласын талыйлар. яндыралар.
Ләкин болгар халкы дошманга баш ими. ата-бабалар туфрагын калдырып китәсе булса да. коллыкта яшәүдән баш тарта Кайберәүләр төньякка — Кама аръягына качып китә, кайберәүләр «Руська киләләр һәм үзләренә урын бирүне сорыйлар».—дип елъязмалар хәбәр итә.
Болгар иле ярты Азияне яулап алган рәхимсез һәм дәһшәтле дошман һөҗүмен үз күкрәге белән каршылап, монголларның Европадагы беренче корбаны булса да, аларның алга таба юлын күпмедер вакытка тоткарлап, илбасарлык гайрәтен шиңдереп тора, ниһаять, ерткычларча өзгәләп ташланганнан соң да Бату ханның тылында баш күтәрә
Искиткеч зур җирләр — Болгар иле. Киев Русе, Польша, Венгрия, Чехия. Адриатика — монгол атларының тоягы астында кала. Иртыш елгасыннан Дунайга хәтле мәйданда яшәүче дистәләгән халыклар Батуга ясак түли. Коллыкка төшкән халыкларны буйсындырып тоту өчен төзелгән гаять зур Алтын Урда дәүләтенә бай, уңдырышлы болгар җирләре дә кертелә. Ярым мөстәкыйль рус җирләре авыр ясак түләп торырга мәҗбүр ителә. Хуҗалыгын, шәһәрләрен кабат торгызып, үз исемен саклап калса да, ике гасыр дәвамында баскыннарга үзе үстергән икмәкне, сугышчы ир-егетләрен, угланнарын, чибәр кызларын биреп яшәргә мәҗбүр булган борынгы Болгар.
Алтын Урдада хөкем сөргән монгол-татар гына түгел, халыкларның күбесе мәҗүси, динсез булган (1310 елларда гына Үзбәк хан ислам дине кабул итә). Күп гасырлар ислам дине тәэсирәтендә тәрбияләнгән болгарларны, руслар белән бер үк дәрәҗәдә ят күреп, рәхимсез изгән-
нәр мәчетләрен җимереп, авылларын туздырып, китапларын утка ташлап, хатын-кызларын хур итеп, гореф-гадәтләрен кимсеткәннәр
XIV гасыр урталарында ук буйсындырылган халыкларның көчле каршылык күрсәтүе, феодаль ызгышлар нәтиҗәсендә, Алтын Урда хәлсезләнә, әкренләп таркала башлый. Болгар җире, бигрәк тә аның хез- ф мәт халкы еш кына феодаль тарткалашулар корбанына әверелә. Алтын Урта ханнары-тарханнары һәм рус князьләре бирегә әледән-әле 5 яу чабып, талап китәләр, Болгарны һәм аның тирә-ягындагы шәһәр- S авылларны җимерәләр Болгар җире соңрак Туктамыш хан белән Ак- $ сак Тимер гаскәрләренең дә яу кырына әверелеп ала Монгол яуларын- “ нан көл-кисәү хәлендә калдырылган Болгар шәһәре үз халкының уң- 5 ганлыгы, тырышлыгы нәтиҗәсендә генә яңадан аякка басып җиткәч, х 1432 елда Федор Пестрый дигән Мәскәү князе шәһәрне талап, җиме- = pen, яндырып китә. Бу вакыт болгар-татарларның Алтын Урда кул ас- < тыннан чыккан чоры була Барыбер Болгар шуннан соң инде тернәк- н ләнә алмый Рус елъязмаларында Бөек шәһәр дип телгә алынган тө- ♦ бәктә хәрабәләр һәм кайбер ташлары гына җәйрәп кала. Хәер, хәтта a XVIII гасыр ахырларында да әле биредә 44 яхшы ташпулат һәм ике ° биек мәчет манарасы сакланып калган була
«Татарлар килә!» Рус шәһәрләре һәм авылларына зур бәла кил- * гәнен аңлатып, чиркәү чаңнары кага-кага, шул яман хәбәр тарала, п Урдада властьны үз кулына алган Мамай хан. ясак түләми торуларын s сылтау итеп, рус җирләренә яу белән барырга ниятли. Төрле милләт < сугышчыларыннан тупланган чуар гаскәр Сарай шәһәреннән Идел буй- 2 лап өскә таба күтәрелә, Сары чин («сары ком») елгасы буенда көн- = батышка таба борылып, ААәскәү ягына юл ала Гасырлар үткәч бу * урында Царицын дигән шәһәр үсеп чыгар, ул легендар Сталинград сугышлары белән тарихка керер һәм шунда кыю татар егетләре башка халыкларның вәкилләре белән бергә Мамай курганын штурмлауда, уртак Ватанны яңа чор илбасарларыннан саклауда катнашырлар
Әлегә исә — тарихи 1380 ел бара. Мамай гаскәрен алуда Куликово кыры, күп заманнар бил бөгеп түзгән рус халкының көчле йодрыкка әверелгән нәфрәте көтеп гора.
Ике елдан соң Урданың яңа ханы Туктамыш Мәскәүне кабат яулап, яндырса да, беренче зур җиңүдән соң рус халкы инде үзенең көчен аңларга өлгерә. Алтын Урда әле бер яктан, әле икенче яктан югалтуларга дучар булып, көчсезләнә бара. Моны сизеп-күреп торган башка халыклар да баш күтәрә башлыйлар Тарихтан билгеле ки. мондый очракларда иң алдан уз дәүләте, экономикасы, бердәм теле, дине һәм тарихы булган халыклар аерылып чыга
Шул чорларда Алтын Урданың төньягында, элекке шәһри Болгардан да өстәрәк, борынгы кечкенә бер кала — «Яңа Болгар» көч ала башлый. XV гасырның беренче яртысында биредәге морзалар Сарай ханнарына ачыктан-ачык буйсынмауларын белдерәләр Шулай итеп, үзенең яңа башкаласы исеме белән аталган Казан ханлыгына нигез салына Биредә, рус елъязмачылары билгеләп үткәнчә, «казанлылар дип йөртелә торган болгарлар» яши. Ул вакытта, димәк, аларны Урда татарларыннан аерып караганнар, аерым халык итеп таныганнар Шулай да еллар үтү белән Идел болгарлары әкренләп онытыла кнм дигәндә биш йөз еллап рус тарихчыларының игътибар үзәгендә торган болгарлар Алтын Урда чоры башлангач күз уңыннан төшә башлыйлар, елъязмаларда Алтын Урда халыклары, тел һәм кабилә аермалыкларына карамастан, уптым-нлаһи «татарлар» дип кенә йөртелә XV гасырда «казанлылар» атамасы әйләнешкә керсә дә, әзербәйҗан. нугай, балкар, кырымлылар. төрки телләрдә сөйләшүче башка халык лар белән беррәттән, Казан ханлыгы халкы да татар дигән гомуми исем астында йөртелә башлый Тора-бара инде монгол яулары булып
килгән «татар» белән Казан татарларын да бер үк халык дип карауга да ерак калмый... Н. Г Чернышевскийның түбәндәге сүзләрен кайбер тарихчыларның да исенә төшерү зарар итмәс иде: «Хәзерге татарлар— Батуга чаклы ул төбәкләрдә яшәгән һәм руслар кебек үк Бату тарафыннан буйсындырылган кабиләләрнең варислары»,— дип язган ул.
Билгеле булганча. Алтын Урдада монголлар азчылык булып, алар дәүләттәге төп халык — төрки телдә сөйләшүче кыпчаклар белән ку- шылып-аралашып китә Монгол-татарлар кулындагы байлык, көч һәм властьтан өлеш чыкмасмы дип, буйсындырылган халыкларның аксөякләре дә Сарай тирәсенә ныграк елышалар, Урда ханнарыннан бнтек- ярлык эләктерә алганнары тәкәббер түшләрен тагын да киерә төшеп, үзләрен «татар» (власть иясе) дип хис итә, «татар» дигән исем ала башлый. Үзләренең татар шәҗәрәләре белән кайбер рус дворяннары да горурланалар, үз гербларына татар тарханнары — морзаларының нәсел тамгаларын төшерәләр. Князь Юсупов кебекләр хәтта хан нәселеннән чыгулары белән кәперәергә яраталар...
Казан ханлыгы чорында Касыйм ханлыгына һәм рус патшасына хезмәт итәргә китеп, кайберләре исемнәрен һәм диннәрен алыштырган морзалар да үзләренең нәсел-нәсәбен онытып бетермәгәннәр, әлбәттә. Еллар үтү белән, алардан рус казагы шикелле хәрби хезмәт итүче «служилый» татарлар» дигән тулы бер сословие барлыкка килгән. Аларның күбесе хәрби хезмәткә ялланып. Россиянең көнчыгыш чикләрен даладан килүче баскыннардан саклауда катнашкан. Граф Шереметьев (Ширәхмәт) кебек байгуралар гына түгел, тарихчы Карамзин, язучы Куприн, язучы Радищев һәм башка күпләрнең шәҗәрәсе әнә шулай ерактан — татар нәселеннән килә. Тәнендә Ибраһим Нурбәк морзалар каны йөгергән атаклы рус шагыйре Державин, төрле заманнарда Шәрык илләрендә Рус дәүләтенең мәнфәгатьләрен яклаган тәҗрибәле татар дипломатлар Искә төшерсәң, безнең халыкларны бер җепкә теркәгән тарих сәхифәләре аз түгел...
Тарих кабатлана, диләр. Дон-Кубань буйларыннан Дунай үзәненә килеп утырган болгарлар исемнәрен җирле славяннарга биреп, үзләре шулар арасында комга төшкән су кебек эреп бетәләр. Көнчыгыштан Идел буена килеп чыккан татарлар җирле болгар халкына һәм күп кенә башка төрки телле халыкларга үз исемнәрен калдыралар.
Болгар иле Алтын Урда хакимлеге урнашкан җирләр арасында да үзенең дәрәҗәсен югалтмаган, һәрвакыт иң байлардан саналган. Бу байлык күршеләрне талау хисабына түгел, сабанчылар, һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр һәм сунарчыларның тырыш хезмәте белән тупланган. Тикмәгә генә мени Алтын Урдага килгән яулар көнчыгыштан килсәләр дә, көнбатыштан кузгалсалар да, «эшне» Болгар халкын талаудан башлаганнар...
Күршеләргә каршы талау сугышлары алып бару белән бергә, монгол-татарлар яулап алынган җирләрдәге халыкны да ерткычларча изеп яшәгәннәр Елъязмаларда — балаларын ясак итеп түләргә мәҗбүр булган аналар күз яше. чит-ят җирләргә сатып җибәрелгән осталар сагышы Италия. Франция. Мисырдагы коллар базарында — күндәм холыклы, алтын куллы, чибәр яшь болгар хатыннарының, ак тәнле сылу болгар кызларының бәясе зур булган...
Нинди генә авыр шартларда яшәсә дә. халыкның күңел күге аяз, табигате сабыр-йомшак булып калган. Ул иҗат иткән тарихи культура байлыклары, яхшы гореф-гадәтләр буыннан-буынга өзелми тапшырылган. Хезмәт сөючән болгарлар тирә-юньдә кунакчыллык белән аерылып торганнар. Тәмәке тартмаганнар, аракы эчмәгәннәр, сүгенү дә бик зур гаеп эш дип бәяләнгән Хатын-кызлар пәрәнҗә астына качмасалар да, башларына яулык бәйләмәгән килеш кеше күзенә чалынмаганнар, хатын-кыз матурлыгын чит ирләргә күрсәтү әдәпсезлек саналган. Го-
мумән, гөнаһ, оят төшенчәләре хезмәт белән бергә халык педагогикасының төп чараларыннан булган. Әдәп-әхлак кануннарының үтәлүе өчен аксакаллар алдында бөтен ыруы, нәсел-нәсәбе, авылы белән жа- вап биргәннәр Олысын-кечесен хөрмәтләү, арулык-пакьлек, тыйнаклык, көнкүреш культурасы бүген дә татар халкы арасында югары бәяләнә, яшәү кануны булудан туктамый. ♦
«Яу килә!» Казан ханлыгы өчен хәлиткеч вакытлар— XVI гасыр х урталары әнә шул аваз белән тулы.
VII гасырда гарәп-хазар яулары һәм кабиләара килешә алмау бол- 2 тарларның Дон һәм Кубань буйларыннан таркалып-аерылып китүенә w сәбәпче булса, мең елга якын вакыт узгач, татар ханнары һәм билә- * ренең власть, байлык өчен үзара якалашулары хезмәт халкы язмышын * яңадан зур сынау алдына куя Иван Грозный. Казанны алу өчен бер- 5 ничә тапкыр талпынып та максатына ирешә алмагач, бик зур әзерлек z җәелдереп җибәрә. Өч мәртәбә Казан тәхетендә утырган Шаһгали £ (русча Шигалей) бу әзерлек эшләрендә зур тырышлык күрсәтә—ф Казанны алуда җитди роль уйнаган Свияжск кальгасын төзүдә дәрт-ләнеп катнаша Аның бу хезмәте өчен Иван Грозный бәләкәй генә “ Касим шәһәрендә утырып калган <Экс-падншаһ»ка яңадан Казан тә- *- хетен вәгъдә итә. Казанны өч ай блокадада тотып, ачлык һәм янгын- j нар белән халыкның түземлеген сынаган, соңыннан шушы ныклык, х чыдамлыклары өчен рәхимсез кан кою юлы белән буйсындырган * гаять зур гаскәрнең зур өлеше рус җирләренә электән үк күчеп утырган татарларның атаклы отрядларыннан, куштан князьләренә буйсы- * нып ут эченә керергә мәҗбүр булган җәяүле башка милләт сугыш- * чыларыннан гыйбарәт була
Тарих тузаны сарыла башлаган вакыйгаларны бер сүз белән аңлату җиңел түгел Казан алынудан алты ел узуга 30 мең татар «оланнары» (уланы) рус гаскәре белән бергә, уртак ил, яңа туган Россия (ана чаклы «Русь» дип аталган) мәнфәгатьләрен яклап, Ливон сугышында катнаша Тагын утыз елдан Тәтеш морзасы Сәлим татарларны «кяферга каршы, дин өчен изге сугышка» күтәрелергә чакырып чыга Ләкин гади халык кан коюлардан да, җылы туннарына төренгән байларның «дин-ислам өчен газаватка» өндәүләреннән дә туеп, әтәчләнгән морзаның башын кисеп (чынмы, риваять кенәме), Казанга рус воево-дасына бүләк итеп җибәрә.
Болгар-татар һәм рус хезмәт ияләренең язмышы әкренләп бер-бер- сенә үрелә башлый һәм Россия тарихының уртак үзәнендә аерылгысыз бер агымга әверелеп китә. Гасырлар буе бергә көн күрү дәверендә ут күрше булып яшәгән халыклар яңа мөнәсәбәтләргә керәләр, үзләрен талаучы байларга һәм илбасарларга каршы да бергәләп көрәшәләр. Уртак ватанга кулын сузган дошманнар — XVII гасырда «Ялган Дмитрий»ларны яклаган булып патша тәхетен, рус җирләрен яулап алырга кызыккан поляклармы алар, XVIII йөздә Полтавага хәтле килеп кергән шведлар короле Карл гаскәреме, XIX гасыр башында Европаны буйсындырып килгән Наполеон яуларымы. Россия белән ничә ел сугышып һаман да сабак алып җиткерә алмаган японнар яисә немецлармы,—аларга рус халкы тирәсенә тупланган, төрле телдә сөйләшүче россияннәр белән дә эш итәргә туры килгән
Рус дәүләте бөтен көчен җигеп, поляк илбасарларына каршы торганда. боярлар һәм дьяклар татар морзаларына < без сезне туганнарыбыздан якын күреп ышанабыз, бу авыр вакытта, «фетнәле чорда» сез баш күтәрмәссез, безгә каршы яу ачмассыз »— дип язалар Казан өчен барган канлы сугышлар тынып калганга әле күпме генә гомер узган, әмма «Рәсәй»не уртак ватан дип тану, аңа килгән авырлыкны бергә күтәрү билгесе булып, илне, Мәскәүне яулаучылар өчен Идел буеннан икмәк, атлар, корал килә. Тарих боларның барысын да яхшы
хәтерли. Православиега күчкән ике татар морзасы — бертуган Урусов-ларның 1610 елның декабрендә ялган Дмитрийның башын кылыч белән чабып өзүен дә, яисә:
Мәскәүгә дә кердек без. Наполеонны күрдек без.
Французны җиңгәндә җир җимертеп йөрдек без,—
дигән татар бәетен дә хәтерли тарих...
һәм менә гомере буе изелеп яшәгән халыкның хыял байрагы җилфердәп үз канаты астына, изге яуга чакыра — крестьян патшасы Емельян Пугачев гаскәренә полковник Бәхтияр Канкаев, меңбашы Муса Мостафин, полковник Мәсәгут Гомәров кебек кыю егетләре җитәкчелегендә 85 мең татар килеп кушыла:
Пугачев патшаны күрсә идеи, Алларыннан бил бөгеп узса идең, Аргамак менеп, дан тотып, Җаек яуларында йөрсә идең!
...Сал кебек, Идел суында канлы мәетләр ага Рус, татар, чуваш крестьяннарыннан Әби патша үч ала, Үлем җәзасыннан котылу юлын эзләп, Урал ягына, казакъ даласына көтү-көтү татарлар качып бара.
Россиянең тышкы дошманнарына һәм үзендәге изүчеләргә каршы иңгә-иң торып көрәшү, урман кисүдә, рудникларда һәм шахталарда, шәһәрләр һәм юллар төзүдә бергәләп эшләү русларда да, татарларда да бер-берсенә якынлык, уртак уйлар, кичерешләр барлыкка килүенә сәбәпче була. Бергәләп гомер итү, тәҗрибә уртаклашу тормышның күп кенә мәсьәләләренә, күренешләренә бер төрлерәк караш тудыра. Шул нигездә зур һәм күп милләтле Россиягә эчкерсез мәхәббәт хисләре бөреләнә. Ватаныбызның яңа тарихы, аның безгә аеруча таныш сәхифәләре менә шул чорлардан башлана. Диңгезгә исәпсез елгалар суы тулган кебек, руслар белән бергә еллар, гасырлар буе бергә яшәгәндә татарларның күңеленә «без Рәсәй халкы» дигән уй-тойгы тула. Моны безнең замандашыбыз Әхмәт Ерикәй болай белдерә: «Рус булмасам да мин — Россиялы, рус шикелле аны яратам».
ХГХ гасыр — гаҗәеп бер чор. Әкияттәге каһармандай ул рус милли культурасын күккә чөеп бөтен дөнья рухи мәйданына чыгарып күрсәтә Пушкин, Лермонтов, Лобачевский, Толстой, Бутлеровлар, Глинка, Чайковский, Айвазовский, Репиннар даһилыгы татарга да Европа мә-дәниятенең якты нурын җиткерә. Шул нурлар иҗат дәртен уята, Мәр- җәниләр, Тукайлар, Ибраһимовлар чоры башлана. Руссо, Вольтер, декабристлардан кабынып киткән азатлык ялкыннары Чернышевский, Плехановлар хезмәтләре аркылы күпләрнең зиһененә бөек идеяләр булып сеңә. Данлы Казан шәһәрендә 1887 нче елда могҗиза булып тарихта (һәм татар тарихында!) Ульянов-Ленин балкып чыга... XX гасыр бусагасыннан атлап Россияга, марксизмга таянып, яңа заман кискен сыйнфый көрәш килеп керә.
. 1905 ел революциясе дулкыннарының иң югары күтәрелгән бер мәлендә шовинистик матбугат, һәртөрле карагруһчылар: «Россия җирендәге сез килмешәкләр. «Төркиягә китегез» — дип, шау-шу күтәрәләр. Ни өчен? Төркиягә бернинди кагылышы булмаган Идел буе татарларын туган җирләреннән сөрергә азаплануның максаты ни? Революцион көчләрнең хәлиткеч бердәмлеген булдырмау, демократик һәм милли азатлык көчләрен таркату 1905 нче елда татар эшчеләренең нинди көчкә ия булуы мәгълүм Тикмәгә генәме Донбасста һәм Бакуда, Казан, Мәскәү, Пенза, Уфа һәм Самарада революцион хәрәкәттә катнашкан татар эшчеләрен җәзалыйлар! Демократик юнәлештә татар интеллигенциясе революциягә шулай ук зур өметләр баглый, аның җиңүенә өлеш кертергә омтыла Менә, фоторәсемдә, Гафур Коләхметов үзенең якын кешеләре арасында, кулында Ленин «Искра»сы һәм бу — 1903 елда! Кара реакция тантана иткән 1907 елда да татар телендә
большевистик «Урал» газетасының ялкынлы авазы яңгырын Шул ук 1907 елда татар халкының алдынгы карашлы уллары, карагруһ реакционерларның йөзенә бәреп, Тукай сүзләре белән әйтәләр
Ин беек максат безем:—хөр мәмләкәт — хөр Русяя!
Тиз генә кузгалмыйбыз без, и гөруһе ру сияһ!
Ап ачык бу бер жаваптыр. сүздә түгел, басмада
Если лучше вам,
Туда сами пожалте, госпада'
1978—79 ел кышында зәмһәрир суыкларда алмагач кына түгел карт имән агачлары да чыдый алмады, өшеде, корыды Әмма үз туфрагына тирән киткән тамырлардан ике-өч елдан соң зәгыйфь кенә үсентеләр күтәрелде Еллар үткәч алар имән һәм алмагач булып үсәчәк әле...
Безнең тарихыбыз да шулай түгелме соң? Монголларның 200 ел хөкем сөрүе халкыбызның тәржемәи хәлен ике парәгә, ике өлешкә бүлде: беренчесе корыды, янды, кара төтен булып жилгә очты Икенчесе Алтын Урдадан котылгач кына яшь үсенте булып күренде, ләкин «үләргә мәхрүм булган» культурабыз гасырлар буе күтәрелә алмады беренче тарихыбызны Якуб Ибн-Ногман XI йөздә язган булса, икенчесен XIX йөзнең ахырларында гына Шиһаб Мәрҗани төзи башлый Әмма халкыбызның чын тарихы беренче рус революциясеннән генә башлана
Без Бөек Октябрь революциясе һәм Совет властен ныгыту елларында, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт фронтларында бөтен совет халкы белән бергә татар уллары һәм кызларының да фидакарьлек, батырлык үрнәкләре күрсәтүен яхшы беләбез һәм моның белән горурланабыз.
Бөек Ленин кулы белән төзелгән Татарстан Совет Социалистик Ав-тономияле Республикасы тугандаш халыкларның бердәм гаиләсендә яңадан-яңа уңышларга ирешә, анда яшәүче төрле милләт кешеләрен бер уй, бер максат берләштерә: халыклар дуслыгы бакчасына әверелгән Ватаныбыз куәтен арттыру хакына, совет кешеләренең яңа буыннары тагын да матуррак тормышта яшәсен өчен, алар бөтен көчләрен, белем һәм тәжрибәләрен салып хезмәт итәләр. Татар халкы үзенең бүгенге барлык казанышлары өчен кешелек тарихында яңа эра ачкан Бөек Октябрьга, социализм шартларында чәчәк аткан халыклар дуслыгына һәм, беренче нәүбәттә, талантлы дусты — рус халкына бурычлы
Халыклар дуслыгы — тарихн төшенчә Катлаулы һәм каршылыклы вакыйгалар, ачыктан-ачык дошманлык һәм бер-береңне аңларга теләмәү дәверләре аша, гасырлар дәвамында, бик зур авырлыклар белән, әкрен-әкрсн генә тернәкләнеп килә ул нәфис дуслык чәчәге һәм уртак гамь белән яшәүче рус, татар халыклары күңелендә үзенең тамырларын тирән жәя
Ерак тарихның кайбер сәхифәләрен генә актарып караганда да. без бик ачык күрдек: бу дуслык турында гасыр башында ук татар әдәбияты классигы Габдулла Тукай әйткән сүзләрдә гажәеп зур хаклык бар икән
Рус жирендә без әсәрле, эзле без. Тарихында бер дә тапсыз көзге без һич бетәрме тарихи бу бергәлек? — Без туган бер жепкә бергә теркәлеп
Халкыбызның Идел — Кама төбәгендә яшәп килгән «тузга язган» тарихы бер мең ике йөз елларга сузылган Алты йөз «болгар», ике йөз ел — «болгар-казанлы». дүрт йөз елдан артык «татар» исеме белән тормыш Идел суы кебек агып бара Шул исемнәр астында хасил булган тирән тамырлы тарих, нжат ителгән матур гореф гадәт, х чннә кебек рухи мирас, казанган дан-шөһрәт — халкыбызның өне күзгә күренерлек, һнч тә бетмәс байлыгы Берсеннән дә ваз кичәрлек сәбәп юк, барысы өчен дә без Олы елъязмаларда күрше халыкларның күңелендә мөхтәрәм.