Логотип Казан Утлары
Публицистика

«СТУДЕНТЛАР ҖЫРЫ»


70 нчс елларда Татарстан сынлы сәнгате нлебезнен терле югары уку йортларын
тәмамлаган ижат кешеләре исәбенә тагын да баеп китте Алар арас ында Валерий Скобеев
баштан ук үзенең талантлы рәссам икәнен исбат итте Ә сәләтен камилләштерүгә исә
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил исемендәге Татарстан комсомолы
премиясе лауреаты рәссам В. Н Скобеев югары профессиональ әзерлеге һәм данмн киеренке
ижат эшчәнлеге нәтижәсендә иреште.
Рәссам нинди генә хезмәткә тотынса да, һәрвакыт илебезнең бүгенге көне, тарихны
булдыручы кешеләр һәм киләчәк турында тирәнтен уйлана. Бигрәк тә хезмәт темасына
мөрәжәгать иткәндә, художникның ижат мөмкинлекләре тагын да ачылып, яктырып китә В
Скобеевны аеруча кеше, күңел түрендәге хис һәм фикерләр байлыгы кызыксындыра Ул әнә
шул халәт-күренешләрне шигъри итеп тасвирлап, романтик образлар тудыра, әйләнә -тирәгә
жан өрә Шундый рухтагы «Юл», «Кама өстендә акчарлаклар», «Комсомол-яшьләр» кебек
картиналар авторны танылган рәссамнар белән бер рәткә куя.
«Зур Идел-80» дигән күргәзмәдә урын алган «Студентлар жыры» исемле әсәрендә
рәссам заман ритмнарын, студент отрядларының хезмәт ялкынын тасвирлау эшенә алына
һәм сынлы сәнгатьтә бөек төзелешләрне тудыруның яңа бер үрнәге — үзенең ихласлыгы,
яңалыгы белән күңелләрне жәлеп итәрдәй әсәр күз алдына килеп баса.
Студентларның дәртле жыры иртәнге авыл тынлыгын уята Күтәренке рух, балкып
торган яшь йөзләр, төз, көчле гәүдә төзелешләре.. Аларның бердәм хәрәкәт итү
омтылышыннан яшьлек ялкыны ташып тора. Бөтен дөнья шушы яшьләр кулында, һәм
аларның хисаплап бетерә алмаслык мөмкинлекләре бар. Моң зәңгәр күк биекле генә ашкына,
офыкларны киңәйтеп, туган жирнең иксез-чиксез киңлекләренә тарала, бәхет, тынычлык,
хезмәт жырына әйләнә.
Бу картинаны караганда, яңгыравык жырның үзен ишеткәндәй буласың. Рәссам моңа
бигрәк тә әсәрнең рнтмнк төзелешенә дәртле аһәңлелек бирү юлы белән ирешә Ул
студентларны тыгыз бер төркемгә туплый, аларны бөтен буйлары белән гәүдәләндерми
Нәтижәдә моң киңлегенә урын мул кала Очсыз-кырыйсыз күккә омтылган көрәкләр, төзелеш
сызыклары, зәвык белән уйланылган төсләр байлыгы әсәргә канат лы жннеллек, музыкаль
рух өстиләр
В Скобеев хезмәтләренең һәрбер сызыгындагы фикер һәм хис тулылыгы, төсләр
үзенчәлеге төрледән-төрле кешеләрне үзенә тартып тора Аларда саф күңел һәм эчке
киеренкелек ярылып ята.
Д. САДЫЙКОВА,
Татарстан сынлы сәнгать музееның фәнни хезмәткәре