Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘСӘРНЕҢ ЫШАНДЫРУ КӨЧЕ КИРӘК!


роза турында фикер алышу бездә, аеыл укучыларында да зур кызыксыну уятты. Чыннан да. соңгы елларда бик куп повестьлар һем романнар язылды. Ләкин шулар арасында күңелдә уелып калганнары, уйландырырга мәҗбүр иткәннәре артык күп түгел. Теге яки бу әсәргә бәя биргәндә безнең тәнкыйтьчеләр профессиональ югарылыктан торып фикер йөртәләр. Әсәрнең темасы, сюжеты, композициясе, теле турында әйбәт анализ ясала. Әйе, болар барысы да кирәк. Ләкин әсәрнең ышандыру кече турында ләм-мим.
һәрбер әдәби әсәр киң катлау укучылар эчен языла. Хәзерге чорда әдәбият сөючеләрнең күбесе урта белемле, югары белемле. Колхозларны алып карасак та, аларның һәрберсендә югары белемле 10—12 авыл хуҗалыгы белгече һәм җитәкче эшли. Соңгы елларда сигезьеллык мәктәпләр урта мәктәп итеп үзгәртелделәр, һәм анда югары белемле укытучылар саны тагын да артты.
Менә укучыга «Казан утлары» журналының өр-яңа санын китерделәр. Укучы журналның эчтәлеге белән тиз генә танышып чыга да проза әсәрен укый башлый. Әсәр башыннан ук үзенә җәлеп итә, мавыктыра һәм андагы вакыйгаларга, әдәби геройларның үзара мөнәсәбәтләренә ышанып, бу сәгатьтә укучы шулар белән яши. 45—50 битле повесть булса, берничә сәгать эчендә укып чыга да, соңыннан «Их тагын моның дәвамы булса иде» диеп уйланып утыра. Ни өчен бу әсәр укучыны шул кадәр үзенә әсир итте соң?
Чөнки мондагы вакыйгалар тормышның үзеннән алынган, ясалмалык юк, бу әсәрдәге фикерләр укучының уйларына аһәңдәш дигән сүз. Әдәби әсәр укучыны беренче битләреннән үк ышандыра алмаса, «монысын соңрак укырмьж» дип икенчесен укырга тотына ул.
Теге яки бу әсәрнең вакыт сынавын үтүе һәм укучылар соравы буенча кабат-ка- бат басылуы аның яшәү көченә ия булуын күрсәтә. Мондый әсәрләрнең тәрбияви әһәмияте зур һәм андагы әдәби геройларның образлары укучыны рухи һәм әхлак ягыннан үстерүдә уңай тәэсир итәләр.
Сугыш һәм сугыштан соңгы еллар авырлыкларын кичергән кешеләрдән «татар язучыларының әсәрләреннән сезгә кайсылары бик уңай тәэсир итте» дип сораганде, алар һичшиксез Галимҗан Ибраһимовның «Тирән тамырлар». Шәриф Камалның «Матур туганда» романнарын, Мирсәй Әмирнең «Агыйдел» повестен, Гомәр Бәши- ровның «Намус», Кави Нәҗминең «Язгы җилләр», Габдрахман Әпсәләмовның «Алтын йолдыз», «Ак чәчәкләр» һәм Ибраһим Газиның «Онытылмас еллар» исемендәге әсәрләрен әйтәчәкләр. Бу әсәрләр һәм югарыда күрсәтелмәгән боларга тиң роман, повестьлар тормыштан алып язылулары, оптимистик рухта булулары белән бүгенге укучыны да уйланырга мәҗбүр итәләр, барыбыз өчен дә тәрбия мәктәбе булып торалар.
Татар әдәбиятында мондый роман, повестьлар артык күп түгел, әмма шуларга охшашлы әсәрләр әледән-әле язылып торалар. Укучы югары сәнгатьле әсәрләрне тиз таный һәм бу әсәр турында кыска гына вакыт эчендә җәмәгатьчелек фикере туплана башлый.
Шушы фикерләрне исбатлау өчен яңа гына денья күргән бер повестька тукталып үтәсе килә. «Казан утлары» журналының 1983 елгы өченче санында Газиз Квшапов- ның «Жир җылысы» повестен кызыксыну белән укып чыктык. Әсәрде колхоз тормышы язылган, һәм бу әсәрнең авыл укучыларын кызыксындыруы табигый. Ләкин кайбер урыннарда күңел ышанмый, ясалмалык сизелә. Мәсәлен, кен-тән яңгыр явып,
П
игеннәр теземнәрдә үрел ятканда колхоз председателенең эшен шехси тормышындагы кыенлыклар белен катлауландыру нигә кирәк булды икән|
Колхоз председателенең семьясы булып, тугрылыклы хатыны колам йезе белен ирен каршы алса, балалары «әти кайтты* диел аның муенына сарылсалар да начар булмас иде бит. Колхоз председательләренең, совхоз директорларының бик күбесе яхшы җитәкче буларак, матур ител семья коралар һәм күркәм ител яши де беләләр. Ни ечендер соңгы елларда авыл тормышыннан алып язылган проза әсәрләренең күбесендә җитәкчеләрнең хатыны белән мәнәсәбәтләре әйбәт ител күрсәтелми.
Колхоз тормышын бик дәрес чагылдырган Хәниф Хәйруллинның «Канатлар талмасын* романында председатель малае Дамириың ата тәрбиясе күрмичә әнисе белән генә үсүе, җитәкче буларак Рамейны бизәми. Вакыйф Нуруллииның «Аккан су юлын табар* әсәрендә колхоз рәисе Булатның, завхоз булыл эшләүче чибәр хатын Галия әәсвәсәсенә бирелеп, ихтыяр кочен югалтуы һәм копә-кондез келәткә кереп бикләнүләре, уку ечеи кызыклы булса да, сәеррәк тоела һом бик үк ышандыр-мый да.
Мосәгыйт Хәбибуллинның «Чоңгыллар» романында колхоз председателе Талип семья мәсьәләсендә ихтыяр ягыннан кочсеэ ител бирелә. Ул элекке тонышы, соңгы вакытта авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы булыл күтәрелгән Миңиисаны да онытып бетерми, бергә яши торган хатыны Кафиянең дә ташлап китүеннән курка. Автор сүзләре белән әйткәндә «Ул моңа—ике хатын белән, ике хис белән яшәүгә гадәтләнә башлаган иде, оялмады». Укырга дип киткән җиреннән хатыны Кафия «Мин Казанда калырга булдым» диеп хат яза Гаилә таркалу алдында кала.
Әдәби әсәрләрдә җитәкче кешәнең шехси тормышын сурәтләү, аның эчке донья- сына үтеп керү бик кирәк. Ләкин без, хәзерге чорның җитәкчеләрен әхлак ягыннан да югарырак, камилрәк итеп күрергә телибез. Колхоз председателе, совхоз директоры бүген авылда иң беренче җитәкче һем тәрбияче булып тора. Җитәкче бу ларек ул үзенең абруен саклау эчен шехси яктан да үрнәк булырга тиеш. Бүгенге кәйнең таләбе шундый.
Әдәби әсәрләрнең эчтәлеге тормыштагы, чынбарлыктагы вакыйгаларга нигезләнсен!
СОЛАХ ШӘРИПО*.
Азнакай районы Чаллы авылы.