Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Нур Әхмәдиев
Әкиятләр туар булса
Җилләр сүндергәнме өмет утын, Гөмбә үскән мәллә хыялга? Йоклаганга, бәлки, барыбердер, Моны сизү авыр уяуга.
Ышанычны урлаучылар йөри, Атом, нейтрон тотып кулларга. Ничек әле җөрьәт итә алар, Ничек җөрьәт итә без барда?!
Ишетелә елау: юк, гадәти Елау гына түгел бу юлы. Родариның гүя язылмаган Әкиятләре сыман, моң елый.
Звлфятк»
Ишетәсезме сез шушы моңны?
Ишетегез, х өсс ас күңелләр!
Барысы да әле әкиятне
Саклый алыр хәлдә түгелләр.
Күпләр дошман җирдә вәхшилеккә,
Яхшыга да кемдер дошман ич! Әкият яшәр, тик яшәсен җирдә Әкиятләргә булган ышаныч!
Без ышанып яшик туасыга, Вакытында килер үлемгә. Яңа әкиятләр туар булса, Орбитасын саклар җирем дә.
Яшелдән кигән каен
Әй, бәгырем, каенкаем, Киенгәнсең яшелгә.
Беләм, син гашыйк булгансың, Әйт, оялма, яшермә!
Бәлки, вметсез гыйшыктыр, Бәлки, ул да янадыр.
Мәхәббәт, кайчан килсә дә, Барыбер өр-яңадыр.
Әйт, яшермә, кемнән, кемнән Барып сөенче алыйм?
Сандугач кук, арагызда
Сердәшче булып калыйм.
Сөюнең беләм януын, Ләззәтле әрнүләрен. Күктәге йолдыз — очкыны Шул гашыйк бәгырьләрнең.
Әй, таң җиле, тимә әле, Тимә әле каенга!
Җыр язган чаклары бугай Аның җаныкаена.
Араларында гомерлек Сердәшче булып калыйм. Әйт, каенкай, кайсысыннан Барып сөенче алыйм?
Ольга Кәримова
Күгәрчен
Бигрәк сәер очты бу күгәрчен... һаваларда борылып-сыгылып, Ашкынды ул һаман биеклеккә, Агачларга бәрэлеп-сугылып.
Бер чаялык белән талпынды ул— Канатлары белән тырмашып, Күренмәгән дошманыннан, гүя, Биеклеккә качып — юл ачып.
Сукыр иде кошчык. Күз урынында
Ике чокыр — ике тап кына.
Ә йөрәге, бөтен көчен җыеп һаман әле күккә талпына.
Очкан кошлар нәләт укыдылар Кансызлыгы өчен берәүгә.
Ә күгәрчен?
Бөтерелгән кәгазь кисәгедәй Җансыз мәтәлде ул түбәнгә.
Җылы болытлардан ләйсән койды,
Чишмә акты таудан юл ярып, Мә, ал мине, дигән алма кебек, Кояш чыкты кабат кызарып.
Ә күгәрчен инде селкенмәде, Ике якта — ике ак канат.
Әйтерсең, ул шулай җир-анадан Ярдәм сорый иде соң кабат...
РОБЕРТ РӘКЫЙПОВ тәрҗемәсе
Илдар Әхсәнов
Дөньяда мин эштә таптым дуслар, Рәхмәт ул туганлык илчесенә.
Металл кырдым, магистральләр салдым, Мендем буровойлар сөңгесенә.
Таянычым арта гына барды
Күтәрелгән саен биегрәк:
Бер куәтләү сүзе Илнең миңа
Йөз кыенны җиңәремә терәк.
Фәһимә Галиева
Горурлана белом
Алкышлаулар. Син җиңүче бүген, Дан мәйданы тоткан баһадир.
Синнән — җиңү, миннән — горурлану...
Җиңүчегә хөрмәт, бәһа зур.
Син җиңүче бүген. Чигенмәдең, Авырлыкны тезләндердең ич.
Җиңүләрдән башың әйләнмәсен, Яңа дәрман сиңа, яңа көч!
Язгы ташкын чагы йөрәгеңнең, Дан мәйданы — синең колачың. Гүзәл биеклекләр яулый торган Җиңү җегәрлекле син, лачын
Елмаюым — эчтән балкуым ул Кайгы кытыкласа, көләм мин. Синнән — җиңү, миннән горурлану: «Син!» — дип, горурлана беләм мин.
Илдар Хөснетдинов
Яшен тели күңел
Карап торам кышкы тәрәзәгә, Тырнак белән кырам бәсләрен. Ни өчендер, белмим, шушы кичтә Телим күктә яшен яшьнәвен.
Бу кыш белән нинди килешү ди!
Юк, мин җәйдән әле туймадым.
Бар табигать җәйнең төсен җуйды, Ә мин менә төсен җуймадым.
Йөрешендә хәйран тмзләгән шул, Эх, табигать әллә нишләгән.
Кыш, сулышын ак бөркәнчек итеп, Кар егете белән кичләгән...
Карап торам кышкы тәрәзәгә, Җил арбада җилә Декабрь. Сау яшеллек килә күз алдыма, Яшен тели күңел нигәдер...
Котдус Батыров
Кырларымда калам Җәяү генә кайтып киләм, Авылымның гын чагы, Үр менүгә — яшэл челтәр,— Мең яшәр урман ягы... Ераклардан кзршы алз Хуш исе белән болын, Сискәндереп кешнәп куя Инеш буенда колын. Юл читендә куе арыш Чуклы серкәсен коя; Таңны тоеп бытбылдыклар Түзми пырхылдап куя. Сагындырган басу юлы, Көтү чыккан иртәләр... Күңелемдә нечкә кыллар Тынгы белми, чиртәләр. ...И, туган як. рәхәтлегең! — Күңелемдә һәр көнең... Йөрәгемдә шыта синең Тук башаклар бөртегең.
Россиягә оча аккошлар
Бер ай инде безнең күргәнебез — Диңгез белән зәңгәр күк кенә.
Туган илдән килгән соңгы хатлар Күкрәк кесәсендә йөртелә.
Акчарлак та очмый бу тирәдә, Ярлар бигрәк ерак корабтан. Киек казлар үтә баш өстеннән, Язлар алып ерак-ерактан.
Роберт Рәкыйпов
т»л төбендә талгын су
Җыр
Бер карасам,
Шинель кигән ерактагы төпчегенең Сагышыннан
Чәчләренә бәсләр төшкән әнкәм сыман...
Бер карасам,
Иңбашына шәл ябынган каен кебек, Якты нурын сибеп тора тирә-юньгә, Мин шат диеп, карый көлеп...
Бер карасам,
Йомшак ап-ак бураннарын киенгән дә «Туган тел»не җырлый кебек, бишегемә Иелгән дә — килен мәллә?!
Бер карасам,
Курәм аның ат урынына җигелгәнен.
Ләкин һич тә мин күрмәдем кайгылардан Җебегәнен, җиңелгәнен.
Бер карасам,
Керфегемә өрә йомшак тургай җилен. Кем дип кенә, ни дип кенә уйласам да Туган җирем — туар җырым!..
Тал төбендә талгын су, Яшьлек чагым калган су, Аерылмаска вәгъдә биреп, Көмеш йөзек салган су, Талган су...
Тал төбендә салкын су, Яшьлегемдәй алкын су, Аерылышкан вакытларда
Йөрәкләргә якын су, Салкын су...
Тал төбендә инеш-су, Вак-вак ташлы көмеш су, Яшьлегемне саклап калган, Мәңгегә сөенеч су, Бу — көмеш су, 1инеш-су1
Енисейга!— диде шунда кемдер, Ә минемчә, шушы киек казлар Свиягага!
Обька!
Севанга!
Печорага!
Агыйделгә кайта! Онегага! Нева!
Кубаньга!
Өйгә кайтам
Самотлордан, Төмәннәрдән искән җилләр Мулай, Урсай ташын сыйпап өйрәнделәр. Себерләрдә үскән кебек, өй каршымда Үсә моңсу кәкре-бөкре өрәңгеләр
Туган илгә сагынуларың көчле булса, Мәхәббәтең, ихтирамың тирән, диләр. Җырлап җибәр: яшьлегеңне сөйлим, диеп. «Әллүки»гә чайкалалар өрәңгеләр.
Өйгә кайтам — иң-иң гүзәл шатлыкларга. Чикерткәле тыныч урам — Әлмәтемә. Бу төбәктә каргалар да, чыпчыклар да Әнкәм телен, татар телен әйбәт белә.— Мине танып исәнләшә, хәл сораша Чыпчыкларым — шаян кошлар, чырык кошлар. ...Рәхим ит, дип баш чайкыйлар юл буенда Ак сиртмәле кара алтын суырткычлар.
Урманнарым тулы гөмбә, җиләк белән, Каен төбе — кояш тулы, төймә-төймә. ...Хәлләр шәптән, күңелләрем әйбәт, мене Өйгә кайтам, Әлмәтемә, Әлмәтемә!
Барыбызның күзе күктә иде. Иярдек без казлар артыннан. — Россиягә кайта бу аккошлар, Россиягә! — диде лейтенант.
— Днепрга! — диде старшина, Мичманкасын күккә чөйде дә. һәр диңгезче кайтарасы килде Аккошларны туган җиренә.
Кайтыр төсле иде Иделгә.
Аккош булып киек казлар белән Әй, кайтасы килә иде лә...
Онытылды ару-талулар да. Арткан төсле булды җегәрлек. Россиягә очкан аккошларга Гүя хатлар биреп җибәрдек...
Газинур Моратов
Йөзү
Урам буйлап барган чакта очратсаң Юл аркылы чыгып килгән кырмысканы, Таптый күрмә (мин дә — нәни) — Таптый күрмә,
Үз-үзеңне саклагандай сакла аны.
Урман буйлап атлаганда очратсаң
Оясыннан егылып төшкән кош баласын. Күрмәмешкә салышма син (мин дә — кошчык),— Кире кайтар әнкәсенә күз карасын.
Диңгезләрне кичкән чакта ишетелсә Дельфиннарның үзәк өзгеч СОС авазы, Ишетмәскә җай эзләмә (мин дә — дельфин) — Үзеңә үк кире кайтыр игелекнең
Кайтавазы.
Ышанмасак та үзебез Юк-бар имеш-мимешкә, Алтын балык тотабыз дип, Чумган идек инешкә...
— Йөзә беләсеңме? — диеп, Сорап тормады заман...
Бүген менә колач салып, Иделгә кереп барам.
Ярдан ерагайган саен. Хәвефлерәк, шомлырак.
Чигенү юк! Хәзер инде Кайсы ярга да ерак.
Йөзәм! Йөзәм! Юк, кирәкми Нәтиҗәсе, азагы.
Күктән гүя котлау ява,— Акчарлаклар авазы.
Чыр-чу, гауга артта калды.
Колагымда — су шавы.
Йөзәм! Йөзәм! Тынмасын тик Дулкыннар алкышлавы.
Кинокадр
...Генералның йөнтәс кулы Күтәрелде өскә.
Барабаннар чинап куйды Тантаналы төстә.
...Укылды хөкем карары:
— Кызганмаска үзен!
Безнең мәрхәмәтне күрсен — Капламагыз күзен!
...Кымшанып куйды туфрак-җир. Диварлар түкте яшь.
Күзләрен йомды алсу таң. Яшеренде Кояш.
...Кулына әфлисун тотып, Бөдрә чәчле сабый, Эшафотка менеп китте, Баскыч саный-саный.
Еллар аша барган чакта очратсаң Югалтулар чәрдәкләгән язмышларны, Читләп узма (мин дә— яра), — Табиб бул син,
Сыгып чыгар җаннан кайгы-сагышларны.
Урманда
Иди на вы Князь Святослав
Өркү нигә, гөлкәйләрем, чалгы тотып килмәдем.
Кошкайларым, оягызны туздырырга килмәдем. Каеннарым, себерке я дүркә 1 эзләп килмәдем.
Сөйләшик бер, серләшик бер, җаннарыбыз бер ласа...
Аңлашырбыз гүзәллек һәм язмышлар теле аша.
Үзгәрешләр көтәм
Кошлар калган туктап бер ноктада, Син калгансың туктап кыл уртада... Мәңге шулай булыр дисең мәллә, Мәңге шулай барыр димсең эшләр, — Үзгәрешләр көтәм, үзгәрешләр...
Язмышыннан берәү йөзен чыткан, Гаиләдә низаг-ызгыш чыккан, Илләр чыраена илләр суккан...
Мәңге шулай барыр димсең эшләр,— Үзгәрешләр көтәм, үзгәрешләр.
Гадәтилек сарган уйларыңны, Юлларыңны сарган, елларыңны... Мәңге шулай барыр димсең эшләр,— Үзгәрешләр көтәм, үзгәрешләр.
Яралы көз
Сагыш исе җанны сара, Бәгырьне әчеттерә.
Озаткан торналарым да Шом булып төшкә керә
Кемнең кулы җитте икән, Табигать, әйт, тизерәк,— Каршы алган торналарым Озатканнан — кимерәк
1 Дүркә - мунча себеркесе
Безнең дә бит еллар учагында Бераз инде гомер көйрәде...
Бишегемне тибрәткәндә әнкәй Кайсы көйне икән көйләде?
Кайсы көйне икән көйләде ул? Хәтереңдә булса, әйт, йөрәк, — Үксез җаннар азмы җир-бишектә! Юатырга кирәк!
Җыр кирәк!
Буразнага тамган тамчы тирнең Бәһасе ни димсең, күпме тора? — Болытларга багып уйга калган Башаклардан сора.
Ир күзеннән тамган тамчы яшьнең Бәһасе ни димсең, күпме тора? — Бәхет толпарыңны урлап качкан Сөйгәнеңнән сора.
Бәгыреңнән тамган тамчы канның Бәһасе ни димсең, күпме тора? — Ил-Ватанның кләймәсе суккан Җырларыңнан, иманыңнан сора.
...Гомер бәһасе ни «азат» илдә? — ...Бер пистолет
утыз доллар тора...
Соңгы юлга җыенганда, һәркемнең күңел дәрьясы изге уйлар —
васыятьләр белән тула.
Хәтта гомер буе
гөнаһ кылган бәндә күзләрендә кешелекле бер уй була.
Күп вакытта
иң хак сүзләр нәкъ шул чакта әйтелә дә!
...Ә исәннәр
һәрбер сүзне җөпләп тора.
Алтын талкан малкуардай, һәрбер сүзне
хәтеренә салып тора...
Курчак театрында
...Ә биредә курчаклар да нәкъ кешеләр инде: берәүләре—явыз, икейөзле, берәүләре — кешелекле, изге.
Баксаң,
үзләре җансыз бер җисем, сабыйларның юанычы бары.
...Ләкин курчаклар булып та кешеләр уйный шул, кешеләр уйлый...