Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Уйландыра, шушы уй яндыра
Тәгәрәпләр йөгереп үтә гомер, Җир шарыдай юл түгәрәк түгел, Димәк, аның чиге бер булыр... Тәгәрәпләр йөгереп үтә гомер. Үзеннән соң калган чиксезлеккә Без үткәргән гомер ни бирер?
Уйландыра, шушы уй яндыра, Ми-йөрәгең эштә чагында, Хәрәкәтләнерлек хәл барында, Әрәм итмә көнең, (Чикле гомерең!) Яшәвеңнең юкка түгеллеген Раслап яшә вакыт алдында, Раслап калдыр Тарих алдында!
Искәртү
Ел арты еллар Вакытта Тезелеп үтеп бара, һәр киткән елның Тарихта Үзенең эзе кала.
Ә җирдә күпме ямаулар, Хәтердә күпме яра!.. Искесе үтми, яңалар Өстәлеп туа бара.
Кайдадыр өйләр ишелә, Җимергеч дулкын йери. Кайдадыр кеше кешегә Корулы мылтык төби.
Шәфәкъләр кучкыл буяла, Афәтләр ялкынымы?! Кешелек! Кайтар дөньяга Сәламәт акылыңны!
Анаң көтә, хат көтә
Син күнеккән идең җиңәргә, Туры килә кайчак чигәргә. Ә шулай да елау ник кирәк? Хак-табигать синнән көчлерәк. Яз ясамас көздән күз яшең, Күз яшеңне дөнья күрмәсен.
Дан алам дип «ах» ормады, Яшәде аннан башка. Сикермәде, үрелмәде Буе җитмәс агачка.
Сәвәләйдә казаяклар үсә
Ялгыз янам
Килмә дә син,
Йөрмә дә син, Кермә дә тормышыма. Исемеңнән юанып яшим — һәм ризамын шунсына. Килмә дә син, Йөрмә дә син, Күрмә дә яшьләремне, Таң җилләре генә белсен Син диеп яшәвемне.
Килә күрмә,
Белә күрмә,
Карый күрмә күземә, Йөрәгемнең ялкыннары Кабынмасын үзеңә.
Карый күрмә,
Аңлый күрмә,
Белми яшә, бул тыныч!
Ялгыз янам — яшерә алам, Бергә янсак, куркыныч.
Көнбагыш кояшка бага
Көнбагыш кояшка бага, Айбагыр — айга. Тал-тирәк суга иелә, Мин сиңа таба.
Тау-кыя күккә үрелә, Кошлар да шулай. Ә минем үрелер кыйблам һаман син бугай.
Иелмәс башым иелде Синең алдыңда. Түгелмәс яшем түгелде Синең кайгыдан.
Саргаймас йөзем саргайды Синең сагыштан.
...Күңелем риза, зарланмыйм, Шушы язмыштан.
Иген икте — үрелми дә Җитә иде буйлары. Дан китерде гомеренә Җиргә биргән еллары.
Сәвәләйдә казаяклар үсә,
Әби чәче тузгып утыра, «Әби чәчен берүк җыя күрмә, Кара кайгы килер йортыңа!..»
Нурлый карчык шулай дигән иде, Өзмәгән дә идем кылганны. Кайгы килгән, йортым гына түгел, Каплап бөтен якты дөньямны.
Кара кайма белән уратылган Рәсем ята өстәл өстендә: Казаяктай чиста җан шагыйрьнең Ак чәчләре кылган төсендә.
Ап-ак чәчле кылган өзелә-сибелә, Казаяклар үкси туктаусыз...
Ярый әле чын шигърият үлми, Нишләр иде дөнья Туфансыз