Логотип Казан Утлары
Шигърият

КЫСКА ШИГЫРЬЛӘР


Кешеләргә карап көләм, Аларга карап җылыйм,— Җылаган минутларда да, Яшәү, мин синнән туймыйм.
Кая киткән яшел келәм, кем күрде? Болын өсте — ак пәрәвез,—кем үрде? Шул ук кояш күк йөзендә. Ник түбән, Әллә язын җирне артык күп сөйгән?.. Ишетелми кошлар җыры, ни булган? Уятмасак та... йокыдан, көз торган.
...Дөньям, досең, түгәрәк; Нинди көчләр сине кайчан Уттан саклый, күбәләк?
Ах, ул күзләр!
Күпме яну, күлме сагыну анда, Күпме әрнү, күлме сагыш бар. Үтәр идем күрфи, аңламыйча, Йөрәгемә...
Йөрәгемә артык танышлар.
Соры болытлардан ак кар ява.
Кар түгел, юк,
Күк шулай сөйгән җиренә Туңмасын дип, тун яба.
Күзләреңне күргән чакта Кирәкми иде сүзләр. Күзләр ерак, сүзләр дә юк, Шулмы әллә, мәхәббәтем, Сиңа киләсе көзләр?
Сине мин сирәк курам. Күзләрең һәркөн үбәм...
Йолдызларда без гел бергә, Җирдә генә аерым,— Гаҗәпләнмә елмаюын Күреп ялгыз каенның.
Җәй арыды.
Яфракларны җиргә койды.
Җилләр...
Җилләр авыр сулап куйды.
Мин суларның бәйләшкәнен тыңладым, Мин бары тик берничә сүз аңладым; Ул сүзләргә кушылды тал, зирек тә:
— Яшәү татлы, диде алар, иректә!
Сугыш үткән җирдә урман үсә.
Халык сүзләре.
Әллә урман шаулый, әллә инде Кемнәрнеңдер үткән гомере;
Салкын кардан арынып килгән җиргә Нидер сөйли кебек һәр бере.
Хыялларым — гомерем юлдашлары, Сезне үземнән артык яратам. Саргаермын кемнәрнедер сагынып, Сезне беркайчан да саргайтмам.