Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫККА АҢ-БЕЛЕМ БИРҮ ЮЛЫНДА


азан университетында XIX гасырның икенче яртысында культура үсешенә зур өлеш керткән
фәнни мәктәпләр һәм юнәлешләр барлыкка килә. Шул фәнни мәктәпләрнең берсе булган
Казан лингвистика мәктәбе Идел буе халыкларының тел белеме, мәгариф һәм культура
үсешенә зур йогынты ясый.
Казан лингвистика мәктәбе вәкилләре тел белеме белән генә чикләнеп калмыйлар. иҗтимагый-
политнк хәрәкәтнең актуаль проблемалары, рус булмаган халыклар, бигрәк тә татарлар арасында
мәгариф һәм культура үсеше белән якыннан кызыксыналар. Фәнни мәктәп галимнәре педагогика
һәм психология, әдәбият һәм әдәбият белеме, логика, эстетика, философия һ. 6. мәсьәләләрне
игътибар үзәгендә тоталар. Казан лингвистика мәктәбе вәкилләренең фәнни диапазоны шактый киң
була. Бу мәктәп татар халкының мәгарифен һәм культурасын үстерүдә нинди роль уйнаган — бүген
сүз менә шул хакта.
Казан лингвистика мәктәбе күренекле тел галиме һәм җәмәгать эшлеклесе И. А. Бодуэн де
Куртенә тирәсендә оешып китә. Анда В. В. Радлов, В. А. Богородицкий, танылган педагог А. И.
Анастасиев, профессорлар Н. В. Крушевскнй, С. И. Бу- лич, А. И. Александров, А. С. Архангельский
һ. б. күп кенә галимнәр дә була.
1 Көнчыгышны өйрәнүчеләр архивы, 111 фонд., 1 тасвирлама, 6 эш, 2—3 бит. Забиров В. А
Предварительное сообщение о работе Археографической экспедиции Академии наук.—
.Исторический сборник», М.-Л., 1935, N° 4, 269—282 битләр Л
2 СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы. Г. Ибраһимов исемендәге тел, " әдәбият һәм
тарих институты архивы, 53 фонд. 4 тасвирлама, 1 эш, 77 бит.
К
Шушы үзәкнең йогынтысы астында М. Махмудов, Ш. Әхмероа, М. Имаиаеа. Ш. Таһиров, И
Терегулое кебек алдынгы татар галимнәре һәм педагоглары үсеп чыга. Соңрак, совет чорында
эшләгән М. Корбангалиев. М. Фазлуллин. Г. Шәрәф. Г. Сәгъди, X. Бәдигый, Җ Вәлиди, Г. Алпаров
кебек галимнәр иҗатына да әлеге мәктәпнең йогынтысы сизелә. Алар фәнни мәктәпнең тюркология
тармагын күтәреп алалар һәм яңа якты сәхифәләр өстиләр.
Мәктәпнең иң күренекле вәкилләре рус булмаган халыкларны агарту идеясен яклап чыгалар,
милли мәктәп проблемасына җитди игътибар биреп, анда укытуның үзенчәлекләрен басым ясап
күрсәтәләр. Мәсәлән, «Татар мәгарифе мәсьәләсе» дигән махсус мәкаләсендә А. И. Анастасиев
татарлар өчен дөньяви мәктәпләр булдыру мәсьәләсен күтәреп чыга. Шул ук вакытта мәдрәсәләрдә
укыту-тәрбия процессының куелышын кискен тәнкыйть итә. Хәлбуки, һәр татар авылында мәдрәсә
булуын һәм халыкның белемгә омтылуын ул уңай күренеш итеп карый.
1871 елда Казан уку округында татар, башкорт, кыргыз мәктәпләре инспекторы дигән яңа хезмәт
урыны булдырыла. Татар халкының җанлы сөйләмнәрен өйрәнгән, гореф -гадәтләрен белгән кеше
буларак ул урынга академик В. В Радлов билгеләнә. Әлбәттә, рус булмаган халыкларны укытуның
максаты аларга киң мәгънәдә аң- белем бирү түгел, ә бәлки аларны руслаштыру була.
Әмма үз чорының прогрессив кешесе булган В. В. Радлов үзенчә фикер йөртә, патша
хөкүмәтенең установкаларына тәнкыйть күзлегеннән карый. Аерым алганда, ул рус булмаган
халыкларга рус телен укытуда иреклелек принцибын яклый.
В. В. Радловка мәгърифәтчелек эшендә К. Насыйри. Ш. Мәрҗани, Ш. Әхмеров. М. Махмудов
кебек алдынгы татар педагоглары зур ярдәм күрсәтә. Радлов инспек тор вазифаларын ун елдан
артыграк башкара, бу якларга алдынгы фәнни-педагогих фикернең үтеп керүенә булышлык итә.
1872—1873 елларда алдынгы татар педагогларының ярдәме белән ул беренче рус-татар
училищелары һәм мәдрәсәләрдә рус класслары ачылуына ирешә. Казанда рус-татар
училищесының беренче укытучысы К. Насыйри, ә «Госмания» мәдрәсәсе каршында ачылган
беренче рус классының укытучысы Ш. Әхмероа була.
В. В. Радловның актив катнашында (К. Насыйри белән бергә) 1870 елның 26 мартында
чыгарылган хөкүмәт карары нигезендә төп предметы рус теле булган берничә таТар мәктәбе ачыла.
Атаклы җәмәгать эшлеклесе һәм мәгърифәтче В В Радлов Казанда һәм Уфада укытучылар
мәктәпләре (учительская школа) ачтыруда зур роль уйный. Татар һем башкорт халыкларының
культурасын үстерүдә, халык мәгарифе эшенә бирелгән яшь милли интеллигенция
формалаштыруда бу мәктәпләрнең әһәмияте бик зур була. Татарлардан беренче революционерлар
да шунда тәрбияләнеп чыга.
Казан лингвистика мәктәбе вәкилләре татар педагогларына кичектергесез педагогик
проблемаларны хәл итүдә ярдәм күрсәтәләр Казан мәктәбендә укытучы булып эшләгән Ш. Таһиров
шушы лингвистик мәктәп вәкилләренең социаль-педагогик һәм методик йогынтысы астында була
1881 елда Казан укытучылар мәктәбенә инспек тор итеп университетта И. А. Бодуэн де Куртенә
янында зур әзерлек үткән Ш. Эммеров билгеләнә. Соңрак ул уналты ел буена шушы мәктәпкә
җитәкчелек итә. татар мәктепләренә укытучылар әзерләү өчен вакытын да. кечен дә кызганмый.
Рус- татар училищеларының һәм мәдрәсәләр каршындагы рус классларының тагарлар ечен чын
мәгариф һәм культура учагы икәнлеген ул яхшы аңлый. Ул мәктәптә укучылар өчен санитария-
гигиена шартларын яхшырту буенча күп тырышлык куя. укытучылар мәктәбенең материаль хәлен
яхшырту турында даими кайгыртып тора, аны гимназияләр кызыгып карарлык ите.
Татарлардан X. Ямашев. Г. Сәйфетдиноә. Г. Коләхметов кебек беренче профессиональ
революционерлар әнә шуннан чыга, мәктәпнең Казан округында марксизм- ленинизм теориясен
таратуда өлеше зур була. 1905—1907 еллар революциясе чорында мектепнең пропагандистки роле
бигрәк тә арта.
Халкыбызның Ш. Әхмероа. М Иманаеа. Ш. Таһиров, И. Терегулов кеб ек алдынгы уллары Казан
лингвистика мәктәбе вәкилләрә белән кулга-кул тотынып эшилеләр. бу галимнәрнең хезмәтләре
һәм карашлары аларга күп нәрсә бирә. Мәсәлен, Ш. Әхмеров рус мәктәпләре эчен язылган
дәреслекләрнең рус-татар мәктәбендә
куллану өчен эчтәлеге дә. башка яклары да ярамавын әйтә. татар укучылары «чей В. В. Радлов язган
дәреслекләрне бердәнбер һәм алыштыргысыз итеп саный. Шуның1 белән бергә яңа, камилрәк
дәреслекләр һәм кулланмалар да кирәклегенә игътибар юнәлдерә. Ш. Әхмеров Казан лингвистика
мәктәбе белән иң тыгыз бәйләнештә тора, аның идеяләрен пропагандалый, файдалы киңәшләр,
рекомендацияләр ала. И. А. Бодуэн де Куртенә аны югары бәяли, университеттагы иң сәләтле
шәкертләреннән берсе итеп саный.
Казан лингвистика мәктәбе вәкилләре татар журналистикасы үсешенә дә сизелерлек йогынты
ясыйлар. Мәсәлән, Ш. Әхмеров, Ш. Иманаев һәм башкалар А. И. Анастасиев чыгара торган
«Городской и сельский учитель» журналының актив корреспондентлары булалар. Пропаганда
чыганагы буларак, бу журнал Казан ягы халкының киң катламнарына прогрессив иҗтимагый-
педагогик идеяләр алып килә Мәсәлән, Ш. Әхмеров шушы журналда басылган «Казан
мөселманнары» дигән мәкаләсендә татарларның зур үсешкә сәләтле булуы турындагы идеяне
яклап чыга, шуның белән рус булмаган халыкларның тулы бәяле булмавы турындагы велико-
шовинистик карашларны фаш итә («Городской и сельский учитель», Казан, 1897. 72 бит).
Архив мәгълүматларыннан күренгәнчә, Казан лингвистика мәктәбе галимнәре белән Ибраһим
Терегулов (1852—1921) һәм Шакирҗан Таһиров та (1858—1918) зур дуслык бәйләнешендә торалар.
Алар да үз-үзләрен татар мәгърифәте эшенә, укытучылар әзерләүгә һәм яшь буын»4| тәрбияләүгә
багышлыйлар. Казан университетында эшләгән алдынгы рус педагогларыннан алар күл нәрсәгә
ейрәнәләр, иҗтимагый фикер, табигать фәннәре, сәнгать өлкәсендә дә фәнни белемнәр бирү
өстендә эшлиләр. Алар дөньяны төрле яклап танып-белү юлы белән татар халкын милли чик-
ләнгәнлектән алып чыгарга омтылалар.
И. А. Бодуэн де Куртенә Терегуловны үз чорының белемле кешесе итеп саный, аны җәмәгать
эшчәнлегенә тартырга тырыша. Мәсәлән, 1905 ел революциясе көннәрендә ул аны Петербургка аз
санлы халыклар вәкилләренең съездына чакыра. Әмма Терегулов анда бара алмый кала. Моннан
тыш Бодуэн де Куртенә аңа киңәшләр, консультацияләр биреп, төрле ярдәмлекләр җибәреп тора.
В. В Радлов та И. Терегулов белән Ш. Таһировка карата яхшы мөнәсәбәттә була, аларның
педагогик карашларына югары бәя бирә. Мәсәлән, 1878 елда ул И. Терегуловны Казан укытучылар
мәктәбендә табигать фәннәре укытучысы итеп раслату хәстәрен күрә. Аның ярдәме белән Ш.
Таһиров 1884 елда шул ук мәктәптә рәсем һәм матур язу буенча укытучы булып эшли башлый. Нәкъ
менә В В. Радлов Таһи- ровны осталыгын арттыру өчен реаль училищега, рәссам X. Г. Пашковский
янына индивидуаль дәресләр алырга җибәрә.
И. Терегулов һәм Ш. Таһиров марксист революционерлар түгел, әмма алар бөтен гомерләрен
һәм энергияләрен татар яшьләренә алдынгы фәнни белемнәр бирүгә багышлыйлар, яшьләрне
җәмгыять тезелеше турында уйлануга этәрәләр. Алар прогрессив рус педагогларының йогынтысын
үзләре тою белән бергә шәкертләрен дә демократик идеалларга тугрылык, кеше бәхете өчен көрәш
рухында тәрбиялиләр. Аларның иҗтимагый-педагогик эшчәнлегенең зур пропагандистик һәм
тәрбияви әһәмияте бар.
XIX гасырның 50 елларында Казан лингвистика мәктәбе формаль яктан караганда эшләүдән
туктый. Бодуэн де Куртенә Казаннан Петербургка киткәч, аның вәкил ләре түгәрәк утырышларына
йөрми башлыйлар. Әмма бу мәктәп үсеше белән хәзерге заман арасында бәйләүче буын булган
принциплар, идеяләр һәм традицияләр кала. Алар совет галимнәре хезмәтләрендә яңа
интерпретация ала һәм практикагэ үтә. 30—50 нче елларда шушы мәктәпнең прогрессив
традицияләрендә Казанда ’ М. Корбангалиев, Г. Шәрәф, М. Фаэлуллин, Е. Бахмутова, Г. Алпаров, Р.
Газизов кебек галим һәм педагоглар тәрбияләнә.
Казан галимнәренең яңа төркеме уз фәнни эшчәнлеген марксистик -ленинчыл методология
нигезендә кора, лингвистика мәктәбенең уңай традицияләрен дәвам иттерә.