Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Казан утлары» 1984 елда


Татар совет әдәбиятының иң күренекле әсәрләре укучыларыбыэга иң элек ■Казан
утлары» аша барыл ирешә. СССР һәм РСФСР Дәүләт премияләре лауреатлары да,
Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары да үзләренең әсәрләрен
беренче булып журнал битләрендә бастырдылар «Казан утлары»нда басылып чыкканнан соң
ул әсәрләр әлеге югары бүләкләргә лаек булдылар Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе
лауреаты шагыйрь Муса Җәлилнең ерак Европа илләрен гизеп кайткан атаклы «Моабит
дәфтәре» дә «Казан утлары» аша бетен дөньяга танылды Бу традиция дәвам итә.
«Почет билгесе» орденлы «Казан утлары» бүген дә чорыбыз белән бер сафта атлый. Ул
халкыбыз тормышына торган саен ныграк якыная. Журнал битләрендә иң яхшы очеркларга
«Авыл офыклары» конкурсы бара «Бүгенге проза: геройлар, проблемалар» исемле дискуссия
дәвам итә. Анда күренекле язучылар, тәнкыйтьчеләр генә түгел, журнал укучылар үзләре дә
актив катнаша. Быел Татарстан атом электр станциясендә «Казан утларыжың әдәби посты
оештырылды
1984 елда да «Казан утлары» үзенең укучыларын яңа романнар, маҗаралы повестьлар,
үзешчәннәр эчен яңа пьесалар, яңа җырлар авыл кешеләренә багышланган очерклар,
язучылар, артистлар, рәссамнар, композиторлар турында мәкаләләр, шигъри әсәрләр,
укучыларның хатлары белей таныштырып барачак. Алар арасында, мәсәлән Мөхәммәт
Мәһдиеенең «Тургайлар кайтыр» романы, Чиләбедә яшәүче язучы Рөстәм Волиевнең Тукай
турындагы яңа романы, Әмирхан Еникинең «Соңгы китабы» (өченче кисәк) бар. Г Баширов. С.
Хәким, А Шамов, Н. Дәүли, Г Ахунов, И. Юзеев, Ш Галиев Р. Фәиэуллин. Н Фәттах һ. б. әдипләр
журнал битләрендә үзләренең яңа әсәрләре белән катнашачаклар. Ел дәвамында татар
халкының килеп чыгышы, гореф-гадат- лөре, культурабыз тарихына кагылышлы
материаллар да басылачак Шулай ук күренекле әдипләрнең, галимнәрнең архивларыннан яңа
публикацияләргә.. М. Җәлил Г Ибраһимов, X. Туфан турындагы истәлекләргә киң урын бире-
ләчәк «Бер сорауга — бер җавап* рубрикасында язучылар, композиторлар, рәссамнар,
артистлар, фән эшлеклеләре редакциянең һәм укучыларның төрле сорауларына җавап
бирәчәкләр.
Укучыларыбыз игътибар иткәндер инде быелгы беренче саннан безнең журнал яңача
бизәлештә чыга башлады Алдагы елларда да тышлыкның беренче бите Татарстан
рәссамнарының киң билгеле картиналарыннан фоторепродукцияләр белән бизәләчәк. Шуңа
күрә журналның һәр саны сынлы сәнгать белән кызыксынучылар эчен дә көтеп алынган
кунак булыр дип ышанабыз Ә инде тышлыкның дүртенче бите театр һәм эстрада сәнгатенә
багышлана Анда укучыларыбыз яратыл карын торган спектакльләрнең төсле фотолары,
күренекле артистларның, җырчыларның, сәнгать эшлеклеләренең портретлары булачак.
Журналның эчке битләрендә роман-поаестьларга, шигъри әсәрләргә рәссамнар тарафыннан
иллюстрацияләр дә ясалачак.
«Казан утлары» Бетенсоюз каталогына кертелгән. Аның индексы 73210. Журналга
Советлар Союзының барлык почта бүлекчәләрендә язылырга мөмкин..
Язылу кампаниесенең 1983 елның 31 Октябренда тәмамлануын хәтерегезгә төшерәбез. 1
ноябрьдан соң язылганда журнал 1984 елның февраленнән башлап һәм аннан соңгы айларда
гына киләчәк
Язылу бәясе бер елга 10 сум 80 тиен, 6 айга — 5 сум 40 тиен 3 айга — 2 сум 70 тиен.