Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЙБЕР ТЕЛӘКЛӘР


роза турында бик олы бәхәс кузгалып китте, ләкин бу бәхәснең соңы яхшылык белән, дуслык белен бетсен де. ул яхшыдан-яхшы әсәрләр тууга ярдәм итсен иде.
Мин 28 елдан бирле журналны даими влем һом җентекләп укыл барам Бу чорда күп язучыларның әсәрләре укучылар тарафыннан җылы каршыланды Минемчә. А. Гыйләҗее. бәхәсне кискенләштерү максаты белән генә «Бүгенге кон прозасыннан оч кенә кешенең әсәрләрен кәйта-кәйта укыйм...».— дип әйтәдер Ә без, сезнең китапларны укып баручылар, сез атаган оч кеше янына Г Ахуновны, X Хайруллин, М. Юныс. М Хебибуллин. X. Сарьян, Б. Камалов, 8 Нуруллин. М Маликова. Ш. Ро- кыйпое. Р. Тохфәтуллии. Э. Касыймое. Г Галиое һ. б язучыларның фамилияләрен де ихтирам белән эстибез. Ә елеен буын яэучыларыбыэның әсәрләре, уңай геройларының кыйммәте тагы да зуррак бит! Г. Әпселемов әсәрләре — уңай образ мәсьәләсендә, минемчә, бик югары әсәрләр Алар тирә-юньне, тормышны дәрес тануда, идея-эстетик зәвык тәрбияләүдә искиткеч әһәмиятледер Тормышчан образлар! «Алтын йолдыз» романы геройларының уйланма булуларына елкеи класс укучыларын ышандыру кыен Бу образларны анализлаганда балаларда тирән уйлану, үз хо- лык-фигыльлерене. эшләренә тәнкыйть аша карь й белү кебек хисләр увив. А 8 Луначарский да: «Характер меняется, когда человек увлекается, когда он разожжен.
П
когда он любит, когда затронуты струны его эмоционального, чувственного существа».— дигән бит. әсәрләрнең эмоциональ көче, байлыгы турында уйланыш. Г- Баширов, Ә. Еники, Г. Гобәй, М. Әмир. И. Гази, А. Шамов, ф. Хөсни, Г. Минский һ. б елкән буын әдипләребезнең әсәрләре бүгенге кайбер әсәрләргә караганда яратылыбрак укыла түгелме соң?
Берничә киңәш-фикер әйтәсе килә:
1. Мәктәп дәреслекләренә әсәрләр тәкъдим иткәндә, нык уйлап якын килергә кирәк. «Чыбыркы», «Кабак» кебек хикәяләр уйламыйча дәреслеккә бирелгән. Бу әсәрләр балаларда уңай тәэсир тудыра алмыйлар.
2. Балалар эчен яхшы проза әсәрләре аз. «Маякчы кызы» (Г. Гобәй), «Онытылмас еллар» (И. Гази), «Рәстәм маҗаралары» (Г. Кутуй) кебек мавыктыргыч, тәрбияви, бүгенге кеи баласының күңелен җилкетерлек әсәрләр бармы?
3. Язучылар — әйдәп баручылар, бетен яхшылык-изгелек орлыкларын сибүчеләр. Ә безнең язучыларда тормышка, аның кире күренешләренә иярү фактлары еш очрый. X. Хәйруллинның «Канатлар талмасын» повестен яратып укыдык. Ләкин күңелдә канәгатьләнмәү хисе дә кала. Нигә кирәк булды икән Рамайны Сәкинәгә хыянәт иттерү, аннан килеп ике баласының мәхәббәте? Тормышта очраган мондый күренешләргә дә әрнеп карыйсың, язучы да шуны «пропагандалый» (чөнки Рамай — уңай герой, аны язучы гаепләми дә кебек, ул Мәрьямгә «ярдәм генә итә»). М. Мәһ- диевнең дә чамадан уза төшкән вульгар урыннары бар. А. В. Луначарский басым ясап әйтә; «...Всемерно избегать всякой ругани и острословия, на том простом основании, что надо приучать публику уважать художественную работу». Бик матур фикер!
Ә. Баяновның «Таш китап» романында зур гына урын алган Сафа Байгуҗин — Гафур образы бирелгән. Бу образга кайсы яктан якын килергә дә белмисең. Әллә төзелеш тәрбияләгән образ димәкче буламы аны язучы, аңлашылмый. Фәез дә, эшчеләр белән кырыс кына, каты куллы җитәкче. Сафаның Гафур икәнлеген раслау өчен вакыт калдырып йөри. Бу Фәез характерына ябышып бетми. Кама образының да исеме җисеменә туры килми. Кама исеменә лаекмы соң бу хатын?
4. Бүгенге язучылар иҗатыннан, ни өчендер, мәктәп, укытучы темасы читтә кала. Булган әсәрләрдә дә (киноларда да) укытучы — көлке үзәге, чудак ител бирелә. «Яшел яр» да (Г. Әпсәләмов) Гәүһәр. «Фронтовиклар» да (М. Мәһдиев) матур гына укытучы образлары бар. Ә бүгенге көн укытучысы? Нигә бераз уйланмаска? Нигә әта-аналарны балаларын тәрбияләүгә җаваплырак итмәскә? «Советская Россия» газетасында (1983, 10 апрель) «Достоинство учителя» мәкаләсе менә дигән тема ич. Әгәр мәктәпкә бурычлардан тыш, бераз хокуклар да бирелсә, бүгенге яшь белгечләрнең — студентларның, завод-фабрика эшчеләренең үз-үзлэрен тотышында, хезмәткә карашларында да уңай үзгәрешләр булыр иде. Бик көтәбез сездән бу тема-ны ачуыгызны.
Без язучыларны иң гадел, иң объектив, гуманлы кешеләр итеп күз алдына китерәбез. Әнә шуңа күрә дә менә дигән образлар туар әле дигән өметтә калабыз!
ФЛЕРА ӘХМӘТШИНА,
укытучы.
Брежнев шәһәре