Логотип Казан Утлары
Хикәя

ГУДОК


Мин үзем инструментальныйда эшлим Безгә мондый эшләрне сш тапшыралар. Катлаулы йозак ватылдымы анда, пружинаны чыныктырырга кирәкме — безгә, ннструментальнынга китерәләр. Элек андый четерекле эшләрне Васи абзыйга төртәләр иде. Ул инде коеп куяр. Юк ул хәзер, пенсиягә китеп барды. Елга буенда балык каптыра. Гудок ишене генә без дә рәтли алабыз анысы Шулай итеп мин кочегарка түбәсенә менеп киттем, гудокны сүтеп алдым. Чыннан да беткән икән. Күп эшләгән инде, җитәр Кулда бераз әйлән- дергәләгәч, чыгарып ташларга булдым Яңасының танышы да ярыйсы гына болай, калын итеп, бас белән җиппәрә. Ә искесеннән менә соңгы араны кычкырырга өйрәнүче яшь ӘТӘЧ тавышлары чыга иде
— Ярый бу, ярый, — диде Филипп Филиппович. — Ярыйсы гына нерга да ошаган, мактап та алды хәтта.
— Мактадымы, юкмы — минем анда эшем юк. Син шуны әйт. искесен кая куйдык5
— Ничек инде кая? — дим мин — Сезгә барыбер түгелмени? Хәзер истә дә юк инде кайда икәне. Утильгә озатканнардыр үзен. Бакыры гына да ярты пот бит
— Ничек инде утильгә,—дип кычкырын ук җибәрде ул. — Мин анык өчен, кирәк булса, ике самавыр бирергә әзер Нишләвегез-бу, ә?
үптән түгел бездә шундый хәл булды бит әле. Заводның гудогы бозылды. Баш инженер Филипп Филиппович мине үзенә чакыртып алды да
— Ишеттеңме бүген гудокны,— ди.
— Ишеттем.— мин әйтәм.
— Ничек соң?
— (авышы үзгәргән димме, нигәдер тоныграк кычкырта. Тузгандыр ул. Кочегарканың төзелүенә дә биш былтыр бит инде
— Син. Иванов, менеп төш әле шунда, нәрсә булды икән. Эштән чыкса, алыштыр. Складта бар бугай.
тавышлы.
Кәефләр күтәрелеп китте Эш эшләнгән, кабул ителгән. Ни кирәк тагын. Вася абзый безгә «Егетләр, инструментальщик борчаны да дагалый белергә тиеш»,—дип әйтә иде Әлбәттә, бу инде булган хәлләр. Моның белән Тула осталары гына шөгыльләнгән Ә менә инструментальщикның оста слесарь да булырга тиешлеген Вася абзый тукый килде, һәм бу дөрес тә. Гудок кычкыра. Эшкә чакыра. Ә тавышы «синең эш!» дип искә төшереп тора кебек
Беркөнне цехта Вася абзый күренде.
— Гудокны кем ремонтлады? — дип сорый бу.
— Нәрсә булган, әллә начармы5—дим — Яканы куйдык Инже
— Гудоклар бездә җитәрлек бит,— дим мин. — Теләсәң кайсын сайлап ал. Бусы ошамаса, башкасын куярбыз.
Вася абзыйның йөзеннән хәтта кан качты.
— Эзләп карыйсы иде бит,— диде кемдер.— Бәлки табылыр әле.
— Утильне кичә генә платформа белән озаттык. Табып кара хәзер. Вася абзыйның маңгаена тир бәреп чыкты, чал мыегы тырпайды.
— Берни аңламыйсыз сез, егетләр. Заводның традицияләренә дә исегез китми.
— Кем әйтте сезгә завод традицияләрен сакламыйбыз дип. Заводны без дә яратабыз аны. Әйләнә-тирәли бакчаны да үзебез утырттык.
Карт кулын селтәде дә инженер янына китеп барды. Аңа тагын берничә карт иярде Филипп Филиппович кабинетына килеп керделәр. Инженер утырырга кушты. Делегациянең ни өчен килүе белән кызыксынды. Тегеләр, үз чиратында, зарларын сөйлиләр, иске гудок кайда, дип төпченәләр. Инженер, әлбәттә, берни белми. Эше болай да муеннан. Шунда мине дәшеп алды. Бер дә ошамады бу миңа, йөриләр инде баш катырып, мәйтәм. Исләре киткән шул бакыр кисәгенә. Алтын югалтканнармыни! Кирәк бит, шулвакыт келт итеп гудокны кочегаркада калдыруым искә төште. Барып карасам — ята караңгы почмакта аунап, ватык кирпечләр арасында. Тартып чыгардым да китеп тә бардым иңгә салып.
— Менә ул,— дим.
— Исән икән әле!—дип сөенде Вася абзый. — Мин инде эретергә алып киткәннәрдер дип торам.
Картлар гудокны урап алдылар, җиңнәре белән тузанын сөрттеләр. Аннан тезелешеп утырдылар да тәмәке пыскытырга керештеләр. Китте ялганып әңгәмә.
— Маркелыч, хәтереңдәме малай чакта забастовкада катнашулар?— ди Вася абзый.
— Билгеле хәтердә,— ди тегесе.
— Эх, гүләп тә карады инде гудок ул чакта! Халыкны митингка җыйды. Ә труба очында кызыл флаг җилферди. Заводка жандармнар якынлаша.
— Әйе. тавышы бөтен тирә-якны күмеп китте. Жандармнар винтовкадан ата башладылар Пуля тишекләрен соңыннан әтиең ямады.
— Гражданскийда да. шәһәргә аклар якынлашкач, бик каты гүләде гудок. Көрәшкә чакырды, кулга корал алырга.
— Субботникларга да аның тавышына җыела идек. Юлдан төшкән паровозларны күтәрдек,— диде Маркелыч.
— Ә Ленинны күмүләр... Гудокның кайгылы тавышы әле дә истә.
— Әйе, андый нәрсә онытылмый.
Картлар мәсьәләне шулай китереп чыгардылар ки, җыелган халык бертавыштан гудокны кире куюны таләп итә башлады. Ул бит сыналган иске дус белән бер, янәсе.
— Бәлки аны ремонтлап бирергәдер? — дип сорады Вася абзый инженердан. — Ярарлык әле ул.
— Рәхим итегез,— ди инженер. — Алай итсәк, дөресрәк тә булыр. Күпме вакыйгаларның шаһиты булган ул.
Вася абзый белән Маркелыч көнозын иске гудок белән маташтылар. Чистарттылар, бакырчылар янына алып барып, тузган җирләрен ямадылар. Аннан, кочегарка түбәсенә алып менеп, урнаштырып та төштеләр Төш вакыты җиткәч, гудок берзаман яңача көйләп җибәрмәсенме! Уен коралымыни. Аһәңле тавышына кочегарка тирәсенә халык җыела башлады, ә картларга бу — сөенеч өстенә сөенеч, ерык авызларын жыеп ала алмыйлар.
Күрдеңме инде эшнең нәрсәдә икәнен? — ди Вася абзый.
— Күрдем, заводның гудогын йөрәгең белән дә тыңлый белергә к«рәк икән. — дим
— Менә шул шул, — ди карт
Шулай ел ярым чамасы хезмәт итте гудок. Вася абзый белән балык каптырганда да тавышы колакка килеп кергәли иде. Аннан безгә яңа директор килде.
— Әле дә сакланамы шушы әйбер сездә? — дип гаҗәпләнде ул. — Алар күптән бетте бит инде. Фән дә тотарга кушмый — тавышы зарарлы, ди. Аннан, ни әйтсәң дә, искелек калдыгы бит. Сүтеп алырга кирәк.
Шулай да, үз белдеге белән алып ташлаттырмады ул аны. Җыелыш җыйды. Сөйли хәзер инде, иптәшләр, халык бездә аңлы, эшкә килерг» чыбыркылап торасы юк. ди. Барыбыз да вакытында киләбез, вакыт җиткәч китәбез, ди Шулай булгач, гудокның кирәге дә калма ды, ди.
Аннан чыгышлар башланды. Бәхәс купты. Берәүләр «калсын!» ди, икенчеләре — «алырга!» дип кычкыра. Бер ишеләре «гудок ул мәҗбүри хезмәт өчен генә кирәк» дисә, кайберәүләр «ничек инде алай?» дип каршы төшә.
Җыелышка Вася абзый да килгән иде Тәмам алгысынды бит карт берничә тапкыр сүз дә алып карады. Кычкыра, дәлилләр китерә, кулларын бутый Гудок тавышын без гомер буе тыңлаган, туганда да шул тавыш астында туган, ди. Кемдер аның тавышыннан бәлки мендәр белән каплана торгандыр, ә миңа ул гимн белән бер. Без үлгәч теләсәгез нишләтерсез, ә хәзергә — нн-ни, гудокка тимәскә!
Әлбәттә, арттырыбрак җибәрде карт Аңлатып та карыйлар үзенә, тормыш алга бара бит. һаман бер урында таптанып булмый, диләр. Түзмәде, бу юлы трибунага ук менеп китте.
— Эшләр алайга киткән икән, әйдәгез, болай итик утильгә озатканчы, без аны лутчы, берәр нәрсә язып куеп, мәңгеләштерик.
— Нәрсә языйк соң? — дип кычкыралар залдан.
— Мәсәлән, болай: «Капиталга каршы барган көрәштә эшчеләрнең коралы булды», дип.
Халык дәррәү кул чаба башлады.
— Дөрес,— диләр. — Шулай итик! Акыллы сүз әйтте!
Каршы төшүчеләр дә табылды. Кирәкми, җансыз әйбергә мемо риаль такта куяргамы, диләр. Нәтиҗәдә гудокны моннан соң кычкырт тырмаска булдылар. Алырга кирәк дигән фикергә килделәр Вася абзый җыелыштан бик моңаеп чыкты. Ә соңрак барыбер аның тәкъдименә әйләнеп кайттылар телсез булса да. торсын шунда котельный түбәсендә язулы килеш. Бәлки киләчәктә әле заводның музеен да ачып җибәрерләр. Ул чакта пыяла астында аңа да урын табылыр Директор да моның белән килеште
Шулай итеп гудок кабат инструментальныйга әйләнеп кайтты. Ба кыр стаканын да без шомарттык. Уттай балкып китте. Азот кислотасы белән кырыена язу да яздык. Башта Вася абзый тәкъдим иткән сүзләрне — «капиталга каршы барган көрәштә эшчеләрнең коралы булды», дип язмакчы идек тә, кире уйладык. Булган хәлне теркәү белән генә чикләндек «1905 елда гудок завод эшчеләренә стачка башлануны хәбәр итте», дип язып куйдык.
Шуннан бирле аның тавыш биргәне юк. Үзе төзек, бар җнре тәртиптә, рычагны тартсаң, гүләп җибәрәчәк
Хәзер бездә заводка килгән һәр кешегә аның турында сөйлиләр Бу — традициягә әйләнеп китте
Русчадан СОЛТАН ШӘМСИ ггрҗе нлее