Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


ЯЗУЧЫЛАР-УРАК ӨСТЕНДӘ
Август аенда республикабыз әдипләренең
күпчелеге иген язмышы хәл ителгән жнрдә —
республикабыз районнарында иҗади
командировкаларда булып, игенчеләр
алдында чыгышлар ясадылар, язылган әсәр-
ләр геройларының тормыш-көнкүрешләре,
фидакарь хезмәтләре белән таныштылар
Язучы Гариф Ахунов Арчада, шагыйрьләр
Самат Шакир Гөлшат Зәйнашева, Мөдәррис
Әгьләмов Чүпрәле районында, Мәхмүт Хөсәен
Актаныш, Рәшит Гәрәй Минзәлә, Рәфкать
Кәрами Сарман, Барлас Камалов, Роза
Хәлиуллнна, Роберт Әхмәтжановлар
Мамадыш, Ринат Мөхәммәдиен Актаныш,
Флүн Мусин Мөслим районнарында булдылар
һәм республикабыз матбугатында бүгенге
авылның актуаль проблемаларын яктырткан
публицистик мәкаләләре белән чыгыш
ясадылар
ИҖАТКА УҢАИ БӘЯ
РСФСР Язучылар союзында язучы Шамил
Рәкыйповның нжаты тикшерелде
РСФСР Язучылар союзының хәрби-худо-
жество әдәбияты Советы председателе
урынбасары, философия фәннәре докторы Ю
Б Лукин, язучы И В Черных, Советлар Союзы
Герое язучы А Л Кожевников һәм тәнкыйтьче Ф
Мусин аның иҗатына уңай бәя бирделәр
Ш. БАБИЧКА МЕМОРИАЛЬ ТАКТА
Июнь азагында күренекле татар һәм башкорт
шагыйре Шәехзадә Бабичның туган авылы
Башкорт АССРның Дүртөйле районы Әсән
авылында шагыйрь хөрмәтенә мемориаль
такта ачу тантанасы булды Аны кереш сүз
белән «Әсән» колхозының партком секретаре
Дамир Хәмзин ачты Ул мемориаль тактаны ачу
хокукын Ш Бабичның яшьтәше һәм балалык
дусты Шакир бабай Сабнровка һәм
шагыйрьнең бертуган сеңелесе Фәсәхәт
Бабнчевага тапшырды Аннары Әсән урта
мәктәбе укытучысы Ганс Хәкнмов тантанада
катнашучыларны шагыйрьнең кыскача тормыш
һәм нжаг юлы белән таныштырды Кунаклардан
— башкорт шагыйрьләре Равил Бикбаев һәм
Йосыф Гәрәй Ш Бабичның татар һәм башкорт
әдәбиятында Г Тукай һәм М Га- фурилар кебек
сүнмәс йолдыз булуын билгеләп үттеләр,
үзләренең шигырьләрен укыдылар
Тантанада шулай ук халык депутатларының
Дүртөйле район Советы башкарма комитеты
председателе урынбасары Камил Гарипов,
Әсән урта мәктәбе укучысы Зөлфия Исламова,
шушы ук мәктәп укытучысы Фәнуз Фатынхов,
журналист Вил Ка- зыйханов һәм Әсән колхозы
председателе Наил Садыйковлар чыгыш
ясады
Соңыннан Дүртөйле район Культура сараеның
үзешчән артистлары чыгышы булды.
Соңгы өч елда шушындый ук мемориаль
такталар районның Чишмә авылында татар
шагыйре Зыя Мансур һәм Дүртөйле посе-
логында башкорт шагыйре Бәдрүш Мока- май
хөрмәтенә куелды.
УКУЧЫЛАР ЯНЫНДА
Алабуга дәүләт педагогия институтында
язучылар белән очрашу матур традициягә
керде. Июнь башында институтка тагын бер
кадерле кунак - язучы Әмирхан Еники килеп
китте Ул студентлар, укытучылар һәм галимнәр
белән очрашты
Язучы очрашуда катнашучыларны ижат
процессының үзенчәлекләре белән таныш-
тырды, әсәр өстендә ничек эшләве турында
сөйләде Ул С Сәйдәшев, һ Такташ кебек
күренекле эшлеклеләребез турындагы
истәлекләре белән уртаклашты.
Соңыннан Ә Еники күп санлы сорауларга жавап
бирде Ул «Гөләндәм туташ хатирәсе» әсәрен
язуы тарихына тукталып, матур әдәбиятта
Салих Сәйдәшев образы турында кызыклы
гына фикерләр әйтте, әсәрнең ижат ителү
процессына тукталды.
ӘЛМӘТ ЯЗУЧЫЛАР ОЕШМАСЫНДА
I августта Әлмәт язучылар оешмасының
киңәйтелгән жыелышы булды КПСС Үзәк
Комитетының июнь (1983 ел) Пленумы
карарлары яктылыгында Әлмәт язучылар
оешмасының бурычлары турында оешманың
жаваплы секретаре Әхәт Гаффар сөйләде
Язучылар Шамил Бнкчурнн, Энже Мөэ- мннова,
Әдип Маликов, Роберт Рәкыйпов үз
чыгышларында язучылар оешмасы һәм, аерым
алганда, һәр язучы алдында торган конкрет
бурычларга тукталдылар
Заманның һәр проблемасы, киеренке сулышы,
тыныч хезмәтнең һәм тынычлык өчен
көрәшнең аерылгысыз бердәмлеге бөтен
катлаулылыгы белән производство кол-
лективлары тормышында чагыла Шуңа күрә
эшчеләр һәм авыл хезмәт ияләре белән
аралашу язучының нжатын тормыш дөреслеге,
халыкчанлык рухы һәм публицистик кайнарлык
белән сугара. Шуны истә тотын, Әлмәт
язучылары колхоз-совхозлар белән элемтәне
тагын да көчәйтергә кирәк дигән карарга килде
Әлмәт язучылар оешмасы районның «Кичү»
совхозы белән хезмәттәшлек килешүе төзегән
иде Иҗатчылар десантының иң беренчесе
шушы совхоз хезмәтчәннәре янына
оештырылды.
РОМАНДА - ТАТАРСТАН
НЕФТЬЧЕЛӘРЕ
Мәскәүнең «Современник» китап нәшриятында
язучы Шамил Бикчуринның «Тирән катлам»
романы басылып чыкты Бу әсәрдә
якташларыбыэның Төмән өлкәсендә нефть
һәм газ ятмаларын үзләштерүдәге фидакарь
хезмәтләре истә калырлык катлаулы образлар
аша сурәтләнә
Романны русчага язучы Юрий Сбитнев
тәрҗемә иткән Ул үзе төп Себер кешесе, геолог
буларак гомерен андагы җир асты
байлыкларын ачуга багышлаган, күп кенә
хикәяләр, повестьлар, романнар авторы Китап
50 000 данәдә чыгарылган
КОЛ ГАЛИ УРАМЫ
ТАССР Министрлар Советының 8 сентябрь
карары белән. Казандагы урамнарның берсенә
болгар-татар поэзиясенә нигез салган шагыйрь
Кол Галн исеме бирелде Башкалабызның
генераль планы буенча бу урам Горкидагы 11
нчс микрорайонның көньяк-көнчыгыш чигеннән
алып 10—14 нче микрорайоннарның көнь як
чигенә кадәр сузылачак
Кол Галннең исемен мәңгеләштерү бөек
шагыйрьнең тууына 800 ел һәм «Кыйссам
Йосыф» поэмасының язылуына 750 ел тулу
белән бәйле
Брежнев йортлар төзү комбинаты яшь ләре һәм
комсомоллары Татарстан атом электр
станциясен төзүдә актив 'катнашалар
Автомобильчеләр шәһәрен салуда эш-
ләүчеләр үзләренең ял көннәрендә Кама
Аланына барып өмәләр уздыру гадәтен
башлап җибәрделәр Бу өмәләрдә көндәлек эш
нормалары ике-өч мәртәбә арттырып үтәлә,
шул ук вакытта яшь төзү-че- ләргә тәҗрибәле
төзүчеләрнең осталыгы үрнәк итеп күрсәтелә
Өмәләр күп төрле милләт яшьләрен тагын да
ныграк дуслаштыруга да ярдәм итә.
Брежнев язучылар оешмасы Татарстан
атом электр станциясен һәм Кама Аланын
төзүчеләр белән тыгыз элемтәдә яши Мә-
сәлән. язучы Газиз Кашапов биредәге төзелеш
мәйданында беренче көннәрдән үк еш була.
Хәзер ул Кама Аланын төзүчеләрнең
тормышыннан «Исәнме. Калатау!» дигән яңа
әсәрен тәмамлап килә Күптән түгел генә
биредә Брежнев язучылары булып киттеләр.
Алардан Альберт Сафии очерк язу өчен
материал туплады, ә әдәбиятны
пропагандалау бюросының Бреж невтагы
хезмәткәре, яшь шагыйрь һәм тәнкыйтьче
Мансур Сафин беренче йортларны салучылар
каршында үзенең шигырьләрен укыды
«Камгэсэнергострой» берләшмәсенең
Брежнев шәһәрендәге «Энергетик» Куль тура
сарае каршындагы үзешчән сәнгать
коллективлары Татарстан атом электр
станциясен төзүчеләр янында сш булалар
Төзүчеләр халык биюләре ансамбльләрен,
халык уен кораллары оркестрын. «Ләйсән»
вокаль ансамбле чыгышларын һәрвакыт
яратып каршылыйлар, яшь композитор И
Закиров язган көйләрне, үзешчән җырчылар Г
Сабирова. С Мәҗнто- ва. Ф Кадыйрова һәм рус
халык җырларын Л Дергачева башкаруында
зур дулкынлану белән тыңлыйлар