Логотип Казан Утлары
Роман

БОДАЙ БӨРТЕГЕ ҺӘМ ТЕГЕРМӘН ТАШЫ


у астында — чишмә, юл астында — сукмак, вакыт астында хәтер күмелеп ята Су — җирнеке, юл — кешеләрнеке, хәтер — киләчәкнеке. Томаланган күзле чишмәләр, күктәге йолдызларын югалткан сукмаклар, яшьлегенең бар газабын гомеремнең текә тавына тәгәрәтеп менгерүче хәтер — минем җанымның мәңгелек йомгагы Тик ул менгереп җиткерәм дигәндә генә тәгәри дә төшә, тәгәри дә төшә. Якадан башлыйм Гомеремнең ташлы-туфраклы кыясыннан яшьлегемнең яшел болынына кире тәгәрәп төшәм дә су астында калган чишмә күзенә багып утырам, тузаннан чистартам.
Мин картлыгым белән яшьлегем арасында торам Хәтерем әйләндергән тегермән ташлары арасындагы бодай бөртеге — әйе, ул — мин
Алып көчәнүе белән хыялымның һәр атомын киерелеп күтәрәм дә аягыма басам, ләкин мин барыбер тегермән ташлары арасындагы бодай бөртеге генә. Җир тегермән ташының берсенә, ә Кояш икенчесенә әверелә. Шулар арасыннан утлы он агымы булып кысылып чыгам да гомерем галәменә яшәгән көннәрем, эшләгән эшләрем йолдызлары булып таралам
Мин хәтерлим.
Мин хәтерлим — димәк, яшим
Мин хәтерлим - димәк, көрәшәм
Мин хәтерлим — димәк, җиңәчәкмен
I
Үгез көтүе, кара болыт өередәй, көтмәгәндә урман читеннән килеп чыкты да күпергә бәреп керде һәммәсе дә аклы-каралы. бер зурлыкта, тыелгысыз, ярсу гайрәт белән тулы Башларын игәннәр, кыска мөгез ләре һаваны ерта, күз алмаларында чатнап торган яшен ташлары Кие релеп ачылган борыннар, селәгәйле авызлар, юлны дерелдәткән тояк лар, резнндай тыгыз койрыклары үз тәннәрен камчылый, караларының тимерче сандалыдай маңгайларында ак, акларының күкрәкләрендә кара калканнар. Аяклары кыска, кәкре, мускуллары тупас, тнре астына таш тыгып куйганнармынн Сизелер сизелмәс тирбәлгән рәшә аша мәр
■бармак битләрем белән беренче сукмагымның җылы, шома ташларын
мэр дулкын булып якынаялар Бу ташкын каршында безнең кара «Волга»быз асфальт җәйгеч каток таптап узган коңгыз хәлендә калыр кебек. Мин кайсыдыр ил музеендагы (Берлинда бугай) Аллалар белән Алыплар сугышы тасвирланган ватык мәрмәр барельефны яңадан күргәндәй булдым. Егерме-утыз адым алдарак ялтырап яткан авыл юлына төшеп туктарга өлгердек. Ул барельефтагы сурәгләр нәкъ менә шушы куәтле үгезләргә әверелеп, җиргә иңгәннәрдер кебек. Күктән сөрелгәннәр җиргә иңә, югарыдагылар түбән тәгәри, бары тик җирдәгеләрнең генә китәр урыны юк. Ә юк — мин кемдер яки нәрсәдер булып яңадан яратылырга риза...
— Сугымга куалар,— диде Исмәгыйль.— Миллион шашлык!
— Шашлык?— дидем мин, үз уем белән Исмәгыйль сүзе арасындагы ераклыкны күзалларга тырышып
— Сугымга — кая булсын ди тагын. Сентябрь ич, квартал ахыры... Тере үгез булып керәләр, колбаса булып чыгалар. Се ля ви! КамАЗда гына түгел, анда да конвейер. Фән-техника прогрессы. Хәзер боларны да әүвәлгечә кувалда белән түгел, ә ток белән генә сугып егалар.
— Ток белән?— Исмәгыйльнең сүзе минем йөрәгемә чыннан да токлы инәләр өере шикелле килеп кадалды.
— Соң! Хәзер итчеләр врачлар белән бер — ак халаттан, резин пер-чаткадан. Тыныч, чиста. Ни үкереш, ни кан.
Үгез көтүе, ярларыннан ташып чыккан елгадай, урманны ерып узган юл буенча акты да акты. Тояклары астында гүләгән җир агачларны калтыратты, яфраклар коелышты, соңгы чикләвекләр дә кубып төшкәндер.
— Карале, Исмәгыйль...
— Әү, Ислам Имамович!
— Бу юл кая илтә икән?—дидем мин, ялтырап яткан авыл юлына ишарәләп.
— Урманга ич.
— Син ераккарак кара.
— Берәр авылгадыр... Анда язылган.— Исмәгыйль аермага әйләнеп карады, авыл исемен атады.
Урманда барганда, иңемә селәүсен сикердемени: бөтен тәнем шул көтелмәгән һөҗүмне кире кайтарып, ерткычны каерып атар өчен җыерылып килде кебек. Исмәгыйль күрмәде, ул кызларныкына охшаган сагышлы күзен үгезләр буенча йөртә—вокзал! а килеп кергән поезд вагоннарының тәрәзәләрендә таныш йөз эзлимени.
Авыл исеме күңелемдә кире кайтмас бәхет, кабатланмас беренче сөю, онытылмас хыяллар булып, җәйге рәшәләр, язгы кар төсле балкып китте, әллә нинди — үткән гомерләрдән дә арырак ераклыктан үзенә дәшеп тора башлады. Сулаган һавам кысылып, әйләнә-тирәмне көпшәк бер нәрсә уратып алды. Шом басты, күңелемне сагыш сарды, онытылган истәлекләр уянды, һәм алар, корама юрган булып, мине баштанаяк каплап ташлады.
Җиде мең елдан соң кемгә һәм нәрсәгә әйләнермендер — билгесез, әмма хәзер мин үземнең үткәнемә үзем булып кайтып төштем! Кырык биш елдан соң нәкъ элеккеге хәлемдә. Язмышмы, нәрсә бу? Кызык. Кабергә төшеп ятасы урынга бишеккә менеп чайкалган шикелле.
Әйе, киләсе елдан Исмәгыйль атаган авылдан ерак түгел атом электр станциясе корыла башлый, мин — шул төзелешнең башлыгы...
Үгезләр узып киткән иде инде, һавада аларның җылы исләре генә калды.
— Исмәгыйль, шунда кереп чыгыйк әле.
— Ни калган анда?—Исмәгыйль, дулкын-дулкын кара чәчле мәһабәт башын тәрәзәдән чыгарып, артка каерылып карады һәм, ачкычны борып, стартерга басты.— Кузгалабыз,— диде ул, күчергечне тоташ
тырып Тормоз педаленнән аягын күтәрә төшсә, хәзер без. янтаеп, асфальтка менеп китәргә тиеш идек.—Тагын йөз егерме чакрым кайтасы әле.
— Ул авылда минем яшьлегем калды. Исмәгыйль.
— Син анда тумаган ич, Ислам абый.
— Кешенең туган жире, Исмәгыйль, беренче тавышы чыккан, бе- ♦
ренче эзе калган җир генә түгел. Аның хакында беренче яхшы сүз 3 чыккан жир. кемдер аны беренче сөйгән жнр — менә кайда ул кешенең 3 туган җире *
Кузгалып киттек. Юл урманны кисеп сузылган югары көчәнешле электр үткәргече астыннан уза Машина көпчәкләре астында имән | чикләвекләре шартлап ярыла, артта сары яфраклар өермәсе тузгып £ кала. ' “
— Авыл күченеп бетте микән инде?— дидем мнн. х
Исмәгыйль машинаны туктатты 2
— Кыям Сөләйманович белән кайткан идек. Аталары үлгәч, жир- « ләргә. Зиратлары да яңа инде Авыллары күченгәнче, зират күчте £
— Вакытны сузма, алга,—дидем мин — Зиратка
— Зиратка?— диде ул кинәт миңа текәлеп
Сигарет кабыздым, тирән итеп төтенне эчкә алдым да. кулым белән < изәп:
— Зиратка,— дидем “
— Кайсысына?—Исмәгыйль тагын күчергечне этәрде, тик тигез ♦
генә кузгалып китә алмады, машина үкереп куйды о.
— Мина яңасына иртә әле. Исмәгыйль Искесенә, искесенә
— Берәр туганың күмелгән идеме әллә?
— Әйттем ич инде яшьлегем Минем бу авылда яшьлегем калды, < Исмәгыйль.
Күзләремне ак каеннар аклыгының караш жнтмәс аръягына төбәп, £ сүзсез калдым Берни уйламадым шикелле. Кинәт аңлатып булмас дә- х рәҗәдә ак каеннар арасыннан яшел яулыгын селкн-селкн каршыма Ф Кәүсәриянең йөгереп чыгуын күрәсем килеп китте Бөтен хыялымны бер ноктага, бер тойгыга, бер теләккә юнәлдерә алсам, мнн чигүле ак алъяпкычлы, чулпы таккан толымлы, дүртпочмаклап яшел яулык япкан, иңенә чиләк көянтә аскан Кәүсәрияне хәтеремдә терелтә алыр идем микән? Көпә-көндез күргән шикелле ачык итеп Ниндидер ерак, тоеп, ишетеп, кагылып булмый торган, мәңгелеккә югалган итеп түгел, моннан бөегрәк, эчтәлеклерәк, серлерәк, сәерсендерерлек. сөйләсәң, кеше ышанмаслык нтеп. Йөрәк һәм күңел әкияткә сусаган Каршыга йөгергән ак каеннар аклыгының аръягыннан, сары урманның йомшак туфрагыннан тавышсыз-нисез Кәүсәриянең яшел яулык болган килеп чыгуын бөтен жаным-тәнем белән генә түгел, ә әйләнә тирәдәге һәммә тере һәм җансыз нәрсәләр ихтыяры белән телим Бу теләгем чынга аш- мастай хыял, саташу, акылдан шашу ук түгел әле Әнә ич, урманны килеп чыктык та ямь-яшел уҗым басуына килеп кердек. Артта — йокыга китеп, хәтта ниндидер бөҗәкләре, үләннәре, җимешләре белән үлеп яткан сары урман, ә алда — ямь-яшел сулышы белән яңа тереклеккә җан өрүче жнр
Авылны күчергәннәр Бәлки анда мин төзегән станция дә җимерелгән яисә сүтелеп утынга ягылгандыр инде, әмма ул кешеләрнең чынга ашкан өмет һәм хыялларында, хәтерләрендә, баш очымдагы югары көчәнешле көмеш чыбыклар буенча өзлексез аккан электроннарда яшидер әле Менә ич мнн дә кире кайтып кнләм кырык биш яшькә олы гаеп Авыр, саллы башакта кырык биш орлыкка әйләнеп юкка чыккан чәчүлек бодай бөртеге шикелле
Кәүсәриянең кәфендә биләүдәге бала төсле ятканы күз алдыма килде Кара чәче толымлап үрелгән, шуңа күрә ап-ак маңгае өчпоч
маклы итеп төрелгән адрессыз хатка охшап калган. Ул маңгайга аның әйтеп бетермәгән соңгы сүзләрен укырга теләгән сыман текәлеп торам Тик ул сүзләрне күрергә аның йөзендәге ниндидер тере хәрәкәт комачаулый, ул шуның белән үз үлеменә ышанмаска куша иде кебек. Аның йөзен мәңгегә кәфен белән каплап куялар. Ләкин иң сонгы мәлдә кап-кара кыйгач кашлары, канатларын киң жәеп жибәргән карлыгач шикелле, төпсез ераклыктан якыная башлый һәм менә кырык биш ел буена килеп җитә алмый оча да оча, оча да оча.
II
Кояшка ачылыр-ачылмас карашы белән текәлгән тилгәнне хәтерләтүче кара «Волга»дан чыктым да яр маңгаена килеп бастым. Көзге табигать чуарлыгына минем чал чәчем дә үз төсен кертәдер. Йомшак һавада пәрәвез жепләре йөзә. Алар әллә кайдан — рәшәләнеп торган чиксез зәңгәрлектән килмәгәндер, ә минем тузганак шикелле башымнан күтәрелгәндер сыман. Мин ачык төстәге костюмнан, яланаяк, кара күн туфлием һәм көрән оегым киселгән нарат төбендә. Өстемдә оегым тө- сендәрәк күлмәк, жиңнәрем сызганулы. Пинжәгемне, элмәгемнән эләктереп, егетләрчә иңбашыма салг.анмын.
Тау маңгаенда — гомеремнең иң биек ноктасыннан әз генә түбән- дәрәк басып торам Каршымда — инде үткән гомергә генә сыярлык киңлек Киләчәк, мөгаен, түбәндәге инеш тарлыгында гынадыр инде. (Хәер, бу инеш тиздән су басып, хәтсез киңәячәк бит әле!). Күпмедер вакыттан соң бу елганың тузбаш еландай йөгерек агышын, көмеш төсмерен хәтерләүчеләр жир йөзендә бер дә калмас, ә бәлки һәр карыш җир кабер кебек кирәкле, кадерле заманнар житкәч, инеш кешеләргә яңадан әүвәлге яшь, сылу тәнен күрсәтер? Көмешсу тәнен; яшь йөрәктәй тыелгысыз сулкылдаган бихисап чишмәләрен; саф күкрәкләрдәй тыгыз ак Төнбоекларын; җитү кызлар теше сыман вак һәм ак ташлар чәчелеп яткан сай чыгышларын; чәч кыштырдагандай пышылдаучы төнге талларын...
Авыл хәзер урынында юк Әйтерсең лә аны. нигезеннән тоташлай кубарып, «шайтан туе» зилзиләсе бөтереп алып киткән. Бөтен җирне, снаряд чокырлары шикелле, элекке корылмалар утырган урыннар шадралап тора. Бары тик тегермән һәм мәчет кенә тырпаешып калган. Мәчет артында яссы ташлардан өелгән тузанлы, урыны-урыны белән җимерек. инде кибеп беткән үлән һәм бер төштә кәрлә каен үсеп утырган зират. Снаряд чокырларына охшап калган ачык каберләр. .
Заманында мин дә нәрсәне сүтәсен, кайда ни корасын сорап тормадым. Кайда ул теге—морзалардан калган күләгәле юкә һәм нарат аллеялары, түгәрәк көмеш сулы парк буасы? Парк эчендә кызлар төшереп калдырган яшел каймалы кулъяулык шикелле агарып торган камышлы күл? Ул чагында хәлал көчебез белән ясаганыбыз матуррак булыр дип үз-үземне аклый идем Кайда ул — кешеләргә мин ышандырган матурлык, гүзәллек, рәхәтлек, ләззәт? Миннән ни кала монда? Станцияме? Ул юк инде Тегермәнме? Аны сүтәчәкләр Безнең кара буралы буабызмы? Ул күптән агып киткән. Бары тик ак кыялар агарып тора да тау үз урынында. Әйе, мин дә җиңүче идем Ләкин җиңүчеләрне дә җиңүчеләр була икән ләбаса. Елганың аръягындагы тигез иңкүлектә тешсез әбиләрнеке шйКелле кызыл авызын ачып, зәңгәр күк чоңгылына ялгыз курган карап каткан Галәм чиксезлегенә тавышсыз гына нидер кычкырамыни Бульдозер белән яшел битен ертып, археологлар аның эчендәге хәзинәләрен алганнар. Инешнең яшел ярлары, сары, соры комлыклары кара тамгалар белән чуарланган яр буендагы таллыкларны, әрәмәлекләрне кисеп якканнар. Нәкъ
без тараткан инструкция таләп иткәнчә! Чөнки бу елга, бу үзәннәр һәм бу кырлар су астында калачак Азат Чул манны кешеләр тагын бер урыннан утлы чылбыр белән буып куйды Яна су станциясенең суы быел ук инде мин басып торган яр ташларына кадәр менеп җитәчәк Агачларны, һәр корылманы шул электр станциясенә барып тыгылмасын өчен кисәләр, су җитмәс урынга күчерәләр Хәзер бу кырлар, бу ♦ үзәннәрне су астында калдыру кеше куәтенең, аның мөмкинлегенең з үсеше итеп кабул ителсә, берәр заманны бу инеш төбен, аның суын- Э дагы ташбашларның, төрле балыкларның уйнауларын, күлләрдәге ба- *• каларның такылдауларын, зифа таллар арасындагы сандугачларның § сайрауларын яңадан күрә һәм ишетә алу кешелек акылының тантанасы ? рәвешендә хупланыр
Әнә ич, әле күптәнме соң — бары тик башымдагы чәчемнең кара “ чагында гына бу төбәкне киләчәкнең бер баскычына югары күтәреп, х без бер турбиналы электр станциясе, ике ташлы тегермән, агач буралы 2 буа корган, салам түбәле авыл урамнарына гомер күрелмәгән бага- “ налар утырткан, ә аларга ике алюмин чыбык сузып куйган һәм кан £ шикелле кайнар, терекөмеш шикелле йөгерек ток җибәргән идек. Алар- © ның куәте кешеләр Идел белән Каманы буарга өйрәнгәнче җиткән ш Безнең яшьлек кошы булган әнә шул станцияне сүтеп бетергәннәр. < ә тегермәнгә иртәгә керешәләр икән
Каяндыр ара тирә чаң суккандай сирәк тавыш ишетелә иде Шул 3 тавыш ягына таба киттем, станция торган урынга килеп чыктым Ул ♦ урында черек такта, рубероид, ватык шифер кисәкләре, тимер-томыр & калдыклары гына чәчелеп ята
Берәү станциянең соңгы субаен кисеп ята иде Бәлки ул Кәүсәрия © белән минем төнге пышылдашуларыбызны тыңлап торган субайдыр * әле? Субайны кисеп аударгач, ул терәтеп торган үткән гомер, өстемә u шарламадай ябырылган истәлекләр — барысы да бергә каяндыр өс © тән иңемә җимерелеп төшәр һәм. буыннарым тотмыйча, әгъзам-әгъзага £ таралыр кебек.
Станциянең соңгы субаен электр пычкысы белән кисеп яткан кеше Каһир иде. Шундук танып алдым. Ярдан аягы астына Төшкән күләгәмне шәйләп, күтәрелеп карады Ул да таныды Без бер беребезне танымый булдыра алмый идек Танымаска хакыбыз юк иде Бүген бу төбәктә вакыт белән вакыт очраша Ә без — киләчәк белән үткәннең бср-берсснә текәлгән сагышлы күзләре
Таш чишмә сукмагыннан (сукмагын калын чирәм каплаган, ә чишмә үзе юк икән инде) вак вак атлап түбән төшәм Аяк астында кар шыгырдаганын ишетәм күк Юк. кар түгел, ә чын күннән тегелгән түфлием шулай шыгырдый икән Тирләгән кулыма аның Кәүсәриянең эш белән сөялләнгән бармаклары таянган сыман Юк. аның бармаклары түгел, кулымда — юлдан күтәреп алган бер таяк -Менә без бу урында башларыбызны ия идек тә очрашуларыбыз шаһите булган станция безне үзенең ышык һәм җылы канатлары астына ала иде.
Кәүсәрия...
Каһир белән кул бирешми генә исәнләштек
Кипшек яргаланган ләм, чирәм, кырлык үләне, кычыткан баскан, агач череге тузаны, пычрак кәгазь, йомычка, эре эшләпәле тутык кадаклар. тәмәке төпчекләре, май касмаклары белән капланган кызгылт җирдә егермеләп субай аркылы-торкылы аунап яга Чокырның сыңар теше сыман тырпаеп, соңгысы гына басып калган Хәрабәнең урта бер җирендә турбина шарламасының юан корыч юллыгы Чиреген ләм күмгән, тәне кутырлаган шикелле карт нарат кайрысыдай тутык кат ламнары белән капланган, хәл алырга яткан карт сыман, кырын яткан Галәмәт юан калибрлы, капонирдан көпшәсе генә күренеп торган гау. бинаны хәтерләтә Кая төбәлгән? Кая атарга тора? Хәзер менә Каһир
соңгы субайны кисеп аударыр. Үткәннең хәтеремә төшеп шартлаячак соңгы снаряды итеп...
Каһир папирос чыгара. «Беломорканал». Беренче булып сүз башлавы һәрчак авыр. Ә безнең сөйләшәсе сүзебез күп. «Безнең» дим Аныкын белмим, ә минеке байтак. Безгә сөйләшмичә һич ярамый.
Бер кавым карашып торабыз. Сынашып Бер-беребез каршына, картлык битлеге киеп, яшьлегебез килеп басты.
Каһир миннән ун яшькә өлкәнрәк иде. Авылча йөз, авылча кием, авылча кыяфәт Ихтимал, үзенә генә хас сурәте бардыр. Тик мин ул сурәтне аерылып торган сыйфат итеп күрер дәрәҗәдә түгел. Теләмиме? Бәлки булдыра алмыйдыр
Мин белгән Каһирны бүтәннәрдән аерып торган сыйфат аның эчендә иде. Хәзер ул нәкъ шул сыйфатын күрсәтәчәк.
— Үзгәргәнсең,— диде ул елмаеп.
— Ә син?— дип сорадым мин.
Тагын елмаеп
— Мин — юк.
— Каян беләсең?
— Әллә каян таныдың ич! — Ул, башын каз кебек янтайтып, чокыр кашына карап ала.
— Син дә таныдың ләбаса Мин дә үзгәрмәгән булып чыга.
— Сине дә танымасаң ..— Ул, яңакларын эчкә батырып, тирән итеп папирос суыра Тыштан тыныч, ә эчтән киеренке. Борын тишекләреннән басым белрн бәреп чыккан төтен ургымы шуны белдерә —Үлгәч тә танырлык булды-ы...
— Син юкка үзгәрмәгәнсең,—дидем мин.
Ул маңгаен жыерып, миңа карый.
— Картаймагансың диюеңме?
— Картлык сорап килми, ул яктан без тигез... Эчке үзгәрешне әй- тәм, Каһир.
— Эчке Эчке дисең инде. Әйе, ничек булсам, шулай калдым. Бәхетем шунда. Хуҗасын алыштырган саен үзгәргән эт булмадым.
Ул кулларына алмаш-тилмәш төкерде дә төгәл хәрәкәт белән пычкысын кабызды Миңа борылып тагын нидер әйтте, тик пычкы тавышы ишеттермәде. Җайлы гына итеп, житезлек һәм гайрәт белән ялгыз субайны кисеп бетерде. Чак читкә тайпылып өлгердем Югыйсә... Моны ул да күрде, агарынып чыкты.
— Кит дидем ич!
Имән субай, әйләнеп, корыч юллыкка килеп төште, һавага, чатнап, тутык ярчыклары чәчрәде. Юллык гөрселдәп куйды, бераз гүелдәгәч, тынып калды. Өске авызыннан, дары төтене сыман, җирән тузан күтәрелә башлады. Юллык-гаубица, станциянең үлеменә атап, соңгы залп бирде.
— Залп,—диде Каһир Гүя ахыры хәерле үк булып бетмәве ихтимал саксызлыгы өчен акланырга, мине юатырга тели иде. Икебез дә бер нәрсә уйлаганбыз.
— Фронтовикмыни?—дидем мин.
— Безнең яшьтәгеләрдән кем фронтовик түгел? Ә каян...
— Белдемме? Залп диюеңнән. Күпләр өчен мондый тавыш хәзер «бух!» кына
— Теләсәң дә онытып булмый инде.
— Кайда сугыштың?
— Үлем күбрәк жирдә. Кая җибәргәнеңне оныттыңмыни?
— Аннан ничек барып эләктең соң?
— Әйе, миңа калырга да була иде. Тик үзең сайлаган үлем кадерлерәк ул.
— Үлемнең берсе дә кадерле түгел. Син үлем сайламаган идең ич.
Син язмыш сайлаган идең Үзенә түгел Кешеләргә. Үзеңә язмыш сайладың— кешеләр язмышы белән уйнау булып чыкты. .
— Менә бнт, очраштык ич әле. Гомер буена янәшә йөргәнбез Син *
дә, мин дә хаклы булганбыз. 2
— Кемнеңдер хаклы булуы хакыйкать түгел әле ул. Ә һәр хакый- < кать бердәнбер һәм бәхәссез дә була алмый.. Кайларда сугыштың?
— Кайда да бер үк кан. ®
— Алай да? ь
— Сталинград... Берлин Җитәме?
— Өсти аласыңмыни әле, Каһир?— Миңа нигәдер уңайсыз булып •"
китте, сагыш басты. Бәлки болай сөйләшмәскәдер? Бәлки дошманнар булып түгел, ә дөньяның ачысын-төчесен татыган гадн кешеләр булып х сөйләшәсе калгандыр? -
— Курск...
Ана күтәрелеп карадым Ул читкә текәлгән иде Гаҗәп — без гел 2 янәшә йөргәнбез. с
— Без гел янәшә йөргәнбез,— дидем мин
— Без аеры була ала идекмени? 2
Ул вокзалда, мунчада яки самолетта сөйләшеп киткән күп ветеран- ф нар шикелле үк. дулкынланып, папирос кабызды, кабыннан берсен ка- & гып чыгарып, мина да сүзсез генә сузган иде дә — баш тарттым. Әле < генә ауган субайга утырыштык, безнең арада ниндидер магнит көче * хасил булды сыман. *
— Курскида кайсы тирәдәрәк йөрдең? . u
— Ржев. »-
— Мин дә шунда ич ..— Ул шатлыгын һәм чиктән тыш гаҗәпсенүен £ яшерә алмыйча, киң итеп елмайган килеш иңбашыма сугып куйды «
Мине бу очраклылык гаҗәпләндермәде Хәер, очраклылык кына микән?
— Менә шунда без аерылганбыз инде,— диде ул.
— Сине кая җибәрделәр?
— Җибәрмәделәр Алып киттеләр — Ул кинәт балкыган шикелле, кинәт сүрелеп тә төште
— Кая?
— Тәмугка. Мин хәбәрсез югалдым... «Тел» алырга киттек. Шунда үзем каптым Тик «тел» булмадым.
— Дәшмәдеңме?
— Дәштем... Тик җан саклар өчен түгел
— Дәштең?
— Фашистка каршы Аннары соң, комиссия иләгеннән или баш- лагач, берәү мине прислужник дип чыкты
— Каршы дәлилең бар идеме соң?
— Алдыңда торуым «дәлил» түгелмени?
Гафу ит.
— Кызганма, парин!
Чыннан да. Мин аны хәзер кызганам Ә элек ул кызганырлык түгел иде.
— Ә бу дөнья тәмугында — фронтта очрашкан булсак?—дип сорадым юри читкә борылып Туп-туры кояшка карап Ләкин, ялганлаган чакта дөреслеккә туры карап булмаган шикелле, кояшка озак багып тору мөмкин түгел иде
Ул, сул күзен кыса төшеп, бармагын шартлатып куйды
— Мин төз ата идем.
Аны автоматлы килеш үз артымда дип күзалладым — тәнем чымырдап куйды Юк. юк, ул арттан ата торган кешеләрдән түгел’
— Синең кулың хәзер дә нык,— дидем мин, субайларга ымлап.
Әле генә ни әйткәнен оныткандай, ул тыныч кына:
— Баз казымакчы идем, шуның өстенә,— диде.— Болар суда чыныккан, тимер шикелле — мәңгелек.
— Берәр нәрсә кор... сарай, мунча
— Баз казыйсым бар.— дип кабатлады ул.— Закусканы кайда тотасың? Мин хәзер шәһәр кешесе шикелле таш йортта торам.
— Үзебез төзедек — кызганмыйсыңмыни?—Учым белән корыч юллыкка шапылдаткалап алдым
— Без кызгандыкмы соң? Ни генә җимермәдек! Алар да кемгәдер кадерле булгандыр.
— Без үзебез җимергәннәрдән матурракны кордык
— Ә болар? Әнә нинди авыл кордылар! Ә зират? Каберләр дә түгел — өч шеренга солдат!— Ул телен шартлатып куйды.— Җиргә хәзер бүтәннәр хуҗа.
— Кем ул бүтәннәр?
— Кем булса да, инде синең белән мин түгел. Бар да бүтәнчә.
— Бәлки синеңчә түгелдер?.. Бу җир беркайчан да сине хуҗасы санамагандыр.
— Кешедән ким яшәмәдем. Ә хәзер кешедән ким яшәмәс өчен үз- үзеңә дошман булган чаклар да бар. Дөнья үзгәрде, сизәмсең?
— Үзгәрмәгәнсең икән шул. Бүгенгене теге чаклар белән үлчисең.
— Теге чак дөресрәк иде.
— Ә син ул чакта да дөрес булып кала белмәдең, хәзер дә хаклы түгелсен.
— Бер генә тапкыр хаксыз булдым ... Беләсең. Тик аны юарлык кан миндә әле дә бар. Ахыр килеп, Ислам, бу җирне хаклылар гына тотмый. Беләсең ич: яхшылар да, начарлар да сугышты.. — Ул урыныннан торып, миңа аркан басып калды.— Сүзең булса, өйгә кил.
Минем гафу итүемә Каһирның мохтаҗ түгеллеген шушында төшендем. Аны зуррак нәрсә гафу иткән, һәм бу кичерү, гомуми ярлыкау өчен ул миңа түгел, ә үз канына бурычлы. Шул аңа Җир белән Кояш арасында минем кебек үк яшәргә хак бирә. Уйларымда калыккан әүвәлге Каһир белән хәзерге Каһир йөрәкләрендә бер үк кан ага — кеше каны.
Чокыр эчендә аның берүзен калдырып, югары күтәреләм.
— Кайтмыйсыңмыни әле?—дим борылмыйча гына.
— Трактор көтәм. Малайны.
— Малайны?— Борылмыйча булдыра алмыйм.— Кем ул?
— Таһир.
— Хатының кем дип сорыйм.
— Ниса.
— Теге шайтан кызымы?
— Миңа ул фәрештә булды.
— Ширәмәтов кайда?—дип сорадым мин каты ук кычкырып.
— Хәбәрсез.
«Хәбәрсез...» Ә мин аның исән икәнен беләм!
— Улларың, кызларың ничәү?
— Ике малай, бер кыз.
— Ширәмәтовның кызы кайда?
— Минеке — шул аныкы инде... Ә синекеләр?—диде ул арабыздагы киеренкелекне әллә сизмәгәндәй, әллә игътибар итмәгәндәй тып- тыныч кына
Бер мәзәк исемә төште.
— Ике киявем, бер киленем бар,— дидем. (Авыл агаеннан: «Ничә балаң бар?»—дип сораганнар. Агай: «Ике киявем, бер киленем»,—дип
жавап биргән. Рәхәтне балалары үз тормышлары белән яши башлагач кына күрүенә ишарәләве, имеш.)
Каһир, ана ияреп мин дә, көлешеп алдык Очрашу киеренкелегеннән арынырга теләвебез булган, күрәсең.
J — Ник бер дә кайтып күренмәдең?—дип сорады ул.
— Миңа хәзер моннан бер дә киткәнем юк шикелле
— Аңлыйм. Син ерак киттең шул,— диде ул. бармагын күккә тырпайтып.
Кәүсәрия Таш чишмә суына йөргән сукмакка тагын аяк басам. Мин күзаллыйм: ул чишмәдән менеп килә, ә мин аңа каршы төшәм Озын чуклы йон яулык, вак чәчәкле, зәңгәр каймалы ак алъяпкыч бәйләгән, озын жиңле, жиде балитәкле яшел сатин күлмәктән; балтырлы йон оек һәм ялтырап торган резин галуштаи Галушның башы кичке чыктан чыланган, артына туфрак ябышкан Көянтәсенә аккош канаты булып салынган кулын нишләтергә белми тора Артка яшерсә, потлы чиләкләр эленгән көянтәсе төшеп китмәс өчен жайсыз бөкрәергә кирәк Яшермәс иде — кулы бигрәкләр дә матур шул Ул миннән шул кулы өчен ояла да Мин аны гел шул кулыннан иркәлим Аннары ' бүген гадәттәгедән дә ераккарак яшерер сәбәбе бар нкән нч, күрми дә торам, тырнакларына кына ягылган икән ләбаса Чишмәгә киләсемне
белеп, шул тырнакларын да күрсәтер өчен төшкән, чукынчык Билләһи! ♦ Исәнме?— дим мин хәзерге, аңа таныш түгел калын гөлдерек та- о.
вышым белән *
Әмма ул мине таный Мөгаен, күземнәндер Карашым нинди икән 0 соң — боекмы, сагышлымы, шатлыклымы?, <
Кәүсәрия. Озак йөрдең
М и н. Син түз. Күп калмады инде, бөтенләйгә килермен
Кәүсәрия. Ашыкма әле. *
М и н Йөрәк белән вакытның никахы — гомер озынлыгы гына Кәүсәрия Нәрсә ул никах?
М и н. Син белергә өлгерми калган нәрсә
Кәүсәрия Ә син беләсеңмени?
М и н Кан агымы туктамаска тиеш, Кәүсәрия Мин кешегә язган ның һәммәсен татыдым
Ул, агып чыккан күз яшен учларына алып, уң кулы белән — сул. сул кулы белән уң чиләгенә сала Әллә тамчы тамган тавыш, әллә чулпы чыңы чыга Чиләкләре күз яше белән тулганмы соң әллә?
М н н Мин синең өчен дә яшәдем, Кәүсәрия
Кәүсәрия Ә мин синең өчен үлдем
М и н Үлүе авырдыр. Әмма яшәве дә җиңел түгел
Кәүсәрия Минем әни бала табуы барысыннан да авыррак, дия торган иде.
М н н Сине саклый алмаганым өчен мина үпкәләмәдеңме. Кәүсәрия?
Кәүсәрия Ә сине ялгызыңны калдырып киткәнем өчен мнна ачуланмадыңмы соң, Ислам? Мин ашыктым
Кәүсәриянең нәрсә әйткәннәрен генә ншетәм, ничек әйткәнен бөтенләй диярлек күрмим Барыбер түгелмени соң? Иң мөһиме — хәзер ниндидер тылсым кнчерәм Татлы тылсым Төш шикелле Ә төш берни күренми торган караңгыда йокласаң да. кояш астында, чәчәкле болын да ятып йокласаң да. төш инде уя Төш бары тнк төш кенә Бөтен дөньяга ут капса да. бөтен кеше көлеп кенә яшәсә дә, төштә бары тнк төш кенә күренә Шуңа күрә Кәүсәрия белән бу сөйләшүемнең кайда ' һәм канчан барганлыгы барыбер Чөнки кайда һәм кайчан гына булса да, ул бары тнк шушылай гына була алыр иде һәм ул чагында ул, төш
БОДАЛ БӨРТЕГЕ ҺӘМ ТЕГЕРМӘН ТАШЫ
тән битәр, чын бер тылсым булыр иде. Чиста, салават күперенең бөтен төсләре, кеше хисләренең бөтен кичерешләре белән тулып торган тылсым. һәм кинәт мин, шушы тылсым үземне бөтенләе белән күмеп китүдән курыккан шикелле, туп-туры карап, тупас рәвештә:
— Мин гаепле түгел, Кәүсәрия! Ул чакны теге сәке чыннан да сасы иде ич,— дидем.
Ләкин тылсым үзенә пычрак белән селтәнүдән курыкмады.
— Бодай алтын чүлмәктә үсми ич, Ислам,— диде Кәүсәрия.
Мин. Син шундый саф идең.
Кәүсәрия Мин ул сафлыгымны базарга алып бармадым ич, Ислам, ә сина бүләк итәргә дип килгән идем.
Мин Тормыш базарында сафлыктан да арзан нәрсә булмаганны күргәнем булды минем, Кәүсәрия!
Кәүсәрия Синең намусың мине үзенә кыйммәтсенде. Ә мин үземә караганда да кыйммәтрәк түгел идем.
Ми н Минем намусым синең үлемеңнән соң тагын да чистарыбрак калды. Әгәр дә синең үлемең чыннан да котылгысыз булса? Ул сәке миңа гомерем буена чистармас тап булып сыланып калыр иде. Ә кара намустан үлем кадерлерәк. Шуңа күрә мин беркайчан да үлемнән намусымны түләп котылмадым.
Кәүсәрия. Син кайчан үләсең?
Мин. Бер үлдем ләбаса инде... Мең тугыз йөз утызынчы елда. Әллә кыш ахыры, әллә яз башында Ә син кайчан тереләсең?
Кәүсәрия Хәтерең таңында мин кояш булып балкыган чагында. Мин синең янга, сынган тормышымның сынган көянтәсенә элеп, чиләкләрем тулы сагынуыңны алып килермен . Тотын минем көянтәмә, син көчкә басып торасың. Үткәннәр чокырыннан күрәсе гомер тавына менүе авыр шул ул — әнә, таягыңның хәле беткән.
— Таягымның?—дидем мин. үз-үземә пышылдап.— Аягыңның дияргә куркасыңмыни? .
Җавап ишетергә теләп, тылсымлы төшемнең күгендә тургай шикелле чыңла! торган Кәүсәриямнең көянтәсенә үреләм. Тик кулым, беренче мәртәбә йөгән кидерелгән атны тынычландыргандай, әкрен генә күкрәгемнең сул ягына күтәрелә дә сак кына итеп йөрәгем турысын угалый башлый. Хәзер инде үткәннәремә үрелсә дә, киләчәгемә таба сузылса да, кулым күкрәгемнән ары уза алмый. Ә моны Кәүсәриягә ничек тә белгертмәскә кирәк. Моны миннән алданрак төшенеп. ул минем тылсымлы төшемнән киткән иде инде Кулымны йөрәгемнән аерып, учыма карыйм. Анда йөрәгемнән саркып чыккан кан булып, Кәүсәриянең ал ташлы сыңар алкасы ята иде. Кай арада кесәмнән алганмын да кай арада йөрәгемә кысканмын
III
Түфлиемне җиргә сыпырып төшерәм дә киселгән нарат төбенә утырам. Бер яңа матурлык туганда, ике иске матурлык үлә. Чөнки телибезме, юкмы — яңа матурлык, ямьсез кеше ястыгына килеп эләккән гүзәл кебек, явызлар кулына да тап була. Бер матурлык — арган, хәлсезләнгән елганы алыштырачак, иске җирнең шадра йөзен каплаячак су. икенчесе — искиткеч тәртип белән корылып, урамына асфальт җәелгән яңа авыл. Алар уртасында шушы, инде кояшта кипшенеп, йөзе саргайган, вак җыерчыклар белән капланган агач төбе Якында гына тагын бер нарат, анысын кисәргә өлгермәгәннәр әле. Ә бәлки «өлгерерләр әле» дияргәдер?
Киселгәне — Кәүсәрия, ә киселәчәге — минме?
Вакыт елгасына каршы йөзеп китәм дә, ком сәгатенең нечкә бугазы аша кысылып үткәч, яңадан хәтерем тавы түбәсендә пәйда булам. Янымда, акыллы, йөнтәс эт сыман, күземә, ә күзем аша җаныма текәлеп, минем гомер юлдашым — хыялым ята. Акылымның иң дө- ’ рес юлдан гына алып барган мәңгелек дустым минем — тозлы хыялларым Ф
з
3
Мине наркоматка чакырып алдылар *
Язгы имтиханнарымны биреп, Казанга — апаларга кайтып төш- = кән генә идем. г
Кайткан кичне үк Такташның үз шигырьләрен укыганын тыңла- « дым Кайнар, Маяковскийча ук мәгърурлык, үз сүзенә ышаныч. Шул £ ук вакытта ниндидер тирән үпкәме, сагышмы кебек хис белән мөл- s дерәп торган зәп-зәңгәр күзләр. Икенче көнне академия театрында 2 спектакль карадым Зал шыгрым тулы. Кызлар күп Озатырга да ш исәп бар. Туктан тор әле, дидем, ашыкма, дидем, булыр, булыр... £ Өченче көндә җәйне үткәрергә төшемле генә берәр эш эзләргә ке- $ рештем Җизни төнге эш табарга киңәш итте. Мин аны аңлыйм л Алар унбиш метрлы коммуналь фатирда миннән башка да дүртәү < Апа — ашханәдә, җизни —тире эшкәртү фабрикасында хисапчы, ике- £ се дә көндезге эштә. Җизни киңәшен тотсам, мин аларны һәм ике 13 сытык чырайлы кызларын төннәрен баскыч астындагы бәдрәфкә үзем ♦ аша атлап йөрүдән коткарачак идем Мин идәндә ятам, астымда п. суккан паласка җәелгән шинель, өстемдә бумази җәймә, үзләреннән * башлап мәчеләренә кадәр минем аркылы йөри Беренче ике төнне | киң итеп, иренмичә атладылар, рәхмәт яусын Ә менә өченче төнне < кулыма да, аягыма да басып бетерделәр, абынып егыла да яздылар, u сытык кызларының берсе, аягына эләктереп, хәтта өстемдәге җәй- £ мәне ачып калдырырга да җай тапты Аннары соң. тәрәзәгә яктылык * төсмере иңгән бер заманны җизниләрнең агач караваты да шыгыр- л дап аллы .. Кандалалар, көн яктысын сизеп, ашыга ашыга канымны суыра башлаган чак иде, уңайсыз булды Түзмәдем, утырган көйгә генә киендем дә, чөйдән пннжәгемне эләктереп, Кабан күле буена чыгып киттем.
Таңны колак төбендә карават шыгырдавын алыштырган дулкыннар шавында йокымсырап көттем. Сәрбн куаклары артындагы эскәмиядә кызыл күзле аклы-көрәнле бер' эт белән кундык Мин өстә, ул эскәмия астында Уянгач, ул — үз юлы белән, мин үз юлым белән киттем Эт, бераз ераклашкач, борылыв, артымнан карап калды Бу дөньяда хуҗасыз эт булып яшәмәс өчен мин әллә ниләр бирер идем. Хәер, үзем дә шул ялгыз эттән әллә ни ерак түгел идем ахры Егерме беренче елда әти тифтән үлде, әни озак тормастан, ачлыктан вафат булды Ападан олы абыйны унсигезенче елда. Казаннан чыгып качкач, ак чехлар Питрәч юлы өстендә куып җиткәннәр* Бер рус агае әвене артындагы мунчага кунарга керткән булган, өсләренә ике граната тондырганнар Монысын соңыннан белдем Ниндидер бер туган-тумачаны эзләп, апа белән Казанга чыгып киткәнбез Ипи чырае күрмәгәнгә биш ай дигәндә балалар йортында әни сулышы шикелле җып җылы нпн кыерчыгын курка-курка гына авызыма якынайтканымны хәтерлим Аннары Казандагы «Гуж» әртилендә эшләдем Аннан рабфакка кердем Хәзер Мәскәүдә укыйм Энергетика институты Безне бер профессорыбыз — атаклы Кржижановский Глеб Максими-лианович «ГОЭЛРО балалары» дип атый
Юк. мин кызыл күзле эттән мең. миллион тапкыр «хуҗалырак». Чөнки мин үз-үземә хуҗа Нишләсәм дә — ирекле Бернигә ярамаган чагымда дәүләт мине үз улы итте Кесәмдә тагын бер көнлек акчам
булса да, үземне хәерче санарга хакым юк Мине үз баласы иткән дәүләт алдындагы чиксез бурычым белән бай идем.
Сау бул, кызыл күзле эт. Тагын бер очрашу язган булса, мине танымассың инде.
Апаларда, болай, күңелсез түгел иде үзе. Аларның биш фатирга гомуми бер кухнялары бар, шунда кулларыннан тире исе килеп торган Зося белән (ул җизниләр фабригыннан) биш примус арасында көнбагыш чиртә идек. Сүз беткән араларда Зосяларның ачык ишегеннән чәчәк аткан көнбагыш табагын хәтерләтеп карап торган җиз граммофоннан әле Утесов, әле Изабелла Юрьевнаны тыңлыйбыз.
Мин укыган рабфакта арзанлы ашханә барлыгы искә төште Шунда киттем. Иртәнге урамнан барабаннар кагып пионерлар узды. Күзем зӘңгәр кафельле кибетләрнең тәрәзәләреннән кызыктырып торган колбаса бәйләмнәрендә. Аларның симез хатыннар шикелле буынтыклы- буынтыклы кисәкләрен кысып бәйләгән сүс баулары гына да әллә нинди исләр аңкыта иде, ул исләрне «Колыю»ны уратып алган балык кибетләреннән бөтен шәһәргә таралган балык исе дә баса алмый. Авызымны ачыбрак җибәргәнмен, арттан «АМО» машинасы кигереп төрттерде, сискәнеп кырыйга елышкан идем, калак сөягемә ат тәртәсе башы бәрде, мине бер кытай гына кырыйга тартып алды
Менә безнең ашханә. Яртылаш җир астындагы, галерея сыманрак заллар Кимерелгәннән калганга охшаган тавык муенлы кәбестә ашы, каймаклы бөтен бәрәңгеләр янына тозлы кыяр ярып салынган сарык итле «икенче», сыек чәй, чирек ипи алдым да биш ел элек утырырга күнеккән «үз» залымны эзләп, түргә киттем. Кеше әз. нигәдер кызлар бөтенләй юк. «Минем» өстәлем буш түгел иде. Безгә геометрия укыткан «миллипипед» Гайсә белән мин Мәскәүгә киткәндә наркоматта кәгазьләремә кул куйган иптәш Әбҗәлилов утырган. Баш кактым. Әллә күрделәр, әллә юк. Почмак өстәлгә утырырга исәпләп, аларга аркан борылган гына идем. «Миллипипед»:
— О-о, мәскәүләр!— дип куйды.
— Кем ул?— дип сорады Әбҗәлилов.
йөземне генә борып, аларга тагын баш кактым
— Тиздән без аны түгел, ул безне танымас!—диде «Миллипипед» — Баеп кайттыңмы әллә — дәшмисең?—Сүзсез генә ишарәләп, ул каршында урын күрсәтте.— «Тотса Мәскәүләр якаң» шушы буладыр инде!
— Исәнмесез,— дидем, аш-суны өстәлгә куеһ һәм кул сузып Бераз гына каушап та җибәргәнмен икән, бер телем ипием ашка төште Игътибар итмәделәр, ә минем чәч төпләремә хәтле кызышып куйды, - Тешләр ялкау,— дидем мин,— ипи чәйнәргә иренәләр, чылатырга туры килә.
Көлешеп алдылар.
— Таныш бул.— диде «Миллипипед» Әбжәлиловка — Милли Мая- ковскиебыз бар, милли Горькиебыз бар, милли Комиссаржевскаябыз бар. ә бу—милли Кржижановскиебыз булыр — Ислам ИмамовНч Зәй- нушин!
(Без аны менә шуның өчен «милли»ләштергән идек.)
Тагын баш кагып куйдым. Ипием өчен бигрәк тә Әбҗәлиловтан оялдым.
— Мин сезне беләм,— диде ул күзлеге өстеннән карап — Сезнең профессор Стефанович семинарындагы бер чыгышыгызны иптәш Мө- сәгыйтов ишетеп кайткан иде, шул сөйләде.
— Әйе. мине «якташым» дип берәү бик каты котлаган иде — истә,— дидем мин «Истә» диюем бүген кулымны юмаганлыгымны искә төшерде Җитмәсә, теге кызыл күзле эт эскәмиядән салынып төшкән сул кулымны ялап алырга өлгергән иде. Торып, керү юлындагы кул югычта юып килергә хәзер соң иде инде — әле генә алар белән исәнләшеп чыктым ич
«Миллипипед» кинәт кызыксынучан, кырын караш ташлап алды Мин сезнең өчен бик шат,— диде Әбжәлилов.— Мөсәгыйтов бик мактаган иде.
— Кем ул?— дип сорадым мин уңайсызланып
Алар бер-берсенә карашып алдылар
— Өлкә комитетыннан,— диде «Миллипипед». ♦
«Туктале,— дип уйладым мин — Нигә әле мин аны һаман «милли- а пипед» та «миллипипед»? Без аны мең еллык татар әдәбияты, Тукай- 3 ның Толстойга мөнәсәбәте, Толстойның Шекспир турындагы уйлары. »• татар декабристлары турындагы кызык сөйләшүләре, Крузенштернның § дөньяны әйләнеп чыккан корабындагы татар матрослары хакындагы * ялкынлы сүзләре өчен тыела алмастай олылап хөрмәт итә идек ләбаса! Тукайны безгә вак буржуаз шагыйрь, ә Фатих Әмирханны эре буржуаз р язучы дип укыткан бер вакытта ул аларның тиздән мәдәниятыбызның х йолдызларына әвереләчәген юрый иде ич Гайсә Зәйналов бит әле ул! 2 Ә «Миллипипед» дигән кушаматы өчен миңа бурычлы икәнен белә ми- “ кән ул? һәм ул кушаматны мин аңа йөзенең чалыш дүртпочмакланып р торганы өчен генә такмадым бит
(«Кем белә,— дип уйладым мин хәзер,— теге елларда бу кушамат « аның язмышындагы фажигага билгеле бер өлеш кертмәде микән?») 3
— Хәзер нишләп йөрисез соң?— диде Әбжәлилов
— Эш эзләп. ♦
— Эш? Әллә уку... а.
— Юк, бетмәде әле,— дидем мин аныбүлеп Иртәрәк *
— «Эш» дигәч, чынлапмы дип торам е
— Чынлап. Эш. Киләсе кышта туңмас өченПәлтәлск. бүреклек бе- *
рәр эш.
— Ә!— дип көлде Әбжәлилов Шулай диләр аны! Димәк, уку бара! £
— Бара
Кузгалыштык. Саубуллаштык
— Өйләдән соң миңа керегез әле, диде Әбжәлилов, сәгатенә карап алгач. -Сәгать өчкә Берәр нәрсә уйлап табарбыз Шәт, уйлап табарбыз.
«Шәт! Моннан чыгуга, син мине онытырсың шул инде»,- дип уйладым мин.
Әмма ялгышканмын
Аның янына да, хезмәт биржасына да барып тормаган идем Биш тиен бакыр чөеп жибәрдем дә. аның «күне» күрсәткәнчә, заводка кара эшкә барып урнаштым. Торып торыр жнр дә бирделәр. Тагын нәрсә кирәк? Хәзер кайтып, апаны, аннан бигрәк тә жизнинс шатландырам Тулай торак ителгән бер мәчеттә унике кешелек бүлмә Чебен буяп бетергән лампочка. Икешәр катлы алты тимер карават Монда нке айга түзәрлек Аның каравы, әйтүләренә караганда, эш шактый төшемле булачак. Безнең егетләрнең кайберләре Донбасс шахталарына киткән иде. Мин лә алардан ки.м алмам әле Хәер, миңа артыгы кнрәкмәс тә Бары тик бүрек белән пәлтәлек, шуңа өстәп, кышлык акча '
Хәзер инде Әбжәлилов янына баруның хажәте юк Алай да. көтеп торса, яхшы түгел дип. Кремльгә киттем Юл өстендә ике өчпочмак белән тамак ялгап алдым Сәгать дүртенче яртыда Әбжәлилов бүлмәсенә барып кердем Ул телефоннан сөйләшен тора иде. трубкага «Гафу итегез!»— диде дә стенадагы идәннән түшәмгәчә житкән сәгатькә караш ташлагач, миңа каршы атлады Мин акын. мин кергәч. «Гафу итегез!» дип. телефон трубкасын куюын аңлап житкермәдем. чөнки үземне кемдер телефоннан сөйләшүен бүл терерлек хәрәкәдә көтәләр дер дип уйларга мәжбүр итә алмадым Әмма мине гаҗәпләндерердәй нәрсә бу гына түгел икән әле
— Бу пунктуальсезлегегез бүтән кабатланмасын,— диде ул. Ни әйтергә белмичә аптырап калуыма һичнинди игътибар итмәстән, мине тышка әйдәде.
«Булышуың бик кыска булды синең!»— дип уйладым мин килгәнемә ( үкенеп — Кемгә хаҗәт соң мин? Наркомат кешеләренең синең кышкы i пәлтәле һәм бүрекле булу-булмавыңда эшләре терәлеп каткан ди!»
Ә Әбжйлилов, озынча залның түрендәге күн тышлы биек ишеккә ишарәләп:
— Ул сезне көтә,— диде.— Болай да соңга калдык.
Көне буена бер тапкыр да юынмаган килеш — нарком янына! Йө. гереп чыгып китсәм, һичшиксез бөтен шәһәр белән эзли башларлар кебек.
— Исәнмесез,— дидем мин алга узып, арттан кереп килүче Әбҗә- лиловка әллә нинди куркынычтан йолып алуын үтенгәндәй карап. Ул ишекне ябып куйды, миңа чигенергә бернинди дә юл калмаган иде инде. Колак төбемдә генә:
— Исәнме, энекәш!—дигән бер колач тавыш яңгырады. Чигенеп куйдым, әйтерсең өстемә киселгән агач ава иде.
— Исәнмесез,— дидем мин тагын, әле күрмәсәм дә, алга таба кулымны сузып.
— Әйдә, утыр,— диде минем кулымны кыскан салкынча кул.
Каршымда артка тараган чал чәчле, кара куе кашлы, борынына зәңгәрсу һәм ал кан тамырлары җәелгән, зур түгәрәк күзле һәм арыган чырайлы бер абзый басып тора иде.
— Рәхмәт.— дидем мин кымшанмыйча аягымда басып калып
— Утыр, утыр,— диде ул, Әбҗәлиловка карап, аңа да, миңа да түрдәге өстәл алдына кара-каршы куелган ике кәнәфине күрсәтте.
— Менә шул инде ул,— диде Әбжәлилов һәм сул якка утырды, ә мине җиңелчә генә уңдагысына этәрде.— Утырыгыз, Ислам Имамович.
— Гафу итегез, көтмәгән идем...
— Ә мин көттем,— диде нарком, аяк өсли калган килеш миңа югар- тыннан карап.— Эш эзлисезме?
— Таптым инде. Заводта.
— Җиңел эш эзләмисең икән.— Ул, урынына узышлый, Әбжәли- ловка карап алды.— Аннан чыгарга туры килер, Зәйнушин. Без сиңа тагын да авыррак эш табып куйдык.. Пәлтә белән бүреклек булыр ке. бек. Безгә ярдәм итәргә телисеңме?
— Ярдәм?— Кайда утырып торганлыгымны онытып, башымны артка ташлап көлеп җибәрдем.
— Менә хәзер сөйләшергә була!— диде ул елмаеп.
— Төшенеп җитмим, иптәш нарком.
— Димәк, синеңчә, вак су станцияләре төзү үзен акламый? Синеңчә, эшче-крестьян власте үзенең вакытлы түгеллеген бөтен дөнья алдында раслады, димәк, аның кулы тигән бер генә нәрсәдә дә вакытлы дигән тамга ятмаска тиеш... Шулай дип сөйләдеңме?
Төкерегемне йотарга да куркып, башымны кагып куйдым.
— Моны хәзер дә кабатларга әзермен,— дидем мин кызган телемне корыган авыз куышлыгында көчкә әйләндереп.
— Ә Ленин алай димәде ич. Әгәр, диде ул, без бүген йөз мең трактор эшләп чыгара алсак, крестьян бөтен җ£ны-тәне белән коммунизм яклы булачак.
— Трактор белән инеш суы станйиясе...
— Бүген егерме... хәтта унбиш мең вак электр станциясе корып, Россиядәге барлык крестьян өйләренең өчтән берендә генә булса да Ильич лампалары кабыза алсак, бөтен крестьян коммунизм-өчен җа- нын-тәнен кызганмыйча утка керәчәк.
— Мәңгелек станцияләр корсак, без бар Россияне электрлы итәр идек Коммунизмның киләчәге шуңа бәйле Бу шулай булачак та,— дидем мин, теге семинарны искә төшереп һәм шуңа таянып.
— Булачак. Әлбәттә булачак.— Нарком, урыныннан торып, стенадагы без табынган ГОЭЛРО планына карап торды — Ләкин киләчәктә- — Ул яңадан урынына килеп утырды — Ә крестьянны коммунизмның ♦ киләчәгенә кадәр социализмның җиңәчәгенә без бүген ышандырырга з тиешбез, Ислам Имамович Ә бу синнән һәм синең шикелле меңләгән яшь специалистлардан тора. «Ислам Имамович, ди бит Нәрсә бу— ми- •" не санга сугып олылаумы, әллә салкын мөгамәлә билгесеме?»
— Тәкъдимегезне аңладым,— дидем—Тик мин начар лектор £
Ул көлемсерәп куйды. “
— Без сиңа авыллар буенча коммунизмны пропагандалап йөрергә “ кушмыйбыз.— Ул, торып, Татарстан картасы каршына килеп басты. < рам читендәге бер чсмәкне борып жибәрде Картада унлап лампочка ж җемелдәп кабынды.— Болар — шушы елларда авылларда төзеләчәк су Е станцияләре.— Ул карамыйча гына картаның урта бер жнренә күрсәт- н те.— Менә монда бер иптәшебез эшкә керешкән иде Биш көн элек ® үтерделәр.
— Үтерделәр?
— Халыкка ут һәм нур илтүчеләрнең беренчеләрен еш кына үтерә- о ләр Прометейдан башлап безнең шушы иптәшебезгә кадәр Ләкин *“ аларны алмаштыручылар күбрәк туа Син бәхетле кеше, Ислам Има- * мович — син шуларның берсе була аласың. Килештекме’ - Ул иңбашы а аша миңа борылып карады
Ә мин, аның карашыннан куырылгандай, иңбашымны җыерып е куйдым. <
— Вакытлыча гына,— дидем мин ни әйтергә дә белмәстән
— Вакытлыча?—Тынлык.—«Вакытлыча!» Син үз-үзеңә каршы ки- «
ләсең, энем. *
— Кечкенә станция Тик гадәттә вак эшне тавык та чүпләп бетерә алмый торган була. . Укып бетерәсем дә бар бит, иптәш нарком
— Онытма, бездә хәзер эшнең— вагы, үлемнең кечесе юк. Вак эш. вак Пәлтәлек, бүреклек Ризамы?—дип сорады ул кинәт кенә
Мин дәшмәдем.
— Димәк, риза. Рәхмәт.— Ул, Әбҗәлнлов тотып кергән папканы алып, миңа сузды — Монда Рамазановнын элекке иптәшебезнең кайбер сызымнары Өлгерә алганы кадәресе Урында ачыклап ботереп, исәп-хисап ясар өчен сиңа күпме вакыт кирәк?
— Әйтүе кыен
, — Алай да?
* — Бер айлаптыр
— Станция быел салынып бетәргә тиеш Югыйсә, синең кышкы пәльтәсеэ, бүрексез, ә авыл кешеләренең утсыз, ә безнең коры сүз бс ләп калуыбыз бар — Ул урынына барып утырды, өстәл тартмасыннан кара төребкә алып, аңа ашыкмый гына тәмәке тутырды, кабызып, тирән итен суыргач:— Сиңа — ун көн,—диде — Проект һәм смета белән көтәм Хәер, смета синең үзең өчен генә кирәк булачак
Әбҗәлнлов урыныннан торды, китәргә вакыт икәнен аңладым
— Хушыгыз,— дидем мин t
Нарком ишеккә кадәр озата барды
— Ә мин хушлашмыйм, Ислам Имамович. Очрашканга кадәр.- днДе уЛ _ Уңышлар телим, энем Аннары Рамазановны кем үтергәне билгесез. Әлегә билгесез. Шулай булгач
— Аңлыйм,— дидем мин.
Нарком бүлмәсенә битем-кулым юылмаган студент булып кердем Ә чыкканда? Әбҗәлнлов язып биргән, ә нарком кул куйган таныкнамә
дән укып, үз-үзем белән исәнләшәм: «Исәнме, су электр станциясе төзелеше начальнигы!»
«Начальнигы»! Ха-ха, кызыл күзле эт! Аңладыңмы?
Апаларга кайткач, ман исе сеңгән гомуми кухняда Рамазановның биш битле мирасын карап чыктым. Сүз бары тик бер динамоны әйләндерерлек турбиналы станция төзү, шул турбинаны әйләндерерлек су җыярга плотина буу, ике ташлы тегермән салу турында иде. «Әйе, ГОЭЛРО түгел»,— дигән нәтиҗәгә килдем мин. Моның өчен генә кеше хәтле кеше үтереп була микәнни? Ә бәлки аны станция өчен үтермә- гәннәрдер, ә шул станцияне төзергә килгәне өчендер?
IV
Мин килеп төшкән авыл табигатенең матурлыгын, сурәтләргә кыенсынам Фасылына килешле йомшак, тыйнак, саф, боек табигать, һәр- кайда тынлык.
Тынлык гадәттә алдаучан.
Миңа кадәрге «Су электр станциясе төзелеше начальнигының» үлеме бу авылга килеп төшкәнче үк миндә күп фаразлар уяттьг Аның чигәсенә атканнар. Көтмәгәндә һәм искәрмәстән терәп. Болай иң явыз дошман гына эшли ала. Гражданнар сугышын яшен шикелле аркылыга-буйга иңләп кайткан кеше үзен бүтәнчә үтертергә юл куймас иде Уяулыгын югалткан Сизгерлеген. Сәбәбе? Мөгаен, бер динамолы станция коруны ул да. минем шикелле, вак эш дип санаган, дошман игътибарын җәлеп итәрдәй әһәмиятле түгел дип белгән. Димәк, нарком хаклы? Кемдер Ильич чаткысы өчен крестьянның үз җанын-тәнен кызганмыйча утка керүен теләми? Кемгәдер ул чаткының кабынмас борын сүнүе кирәк.
Мин уйлыйм, уйлыйм, уйлыйм... Чөнки мин яшь әле. Минем яшисем килә. Минем яңа пәльтә, яңа бүрек киеп йөрисем килә. Яна пәльтә һәм бүрек кигән килеш кызлар белән сөйләшүе җиңелрәктер дә, рәхәтрәктер дә Билгеле инде, яңа пәльтә һәм яна бүрек бик җылыдыр ул. ’
Пәлтәлек, бүреклек акча эшләү алай тиз генә мөмкин түгеллеген биш көннән соң ук аңладым Көенмәдем түгел. Ихтимал, көлкедер дә. Пальто һәм бүрек кирәк булмаса, бу эшкә керешмәс идем ич әле! Эре эш вак хыялдан да башлана икән Олы елга инештән башланган шикелле...
Пароходтан Балык Бистәсе пристаненда төшеп калуга, райкомга кереп, мөһерле пакет тапшырдым. Моны Әбҗәлилов кушкан иде. Райкомнан бер вәкил биреп, ат белән озатып куярга булдылар. Әмма мин ялгызым җәяү генә киттем.
Авылда мине элеккеге алпавыт йортына — икенче катка урнаштырдылар Беренче каттагы залны клуб, уку ызбасы иткәннәр Икенче катта авыл советы. Бер бүлмәне Рамазанов өчен бушаткан булганнар, мине дә шунда керттеләр. Димәк, аны төнлә, караңгы тәрәзә каршында уйланып утырганда түгел, ә шушында, икенче катка менеп, бүлмәгә кереп үтергәннәр икән. Өстәлгә капланып яткан көенә тапканнар. Ишекнең эчке келәсе нык. Төнлә ул аны белгән кешесенә генә ачар иде. Юк, ачкан. Тагын сорау: дошманмы, яхшы белешме? Димәк, ул аның дошман икәнен белми ачкан. Ярты төн җиткәндә, үзе ишек ачып керткән үтерүче аңа яхшы таныш булгандыр. Ярты ‘төн җиткәндә, чөнки шу- ңынчы җыелыш, аннары яшьләрнең уены булган. Җыелышта каралган мәсьәлә — станция төзү.
Боларны авылга килеп төшкәнче, районда ук белешеп кайттым. Ә монда — бу хакта ләм-мим. Берни белми дип санасыннар. Биредә со- рашынсам, курка калган дип уйлаулары бар. Үтерүче дә сагаймасын.
Ә халык Рамазановна да, миңа да алмаш киләчәген белеп, ышанып торсын
Шәмәхә кара таплары белән чуарланып беткән яшел бумази материяле өстәл янында утырган чулак милиционер белән исәнләштем.
— Каһир Сафин кайда?
• — Председательме? Туйда ул. ♦
— Туйда... 3
— Чакыртыйммы?
Кирәкми,— дидем мин. Сез — Идрис Ярмиевме?
— Әйе,— диде ул басып.— Мин сезне көтәм, көтәм... Б
— Юктыр. Мин сез көткән кеше түгел.
— Казаннандыр ич? “
— Казаннан. Рамазанов урынына. Мине дә үтерсәләр, сезгә эш ар- “ тачак.’ х
— Шаяртмагыз әле. Казаннан тикшерүче килүе ихтимал дигәннәр 2 иде, сезне шул дип торам “
— Нинди туй?— дип сорадым мин бу хакта сүз беткәнгә ишарәләп.— S Килен шәпме соң?
— Бөтенесе бер иш. с
— Сафин «ишеләргә» генә бәйләнмәстер. Зәһ-һәр егет диделәр £
— Өйләнүче ул түгел Укытучы Ширәмәтов.
— Сезне дәшмәдемени?
— Дәште. *
— Эш күпме? “■
— Эш бүре түгел, урманга качмас иде. е
— Алайса ник бармадыгыз?—Мин тимер сандыкка барып утырдым. *
— Ул... кулак кызына өйләнә. u
— Кулак кызына? Ә сез ни карыйсыз? _
Ул кулын җәеп җибәрде. «Нишләтмәк кирәк?» диюеме?
— Ә Ширәмәтов комсомол. Белмәссең, үзе ул әүвәлгеләрдән
— Нинди «әүвәлгеләр»?
— Шушы йорт хуҗасының оныгы.
. — Шикләнәсезме әллә?
— Болай.. шәп егет үзе Театр оештырды. Ызбага радио ясап куйды. Кешеләргә гәҗитләр укый Пөз егерме стакан сатып алган, өч литрлы банкы Чәйханә ачарга җыендыңмы әллә дип көлсәк. Бактың исә шул радиога аккумулятор ясарга икән Башлы егет! Тик тормый
— Бәлки контрадыр?
— Бер дә сизелми алан
— Кулак кызына өйләнүе дә сизелмиме? «Шәп егет»! Шәп булгач, туена да барырга иде. Баш кода булып!
Бераз арттырып җибәрдем бугай, ул түшәм бизәкләрен күзли башла ды Ә түшәм матур иде яшел җирлектә бронза төсендәге затлы бизәк
— кызы дигәч тә... ул кыз беләсезме кем? Дөньяның астык өскә әйләндереп йөргән кыз ул Колмакка каршы.
— Кызык туй.— дидем мин.— Алпавыт оныгы — комсомол, кулак кызы — Колчакка каршы. . Кияве дә шәп. кызы да... Бер Рамазанов кына юк.
— Алар бик кайгырышты.
— Кайгыларын тун белән басалармы’ Авыл советы председателе белән бергә Район милициясе башы гына җитмидер шул Казаннан көтеп ятасыз. Ә килмәсәләр.
— Сез урнаштыгызмы әле?—дип сорады ул.
— Өлгерермен
' — Минем китәсем бар иде.
— Хушыгыз,— дидем
49
Ул чыгып китте. Уңайсызланып куйдым. Катырак сөйләштем ахрысы. Куып чыгарган ише ич инде- бу. «Начальник» имеш! Кем начальнигы? Инеш суыныкы. Ә су ага да ага.
Кинәт миңа тирләгән көйгә бер тәпән салкын су койган шикелле булды «Әллә бу әллә бу — козгыннар туемы? Корбаннары өстен- | дә?»—дип уйладым. Кемгәдер:
— Козгыннар туй итә, ә сез кышкы чебен шикелле ике тәрәзә арасында йоклап ятасызмы?!—дип кычкырасым, бар гайрәтем белән өстәлгә китереп сугасым килде Тик сизеп торам: беркемгә дә бәйләнерлек сәбәп юк — туй итәләр, барысы да ал да гөл Ширәмәтов «шәп» булмый нишләсен? Начарлыгын күсәк итеп, күрәләтә болгап йөрсенмени? Чылбырсыз эт көндез өрми Комсомол. Гажәп— нигә аңа бәй. ләнәм әле мин? Ни хакым бар? Алай дисәң, әнә — этне эткә тарткан! «Шәп» икән, нигә гади кызга өйләнмәгән?
Уйларымны бүлеп, егет җиләне кебек гайрәтле җилпеп, ишекне ачтылар
— Менә мин! Каһир Сафин!—диде кергән кеше, кепкасын салып, пинжәгендәге тузанны каккалады.— Кунак бар икән.
— Алайса, әйдәгез, керешәбез,— дидем мин.
— Нәрсәгә?
— Кунакны сорау белән сыйламыйлар.
— Янгыр килә,— диде ул, киң тәрәзә төбенә йонлач, зур куллары белән таянып, сары кашага астыннан югартын карап алды — Сәбәбе бар.
— Нәрсәгә?— Бу юлы сорауны мин бирдем.
— Кунак хуҗаның ишәге — сорау тыйнаксызлык.
— Ә сәбәбе минме, әллә яңгырмы?
— Икесе дә... Димәк, Рамазанов урынына?
— Аның язмышын теләмәс идем. Бигрәк тә җәй башында кабергә керәсе килми.
— Ә мин Рамазановны костырам әле.
— Кемнән?
— Без капчыкта ятмый ул.
— Без капчыкта ятмаса да, Рамазанов кабердә ята.
— Авыр туфрагы җиңел булсын.— Ул урындыкка утырды, аның авырлыгыннан урындык шыгырдап куйды. Аннары кесәсеннән ачкыч чыгарып, өстәлнең сул ягын ачты һәм кәгазь бөкеле шешә белән касә алды — Яңгыр алдыннан, ә? Арылды, йокы килә.
— Рамазановны да шулай « йокладыгызмы»?
— Мин аларга лава оештырам әле!..
— Лава?
— Белмисеңмени? Кавалерия атакага җиңәр өчен лава белән бара Кытыклыйм әле мин аларны—мәетләр каберләреннән чыгарлык итеп.— Ул китек касәгә шешәсен туп-туры кире каплап, аракы агызды, миңа сузды — Килүең белән. Рәхмәт сиңа.
— Мин эчә алмыйм,— дидем,— туры килгәне юк.
— Ирексезләмим,— диде ул, касәне бер тын белән эчеп бетерде дә шешәне тагын бөкеләп куйды Торып, түрдәге ике тәрәзәне дә ачып җибәрде.— Аздылар!— диде ул каядыр йодрыгын күрсәтеп.— Бугазларыннан алмый торып, берни чыгасы юк.
— Станцияне әйтәсеңме?
— Башта колхоз оештырасы иде, аннары — станция. Менә шунда йөгән киертер идем мин кайберәүләргә Тәртәгә генә керсеннәр Кайгырма!— диде ул иңбашыма авыр кулын салып.— Авызлыкка риза булмасалар. явызлык ашарлар, шулай бит?
— Белмим, минем эш — станция. •
— Әйдә, башта ашап килик әле... кем...
— Ислам ЗэЯйушин
— Иманнарын укытырбыз әле, әйеме?—Ул башын артка ташлап көлеп җибәрде дә кыл түбәсенә төймә тагып куелган соры кепкасын киде — Әйдә, ач кешенең ачуы яман
Ашарга Идрис Ярмиевләргә кайтырга сөйләшкәннәр икән — шунда киттек Салам түбәле, усак, юкә. имәннән буралган йорт Карлыгачлар, чыпчыклар буяп бетергән тәрәзә йөзлекләре Чоланлы өйалды Кырып юылган идәнле һәм сәкеле тәбәнәк бүлмә Җиз самавыр, чәчәклр-ча- чаклы пәрдә, кашагалар. тәрәзә төпләрендә кына гөлләре, сәкегә аяк бөкләп утырган. кара бәрхет түбәтәй кигән әтине һәм иңенә ак шәл япкан әнине күрермен, аларның чәй тәлинкәсенә өрә-өрә гәпләбгеп утыруларын ишетермен дигән татлы бер хыял томаны эчендә уралып калдым Тел очым- кызышып китте. Кечкенә чагымда чатнама суык кыш көне капка келәсенә телемне тидереп алгандагы кебек Әйе. нәкъ безнеке шикелле үк өй, тик әти белән әни генә юк Хужабнкәнен ачык чырай, көр күңел белән каршылавы гына таныш Әнинекенә охшаш. Күземнән яшь бәреп чыкты Ишегалдында комганнан юынып кына керешебез, әле сөртенмәгән идек, битне пешереп төшкән икс яшь бөртеген су тамчылары йотты
Апа табак тулы бөтен бәрәңге, тирләп торган салкын чүлмәк белән сөтле катык, ярты бөтен арыш ипне китереп куйды Каһир белән Идрис абый аякларын бөкләп сәкегә утырды, мин — урындыкка Яныбызга «пуф» итеп торган жиз самавыр да менеп кунаклады. Самавыр капкачы астыннан ап-ак йомыркалар килеп чыкты Салкын сулы чүмечтә йөздергәннән сон, хужабикә аларны берәм-берәм алдыбызга тәгәрәтеп жибәрдс. Кыстый-кыстый ашаттылар. Ян тәрәзәләр арасындагы стенадан безгә саргайган фотолар, түр стенадан Сталин портреты, чаршау артыннан нке кыз. бер малай карап торды Табынга үсмер малайлары да утырмады: ул ишегалдында өч җәпле агач сәнәк ясап маташа иде Ясап бетергәч, озын саплы сәнәкне абзар түбәсенә кадап куячаклар: кош сөяге кебек жиңел булсынга Тиздән печән өсте җитә Мин болар- ны онытмаганмын икән әле
Ашагач, күңел күтәрелде, өчәүләшеп инеш буена төшеп киттек. Станция урынын Рамазанов авыл уртасыннан сайлаган Чирәм катыш каз үләне белән капланган урамны аркылы чыгып, читән тыкырыктан төштек. Читән буенда кара Кучкыл яшел кычыткан, көмеш һәм кара әрем, тузганаклар, табак-табак әрекмән, кыл уртада бер генә кеше ба. сарлык чип-чиста сукмак читән артында инде чәчәккә бөреләнә башлаган бәрәңге, нәзек көнбагышлар, черетергә өелгән быелгы тирес өемнәрендә кабак үсентеләре, бәрәңге арасында суган түтәлләре
Кулларын каш өстенә куеп, безне хатыннар карчыклар карап кала Идрис абый, туктый-туктый. аларга нидер дәшә, ул арттарак Мөгаен, мине сорашалардыр Ә мине яшәү рәхәтлеге басты. Бөтен күңелемне изрәтүче ниндидер җыр ншетәм сыман Тар тыкырыктан су буендагы тугайга килеп чыккач, күптән очратмаган дус ишне күргәндәй, куллар ны җәеп җибәрәсе килде Әйләнә-тирә дөнья белән кушыласы, шунда эрисе иде Үземне тирән йокыдан уянган итеп тойдым Тик нидәндер чигенсснәм, күкнең көньягында яшелләнә башлаган болытлар кебек, күңелемне ниндидер шом баса башлады Минем мондалыгым чын түгелдер. боларны ниндидер бер рәсемдә яки театрда гына күрәмендер шикелле.
— Менә шушы төш. диде Каһир, тирән ярлы инеш буена килеп туктагач
Төбе аксыл үзле балчыклы, яшькелт сулы инеш, текә борылыш ясап авылга таба каерылган урын Тоба Теге якка чыгар өчен аркылыга икс тал агачы кисеп салганнар Агачны суга чупылдата-чупылдата. предсе датель аргы якка — инешкә кушылган тирән ярлы ерганакка кереп
китте. Сөзәгрәк урыннан югары мендек, түфлине салып, торфлы туфракны кактым, оекларымны да салып куйдым. Җиргә яланаяк басмаганга ни гомер икән инде.
— Я, Каһир, кая, ничек салабыз?
— Эшкә килгәндә, син мина иптәш Сафин дип кенә дәшсәң дә ярын.
— «Дип кенә»!— дип көлдем мин.
— Нигә ыржаясың? Синең шикелле кешеләр миңа «иптәш» дип әй-дәшсә. сиңа файда гына ич. Абруй четерекле нәмәрсә ул.
— Аңлашылды: сине тыңласалар, мине тыңлыйлар да тыңлыйлар, шулаймы?
Көлүдән чак тыелып, күн пинжәгемне салдым. Каһир аны капшап карады
— Ошаса, ки!—дидем. Икс дә уйланып тормадым. Нарком хәтле нарком жибәргәч, яңа пәлтә белән бүректән дә артып калыр әле.— Монда фантазияне эшләтеп була!—дидем мин ярларны күздән кичереп.
Идрис абый шырпы шикелле дөрләп китте:
— Рамазанов, мәрхүм, анау төшкә буа буарга уйлаган иде,— дип башлады ул гарип кулын бөтен озынлыгына алга — тоба башланган якка сузып.— Ә ерганакка — стансы. Субайлар өстенә.
— Кулың нишләгән иде?— дип сорадым мин.
— Нишләсен... Ул минем ни сораганымны аңламый торды.— Ә. кул-мы? Үзем.— Тешен кысып һәм шадра йөзен җыерып, ул балта чапкан хәрәкәт ясады.
— Ялгышмы?
— Уйнап,— диде Каһир.
— Балта беләкмени?
— Кашык белән,— диде тагын Каһир
— Ярар, ташла,— диде аңа Идрис абый.— Кылыч белән.
— Үзеңме?
— Үзем кулны кисмәсәм, башкалар башны кисәсе иде — шул.
— Кем?
— Басмачылар Фрунзега пакет илткәндә.
— Нинди пакет?
— Кызлар сәламе,— диде Каһир җитди йөзенә бер тамчы да елмаю чаткысы чыгармыйча.
— Кем белгән?—диде Ярмиев.— Минем эш илтеп бирү.
— Тапшырдыңмы соң?
— Тапшырмаса, ул әллә кайчан аллаһы тәгаләгә пакет апкиткәние инде,— диде Каһир.
— Тапшырмый ярамый торган пакет иде ул... Басмачылар эзгә төште. Атны үтерделәр, елан шикелле, тау-таш арасына качтым. Табып кара — ястык мамыгына кереп качкан борча белән бер. Шунда бер таш кузгалып, кулны кысты. Тырнак астындагы кандала хәлендә калдым. Шуннан — Идрис Ярмиев, җирәнгән сыман, йөзен чытты.— Ике чабуда . Әллә кул иде, әллә карт әтәч муены...
— Шуннан?
— Шуннан.. — Ул исән кулын лобогрейка канатыдай өстән айкап, үзе борылмыйча гына артка изәп җибәрде.—Менә бу турыдан стансы- га канау җырасың, анау тупыллар арасыннан...
— Ә пакет?
— Шуны сургычлаган җепне чишеп, беләкне бәйләп куйдым. Тик бит пакет ачык?! Кем укыган? Дусмы да дошманмы?.. Духтыр беләктәге җепне чишеп күрсәткәч кенә ышандылар.— Ул тагын тупылдарга таба борылды — Урта бер җиргә — шлюз.
— Ә тегермәнне?
— Телибез икән — ходай тәгаләнең култык астына. Токны тимер-чыбыктан хет айга суз. Баганаң гына җитсен.
— Болармы кем әйтте?
— Рамазанов. Юныс кордаш, авыр туфрагы җиңел булсын.. Ә тегермәнне тау башына салабызмы? Ул авылның урта урамы барып төртелгән тауга ишарәләде.
f — Җил тегермәне түгел ич
— Булса соң!
... “ тауның теге ягында— Брынка, урыс авылы, диде Каһир.— Шуларның күзен ут итәсе килә аның
— Ник?
Өченче сл Степан дигән байларның ике ташлы су тегермәнен тартын алдылар Хәзер борыннарын чөйделәр Элек күбесе безнең тегермәнгә йөри торганые.
- Үзләренеке була торыпмы?
- Степан кыйммәт каера торган иде Аңа беренче тирең генә ярамый, җиденчесе кирәк.
— Рамазанов станциягә уңай урын тапкан
— Уңай.
Буа буасы урыны тар Канау казыйсы җире үзле балчыктан, су ашамый торган Станция утыртасы чокыр тирән, турбинадан чыккан су инешкә аксын өчен өстәмә казу Ишләре белән мәшәкатьләнәсе юк.
Сыңар кулын гайрәгле селтәп, Идрис абый:
Тик монда салырга ярамый,- диде
Рамазанов шушында сайладымы соң?
— Шушында.
- Уңай урын лабаса
Ярамый
— Үзең кодалыйсың
Чибәр шайтан кызына өйләнер идеңме? диде Каһир
- - Бусы нәрсә тагын?
- Юк, өйләнер идеңме?
— Шайтанның чибәре булмый
Кинәт ул шаркылдап көлеп җибәрде.
— Күргәнең бармыни?
Хатамны төзәтергә ашыктым
— Шайтан гомумән юк.
— Кәләш никадәр чибәр булмасын, акыллы егет әүвәл аның килмә гән җире юкмы икәнен тикшерә Шул менә, онытма чибәр шайтанга өйләнмиләр.
— Станцияне шайтаннар төземәс шул, үзебезгә туры килер
— Менә, менә, менә! Кара монда корабыз икән, ярты авыл диңгез буенда кала, яртысы далада Авылның йөзе өтекләнә, җаны урталай киселә.
— Сезгә электр кирәкме, әллә
— Безгә хәзер үзебезнеке тиешле бөтен нәрсә кирәк Мин монда гомерлеккә. Мин монда яшим
— Бу аргумент түгел Ун көндә исәп-хисап эшләрен төгәлләп керешергә үк кирәк.
— Ә шайтан бар монда!— диде Каһир
— Чибәрме соң?
— Кара буа буасы урын тар, хак Кызлар биле шикелле. Тик бнт кызлар билдән генә торса да яхшы түгел Аларнын хнкмәтс киңрәк җирләрендә. Буа да шулай Монда бөтен җир тар Хат мәле генә яңгыр явып ташласа? Буаңны шундук ялман йота ич, артык су тотарлык урының юк Аннары язгы ташуда бу ерганактан аккан су станцияне нишләтә? Итәге астына керә дә. хуш. сау бул. кодача! һәр нәрсәнең үз шайтаны бар. Күрмәмешкә генә салынабыз
А Р ф ЬОДАЙ ЬӨРТЕГЕ ҺӘМ ТЕГЕРМӘН ТАШЫ
' _ үз тәнебездә йөрткән үлем скилетын күрмәмешкә салынган шикелле,— дип өстәде Идрис абый.
Кичә генә мин гади крестьянны бүре өере артыннан тузгып калган тузанның басылуын сабыр гына көтеп торган, кая таба барырга икәнлеге шунда күренер дип көткән, һәркайсы үзенә аерым һәм ялгыз төлкеләргә тиңләгән идем. Ак түбәле фуражка, брезент каеш белән билен буган гимнастерка, галифе һәм кирза итек кигән ябык Идрис абый да, аягына молотилка ремененнән кисеп, шуңа кирза өслек тегелгән һәм кырыйлары чачакланган сандал кигән Каһир да мин күзаллаган крестьяннарга туры килми иде; Бер-берсенә бәрсәң, чатнап ут чыгарлык чакма ташлары.
Ә авыл — минем аңымның караңгы бер почмагына сыенган карт һәм юаш бер песи. Кабер ташы шикелле авыр басынкылык, кисмәктә озак торган су сыман торгынлык, үзенә нигә кирәклеген дә белмәгән законнарга сукырларча буйсыну. Түрдәге сәкедә туып, шунда иң күбе чүпрәк курчак яки бәрәңге ат белән уйнауларын тора-бара шул ук сәкедә мәхәббәт уеннарына алыштыручы, шушында ук үзләренә ике тамчы су шикелле тиңдәш балалар табып, аларның исәнлеге өчен калтыраучы. иреннәренә соңгы тамчы су тигәнен сизми дә калып үлүче кешеләр Аларның бер яктылыктан икенче яктылыкка, бер караңгылыктан икенче караңгылыкка күчкәнче корама юрган астында,һәм, вакыт- вакыт тышлыгы алыштырылып юылса да, сүрүе, бигрәк тә мамыгы бер буынның ярты гомергә җитә торган ястык-түшәктә ятулары; кайгырып елаулары яисә шатланып көлүләре; бала бишеге тирбәткәндә җырлап көйләүләренең мәет күмгәндәге елап көйләүләре белән аерылгысыз-лыгы. Сука белән җир сукалаганда, чабагач белән ашлык сукканда, пычак белән мал суйганда, уклау белән камыр җәйгәндә, мунчала белән идән юганда һәрвакыт һәм һәркайда маңгай бер төрле тирли, баш бер төрле уйлый — тамак тук булсын! Әмма бу бИт әле җиде күкнең идән астында адашып йөрү генә.
Мин шулай дип белә идем.
Авылга бүтән кешеләр хуҗа икән — Каһир Сафин, Идрис Ярмиев кебекләр. Алар тормыштан мәгънә эзли. Алар киләчәкне күрә. Алар үзләре дөрли, тормыш учакларының да дөрләп торуын тели. Алар хәерчелектә һәм мәхрүмлектә чукрак балага җыр җырлагандай мәгънәсез үткән авыл тормышының баш очына мәңгелек лампочка элеп куячак- ларына ышаналар, югыйсә «Брынка кешеләренең күзен ут итәргә» бу кадәр дә атлыгып тормаслар.
Ә сүз вакытлы су электр станциясе хакында гына лабаса. Минем пальто һәм бүрек алыр өчен эшләп торуым да вакытлы. Ахыр килеп, гомер дә вакытлы. Бар да вакытлы.
Әллә минем бу авыл кешеләрен кызгануым, алар тормышын бәхетсез, караңгы, рәхәтсез итеп күрүем ялгыштыр? Бу минем күктәге бер йолдызга карап:
— Анда кешеләр бар микән?—дигән сорауга:
— Бар, ләкин алар ничек ерак яши, мескеннәр!— дип җавап бирүем ише түгелме соң? Чиксез галәмнең кайсыдер читендә (менә тагын — «читендә». Ә нигә уртасында түгел? Бәлки галәмнең читендә без үзебез торабыздыр? Әмма үзебезне кимсетмәү, үзебезне иң. югары цивилизация вәкилләре итеп күрү өчен без үзебезне дөньяның кендеге дип хис итәбез, эгоистлар!)... әйе, чиксез галәмнең кайсыдыр... ноктасындагы тереклек ияләрен Җирдән ерак торганнары өчен генә мескен дип атаган шикелле, шәһәрдән читтә — уңайсызлыкта, хәерчелектә яшәгәннәре өчен генә бу авыл кешеләрен бәхетсезләр сурәтендә күзаллавым ялгыштыр Идрис абыйлар тормышы турында караңгы төсләрдә уйлавым өчен мин үземне гаепле санамыйм, чөнки минем башка килгән фикерләр, кайры астындагы кортлар сыман, аларның башын да кимерәдер.
рак булыр. Тик авыр эш явыз хатын түгел, без аннан курыкмыйбыз да, ф җирәнмибез дә.
ө
Алар күрсәткән урында инеш, тәкәббер сарык тәкәсе сыман, тауны * китереп сөзгән дә, башы түнеп, бер урында әйләнгәләгәч, авыртуына >- түзә алмыйча, кинәт авылга таба сикергән шикелле Инеш маңгае бе- н лән тау бәрелешкән жирдә кантар-кантар ак ташлар актарылып кал- ® ган: гүя тәкә маңгаеннан чәчрәгән ми кисәкләре кояшта катып, ташка « әйләнгән. Авыл урнашкан тау нтәге буенча тигез тугай калдырып, инеш туры барган жиреннән тау артына кача Шушы урында аның ярлары I киңәеп, суы күбәеп киткән Гүя тау нтәге астында үзенең тәкәбберлеген жиңгән су кызы белән кушылган да. инде үзенең тәртипсез малай чагын сагынып утыручы уйчан ир кебек, ял итә. Ярсулар басылган, дәрт сүнгән, инде тау-ташлар сөзә-сөзә мөгез ныгытасы юк. Хәзер бар көче тирән суында
Шушы урында аның биленә буа буганнар Шушында ук иске су тегермәне тора Ул артын чөцкәйткән килеш, ярда кер чайкаучы юан хатынны хәтерләтә шикелле Тегермән урнашкан чокыр, бөтен яктан карт тупылдарга уратылган, күренми дә
Авыл өйләре моннан ерак, карга ояларыдай кечерәеп күренә Бер йортның капка төбенә кеше җыелган Иң биек йорт Ике катлы Анда шау-шу, көлү, кычкыру, карлыккан гармун тавышы
— Әһә, туй башлана,— диде Каһир
Җирдә үзенә корбан күзләгәндәй, карашны ниндидер тылсымы белән ияртеп, зәңгәр рәшә диңгезендә ялгыз тилгән әйләнеп йөри Кояш әлсерәткән һәм торган саен җәелә барган болытлар күләгәләгән бар дөньяның кендеге кебек
— Теге нинди йорт ул?— дип сорадым мнн яр өстендә агарып торган ике катлы ак бинага ымлап
Каһир көлеп җибәрде:
— Бая гына шуннан чыктык ич Икенче катында син торачаксың Морзадан ким булмассың әле. .
9 Нинди морза?
" — Алпавыт Татар алпавыты Шушындый имение тоткач, патшаиын артын теле белән ялаган инде ул
Аның «үз тәнебездә үлем скилетын күрмәмешкә салынган шикелле» диюе әнә шул кортлардан берсенен кайрыны тишеп, якты дөньяга каравыдыр Алар үз язмышлары белән канәгать түгел Юкса, станциянең кайда торачагына алар бу кадәр борчылмаслар иде. Станцияне төзү, аларга, бәлки, язмышыннан узу булып тоеладыр
Секундның ниндидер бер өлеше арасында мнн кызганудан — шикләнү, шикләнүдән — кире кагу, кире кагудан ышану юлы үттем
һава бөркүләнде. Тынлык бөтенләй бушап калды Авыл, су буендагы казлар, аркандагы бозаулар, кешеләр, урман, каршыдагы тау — һәммәсе зур бер табада куырыла башлады кебек
— Чибәр шайтан кызы дисез инде алайса. Сез хаклы,— дидем мин — Рамазановка шулай әйтмәдегезмени?
— Аның сайлаганы астарак,— диде Каһир. Ул авыл урамы барып төртелгән тауга күрсәтте —Шул тау итәге астында
— Нигә башта ук шунда алып бармадыгыз сон?
— Аннары барыбер монда менәр идең
— Алайса бу урын барыбер яхшырак
— Монда жиңелрәк — казыйсы, күмәсе әзрәк
— Бик шәп —тагын нәрсә кирәк? — Безгә станция кирәк,— диде Ярмнев. фуражкасын салды да, тезенә куеп, җиңе белән эчендәге тирләгән күнен сөртеп алды — Авыр
БОДАЙ БӨРТЕГЕ ҺӘМ ТЕГЕРМӘН ТАШЫ
— Синец тәрәзәң теге якка карый,— диде Идрис абый.
— Инешкә караган тәрәзәле бүлмәсе юкмы соң?
— Инеш теге яктан да күренә. Безнең авылның өч ягында су, бер ягында тау. Дошманнардан сакланырга уңай булган. Безнең авыл хан заманыннан гына түгел, әллә кайчаңгы.
Авыл урнашкан үр астында — елга белән ике арада башларын күккә чөеп, алтын кәүсәле наратлар үрә каткан. Алариы кыл уртага ярып, инде чәчәк атарга җыенган юкәләр сузылган — аллея ахрысы. Елга буенда ук куаклар (шомырт, чияләр бугай) чүгәләп утыра.
— Алпут паркы,— диде Идрис абый.
Аллея үргә барып төртелгән җирдән алпавыт өенә ап-ак ташлы текә баскыч менеп китә.
Күңелемнән генә станцияне иске су тегермәне урынына корып җибәргән идем инде. Елганы текә яр турысыннан борылыш артында буасың, сөзәк ярны ерып, станциягә таба канау казыйсың. Ул чагында бу тирәдә байтак җирне су басачак, шул исәптән паркны да.
— Монда яр җитәрлек тирән түгел,— дидем мин.
Каһир минем күз карашымнан алпавыт бакчасына игътибар итүемне сизенгән ахрысы.
— Под корень,—диде ул нигәдер русча.— Тырнак астына! Эзләре дә калмасын. Стоп кран... Баста!
— Матур бакча. Әрәм.
— Ә авыл ямьсезме? Ник ямьсез? Алар матурлыгы белән янәшә торганга. Безгә бүген ипи кирәк. Ни ягып пешә ул — барыбер.
— Ә минем кулны ямьсез дип беләсеңме?!—диде Идрис абый. Алар теләктәш иде.
Каһирның күзе очкынланып китте. Бу мәлдә ул минем кун пинжәк- не кигәнгә, ярсулы карчыганы хәтерләтә иде. Өстәвенә ул, очып китәргә җыенгандай, пинжәкне салып, ачу белән җиргә шапылдатты.
— Безгә байлар калдыгы кирәкми. Үзебез! Теләсәк кисәбез, теләсәк турыйбыз. Сукыр тычканмы без — кем? Җитәр!
— Кызма,— дидем мин.— Бакча күмелгәч, шлюзны кая куябыз?
— Аргы як ярны уяргадыр бәлки?
— Анда зират— ярамый,— диде Идрис абый.
— Зират? Хан заманыннан калган!
— Изгеләр зираты.
— Изгеләр? Хәзер бездән дә изге кем бар? Әзме кан түктек? Без түккән кан елгасына станция корсак, кояш яктысын басар иде, кояш!
— Нинди изгеләр зираты?— дип сорадым мин.
— Кем белгән аны? Хәзер анда берни юк. Бер-ике таштан гайре. Ташландык. Авыл зираты башка төштә.
— Юк,— дидем мин,— зиратка тимибез. Яр белән парк арасына дамба сузабыз, парк урыны — станция алдындагы сусаклагыч булыр.
— Көрәк беләнме?— диде Ярмиев.
— Борын белән түгел инде,— дидем мин.
— Авыр эшне эшләве гади,— диде Каһир.— Иң авыр эш — бала табу да кабер казу диләр. Ә тегесе дә, бусы да — момент.
Ул әгузесен әйтеп, корбанга сарык чалучы кеше кебек, салкын канлылык белән ярып сөйләшә. Шул сарык җанына атланып, сңрат күперен кичеп булганга ышанган кеше кебек. Әле сират күперен чыккач та Кораеш елан яныннан үтәсе бар ләбаса!
— Бу тау белән үр арасын бусакмы? Монда хет диңгез ташып тулсын — буа эһ тә итмәскә тиеш!
Өчәү утырып, сүзсез генә тәмәке тарттык...
Иң матур күренеш морзалар өенең балконыннан ачыла икән. Бер' кич кунгач, икенче көнне, әле кояш чыкмас борын, бер очтан тәмәке дә тартып керергә исәпләп, шунда чыгып бастым. Җаным тыныч түгел
иде, төнлә эчпошыргыч төш белән саташып чыктым, шабыр тиргә батканмын Имеш, кайнар бер сулыш бар дөньяны яндырып бетергән, ташлар эреп, ябышып каткан, зәнгәрлс-аллы төзәлмәс яман шеш төсендә. һичкем калмаган, мин үзем дә юк, тик әле кайчандыр йөрәк шикелле тибеп, сулкылдап елый-елый аңым гына яшәп ята, имеш
Саф һава, тәмәке исе күңелемне ачып җибәрде. ♦
. Утарны корып та куйганнар соң! Күз төшкән һәр нәрсә тынгысыз 3 уйлардан җанны чистартырга тиеш дигән аек исәп монда бөтен нәрсә- э дәи өстен торган Табигать бар фасыллары, һәр куагы, һәр ташы белән 2 әфәнделәргә хезмәт итсен, һәммәсе алар файдасына, аларның күңеле = хуш торсынга
Аста, нарат ябалдашларыннан югарырак, көмеш беләзектәй бәге- “ леп, елга ага, тау астында бәләкәй иске су тегермәне, ак ташлы текә £ кыя, таш баскыч турысыннан инешкә кадәр сузылган юкә аллеясы ми- j не үз учына салып тирбәткәндәй итте.
Ә җимерек арба калдыклары, кыйшык абзар-куралар, алты бага- ш насы гына сураеп калган капка хәрабәсе хәзер инде монда чит, әллә « кайчангы, сагышлы бер төш кенә кебек.
Ниндидер бер кодрәт белән мин бу йортка бер... унбиш егерме ел- 13 лар тирәсе элегрәк килен эләксәм, ниндирәк күренешкә тап булыр идем < икән? Тып-тыныч, һәркемне һәм һәрнәрсәне тузанлы йокы баскан бу- 5 лырмы икән, әллә бар нәрсә какшамас тәртиптә торып, барча кеше өз- 13 лексез бер эш белән мәшгуль булырмы? ♦
Кайсысын күзалларга белмичә, күземне йома төшеп, йөземне җылы а. җилгә каршы куйдым Шунда минем хәтеремә, җил уяткан күмер шн- * келле соры көлдән арынып, дүрт-биш яшемдә бабай белән атка уты- е рып, үзебезнең алпавыт утарына килеп чыкканым көйри башлады. Ба < бай биш көнгә дип алып торган җилгәргечен хуҗага илтеп тапшырды бугай. Ике капчык арыш белән борчак өстәп Кичкә өзлексез вак ян- £ гыр керешеп, ул урыс знакумында куна калды Мин үземне әллә нинди * томанлы бер дөнья эченә килен эләккәндәй хис иткән идем. Каяндыр ниндидер тонык тавышлар яңгырый, һаваны сискәндереп, этләр әргә- ли, әче итеп дуңгызлар чыелдап җибәрә, дәррәү төстә казлар кангыл да шып куя, наян ачыргаланып, хатын-кызлар кычкырып җибәрә, ул арада ерак бер почмактан «малайка» (бабай балалайканы шулай атый иде) чиртергә керешәләр.. Безнең Актырнакны әллә ничә эт уратып ала, ә мине урыс малайлары төрле яктан тикшереп чыгалар да. бер- сен-берсе уздырып, уенчыклары белән мактаныша башлыйлар Этләренең эчләре умырткаларына ябышып беткән, малайлары салам тутырылган капчыкмыни. Мин бабайның знакумыйларына кереп китәм дә сандык өстснә ятып йоклыйм
Бабай мине иртән иртүк уята. Ут элмн-ннтмн генә күчтәнәчкә алып килгән бал-май белән чәй эчәбез, ә мин кечкенә йомыш белән тиз генә өн артына барып килергә ниятләп, ачык болдырга килеп чыгам да баш аягымнан ишегалдындагы томанга төшеп чумам Юеш ташларга аяк очларым белән генә баса-баса, бабай өйрәткәнчә, кеше күзе төшмәс тәй почмакка сыенып, бөрмәле киндер ыштанымны сул кулымның баш бармагы белән сыдырып төшергәч кенә, бөтен ишегалдын мендәр сүрүеннән тузгыган мамык шикелле пыр китереп, әче итеп быргы кыч-кыртып җибәрәләр. Бар сыным белән бөрешеп кнләм дә. ыштанымны да күтәрергә онытып, болдырга йөгереп менәм һәм эңгер-меңгерле тәбәнәк җылы өйгә чәчрәп керәм
— Бабай! Пес-с нттерттермнләр!
Ул кеткелдәп куя. Аннары тыныч кына итеп, бүз төстәге көрәк са Маллы знакумыена нидер әйтә, тегесенең тирән зәңгәр күзе елмаеп кы сыла. Көрән төрепкәсеннән ак юеш чынаякка көл коела Аның күз ка рашы ягымлы, ниндидер хәйләкәр шуклык белән яктырып тора сыман.
Бабай үрелеп минем ыштан бөрмәмне шапылдатып куя, аннары, «Спасибо, знакум» дия-дия, минем салкын учымны үзенең кайнар һәм каты учына яшереп, болдырга җитәкләп алып чыга Калын чиста тавыш ■белән:
— И мне пора,— дип, безнең арттан яшел кожан кия-кия бабайның знакумы да ияреп чыга. Аның башында кырые көмештән каеган кызыл фуражка, аягында бабайныкы шикелле үк күн читек, тик аныкы гармун күреге шикелле жыерылып тора, баскан саен шыгырдый, ә бабайныкына галуш кигезелгән.
Түземем бетеп, болдырдан «чаптыра» гына башлауга, бөтен үзәкләргә үтеп, томан эченнән, караңгыдагы учак ялкыны сыман ярсу талпынып, тагын быргы тавышы ишетелә.
— Вчерась наш Митрофаныч семь волков подвыл — матерого, двух переярков, да еще четырех молодых. Счас с охотой выезжам-с...
— Харуша-а, знакум.
Бу сүзләрне ишетсәм дә, аңламадым. Бүрегә җыенуларын гына төшендем.
Ә хәзер, моны хәтеремә төшергән бер мәлдә, миңа ул иртәнең һәр сулышы, һәр кыштырдавы, ыгы-зыгысы таныш, аңлаешлы. Беренче быргы «Бөтенеңә кузгалырга!» дигәнне белдереп яңгыраган. Икенчесе «Атларны иярләргә!» дип яңгыраган. Быргы, билгеле, хәзер белүемчә, мөгез быргы булгандыр. Безнең алпавыт ау белән якынлашканда авыл халкы башта атлы казаклар дип шикләнеп, кайсы-кая посарга ашыга, ә без, куркуның ни икәнен белмәстән, каршы йөгерә идек. Аның ау кешеләре дистә ярымга җитә, төрледән-төрле этләре ике-өч дистәгә җыела. Бабайның знакумы — минем исемдә Ягур дәдәй булып калган кеше — алпавыт авын йөртүче. Аннан кала алпавытның атка атланган көйгә озын каешлар белән эт тотып, өстертеп, котыртып торучы кызыл казаки кигән сары чәчле малайлары да күп иде.
Кояш чыгарга байтак ара бар әле.
Абзар ишекләрен тупсасына шайлы каерып ачып, эчтә араталарны дөңгердәтеп җиргә төшереп җибәрәләр дә йөгән кидерә-кидерә яңадан- яңа атлар чыгаралар, буага алып төшеп эчерәләр дә ияр салалар. Ба | рысы да ашыга, тик кабалану юк, һәммәсе пөхтә — беренче генә кабатмыни, күзләре йомык икән, куллары эшли, яттан.
Ягур дәдәй эт йөртүчеләрне эт абзарына ашыктыра. Менә-менә канатларын җәеп җибәрердәй кошка охшап торган дәү капка алдындагы тарантаска ике егет ат җигә, өченчесе — анысы малай — аңа коры печән түши. Каяндыр «Кузгалырга!» дигән гөлдерек тавыш яңгырый, атын юырттырып, уртага моңарчы күзгә күренмәгән быргычы чәчрәп чыга да, иярендә калка төшеп, мөгез быргысын авызына китерә. Күзе йомык, киеме көмеш каймадан да чуктан, ияре яшел бәрхет белән тышланган, аты авызлыгын чәйни, ирен почмакларында сары күбек кайный.
Ул арада алпавыт үзе дә күренә. Күн фуражкадан, алмачуар атка атланган, аты да, үзе дә ярсу, яңа уенчык шикелле ялтырап тора.
Карашымны бүтәннәргә күчергәндә, барысы да башларына кияләр иде. хуҗаларын баш киемнәрен салып каршылаганнар ахрысы. Алпавыт йөзен әле бер, әле икенче якка борып, әллә ниткән әмерләр бирә, сорау ала, чуклы кыска камчысы белән кизәнә.
Чәбәләнәшеп, буылып өрә-өрә ике яктан ике эт көтүе килеп чыга, һәркайсы бәйле. Бер ишесе эзгә төшеп, җанварны урыныннан кузгатучылар. бер ишесе бурзайлар, болары кан яклары белендер әкәмәт зур борчаларны хәтерләтәләр.
Ул арада бабай да карап тормаган, бер ярым колаклы сары бия-1 безне арбага җигеп, капка ачылганны көтеп тора. Мин шома, балавыз шикелле сары салам түшәлгән арбага мүкәләп мендем дә аягымны
солы капчыгы астына тыгып куйдым. Солылы капчыкны бабай тан белән торып, ат авызына кигереп бәйләгән булган, күрәсен, ул анын тыныннан парланып, җылынып калган.
Капка җилләнеп ачылып китә, быргы кузгалырга кушып кычкыртуга, ишегалды күз ачып-йомган арада бушап кала.
Без кырга килеп чыкканда, алпавыт авы, чуар йомгак булып, ерак ♦ калкулыкларда тәгәри иде инде. 2
Кайдадыр, кемдер, нәрсәнедер тиешенчә үтәп җиткермәсә, алпавыт, кызыл хәтфәле иярендә калка төшеп, яшел саплы камчысы белән унлы- *~ суллы селтәнә-селтәнә:
— Я же велел, скотина: сострунил — тут же брось! А ты? Замешкался, зевал, аль струсил-с? — дип җикеренгәнен ишетәм сыман.
Шул ук вакытта ау йөртүче Ягур дәдәйнең калын тавышы, эт йөр- н түче малайларның этләрен өстерәп, өскортып, бүре эзенә төшерүе, ни- * дер күргән эт өеренең әрәмәлекне тоташ ыңгырашу, чинау, ырылдауга х күмүе —болар барысы да һәм урманның кыштырдап, сагаеп, куркып, £ сискәнеп торуына хәтле миңа күренеп, ишетелеп тора кебек.
...Бозау хәтле ана бүре белән акка куе көрән таплар төшкән чуар Ф эт маңгайга-маңгай килеп бәрелешәләр дә яшел үләнлеккә тәгәрәп ки Е тәләр. Бүре, сикереп торып, үз юлына төшмәкче, аның өстенә күзен < кан баскан кара, пумаладай йөнтәс эт белән бер колагы җирән сыек о сары бурзай ябырылып каба. Бүренең шул бер мизгелгә туктап торуы җитә: кушаяклап томырылган алмачуарын үрә торгызып, аның өстенә ♦ киң күкрәкле алпавыт үзе сикереп төшә дә алгы аякларын сигездән °- үргән чуклы камчысы белән бәйләп ата һәм, торып, чәнти бармагы е тырпайга н уң кулы белән күкрәген, тез башларын каккалый, аннары е алтын портсигарыннан папирос алып каба... *
Аның һәм ата бүренең кан баскан күзләрен күрәм шикелле. Ә ма- к лай-шалай бүрегә тешләрен батырып, шаша-шаша ырылдаган этләрне т аера. Читтә мылтык гөрселдәп куя. Томан тарала, тарала. Мин бал- * конда, тәмәке тартам
V
Без төзегәннәрне җимереп, без утырткан алмагачларны кисеп, авылны яңа урынга күчереп куйганнар. Кәүсәрия чиләгенә иелеп эчкәндә иренемне көйдергән суның чишмәсе аста калган—ләм астында. Яшьлегемнең иң матур эшләрен яэҗүҗ-мәэҗүҗдәй кимерә-кимерә, тиздән монда су күтәрелә башлар. Яна дәрья.
Яшьлегемнең кызыл чәчәкле болыннарын сагынам Язмышымның күз яшедәй чыклы, кояш кызарудан канлы тоелган чыклы чәчәкләрен яңа су сугарыр.
Тик нишләмәк кирәк: һәр заманның үз кешеләре, һәр буынның үз буасы, үз суы, үз юлы Иртәгә бер тормыш гөле борнасын өчен бүген икс чәчәкнең сулуы кирәк. Әгәр бодай бөртеге җиргә төшеп үлмәсә, ул бер ялгызы кала, әгәр үлсә, күп орлык китереп, яшәвен дәвам иттерер.
Мин хәтерләгәндә, уйларым чәчәк ата, фикерем орлыгы өлгерә Миләрегез сукаланганмы, тырмаланганмы? Уңдырышлымы? Хәер, фикер орлыклары уңдырышлы туфракта түгел, бәлки аек акылда борный
Болыт каурые урталай бүлгән кып кызыл кояш шары дөрләп янган Офыкка чумды Җиргә караңгылык пәрәвезе уралырга кереште. Бераз дан төннең беренче күбәләкләре — төнге сәяхәткә чыккан йолдызлар ^Күренде.
Апрель аендагыча чиста күк. чиста һава Күмере генә калган учакка күсәк белән суккалагандагыча, төнге һавага бөҗәкләрнең сызгыруы,
кыштырдавы, чырылдавы күтәрелде. Шулар арасындагы иң әче сызгыруны ишетмәс өчен, учым белән колагымны томаладым, ләкин ул тавыш башымда икән: кан басымы күтәрелгән ахрысы. Аңлаешсыз авырлык, гүя кан тамырлары буенча кан түгел, салкын терекөмеш ага. Пинжәгемне, түфлиемне кидем, исән калган наратка барып сөялдем. Исмәгыйль кунак йортыннан урын белеште, тик әле минем буш бүлмәгә кайтасым килми. Көндез күргәннәремне һәм кичерешләремне хәтерем киергесенә киереп, үткәннәрнең истә калган бизәкләрен чигәм дә чигәм, әмма әле генә себереп өелгән яфракларны кисәк искән жил яңадан таратып ташлаган шикелле, бөтәя башлаган уйларым бер уч борчак булып чәчелә дә китә.
Үземнең гомерем диңгезендә мин үземне күрәм:
Болганчык еллар арасында тончыга язып, аяк басарлык җир күзлим, ләкин киләчәк причалының миндәй тузган көймәне кабул итүе икеле инде, килеп төртелер тыныч култык юк. Кәүсәрия искә төшми менә. Ул булса...
Чү! Ширәмәт морзаның мәрмәр шикелле ак йортыннан бакчага төшә торган таш баскычка нинди күбәләк килеп кунды ул? Аның яшел канаты, җир, су, үләннәр исе аңкытып җилпенгән җил, әни кулы сыман, битемне иркәли; каршы йөгерәм, әмма аның баскычтан-баскычка куна- куна түбән төшүен, төшкән саен зурая баруын агач артыннан посып кына күзәтәм, үзем күренергә оялам. Мин анадан-тума кебек... Мин синең алда үле әнкәсе ятагыңда елап яткан бер сабый шикелле үксез кеше, Кәүсәрия! Гаеплемен, шуңа оялам. Чөнки мине тапканда, төгәлрәге, мине тапкач, йөрәгем тибешен ишетмичә үлеп киткән анам кебек син...
Каһир, таш һәм туфрак коя-коя, ярдагы кәҗә сукмагыннан авылга менеп китте. Әледән-әле мыегын сыпыргалавыннан аның кайсы якка юл тотарга ниятләвен чамалавы кыен түгел иде — туй барган ишегалдына, ә аннан табынгадыр инде, коры чыгармаслар. Күн пинжәгемне җирдән алып, ташка куеп китте. Мине дә кыстаган иде, кая инде! Мине 1 кайдадыр яңа пәлтә белән яңа бүрек көтеп тора... Еракта, бик еракта. Анда хәзер бары тик станция аша гына барып җитә ала идем инде.
Җәйнең яшь хатындай яңа гына чәчәк атып җибәргән, һәр исе борынны кытыклаган, эчке бер канәгатьлек нуры белән балкып киткән, ләкин елның иң ябык, иң ач вакытында нинди туй? Әле чәчелгән ашлыкны җыеп, җан борчуын басмас, ни яшелчә, ни җиләк-җимеш өлгермәс борын авылда туй ясау — көтелмәгән бәла килү белән бер.
Өреп сүндерелгән шәм кебек, кошлар тавышы тынып калды, бары тик керәшәләр генә чыр-чу килә. Ташлар кайнар. Тынны бөркүлек кыса. Чәчәкләр ябыла башлады. Яшенле яңгыр якынайды. Тау артыннан, ат көтүе чапкандагыча ерактан ук дөбердәп, күк күкрәве килеп җитте. Аңа кайдандыр мылтык тавышы кушылды. Биектә канатларын җәеп очкан тилгән, учакка ташланган каен тузы сыман, җыерылып килде, тыпырчына-тыпырчына җиргә якынаеп, күздән югалды. Туй барган капка төбендәге халык кычкырып җибәрде. Алар арасыннан кемдер тилгәнгә мылтыктан аткан икән. Күк күкрәвенә шуның гөрселдәве дә кушылган. Берданка-фәләннән аттылар ахрысы, ау мылтыгыннан андый биеклектәге кошны чүкеп төшерүе — ай-һай! Халык каядыр йөгерде, күздән югалды, мөгаен, тилгән караргадыр. Ә мин алпавыт паркына кереп киттем. Бакча уртасындагы бака үләннәре, су мүге белән | капланган кечкенә генә түгәрәк күл буена килеп чыгарга өлгермәдем, баскычтан чиләк-көянтә аскан бер кыз заты, аның артыннан ук Каһир
төшүен күреп, юкә агачы артындагы зелпе куакларына постым Кыз чәчәкле ак алъяпкычтан, дүртпочмаклап бәйләнгән яшел яулыктан, чиккән күн читектән, чулпы тәңкәләре тез чокыры турысындагы балитәкләр турысында биешә. Каһир уң канаты очыннан тилгәнне тоткан иде. Кош исән. Вакыт-вакыт тартылып куя. авызын зур ачып сулый, кызыл телен чыгарып, зәһәр ысылдый, канлы күзе яртылаш йомык, ф Сөйләшә-сөйләшә күл өстендә дугаланып торган күпергә килеп керде- 2 ләр. Көянтәдәй бөгелгән иске күперчек. Кыз иңендә яшел көянтә, ә су з да — аларның чагылышы. <
Мине кызыксыну биләп алды. Яхшысынмасам да, бу самими күре- х иешне карап бетерәсем килде. S
Тау башыннан болытлар ташкыны ишелеп төште. Агач башларын u тиз генә тарап киткән җил тагын тынды, күл юка боз белән капланган “ шикелле, аны тик суүсемнәренең очлы уклары гына чәнчеп тора Көян- г тәле кыз да болытларга карап алды Чиләкләрен чумырып, күл суы ? алыр дигән идем, ашыкмады. «
— Явыз, җәбер.— диде ул. Тавышы калынчарак, күкрәктән килә. 3
— Туйдырды!— диде Каһир кошны күтәрә төшеп Ул тагын ысыл- 5 дады, киерелеп тырпайган тырнаклы аяклары белән һаваны тырнады.— л Көн саен — сезнең турыда. ♦ <
— Синең шикелле. §
— Пөхтә чәкедемме? Күз очлы минем. Кул да каты — калтыра- л мый. ♦
— Балаларын ятим итеп. о.
— Ата бу— Каһирсалкын тәкәбберлек белән тилгәнне кызның аяк <
астына ташлады Кыз читкә тайпылды, күпернең кыйшык торган кул- * тыксасы булмаса, су-га ук сикерер иде мөгаен. Кош Каһирга карап «• ысылдады, канаты белән күпер култыксасын кыйнады Каһир кеткел и дәп торды. £
— Абау!—диде кыз, аңа яулык почмагы белән авызын каплаган * килеш карап. ф
Каһир, тилгәнне котыртып, канат очыннан һавага күтәрде. Кош,
I аның күзен.) карап, ярсу ысылдарга кереште. Каһир аны. киң селтәнеп, култыкса аркылы күлгә томырды, тик кош, бер канатын гына җилпи- җилпи, ярга очып җитәргә көч тапты
Каһир кызны култыксага кысты. .
— Синең өчен аттым. Күпме кеше тидерә алмады. Авылда ирләр беткән диярсең. Яулык кына ябып йөриселәре бар. Мәми авызлар!
— Әле ярый аттың. Юкса белмәс идем.
— Нәрсәне?
— Миһербансыз икәнеңне, Каһир абый. Шуңа кайгырам
— Нәрсәгә?
— Өйләнгәч, хатының белән ничек торырсың икән дип.
- Бусы инде, Кәүсәрия, синең кайгы түгел
— Менә, ү5ең дә әйтәсең, Каһир абый.. Йөрмә дим, йөрмә, йөрмә...
— Миһербансыз дисең инде. Мин өйләнсәм, хатынның кайгысы ул булмас.
Кыз дәшмәде, аның култыксадан кулын алуыннан файдаланып, кү пердән алга атлады, тик Каһир аны чиләгеннән тотып калды
— Бүген чык әле,— диде Каһир.
— Тилгәннәрдән куркам.
— Сезнең тирәдә күренгән һәр тилгәнне шул көтәр
— Үзеңне дәме?
— Мин үлгәндә тырнагымда чебеш булыр
р - Тырнакларың үтәр микән, Каһир абый?
Егетнең чиләк кырыен тоткан кулы бушап китте һәм түбән салынып төште Ул аны кая куярга белмичә, чалбар кесәсенә тыкты
— йөрмә!—диде кыз һәм күпердән минем якка юнәлде.
— Эх, Кәүсәрия! Үкенүдән курыкмыйсыңмыни соң?
— Абау-у-у...—дип сузды кыз аңа таба борылып.— Кыланасың дисәм .. күзең, күзең әллә нинди, Каһир абый.
— Пешерәме әллә? V
— Суыта.
— Боз шул син.
Кыз күкрәгендәге сыңар толымын аркасына кайтарып салды, чулпылары чылтырашты. Чыннан да боз кисәкләре .чыңы ишетелгәндәй булды.
— Шул бозны эретә алган егеттән дә бәхетлерәге булыр микән?— диде кыз һәм күк күкрәвенә кушылып көлеп җибәрде. Ул сукмакка төште, аның тирән күзендә якты чаткы уйнаклап алды — яшен чаткысы. Каһир, җәһәт-җәһәт басып, күпердән чыгып китте, җирне күк күкрәве түгел, ә аның аяклары дөбердәтте шикелле.
— Ул бозыңны мин дә утка сала белермен әле!— диде ул баскычка җиткәч.
Кыз авыз эченнән көлә-көлә тегермәнгә таба сузылган сукмактан китте. Сокланып, аңа иярдем.
Аларның очрашуыннан бөркелеп торган киеренкелек, кызның утлы | бездәй тапкыр сүзләре мине дә дулкынландырган иде.
Бер мәл күктә, кармакка эләккән чабактай, коры яшеннең көмеш чаткысы сәбәләнеп торды. Болыт тауларыннан, шарлама булып, күк күкрәве коелды. Бакча күлендә бака бакылдап җибәрде. Ә миннән алда йөгерә-атлый барган кыз кире борылырга уйламады да. Җирне камчылап, туктаусыз яшен яшьнәргә тотынды, күк күкрәүләре инде аяк астында дөберди сыман. Мин, әле бер генә тамчы яңгыр төшмәүгә карамастан, күн пинжәгемнең якасын күтәреп куйдым. Әни искә төште. Мондый яшен килгәндә, ул догаларын укына-укына морҗа калакларын, мич юшкәләрен ябарга керешә, тәрәзәләрне бармаклары тырпанган куллары белән сыпыргалап, пәрдәләрне тарта, җиз самавырны, , көзгене каплый, яланбаш утырсак, башыбызга түбәтәй кидертә, йокым- t сырый башласак, йокламаска куша иде. Әти, яшенгә игътибар итмәстән, үзенә нинди дә булса шөгыль таба. Әнинең дога укып пышылдауларына әтинең дөнья хәлләрен сөйләве кушыла. «Ахырзаманда,—ди әни апа белән миңа,— шушындый яшен яшьнәр, күк күкрәр, таулар мамык урынына очып йөрер, балаларның чәчләре агарыр, картлар акылдан шашар дигән»...— «Ә алла, кешеләргә булыша алмыйча, карап торыр, имеш»,— дип кушыла әти. Бу аның, гадәттәгечә, әни белән бәхәскә керүе. «Алланың кешеләр газабына карап торудан башы чыкканы бармы соң аның?» — ди ул, чабата шөшлесен көчәнә-көчәнә калып белән юкә арасында йөртеп. «Әстәгыфирулла!. Рәхмәтеннән ташламасын дигез, алласыз!» — «Аның рәхмәтенә калсаң, синей кысыр ашыңны тартып алырга да күп сорамый ул, белдеңме?»... ^ги белән әни шулай мин белә белгәннән бирле бәхәстә иде.
Җил чыкты, агач башларын тузгытып, үләннәрне җир күкрәгенә кысты Болытлар мәгарәсеннән кояшның симез бите күренеп киткәли әле. Ул, тибешкән айгырларның кайсысы җиңсә дә яраганын белдереп торган бия кебек, болытларның үзара ызгышына битараф иде.
Кыз тегермән астына төшеп китте. Мин чокыр маңгаена килеп басканда, инде менеп тә килә иде. Чиләкләрендәге су җиргә иңгән караңгылыкта эрегән кургаш сыман куе, авыр булып күренә. Бер ботагы каерылган, дуга булып, җиргә иелгән тал астыннан чыгып килгәндә, ул мине күреп алды. Ни куркырга, ни читләтеп китәргә кыймыйча, бер Ч кавым тораташтай катып торды. Кыздан матур бер гадилек аңкып, бөркелеп тора иде. Түгәрәк йөз, алга чыгыбрак торган ияк, чак кына
почыграк борын. Моңарчы мин һичкайчан очратмаган гадилек. Менә тал, станция, чирәм, таш, сукмак, жил, яңгыр исе, яшен... менә ул — алардан аерылгысыз, табигатьнең бер кисәге, ансыз бөтенлек югалыр, һәрнәрсә таралып китәр сыман.
— Кем син? — диде ул.
— Кеше,— дидем мин.
— Пәри дип торам.
Тоташ яңгыр шавы башланды. Эңгер-меңгер куера төште. Мин аның янына йөгереп килдем, иңендәге чиләк-көянтәне жиргә куярга булыштым да аны тегермән ышыгына әйдәдем, пинжәгемне салып, иңенә яптым. Карышырга өлгерми дә калды бугай. Беренче эре тамчылар чылаткан йөзеннән һәм киеменнән җылы ис тә бәреп чыкты.
— Эремәс идем әле,— диде ул,— тоз түгел.
— Тоз түгел,— дип килештем мин, төшеп китмәсен дип, пинжәгем- нең өске төймәсен төймәләдем.
— Син чынлап та пәри түгелме?—дип сорады ул кызыл ирененнән яп-гыр тамчыларын сыпырып.
— Сүгенеп бак, бәлки юкка чыгармын.
— Яхшы кешегә сүгенмиләр.
— Каян беләсең?
— Кулыңнан.
Шунда гына күрдем: мин аның кулыннан тотканмын, ә ул тартып алмаган икән.
— Бәлки йөземнәндер?
— йөз алдаучан.
— Ә кул?
Ул әкрен генә көлеп куйды.
— Начар кешенең кулы калтырамыйдыр...
Телем әйтергә кыймаганны белдергәне өчен, мнн кулыма рәхмәтле £ идем. Әйтү—сүз генә, кул — эш. Күз курка, кул эшли диләр ич. £
— Калтырасын ла!—дидем.— Мин. , мнн тилгән атарга жыенмыйм
— Тилгән? — Ул кашын жыерды.
Тилгәнне искә төшерү ана ошамады, сүзне бүтәнгә борырга иде, тик ни әйтергә кирәген белмим әле.
— Суыңны эчим әле?—дим мин.
— Эч,— ди ул.
Башка чара калмый, эчәсем килмәсә дә (ләкин телем кызып, сөйләшә алмастайга да әйләнүе бик ихтимал бит әле, эчеп кую зыян итмәс. «На всякий случай»,— дип уйлыйм мнн. Тик нинди «случай»—белмим), яңгырга чыгып басам да, аның зәңгәр чиләген күтәреп, кырыена иренемне тидерер-тидермәстән генә сап-салкын су эчә башлыйм. Ва кытны сузарга теләп, кирәгеннән артыграк эчәм.
— Очраганда су эчертерсеңме?—дип сорыйм мин.
— Сорарсыңмы соң?—ди ул.
— Сорармын. Тик кем дип сорарга?— дим мин, гәрчә инде аның исемен белсәм дә. •
— Кәүсәрия дип...
— Матур исем... Ни белдерткәнен беләсеңме?
— Беләм.
— Кәүсәр иясе... Ә кәүсәр — яшәртә торган сулы чишмә бит, әйеме?
— Әйе.. Ә мин кемгә... су эчертермен нкән соң?
— Ислам атлы егеткә!
— Ә син кем соң?
— Ислам дидем ич.
— Юк, кем. кем? — дип сорый ул басым белән. — Каян килдең?
БОДАЙ БӨРТЕГЕ ҺӘМ ТЕГЕРМӘН ТАШЫ
— Рамазанов урынына. Казаннан.
_ Уй!—диде ул курыккандай. Төймәсен чишеп, пинжәгемне иңбашыннан кагып төшерде, тотарга өлгермәсәм, инде сукмакны тутырып аккан күбекле болганчык суга төшәсе иде.
— Мин аның өрәге түгел.
Ул чирәмдәге юеш көянтәсенә барып ябышты, кабалана-кабалана чиләкләрен элде. Көчле яңгыр аның юка яшел ситсы күлмәген чылатып, иңбашына, аркасына, ботларына сылап куйды, ул үтә күренмәле пыяла кызга әйләнеп калды. Өрәңге яфракларындагы тамырлар кебек, эчтән һәм тыштан килгәненең элмәк, җөйләре калкып чыкты.
Көянтәсе аша кырын карап, ул чәчен, яулыгын төзәтте. Колагында— тамчы гөле чәчәгенә охшаган кызыл кашлы алкалар.
— Мин Рамазановның өрәге түгел ич, нидән курыктың? — дип ка-батладым мин.
— Яманрак.
— Өрәкләр күрә торган... өянәгең бармы әллә?
— Безне бергә күрсәләр—беттем!..
— Яман сүздән куркасыңмыни? — дидем мин.
— Тарханныкылар диләр безне. Сине... берәр нишләтсәләр...
— Үтерсәләрме? Рамазанов шикелле...
— Берәр нишләтсәләр, безгә гаеп тагасылары... илаһым аллам... көн кебек ачык.
— Ник?
— Минем апамны «шайтан кызы» диләр...
— Сине түгелдер ич?
— Минем апам Рамазанов белән... йөргәние... мине дә синең белән күрсәләр...
— һәм мине үтерсәләр, икебезне дә сездән күрәчәкләрме? — дип, кычкырып көлеп җибәрдем.
Ул чокырдан менеп китте. Сыгылып торган тал ботагыннан ул куркыткан эре яңгыр тамчылары гына коелышып калды. Ул комга сеңгән су, онытылган төш кебек юкка чыкты... Аяк эзләрен, түгелгән сөтне эчкән песи баласыдай, яңгыр суы ялап бетерде. Сүлпән генә яшен уйнаклап алды. Бөтен җир бушап калды.
Түбә ышыгында басып торам. Ышыкта... Дөнья тынды, сүрелде. Исмәгыйль кайтырга дәшә, кунакханәдә аш суына ди. Ә минем хәтерем кайнарлана гына бара.
Кәүсәрия киткәч...
...Кәүсәрия киткәч, мине нидер шунда — туй барган җиргә әйдәде. Таш баскычтан югары менеп киттем. Илле биш басма. Туй, пычрак изә-изә капка төбендә йөренгән һәм койма башларына кунаклаган бала-чагага караганда, ике катлы агач йортта бара икән. «Аңлашыла,— дип уйладым мин беркемдә дә булмаган хуҗалыкка карап.— Кулак өере. Җәй уртасында кылангач, корсаклары ачлыктан бөрешми, күрәсең».
Вакыт үткәрер өчен генә булса да, аннары соң кызыксыну да баскандыр инде, моның ише мәҗлесләрне күрмәгәнемә туганнан бирле диярлек, шуның өстенә хуҗаларны һәм башка кешеләрне белеп торган да хәерле,— малайлар көтүен ерып, мин ачык кече капкадан ишегалдына үттем.
Таш җәелгән, яңгырдан соң юып алгандай чистарып калган ишегалдын тутырып бииләр иде. -
Күлмәкләре тирле аркаларына ябышкан ирләрнең артына барып бастым, игътибар итүче күренмәде. Барысы да уртадагы түгәрәккә тартыла торгач, бөтенләй эчтә — хатын-кызларның йомшак тәннәре
оелән ир атларның очлы терсәкләре арасында калдым Колак читем белән артта:ыларның «Кем гун бу?>, дип пышылдашып алганнарын, кайсыныңдыр «Шул инде, тегесенә алмашка килгәнэ,— дип пышылдаганнарын ишетеп алдым.
Чәчәкле кызыл күлмәк, аягына биек үкчәле түфли, иңенә чуклы ак ефәк яулык салган, чәчен тау итеп өеп куйган, озын, сылу бумлы, бер > дә авылча булмаган хатын-кыз Каһирга китереп басты. Ул биемәскә итенде, аннары, гайрәт белән кулын селтәде дә, күзен йомып һәм ба- з шын чайкап, әкрен-әкрен кулларын җәя оарып, түгәрәкне кысрыклап £ диярлек, киң адымнар белән йөреп китте, алдагылар ана юл бирер = өчен чигенәрәк төште, арттагылар күрер өчен алгарак сузылдылар s
Баскычта түгәрәк шадра йөзле, кызыл бәрхет түбәтәй кигән, сыз- “ ганган җиңнәре астыннан алтынсу төкләр тырпаешкан җирәнсу сакал- р лы бер абзый күренде. Ул кыек якалы зәңгәр күлмәген яшькелт галифе г чалбар өстенә чыгарып кигән ирнең җилкәсенә кулын салып: 2
— Ишкә куш килдең, Бәйнал! Әүвәлге Гиюрги кавалер, хәзер кы- £ зыл командир! Ә минем кызым — Нисам кем? Граждански сугышны £ чәйгә салып эчкән Ниса Тарханова! Комиссар кыз! Сугыш ана—сн- Ф нең сабан туең гына!—дип салды, ә кияү булырга тиешле кеше киң Е маңгаен җыерып һәм кулын күкрәгенә кушырып, кара-каршы биегән < кәләш белән Каһирны күзләп, әкрен генә
— Ишкә куш дисеңме?.. Хәзер морзалар морҗа чистарта...— диде.
— Шулай, кияү! Биш пар тройкагыздан хәзер бер пар хрум итекле * калдың. 1ик бәхетегез булсын, Азамат атагызга рәхмәтегезне онытма- £ гыз. Болан күк кыз бирәм бит, җәмәгать!
Ике ир, бер-берсенә минем аша иелеп сүз катышалар *
— Ана боланның ник мөгезе юк, Әзһәр, беләсеңме? 1
— Аның каравы ата боланныкы тармаклы—санап бетергесез. »-
— Мин дә шуны әйтеп торам әле: ул мөгезләрне Ширәмәтләр төп- *
чеге кай төшенә тагып бетермәкче икән? Ф
— Рамазановтан соң дисеңме?
— Үткән эшкә салават. Мунча яфрагы шикелле, Ширәмәткә ябышып катар димсең?
— Шулай. Бер шайтан кызын өйдә тышаулап саклаганчы, йөз борчаны болында тышаусыз тотуы җиңелрәк.
Каршы яктан:
— Кияү ник биеми?
— Аягына таш бәйләгән мәллә?
— Бәлки муенынадыр?
— Ярар, биер әле... Биер көннәре алда.
— Бүген Каһир көне алайса,— диде күршем.
Икенчесе, аның сүзен җөпләп, колагыма
— Ә төне кемнеке — алла белсен!—дип хихылдады.
Тыгызлыктан гына эсселәмәдем, мине тирләткән нәрсә — аларның яман телләре иде. Ирексездән күршеләремә җентекләбрәк карап куйдым. Кияү дә, кәләш тә аларның ут куыкларына басканмыни Үзләре алар туенда кунак, ә телләре — пычак урынына селтәнә Берсе — ямау- лы солдат гимнастеркасыннан, ул минем аягыма басты, йон оекбаш белән чабата кигән, киндерәләре җирдә, минем һәм үзенең табан астында йомарланып ята. Боларнын көнкүрешләре авыр, туй үткәрүчеләр белән кардәш-ыру, кан уртаклыклары юк, күрәсең, ян-як күрше-ләрдер.
Каһир мине күреп алды, тик биюен өзмәде, кәләш белән култыклашып әйләнә башлады. Аннары кәләш, биюеннән туктый алмыйча, ты пырлый тыпырдый читкә авышты, ә Каһир, ялт туктап, мнңа китереп басты, минем алдагылар аерылып китте.
6 «К У.» м I"
65
— Җәмәгать!—дип кычкырды ул.— Төнлә каршы очраса, куркын китмәгез, сезнең алдыгызда алтын кеше —ГОЭЛ1РО инженеры, авы-лыбызны мировсй буржуйларны сукырайтачак маяк итәргә килгән электрик!.. Бармак янаса, тәртә күтәрерлек булмасын, карагыз аны!
— Яна Рамазанов икән,— диде Азамат карт.
Каһир кепкасын салып, юеш ташка бәрде:
— Ә менә монысы булмас! Җитәр! Әле кайберәүләр тегесен кос-маган!— диде ул халык өстеннән караш йөртеп.— Ә косарга туры килер Яшел үтегез чыкканчы! Аны.— диде ул миңа бармагы белән төртеп күрсәтеп,— Мәскәү үзе жибәргән! Ә Мәскәү белән күсәк күтәреп сөйләшмиләр, иптәшләр!..
— Күтәрергә җыенган кеше җук нч әле, иптәш Сафин. Безнең бабайлар белән әтиләр күтәргән һәрбер күсәк Себер каторгаларының шахталарында чери.
— Ленин безнең кулларга кылыч тоттырды. Аны менә күтәреп тә күрсәттек ичмаса!
— Кемнең башы үзебезнекеннән югары—долой очты!
Баскычтагы карт, кызыл бәрхет түбәтәен салып, баш очында айкады, әйтерсең лә утлы факел белән селтәнде.
— Җитәр!—дип кычкырды карт.— Ураза түгел, әйдәгез, ашарга- эчәргә. Кунакларны кылыч белән сыйламыйлар...
— Күптән вакыт,— диде минем күршем,— юкса эч тагын бушады — язгы баз шикелле.
Кешеләр эчкә уздылар. Мине ияртмәсеннәр өчен, яным белән кысылып. артка чигендем. Күрше абзыйның аягындагы чабатасы төшеп калган, ул эзләргә иелгәндә, ялгыш кулына бастым. Ул миңа, сыйрагымны чеметеп, җавап кайтарырга булган ахрысы, тик моментның файдалырагын сайлаган, күрәсең, бер хатын әче итеп кычкырып җибәрде.
— Хәдичә, Сөләйманыңны тый, тилчә күк, ботыма ябышты, затсыз!
— Ботыңны һавага элеп җөрмә, тимәсләр!
— Синең ботың кайгысы!.. Чабатама баскансың, сыер!—диде Сө-ләйман дигәне кешеләр аягы арасыннан.
— Чабатаңа түгел, әллә нәрсәңә дә басарлар, үшән үгез!
— Бастырган ни, бастырмый ни!..
Әрепләшү кешеләрне рәхәтләндереп җибәрде, авызларын күтәреп, тыела алмый көлделәр.
Каһир белән икәү генә калдык.
— Син ник монда?—дип сорадым.
— Никме?.. Тырнагына карап, мәчене беләләр, сыена карап — хуҗаны. Ә хуҗа андый-мондый гына түгел, белерсең әле... Аннары бу кызыл башлар сузган тәлинкәгә ничек төкерергә белермен .мин.
— Бу көрәшче морале түгел.
— Мораль?— Каһир җирәнгән сыман итеп чыраен сытты да тәрә-зәләреннән кыстау һәм сыйлану авазлары ишетелгән өйгә ишарәләде.— Авыл кешеләренең тамагы икмәккә туймыйча торып, бернинди мораль юк! Мин хәзергә бер генә моральне беләм — бу өй хуҗалары ишеләрнс...—Аның иягендәге зәңгәрсу чокыр кызарып чыкты, яңак итләре уйнаклап алды — Җә измәләрен изәбез, җә тәпиләп җәһәннәмгә эвакуацияләнсеннәр. Аларны шул чагында гына тыңлаучан... сарык итеп була.
— Безгә сарыклар кирәкми.
Ә без аларга сарык түгел идекмени? Әле кайчан гына алар безнең көтүчеләребез иде... Костырырга, бөтенесен костырырга. Ашказан- нарын тискәре ягына әйләндереп... Хәзер үзләренә сарык тиресе ябынырга вакыт.

— Сарык тиресе ябынган бүреләрдән...—дип тотлыгыбрак тордым,— ни мәгънә?
— Көтүчеләр уяу торыр. Кичәге сарыклар—без—бүген бүре көтүе көтә — әллә начармы? Патша белән ялчы да юк, алла белән мулла да. Элек безнең баш очында аларның камчысы шартлаган, хәзер аларның борын тебендә безнең... кукиш сызгырып торыр —Үзе дә сизмәстән, Каһир кесәсеннән револьвер алып селкеде.
— Тилгәнне шушыннан аттыңмыни?
Каһир «нинди тилгән?» дип сорамады, револьверын куен кесәсенә тыгып куйды.
— Рамазановныкы,— диде ул.
— Шуннан... атылган диделәр-мени?
— Белмим. Мин әле моны белмим... Ыгы-зыгыда... өстәленнән алып тыктым. Милиционерлар күрде, Идрис абый да. Югыйсә, алып китәрләр иде дә бер җирдә күгәреп ятыр иде.
— Курыкмыйча йөртәсеңме?
— Курыкмыйча!—Аның йөзе тагын җирәнгәндәй тартылып алды.— Мин хәзер бер генә нәрсәдән куркам, туган — акылдан шашудан... Гарык күрдем. Канын да, утын да. Турадым, кистем, яндырдым — төшкә керә...— Ул озак дәшми торды. Мин аны нигәдер кызгана башладым.— Рамазанов... Бәлки ул хаклыдыр, хаклыдыр... Туйгандыр. Без ирекле. Шул исәптән үз-үзең белән исәп-хисап ясарга да ирекле... Рамазанов... Шикләнәм, туган,— мәми авыз түгелгә охшаган иде ул. Андыйлар пуляны үз каннарына үзләре буямый... Бүреләр күп. Беләсең килсә, башлана башлады гына әле... Әйдә, бу бүреләрнең дә әче балларын авыз итеп калыйк, ачуларыннан асларына җибәреп утырсыннар. Беренче һәм соңгы тапкыр утырыйк та... Аннары бугазларына да ябышырга була.
— Юк, хурланам.
— Алар безнең канны эчте — хурланганнар микән?— Ул, елмаеп, туй барган җиргә кереп китте.
Этен алдым пычакка.
Кызын алдым кочакка,—
дип көйләгәне шау-шуга кушылып эреде.
Мин ишегалды белән бакча арасына — капка һәм келәтне тоташтырып корылган биек такта койма буендагы имән бүрәнәгә барып утырдым.
Келәт ишеге төбендә кабык түбәле эт оясы. Эте юк, мәҗлес булгач, артка чыгарып бәйләгәннәр, шуннан аның әле шыңшыган, әле чинаган, әле өргән тавышы ишетелә. Тәртәләрен күтәреп, төбенә яшел печән түшәлгән һәм иске кайры тун салынган тимер күчәрле арбаны лапас астына кертеп куйганнар — анда кемдер төн куна булса кирәк. Тезмә ягында тавык кытаклый, аңа әтәч кушылып китә. Кое бурасының юеш басмасында бал кортлары безелдәшә, тәгаен, ерактан түгелләрдер. учактан чәчрәгән күмер сыман, бакча ягыннан килеп чыгалар да, шунда таба~ очалар. Келәт кыегы астына потлы тимер үлчәү иңсәсе элгәннәр, бу өйдә чәй-ши1$әрдән калган нәрсәне потлап үлчәргә күнеккәнгә охшый.
Ул чак ничек булгандыр, ә хәзер миңа ул көнне Кәүсәрияне күрә сем килеп утырганмындыр кебек. Ул, теге чактагыча, табак тотып, ишегалдына чыкса, мине таныр иде микән? Юк, юк, минем бу хәлемдә аңа күренәсем килми, тиз генә торам да кунакханә ягына атлап китәргә борылам, тик мине аның тавышы туктата.
Кая ашыгасың?—ди ул. Мин аның күкрәк тавышына абынып китәм шикелле.— Утыр әле бераз...
— Хәтернең вакыты очсыз да бит... •
— И-и-и, зарланмале, бигрәк эшем кешесе булып беткәнсең, кемә-
ем. Дөнья кендеге сиңа гына бәйләнмәгәндер, шәт. Кигәвен чаккан үгез күк, алдыгызны артыгызны белми чапкан буласыз тагын, ходаем... Утыр әле бер, ашыкма. Менәтерә, баздан катык алып менәм, сөткә туглап бирермен, йөрәкләрең иркенәеп китәр. Утыр әле бер кинәнеп, ♦ хатын-кыз әрен тыңла. Тансыклагансыңдыр Хатын-кыз тукран шикел- з ле ирләр башына үз әрен тукып тормаса, миләре кортлый ич алар- S ның, әйемәк? £
— Мондый түгел идең ләбаса син, Кәүсәрия?! Картаймыш көнеңдә £ шушылай мырлап йөрергә калңр идең микәнни?
— Кешедән кимме әллә? Хатын-кызның әрләве ирләргә җан кай- £
магы гына ич ул... “
— Син гел «хатын-кыз» дисең. Сии үзеңне «хатын» дип сөйләш. х
— Кем хатыны? 2
— Кемнеке дип инде ул хәтле... Мин әле суксам тимер өзмәслек, «
типсәм ут чыгармаслык егет түгел. £
— Әллә мине үзең шикелле генә картлачны авызлыклап тотмастай ® әби диярең бармы? Мин синең белән ничек сөйләшергә белер идем, * Ислам...
— Әллә үпкәң бар инде?
— Үпкәм? Үпкә нәрсә ул? Хатын кызның үпкәсен эретергә ир-егетнең бер үбүе җитә Ә менә үкенече булган картны нинди кыз кыркын ♦ юата алыр икән?
— Каршы килмәс идем, әй! »
— Юатырлык чамам булса иде дә бит кана... ♦
— Ә мин сине хәтеремә теләсә кайчан чакырып китерәм дә юанам. *
— Онытмадыңмыни әле?
— Рәхәтләнеп тә бит.. Аягыма тышау булып уралдың да яшьлегең £
җәйләвендә генә тотасың. п
— Үзең ич, тиле! «Билләреңә сары каешлар булып уралаем» дип җырлый торган идең. Җырлый гына... Теге кышны гына, боз эчендә пешкән кура җиләге булып, авызыңа тамам дигәндә... әллә генә нишләдең инде менәтерә! Хәзер терсәгең якындыр да.
— Терсәк якын, син ерак.
— Якынайсам? Нәкъ шул вакыттагыча
— Нәкъ шул чактагыча кабатланыр иде.
— Кеше баласына акыл кермәсә дә керми икән, һай! Син минем белән баласытып кына сөйләшәсең бугай, баласытып кына. Төшләреңә кергәнмендер әле, төштә акыл теләмәгәнне дә кыласың ич үл тегеләй, хикмәт... Кочкансыңдыр, мине шул сәкедә хәтсез тапкыр кочкансыңдыр әле, оятсыз. Нәкъ шул чактагыча кабатланыр дип торасың тагын, кылмыш!.. Кабатлатыр идем мин сиңа нәкъ шул чактагыча, ходаем!.
— Я, я... Сине уемда үзем белән шушылай сөйләштергәнем өчен гафу итә күр, зинһар. Гөнаһлы итә язып Сине оныта башлаганмын ахрысы, инде менә бөтенләй бүтән рәвештә күзаллыйм.
— Ислам, Ислам! Мин шул ук. Шул ук Кәүсәриямеи. Әлбәттә, безнеңчә килеп чыгарга язган булса, болай сөйләшү пычагыма да хаҗәт булмас иде инде ул. Нишләтәсең, биргәненә рәхмәт кылырга инде. Син болай да бәхетле. Миңа да яхшы Мин мәңге яшь калдым Юкса мин сукранып, зарланып, ах та ух килеп йөрүче, бәйләнчек, мыжык, теңкәңне корытучы, саруыңны кайнатучы, җанынны өтүче, гайрәтеңне чигерүче, кәефеңне кыручы, җелегенә төшүче, үзәгеңә үтүче бер карчыкка әйләнеп беткән булыр идем инде Сиңа шундый белән сөйләшүе ничегрәк булыр иде микән, мескенкәем минем, бичарам... Син минем яңа кар шикелле ак. мичтән чыккан гына или ише кайнар тәнемне коча
идең. Ә хәзерге хыялыңдагы Кәүсәрия нинди? Орындың исә, кәбестә күк шыңгырдап тораммы? Кара бу коры тәнне, тез асларындагы бүлтәеп чыккан кан тамырларын, кипкән миләштәй бөрешкән авызны, пыяласыз тәрәзә сыман төпсез күзләремне... Син мине шушы хәлдә бер дә күрмәвең белән бәхетле бит.
— Әй, Кәүсәрия, әй!.. Мин соң, мин!.. Сурәтемне бер генә капшар идең дә, ап-ак чәчемне тузганак итеп таратып, карлыгач шикелле бөтен тәнеңне җиңел очырып, көлә-көлә китеп барыр идең бугай, әйеме?
— Әллә елыйсың инде, картлач?
— Карт күз елак була икән ул, нәкъ»имчәк баласы.
— И-и-и, тел бистәләре, сөйләшәбез дә сөйләшәбез, ач кешенең ачуы яман ди, әйдәле, тамак ялгыйк!
— Ни ашар идек икән соң без?
— Бөтенләтә бәрәңге пешеримме? Безнең бәрәңгенең чйт ярма икәнен оныткансыңдыр инде. Юк, яңа бәрәңге пешерәм. Янына шартларга җитешеп пешкән помидор куярмын. Кайнаган сөт. Әллә салкын катык тансыкладыңмы? Аннары суң чәй эчәрбез. Бер генә чеметем мәтрүшкә дә салып. Юкә балы белән.
— A-а! Кыстый да беләсең соң, Кәүсәрия! Ярмаланып пешкән яңа бәрәңгең бармагым битен пешерә, иренемне көйдерә; помидорларыңны күреп, авыз суларым корый; катыгың каймак булып иреннәргә ягылып кала, чәең маңгаемдагы сырларны эретә. Синең белән бер генә тапкыр булса да кара-каршы утырып, юкә балы белән мәтрүшкәле чәй эчсәк, без мәңгегә оҗмах яшендә калыр идек. Ә бергә яшәсәк? Ә бергә яшәсәк! Ә бергә яшәсәк... Ул картлык дигән дию пәриен якын җибәрер идекмени соң? Безнең тәннәребез картлык каргасы куна торган борчак кыры булыр идеме әллә? Әгәр дә синең белән бер генә тапкыр булса да кара-каршы утырып, юкә балы белән мәтрүшкәле чәй эчсәк, мин ул карганы чәчемнән пумала ясап куар идем, бәдбәхетне! Яктыда килсә, мин ул картаюны (карт аю) күземне таш итеп ата-ата куар идем. Караңгыда сагаласа, йөрәгемне факел итеп, танавына тондыдыр идем. Тәнемнең тиресен салдырып, аркан ишәр идем дә дөньяның иң нык имәненә арканлап куяр идем. Я булмаса, канымны дәрья итеп агызып, шунда тончыктырыр идем. Синең белән тормыш табынына кара-каршы утырып, тел очлары белән генә юкә балы каба-каба, бер чеметем мәтрүшкә салынган чәй эчә-эчә яшәү насыйп иткән булсамы?!. Картлык, кара мәче булып, без утырган өстәл астында безнең сөюдән калган сөякләрне кимерә-кимерә елар иде, бәдбәхет! A-а! Кыстый беләсең дә соң син, Кәүсәрия! Ярмаланып пешкән яңа бәрәңгең...
— Мин сиңа ышанам, Ислам! Синең белән тормыш табынына кара- каршы утырып, тел очлары белән генә юкә балы каба-каба, бер чеметем мәтрүшкә салынган чәй эчкән күк булды.
— Кулыңны бир әле, Кәүсәрия, үбимче бер.
— Агач тамырлары — минем кулым: сыкрап бер җир өстенә чыксалар, табарсың.
— Чәчеңне сыйпыйм әле, Кәүсәрия!
— Далаларга чык: җилдә йөгергән кылганнарны куып җитсәң, тарарсың...
— Сулышыңны тоймыйчамы?
— Җилләрне тыңла.
— йөрәгең җылысында җылыныйм дисәм...
— Яшеннәр янына мен, Ислам.
— Кайда соң син, саубуллашыйк.
— Хәтер белән саубуллашмыйлар. Килер вакыт — ул үзе синең белән хушлашыр.
Әгәр дә шушы килеш Кәүсәрияләр ишегалдындагы бүрәнәләргә барып утырсам, һәм ул теге чактагыча каршы чыкса, мине таныр иде микән? Юк, юк, минем бу хәлдә ана күренәсем килми, тиз генә торам да кунакханә ягына атлап китәм.
Нарком янына мин бишенче көнне үк барып җиттем. Ул мине бүл- 3 мәсендә башланган утырышта катнашырга мәҗбүр итте. Сүз авырлык- з лар, җитешсезлекләр, бөлгенлек, очы-кырые күренмәгән буталчыклык- * лар, кадрлар кытлыгы хакында барды =
— Күреп торам, син әзер,— диде ул җыелыш беткәч, яссы күкрәкле s секретарь хатын ясап керткән чәйне өреп эчә-эчә,— Акча, материаллар, 2 эш кораллары сорап килдеңме?
Баш кактым Ни өчен килгәнемне белгәнен күргән хәлдә миңа аның « соңгы сүзе генә кирәк. 2
— Бернәрсәбез дә юк диясең киләме, кадерлем? НнчеҢ төзибезме? ш Беренчедән, булмаганны төзибез, юкка күрә. Ә юкны каян алып төзи- £ ләр? Юктан.— Үзенең абсурд, ләкин бөек дәрәҗәдәге сүзләреннән ул - үзе үк көлеп җибәрде.
— Юктан бар булмый,— дидем мин.— Менә, хәстәрләгән сызым- $
нар, исәпләр.— һәм куен кесәсеннән чыгарып, өстәлгә кәгазьләр төр- § гәге куйдым. 10
Чәен эчеп бетергәч, ул, күзен йомып, учы белән битен сыпырды. Ан- ♦ нары нигәдер пышылдап: ь
— Була, Ислам Имамович, була,— диде. Бераз тын торгач, каты- * рак итеп:—Була,— дип кабатлады —Исбатлый алмыйм. Ләкин без- в нең алда — киләчәк, гади генә итеп әйткәндә,— яшәү,— дип өстәде.— < Ә яшәү...
Ул сүзсез калды. Фикерен дәвам итәр дип уйладым, тик ул аңа ки- л ре кайтмады. «Яшәү юктан бар булган»,— диясе килдеме соң, әллә: £ «Мин әйткәнне киләчәк исбатлар»,—дип уйладымы?
Сөйләшеп утырдык. Аның «Юк» дигәне буш имезлек кенә булып калмады. Станция җиһазлары, тнмер чыбык, кадак, сумала җибәрәчәкләр. «Юк» дигәне — акча, агач. Агачы авылдан биш чакрымдагы урманда үсә, ә акча кайда «пешә» икән?
— Юктан башлагыз, колхоз белән төгәлләгез,—диде нарком — Менә шушындый «юк»ны булдырсаң.. Проектын эшләгән инженер күперен дә үзе төзи. Беренче поезд узганда күпере астына төшеп, башы өстеннән уздырып җибәргәнче Җимерелсә, иң беренче үзе һәлак була.
Үз көчемә ышанмау, бурычны үти алырыма шикләнү, билгесезлек алдында курку ул көнне кайда йөрде икән соң? Барысы да без теләгәнчә булыр кебек иде. Үзебез теләгәнчә булыр кебек. Үзебез теләгәнчә. Алай да мин:
— Беренче кат бит, иптәш нарком,— дидем.
— Дөньяга да икенче кат килмиләр. Беренче генә кат киләләр, һәм соңгы кат.
— Ә уку?—дидем мин аның белән бәхәсләшүдән битәр, үземнән сорап.
— Тормыштан да олырак мәктәп юк, энем Күпер кирәк. Иң мөһиме — күпер Бүгенге белән киләчәкне тоташтырачак күпер. Без әле күпернең астында. Баш очыбызга кешелекнең ни якты өметләре төялгән поезд якынлаша, сизәсеңме? Күпер астына, егет!. Безнең бәхет шунда. Беләсеңме крестьян нн өчен җаны тәне белән коммунизм яклы булачак? — дип сорады ул саубуллашкан чагында. Кулын иңбашыма салып, үзе үк җавап та бирде: — Ул станцияләрне үз кулы белән төзе
гәнгә күрә. Үзен пешергән тәмле... Үз кулы белән, аңлыйсыңмы, Ислам Имамович?
Минем аның янына баруым кирәк булды микән? Эшкә моның артык файдасы тимәде дә шикелле. Ә үзем өчен...
Икенче кат бу авылга озакка кайтырга тиешлегемне аңладым. Кая ул пальто белән бүрек! Белемемне дәвам итә алмадым. Тормыш өйрәтте.
Пароходта түземсезлек белән ярга аяк басасы мәлемне көттем. Ширәмәт морзалар бакчасына, чәчәктән-чәчәккә очынган күбәләк кебек җилпенеп, чиләк-көянтә аскан бер 1уяз заты төшеп килә...
VI
Безнең хыялларыбыз матур иде. Салыначак станция Мәскәүдәге князь йосыпов сараеннан бер дә ким-хур булмастыр сыман тоелды. Институтта безгә Каширино крестьяннарының җыйнаулашып салган электр станцияләрен алып барып күрсәткәннәр иде. Хәер, күрсәтмәсә- ләр дә, ул безнең күңелебездә зуррак, матуррак төстә, Ленин исеме белән бәйле булганга, кабатланмас бер биеклек рәвешендә калыр иде; бактың исә, гадәти генә, шәһәр җирендә булса, күз дә төшмәслек кечкенә бер корылма икән. Ә заманына күрә, мәшһүр ГОЭЛРОга кадәр, крестьянның зирәк акылы һәм өсте-өстенә үскән сөялләрдән күн итек табаны сыман катып беткән, ялтырап торган тырыш кулы белән юктан бар итеп корылганга күрә, ул да ихтирамга лаек төзелеш иде.
Без курткабызда МОПР (Революция көрәшчеләренә булышуның халыкара оешмасы) значогы йөртә идек, галстук такканнарны комсомол җыелышларында тикшерәбез, кызлар белән йөрибез генә — үбешмибез. Безнең хыялларыбызны ГОЭЛРОның тиздән бөтен ил буйлап кабынасы утлары үбә иде. йөзләрчә мең кубометр бетон салу, миллиметрлы төгәллек белән корыла торган куәтле-куәтле җиһазлар — һәм үземнең тиздән шулар белән эшләргә тиешле кеше сурәтендә хис итүем минем канатым иде. Без үзебезне ил өчен гадәттән тыш кирәкле белгечләр итеп сизә башлаган идек. Глеб Максимилианович Кржижанов- скийның Карунин мәйданындагы СССР Госпланыннан безнең институтка килеп, ул хакта хыяллансаң да фанатиклык дип саналырлык салкын канлылык белән Ангара елгасы куәтен меңәр чакрымга тапшыру, Эйнштейнның чагыштырма теориясе, атом-төш реакциясе хакында сөйләүләреннән күңелебездә кузгалган җилкенсенүләр, түземсезләнеп, киләчәккә ашкынулар — һәм миңа нарком тапшырган бу-рыч.. Әх, әх, әх! Хыялларымнан бик еракка чигендем түгелме соң? Кайчан гына без, бер төркем студентлар, Глеб Максимилиановичның Садовникидагы иске фатирында бер-беребез белән әле килешүсез бәхәстә. әле уен-көлкедә үткәргән онытылмас кич — һәм хәзер кайда мин, нишлим, бурычым ни, хыялым нинди? Бармак белән санарлык шәхси әйберләремнең иң кадерлесе аның шул кичтә кулын куеп бүләк иткән китап — «И. И. Скворцов-Степанов. СССРны электрлаштыру»— олы хыялларымның чәлпәрәмә килүенә шаһит бер истәлек кснәмени инде? Электр станцияләрен илнең йөрәге, ә ток йөгерә торган чыбыкларны кан тамырлары белән тиңләштерү заманнары иде. Газеталар Идел, Днепр кебек елгаларда башланачак фантастик төзелешләр хакындагы сүзләр белән тулды. Төрле проектлар, идеяләр, Чирчик гидростанциясе проблемасы тирәсендә дуслар, дошманнар бәрелешә башлады. Без үзебезне ул идеяләрнең булачак кияүләре урынына күреп, аларны яратып һәм яклап бәхәсләшә идек. Минем хыялымдагы «кәләш» тә чибәр иде — Днепрогэс, һәм кайдадыр шунда меңләгән кеше, галәмәг масштаб эчендә — мин.
Ә моның урынына язмышым күп катлы — колонналы-аркалы, бизәк чачаклар белән чуарланып беткән йорт каршындагы эт оясы нше генә булып күренгән авыл станциясенә килеп бәйләнде. Канатлы хыял уят кан фикерем ана сыешмаска карыша Максат белән чынбарлык, идеал тормыш белән бүгенге көн ихтыяҗы уйларымда якага-яка килеп бугазлашты
Алай да„.
Баштагы көннәрдә зур газаплар кичерә-кнчерә әнә шул хыялларым үлгән кебек булды. Кайчандыр нәкъ шулай ук итеп — курка-курка гы на — әни сөте белән кергән аллага ышануым үлгән иде.
Кайбер төннәрне йокыга китә алмыйча, уемда гел исәп-хисап ясыйм, лампага ут элеп, кәгазьгә тан атканчы бәләкәй станциянең төр ле күренешләрен төшереп карыйм. Эш алай ук тез буыннарын калты ратырдайга охшамаган. Кара исәбем белән бөтен эш күләме ак ташлы үр итәге буенча — елгага янәшә — нибарысы җитмеш сиксән сажин озынлыгындагы, ике-өч метр тирәнлегендәге төп канау казып, аннан тагын язгы суларны, җәйге ташкыннарны уздырып җибәрергә запас канау казудан, җиде-сигез метр биеклектәге агач бура буудан, казан лыкны киңәйтеп, тирәнәйтеп, шунда имән субайларга станция бинасы корудан һәм тегермән салудан гыйбарәт. Ә авыл урамнарына баганалар утыртып чыбык сузу — анысы, мунчадан соң салкын* әйрән эчеп җибәргән шикелле, рәхәтлек, канәгатьлек кенә бирер кебек Иң мөһн ме — гадилек, эшне мөмкин кадәр җиңеләйтерлек җай табу
Нарком яныннан кайткач, төп сызымымны, нсәп-хнсап кәгазен тотып, Каһир Сафин янына кердем Ул кәгазьләремне борын тишекләрен нән бөркелеп чыккан тәмәке төтене белән өретте дә
— Шәп!—дип кенә куйды
— Иртәгә керешик,— дидем мин.
— Иртәгә?!
— Иртәгә Сузарга ярамый.
— Сузарга дип Бала карында күпме йөри’
— Ә бу бит сиңа бала гына түгел,— дидем мин кәгазьләремне җыеп.— Бу. бу...
Мөгаен, кыяфәтем ата булуга ирешкән ирнеке ипи генә булмагандыр Каһир моны тойды, күрәсең.
— Иртәгә,—диде ул.—Халыкка җиткерик алайса
— Кичкә җыелыш җый
Ахыры киласе санда