Логотип Казан Утлары
Повесть

ӘБИЕМ ЯДКАРЕ


 улларым сөялдән, аякларым чебидән арынмаган балачагым тагын шул ягы белән нык исемдә калган. кышка кердекме без, әбием белән икәүләп, булган бар эшебезне бер читкә куеп торып, чабата үрергә керешә торган идек. Юкәнең иң яшеннән, иң бөгелә, иң сыгыла торганнарыннан башта берәр киемне, әлбәттә, үзебезгә ясап киябез. Аннары туган-тумачаларга, аннары күрше-күләннәргә. Кыскасы — бөтен һөнәрле халкына. Шөшле белән калып кыйнап уч төпләре кабарып, бармак очлары чимә-чн кан булып бетә торган иде Чынлап әгәр, көннәр буена шулай баш күтәрми чабата үрә
торгач, ел тикле озын кышның ничек узып киткәнен дә сизми калах идек
Әбекәем-матурым әле калыптан гына алган, кәрәзле бал, тулып пешкән каен җиләге, тагын әллә нинди тәмле исләр килен торган яңа кием чабатаны сәке читенә бәргәләп-суккалап йомшартып тора да миңа суза
— Мәле, улым, җиңел аягым, җәннәт фәрештәләре булып кына шушы чабатаны Саесканнарга кертеп чык. Нәселләре белән тирә-юньгә дан тоткан итек тегүчеләр, читек каючылар иделәр Ә хәзер менә тышка өстерәп чыгарга төпсез башмаклары да юк. Өйләренә керсәң, әстәгъфирулла, боларны әллә танык басып чыгарганмы диярсең, сәке тулы бала, бичаракайларым. Аналары Тәзкирә көнозын фермадан кайтып керми. Ә Хафиз кияү соңгы хатында иртәгә утка керәбез, дип язган булган. Шуннан бирле инде менә ике атна ни хаты, ни хәбәре юк, ди. Бар, улым, бар, фәрештә булып кына кертеп чык үзләренә,— дип тизләтә — һич югында, алмаш-тилмәш киярләр. Сугыш басыл- са-а-а,— дип суза әбекәем, шушы сүзләренә тирән бер мәгънә, якты өметләр салып,— эт борчасыдай тере нәселләр алар. Тиз тернәкләнеп, шунда ук аякка басачаклар. Аталары Хафиз кияү тәвәккәлнең тәвәккәле, юкны бар, берне биш итеп йөрүче
Безнең һөнәрлегә бомба да төшмәде, туптан да атмадылар. Әмма Бөек Ватан сугышы кырларында шартлаган бомбаларның, аткан тупларның дәһшәтле яңгыравын колагыбыз белән ишетеп, йөрәгебез белән тоеп яшибез. Әле менә шушы арада гына да күпме кешенең үлүе турында кара кәгазьләр китерделәр. Хат таратучы Васфия апай, чем- кара күзле, уймак авызлы чибәркәй, авылыбызда халык сөймәс бер җанга әйләнде. Урамда ул күренсә, безнең өй каршында гына тукта- маса, безнең капка келәсен генә басмаса ярар иде, дип һәркемнең
коты очып тора. Ул килмәсә, кеше әле ничектер өмет белән яши, ышанычын югалтмый Әгәр инде кара кәгазен тотып ул килеп керсә, коеласын да тешәсен. Әнә безнең очның Әтнәләргә, Арчаларга хәтле барып сабантуйлары тотып йөргән Ярау Гаяз сугыш кырыннан ике буш жинен селкеп кайтып керде Хәзер авызына махрасын да әнисе Нәгыймә абыстай үзе төреп каптыра, ди. ♦
Ә без әбекәем белән һаман чабата ясыйбыз Калыптан төшкән һәр м киемгә хужаларны табып кына тора ул. «Нәселләре белән оста мич < чыгаручы Күбәүләргә>, «бураларны кәртинкә итеп бураучы Адашкан- § нарга», «укмашып беткән йонны да ефәккә тиң итеп тетүче Моңлы- R башларга» өләшә генә бара Ерак сугыш кырларында кан коеп йөргән | Саескан Хафиз, Күбәү Шәйдүк, Моңлыбаш Гыймран, Адашкан Дәү- з ләтша, Удалуй Ризван һәм башка тагын бик күп агайларның бала- * чагасы турында кайгыртып, аларның гаиләләренә кулыннан килгәнчә ♦ ярдәм итеп торуы иде бу аның Төпсез чоңгылларында әле хәзер дә а өч айлык дуңгыз баласы кадәр җәеннәр, шарлавыкларында көмеш тәң- ° кәле чабаклар уйнаган Камышлы елгасы буена иң беренче булып без- * нең җиденче бабабыз Аканай карт килеп утырган Аканай бабай жи- о дс ул үстереп, аларның җидесенә җиде төрле һөнәр өйрәткән. Безнең * һөнәрле менә шуннан башланып киткән. Әбием әйтә, бөтен һөнәрле ь безгә кардәш тия, ди Менә шуңа күрә бөтен авыл халкының, килен- “• җиңгәчәйләренең, бала-чагасының тазалыгы-саулыгы, иминлеге ту- £ рында кайгыртып яшәүне үзенең бурычы итеп саный ул. Менә шуңа л күрә дә инде без чабатаны бөтен авылга ясыйбыз. <
Ә тора торгач, әбекәем курчакка киертердәй итеп үргән чабатасын шакмаклы ашъяулыкка төреп култык астына кыстыра да, бездән чакрым ярым гына торган рус авылы Тугашка китә. Әбиемнең анда Фекла исемле дус карчыгы бар. Әлбәттә, мин дә аңа иярәм, чөнкн мин әбинең рәдифе ’, әбекәем минем рәднф
Безнең һөнәрледә йорт-җир, каралты-кура корган кешеләр әвәл- әвәлтеинән шушы Тугаш тавы итәгеннән таш чыгарганнар. Үзебезнең келәт-амбарны салганда минем бабай да шушы Тугашка, Фекла әбидә фатирда торып таш чыгарган. Әбекәем бу рус карчыгы белән әнә шул заманнарны танышып китеп, гомерлек дус һәм сердәш булып калган Фекла түтинең карты да, минем бабай да күптән инде вафат- лар Шушы ике ятим карчыкның гомере буена бер-берсеиә йөрешеп, чәйгә дәшешеп яшәүләренә монысы бер сәбәп Шуңа өстәп Фекла тү-тинең бердәнбер улы Миколай абый, минем әти белән бергә комиссия торып, сугышка да бер үк көнне чыгып киттеләр. Икесен дә Бөреле станциясенә хәтле бер арбада безнең авыл юртагы белән озата бардык.
Аның шунысы бик кызык минем әби. матурым, бер кәлимә сүз русча сукаламый Ә Фекла түти «татарчн белмәс»тән башка бер авыз сүз безнеңчә белми Әмма шулай да алар бер-берсен бик оста аңлашып, бер күрешсәләр, аерыла алмыйча, рәхәтләнеп эчләрен бушаталар Килгәнбез икән, әбиемнең сорар сүзе бер була
— Мнколаең соң әлегә исән генәме? Ниләр яза үзе?
Фекла әби чуп-чуар итеп көзге ватыклары ябыштырган кучкар башыннан моңарчы тиде мең кат күкрәгенә кыскан өчпочмаклы солдат хатын кулына ала. Тагын бер мәртәбә аның һәр юлый, һәр сүзен үбеп чыга Моңа тел белү кирәкми, болай да барысы аңлашыла Димәк, Миколай абый исән, сирәк булса да хатлары да килеп тора.
— Фекла, ызнакум мая, балакайларыбыз исән генә була күрсеннәр инде Ходайдай гозерләп шуны сорыйк
1 Рәднф - юлдаш
Аның изге теләкләрен Фекла түти дә бик тиз төшенеп ала. Әбием ходай тәгаләдән әтине һәм дә Миколай абыйны сугыш кырларыннан исән-сау кайтаруын сорап дога кыларга керешүгә, Фекла түти дә чы- тырдавыклы чәй кәгазьләре белән матур итеп бизәп куйган өй почмагына килеп тезләнә Авыз эченнән догаларын кабатлап, озак итеп чу- ’ кынып тора Аннары гына безгә сораулы караш белән төбәлә. Әбием күкрәк алдына җыеп утырган кулларын шундук як-якка җәеп җибәрә:
— Юк шул. Безнекенең соңгы атналарда хаты да, хәбәре дә юк шул әле Менә шуңа бик эчебез пошып килүебез дә иде.
Фекла түти каршыбызга басып юатырга керешә. Урынсызга кайгырма, ызнакум мая, саргайтма үзеңне. Синең Фиргатең дә исән-саудыр, үзе турында хәбәр салырга тик вакыты гына юктыр.
Ул арада Фекла түтинең чәе өлгерә. Шикәр урынына мичтә киптергән чөгендер тешләп үлән чәе эчәбез. Тәмле дә була иде Фекла түтинең шушы чәе. Без манма тиргә батып чәйләп утырган арада эңгер-меңгер булып куя Авыл арасы чакрым ярымнар гына булса да, Фекла түти безне җибәрми, куна калабыз Жылы сәндерәгә өчәү менеп кунаклыйбыз Таракан кыштырдаганны, чикерткә сайраганны, морҗада җил сызгырганны тыңлап озак йокламый ятабыз. Ә иртә берсе русча, икенчесе татарча белмәгән ике карчык бер-берсенә күргән төшләрен сөйләп чөкердәшәләр.
Күп тә үтми чүлмәк белән я тозлы кәбестә тотып, я куенына нке- өч гәрәңкә тыгып, Фекла түти үзе безгә килеп җитә. Безнең кучкар башында өчпочмаклы хат тормаса, икесе дә тирән уйга калалар.
Бу ике ятим карчык бер-берсенең милли гореф-гадәтләрен шул хәтле ихтирам итәләр иде, бу хәлгә минем хәтта <>үген дә исем китә. Фекла әби безнең өйдә һичкайчан гыйбадәт кылмады, чукынмады. Килешмәгән нәрсәгә санагандыр инде. Фекла түти түр башында, зәңгәр рам эчендә торган шамаилгә ымлый. Син дә үз ходаеңнан сора, без ятимнәрне мәрхәмәтеннән ташлый күрмәсен берүк, янәсе.
Фекла түти ишектә күренүгә, әбием дә орчык булып бөтерелә башлый Мине тавык ояларын карап керергә йөгертә Үзе ак батист яулыгын бөркәнеп ала. Аны артка каерып бәйләп, коштабакта апара бутый. Мич алдында таба чыжлый, өйгә кыздырган май исе тарала. Күп тә үтми, әбием өстәлгә жамыяк белән төче коймак чыгарып утырта.
Ахирәте Фекла түтине шулай төче коймак белән сыйлап озатыр иде.
Фекла түти киткәч, без тагын үз эшебезгә керешәбез. Кайнар чәйдән, тәмле коймактан соң күңеле күтәрелеп, бит алмаларына хәтле кызарып чыккан әбиемнең кулы-кулга йокмый. Кулында шөшле. Авызында мин яңа гына телеп биргән хуш исле тасма. Менә бу кием чабатаны бик нык итеп, авыррак булса булыр, астына өч кат юкә кертеп, әнигә үрәбез әле. Ясап өлгертә алмыйбыз, чабаталарны ашап кына тора ул Үткән кайтуында да өч кием алып киткән иде. Әти фронтка китү белән аны районга эшкә алдылар, мәгариф бүлеге мөдире итеп куйдылар Шундый канлы сугышлар барганда да, бер бала да сабактан читтә калмасын, укысын дип авылдан-авылга, йорттан-йортка йөреп, ул айлар буе югалып тора Авылга мунча кереп китәргә, өс-башын чистага алмаштырырга гына кайта Соңгы кайтуында авыл советы председателе Мөнәвәрә апай белән чана тартып өй борынча йөрделәр, фронтка жылы киемнәр җыйдылар. Күрше-күләннәрнең кайсы озын балтырлы йон оекбаш, кайсы салкын окопларда яткан бичаракайларыма шинель эченнән кияргә булыр дип, кулдан гына сырган мамык күкрәкчә чыгара Фронтка дигәндә халык инде жанын кызганмый.
һәркем йөрәген ярып бирергә әзер. Тик алсыннар гына, тик ул фашист илбасарларны юк итәргә генә булышсын
Фронтка киткән чагында әти миңа: улым, дөнья хәлен белеп булмый, кире әйләнеп кайтмасам, төсем итеп киярсең, исән-сау кайта алсам, жан биргәнгә жүн бирер, баш киеме бетмәс, рәхәтен күреп ки. дип үзенең өр-яңа бүреген биреп калдырган иде. Соры бүре тиресеннән тек- ф кән бик жылы һәм бик матур бүрек иде ул. Бик киясем, урамга чыгып, _ малайларга минем менә нинди бүрегем бар, бу миңа әтием биреп кал- £ дырган бүрек дип. бик күрсәтәсем килсә дә. башыма хәтта бер тапкыр * да киеп карамый мин аны озак сакладым Чөнки бу бүректән миңа » дөньяда иң якын һәм иң кадерле ис, әтием исе килеп тора иде Башы- г ма бер генә кисәм дә, урамга бер генә чыксам да, шушы ис бетәр, һа- = вага очар, юкка чыгар, дип курка идем Әмма фронтка жылы кием- « нәр жыючылар килгәч, аларның чанасына һәркем үзенең иң кадерле * әйберсен чыгарып салганда, мин дә түзеп тора алмадым Йөгереп кердем дә, йонлач бүрекне кочагыма алып, озаклап-озаклап иснәп, әти- о емнең исен бөтен сулыш юлларыма, бөтен тәнемә сеңдереп тордым да х әни белән Мөнәвәрә апайларның чанасына чыгарып салдым Әбекәем 3 генә аклый хәлемне
— Кем белә, улым, ходайның рәхмәте белән бәлкем әле әтиеңә үк
эләгер,—дип, мине юатмак була. X
Әбием үзенә бер сәер карчык иде инде ул Әллә бик яшь булганга, - әллә инде үтә дә беркатлы булгангамы, әбием мине нишләптер изге Жаннардан саный иде. Бик еш кына, үз янына утыртып, миннән матур- * матур теләкләр теләтте, синен кылган догаларың ходай күңеленә тиз < рәк барып җитәр, ди иде
Ә тышта тыныңны куыра торган суык Төннәрен әйткән дә юк. хәтта көндезләрен дә безнең өй бүрәнәләре шарт та шорт килеп тора
— И ходаем, мондый суыкларыңны беренче күрәм Мкмеч мәлгун башына гына була күрсеннәр инде,—ди әбием Кыш шулай биниһая озын һәм рәхимсез булса да, безнең тормышлар алай зарланырлык түгел Әбиемнең арсландай улы фронтта, алгы сызыкта булганлыктан, дәүләт безгә ягарга утынны да кирәгенчә бирә, авыл советы безгә салымнарны да аз сала Түр яктагы ике тәрәзә арасында Сталин бабай ның зур рәсеме бар Ул да зәңгәр рам эчендә Әбием шөшлесен сәке ярыгына кыстыра да, вакыт-вакыт шушы рәсем белән дә сөйләшеп ала
— Ул мимеч-башы беткере нәрсәне җиңәргә ходай сиңа мәдәтләр бирсен, иптәш Сталин, зиһеннәреңне киң итсен,— дин дога кыла
Әбиемнең колхоз каршында пачуты бик зур Яше белән инде күптән чуттан чыккан булса да, әле һаман да төннәрен сыер фермасында каравыл тора Сугыш беткәч аны хәтта «Хезмәттәге батырлык өчен» меЛале белән дә бүләкләделәр.
Әбием алдында минем пачут зур. Мин ир заты, инде кул арасына кереп барам, эшкә ярыйм. Әбием мине һәр көн кич үзе белән фермага каравылга ала Каравылга мине дә ияртүенең сәбәбе бар Эшкә мазар килгәндә бик йөрәкле, бик тәвәккәл карчык булып, шул авыр елларда бөтен һөнәрле халкы турында кайгыртып яшәсә дә, кеше ышанмастай сәер яклары да бар иде аның Төрле кнлде-кнтте төшкә, җыен юк-барга, пәрн-женгә, албасты-убырга безнең һөнәрле абыстайлары, карт корылары арасында аннан да ныграк ышанучы булдымы икән Ә сыер фермасы андый зәхмәтнең нәкъ оясы бит инде ул Авылдан читтә, шыр ялангач кыр уртасында утырган фермада нигә котырышмасыннар Әбием үзе дә нәкъ менә шул фикердә иде Ә мин кечкенәдән ул зәхмәтләрнең берсен дә танымадым. Фермага килү белән, кая ул пәри малай- в «к У», м ю
81
лары, минем белән уйнарга чыксыннар әле дип, кулыма таяк алып бөтен ферманың астын өскә китереп актарынып йөрим. Аргы башта берәр нәрсә кыштырдаган саен әбием дерт итеп сискәнеп китә, кат- кат колхуалласын укып ала. Ә мин таягымны алам да пәри малайларын эзләргә кнтәм. Шулай булгач, әбиемнең мине каравылга нигә алып | йөрүе бик аңлашыла.
Икенче сәбәбе дә бар. Каралты тирәсенә карак-угры, усал ниятлерәк берәрсе килеп чыкса, каравыл өе тәрәзәсеннән бер киерелеп кычкырып җибәрсәм, минем тавыш аны һәрхәлдә ныграк куркытырга тиеш. Ни дисәң дә, мин бит ир заты. Ул заманнарда безнең башкайлар бүгенгедән күп кыйбат тора иде шу-у-у-л Каралты тирәсенә ят кеше, исерек-мазар килеп чыкканда, тегене бер әйтүдә тез чүктерә торган бер-ике бик ачы сүз дә өйрәтеп куйды әбием миңа. Каравылда торган кешегә шунсыз һич булмый икән. Теге бик тә ачыларын түгел, әлбәттә Чүт кенә йомшагракларын, әбием колагы күтәрә алырлыкларын гына Дөньяны күп күргән, тормышның ачысын-төчесен күп татыган карчык иде шул ул. .
Ә көндезләрен безнең кәсепне беләсез инде. Әбием белән баш күтәрми чабата үрәбез. Бөтен һөнәрлегә үрә башлагач, күпме кирәк бит ул! Тышта исә хәтта җил исәргә дә батырчылык итмәгән коры суык. Әбием мичкә җылы итеп яккач, аркасын куеп җылытып тора да, бер сүзне кабатлый:
— Я ходаем, окоптагы йөрәк бәгырьләребезгә чыдамлык бир, түземлек бир. Кодрәтең киң, берүк мәрхәмәтеңнән аерма.
Шушындый ямьсез салкын көннәрнең берендә өй алдында дөмбер- дөмбер аяк тавышлары ишетелде Анда караңгырак безнең. Кышын кар тутырып йөдәтмәсен дип, бөтен тишек-тошыкны көздән үк салам әвәслекләр белән томалап куябыз. Идәннәре дә тайгак. Капшана-кап- шана килә торгач, берәрсе абынып егылды, ахрысы Бөтен өй алды гөрс итеп китте Шушы алама суыкта кем йөри инде анда, ни пычагым калган? Шулчак, калын итеп чыпта белән сырган ишегебез төбенә \ хәтле каерылып ачылып китте дә, үзләре белән чүмәлә хәтле суык ияртеп, ике түмгәк тәгәрәшеп килеп керделәр. Алар артыннан башына тау биеклеге итеп шәл ураган бер бөкре карчык күренде. Телгән юкәләрне, калыпларыбызны читкә куйдык. Карыйбыз — күрше-белгәннәр дә түгел болар, хәтта авылныкыларга да охшамаганнар. Карчык без-дән сәдака-хәер сорарга җыенмый төсле. Баксаң, ул әле бөкре әби дә булып чыкмады Юка чикмәне астына кыстырып бәйләгән төенчеге аны шулай бөкре күрсәткән икән. Абау, алай таякка таяныр көнгә калган карчык та булып чыкмады әле ул. Зур зәңгәр күзләреннән, без чабата үрә торган юка тасмадай сап-сары чәчләреннән, мин аның бик яшь һәм бик матур апай булуын төсмерләп алдым. Ул исә шунда ишек катында ук тезләнДе дә, төенчеген чишәргә азаплана башлады. Күгәрчен тәпие кебек күп-күмгәк булып күгәргән бармакларын өреп- өреп җылытырга тырышса да, язылмыйлар, аны тыңламыйлар иде. Андый чакта ничек түзеп тормак кирәк тә, ничек ярдәмгә ашыкмыйсың Кая, әллә үзем булышыйммы дип, мин дә килеп чүгәләдем, тешем белән каерып төенчеген чишеп бирдем. Бу матур апайның ике түмгәге, бу дөньяда безгә башка берни дә кирәкми, тик шушы җылы өйдән генә куа күрмәсеннәр дигән төсле, чүпрәк-чапраклар арасыннан сыңар күзләрён генә ялтыратып, тыннарын да чыгармый тора бирәләр. Болар- ның берсе миннән битәр, икенчесе минем чамалырак
Мин дә булышкач, марҗа апай төенчеген, ниһаять, чиште һәм аннан ни чыгара инде бу дип көтсәк, алдыбызга сап-сары тышлы өр-яңа күн пәлтә китереп салды. Үзе гөлдер-гөлдер нидер сөйли. Пәлтәне мактый-
дыр инде. Пәлтәнең тышы сары күн, эче йомшак тире. Маржа апай аны әбигә сузды, тотып карагыз, янәсе Әйткән идем бит инде, әбием, бичарам, русчаны ипи-тозлык та сукаламый дип Их. шунда сон русчаны мнн белгән булсам! Маржа апай белән чәчелдереп сөйләшеп жн бәргән булыр идем дә. әби алдында авторитет тагын да үсеп китәр иде Юк, шул, белмәгәч нәрсә эшлисен. Авызымны ачып тора бнрәм ♦ Әмма маржа апайнын теләген бик тиз аңлап алдык Шушы тунны =• безгә сатмакчы була, мактап-мактап алырга кыстый
Дөресен әйтим, әбекәем әлеге күн пәлтәне күрү белән ошатты. Әти- g нең сугыштан жнңеп кайтуына шундый бер затлы тун әзерләп куясы , күптәннән килеп йөри иде анын
— Мой мужик, мой мужик!—ди маржа апай Бу тун урланган- g ниткән әйбер түгел, үз иремнеке дия, янәсе Әбекәем дә күп сатулашып тормады, кырт кисеп әйтә куйды *
— Харуш твая пәлтә, бик якши, шибкә харуш! а
Харуш булмыймы соң! Маржа апайның туны күзнең явын алып 2 тора. Шунысын белергә иде, күпмерәк каермак була икән? Әбием тун- го ны тагын бер кат күздән кичереп, үзе янына сәкегә салды Сизәм, тун £ безнеке булачак. Ә маржа апай күпме сорарга да аптырабрак тора х иде, ахрысы Шунда аның күзе ишек катында торган чиләккә төште, ь Ул шуңа ишарәләп күрсәтте Бер чиләк бәрәңге! Әбидән алда мин £ шәйләдем, кыйбатрак сорый бу. Артыгын каермак була Беләсең кил- «> сә, матур апакаем, бер чиләк бәрәңгегә бездә зиннәтле кашлы алка £ лар, балдаклар, ялт та йолт килгән алмаз ташлы беләзекләр, алтын < кул сәгатьләре биреп китәләр Алай кадерле булса, туныңны үзең ки. ә без аннан башка да яшәрбез Мин бер әбигә, бер идән астына карап алам. Чөнки мондый алыш-биреш булганда идән астына төшеп бәрәңге тутыру микем бурыч Әмма сизеп торам, чумарга туры киләчәк мина бүген идән астына Әбием тунны алдыннан төшерми Аны тагын бер мәртәбә әйләндереп-әйләндереп, күнен капшап, йоннарын сыпыр- галап алды да
’— Харуш! Шибкә харуш! Мондый затлы әйберне кулдан ычкындыру гөнаһ булыр! — диде, миңа кнңәш иткәндәй - Шулай бит, улым’ дип өстәде Ә миңа шул гына кирәк Димәк, килештек, пәлтәне алабыз Чиләкне эләктереп идән астына чумдым Их, малай, канлы сугыш кырларыннан әти генә исән-сау кайта күрсен инде. Аны бер дигән күн пәлтә көтеп торачак. Шундый тунны иңнәреңә салып авылыбыз урамыннан бер узу үзе ни тора!
Сугышның беренче кышы гына әле бу. Әмма шушы кыска вакыт эчендә дә үзара алыш-биреш итүче икс кеше арасында аерым, сугыш чорына хас кырыс законнар да туып өлгерде Бер чиләк днп килешенгән икән, бер чиләк бирәсең Артык та түгел, кнм дә түгел Бер бәрәңге кнм салсаң, алучыны рәнжетәсең Юмартланып китеп артык салсаң, алдагы көнең турында уйла, капчык тотып үзең урамга чыгар көнгә калма Кайчакларны мнн. саранланып, чиләккә бәрәңгеләрнең гел вакларын гына тутырып менәм Әбием моны хәзер сизеп ала
— Бәрәңгенең сөяге юк анын Әмма, улым, дөньяда яшисең, тормыш итәсең бар Гадел бул Бер ирек куйсаң, күңел нәфесләнә ул Ин сафлы бул. инсафлыкка ни житә,—днп мине кире идән астына озата. Бу юлы инде саранланмый гына эресен-вагын бергә тутырып менәм Менә хәзер дә гөнаһысына һич катышмый бер чиләк бәрәңге тутырып менгердем.
Җылыга кергәч тагын да күперенеп, тагын да йомшап киткән ма тур тун соры аюдай сәкедә, әбием алдында ята Ә маржа апайның анда эше юк. Калтыранган куллары белән алмадай алсу бер бәрәңгене чиләктән алды. Алама, иске чүпрәкләргә төргән теге түмгәкләренә дә берәрне алып тоттырды
— Әстәгъфирулла, тәүбә-тәүбә, безне күрә торыгГ алдашалармы дип уйлыймы? —дип куйды әбием — Өшегәннәрен, черекләрен тутырганнармы. дип шикләнәме инде, ходаем. Безне кемгә саный бу?
Әбием чиләктәге һәр бәрәңгене тотып-тотып, харуш, мая кәртүшкә шибкә хәруш, дип мактарга кереште Маржа апайның бездә эше юк. Кулындагы бәрәңгесен күз ачып йомган арада ашап бетереп, икенчесенә үрелде.
Боларның хәлен без шунда гына төшендек.
— Ачның күзе киштәдә, тукның күзе бнштәдә. ди И ходаем, без нәфес колларыңны кичерә *күр берүк. Бу җанашларым, бүре балаларыдай ачлар икән ләбаса! Ә мин аларны бәрәңгемне мактап газаплыйм Күр инде, мин карт ябалакны гына күр, юлдан килгән кешегә, суыктан кергән балаларга берәр чәшкә кайнар чәй дә бирә белмәдем,— дип, үзен орыша-орыша, тиз генә самаварын куеп җибәрде. Ә мин марҗа апайлар алдына, коштабак белән үзебезгә дип мичкә тәгәрәткән бәрәңгеләрне китереп куйдым.
— Пожалыста, не беспокойтесь! Не надо, не надо!—ди марҗа апай, алдына куйган тәлинкәне кире этәрә. Бушап калган төенчеген күрсәтә. Башка түләр нәрсәм юк диюен белгертмәк була.
— Ашайт, әйдә ашайт! — дип әбием кыставын белә Көймәсе комга терәлгәндә татар сүзләрен шул рәвештә русча калыпка салып сиптерергә бик оста иде ул.
— Ашайт, знакум мая, әйдә, тартынмыйча ашайт! Твая миңа берни кирәкмәйт!
Бөтен өнне тутырып яткан юкә тасмаларны бер читкәрәк җыештырып куйдык. Марҗа апай тартына-тартына гына өстәл артына теге «түмгәкләрен» дә китереп утыртты Икесе дә кызлар икән. Ач булсалар да. тыйнаклар Бәрәңгегә алай убыр булып ябышмадылар.
— Әй, җанашым,— дип сөйләнә әбием марҗа апайга карап.— Бу нарасыйлары белән кая бара икән соң ул?
Марҗа апай да тик утырмый. Энҗе кебек тезелгән ап-ак тешләрен ялтыратып нидер сөйли. Минемчә, үтереп бәрәңгене мактый. Мондый чакта тагын нәрсә турында сөйләргә мөмкин дә, тагын нәрсәне мактыйсың. Мичкә тәгәрәткән бәрәңге шундый ризык инде ул. Телеңне ачылмас җиреңнән ача Ә без аны бигрәк тәмле итеп, яндырмый да, көйдерми дә, тик арыш саламы көленә күмеп кенә пешерә торган идек шул .
Өстен чишенеп ташлагач, без бу чибәр апайның егерме биш, күп булса егерме сигез яшьләрендәге бик матур хатын икәнен күрдек. Тавышы да ягымлы, йөзе дә мөлаем Тик телен генә белмибез, нәрсә сөй- дәгәнен генә аңламыйбыз. Шундый чакта кыштыр-кыштыр килеп Фекла түти дә килеп чыкмый ичмаса
Урам яктагы тәрәзә алдыбыздан ниндидер шәүлә узып киткәндәй булды.
— Ахырзаман алдыннан кемне уйласаң, шул килер, дигәннәр. Чү теге шәүлә Фекла булды түгелме соң? — дип әйтергә дә өлгермәде әбием, лыштырт итеп ишек ачылып китте, анда Фекла түти күренде. Ул буш кул белән йөрми инде. Төенчеген чишеп, өстәлгә җамаяк белән тозлы кыяр куйды, безнең барыбызга да берәр уч киптергән урман чикләвеге өләште Шул арада марҗа апай белән гөр итеп сөйләшеп тә киттеләр Мин көйләшеп карап торам. Эх, тел белгәч, менә ничек бит ул! Тел белү — сер белү, дип бер дә юкка гына әйтмәгәннәр шул. Алар- ның гөр килеп, кулларын бутап сөйләшкәннәрен, аңлашканнарын авызымны ачып тыңлап торам.
Әбиемнең самавыры шундый инде аның: куеп та өлгермисең, парын да бөрки башлый Бар булганын чыгарып өстәл өлгерттек. Табын артында күптән болай түгәрәкләнеп утырган юк иде. Бүген исә берьюлы
алты кашык уйнатабыз. Фекла түти булдыра алганча безгә тылмачлык итә. Әлеге чибәр апай бик зур инженер хатыны икән. Бар ягыннан немец камап алган Ленинградтан боз аша чыгып, безгә кайтып килүләре боларнын. Үзләрен Ташкент ягына дип озаткан булганнар. Шуннан бирле утырмаган поездлары, төшмәгән станцалары калмаган. Безнең һөнәрле дә станцадан өч кенә чакрым Инде менә безнең авыл- ♦ га килеп чыкканнар. ш
Марҗа апайның кызлары, авызларына бәрәңге капкан килеш, < утырган җирләреннән йоклап та киттеләр. Әбием киштәдән ястык алды, g куллары белән ишарәләп, апайга балаларын шунда салырга, аның г үзенә дә бераз ятып торырга, ял итеп алырга күрсәтте
Бу апай чыннан да бнк чибәр Зур зәңгәр күзләре бигрәк матур. Ниндидер ягымлы сүзләр әйтеп ул минем дә башымнан сыйпап алды * Ягымлы итеп сыйпаганны песи дә аңлый, аңа тел белү кирәкми. Сәкедә йоклап яткан кызларына күрсәтеп, «невеста» ә миңа «жених» ди, “ валлаһи Алары тагын ни дигән сүз була торгандыр инде Шулай да х сизәм, начар Сүзләр түгел болар Их, шушы русчаны белмәү тәмам өзә үзәкне Гомерем булсамы, ант итеп әйтәм. мин бу телне тылмачлар п авызларын ачып тыңлап торырлык итеп өйрәнәчәкмен әле Әбиемнең * исен китерәсе көннәр алда әле һич югында киләсе җәйне үк шушы ► Тугашка барып дуңгыз көтүе алам Безнең һөнәрленең күп агайлары “ рус телен шул Тугашка барып дуңгыз көтүе көтеп өйрәнгәннәр Әлбәт- в тә, берәр дуңгызың көтүдән качса, аны бүре тотып ашаса, хуҗасы килеп сине орыша башласа, рус телен бик тиз төшенә башлыйсың инде < аны.
Ә марҗа апай бик шаян булып чыкты Чөйдә эленеп торган бер кием чабатаны алып килде дә, шыгырт-шагырт атлап, көзге алдына килеп басты. Кулларын биленә куеп, биегәндәй итеп тыпырдап алды. Үзе көлә
— И-и, ходаем, нинди ачык апай икән бу. валлаһи! —ди әбием дә аны ошатып — Бу сугыш дигән нәрсәне үләт кырсын! Боларның да өйләре, торган почмаклары булгандыр инде Шушы сугыш дигәнең ходайның фнрештәләргә тиң бәндәләрен туган җирләреннән, сөйгән ярларыннан аерып, нәүмиз-ятим итеп, газап-мнхнәтләр чиктереп, кай- ларга китереп ташламый Чын йөрәгем белән әйткән каргышларымны, ходаем, изге сәгатьләреңдә кабул нт Сугыш дигән нәрсәне үләт кырсын!
Бераздан апай үзе дә балалары янына сәкегә ятты Тегеләре тынычсызланып кашыналар Марҗа апай шуңа бнк уңайсызлана, балаларының кулларын тота, аларның кашынуларын безгә күрсәтмәскә тырыша. Ә безнең әбидән ни дә булса яшерермен димә инде Аннары ул тегеләй дә болай читләтеп, төрле уйДырмалар белән сөйләшүче дә түгел Әбием һәр нәрсәне үз исеме белән атап, турыдан бәрдерүче карчык Кашынып яткан кызларга күрсәтеп
— Бу җанашларым чат беттер инде,— диде, без шунда ук мунча ягарга керештек
Әллә ни арада гына суын ташып, әллә ни арада гына мичен тергезеп җибәрдек. Әллә ни арада гына шалтырап имән күмере төште, мунчабыз инде өлгереп тә килә Әбиемнең башында әллә нинди каршылыклы уйлар йөзә Кисәк-кисәк кенә авыз эченнән быдыр-быдыр сөйләнеп ала. шыңшып шыңшын кына җыр көйләп куя. Үз үзе белән байтак вакыт шулай сүз көрәштергәннән соң тәвәккәл генә бер фикергә килгәндәй: %
— Ис шул! Ничек ул минем башыма моңарчы килмәгән! — дип куйды. Мунча тирәсендә кайнашкан җиреннән кисәктән ген.» туктап, өйгә кереп китте, апайны уятты
— Гүләйт. дучке, әнә сусит гүләйт! Саесканнар, Адашканнар гү- ләйт,—дип аны урамга куа башлады Янәсе, караңгы төшкәләгәнче пәлтәңне тотып авыл борынча йөреп кер. Кирәк нәрсәңә алыштыр. Әбием үзе миңа карап:
— Әтиең исән-сау кайтса, улым, яланөс йөрмәс әле. Аңа моннан да затлы туннар табып куярбыз, шулай бит,—дип сөйләнде. Күрәм, шундый тунны кулдан ычкындыру әбиемә кыен. Ләкин ул аны нишләптер алмаска булды.
Маржа апай урамнан бик озак йөреп, тәмам туңып, дер калтырап кайтып керде. Әмма аның тунына берәү дә кызыкмаган. Аны алучы булмаган Бер сынык ипинең баш бәясе торган чаклары иде бу Кая инде ул кеше өстендәге тунга кызыгу. Үз өстендәге соңгы күлмәген бер телем икмәккә биреп китәргә әзер торучылар да күп иде. Сугыш менә шул инде ул. Сугыш... Сугыш Аны бүтән күрергә язмасын. Сугыш берәүгә дә ташлама ясамый.
Әбием маржа апайны да, аның балаларын да каен себеркесе белән чабып үзе мунча кертте. Мунчадан соң бездә тәртип бер — мәтрүшкәле сөтле чәй эчәбез Маржа апайның исеме Элеонора икән. Русча өйрәнергә дәртем зур, мин бу исемне тиз отып алдым. Әбием дә аптырап калмады
— Эч әле, Нурия килен, тагын берне генә булса да эч. Мунчада чәп-чәп итеп чыкканнан соң сөтле чәй эчү үзе бер гомер,— дип, аны кыставын гына белә. Элеонора аның өчен Нурия булып китте. Тегеләр дә кыстатмыйлар Чәйне шупырдаталар гына Тынгысыз, һәркемгә йөрәген ярып бирердәй юмарт әбиемнең башына тагын бер кайгы өстәлде:
— Ул Ташкент дигәннәре дә жәһәннәм астында бит әле. Анда ничек барып жнтәрләр? Ярар, мең газаплар белән барып та житсеннәр, ди Анда аларны кем көтеп тора? Бу бер чиләк бәрәңге аларга күпмегә генә житәр? Артыгын шул мин дә бирә алмыйм, амбарда ашлыгым ишелеп ятмый,— дип, Элеонора апай һәм аның балалары өчен бик борчылып, тирән кайгыга төшеп утыра. Башына бер-бер уй-хисап төшсә, әбием аның очына чыкмый калучылардан түгел инде. Калын мамык шәлен Элеонора апайга бирде, үз башына минем бүрекне басып киде. Икәүләп колхоз идарәсенә чыгып киттеләр.
Председателебез Зөлхәбирә апайга үзе белән ияртеп килгән матур апаның хәлен кыска гына сөйләп тә бирде.
— Зөлхәбирә кызым, синең каршыңа алып чыккан әлеге чибәр маржам бик зур кызылармеецның жәмәгате икән. Шулай булгач, кызылармеец семьяларына тиешле өлештән аңа он, бәрәңге, тоз, көнбагыш мае бирдерт. Озатыр кешегез булмаса, үзебез дә озатып куярбыз,— әбием борылып миңа карап алды.— Җиңел чана жиктереп ат бирегез.
Зөлхәбирә апай үзебезнең авылда туып-үскән, моңа хәтле чит җирләргә чыгып йөрү түгел, күрше авылга кунакка барырга да өлгермәгән юаш кына бер кыз. Русчага килгәндә, ул да безнең кебек. Әле дә ярады, идарәгә, шинель итәкләрен жилфердәтеп, ике кулын да өздереп күптән түгел генә фронттан кайткан Җиһангир абый килеп керде. Башта идарәдәге кызлар, барысы бергәләп, чыр-чу килеп, ничек кирәк алай аңа бастырык юанлыгы тәмәке әзерләп каптырдылар. Имезлеген каптыргач кына елаудан туктаган бала төсле, Җиһангир абый шуннан соң гына буылып-буылып йөткерүеннән туктады Әле анда да:
— Их сез, кызлар, кызлар! Тәмәке дә төрә белмисез бит! Барлы- юклы әчмүшкәмне дә түгеп-чәчеп бетердегез. Мин сезгә менә минем
әнкәй төргән тәмәкемне күрсәтер идем,—дип, башта кызларны орышып алды, аннары гына тылмачлык итәргә кереште.
Элеонора апайның атап кына барыр җире дә юк икән. Камалыштан котылгач, аларны Ташкентка дип озаткан булганнар. Балаларыңны интернатка урнаштырабыз, үзеңә эш бирербез, дигәннәр. Әмма юлда аларның поездын ике-өч тапкыр бомбага тотканнар. Эвакуация ко- * миссиясе биргән документларын, һәр станциядә кайнар аш, җылы ипи z ала торган талоннарына хәтле югалтып бетергәннәр. Аларны озата 5 килүче сыңар күзле гвардия старшинасы башкаларны коткарып йөреп, £ соңгы бомбежка вакытында үзе һәлак булган. Болар үзләре дә чак х кына исән калганнар. =
— И-и, алай булгач, бу бичараларны ни дип тагын да михнәтләр « чиктереп йөртергә. Бары бергә, югы уртак булыр, үзебездә генә кал- ф сыннар Ташкентта да туган әнкәсе өзелеп көтеп тормый икән ләбаса. а Тотсын да язсын гаризасын, алып куйыйк колхозга,— дип, әбнем мәсь- о әләне җиңел һәм тиз хәл нтү ягында иде Аның һәрчак шулай инде, за- х коннары үзе белән. Тормышны мөмкин булганча катлауландырмау, 3 аның вак-төяк сикәлтәләрен шома гына узып китү ягында булды ул о Ә безнең Зөлхәбирә апай, ур мга чыкса, кулына чукмар башлы таяк х тотмый бер адым атламый, ата каздан, нәни көчектән, мөгезсез тәкә- £ дән курка, коты алына председателебезнең. Әмма бу юлы ул да унга “ калды. Чигәсен кашымый хәле юк. Уйламый-ннтми генә кеше язмы- 3 шин хәл итәргә- аның хакы юк. Аның ни дип әйтергә дә аптырап уты- ч руын күреп, әбием эшне тагын да тизләтте.
— Торуын үзебездә генә торырлар, анысы өчен баш ватмасагыз да була Куышыбыз җылы, күңелебез киң, ничек тә сыярбыз,—дип куйды
Байтак кына чигәсен кашып утырганнан соң Зөлхәбирә апа да телгә килде:
— Колхозга алуын анысы алырбыз, ләкин берәр төрле эш беләме, һөнәр-кәсебс бармы икән соң аның?
Әбием Җиһангир абыйның каршына ук килеп:
— Соң, улым Җиһангир, шуны сорап кара әле, фельдшер-мазар түгелме? Ходай кушып, ат духтыры булып чыкмасмы? Югыйсә, мәйтәм, кинәнер идек бер,— дип төпченде.
Куе тәмәке төтене арасыннан Җиһангир абый үзс күренми дә, карлыккан тавышы гына ишетелә
— Ирем врач иде. ди Профессор Фронт госпитальләренең берсендә баш врач, ди. Ә үзе скрнпкәдә сыздыра икән Шуңа укыган. Пианинода, рояльдә уйныйм, ди.
— Менә монысы начар,—дип, Зөлхәбирә апайдан алда әби әйтә куйды Дөньяда үз карашы, үз фикере белән яшәде инде ул Инде син хатын-кыз затыннан булып тугансың икән, я табиблык ит, я мөгаллимәлек. Матур итеп тегә бел, суга бел, чигә бел һич югында аның үзс кебек чабаталар үрә бел. Ә музыка, скрнпкә кебек әйберләрне таныма ды, аларны тамак туйдырмый торган килдс-кнтте юануларга гына саный иде. Аны гаепләп сөйләвем түгел бу. Шундый кырыс заманалар иде бит Алан да әбнем югалып калмады
— Ярар, анысы өчен дә баш ватмагыз, үзем эш табармын мин аңа Бөтен авылга әнә күпме аяк киеме кирәк һнч булмаса, чабата ясарга өйрәтермен,— дип, бу каршылыкны да жнкел генә хәл итте
Шулай итеп Элеонора апайны беркая ла җибәрмәскә, һөнәрледә калдырырга күндереп кайттылар алар Әбиемнән бигрәк моңа Элеоноре апа үзе сөенеп бетә алмады. Сөенмәссең! Шушы суыкларда кем нең калтырап салкын вагоннарда йөрисе килсен Ташкентта ул бәлкем җылыдыр да, җимешләр пешеп, карбызлар өлгерә торгандыр Әм
ма анда хәтле әле күпме барасы бар. Элеонора ала бездә калуына балаларын кочаклап-кочаклап шатланды.
Әллә ни арада гына, беребезнең телен беребез төшенә башлап, бик тату, бик дус яшәп киттек без. Элеонора җиңги бик уңган, бер җиңен сызганса, ярты өеңне кузгата торган апай булып чыкты ул. Ак балчык изеп шул кичне үк мичне акшарлап алды. Тәрәзә кашагаларын юып элде.
— Күрче, ходаем, күрче генә, йорт эшенә кулы тәмам сусаган булган икән, балакаемның,— дип, әбием аны мактап бетерә алмый. Элеонора җиңгинең канатны бик килештереп тотып мич агартканын, оста борып кер сыкканын карап-карап утыра да, бер сүзне кабатлый:
— Әле дә, ходаем, шуңа башым җитте, үзебездә калырга күндерә алдык. Илдә чыпчык үлми үлүен, әмма шулай да бу суыкларда нинди газап-михнәтләр күреп, иза чиккән булырлар иде.
Элеонора апайга чыннан да эш тетми. Нигә тотынса, шуны ялт иттерә. Ә кайбер көннәрне безгә ял бирә, олы кызы Лораны ияртә дә әбием белән минем урынга фермага каравылга китә.
Елның тәмам иза чиктергән чоры — җәй башы иде: уңышның яңасы әле өлгермәгән, ә иске запасларның коргаксыган чагы. Әбием ни хәтле генә кысып тотса да — ишебез күп — яз башына безнең идән аслары да бушады, җилпуч төпләре дә такырайды. Бәрәңге сабагын пешереп тә. алабута орлыгын уып киптереп тә ашап карадык. Ил өстендә кара сугыш сөреме төтәгәндә, шәхси кайгы-хәсрәтеңне исәпкә дә алмыйсың. Аш талымлап тору гомумән юк, өстәлгә ни куйсалар, шуңа мең рәхмәт. Әле менә әбием, имеш, берәр күкәй дә сытып җибәрсәң, ат кузгалагы шулпасыннан тәмле шулпа бу дөньяда юк икән, дип ишетеп кайткан. Имеш, бу шулпаның шифасы баш әйләнгәннән, тешләр какшаганнан, эч йомшаганнан да бер дә галәмәт икән. Әбием бит уендагы күңелендә, күңелендәге юлында карчык иде. Кулыма ап-ак итеп юган, бәләк белән йомшарткан капчык тоттырды.
— Бар әле, улым, йөгереп кенә җыеп кайт әле шул атаминлы яф-ракларны. Без дә пешереп карыйк, ни чыгар икән,— дип, мине болынга йөгертте. Ә болын безнең артта гына. Аскы урамны кисеп, басмадан гына чыгасы. Андагы ат кузгалагын кеше генә түгел, атлар да ашап бетерә алырлык түгел. Урман булып утыралар Болынның иң матур җирен сайлап, кузгалакларның иң яшелләрен, иң яшьләрен, күбәләк-чсбен кунмаганнарын, кырмыска тешләмәгәннәрен генә сайлап җыярга керештем.
Көннәрдән бер көнне чиләкләп орган яңгырга эләгеп урактан шактый иртә кайттык. Манма су булган киемнәрне киптерергә мунча ягып җибәрдек. Ишегалдыбызга әйләндерә торган кайрак көйләп куйган идек. Мунча өлгергәнче, без әбием белән бөтен күрше-тирә хатыннарының уракларын тешәргә керештек. Нурия җиңги колхоз амбарына сәхәргә тиешле онны алырга чыгып китте. «Сәхәр» дип әйтүнең үзенә аерым тарихы бар. Анысы да әбием галәмәтләре инде. Ул турыда алда рак әле.
Күп тә үтмәде, Элеонора апай амбар алдыннан бик күңелсезләнеп кайтып керде. Төенчеге буш, он да алмаган. Ләм-мим генә өйгә кереп китте. Ян сәкегә ятты да, стенага карап, сулкылдап-сулкылдап еларга кереште.
— Әле генә кояш булып балкып чыгып киткән идең ләбаса! Я ходаем, ни булды? Нәрсә булды? —дип, әбием аның янында орчык булып бөтерелә. Ләкин Элеонора җиңги дәшми, сәкедән башын да күтәр-
ми елавын гына белә Без ни дияргә дә, ни кыларга да аптырашып торган арада күршебез Хәлимә апа кереп җитте. Сәкедә елаган Элеонора җиңгигә күрсәтеп, әбиемнең колагына нидер пышылдады. Әбиемнең кинәт йөзе җитдиләнде, күзеннән усал чаткылар чәчрәде. Шунда ук чөйдән камзулын алып киде, кызу-кызу итеп чабатасын бәйләде. Аның артыннан мин дә урамга йөгердем ♦
Басудан яңгыр куып тарату сәбәпле, халык бүген бар да өйдә, J Амбар алдында да халык байтак Бары да әлеге «сәхәр» онына чык- < каннар..
Сугышның бер көне дә зур сынау Ә бу аның өченче елы инде. Өч s ел гомер өч кием чабата үрү, я туздыру гына түгел. Амбарлардагы, g келәтләрдәге сугыш алды запаслары никадәр сак, никадәр кысып 5 тотсаң да күптән беткән йорт саен булмаса да. шешенүчеләр дә кү- . ренгәли, урамда барган җирләреннән башлары әйләнеп китеп егылучы _ малайлар да бар. Җитмәсә, алда урак өсте. Халыкны ничек тә аякта ® тотарга, ныгытырга кирәк. Зөлхәбирә апа колхозның аксак карт үге- х зен суйдырды. Элекке җыеннардан калган зур казанны су буена асты- ™ рып, авыл халкына көненә бер кайнар ит шулпасы пешертә Ул казан го тирәсендә, әлбәттә, без — малай-шалай — күбрәк чуалабыз һәркем- * нең җамаягы үзе белән. Башта без инештә су коенып чыгабыз Анна £ ры тал күләгәсенә ятып, аш пешкәнне көтәбез Карт үгез ите казанда и озак кайный, озак пешә Әмма алай да күңелле Көтәбез, түзәбез. Ап- “ тыраш, шушы ачлыкка барыннан да бигрәк без, малай халкы ныграк к; бирешәбез Чөнки сугыш дип тормыйбыз, йөгерәбез, чабабыз, үсәбез, * буйга тартылабыз. Малай кеше булгач, бер-берең белән бил алыша сы, көчеңне сынап карыйсы да килә Ә хәл юк Тал күләгәсеннән чы гып өйгә кайтырга да көчең җитмәс төсле. Ә Зөлхәбирә апайның шушы ит шулпасы сихри көчкә ия Берәр җамаяк, кайчакларда икәү дә эләгә, шушы шулпаны шупырып куйганнан соң, моңарчы гәүдәсен көчкә күтәреп, юк җилгә селкенеп йөргән малайларның йөзенә дә матур кы зыллык йөгереп китә Көч сынашырга, бер-берең белән бил алышырга дәрт, теләк туып куя Туып кына калмый, алыша да башлыйбыз Без
’ дӘн читтәрәк утырган әбиләр, әниләр .моны күреп
— Яңага барып тоташырга күп калмады, аңа тоташсак, хәзер тернәкләнерсез, балакайлар,—дип, алдагы көннәргә зур өметләр баглап, гөр килеп алалар
Быелгы ураза нәкъ урак өстенә туры килде. Әбиемне беләсез, бик үз сүзле карчык бит, болай да ач, тегеләй дә ач, дип, ел тикле озын җәй көннәрендә ураза тота башлады. Аңа ирләре фронтта булган апайлар, җнңәчәйләр, сугыш кырларындагы егетләренә сагыну хатлары язып торган кызлар да ниргәләделәр Авылның карт коммуни сты Мукум абзый, әбиемне идарәгә чакыртып, син контра, син сабо тажннк дип, өстәл сугып кычкырып та, тәмле тел белән юмалап та, аңа ураза тотмаска, хатыннарны үзенә ияртмәскә үгетләде Мукум абзый андый сүзләрне күп белә Ул һөнәрленең беренче коммунисты. Буденный армиясендә эскадрон башлыгы булып акларга каршы сугышкан. Безнең һөнәрледә колхозны ул оештырган Шул елларны аны авыл кулаклары чүт кенә үтерми калдырганнар. Качкан төшләреннән атып, үпкәсен тишкәннәр. Менә шул дәверләрдән бирле үлми дә, сау лыкка да туймый яшәп азаплана Җылы сөт кенә эчеп, җылы мич ба-шында гына утырса, бәлкем терелеп, тернәкләнеп тә китәр иде Юк шул Кешесе ул түгел Бер аягы белән инде күптән кабер читенә бас кан. ә башында һаман колхоз кайгысы Ә безнең әбине өстәл сугып кына җиңәрсең, бар
— Син, Мукум кияү, миңа алай янама да. куркытма да. Мин ни де андый яшьтән узган Янарга хутың да юк Үземә тиешле утыз су-
тыемны ураммы? Урам Шуның өстейә йөз көлтәмне бәйлимме? Бәйлим Ә башкаларда минем эшем юк,— дип кенә бара.
Алай гына да түгел. Әбиемнең чыдамлыгына, түземлегенә бар халыкның исе китә. Үзебезнекен бетерүгә без башкаларга, көнлек нор- | масын тутыра алмаучыларга булышабыз Эш дигәндә, чабыш атыдай, ‘ үзен кызгана белмәде инде ул. Әбидән бигрәк.бар халыкның Элеонора җиңгигә исе китә иде Урак уруның серенә төшенә алмыйча ике- өч көн генә чиләнде ул. Ә хәзер менә ул бәйләгән көлтәләрне җир өстендә типкәләп йөртсәң дә тараласы юк.
Зөлхәбирә апа иртән сәхәр ашаучыларга берәр тәлинкә борчак оны өләшә, берәр калҗа итне өйләренә бирдертә башлады. Шунсыз мөмкин түгел. Элеонора җиңги менә шул онга чыккан җиреннән күңелсезләнеп кайтып, сулкылдап еларга тотынды бит.
Нәвалбикә әбинең бер дә эшсезгә, бер сәбәпсезгә йөрмәсен авылда беләләр бит инде. Амбар алдында груһ булып торган халык, балачага як-якка тайпылып юл бирделәр.
Гыйшык Гатасының килделе-киттеле сүзләре амбар тышына ук ишетелеп тора Әмма әбине күргәч, ул нигәдер шүрләп калды. Кулындагы онлы тәлинкәсе шуып идәнгә төште, ярылды Әбием исә, кем әйтмешли, исәнме юк, саумы юк, Гатаны майлы бөдрә чәчләреннән эләктереп алды да, тышка сөйрәде 1
— Кая өстерисең, хәзер үк җибәр! — дип, Гата, карышмак, әби кулыннан ычкынмак була Безнең әби кулыннан ычкынырсың, бар.
— Җибәрми торсын әле, ди. Әйдә мунчага! Аркамны юарсың. Мунча өлгерттем •
— Нишләп мин синең белән мунчага барыйм. Тиле карчык, җибәр хәзер үк.
— Ә-ә-ә! Шулаймы бәдбәхет, бәдсурәт, бәдбуй! — әбием Гатаны амбар алдына алып чыкты да, шалт берне тегенең яңагына. Күзеннән утлар күренгәндер Амбар алдындагы халыкның ник берсе арабызга катышсын да, ул гарип кешене нигә рәнҗетәсез дип, ник берсе әйтсен Киресенчә, халыкның барысы безнең яклы. Нәвалбикә абыстай, ( биргән юлы ныграк бир, безнең өчен дә булыр дип, хуплап торалао әле.
Гата төскә-биткә чибәр генә, уттай янып торган чем-кара күзле, бөдрә чәчле булса да, тумыштан чалыш аяклы, чулак куллы иде. Шунлыктан аны армиягә дә алмадылар Авылның кулына корал тотардай барлык ир заты фронтта булганлыктан, хәзер ул үзен көтүдәге тәкә кебек хис итә. Кайда аулак өй булса, шунда Гата беренче егет Кемнең капка төбендә кызлар җыелса, алар арасында, күзләрен майландырып, әз генә кызмача Гата утырыр. Гата фәләннең килене белән кунган икән, фәләннең кызы Гыйшык Гатасыннан буйга узган икән, дигән сүзләр ишетелеп кенә тора. Аксаклыгын, чулаклыгын онытып торып, «Гыйшык Гатасы» дигән кушаматны тактылар. Гатаның бу узынулары, бу бозыклыклары турында авылыбызның фронттагы егетләре дә хатлар аша белеп, ишетеп торалардыр, мөгаен. Үзебезнең күрше егете Малик абый бер хатында: Гата белеп торсын, әгәр исән- сау кайта алсам, кычыткан арасына салып, кулым туйганчы солдат каешы белән ярачакмын, дип язды. Әмма фронт кыры бездән кош очып җитмәстәй ерак. Анда бер барып эләккәч, тиз генә әйләнеп кайтулар юк. Аннан кемнең кайтасы, кемнең газиз башкайлары югалып • каласы әлегә суга сәнәк белән язылган. Шуңа авыл егетләренең окоплардан янап, ңисәтеп язган хатларына Гатаның бик исе китә. Аның кулында колхоз амбары. Утлы күмердәй янып торган күзләренең, бөд- | рә чәчләренең сихере җитмәгәндә чия иренле кызларны кәрәзле баллар белән сыйлап алдалый.
Әбием шушы Гатаның бирә генә кирәген. Ник берәү арага катышсын да, ник берәү яклау сүзе әйтсен.
— Нуриям белән мунча керәсең килдемени, карачкы, жир-бит. Үзең генә түгел, шәүләң дә. күләгәң дә жирәнгеч.— дип тетә генә тетмәсен.— Авыл кызларын рисвай итеп, мыскыллап йөрүеңне ишеткә- ләдем. Анысына катышмадым Аларның һәркайсының тамырлары нык, ♦ терәүләре таза. Сугыш кырыннан сөйгән егете кайтмаса, агасы кайтыр. м Алары кайтмаса. авылдагы ир туганнары аякка басырлар Синнән со- < pay алыр кешеләре табылыр Син, хәшәрәт нәрсә, ни дип минем яти- § мемие рәнжеттең, ни йөзең белән аңа шундый пычрак сүз әйтә алдың? к
Майлы күз Гатаның азгын нәфесе безнең Элеонора жиңгигә дә | төшеп йөргән икән. Он өләшкән чагында
— Әгәр икәү парлап мунча керсәк, тәлинкәләп кенә бирмәм, онга л
коендырам инде сезне,— дигән. ♦
Элеонора жиңги тиешле онны да алмый, шуңа бик гарьләнеп елап и кайткан икән ' °
Әбием Гатаны орышты, орышты, уңны-сулиы яңагына бнргәләде- биргәләде дә, амбар алдында ташлап калдырды. Гата бездән соң да « амбар алдында бик озак елаган. х
— Бу хурлыкка бер көн түзәр хәлем юк. Кайтам да асылынам, я н
суга ташланам. Гарип, инвалид кешене шулай мыскыллаганы өчен шул °- жсн карчыгын закон каршында җавап бирдермәсәмме?! Исемем Гата 2 булмасын! — дип нык янап, амбарын да бикләми, өенә кайтып киткән л Гата. <
Асылынмады да, суга да ташланмады Безне судка бирергә дә батырчылыгы җитмәде Югыйсә, өйгә кайткач, бераз ачуы басылгач, чәченнән йолыксам да, яңакларга кирәк булмаган икән хәшәрәтне, судка бирсә нишләрбез дип, әбием куркып утырган иде
Өч көннән соң үзебезгә тиешле онны алырга амбарга мин чыктым Гатаның яңагына әбием бигрәк нык, җан ачуы белән ялтыраткан икән. Дуңгыз нәрсәнең күз төбе күсәк белән тарткандай күгәреп чыккан Болай кул уйнату беркем өчен дә яраган эш түгел Әбием дә соңыннан нык үкенде. Әмма аның «тәрбиясе» Гатага уңай тәэсир итте. Шул көннән авылның чибәр киленнәре белән мунча керергә дәрте кайтты, гайрәте чикте бугай, һәрхәлдә бу турыда сөйләгәннәрен бүтән ишет-мәдек.
Фронтларда сугышлар кыза барган саен безнең чабаталарга да сораучылар артып кына тора. Хәзер аны бездән кем генә килеп сорамый Чабата туздыручыларга Элеонора җиңги дә өстәлде Ул әллә ни арада гына колхоз активына әйләнеп китте, көндезен дә, кичләрен дә идарәдән кайтып керми Чабаталарны дүртәүләп ясарга керештек Без ясыйбыз, Лора белән Дора киндерә ишәләр. Сары башлы, чыпчык борынлы бу ике кыз, икесе дә җырга бик оста булып чыктылар. Русча җырларны да күп беләләр, татарчасын да әйттерәләр генә. Әллә нинди шаян, авызыңны ерып тыңлый торган җырларны аларга күршебез Хәлимә апай кереп өйрәтә. Ул үзенә бер кызык апай. Безнең зур стена көзгесе каршына килеп баса та
— Нәвалбикә абыстай, күрче бу кыйгач кашларымны, күрче бу калын толымнарымны, күрче бу нечкә билемне? Я, әйт. бармы минем бер килмәгән җирем? — дип, уенын-чынын бергә кушып үзен-үзе мактарга, үз-үзенә сокланырга керешә.— Бу Гитлер, башы беткере җан, нүжәлн бар егетләребезне кырып бетерер икән, нүжәли миңа насыйп берәр кара мыеклысы исән калмас икән, ходаем Мина бит буш җиңен җилтерәтеп кайтса да, култык таягына таянып кайтса да ярый Минем ал тутырып бала табасым, биш кыз. биш малай үстерәсем ки лә Шушы зифалыгым, шушы гүзәллегем белән мин нүжәлн әкрен сызып ялгыз картаермын икән? Шушы озын толымнарымны кытыршы
кулларына алып назлаучы, нечкә билләремнән кочып алып иркәләүче нүжәлн булмас икән? Алай булгач, бу дөньяга мин нигә генә туганмын соң? Иркәләүче, назлаучысы булмагач, бу матурлыгым миңа нигә хаҗәт? . -
Әбием, эшен читкә куеп, Хәлимә апайның сүзләрен аптырап тыңлап тора. Ни дип юатырга да сүз тапмый. Хәлимә апа миңа таба борыла да, яныма килеп, терәлеп үк утыра
— Ичмасам, Илдар энем, син дә тизрәк егет булмыйсың,— ди.— Их, яраткан, кочагымнан чыгармый сөйгән булыр идем үзеңне.
Мин оялам, кып-кызыл булам. Сүз дә юк, Хәлимә апай чибәрләрнең чибәре. Аңа бөтен авыл соклана Әмма ялгыша ул, аңламый ул ми нем йөрәкне. Хәлимә апайның сенелесе үзеннән дә матур. Минем күз менә шул Филсинәдә инде. Урамда аны күрсәм, телдән язам, алар өе турыннан узганда һәрчак абынып егылам Их, менә шулай бер сәкедә Филсинә белән янәшә утырсаң иде. Әбием исә әле Хәлимә апай чыгып киткәч тә:
— Бигрәк матур булып тулып өлгергән чагы шул, балакаемның. Ә кыз бала түтәлдәге кыяр белән бер, вакытында өзмәсәң, саргая башлый Үзе дә саргая башлармын дип курка Кияүгә чыгасы, ана буласы, итәк тутырып балалар үстерәсе килә җанашымның,— дип, үз-үзенә сөйләнеп утырды. Аннары үз сүзенә үзе үк каршы төшеп:
— Саргаймас әле, саргаймас Әүвәлгеләрнең: бал бозылмас, кыз картаймас, дигән сүзләре бар Киләсе язларга сугышлар да басылып куйса, бер дигән. батырлар кайтырлар. Капка төпләреннән яучылар өзелмәс. Сизми дә калыр, бер дигән егеткә үзем үк димләрмен әле,— дип куйды.
Шундый кичләрнең берендә безгә, гыж-гыж килеп, Мукум абзый килеп керде. Әбиемнең авылда бераз шүрләгән кешесе дә, нык ихтирам иткән кешесе дә шушы Мукум абзый инде. Әмма аның кисәктән генә килеп керүе безне бераз шикләндерә калды. Нигә дисәң, кешесе шундый, бер дә юкка йөрүчеләрдән түгел. Бу юлы ни дип йөрүе икән? Әллә теге вакытта әбиемнең ураза тотканын кабат исенә төшергәнме? Әллә Гата жалу биргәнме? |
— Кара төнләтеп ни йомышлар белән йөрүең әле бу, Мукум кияү?— ' дип каршылады аны әбием
Мукум агай тиз генә җавап бирергә ашыкмады. Сәке кырына утырып башта хәл җыйды Без аннан күзебезне алмыйбыз. Агай бигрәк каты гыжлый башлаган.
— Бу юкәләреңне бер чнткәрәк куеп тор да, мондарак күчеп утыр. Нәвалбикә җиңги Кычкырып сөйләргә хәлем юк, әмма синең яныңа зур киңәш белән кердем,-- диде ул, бераз хәл алгач. Мин дә әбием янынарак күчеп утырдым, бертуктаусыз чырык-чырык килешкәч Лора белән Дорага тынычланырга кушып бармак янадым
— Мин шулай сизенәм, сугышның очына әле ерак. Кай кичләрне уйланып ятам. Ул фашист илбасарларны тар-мар итү өчен тагын ничек ярдәм итеп була соң дип сорыйм,— дип, Мукум абзый сүзен дәвам итте. Әмма без аның тел төбен һаман да аңлап җиткерә алмыйбыз. Әбие.м миңа карап куйды, мин аңа сораулы караш белән төбәлдем.
— Халык белән сөйләшеп карасак, нке-өч танклык кына акча нүжәли җыя алмабыз икән. Сизәм, дошманны кыйнарга барыннан да бигрәк танклар күп кирәк. Бу сугышта шунсыз берни чыгарып булмый. Безнең һөнәрле бирсә өч танк, күрше Тугаш бирсә икене — үзебезнең район буенча гына да күпме җыйналачак,— дип дәвам итте Мукум агай — Бу безнең фронтка, җиңү көнен якынайтуга зур ярдәмебез, лаеклы өлешебез булыр иде. Менә шул хакта иртәгә җәмәгать жые- | ны ясарга исәбем бар Халык ни дияр, кушылырлармы икән, Нәвал- ' бикә?
— Нигә кушылмасын! Сорап торасын, Мукум кияү,—дип, күтәреп алды аны әбием.— Хөсне-ниятне, изге теләкне аны барыбыз да тиз төшенәбез
— Җый җыеныңны, Мукум кияү, бер дә икеләнми жый,—дип ку
этләде әбием сүзен.— Ил язмышы хәл ителгән чакта икеләнеп торалармы соң? Кирәк булгач акчасын да, башка нәрсәләрен дә табар- ♦ быз. ш
«Акчасын табарбыз» дигәч тә төшенеп алдым. Без әбием белән инде < кайчаннан бирле акча җыябыз Әни дә хезмәт хакын кайтарып тора, £ әтидән дә килә. Әмма без ал арның бер тиенен дә тотмыйбыз. Сыер * аласыбыз, чәй янына сөтле, катык-сөзмәле буласыбыз килә Авыл 1 жирендәге тормышның бөтен яме дә, ишегалдың тутырып мал асрау- 2 да бит. Сыер-сарык асраган кешенең ишегалды ук ямьле, хуш исле була, күңелеңне тартып тора Менә киләсе көзләргә үзебез дә берәр ♦ сыер, я булмаса башмак тана, һич югында алып үстерергә корчаңгы я бозау булса да юнәтә алмабызмы дип йөрибез. Сугышның да бер чиге ° булыр Без дә баш күтәрми чабата ясаудан арынырбыз Иорт-жир, £ каралты-кураны рәтләп, ишегалды тутырып мал асрап яшәр көннәр £ турында хыялланабыз х
Снзәм. әбием сыер алырга дип жыйган шул акчаны исендә тотып н әйткәндер инде .
Мукум абзый кёсәсендәге тастымалны кып-кызыл кан белән туты- * рып озаклап йөткерде дә, ничек тын гына килсә, шулай уй-хәсрәтлә- £ ренә чумып, китеп тә барды <
— Ни ял итми, ни тәрбия тотмый Тәмам бетәшә, бичара Бу килеш озак гыжлый алмас, соңгы жәйләреи жәйләп йөрүедер мескеннең,—дип, озатып калды аны әби.
Ул заманнарда радио-фәлән юк Дәфтәр бите хәтле генә газета кисәген дә Васфия апа әллә нигә бер китерә Фронттагы хәлләрне, дөнья яңалыкларын әлегә шушы «гыж-гыж Мукум» абзый үткәрә тор-' ' ‘ ган җәмәгать җыелышларыннан ишетеп кайтабыз Берсеннән икенчесен көтеп алабыз. Ә бу юлы колхоз идарәсе алдындагы чирәмлеккә халык аеруча күп җыйналган Мукум агай идарә баскычына гына утырып, башта политик хәл турында сөйләп алды Шушы Мукум агайның белмәгән нәрсәсе булдымы икән, бигрәк башлы кеше иде ул.
— Черчиль-мәлгунь, Рузвельты да инде әйтер идем, икенче фронтны һаман да ачмыйлар, - дип сөйләп китте ул Икенче фронт дигән нәрсәне ачсалар, Гитлерны ике яклап пешекли башласалар, аның хәле бик тә мөшкел буласы икән лә канә Сугыш та тизрәк бетәр, кан коелу да туктар иде Монысын кәжә дә аңлый Ә менә Черчиль белән Рузвельт аңларга теләмиләр Икенче фронтны ачуны һаман тартып- сузып киләләр икән
— Безнең халыкның каны коелганнан, илдә ятимнәр артканнан аларга ни соң? — дип куйды Мукум абзый.— Алар моңа сөенә генә.
Шул икенче фронт дигәннәренен капкасын әби белән барып, төбенә хәтле каерып ачардай булып, йотылып тыңлыйбыз без аны Монда чыгар алдыннан әбием куенына сыер алырга дип жыйган акчаны тыкты
— Димәк, үз көчебезгә таянырга кала, җәмәгать Билбауларыбызны тагын да кыса төшеп, тагын бер көчәник Туган армиябезгә үзебезнең һөнәрле исеменнән, ятим калган балалар, аналар исеменнән берәр танк алып бүләк итәрлек акча жыярга дигән тәкъдим кертәм Берәүне дә көчләмибез, һәркемнең кулыннан, мөмкинлегеннән килгәнчә
Шунда чирәм өстенә, үз каршына ук Мукум абзый каешланып беткән фуражкасын салып куйды. Башта куен, аннары ян кесәләрен актарды Әллә бөтенләй акчасы юк, әллә алырга оныткан. Булмавы да мөмкин. Өй эче тулы бала-чагасы. Хатыны авыру, үзе чирле. Акча дигән нәрсә аларга каян килсен, килгәне кесәсендә ничек торсын?
Мукум абзый түш кесәсен капшады. Аннан куен сәгатен тартып чыгарды. Каптырган җиреннән чылбырын ычкындырып сәгатенә озаклап карап торды.
— Малая Каховка янында акларның бер отрядын чорнап алып юк иткән өчен командарм Семен Михайлович Буденный мрны миңа үз кулы белән биргән иде,—диде. Колагына куеп, аның йөрешен тыңлап торды. Сәгатьнең көмеш капкачын шап иттереп япты да, фуражкасына салды.
Күзем әбием күзе белән очрашты. Ул баш кагып куйды. Кат-кат яулыкка төргән янчыкны куеныннан алып миңа бирде. Яз булмаса, җәйгә, җәй булмаса, көзгә сыер алырбыз, дип тиенен тиенгә өстәп җыйган акчабызны Мукум агайның фуражкасына китереп салдым. Күбен күп түгел инде ул. Әмма илебезгә басып кергән, тыныч тормышыбызны бозган, күпме аналарны тол калдырган, күпме балаларны ятим иткән фашист илбасарларның өсләренә атарга бер снаряд ясарга гына җитсен. Без шуңа да бик шат, шуңа да, түбәбез күккә ашып, сөенәбез.
Мукум абзыйның фуражкасы тиз арада акча белән тулды. Ул гына җитмәде, каяндыр тубал табып китерделәр. Фронт дигәндә, дошманны җиңүгә дигәндә, халык, җанын сорасалар, җанын да бирергә әзер. Апайларның, җиңәчәйләрнең кайсы колагындагы алкасын, кайсы ку-лындагы ядкарь беләзеген китереп салалар Сыер алырга дип җыйган акчабыз гына әбиемә әзрәк тоелды, ахры. Батист яулыгы астыннан еллар дәвамында ап-ак булып агарган, юкарган чәч толымнарын тартып чыгарды. Куллары калтырана, иреннәре дер-дер килә. Үзе кебек тынгысыз, бер минут та чыңламый тора алмаган көмеш чулпыларын чишәргә тотынды. Алар белән саубуллашу аңа җиңел түгел. Әбием чулпыларын кулында әйләндергәләп, аларның матур, колакка ятышлы чыңын тыңлап, карап торды. Бу минутларда аның күз алдыннан бөтен тормыш юлы узгандыр. Аңа шушы чулпыларны бүләк иткән бабамны исенә төшергәндер. Әмма чулпылар белән саубуллашыр көн дә килде. Тормыш, вөҗданы шуны таләп итә. Әбием зың-зың иткән көмеш чулпыларын тубалга китереп салды.
Бу минутларда бар халыкның күңелендә бер генә уй, бер генә теләк. Әбием исә аны сүз белән әйтеп бирде:
— Бу изге эшкә җаным да жәл түгел, ходам. Тик кан кою гына тукталсын. Тиз көннәрдә безгә җиңү шатлыкларын күрү насыйп булсын Күз алмаларыбыз, йөрәк бәгырьләребез исән-сау йөреп, җиңүчеләр булып кайтсыннар. Бу теләкләребез, җан гозеребез изге сәгатьләрдә кабул булсын. Амин, амин!
Шуннан күп тә узмады, безнең һөнәрлегә алтын хәрефләр белән язылган хат килеп төште. Моны Михаил Иванович Калинин язган. Үз исеменнән, иптәш Сталин исеменнән зур рәхмәтен белдерткән. Бу хатны идарә җыенында укыган чакны боларның барын да безгә Элеонора җиңги русчалап та, татарчалап та төшенерлек итеп аңлатты. Шунысы гына үкенечле булды, бу шатлыкларны Мукум абзый гына күрә алмады Төнлә, идарә утырышыннан кайтышлый, ул авңл күпере өстенә егылып җан биргән Суынган гәүдәсен иртән генә табып алдылар.
Авылыбызга бомбалар төшмәсә дә, баш очыбызда дошман снарядлары ярылмаса да, канлы сугышның дәһшәтле авазлары өстебездә
әледән-әле яңгырап кына тора. Тәмам туйдырган кышның, капылт кына җылынып китеп, назлы яз белән күрешергә ашыккан көннәре иде бу. Лора белән Дораның кулларында бәйләү энәләре. Әбием, ясый башлаган чабатасын читкә куеп, аларга солдат перчәткәсе бәйләргә "өйрәтә Элеонора апайның да, әбиемнең дә кәефләре яхшы, күңелләре
күтәренке. Шулай булмыйни, әлегә өстебез бөтен, тамагыбыз тук, кем ♦ әйтмешли, тагын нәрсә җитмәгән. Әнә тышта яз килә. Саба җилләре исәргә тора Фронттан да көн саен берсеннән-берсе матур хәбәрләр < ишетәбез. Безнең гаскәрләр әле теге, әле бу шәһәрне азат итәләр, § дошманны кыйнап алга баралар. Шундый көннәрнең берендә урамы s быз башында Васфия апа күренде
— Бар әле, улым, Васфия апаңны чәй эчәргә чакыр Тәмле чәй бе- 3 лән сыйлап җибәрсәк, икенче килгәндә безгә берәр өчпочмаклы сәлам хаты калдырып китмәсме,— дип, әби мине почта ташучы апаны кар- * шы алырга йөгертте ®
Васфия апа урам буйлап кнлде-килде дә чынлап та безнең капка 2 төбенә туктады Авызын да ачтырмадым, әбием кушканча, өйгә дәшеп » керттем. Әмма аның кулында без көткән өчпочмаклы солдат хаты тү- £ гел, дегеттән кара булып күренгән, енмез печәтле зәңгәр кәгазь Аны * күрү белән әбнем коелды да төште. Ул да. Элеонора апа да баскан н
1 җирләрендә каттылар да калдылар Беренче булып әбием телгә килде. £
— Алмыйм-алмыйм бу кәгазеңне, сузма да, йөрмә дә, үтерсәң дә * аласым юк,— дип, кулларын алъяпкычы астына яшерде — Мин биг ц сине хат китерер, дип чәйгә дәштергән идем *
Әбием ике кулын кая куярга белми, батист яулыгының очын бөтерә Аннары үзен кулга алып:
— Бар-бар, күземә күренмә, кыяфәтсез нәрсә, хәзер үк чыгып кит, күземнән югал, бу тирәдә бүтән эзең булмасын,— дип, пыр туздырып. Васфия апаны урамга куа башлады Бик аңлыйм мин аны Болар барысы да аның каушап калуыннан, башына күсәк белән суккандай, ' миңгерәп төшүеннән генә әйтелгән сүзләр булгандыр инде Васфия апа бу кәгазьне бигрәк көтмәгәндә китерде шул. Анда әтиемнең Кавказ
> өчен барган канлы сугышларда хәбәрсез югалуы, ут эченә беренче ләрдән барып керүе, шуннан чыкмавы турында язылган иде
Бүгенгедәй хәтеремдә, бүгенгедәй, менә хәзергенәдәй күз алдымда, әбиемнең бер кулында ясый башлаган чабатасы, икенчесендә шөшлесе: Иреннәрен тешләгән, дәшми Тик күз яшьләре генә идәнгә тып та тып тамалар
Хәбәрсез юга^у — ул бит әле үлде, җирләдек дигән сүз түгел Бәлкем әле исәндер, госпитальгә эләккәндер, контузия алгандыр, табылыр, үзе турында хәбәр салыр, дип яшәргә өмет бар. Әмма шушы хәбәрдән соң әбием бөтенләй кәегеп, сүзсезләнеп калды Уйга чумып утыра-утыра да, бары бер җырны җырлый
Ай-һайлүк дигән тавышка.
Оча кошлар камышка Агач булсам, янар идем, Эчем тулы сагышка
Бәхетсезлек йогышлы чир белән бер икән ул. Адресыңны бер белеп алса, килә дә тора икән Күп тә үтмәде, Васфия апа тагын безнең урамда күренде
— И, ходаем, шушы мәхәббәтсез нәрсә тагын кемнең кайнар яшьләрен коярга йөри ннде безнең очта? — дип, бу юлы да аны тәрәзә аша • беренче булып әбнем күреп алды
' — Тагын безгә керә күрмәсен,—дип, мине урамга, капка бастыры
гын салып керергә йөгертте
Кем капкасы алдына туктар икән инде бу дип, котыбыз очып көтеп торабыз. Васфия апа бу юлы да безнең капка алдында туктады, кыяр-кыймас кына капка келәсен басты. Бастырыкны кире алырга, капканы ачарга туры килде. Инде капка төбеңә хәтле килгән кәгазьдән алай -гына котылып буламы соң? Бу юлы кәгазь Элеонора апайга адресланган иде.
Элеонора апай бу зәңгәр кәгазьнең үзендә берәр өметле, йөрәккә җылы бирердәй сүз тапмакчы булыпмы, аны тегеләй әйләндерде, болай тотып карады. Күзенә бер якынайтты, бер ерагайтты. Аннары бөтенебезне куркуга салып, ямьсез тавыш белән кинәттән генә улап елап җибәрде Матур апай тәмам шашынып, битләрен умырып, чәчләрен йолкып, кояшка, айга карап өч көн, өч төн улады. Ашамады, эчмәде, юату сүзләрен ишетмәде. Әбием баштарак:
— Еласын, еласын, бичарам, без, хатын-кыз заты, эчебезне елап бушатабыз. Бер елап арыгач, җиңелрәк булып китә ул,—дип йөргән иде дә, әмма Элеонора җиңгинең елавы атна буена киткәч, «Константин мой, Константин», дип ыңгырашуы басылмагач, нык хафага төште. Лора белән Дораны аналары үз яныннан беркая җибәрми. Елый- елый дивана каламы, акылдан шашамы дип, котыбыз очып торды.
Васфия апа хатларның хәвефлеләрен генә түгел, вакыт-вакыт шат- лыклыларын да китерә. Беркөнне идарәдән Элеонора җиңги шундый хат алып кайткан Моны фронтка без бүләк иткән танкларның берсендә сугышкан танкист язган. Ул хәзер яраланып Сарапулда госпитальдә ята икән. Кама суын эчеп әле миңа монда байтак ятырга туры килер, дигән. Латыш егете, исеме сәер генә — Пескунас атлы икән. Авыл хәлләрен сорашкан. Егет кешенең башындагы кайгы-хәсрәте билгеле инде, берәр кыз белән хат алышырга мөмкинме, дигән. Сезнең авыл кызлары борын чөерүчеләр түгелме, рәсемемне салсам, җавап язарлармы икән, дигән.
Мукум абзый үлгәннән бирле аның бурыч-вазифасы әбием өстенә йөкләнде. Хәзер бар эшне ул башлап йөри, авылның олысы, кечесе аңа киңәшкә килә. Әле менә бу юлы да, хатны кулына тотып, әби Зөлхәбирә апа янына чыгып китте. «
— Ул гуспитәлдә яралылар латыш егетеннән башка да җитәрлек- т тер Бу егетне без үзебезгә алып кайтыйк. Безнең танкыда сугышкач, шунда яра алгач, безнең егетебез була инде ул. Алып кайтыйк та, үзебездә дәвалыйк. Даруы-ние булмаса, җитешмәсә, әнә, яңа гына сауган җылы сөт эчертербез. Аннан да шифалы дару юк инде ул.
— Нәвалбикә абыстай, күңелләребез белән икебез дә бер үк сукмактан атлыйбыз икән ләбаса. Аны мин дә шулай уйлап тора идем. Алып кайтсак, бик яхшы булыр иде ул,— дип, әбиемнең сүзен шунда ук куәтләп, күтәреп алды Аягында йөрерлек хәле булса, танкист егетне авылга алып кайтып дәваларга булдылар. Госпитальнең баш врачы исеменә тиешле кәгазен дә яздылар.
Аны алып кайтырга Җиһангир абый белән мине җибәрергә хәл иттеләр. Мине җибәрми тагын кемне җибәрсеннәр. Авылыбызның каш өстендәге күзе кебек егете булып киләбез, бит. Җитмәсә, күңелдә мәхәббәт дигән нәрсә дә үзен сиздерә башлады, үзебезнең күрше кызы Хәлимә апайның сеңелесе Филсинәне ошатып йөрим. Әле кайчан гына аның белән гамьсез килеш ташаяк уйнап йөргән идек. Ә менә хәзер шуны күрсәм, коелам да төшәм, телсез калам. Ахырда түзмәдем, күңелемдә тулып ташкан тәүге хисләремне ак кәгазь битенә төшереп, Филсинәгә хат яздым. Мәхәббәт дигән нәрсә харап икән ул. Бөтен кыюлыгыңны, бөтен егетлегеңне юкка чыгара да куя. Көненә ннчәмә күрешеп, безгә әле теге, әле бу йомыш белән кереп-чыгып йөргән күр-^ шең белән хат аша, хат ташучы Васфия апа аша сөйләшер көннәргә* калдым Минем хатны алдыңмы дип кенә сорыйсы югыйсә. Батырлы
гым җитми. Урамда Васфия апа күренгәнне, җавап хаты килгәнне өзелеп көтәм. Минем хатны Васфия апа тапшырган булырга тиеш Күргән саен икебезгә^ генә аңлаешлы итеп күз кысып ала Тапшырган булырга тиеш, тик әлегә җавап хаты гына» күренми
Чүмәлә төпләрендә кунып, Камага хәтле кырык чакрым җир чык тык. ‘ ♦
— Барасы җирегез байтак Пешереп чыксам, бозылыр Моны бик Z
ачыккан чакта гына суеп ашарсыз,— дип нәни кәрзннгә утыртып, әби- 2 ем безгә тере әтәч бирде. Әтәч итен күптәннән татып караган юк Бу 5 кикрикбайны мин беренче кичне үк <кых» итү ягында s
— Теп-тере җанның нигә канын коярга? Сиңа тими, миңа ябыш- = мый, әйдә, кәрзнндә утыра бирсен.— дип. Җиһангир абый каршы төш- « те. Баштарак ярады Чүмәлә төбенә барып башыбызны төртү белән ф изрәп йокыга китәбез Иртән дә соң гына уянган булыр идек Әмма а әтәч безгә алай кояш күтәрелгәнче йоклап ятарга ирек бирми. Аның о беренче тавышы белән үк аякка басабыз, юлны дәвам итәбез
Әмма соңгы кичтә, инде Кама күренә башлагач, әтәчебез кәрзин и эченнән чыгып качты бит. каһәр Бераз аяклары язылсын, хәл җый * сын дип, киндерәне мин чишкән идем Ике кулы да булмагач, Җиһан- ь гир абый аны, куып җитсә дә, тота алмын Өлгерлеккә мин бик ел - гер, әмма әтәч миннән дә өлгер Канатларын җилпеп, чүмәлә башына £ менде дә китте Аннан аны тотарсың, бар Шул вакытта әтәчне суй- -» дырмаганга Җиһангир абыйга үпкәләгәнемне белсәгез икән Авызын- * нан сулар китерә торган юан ботлы, күркәдәй эре әтәч иде ул
Сугыш вакыты булса да, юлдан кеше өзелми. Халык белән шыгрым тулы пароходта Кама буйлап өскә таба тәүлек ярым мендек Җиһангир абый белән юл йөрүе үзе бер рәхәт икән Холкы да әйбәт, шаян сүзләр сөйләргә дә оста Тик шул ягы мәшәкатьле, атлаган саен авызына тәмәке төреп каптырасы бар Аны авызыннан өзми, нмезлек урынына суыра Ә мин тәмәкенең төтенен түгел, исен дә сөймим Әм ма төрми дә хәлең юк. Авызыннан нмезлеге чыкса, Җиһангир абый ашамый да. эчми дә. сөйләшми дә
Без утырган пароход авыр көпчәкләре белән суга-суга. әкрен генә өскә үрмәли. Чистайны узгач микән, пароходка кулыннан кечкенә генә кыз җитәкләгән бер сукыр утырды Өстендә Җиһангир абыйны кы шикелле иске шинель, башында кояшта янып уңган пилотка Су кыр солдатның култык астында тальяикасы да бар Аларга безнең яннан урын бирделәр. Бу сукыр абый үзеннән бигрәк җайлап кызны утыртты Үзе дә утырганнан соң. кулына гармунын алды Әйләнә-ти рәсендәге халыкны күрмәсә дә. аларга күптәнге танышларына дәш кәйдәй итеп
— Нәрсә, якташлар, бер сыздырып җибәрсәм ачуланмассыз ич? — дип сорап куйды Гармун уйнаганга, күңелләрне юатканга ачулана лармы соң инде! Бигрәк тә пароходта!
— Сорап торасың тагын! Кем ачулансын! Тарт. әйдә, тарт Сыздыр әле үзебезнең як көйләрен,— диештеләр
Сукыр солдат гармунын сузып җибәрде, ирләрчә калын, ачы сагыш тулы тавыш белән күзләрдән яшь чыгара торган моңлы җыр башлады
Идел бит ул, тиран бит ул. тирән бит ул. кин бит ул Караңгы тен. томанлы көй — без аерылган кем бит ул.
Бу җырны минем моңа кадәр дә күп ишеткәнем бар иде Җырга әбием лә оста Күршебез Хәлимә апа ла чын артистка — көйләрне үзе чыгара Әмма шушы көйне бу кадәр лә җиренә җиткереп, шулай моң лы итеп башкаручыны гомердә күрмәдем Биргәч тә бирә икән ходай
кеше дигәнеңә моңны. Ул җыр башлауга моңарчы гөж килеп торган трюм тып тын калды. Хәтта имчәк балалары да, аналарының күкрәкләреннән аерылып, чак кына башларын күтәр» төшеп, гармунчыга төбәлделәр. Ә солдат әйттерә генә Аңа хатыннар кушылдылар
Тау астында салкын чишмә
Агып төшә улакка.
Агып барып күрер идем.
Идел акмый ул якка.
Тәмле әйбер күп булмый, күп булса, кадере югала дигәндәй, солдат кырт кына уйнаудан туктады.
— Җәмәгать, майт якасын, әллә берәрне төреп тә бирәсезме? — дип, иреннәрен ялап алды. Әйтерсең, кәнфит суырырга әзерләнде. Җиһангир абый миңа ымлады Башкалар янчыкларын чыгаргалаган- чы, мин җәлт кенә «капка бастырыгы» төреп солдатның авызына каптырдым Солдат канәгать калып, кеткелдәп алды. Җиһангир абый аның янынарак күчеп утырды
— Кайсы фронтларда булырга туры килде, тылда күптәнме соң, брат?—дип сорады Сукыр абзый башта «Тукта, сораучысы кем соң әле?» дигән төсле кулы белән Җиһангир абыйны капшады Аның башта бер буш жинен, аннары икенчесең тотып карады. Сыпырып-сыпы- рып алды
— Майт якасын! Әллә икесен дәме?
— Икесен дә, сволочь! Йөз илле ике миллиметровканы корып ятканда прямуй пападание белән. Үз күз алдымда кисте дә төшерде.
- Сукыр солдат күзләрен капшап алды:
— Мин атакага барганда. Хәтерләмим дә, әллә минага басканмын, майт якасын, әллә анда снаряд ярылган... Аңыма госпитальдә генә килдем. Бөтен җир таза-сау, тик менә күзләр генә...
— Мине бигрәк хур итте, сволочь,— диде Җиһангир абый. Сукыр солдатның сүзен урта бер җирдә бүлеп, авыр итеп көрсенеп алды — Чалбар төймәсен чишеп төймәләргә дә кеше кулына калдырды Тормыш итү, көн күрү безгә җиңел булмас инде.
Юлдашыбыз күзенә бәйләгән чүпрәкләрен төзәткәләп алды, йокым-сырап барган кызын капшады Моңлы җырлар җырласа да, үзе болай бик шат күңелле абзый күренә. Мин төреп биргән «бастырыкны» да ошатты Үзенең дөм сукырлыгына да ничектер юмор белән, «майт якасын» дип кенә карый төсле. Ә Җиһангир абыйның бераз төшенкелек белән әйткән сүзләренә каршы:
— Анадан бала артмый. Бу гариплекне начар юлда, азгынлыкта йөреп алмадык Борчылма, якташ, туган ил ташламас әле,— диде. Мин төреп биргән «бастырыкны» тирән итеп тагын бер суырды да, калган өлешен сүндереп, пилоткасы ярыгына кыстырды Тагын бер тапкыр йоклаган кызын капшады.
— Яныңда шундый юеш борыннарың булганда, сукыр булсаң да, дөнья ямьле ул Хәтта үз хәлең турында онытып та җибәрәсең,—дип, шапылдатып кызын сөйде.— Уянып га карамый.
Сукыр солдат бик ачык кеше булып чыкты. Безнең нинди сәфәр тотуыбызны, кем янына баруыбызны белеп алгач, юлдашыбыз тагын да ачыла төште Адресларын бирде, кайтканда кунакка керергә чакырды Үзе район җиренә пенсия кәгазьләрен тутырырга барган булган. Авыллары нәкъ безнең юл өстендә генә икән.
— Сугышка алынганчы Гайрәтле Сафа идем, майт якасын Хәзер Сукыр Сафага әйләндем Шулай дип сорасагыз, күрсәтерләр Авылыбыз пристаньнан чакрым ярым гына Үзем умарталыкта каравылчы.
Сафа абзый авызын зур ерып көлеп җибәрде.
— Бер уйласак, чын кәмит инде, майт якасын. Миннән нинди ка
равылчы булсын. Бөтен умарталыкны күтәреп китсәләр дә, мин нишлим, кая барам, кемне күрәм Авылдашларны әйтәм, бала-чагасы ишле, ә умарта тирәсендә акмаса да тамар, ач булмаслар әле, дип куйдылар инде,—дип бөтен тормышын, хәл-әхвәлен, алты бала атасы булуын сөйләп бетерде. Кайтышлый умарталыгына кереп чәй эчеп чы- ♦ гарга чакырды. ы
Сафа абзыйлар төшеп калганнан соң. без дә озак бармадык. Сара- < пул дигәннәре кечерәк кенә шәһәр булып чыкты Госпитальне дә бик ч тиз эзләп таптык Танкист яткан бүлмәгә күтәрелдек Көндезге чәен * дә эчертми аны үзебез белән җилтерәтмәк идек Әмма ул уебыздан 5 кире кайтырга мәҗбүр булдык Танкистыбыз бер аяксыз булып чыкты. 3 Үзебез белән ияртергә дә, ияртмәскә дә белмибез. Аны алырга дигән я ният белән килүебезне алай да әйттек. Моны ишетүгә, танкистның ♦ авызы ерылды Үзе юньләп култык таягы белән дә йөри алмый, шу- а лай да безгә иярәсе килә °
— Күңелен бер җилкендергәч, инде ияртмәсәң дә кызганыч Ияртсәк, сыңар аяк белән күпме генә бара алыр,—дип пышылдый миңа « Җиһангир абый Киңәш итеп соравы инде Ә бу танкист абый миңа х беренче күрүдә үк ошады, ничектер үз тоелды Ул бит фронтта безнең ь авыл халкы бүләк иткән танкта сугышкан
— Авылыбыз җәһәннәм астында түгел бит әле. Кырык чакрым £
араны ничек тә, мүкәләп булса да узарбыз Бәлкем әле МТС машина- ■“ сы очрап куяр Килгән килгән, Перкунас абыйны калдырмыйк ин- < де,— дидем. Аны ияртми мөмкин дә түгел. Ул без чакырганны, кыстаганны көтеп тормаган. Аркасына капчыгын асып, кулына шинелен тотып, безнең янга төшеп басты Пристаньга безне госпиталь алашасында озатып куйдылар Кичке пароход белән без аска төшеп тә киттек. •
Аска төшүебезне сөйләмим, түзәрлек булды Кайнар чәйне бер үзем капсам, икене Җиһангир абыйга каптырам Чәебез дә. шикәребез дә бар. Боларны Перкунас абыйга юл азыгы итеп бирделәр Безнең бер туктамый татарча сиптергәнне елмаеп тыңлап, тын гына утыра бирә.
Галәмәтләр пароходтан төшкәч башланды Үч иткән төсле ни ат. ни машина очрамады МТСка керосин ташый торган машина бездән алда гына кайтып киткән булып чыкты Яр кырыенда утырудан файда юк. Әкрен генә атлый торырга булдык Моны әйтүе генә җиңел Култык таяклары белән бүлмә эчендә дә юньләп йөри алмаган Перкунас абый, юлга чыккач, абына да сөртенә, сөртенә дә егыла
Урманлыкка җиткәч, корган юкә агачы кисеп, Перкунас абыйга агач аяк ясап карадык Аның белән дә озак бара алмады Әллә ничә кат марляны үтеп, аягыннан кан саркый башлады. Миңа, тормышның ач ысын-төчесен әле татый гына башлаган бер яшүсмергә, болар бары сы да гыйбрәтле күренешләр иде Кеше дигәнеңдә бар икән түземлек, бар икән чыдамлык, дим эчемнән генә Перкунас абый сер генә бирми Нинди сызланулар, нинди тән газаплары кичерүе аның йөзенә чыккан Култык таякларын кысып тоткан, хәтта аркасындагы капчыгын да миңа бирергә теләми Үзебезнең Җиһангир абый да, юлда танышкан Сукыр Сафа абзый да, әле менә Перкунас абый да. күрәм, үҗәт холыклы, үз сүзле кешеләр Үлсәләр дә. сер бирмәячәкләр Мондый уллары булган халыкны дошман мәңге җиңә алмаячак
Алдагы бер рус авылына кереп, Перкунас абыйның аягын сүтеп бәйләдек, «уф алла» арбасы сорап алдык Аның ан-ваена, сыңар аягын терәп карышуына да карамыйча, арбага утыртып тартып киттек
Кичен теге чүмәлә төбенә туктасак, менә әкәмәт, берни булмагандай, әтәчебез шунда йөри Әйтерсең, безне зарыгып көткән. Килеп туктавыбызга ук кыткылтап яныбызга чыгып басты.
— Сагынырга да өлгердеңме? Качып йөрсәң менә шулай була ул. Ярый әле, үзеңне төлке тотып ашамаган,—ди аңа Җиһангир абый Ә минем шатлыгым эчемә сыймый Солдат кәтилүген тотып, инеш буена йөгерергә торам. Исәбем абыйларны әтәч шулпасы белән сыйлау. Бүген ул миннән кача алмас, нибуч. һәм мин аны хәйлә корып тәпиеннән эләктердем дә. Әмма хәзер болар икәүләшеп әтәчне «кых» итүгә каршы төштеләр. Аңламассың аларны. Бар белгән сүзләре кирәкмәгәнгә кан коймыйк. Болар өчен әтәч сую да кан коюга әйләнгән Әйтә м ич, һич аңламыйм мин аларны. Күпме җирләр гиздереп, кызыл кикрикне кире әбиемә кайтарып тапшырырга туры килде.
Безнең һөнәрледә эшсез, кәсепсез кешене тапмассың. Бу турыда башта ук әйткән идем шикелле. Без арба белән тартып кайткан Пер- кунас абыйга да Зөлхәбирә апа кулай эш тапты. Сугыш башланганнан бирле буш торган урын иде бу. Вакансия Бер сукыр аты, кучеры, сынык арбасы, кибеп кыршаулары таркалган ике-өч мичкәсе булган янгын сараена начальник итеп куйды ул аны Ә Перкунас абый шуннан муеныннан ашып канәгать. Колхоз кәнюшниендәге атларга камытлар, дилбегәләр ишеп, шуннан көннәр буе кайтмый ята.
Аннары тагын кашык белән җамаяк ясарга бик оста булып чыкты ул. Ә савыт-саба сугыш елларында иң интектергән, иң җитешмәгән нәрсәләр булып истә калдылар. Кибетләргә кайтмый Күрше авыл марилары базарга агач кашыклар ясап китерәләр. Әмма гел ач, гел ашыйсы килеп торганлыктандыр, ахры, ул кашыкларны гел авыз тирәсендә генә уйнатабыз, һич югында эч пошканда кимерә башлыйсың. Шунлыктан алар күпкә чыдамыйлар.
Анысы аның әле бер хәл Монда гаҗәпкә калырлык әллә ни юк. Тагы үзебезнең күрше Хәлимә апаның хәйләкәрлеге исемне китерде. Башта миңа:
— һи, энем Илдар, тишек борыным! Бу дөньяда минем су анасы- дай сылу, караңгы төндә күк йөзенә ялгызы калыккан айдай япа-ялгыз Хәлимә апам бар, дип исеңә дә кереп чыкмый. Шул гуспитәл хәтле җиргә баргач, мәйтәм, энем-йонлы колагым, ранный егетләрнең әзрәк чибәррәген, кызлар күзе төшәрдәен алып кайтасы иде. Ә бу Перкунас абыең абау да шыксыз, абау да сөйкемсез бит Чәче —безнең мич пумаласы, борыны сука калагы Тешләре тырма тешләре, күзләре — ужым ашап эче күпкән сыерныкы. Тотып яратырлык бер генә җире дә юк,— дип, Перкунас абыйны яманлаган, аннан көлгән булып кыланды. Аннары көзге алдына басып, уенын-чынын бергә ку-шып: — Кара инде син минем сызылып киткән кашларымны! Суланып пешкән алмадай бит алмаларымны! Җыеп кулыңа алсаң, зиһенеңне чуалтырдай, хәтереңне югалтырдай, күрче, бу чәч толымнарымны! Балдак киертердәй чәч толымнарымны! Бу сугыш афәтенең дә бетәсе булмады Нечкә билемә кул салырдай, мине назлап сөярдәй егетләр нү- жәли кайтмаслар икән? Нәвалбикә абыстай, бәгърем, сизәсеңме, картаям бит, картаям. Гөл урынына шиңәм, каравыл! Ходаем, теләсәң нн эшлә, бер кияү тап миңа!—дип, гадәти озын монологын сөйләп, барыбызны көлдереп, уфтанып ала. Ул шулай безнең башны гына катырган икән. Беркөн каравылга төшешли күрәм, инеш аркылы басма өстендә бик тәмләп кочакланышып торалар Кем белән диегез әле? Тырма тешле, калак борынлы, сөйкемсез Перкунас абый белән. Их, Хәлимә апай, хәйләкәр җан! Колак төпләренә килеп бер ачы итеп сыз-гыртып җибәрмәкче идем дә, ярар инде, мәйтәм, юансыннар Андый хәлләрне генә аңламыйммы соң! Үзем дә егет кеше ләбаса. Аның сеңе- лесе Филсинәгә үземнең йөрәк серләремне тагын бер төшендерергә теләп, бер җыр чыгарырга йөрим әле. Чыгарсам, «Галиябануждан ким булмый инде ул Менә, менә ул җырның көе тел очымда гына йөри.
Сүзләрен генә табасы бар Теге чакта минем хатка җавап бирмәде, ансыз кызый. Ә менә жырымны җавапсыз калдыра алмас, нибуч
Ә Хәлимә апай, алдакчы баш, Перкунас абый белән сугыш беткәнче үк туй итеп, өйләнешеп тә куйдылар Туп тавышлары басылгач, еллар тынычлангач, өч балаларын алып, Перкунас абыйның туган якларына китеп югалып та тордылар. Әллә һава килешмәде үзләренә, әл- ♦ лә башка сәбәптәнме, алар тагын һөнәрлегә әйләнеп кайттылар. Пер- м кунас — авыл халкы өчен күптән Әнәс абыйга әйләнде. Ул әле бүген < дә колхозның янгын сүндерү сараенда башлык. Аягым сынар дип тор- § мый, янгын-мазар чыга калса, түбә башларына аяклылардан җиңел * менеп китә.
3 ге
Шул калудан Элеонора җиңгиләр бездә сугыш беткәнче торды Та- ♦ магы ач, өсте ертык килеш берәү дә музыка тыңлап, җырлап йөрмәс в дип тормады Элеонора апай Бездә калуларына күп тә үтмәде, каян- £ дыр мандолина, думбра табып кайтып, безне музыка грамотасына өй- = рәтә башлады Кичләрен хәзер клуб гөр килеп тора Саф мәхәббәт, о батырлык, туган ил. җиңү турында әллә нинди матур җырлар җыр- * лыйбыз. Моңа кадәр аларның дөньяда барлыгын да белми идек Хәзер ь үзебез җырлыйбыз Арадан иң ошаганнары «Огонек». «Синенький пла- =- точек» булды Менә шул көннәрдән башлап безнең һөнәрле яшьләре £ тагын бер һөнәргә өйрәнеп алдылар Ничә егетебез, ничә кызыбыз * музыка училищесы, консерватория тәмамладылар, һәр йортта гар- мун, скрипка, мандолина, гитара. Елның елында безнең һөнәрле яшьләре район, өлкә күләмендә үзешчән сәнгать смотрларында беренче урыннарны яулап торалар
Сугыш беткәч, Элеонора җиңгиләр кире Ленинградка кайтып киттеләр. Әмма үзләрен оныттырмадылар. Чәй лимон, тәмле конфетларны әбигә салып кына торалар Кунакка да бик чакырып язалар. Бер барып, торган җирләрен күрйп, үзләрен кочып кайтырга безнең дә исәп юк түгел, җыенып йөри идек. Ләкин башкачарак килеп чыкты
Татлы хыялларым тормышка ашып, авыл хуҗалыгы институтының беренче курсында укый башлаган көзем иде бу Сентябрьнең үзе җылы, үзе җилсез, үзе чалт аяз бер көне Ике-өч көнгә генә әбиемә бәрәңге алышырга кайттым Мин кайтуга, кайсы көрәген күтәреп, кайсы кәрзин өстерәп, булышырга Хәлимә апайның балалары кереп җитте. Әби дә безнең янда, бәрәңге чүпләшә Бакчабызның аргы башына куе булып керән үскән.
— Банкага тутырып, беразын сиңа да биреп җибәрермен Ипи өс- тснә генә салып, аш алдыннан берәр генә кашык капсаң, күңелне күтәрә, кәефне яхшыртып җибәрә, шифасы да зур Ә менә боларын- нан кышын кайтышыңа тәмле итеп кәбестә тозлап куярмын,— дип, күп итеп керән тамыры җыйды әби — Улым, кышын дигәннән, синең белән шуны киңәшергә йөрим әле Нурия җиңгиләрен бу хатларында да бик чакырып язганнар Бер җаен табып кышын әллә барып та кай-табызмы? Быел, ходайга шөкер, каз бәбкәләрем дә ишле чыкты, һәр- кайсына бүләк итеп мендәр алып барырбыз Нурия җиңгәңнең үзен дә, кызларын да бик сагындым
— Кышка әле ерак, минем басып кына укыйсым, имтиханнар тапшырасым бар Аннары күз күрер,— дидем мин
Әбием мине сагынган Аның сөйләшәсе, эчен бушатасы килә Ә мин каерып-каерып җир казыйм Бераздан ул, безне җир өстендә калдырып, чәй куярга кереп китте Тозга ярып бәрәңге пешергән Өстәлгә Элеонора җиңгиләрдән килгән күчтәнәчләрне дә куйган Ә чәйдән соң ничектер сәер генә итеп:
— Әллә нәрсә булды әле миңа. Кисәктән генә башым чатнап-чат- нап китә, күз алларым караңгылана,— диде.
— Салкын баз өстенә кереп-чыгып йөрдең бит, шунда салкын бәр-гәндер. Бераз ятып тор, чыкма.
— Чүт кенә ятып торыйм алайса,— дип, әби киштәдән ястык алды.— Улым, син дә чыкма, ял ит. Анда күп җир калмады инде, бүген булмаса, иртәгә дә бетереп ташларсыз.
Мин кулыма китап алып, тәрәзә янына утырдым. Күрәм, әбиемнең хәле яхшы түгел. Шуны раслагандай, ул авыр ыңгырашып куйды.
— Әллә балаларның берсен йөгертимме, фельдшер кызны дәшеп килсеннәрме?
— Әҗәлең җиткән булса, улым, ул гына ярдәм итә алмас, әлегә борчымый торыйк.
— Нинди әҗәл җитсен ди әле. Кышын Ленинградка барасыбыз бар Өйләнгәнеңне күрәсем, бишектә балаларыңны тирбәтәсем килә дип йөри идең бит әле. Юк, юк, мин укып бетерми, башлы-күзле булмый торып, әҗәлне аны капкабыз төбенә дә китермибез.
Минем бу сүзләремне ишетте микән ул. Аларга җавап итеп берни дә әйтмәде.
На позицию девушка провожала бойца.
Темной ночью простнлися на ступеньках крыльца.
Берәү өчен шушы җыр берни дә тормый торгандыр. Ә мин аны бүген дә тыныч кына тыңлый алмыйм. Аның беренче сүзләрен ишетү белән күз алдыма почмакларын ап-ак бәс сарган авылыбыз клубы килеп баса. Элеонора апайның кулында мандолинасы. Ул уртага чыгып баскан. Әллә йөрәкләребезнең кайнарлыгыннан, әллә нык әсәрләнүдән залның салкын, ягылмаган булуын сизмибез дә. Киресенчә, эссе әле безгә, һәркайсыбызның бит уртасы кызарып пешкән алма кебек яна. Залда утыручыларның күбесе бу җырның сүзләрен аңлап, мәгънәсенә төшенеп тә җитми торганнардыр бәлкем Әмма күбесенең күзендә яшь ялтырый. Концертка әбием дә чыккан. Алгы рәттә үк утыра. Яулык очы белән ул да әледән-әле яшен сөртеп ала.
Әйе, шул еллар исемә төшсә, минем колагымда әле хәзер дә шушы җыр яңгырый Концертларда гына түгел, без аны урамнарда да җырлап йөри идек.
На позицию девушка провожала бойца.
Темной ночью простнлися на ступеньках крыльца.
Шушы җыр аша ничектер үзеннән-үзе әбиемнең көләч йөзе, өй терәге генә түгел, ил терәге булган матур образы күз алдыма килеп баса. Васыятьләре исемә килеп төшә. Аның матур истәлегенә тугры булып яшисем килә.