Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОРМЫШ ДӘВАМ ИТӘ


ның һәр яңа әсәрен укыганда, пьесаларындагы геройлар белән театр сәхнәләрендә очрашканда, күңелгә һаман бер уй. бер сорау килә: «Хикмәт нидә?» Чынлап та, җылы һәм якты хисләр, кешелекле дөньяви уй- фикерләр уяткан бу иҗатның хикмәте нидә? Укучыны, тамашачыны тартып торучы, режиссер һәм актерларны илһамландыручы көч чыганагы кайда?
ТЕМАДАМЫ?.. Әйе, тема дигәннән, Т. Миңнуллин, кагыйдә буларак, заманча һәм актуаль өлкәгә, җитди тормыш материалына мөрәҗәгать итә. Аның иҗатында әлегәчә укучыны һәм тамашачыны битараф калдырган тема күтәрелмәде — моны һич икеләнми расларга мөмкин. Тарихка мөрәҗәгать итәме («Канкай углы Бахтияр»), бүгенге чордашлары тормышынамы («Дуслар җыелган җирдә». «Ир-егетләрп һ. б.), ул һәр очракта көндәлек мәшәкатьләр белән яшәгән тамашачының күңелен тиз арада яулап ала, аның рухиятен үз дулкынына көйли.
Гадәттә, һәр әдипнең үзенә аеруча якын булып, иҗатында эзлекле рәвештә үстерә, дәвам итә килгән бер темасы була. Ә менә Т. Миңнуллин иҗатында бу хәл кабатланмый. Әйтерсең, күңеленә аеруча үз булган, таныш һәм якын булган теманы ул әле эзли генә. Таба һәм тапты дигәндә тагын яңа. әле моңарчы иҗатында бөтенләй күрелмәгән өлкәгә мөрәҗәгать итеп эзләнә башлый. Моны драматург иҗатының соңгы — җитлеккән чоры мисалында да күрергә мөмкин. Әйтик, «Ай булмаса, йолдыз бар»да ул кеше, аерым алганда татар хатынының, рухи ныклыгын күрсәтүне бурычы санаса. «Әлдермештән Әлмәндәрпдә тормыш һәм җирдә яшәүнең бөеклегенә, алыштыргысыз матурлыгына соклана. Ул да түгел, «Моңлы бер җыр» публицистик драмасында туган илгә бирелгәнлек, патриотизм хисләрен сәнгатьчә гәүдәләндерүгә алына һәм чираттагы әсәре «Монда тудык, монда үстекитә илгә 2 миллиард тонна нефть биргән якташларының рухи эзләнүләре һәм хезмәттәге батырлыклары тасвирлана.
Шул рәвешле, драматургның һәр яңа әсәре яңа тормыш материалы, яңа бер өлкәне күтәреп чыга, яңа проблемалар, яңа конфликтлар, һәм иҗатында моңарчы күренмәгән яңа сәнгать чаралары... Димәк, хикмәт темада булып чыга түгелме? Юк, дип әйтергә нигез юк. Әйе. дисәк, җавап чамадан тыш беркатлы килеп чыгар иде. Чөнки әсәрләрендә күтәрелгән тема, тормыш материалы һәм проблемаларның әһәмияте ни дәрәҗәдә генә җитди булмасын, Т. Миңнуллин драматургиясенең әһәмиятен һәм популярлыгын әлеге кысаларда чикләп аңлату хакыйкатьтән ерак торыр иде.
Драматургның җирдә яшәү мәгънәсе, кешелеклелек, туган илгә һәм тормышка мәхәббәт кебек мәңгелек проблемаларга мөрәҗәгать итүе табигый. Чөнки ул шул проблемаларның тормыш ваклыкларыннан өстенлеген раслаган җәмгыятьГә, шул проблемалар һәм темаларның конкрет гәүдәләнеше, кабатланмас үрнәге вуНһан кешеләр арасында яши. Әлеге тема һәм проблемаларда — аның үз язмышы, яшәү рәвеше, тормышында куелган төп максаты. Аларны өйрәнү, аерып алу яисә безнең алга китереп кую өчен Т Миңнуллинга ниндидер хыялга бирелергә, җәннәт бакча
А
ларына кереп адашырга да кирәк булмаган. Деньяга ул туган авылындагы әти-әнисе салган гади өйнең киереп ачылган тәрәзәләреннән карый төсле, һәм ул а-,да очраклы бер кунак кына түгел, үз кеше. Ә ата-баба корган йортларның тәрәзәлгре көннең көн буена якты дөньяга, шагыйрь әйтмешли, «гел кояшка карый»
Әйтик, шул кояшлы тәрәзә төбендә үскән иң матур гөлләрнең берсе — Т. Миң- нуллин иҗатын бизәп торучы олы масштаблы әсәрләрдән > Өлдермештән Әлмәндәрпгә ф игътибар итик. Темасы — җирдә яшәүнең бөеклеге, алыштыргысыз матурлыгын раслаудан гыйбарәт дидек. Автор әсәрен башлаганда ук, баш ватып азапланмагыз х дигәндәй, аның күпне күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган көр күңелле авыл- 5 дашларына багышланган булуын искәртә. Әсәр, нәкъ без уйлаганча, балачактан үз - тәрәзәләреннән күреп, сокланып үскән авыл картларына багышлана
Хуш, багышлансын да ди. Авылдаш картларына багышлансын Әмма җирдә яшәү = ямен раслаган әсәр өчен 92 яшьлек бабайга караганда 18 яшьлек кыз образына - мөрәҗәгать итү урынлы булмас идеме икән. Шуның өстенә язарга алынган әсәренең жанры да комедия — шаяру, көлү, елмаюсыз булмаячак, димәк Картлыктан көлү *” булып чыкмасмы? Яшьлекнең үзен көлдергәндә кулайрак түгел идеме? Шул рәвешле ф сорауларны дистәләп күтәрергә, автор алдына кабыргасы белән куярга мөмкин булыр в иде. Хәлбуки әсәрнең үзен укыган, сәхнәдә караган кеше бу хакта онытып өлгерә. - Алай гына да түгел, әлеге бәйләнчек уй һәм шикләр аның башына да килеп карамый. “ Чөнки укыганы яисә күргәне картлык һәм дөньядан зарлану түгел, әйттереп, бар ч нәрсәгә сокланып, тәмен белеп яшәүче якташыбыз .урында.
Әмма ләкин 18 яшьлек кыз образында да әлеге күңел көрлеге һәм оптимизмны ' тасвирлап, күрсәтеп була иде түгелме? Бәхәссез! Шулай да шактый гына югалтуларга х да дучар ителгән булыр иде тема. Яшь кешенең канатланып, рухланып яшәве ул ® болай да табигый, башкача була да алмый кебек. Ә инде Туган ил һәм халык белән үз язмышын уртак күрел, революция һәм колхозлашу чорларын үткән, ике сугыштан < җиңүче булып кайткан, ничә кат үлем белән якалашып та бирешмәгән, күлме генә - югалтулар кичермәсен, барыбер бүгенге көненә сөенеп һәм килечегенә өмет өзми ~ җырлап-биеп яшәгән ил карты белән очрашу бермә-бер үтемлерәк һәм гыйбрәтлерәк. Гайре табигый булган шартларда автор бүгенге татар авылының гадәти һәм, нигездә, типик булган аксакалы образын тудыра.
Ш. нда ук, Әлмәндәр образының тагы бер гыйбрәтле ягына күз салу урынлы булыр Без әдәбият һәм сәнгать әсәрләрендә татар карты һәм татар карчыкларын күрсәтүдә штампка күнегеп бара идек. Әби булса — яулык чите белән авызын яшереп, «рәхмәт төшкере, рәхмәт төшкере, бигрәк тә әйбәт бала иконсең» дип вакыйгаларга сокланып йөргән пассив эпизодик образга күнегеп җитсәк, бабайларга таяк тоттырып, «сөбханалла, сөбханалла»дан башканы әйттермәскә күнеккәнбез. Егерме-утыз еллар элек урнашкан шул штамп һаман кабатлана, дәвам итә килә иде. Туфан Миңнуллии- ның тиктормас, шаян һәм җор Әлмәндәре, әйттереп, җырлап-биеп йөргән Әлмән- дөре — шундый шаблоннардан баш тарту буларак та игътибарга лаек новаторлык. Еллар үткән саен, яшьләр үзгәрә, хәзер яшьлек башка, «без яшь чакта болай түгел иде. тегеләй түгел иде» дип сөйлиләр икән, нигә әле яңа заман картларны, өлкәннәрне дә үзгәртмәскә тиеш. Табигать һәм тормыш закончалыкларыннан, үсеш һәм үзгәрештән беркем дә читтә калмый дибез түгелме соң.
Дөнья күргән, утны-суны кичкән карт образына мөрәҗәгать итеп, тормыш һәм Җирдә яшәү матурлыгын расларга алынуның аеруча әһәмиятле һәм мәгънәви отышлы тагы бер ягы бар. Әлмәндәр — гадәти карт, гадәти кеше генә түгел — ул җирдә яңа тормыш корган, шул тормышны яклап берничә кат утка кергән бу матур тормыш эчен гомере буе янып, көрәшеп яшәгән шәхес. Халкыбызның рухын билгеләп торгач иң матур сыйфатларны үзенә җыйган һәм бер ноктага туплаган образ Аның рус карты Евстигней белән бергә гомер итүе — интернациональ бердәмлекне күрсәтеп торса, Йөзембикә турындагы истәлекләре ярату хисләренең мәңгелеген тасвирлый Шунда ук һәр эпизод һәм һәр сүзеннән аның чын патриот һәм хезмәт сөюче үкенерлек итеп яшәмәгән ир-ат булуы аңлашылып тора. Ә инде шуклык һем җорлыклары — аның кеше буларак, шәхес буларак әле до тулы канлы яшәүгә сусавын искәртеп кило. Җыебрак әйткәндә, шундый нәтиҗә үзеннән-үзе соралып торе: Әлмәндәр халыкның иң матур әхлакый, рухи Һәм физик сыйфатларын үзендә туплап
кына калмаган, ул халык рухының бетмас-төкәнмәс кемен, ныклыгын, интернациональлеген, тормыш сөючәнлеген Һәм оптимизмын гәүдәләндерүче образ. Ул бер үк вакытта идеал дә, чынбарлык та, авыл карты да. ил карты да. Әлмәндәр — халыкның үзе.
Әлеге әсәрнең бүгенге драматургиябездәге мәртәбәле урыны һәм киләчәге хакында инде язылмады түгел, язылды. Ул татар сәхнәсендә генә түгел, бер үк вакытта әдәбиятында да заман классикасы буларак танылырга лаек. Озын гомерле һәм зур киләчәкле пьеса, һәм сүз башын искә төшерсәм, аның уңышында сайланган теманың әһәмиятлелеге, теманың ачылу җирлеге һәм формалары хәлиткеч роль уйныйлар. Әмма шул ук вакытта куелган сорауга җавап таптык дип тә әйтә алмыйбыз, хикмәт темада гына түгел икән. Димәк, сорау уз көчендә кала; «Хикмәт нидә?»
ӘЛЛӘ... МОҢДАМЫ? Драматургия әсәре турында сүз барганда, ул ниткән моң тагы дип, каршы төшүче булмастыр тәгаен. Чөнки вакыт үткән саен, үзен тотып күрсәтү, аңлату мөмкин булмаган бу төшенчә, катлаулы төшенчәнең, әдәбият-сәнгать- тәге урыны аныклана, ныгый бара. Кайчандыр җырлар турында сүз чыкканда, аларда да халык җырларына мөнәсәбәттә генә, файдаланылган моң төшенчәсе тора-бара үзенең һәр шигъри әсәрдә булырга тиешлеген белгертеп өлгерде. (Моң булмаган шигырьләр дә бар бит дисәгез, шагыйрь булмаган шигырь чыгаручыларныкыдыр, диюдән башка чара юк.) Ул да түгел, сүз сәнгатенең чын осталары язган проза һәм драматургия әсәрләренә дә моң төшенчәсе чит нәрсә түгел икән бит. Ә. Еники прозасы, бигрәк тә хикәяләрендә моны тоймау һәм ишетмәү, гомумән, мөмкин түгел. М. Мәһдиевнең «Без — кырык беренче ел балалары», «Кеше китә — җыры кала» һәм «Исәнме, Кәшфи абый!» повестьларында, А. Гыйләҗевның «Өч аршын җир» һәм «Җомга көн кич белән»ендә тотрыклы бер музыкаль аһәң, мәгънәле һәм тирән көй, тормыш һәм җирдә яшәү ритмын эченә алган эчке бер аваз ишетелеп тора. Тулы эчтәлекле һәм мәгънәсен әйтеп, аңлатып бирү гаять кыен булган әлеге моң — Т Миңнуллин драматургиясенең дә тугрылыклы юлдашы. Ул аеруча «Канкай углы Бәхтияр», «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесаларында эзлекле рәвеш.ә үстерелә һәм бер бөтен буларак дәвам иттерелә. Беренче әсәрдә ул, я азатлык һәм иреккә сусап көрәшкә чыккан ярлы халыкның күңеле түреннән чыккан җан ачысы, я бердәмлек һәм туганлыкны тоеп, үз көченә ышанып яуга барган бунтарь көрәшчеләр маршы булып ишетелә. «Әлдермештән Әлмәндәр»дә дә моң алдан сызып куелган бер юнәлештә генә хәрәкәт итми, оптимистик һәм күтәренке рух, әледән-әле үткәннәрне сагыну, югалтуларны искә алып юксыну кебек чигенешләр белән чиратлашып, бормаланып ага. Әйтик, Әлмәндәрнең хыялында унҗиде яшьлек карчыгы Йөзембикә янына кайтуы. Аларның су буенда чишмә башындагы очрашуы. Җанны өтеп алырлык моң белән уратылган күренеш. Шаярып, уйнап кына сөйләшә кебек үзләре, әмма ерактан, үткәннән килгән бер аваз, әйтеп-аңлатып бирү мөмкин булмаган тирән моңга әверелеп, бугазга төер килеп тыгыла. (Шушы урында әсәр турындагы сүз, ирек- сеэдән. Татар Дәүләт Академия театрында сәхнәләштерелгән эпизодка барып тоташа Режиссер Марсель Сәлимҗаное, актерлар Шәүкәт Биктимеров һәм Алсу Гайнуллина- лар тудырган гүзәл картина күз алдында тора.) Кабатланмас талантка ия сәхнә осталары һәм режисер эшенә иң югары бәя биргән тәкъдирдә дә. драматург кодрәте белән үк әсәргә гаять катлаулы, контрастлы моң салынган булуын искәрми мөмкин түгел:
— Әлмәндәр, без олыгайгач та Ай шул урында торыр микән?
— Юк.
— Кая китә?
— Мин аны алып төшеп, үзебезнең өй кыегына кадаклап куям.
— Алай итмә. Әлмәндәр Бүтәннәргә дә кирәк ич Ай.
— Ярый алайса, тимәм, урынында торыр.
— Без картаербыз микән, Әлмәндәр?
— Мескеннәр генә картая.
— Без үләрбез микән. Әлмәндәр?
— Таптың сөйләшер сүз...
Якты, ачык күренеш, бәхетле, матур хатирә. Әле ачылырга өлгермәгән гөл чәчәген хәтерләткән мәхәббәт, яшьлек һәм яшьлекнең юлдашы булган җорлык
Әмма. . инде бары да узган, бары да хыялда гына сакланып калган. Күзләрне чагылдырырлык яктылык Һәм матурлык эчендә — җанны үрсәләндереп җылатырлык сагышлы моң гына, тормышның кырыс законнары нигезендә яткан моң... (Әлбәттә, мине бу урында әсәрне укымаган, аның югарыда искәртелгән сәхнә вариантын күрмәгән кеше аңлый алмас.)
Ул моң ничек туа, аңарга драма әсәрендә нигез нинди чаралар белән салына? * Бусына да өздереп кенә җавап бирү җиңел түгел. Шулай да диалогның табигыйлеге, £ тормышчанлыгы. һәр сүзнең күптөсмерлелеге аша чынбарлыкның кабатланмас күре- — иешләрен, язмышларын сиземли барудан башка мондый мәгънәви тирәнлеккә ире- J шеп булмас иде Шуңа күрә дә әдәби әсәрдә моң төшенчәсен сәнгатьлелектән һәм 2 художество осталыгыннан аерып карау мөмкин түгел һәм урынсыз булса кирәк.
■Канкай углы Бәхтияр» һәм «Әлдермештән Әлмәндәр* кебек әсәрләрдә автор ® күңеле, хыялы аша әсәргә иңдерелгән моң укучыга һәм тамашачыга төрле вариант ? һәм төсмерләрдә барып җитәргә мөмкин. Монда аны сәхнәгә куйган режиссер һәм О актерларның шул язылмаган эчке музыкаль агышны тою. сиземләве дә зур әһәмияткә ия Ул гына да түгел, ялгыш сайланган тон һәм интонация белән автор мең газаплар ” кичеп ирешкән бу художество чарасын юкка чыгару да бик җиңел Әмма югарыда ® искә алынган сәхнә вариантларында авторга хыянәт турында сүз дә булырга мем- — кин түгел — милли сәхнәбезнең талантлы режиссеры Марсель Сәлимҗанов драме- тургиы тулысынча аңлап кына калмый, ә аны үз күңеле байлыклары белән кушып f түкми-чәчми тамашачыга җиткерә. Гомумән. Т Миңнуллин белән М Сәлимҗанов у арасындагы иҗади дуслык — бүгенге татар сәхнәсе өчен уникаль күренеш, ул кай- £ сыдыр яклары белән С. Сойдәшев һәм К Тинчурин арасындагы хезмәттәшлек, үзара ф аңлашу үрнәген хәтерләтә Драматург белән режиссерның үзара аңлашуы бигрәк ? тә әсәрнең тирән катламнарында, эчендә яшеренеп яткан рухи байлык — моңны т- тамашачыга илтеп җиткерүдә ачык чагылыш таба,
Драматург укучыга һәм тамашачыга җиткерергә ниятләгән моң аерым очракта = конкрет, җисемле гәүдәләнеш табарга да мөмкин Югарыда искә алынган әсәрләрдә “ моң сәхнә сәнгате һәм сүз сәнгатенең күл төрле нюанслары һәм синтетик чаралары ярдәмендә иҗат ителгәнлеген күрдек Ә менә «Ай булмаса. йолдыз бар* һәм «Моңлы бер җырода Т. Миңнуллин халык яратып җырлаган конкрет җырлар стихиясенә керә, һәм ул җырлар әсәрләрдәге лирик һәм драматик башлангычларны бермә- бер көчәйтеп, үстерел җибәрәләр Ә җыр һәм драма әсәре арасында туган яңа. гаҗәеп багланыш, үз чиратында халык күңелендә озак еллар дәвамында яши һәм чарлана килгән моңга конкрет гәүдәләнеш бирел, аны яңа төсмерләр — драматик нечкәлекләр белән тагы да баета төшә.
Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре батырлыгының фәлсәфи һәм рухи нигезе, Туган ил намусы өчен, халкы намусы өчен соңгы тамчы каннарын да бирергә әзер торган унбер каһарманның изге антларына тугрылыклыгы табигате хакында уйланулар нәтиҗәсендә туган «Моңлы бор җыр» публицистик драмасының исеменә үк әлеге төшенчә салынган. Әсәрнең нәкъ менә шулай исемләнүендә объектив зарурлык барлыгы кон кебек ачык. Чөнки драма, чынлап та, Холык һәм Ватан язмышына барып тоташкан героин моңга нигезләнгән һәм шул моңны укучыга, тамашачыга Җиткерүдә халык күңелендә шыткан җыр «Сибелә чәчәк» гаять әһәмиятле роль уйный. Туган илдән еракта фашист төрмәсендә соңгы сәгатьләрен көткән, шул шарт-ларда до тормышка, туып-үскән җиргә, якыннарына мәхәббәтләренә тугры калган имәндәи нык буынлы ирләр совет солдатларының татар халкы арасында киң таралган нечкә лирик җыр башкаруы тетрәндереп җибәрә
Гөлбакчага керәмсэң лә. Гөл чәчәген еэәмсең: Өзелгән гөл чәчәге күк Аерылдык — сиземсең!
Сөйгән ярлар, туганнар, туган авыл һәм Ватанны юксыну, сагыну булып яңгырый Җыр Бигрәк тә соңгы ике юл сулышка кайнар дулкын булып килоп бәрелә
1«5
Сибелә чәчәк җилләр искәндә, Өзелә үзәк исләремә төшкәндә...
Сагыш һәм юксыну чамасыз зур, әмма үкену яисә мескенәюнең чырае да күренми. Алай гына да түгел, өзлексез дәвам иткән, торган саен көчәя барып, бер ташкынны хәтерләтә башлаган җыр — тоташ моңга әверелеп — героик төсмер ала бара. Сагыну һәм моңаю гына түгел, шул сагынучыларның корыч стеналардан да нык җиңелмәс рухы авазы икән бит бу. Юкса, соңгы җәлилченең башы киселгәч тә ул мәңгегә тынып калырга тиеш түгел идеме? Ә җыр дәвам итә — моң артканнан арта, үскәннән үсә бара. Җәлил һәм аның көрәштәшләренең үлемсезлеген раслаган моң батырлык һәм каһарманлык үрнәге булып Ватанга, туган илгә кайта, яңа буын җәлилчеләре күңеленә күчә.
Укучы һәм тамашачы буларак, «Моңлы бер җыр» драмасы белән очрашканда, миңа бар нәрсәдән көчлерәк тәэсир ясаганы да әлеге героик, патетик моң авазы булды, һәм мин тагы бер мәртәбә Т. Миңнуллинның художник буларак сиземләү, тоемлау осталыгын тойдым — максатында булган югары идея һәм күңелендәге тирән моңны җиткерү өчен ул гаять отышлы чара тапкан. Халык күңелендә бөреләнеп чәчәк аткан лирик җырдан да кулайрак чыганакны бу очракта башкача табу мөмкин булмас иде.
Беренчедән, бу — халыкның үз моңы, аңа таныш һәм аңлаешлы моң. Икенчедән, элек-электән укучы һәм тамашачы күңелендә яши килгән бу җыр, иксез-чиксез дәрьядан көч туплагандай, һәркемнең үз рухиятеннән өстәмә көч һәм мәгънә төсмерләре алып тора. Өченчедән, үзенә таныш, аңлаешлы җыр белән яңа драматик шартларда очрашкан кеше күңелендә иҗади эзләнү процессы башланып, ул рухын яңа идея һәм эстетик кыйммәтләр белән баету ихтыяҗын тоя. Йомгаклап әйткәндә, «Моңлы бер җыр» әсәренең нигезен тәшкил иткән моң бер үк вакытта һәм идея, һәм эстетик кыйммәткә әверелә.
Халык күңелендә туган җырның драматик әсәр тукымасы белән органик кушылып бергә яши башлавы күзлегеннән «Ай булмаса, йолдыз бар» пьесасы шулай ук игътибарга лаек. Халык җыры "Мәдинә,, гөлкәем», бер уйласаң, үзенең рухы белән әсәрдә тасвирланган драматик киеренке вакыйгаларга алай артык аваздаш та түгел кебек. Төп персонаж исеме Мәдинә булганга искә алынган сыман да тоелырга мөмкин. Әмма бу факт, безгә, беренчедән, халык җырларының күп сыйдырышлы- лыгы һәм тирәнлеге хакында сөйләсә, икенчедән, драматик әсәр үзәгенә салынган таныш җырның яңа шартларда яңа моң төсмерләре белән баеп китүе ягыннан да гыйбрәтле. Искәрүче булмый калмагандыр: җыр әсәрдә барган сюжет сызыгы белән бергә, вакыйгалар белән бергә өзлексез хәрәкәт итә, яңадан-яңа мәгънә һәм хис төсмерләре ала бара, һәм шунысы кызык: бу төсмерләр күпме генә үзгәрмәсен, җыр бер генә очракта да гайре табигый яңгырамый, берөзлексез драматик җирлекнең аерылгысыз өлеше булып яшәвендә дәвам итә. Мәдинә белән Мирзанур арасындагы мәхәббәт чәчәк аткан, һәр икесе дә бәхеттә коенган чакта шул хисләрнең олылыгын, матурлыгын көчәйтеп килгән кебек, героиня язмыш тарафыннан коточкыч кайгы- хәсрәтләргә салынгач та җыр драматик әсәрнең моң чыганагы булып кала. Бу факт исә, безгә, зәвык һәм профессиональ осталык белән куллана белгәндә, татар халык җырларының бәяләп бетергесез идея һәм эстетик җегәр чыганагы булуын ачык дәлилләп килә.
Ай янында якты йолдыз, Минем йолдызым бит ул; Мәдинә, гөлкәем.
Минем йолдызым бит ул, бәгырькәем...
Шушы урында лирик җыр һәм драматик әсәр арасындагы автор билгеләгән гармонияне түкми-чәчми тамашачыга җиткергән талантлы сәхнә осталары режиссер Гали Хөсәенов һәм артистка Дамирә Кузаева (Әлмәт драма театры коллективы куйган спектакль күздә тотыла) ижат иткән эпизодлар күз алдына килә, һәм тагы бер кат моңның әдәбият һәм сәнгатьтәге урыны хакында уйга биреләсең. Әдәби
жанрлар белой генә чикләнмичә, драматик сәхнәләрдә дә вакыт-вакыт хәлиткеч критерийга, әһәмиятле идея-эстетик чыганакка әверелә икән бит ул. Т. Миңиуллин драматургиясе һәм аның югарыда искә алынган сәхнә вариантлары моны күрсәтеп торган ныклы дәлилләр булса кирәк. Шулай да без табарга, эзләргә теләгән хикмәт — моң булып, моңда да тулысынча ачылып, чагылып бетми кебек әле. Соң, алай икән, хикмәт нидә?.. ф
ИХЛАСЛЫКТАНМЫ? Чынлап та, авторның ихласлыгы—язган әсәрендә бар булганы, бетен рухы, омтылышы һәм хыяллары белән ачыла алу сәләте зур әһәмияткә ия. t Донья әдәбияты тарихына сәяхәт ясыйбызмы, бүгенге күпмилләтле совет әдәбиятлары тудырган әдәби җәүһәрләргәме, уз әдәбиятыбыз барышына күз салабызмы— д чын иҗат эшенең, кагыйдә буларак, ихласлыктан, әдипнең үз әсәрендә һәм үз re- q ройларына мөнәсабәттә эчкерсез, риясыз, чын күңелдән бар табигате белән ачыла g алуы әдәби әсәрнең халык күңеленә якынлыгы белән туры пропорциональ бәйлә- 3 иештә булуны күрербез. Ә бит ул — ихласлык, иҗат процессында тулысынча чишелеп i китә алу — сирәк очрый торган сәләт Хәсән Туфан поэзиясенең бүгенге рухи г- яшәешебеэдәге урыны, идея-эстетик йогынты ясау кече, уйлавымча, иң элек, әлеге дә ф баягы, шагыйрьнең үз лирикасында соң дәрәҗәдә ихлас булып калуында
Ихласлык, беренчедән, үз-үзеңне табу, үз күңелеңә, үз фикерләреңә иҗат - процессында, бернинди фальшька урын калдырмыйча, үтеп керә алу сәләте булса, ~ икенчедән, тормышка үз менәсәбәтеңне билгеләү, дөньяны үз күзләрең белән гэ күреп, үз йөрәгең аша кичерү нәтиҗәсендә табылган әйтер сүзеңне түкми-чәчми S кәгазь битләренә күчерә алу мөстәкыйльлеге Юкса, әдәбиятка китаплардан, кино- * лардан алган тәэсирләрен сөйләү өчен генә, коры факт һәм конкрет вакыйгалардан х тыш, үземнеке генә диярлек һич ни әйтә алмаган, әйтергә җөрьәт итмәгән авторлар 5 да килми түгел. Ә шулай да, миңа калса, йөрәктән чыккан гына йөрәкләргә барып җитәргә сәләтле, дигән сүзләр бәхәс уятмаска тиешле.
Ихласлыкны яклап инде шул тикле фикер йөрткәннән соң янә Туфан Миңиуллин х драматургиясенә әйләнеп кайтырга вакыттыр. Аның пьесалары белән танышкач берни- 7 чә кат уйга калганым бар: нигә әле геройлары күп сөйләшеп тәңкәне корытмый, нигә монологлары кыска, диалоглары җанлы һәм мавыктыргыч була аның? Кабат кайтып күңелдән кичерсәң, төпченә калсаң, аермачык булып күз алдына киле — ул ге-ройларын сөйләштерми икән ләбаса, алар үзләре сөйләш», әсәрдә үзләре мөстәкыйль тормыш белән яши, уйный-кәлә һәм көрәшә, җиңә, җиңел» икән Аның иң зур фикри җаваплылыкны укучы һәм тамашачыга җиткерергә тиешле образы да безнең кебек үк иң гади камырдан ясалган, тормышчан һөм гадәти кеше була икән Кемнедер шаккатырырга азаплану да юк, югары материяләр хакында классик фәлсәфәләрдән цитаталар китереп аяктан егарга да маташмыйлар. Шуңарга апарның үзара аңлашуы монолог һәм диалогларга бүленми д» тосле. ә табигый сөйләшү буларак кабул ителә, вакыйга һәм күренешләргә гармонияле төстә үрелеп бара Югарыда кат-кат искә алынган драмаларда шундый гадилем һәм гадәтилек рәвешендә чагылган ихласлылык та хәлиткеч эстетик чара булып тора. Хәер, әсәрнең идея эчтәлеген, төп проблемаларын мәгьнәви камилләштерүдә д» ихласлылык соңгы рольне уйнамый
Әйтик, «Моңлы бер җыр» драмасындагы ана белән шагыйрь очрашуын яисә унбер каһарманның туган яклары, якыннары турындагы истәлекләргә бирелүе эпизодларын гына күз алдына китерсәк тә. алар арасындагы аңлашу һәм сөйләшүнең никадәрле тормышчан һәм гади булуын тою — димәк, ихласлыгына төшенү — кыен булмас Исәнлек-саулык сорашалар. хәл-әхвәлләрне белешәләр һәм. нәтиҗәдә, чын мәгьнәсендә аңлашалар (ана белән шагыйрь очрашу эпизодында) һичнинди күз яшьләре, төче сүзләр дә'кирәкми, урра кычкырып күкрәк гею д» юн. аңлашыла — ана белән бала арасындагы изге җепләр өзелмәс ныклыкка ив. Ватанга тугрылык бар нәрсәдән өстенрәк шагыйрь өчен.
Фашизм читлегендә яткан унбер ир-әт та бит яңгыравык сүзләр белой шаккат тырырга, үэ-үэләренә пьедестал куярга омтылмый, ә каядыр Кама Тамагы яисә Мамадыш якларындагы бор гади татар авылында очрашкан егетләр кебек шаярышырга, кызык мәзәкләр сөйләшергә дә үзләрендә көч табалар, һәм шул табнгый- лекләре аша укучы һәм тамашачы күз алдында аларның җиңелмәс образы, үрнәк
булырлык патриотлык сыйфатлары ачыла. Ихлас һәм гадәти әңгәмә артында масштаблы каһарман образлар булуы һәрдаим күзгә, күңелгә бәрелеп-тоелып тора.
Шунда ук тагы бер гыйбрәтле фактка игътибар итеп узу кызыклы булыр. Яшь шагыйрь—безнең замандаш егетнең Җәлил һәм җәлилчеләр белән җиңел генә аңлаша алмавы, әңгәмә кора алмый иза чигүе дә аның бераз чынбарлыктан өстен- рәк, гадәти тормыштан югарырак булырга омтылып фикер йөртүеннән — ихлассыз- лыгыннан килмиме икән... Автор моны әйтергә, аңлатырга теләгәндерме-юкмы, ул кадәресе безгә мәгълүм түгел, ә хакыйкатьтә нәкъ менә шулайрак килеп чыккан. Батырларны идеаллаштырып, алар белән гадәттәгедән җитдирәк һәм акыллырак итеп сөйләшергә омтылу егет алдында үзе теләгән сорауларга җавап табуда күп каршылыклар тудыра. Ә чынлыкта шундый каһарманлык кылган кешеләр дә гадиләр, табигатьләре белән үк гадәтиләр икән. Үзләре ихлас булганнар белән бары тик ихлас төстә генә аралашу, аңлашу һәм уртак тел табу зарурлыгы ачыклана.
Инде янә «Әлдермештән Әлмәндәр»гә кайтып, тагы гыйбрәтле бер эпизодны күз алдына китерик. Әлмәндәр. Әҗәлдән качып, күптәнге дусты — күршедәге рус авылына Евстигней янына килә. Кыска гына арада драматург рус һәм татар халкы арасындагы ихлас дуслыкның, интернациональ дуслыкның чын мәгънәсендәге сәнгатьле үрнәген күрсәтүгә ирешә. Утны-суны, күп кыенлыкларны бергә-бергә кичергән, бер язмыш, бер максат һәм идеаллар белән яшәгән рус һәм татар картының үзара аңлашуыннан гыйбарәт булган юлларга игътибар итик:
Әлмәндәр: Ястәгнәй! Знакум!
Евстигней: Кем бар анда?
Әлмәндәр: Кто такуй, знаешь? Ни знаешь — маклашка дам.
Евстигней: Альмандар?
Әлмәндәр: Знал, маклашка ни дам. Гости пришул — чәй давай, дивка давай.
Евстигней: Шайтан! Нихаль, Альмандар? Якши?
Әлмәндәр: Хураша! Сам хураша?
Евстигней: Якши! Бик якши! Каян килден?
Әлмәндәр: Деревня. Свая деревня. Тибя давна ни видал.
Евстигней: Якши! Бик якши! Айда, кил, утыр монда. Мин да уйлаган синга барырга. Вот умарта, бал киряк. Янгир бар, бал бар, куп бар. Син бал бар?
Әлмәндәр: Мнугы. Гуд хураша, дуҗ есть, сулныца есть, свиты мнугы, лчала туда-сюда мнугы литит. Тибя кислый мед есть? Меня есть. Әлмәндәр кислый мюд пил. Әҗәлдән бижал. Әҗәл спал, Әлмәндәр Ястәгнәй знакум бежал.
Сөйләшү, ике милләт вәкиле арасындагы аңлашу, шул рәвешле дәвам итә. Алар яңадан очрашуларына чын күңелдән сөенәләр, бер-берсен исән-сау күрүләренә, дөнья тыныч һәм матур булганга, җәйләр матур килгәнгә, бал кортлары арлы-бирле очканга куаналар. Җир җимертеп яшәгән, дөньяга сокланып туймаган бу икәүгә тугызар дистә дип кем уйлар. Яшәү ямен, үзара татулык һәм дуслыкның олылыгын, күңел көрлеген тасвирлауның чын сәнгатьле үрнәге ич бу. Гүзәл үрнәк! '
Шунда ук, тагы бер детальгә — Әлмәндәр һәм Евстигнейның сүзләренә игътибар сорала. Әлмәндәр, бар белгәнен файдаланып, русча сөйләшергә, ә Евстигней, тырышып-тырышып, татарча аңлашырга омтыла. Бер карасаң, бу — ике карт арасындагы ихлас дуслыкны чагылдыру өчен файдаланылган шартлы алым гына булып тоелырга мөмкин. Әмма диалог ифрат дәрәҗәдә тормышчан һәм табигый — табигать кочагында, фидакарь хезмәт һәм татулык белән яшәгән төрле милләт вәкилләре арасындагы ихласлыкны түкми-чәчми күз алдына китерә дә бастыра. Шушы ихласлык нәтиҗәсендә автор илебез халыклары арасындагы интернациональ дуслыкның нәфис үрнәген чагылдыруга ирешкән. Нибарысы гадәти бер эпизод кына булып тоелган әлеге очрашу әсәрнең масштаблылыгын, тирәнлеген һәм чын мәгънәсендәге кешелекле аһәңен тудыруда гаять әһәмиятле урын ала. Кайтып-кайтып укып карасаң, игътибар итсәң, артык берни дә юк кебек бит, югыйсә, ихласлык кына бар. Әйе, ихласлык!!! Укучыны булсын, тамашачыны булсын, авторга бәйләп, үз итеп, якынайтып торган, сәнгать әсәре белән, аның геройлары белән бер булып яшәргә, борчылырга һәм уйланырга, хыялланырга һәм канатланырга мәҗбүр иткән шарт — ихласлык. Шу-лай да хикмәт аңарда гына да түгел кебек.
ҖОРЛЫКТАМЫ?.. Язмыш тарафыннан нинди генә сынауларга дучар ителмәсен, сәламәт тан һәм күңелдә һәрчак һәм һәр урында җорлык һәм шаяру, талкырлык һәм күңел керлегенә урын бардыр диеп беләм. Халыклар һәм, аерым алганда, татар халкы тарих барышында нинди генә афәт һәм туфаннар кичермәсен, күңел керлеген, җорлыгын югалтмаган. Пугачев бунты елларында булсын. Бөек Ватан сугышы чорындамы, күңеле сыкраган, югалтулардан үрсәләнгән, моңайган чакларында да ул ф уен-көлке һәм шаяру тойгыларын югалтмаган. Ил естенә килгән теләсә нинди кыенлыклар һәм афәтләрнең ахыры җиңү белән тәмамлануның сере дә халык рухына кү- t ңел керлеге һәм җорлыкның мәңгелек юлдаш булуына бәйләнештә булса кирәк. г
Балачак һәм үсмер елларны, туып-үскән авылны искә төшергән чакларда, белмим. = кемгә ничек, әмма күпләр күңелендә үткән гомер, вакыйгалар хикмәтле хәлләр. =: гыйбрәтле һәм тапкыр сүзләр, җорлык Һәм тапкырлык белән, барыннан да элек. 3 якты һәм кояшлы мизгелләрдә сакланып кала икән. Каравыл еендә кышкы буран- S нарда җыелып тәмәке төтәткән агайларны күз алдына китерәм. болынга печәнгә теш- х кән чакларны, клуб бакчасына кичке уенга җыелган яшьләрне, тәнәфес вакытында и коридорга чыккан балачак дусларымны хәтерләргә тырышам — һәркайсыиың бер ф хикмәте, бер кызык гадәте, кабатланмас сөйләшү үзенчәлеге, тапкырлыгы һәм җор- а лыгы булган икән. Чынлабрак уйлап баксаң, һәркем үзенчә гыйбрәтле һәм кызык, м җор һәм кабатланмас дәрәҗәдә матур икән бит Күңелендә болыт әсәртесе булмаган чакларда, һәрхәлдә, бу шулай тоела, дөнья һәм кешеләр гыйбрәтле мә- п выктыргыч.
Драматург Т. Миңнуллин — үзенең иҗатында әнә шул хакыйкатьне армый-талмый раслаучыларның берсе Ул — халыкның, аеруча типик характер үзенчәлекләреннән * җорлыкның гаять әһәмиятле нәрсә булуын тирәнтен аңлаган, тойган һәм шуны рас- jr ларга омтылган сүз остасы, һәм шунда ук искәртү урынлы булыр тормыштагы, ке- и шеләрдәге әлеге характер үзенчәлегенә игътибарлы булуы белән бергә, үзе дә < табигатьтән ул хәзинәне чумырып алган. Алай гына да түгел, драматург ечен җор- J лык — уен-келке, шаяру гына да түгел, ул — яшәү рәвеше, халыкчан фәлсәфә тирән- а, леге һәм художество осталыгының бер компоненты да булып тора Әйе. җорлык — турыдан-туры тапкырлык, хикмәтлелек, халыкның фәлсәфи фикере, тормыш тәҗрибәсе белән дә тыгыз бәйләнештә. Т Миңнуллинның югарыда кат-кат телгә алынган «Әлдермештән Әлмәндәр»ен яисә «Моңлы бер җыр»ын искә төшерәбезме, «Ир- егетләр» һәм «Дуслар җыелган җирдә» кебек әсәрләренме,— һәр очракта тормыш тәҗрибәсе һәм халыкның фәлсәфи практикасына нигезләнгән җорлык, тапкырлык фикер җебен хәрәкәтләндерүче теп энергия чыганагы булып яши
Авторның тамашачы һәм укучы тарафыннан яратып каршы алынган «Диләфрүзгә дүрт кияү» водевиле, бер карасаң, баштан ахырынача җыр-бию, шаяру мутлану һәм уен-көлкегә корылган кебек. Монда, һәрхәлдә, җорлык фәлсәфи тирәнлек һәм гыйбрәтлелектән башка гына яшидер күк. Жанр үзенчәлеге, әсәрнең үзәгенә алынган сюжет һәм конфликт, чынлап та, геройларның җорлыгы тышкы эффектлардан гына гыйбарәт дигән нәтиҗә өчен мул җирлек бирә Чәчрәп торган авыл егетләрен бер чая кызның шулай җиңеп генә кәкре каенга терәтүенә дә аек акыл белән уйлаганда ышанып ук җитәсе килми. Әмма сәнгать әсәре, чын сәнгать әсәре аек акыллыларга гына йөз тотарга тиешме икән? Чын сәнгать һәм әдәбиятның шартлы чаралар һәм художестволылык белән аек акылны да әсәрләндерерлек тәэсир итү кәче булмаса. канатсызиы канатландырырлык, хыялсызны хыялга бирелдерерлек йоклаганны уятырлык шифалы чыганагы булмаса, аның булуыннан булмавы артыграк түгелме
Диләфрүзнең мутлыгы артында бу очракта да яшьлекнең табигый кече, фәлсәфи бетеклегенә нигезләнгән җорлык тулып ята. Дәрес, үзләренә күрә, җорлык кияүләрдә дә юк түгел, аларның да бит соңгы максаты уен-келке генә түгел — елгереп пешкән матур* кыз. Кемдә генә булмас андый татлы матур хыял, тамаша залында һәм укучылар арасында бишенче-алтынчы кияүлеккә кандидатлар булмас идеме әлләП һем һәркайсының максатына ирешүдә үз мутлыгы, үз җорлыгы, үз фәлсәфәсе Ә Диләфрүз өстен чыга! Ни ечен? Ченки аның җорлыгы табигать һәм тормыш закончалыкларына, әхлак һәм рухи кагыйдәләргә ныграк нигезләнгән Соң чиктә ул кияүләрнең кешелек сыйфатларыннан келми ич. изге тешәкчеләргә кагылмый гына, изге
хисләр өчен көрәшә. Изге тойгы һәм хисләрне бер мавыгу һәм шаяру, үзмаксат итеп алган, халыкның тормыш практикасыннан килгән рухи нормаларга битарафлык күрсәткән калай әтәчләргә бер кечкенә акыл дәресе бирә. Шуңа күрә дә Диләфрүзнең шаяртуы — гадәти бер мутлык кына түгел, ә чын мәгънәсендәге фәлсәфәгә нигезләнгән җорлык. Рухи чисталык һәм гармониягә юнәлдерелгән җорлык. «Диләфрүзгә дүрт кияү», шул рәвешле, драматург иҗатындагы гаять әһәмиятле һәм актуаль проблемалар күтәргән әсәрләр арасында лаеклы урын алып тора.
Т. Миңнуллин соңгы әсәре «Монда тудык, монда үстекптә дә иҗатының хәрәкәтләндерүче механизмы булган җорлыкка җаваплы идея һәм эстетик функцияләр йөкли. Әсәрнең уңышы нидә дигән сорау бирсәләр, һич икеләнүсез, драматургның нефтьчеләрне дә, иң беренче чиратта, кеше итеп күрүендә, тормыштагыча җор табигатьле, көндәлек ыгы-зыгылары белән матур булган образлар тудыруында дияр идем. Әлегә андый сорау бирүче юк, шуңа күрә драматик повестьның үзен хәтергә төшерик. Чынлап та, әсәр Татарстан нефтьчеләре турында, әмма нефть — үзмаксат түгел, ул геройларның язмышын бәйләп, уртак максат өчен көрәштә очраштырып торган нәрсә генә, һәм нәтиҗәдә, барыбер, нефть өчен бөтен гомерен һәм егәрен дә кызганмаган фидакарь хезмәт батырлары галереясы күз алдына килеп баса. Тема дип, эшче яисә колхозчы образы дип азмы буш сүз сөйләүчеләр булды, ә Туфан Миңнуллин вышкаларны сурәтләми, технологик процесслардан репортаж китерми генә максатына ирешкән. Нефтьне дә кешеләр чыгара икән бит, алар да һәркайсы үзенчә яши һәм фикер йөртә торган шәхесләр икән ләбаса. Умырып эшләүгә дә карамастан, телләрендә гел производство гына түгел, көндәлек мәшәкать, тормыш гаугалары, үзара бәрелеш, бәхәсләргә дә урын бар икән.
Ә инде әсәрнең үзәген тәшкил иткән образларга килсәк, алар арасында Саттар ага Биккинин, бер яктан, чын мәгънәсендәге Татарстан нефтьчесе буларак күз алдына килеп басса, икенчедән, кеше буларак та ил картының типик варианты булып чыккан. Нефтьче буларак та, ил карты буларак та халык рухындагы җорлыкны — фәлсәфи тирәнлек һәм рухи матурлыкны үзенә җыйган шәхес. Укучы һәм тамашачының күңеле әсәрнең башыннан ук нәкъ менә шул образга йөз белән борылып, ияреп китүе һич очраклы күренеш түгел. Тормыш тәҗрибәсе, гыйбрәтле язмышы, ачык күңеле һәм җор сүзе белән аерылып торган кеше образына битараф калып булмый. Җорлык — табигыйлек, җорлык — рухи матурлык һәм гармония чагылышы, җорлык — фәлсәфи үткенлек, җорлык — яшәү оптимизмы һәм кеше булу дигән сүз. Тик барыбер хикмәт аңарда гынамы икән?!
Драматург яңа иҗат планнары белән янып яши, эзләнә, борчыла һәм куана. Алдагы көннәрдә укучы һәм тамашачыларына ул тагы нинди бәхетле минутлар, сәгатьләр китерер — әйтү җиңел түгел. Тагы нинди хикмәтләр чыгарыр? Яңа хикмәтләрнең хикмәте нидә дип, бәлки әле күпләр баш ватар... Күңеленә хуш килгән, җанга якын һәм үз булган күренешне өздереп кенә кемнең аңлата алганы бар, бәлки куйган соравыма күңел булырлык җавап таба алмавым белән мин дә бәхетлемен- дер әле. Дөнья — сокландыргыч дәрәҗәдә матур, талант — серле икән. Ни генә булмасын, тормыш үзенекен итә — тормыш дәвам итә. Димәк, һәммәбеэне яңа табышмаклар көтә...