РӘССАМ МӘХМҮТ УСМАНОВ
атарстанның халык художнигы Мәхмүт Усман улы Усманов иҗатын аз гына булса да белгән кешегә
рәссамның киң күңелле һәм якты хисләр белән тасвирланган хезмәтләре яхшы таныш. М Усманов
картиналарын, нан шатлык та, сагыш та, рәссамның халык тормышы белән һәрвакыт тирән баг-
ланышта булуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән бәхет тойгысы да бөркелеп тора. Төсләрне нинди генә
күренешкә әйләндермәсен, әйтик: зирәк картның хикәятләрен тыңлаучы балалармы ул, туган җиребез
урманнарының мәһабәт тынлыгымы, республика, быз киңлекләрен бизәп, күккә күтәрелгән «кара алтын»
манараларымы—барысы да Бөек Ватан сугышының ачы тәҗрибәләрен татыган рәссам сурәтләвендә
аеруча зур бәя һәм әһәмияткә ия.
М Усманов рәссамнарыбыз арасында беренчеләрдән булып нефтьче якташларыбыз янына барып
чыкты, бу темага гаять үзенчәлекле, шигъри һәм тантаналы романтик аһәң бирде Табигать аның иҗатында
кеше акылы һәм куллары иҗат иткән күренешләрдән аерып ала алмаслык бербөтен сурәткә әверелә
«Иделдә буровойлар». «Яна Кама», «Татарстан нефть- хнмнясе» кебек картиналар яңалыкны иҗат итүче
Кеше хезмәтенә гимн булып яңгырый.
Мәхмүт Усмановның туган илебез горурлыгы КамАЗга багышланган «КамАЗда яңа кала» дигән
триптихын өч полотнолы сюитага тиңләргә мөмкин.
«КамАЗ»— триптихның төп өлеше. Рәссам, югары бер ноктадан карап, иске Чаллыдан калкып
чыккан төзелешләр киңлеген тасвирлый Бөтен шәһәр кар белән өртелгән һәм менә әкият кебек булып,
иртәнге алтынсу-зәңгәр төтеннәре белән күз алдына килеп баса. Түбәләре күккә тигән йортларны,
краннарның якты төсләр белән бирелгән силуэтларын, Кама буйларының күз карашы «тота» алмаслык
ераклыкка җәелгән киңлекләрен шушы матурлык үз кочагына алган Картинага карау белән, яшь каланың
күңелгә үзенә бер рәхәтлек китерә торган җиңелчә генә шау -шу. гөрелте белән тулганын тоеп аласың:
урамнар, иркен проспектлар буйлап кешеләр узып бара, машиналар хәрәкәткә килә — хезмәт көне
башлана Шәһәр пейзажы беренче карашка тыныч кына булып күренсә дә. чынлыкта ул бүгенге көннең
тыгыз киеренкелегенә чумган икән1 Төгәл ритмик төзелештәге композиция, сурәтләү планнары, тулы
яңгырашлы төсләр һәм үзенчәлекле иҗат ысуллары табигый аралашып баруы ярдәме белән, рәссам,
әйләнә-тирәбезнең шигъри, лирик төсмердә булуына бәйләп, республикабыз кодрәтенә дан җырлаган
Әлеге картина язылу рәвеше, ягъни эш техникасы буенча да кызыклы. Мозаикага охшаш киндер
өстендә үтә нәфис алтынсу зәңгәр төсләр балкый Әйтерсең лә. мозаика шакмакчыкларының төсләр
агылышы белән уйный-уйный. оста төрле зурлыктагы сурәтләр тезә. Шуна күрә дә төсләр хәрәкәтен тыныч
гамьсез килеш, читтә торып күзәтә алмыйсың: киндер хәрәкәткә килә, көчле, якты мохит сине үз артыннан
ияртә, күңелеңә бетмәс-төкәнмәс дәрт, яшәү дулкыны, куәт тула
Кама якларындагы хезмәт батырлары, йолдызлары ерак-ераклардан күренерлек биеклеккә
күтәрелде. Юл дәвам итә. Мәхмүт Усмановның бу якларга багышланган 30 елдан артык хезмәте шушы
күтәрелештә бер этәргеч булды дисәк, һич хата булмас Аның әсәрләрен инде бүген үк тарихыбызның
гасырлар буе кул тимәгән Кама яклары елъязмасы итеп танырга була һәм рәссам безгә ачып биргән яңа
Кама сурәте бәхетле иҗатның ру хи символы, замандашыбызның батыр хезмәт символы ул.
Д. САДЫ ЯКОВА.
Татарстанның сынлы сәнгать музее фәнни хезмәткәре.