ОТЫШЛЫ ӘЙЛӘНЕШ
Азык-гелек программасын үтәү миллионнарча совет кешеләренең киеренке хезмәтен таләп итәчәк. Кадрларыбызның белеме һәм оештыру осталыгы, партиянең массалар арасындагы эшенең бетен баб тәҗрибәсе — барысы da эшкә җигелергә тиеш.
Л. Н БРЕЖНЕВ
выл тормышы бөтенләй бүтән, кайгыңа да. шатлыгыңа да барысы бергә шаһит була. Бер өйгә сөенеч килгән икән, бетен авыл бергә шатлана, е бер авылда шундый бәйрәм икән, тантанасы — районга, бетен тирә-юньгә тарала.
1981 елның җойге челләсе иде. Миңа Татарстанның Актаныш районында кышны әйбәт уздырган терлекчеләр хөрмәтенә оештырылган тантанада катнашырга туры килде. Хәзерге авыл тормышында озын-озын өзеклекләр юк бит: кышын да эш муеннан. җәен дә кышны исән-имин үткәрү өчен кайгыртып тырышасың, һер минут санаулы, шулай да Актанышта җаен тапканнар. Бәрәңгене утыртып, карабодайны чәчеп бетергәннәр, күпьеллык үлән басуларында «ясалма аңгыраны җайлап җибәргәннәр. Бу печәнне урыны-урыны белән чаптырып, яшел он ясау агрегатларына ташый башлаганнар. Кояшлы, җылы, якты җәйдә дә салкын кышны оныту юк!
Нәкъ шундый көннәрнең берсендә Актанышта район терлекчеләренең бәйрәмен уздыралар Терлекләрне зыян-зәрәтсез кышлатуга кемнең елеше кергән — сыер савучымы ул, азык ташучымы, абзар караучымы — барысын да чакырып, хезмәтләрен хермәт белән билгеләп үтәргә карар кылганнар Кышның үзәккә тешүчен суыгын гына түгел — анысы белән генә крестьянның һушын ала алмыйсың—герлекләргә азык җитмәү афәтен дә сер бирми үткәреп җибәргән терлекчеләрнең бу бәйрәмдәге сөенечен түкми-чәчми тасвирлау мемкин түгел. Урамнарга плакатлар, кызыл әләмнәр эленгән. Культура сараеның фойесында күрсәткеч такталар бар Аларга күз ташлау белән терлекчелекнең кай тармагы алда икәненә төшенәсең, һич тә баш вагып торасы юк. Берсеннән-берсе ләззәтлерәк ашамлыклардан естәлләр сыгылып тешәрлек! Сәхнә артында агитбригаданың баянчылары төрледән-терле кой сузалар, җырчылар тавыш чарлый, биючеләр аяк кыздыра. Бәйрәм икән, барысы да бәйрәмчә булсын, дип тырышалар.
Бу тантанада туган теэсирләр ифрат күл герле, барын бер тәртипкә салуы да кыен, күзгә ташланган һәр күренеш бик мөһим, бик кирәкле, һәрхәлдә, игътибарга лаек кебек тоела «Таулар» колхозының япь-яшь савымчысы Рәкыя Нуретдиноааны мактауларын ишеткәч, залда утыручыларның шатлыгы бермә-бер артты. Партия райкомы секретаре Равил Камилҗанов, Рәкыянең барлык иптәшләреннән де күбрәк сөт сәауыи хәбәр итеп, кызны котлавын һәм аңа кыйммәтле бүләк тапшыруын гына көтеп тор-
А
дылар да, дәррәү килеп, кул чабарга тотындылар. Кызның бу җиңүе, бер яктан карасаң, көтелмәгән шатлык Чөнки аның фермада эшләргә исәбендә дә булмаган. Сәүдә эшенә керергә уйлап, ул ниндидер курсларда укып йөргән, көтмәгәндә генә сыерлар сава башлаган һәм, барысыннан да уздырып, җиңүчеләр рәтенә баскан. Булдырган кыз! Ничек шулай килеп чыккан соң? Башкалар, гомер буе сыер карасалар да, Рәкыя уңышына ирешә алганнары юк. Андыйларга эш шатлык түгел, авыр бер йөк булып тоела. Хикмәт нәрсәдә?
Хәер, башта мин моңа әллә ни гаҗәпләнмәдем. Бу тормышта көтелмәгән хәлләр дә шактый еш очрый бит. Спортны гына алыйк, чаңгы эзенә яки бозлы юлга әле берәүгә дә билгеле булмаган япь-яшь чаңгычы, тимер аякта йөгерүче чыга һәм моңарчы күренмәгән рекорд яулый. Чаңгычылардан — Галина Кулакова, Ринат Сафин, тимер аякта йэгерүчеләрдән Лидия Скобликова, Борис Шилков, Наталья Петрусева, җиңел атлетлардан Куц, Борзов җиңүгә шулай ирештеләр. Монда иң мөһиме — бәхет сәгатеңне кулдан ычкындырмаудыр, мөгаен, үз мөмкинлегеңне төгәл чамалый белүдер...
Башта мин терлекчеләрнең җиңүендәге сәбәпләрне дә һәр кешенең шәхси сыйфатыннан гына күрдем һәм әллә ни нечкәртеп тикшереп тормаган идем. Табигый ки, һәр уңган кеше хезмәтенең матур нәтиҗәсен күрергә омтыла. Бу юлы да башкалар Рәкыядән үрнәк алыр, сыерларын уңган кыз кебек үк карый башлар. Килер бер көн — аларны да мактап телгә алырлар.
Әмма уңышның серенә бәйрәмнәрдә, тантаналы нотыклар тыңлап кына төшенеп булмый икән ул. Җиңүгә кемнең ничек ирешкәнлеген беләсең килсә, көн-төн мал караучы кешеләрнең эш урыннарына, кырларга, фермаларга барырга кирәк. Мин дә фермаларда йөреп, малларның ни ашаганын күреп, үзем өчен көтелмәгән бер ачыш ясадым: баксаң, кайсы савымчының — җиңүче икәнлеге, кайсының артта калачагы әллә кайчан иген кырында, председатель кабинетында расланган планнарда, агрономның чәчү әйләнешен билгеләгән картасында ук хәл кылына икән, ләбаса!
Сыер саву — уен эш түгел. Дөрес, машиналар хезмәтне шактый җиңеләйтте, гомер буе дәрья-дәрья сөтне савучы кулларның сызлануыннан зарланулар кимеде, шулай да кыенлыкларның беткәне юк. Азыгы мул фермаларда савымчыларның йөзе балкып тора, алар күп сөт биргәннәре өчен, сыерларын иркә сүзләр белән мактый- мактый күңелле итеп эшлиләр. Азык ягы начар булганда, хәлләр мөшкел. Мин монда күләмне генә дә күздә тотмыйм, күбрәк игътибарны аның сыйфат ягына юнәлтәсе килә. Кайбер фермаларга керсәң, терлегеннән бигрәк савымчыларны кызганудан җан әрни. Алар да барыбер шул ук эшләрне үтәргә мәҗбүр бит: малларга азык тарата тиресне чыгара, сыерларын чистарта, савытларын юа, әмма азабы җилгә оча— сауган сөте юк дәрәҗәсендә.
«Таулар» колхозы терлекчеләренә, әйтик, Шәймәрдәнов исемендәге колхоз савымчыларына караганда, әлбәттә, эшләү рәхәтрәк, чөнки аларның сыерларына ризыкны, күпме телисең, шуның кадәр үк булмаса да (зоотехниклар кайда да азык берәмлеге чамасын санап кына торалар), төрләндеребрәк, туклыклырак итеп бирәләр.
«Таулар» колхозының председателе Инсаф Заһертдинович Камалетдинов — алга карап яшәүчән, акыллы, уңган кеше. Ул бүгенге адымының иртәгә кая илтасен яхшы чамалый. Мисал өчен генә әйтим. Безнең заманда гаилә башлыклары күп балалы булырга әллә ни кызыкмыйлар. Тормыш — болай да катлаулы нәрсә, бераз үзең өчен дә яшәп калырга кирәк, диләр, бер-ике бала — җитеп ашкан. Камалетдинов башкача уйлаган, аның ун баласы бар. Вакытын да. мөмкинлекләрен дә тапкан, көчен дә кызганмаган, балаларын аякка бастырган Аннан да бәхетлерәк кемне табарсың?! Ка- малетдиновлар өендә ел тәүлеге буе оныклар чыр-чуы хакимлек итә. Кеше язмышында шуннан да зуррак бәхетнең булуы мөмкинме?!
Гаилә, балалар, оныклар турындагы фәлсәфә сүз арасына болай гына килеп керде шикелле. Шулай да, әгәр тирәнрәк уйлап карасаң, кешенең тормышта кылган һәр эше анын шәхси сыйфатларына, сәләтлелегенә яки көчсезлегенә барып тоташа. Күп кенә председательләр, совхоз директорлары борчак чәчүдән котылып калу ягын карыйлар, чәнки аның «холкы» шактый четрекле. Эшне катлауландырмыйча гына да уңыш бирә торган бодай, арыш, арпа булганда, нигә үз башыңа үзең кайгы алып торырга? Инсаф ага башкача уйлый. Монда чәчүлек җирләренең унике процентын-
Да — борчак. Авыр җайларда, борчакны чалгы белен чабып, кул тырмасы белән тарап, басуны ей борынча бүлеп биреп, җыеп алган чаклар да була. Аның каравы «Тауларпиың терлекчеләре кышны курыкмыйча каршылыйлар, ит, сет кимер инде, дип. дер калтырап яшәмиләр. Сыерларның тагарагындагы фуражның унбиш проценты — башка тер бертеклеләрдә булмаган витаминнарга, аминокислоталарга, аксымга бай борчак.
Инсаф агадан; «Кыендыр инде?»—дип сорыйм. Сүз авыл кешесенең үз мәшәкатьләреннән олырак мәсьәләләргә — кырларга, фермаларга, әзерләү оешмаларына, = «Сельхозтехника»™, ут күршеләргә, җитәкчеләргә күчеп торды да кабат председа- - тельиең үз гаиләсенә килеп тоташты.— Кыендыр, әй?
Ул миңа бик җитди итеп өздереп карап торды
— Нигә алай «кыен» ук дип әйтеп салдыгыз әле?
— Гадәткә кергән бит инде.— дим.— Бер-беребездән. «Җиңелдер? Рәхәттер?» = дип сорарга өйрәнелмәгән.
— Шул-шул менә: без гел, кыендыр, дип уйлап башларга күнеккәнбез. Тормыш- О иың ләззәтен тоел яшәү өчен, күз алдына аның матур ягын ешрак китерү кирәк! ф Бу заманда зур гаилә башлыгы булу җиңел түгел түгелен, тик балаларымның миңа күпме шатлык китергәнен чамалый аласызмы соң сез?1 Балалардан башка миңа мең О мәртәбә читенрәк булыр иде, тормышым, тырышлыкларым бөтен мәгънәсен җуяр — иде Баласыз гаилә — тамырсыз агач кебек бит ул Кайбер авылларда калка төбендә селперәйгэн карт-карчыклар гына күреп йөрим мин. Машина артыннан кычкыра- * кычкыра бөтерелеп чабучы малай-шалае булмагач, нинди йорт ди ул?1 Бүген кыен, алдагысы күңелле булачак. Борчак игү дә шулай Басуга чәчү белән, быел бу борчак “ ниләр күрсәтер, дип шүрләбрәк йөрисең, тик. алай итми, болай булмый дигәндәй, щ вмбарда борчак мөлдерәп тормаса. эшләр харап!
Булса да булыр икән кешедәге гайрәт! Кыяфәт те шәл бу Инсаф ага Камалет- < диновның: киң җилкәләр, төз буй, затлы киемнәр. Үзе тыныч кына сөйләше Хол- у кының ныклыгына хәйран калырлык.
— Борчаксыз кем харап булсын инде?—дим. Миңа председательнең тел төбен белергә кирәк.
— Көт тә тор! Физик яктан гына да түгел, вөҗданың газаплана башлаячак
— Аңламыйм
— Аңа төшенү авыр түгел. Сыерның сөте кайда икәнен беләсеңме?
— Анысын беләм — телендә!
— Өстәп тә җибәрергә була председательнең башында да. савымчының учында да әле ул сет. Мин. җитәкче кеше, юньле фуражым юклыгын белә торып, фермага барыйм да, савымчылардан сет муллыгын ни йөз белән таләп итим ди?! Ит белән сөтне сүз сөйләп кенә арттырып булмый аны. апаем, һәйбәт азык әзерли белергә кирәк!
Каләм-көгазь белән генә »ш иткөнлектен, мин терлек азыгының, хәтта элеваторда эшләнеп, озын-оэак чиратлар торып кына кулга төшерелә торган концентратларның да, тукландыру сыйфаты ягыннан караганда, бер-берсеннөн җир белен күктәй аерылып торырга мөмкин икәнлекләрен, төп аерманың азыктагы аксым күләменә, моның исә фермалар, димәк, савымчылар язмышына ни кадәр бәйле булуын белми идем еле. Ул җәйдә мин шул ук Актаныш районының Шәймердәнов исемендәге колхозында. амбар кенәгәсен актарып, фуражда нинди бөртекнең күпме булуын белдем һәм терлекчеләр бәйрәмендә бу колхоз савымчыларының ни ечен макталмавын да аңладым.
Сыер тагарагына печән, салам, чөгендер, силос белен бергә һәрчак бөртекле кушылма да салына. Бөтен хикмәт өнә шул кушылманың сыйфатына барып тоташа Әгер ул кибәктән генә тора икән, бу шул ук салам инде Ә фуражга төрледән-төрле бөртекләр салынган булса, бу инде — бәйрәм. ягъни ит. сет, май муллыгы дигән сүз.
Мисалга саннар китерми, котылып булмас Иренмик, башта Шәймөрдөнов исемендәге колхозның амбар кенәгәсеннән кайбер саннарны карыйк еле.
Урып-җыюның иң кызган аеннан саналган сентябрьде малларга бертекие кызганмый биргәннәр. Бу айда малларга 1211 центнер арыш. 816 центнер бодай 478 центнер арпа, 16 центнер да 30 килограмм борчак калдыгы ашатылган Октябрьда
терлек тагарагына арыш, арпа һәм бодай—125, 2254, 175 центнер күләмендә салынган.
Ноябрьда фуражда нинди үзгәрешләр була? Арыш, бодай, арпа естенә 33 центнер вика калдыклары кушыла, 2158 центнер фуражда тоелмый да ул. Декабрьда фураж бирү бераз арта, 2561 центнерга җиткерелә, әмма борчак белән вика монда да 158 центнер гына кушыла. Январьда да шул ук хәл, борчак фуражның 8 процент чамасын гына тәшкил итә.
Февральдә терлек азыгына бөртек салу кими, күрәсең, запасның бетү куркынычы килеп баса, борчак бөтенләй бирелми, фуражга бары тик арыш һәм бодай, бодай һәм арыш кына салына. Мартта күренеш үзгәрә, чәчүлеккә калдырылган заласка- керәләр, ахры, агрономнарны кысалар, сыерлар табынына борчак, вика кебек затл£| ризыклар да бирелә.
Апрельдә инде кояш күңеллерәк карый башлый, әмма терлекләрне көтүгә чыгарып булмый әле, киресенчә, ризыкны мулрак итәргә, төрләндерергә кирәк, тик өсәкләр тап-такыр, шул ук бодай, арыш, арпадан торган фуражга 48 центнер да 53 килограмм вика калдыгы өстиләр.
Май аенда фермалар, апрельдә ни күрсәләр, шуны ук кичерәләр, ә июньдә яшел чирәм күренә башлый, арышны яшел килеш чабалар, су сиптереп үстерелгән печәннән файдаланалар, рационга декабрьда тотылганның яртысы кадәр бөртек тә өстәлә. Нинди бөртек, дип сорасаң—шул ук бодай, шул ук арпа.
Инде менә июль башында кышны исән-имин уздырып җибәргән терлекчеләрнең бәйрәмен оештырганнар. Табигать барлык чолхоз-совхозларга бер үк төрле: салкынын да, җил-бураннарын да тип-тигеэ бүлгән иде. Әмма Шәймәрдәнов исемендәге к.од- хоз терлекчеләре бәйрәмдә ниндидер хуплау сүзе ишетергә өмет тә итмәделәр.
Могҗизалар көтеп яту заманнары үтте. Мин, фермаларындагы хәлләр белән яхшы таныш булганга, шәймәрдәновлыларны ел йомгагы буенча мактамаячакларын алдан ук белеп тордым. Савымчылар кызганыч, әлбәттә, тик, нишләмәк кирәк, күрсәткечләр күпме көч түгүеңә карап түгел, хезмәтең китергән нәтиҗә белән билгеләнә. Мактаулы савымчылар исемлеген «Таулар» колхозының япь-ящь терлекчесе Рәкыя Ну- ретдинова башлап җибәрде. Ул һәр сыерыннан 4062 килограмм сөт сауган. Рәкыя артыннан шул ук ферма алдынгыларының исемнәре Әнисә Афзалова, Хания Нурис- ламова. Мөслимә Вагыйзуллина тезелгән. Бу савымчылардан соң дүрт мең килограммнан кимрәк сөт алган кызлар тезелгән, һәр сыердан савылган сөт күләмен күрсәтә торган сан 3300 килограммга төшкәч кенә, Шәймәрдәнов исемендәге колхозның шулай ук таңнан-таңга фермада тир түгүче уңганнары телгә алынды: Таһия Хасбиева. Рәсимә Фәхриева, Флюра Сабирова, Наилә Солтанова. Зәйнәп Низамова... Тырышлыкларына тел тидерерлек түгел бит, югыйсә, нәтиҗәсе генә күзгә күренми. Борынгылар. сыерның сөте — телендә, дип, белми әйтмәгәннәр. Ашатуыңның рәте булмагач, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр фермада чиләнүдән генә ни файда?! Акыллы хуҗалар фуражга алтын бәясенә торырлык бодай белән арыш салырга ашыкмыйлар: бердән, малларга файдасы аз, икенчедән, бөртек әрәм. Терлек өчен иң туклыклы ризыктан ясмык, фасоль, борчак, соя санала. Сояда мәсәлән, аксым матдәсе 36 процентка җитә, бодайда —12, арышта—11, дөгедәге аксым исә нибары 6,7 процент кына.
Ни өчен чәчү әйләнешен терлекчелек мәнфәгатьләреннән чыгып планлаштырмыйлар, басуда нәрсә үстерү турында уйлаганда, ни өчен малларның тагарагына ни салыначагы белән кызыксынмыйлар?
Бу сорау, беренче карашка, беркатлырак яңгырыйдыр, әмма аңа туры җавап табу шактый кыен, анысын биниһая катлаулы тормышның үзеннән эзләргә кирәк. Чыннан да, ни өчен кайбер колхоз-совхозлар кышны борчагы да, викасы да, солысы да. арпасы да, кукурузы да җитәрлек күләмдә булган әйбәт фураж белән каршы алалар, икенчеләр исә терлек азыгына кыйммәтле, әмма бәрәкәтсез арыш белән бодайны исраф итәләр?
Гади генә тоелса да, ифрат мөһим бу мәсьәләгә чишелеш эзләп, мин төрле өлкәләргә бардым, күп белгечләр белән очрашып сөйләштем, кайчак, кайнар бәхәсләргә кергәләргә туры килде. Үземнең дә кайбер фикерләрем үзгәрде. Хуҗалыкта исәп-хисапны яратучан Инсаф ага Камалетдинов мине саф суын Кама белән Иделгә
коючы сихри Агыйдел буйларыннан озатып калгач, юлым Терек елгасы ярына Теньяк Кавказның мәгърур таулары һем серле үзәнлекләренә барып чыкты. Аннан илнең терле яклардагы меңнәрчә кешеләрнең хезмәтен бер ноктага туплаучы, аңа юнәлеш бирүче оешмаларга килеп тукталдым.
Күреп белү — эшнең яртысы да түгел әле ул. Шулкадәр оэын-озак юл үтүләрнең, кәгаэь-каләм алып, газап чигеп утыруларның сәбәбен башкаларга да аңлатырга, үзеңнең ачышларга аларны да инандырырга кирәк, иң четереклесе шул аның Язучының да иң якты теләге — башка һөнәр ияләренеке кебек үк. үз кылганнарыннан җәмгыятькә файда китерү ләбаса!
Кабарда Балкариясеидәге «Маиский» совхозының директоры Михаил Григорьевич а Роменский — Шолохов романында сурәтләнгән Нагульнов кебегрәк, юлында очраган ° шик-шебһәлөргә бик исе китмәүчән гаҗәеп бәхетле кеше
Бәхет кенә дә түгел, бу — аның тормышы, язмышы Әлеге җылы якларга Роменский 1965 елда килгән Кавказ тирәләрендә беренче буларак, җәнлек совхозы Камчаткада яшәвен исте тотып, аңа форель кебегрәк
тәкъдим итеп караганнар. Әмма ул җиңел юлдан китәргә кызыкмаган, махсус совхоз- ■“ да чәшкеләр үстерә башлаган. &
Мин «совхоз кору» сүзен кулландым. Бу тәгъбирдә кешенең иҗат итүен сизем- лерге мөмкин.
Яңа завод салынамы, совхоз оештырыламы, гадәттә, аны тизрәк планга эләктерү ягын карыйлар, аннары, аяк терәп, акчасын, тезелеш материалларын, тегесен-моиы- сын таләп итәргә тотыналар. «Майский» совхозы исе алдан планга керми калган. Романский эчен бу киртә генә әллә ни зур фаҗига булмаган, совхозын ул Госбанктаи бурычка алып кора башлаган. Бурычның, рәсмирәк итеп әйтсәк, ссуданың исә иң отышлы саналганы да акча гына бирә Калган кирәк-яракның бәтенесен, мең дә бер каршылыкны җиңә-җиңә, үзеңә табарга кала Бу хәл күп очракта кичеп чыга алмаслык авырлыклар тудыра Мисал итеп теләсә никадәр вакыйгалар сөйләргә мөмкин!
Роменский очкыннар чәчеп торучы яшь егет тә түгел, пенсия чорына якынлашып бара. Үткен сугышта ул очучы булган, дошман самолетларын бәреп-бәреп төшергән, аның үзен дә машинасының фюзеляжы аша пулялар тишкелоген Әмма Михаил Григорьевичның йөрәге яшьләрнекеннән һич кенә дә ким дерләми Язмыш аңа кечтеки бер сеенеч кенә китерсен, калганын Роменский үзе очлый. Гомер буе уңышсызлык- лардан зарланып йөрүче кешеләр белән чагыштырганда, киресе килеп чыга, бу үзе кыенлык эзли кебек, хыялындагыны тормышка ашыру ечен. яныл-кееп йери Борчуларсыз >ына уза торган гомерне ул күз алдына да китерергә теләми шикелле. Бүгенге көндә, бөтен эшләр алдан ук планлаштырылып, кысалар эченә кертелгән кайсы гына директор, «монысын бирмиләр», «рехсат юк», «планга кертмиләр» кебек аһ-зарсыз яши? Роменский шуңа охшаш мең кыенлык алдында калган булса да, зар- ланып-нитеп тормыйча гына, илгә менә диген совхоз корып биргән Ит. затлы тиреләр җитештерә, миллионлаган файда китере. Йеэ мең чәшкеле ферманың ни икәнен күз алдына китерегез, шактый зур байлык!
Инде чамалап карагыз: кайсы директор, муеннан бурычка батып, завод, фабрика сала башлар иде! Андыйны кайдан табасың? Роменский тәвәккәллеген Бурычын исе. процентын-фәләнен кушып, вакытында кайтарып биргән, 20 миллион сум табыш та алган.
Җебегенрек кеше өчен бу кадәресе дә. Эльбрусның ак бозлы түбәсе «ебек. бетен гомер буена ымсындырып торучы бер биеклектәй тоелыр иде инде Ромен- сний тагын да колачлырак яңалык белен янып йери башлый, ала-кола боланнар үрчетергә алына. Җанны җилкендерүчең теләкләр күпләргә хас. емма кайберәүләр
топ туендыручысыннан саналган кара туфраклы Воронеж. Курск. Белгород өлкәләрендә булдым. Тәэсирләргә баеп, бик күп мисаллар җыеп, илебез башкаласына —
һәм, минем уемча. Теньяк п корып җибәргән Моңарчы л затлы балыклар үрчетергә г-
канатлы хыялларын күңел түрендә йөртә-йөртә дә, шуның белән канәгатьләнеп тә кала. «Майский» совхозының директоры сүзен озакка сузучылардан түгел, әйткән икән нәкъ шулай эшләп тә куя. Хәзер Нальчик тирәсендәге таулар өстендә тимер рәшәткә белән бүлеп алынган мәйданнарда мәһабәт боланнар яшәп ята. Аларның тармакланып үскән яшь мөгезләреннән гаҗәеп шифалы пантокрин дигән сыекча алына. Дөрес, Роменскийның эшләре дә шома гына бармый. Боланнарның итен дәүләткә тапшыру — мең бәла икән. Моңа кадәр Ерак Көнчыгышта, Якутск тирәләрендә яки Нарьян-Марда гына асралганга күрә, Төньяк Кавказдагы болан итен дәүләткә кабул итү шартлары каралмаган. Монысы гына өлло ин зур кейгы түгел, әлбәттә, булган малга хуҗа табылыр.
Моннан ун ел элек, исемен махсус карарга кертеп, Роменскийга йорт куяны үрчетү бурычы йөкләтелә. Норма 400 баш ана куян асраудан башлана, дәүләткә куян тиресе, диетик ит тапшыру планы карала. Директор борчуга төшә: нәрсә инде ул 400 баш куян?! Озын-озак уйлап тормый ул, фермаларны үзе теләгәнчә мул иттереп салдыра һәм ике мең баш ана куян асрый башлый. Монда хәзер ел саен 60 000 куян үстерәләр. Үрчемнең яртысы ит белән тирегә тапшырыла, калганнары илнең башка фермаларына нәсел эчен озатыла.
Соңгы вакытларда Роменский өле күпләр өчен яңалыктан саналган шөгыль белән мавыкты — ябык бинада су күселәре үрчетә башлады. Читлекләрен көйләгән, сәер имезлекле су эчкеч җайланмалар булдырылган, азык тагараклары тездергән, аучыларга күлдән бер-ике дистә су күсесе ауларга кушкан. Хуҗалыктагы бу яңа тармак та эзгә төшеп бара. Бүгенгесе көндә «Майскийвда промышленность казанышларына нигезләнгән яңа төр ферма эшли, анда унбиш мең су күсесе тәрбияләнә. Нәтиҗәсе — күз алдында. Хәзер бу эш ил күләмендә киң кулланышка керә, яшь күселәрне сорап кына торалар. Татарстанда да, Урал якларында да, Калинин өлкәсендә дә су күселәрен үрчетү фермалары күренә башлады.
Әгәр һәр омтылышының төбендә үз хезмәте өчен, бу якты дөньяда уздырган һәр көне өчен җаваплылык тоеп яшәвен искә алмасаң, Роменский кылган эшләр, аның җан тартышып тырышуы, хуҗалыкны әледән-әле яңа тармакларга тарткалап кертергә ашкынуы, беренче карашка аңлашылып та җитми. Партия зшенә ихластан бирелгән, гаҗәеп көчле холыклы, югары дәрәҗәдә тәрбияле бу җитәкче, зур максатларга йөз тотып алга барганда, юлда очраган каршылыклардан шүрләп калмый, һәр кыенлыкны тиз арада җиңү әмәлен таба. Авырлыклар исә аңардагы көрәш рухын тагын да көчәйтә тэшө.
Шактый читкә кителде, бугай. Сүзне Роменскийның үзенә-үзе сорап алган хәсрәттән башлаган идек бит. «Майский» совхозы директорының азык әзерләү цехы турында горурланып сөйләвен һич онытасым юк. Зур-зур заводлар белән чагыштырганда, камиллеге, масштаблары ягыннан әллә ни шаккатырмаса да, бу цех тирәннән уйлап, файда китерерлек итеп салынган булуы белән сокландыра. Гөжләп утырган калориферда борчак, арпа, солы, кукуруз куыралар, аларны шунда ук тарттыра да башлыйлар, аңа яшеп масса, әллә нинди тәмләткечләр кушалар, тагын бер махсус машина аша чыкканда, әлеге хуш исле, ләззәтле кушылма, безнең телгә гранула дип кереп бара торган, бавырсак сыман кыяфәт ала.
Мондый бавырсакларны су күселәре дә, куяннар да бик яраталар, автоэчергеч- тән килә торган су белән куша-куша тәмләп ашыйлар икән. Цехта эшчеләр күп түгел, нибары сигез генә кеше. Корылманы салу 37 мең сумга төшкән.
Роменский шикелле өлгер директорны, һич икеләнмичә, мактарга кирәк иде, тик мин уйлап куйдым: бу цех ни пычагыма кирәк булган соң? Мәгълүм ки, илдә әзерләү министрлыгының комбиазык ясау заводлары бар һәм «Зверопром»га караган хуҗалыклар, шул исәптән «Майский» совхозы да, җәнлекләренә кирәкле бөтен ризыкны шуннан алырга тиеш. Нигә соң бу Роменский, мең бәясенә төшереп, үз цехын ясап мәшәкатьләнгән?
Элеваторларга глашиналарыңны вакытында җибәрергә генә иренмә, витамины да, грануласы да, концентраты да әзер килеш килеп торачак лабаса?!
Күңелемдә шуңа охшаш сораулы уйлар уянганлыктан мин, Роменскийның үзешчәнлеген мактаудан тыелып тордым, бу хакта аңа да әйттем. Директор үземнән сорады.
— Элеватордан кайткан комбиазыкның нинди икәнен беләсезме соң сез?
— Юк Стандарт буенча ясала торгандыр инде_.
— Стандартын стандарттыр ул, бәлки. Әмма ләкин нинди стандарт бит? Менә
хикмәт нәрсәдә) Бер көнне шоферым гаражда ярты капчык комбиазык калдырган. Иртән килсә, бөтен гараж идәнен күсе мәетләре тутырган, ди. Агуланганнар,— Директор аклангандай аңлатырга тотынды.— Без бит башкалар өлешенә кермибез. ♦ Элеватордан үзебезгә тиешле комбиазыкка салыначак ашлыкны алабыз, түләп, әл- з бәттә. әзер комбиазыкка түләгән кебек... х
— Башкалар өлешенә кермисездер, бәлки. Тик үз кесәгездәгене туздырганда, -д
шулай юмарт кылану да килешеп бетми, азык әзерләү цехыгыз утыз җиде меңгә Е төшкән бит! —
— Без шуның бәрабәренә миллион табыш алдык. Сез бер тиен дә табыш бирми 2
торган ферма асрауның нәрсә икәнен беләсезме! 3
— Бераз чамалыйм кебек.
— Андый хуҗалык ул, беләсегез килсә, кешеләрнең энҗе кебек күз яше. хә
ерчелек. мескенлек. Теге күсе мәетләре турында мин арттырыбрак җибәрдем, бугай, Ә менә йорт куяннары, азык начар булса, кырылып үлә башлыйлар Элеваторда ® азыкка калдык-постыкны күп кушалар, ахры Безнең миллионлаган табышларыбыз- £ ның нигезендә үзебезнең азык әзерләү цехыбыз тора... =
Бу сөйләшүне шунда туктатып, тирәндәрәк яткан сәбәпләрне тикшереп кврыйк < әле. Роменский кебек үз эшендә бары тик гадел һәм файдалы алымнарны гына гт алга сөрүче директорны өстәмә мәшәкатьләр, зур чыгымнар бәрабәренә әллә нинди л комбинацияләр корып азапланырга нәрсә мәҗбүр итә соң? Агымдагы хәлләрме, әллә киләчәктәге үзгәрешләрне тоюмы, әллә бөтенләй башка берәр сәбәпме? Директор- j ның мондый тәвәккәллегендә, минемчә, бүген ук алга килеп баскан мәсьәләне хәл °- итәргә тырышу да, хуҗалыкның иртәгесе коне турында тирөнтен кайгырту да бар. у «Майский» совхозында чәшкеләр, боланнар гына үрчеткәндә, азык мәсьәләсе әллә ни зур мәшәкать тудырмаган, Боланнарны тау битләрендә табигый көтүлектә йөртәләр, чәшкеләргә кирәген ит комбинаты биреп тора Йорт куяннары белән су күселәренә исә бөртекле, үләнле ризыклар кирәк. Су күселәре арпага да канәгать, ә менә куяннар үләнен дә. татлы кишерен дә. еларга өстәп тагын әллә нинди витаминнар да сорыйлар Теләгәннәрен бирмәсәң. ул озын колаклар шатлык китерер дип көтмә икән.
Кояшлы Кабарда Балкариясе — кукуруз һәм бодай үстереп дан казанган як. Илебезнең илледән артык өлкәсе, крае, автономияле республикалары Төньяк Кавказ уңганнары үстергән кукуруз орлыгыннан файдаланалар Дөрес, чәчү әйләнеше кануннарын, ягъни кайсы басуда ни үстерергә кирәклеген күрсәтүче чират тәртибен, шулай ук терлекчелек мәнфәгатьләрен искә алып, бу якларда да фуражлык иген үстерергә — солы, арпа борчак игәргә тиешләр Тик күп хуҗалыклар бодай белән мавыга. Республика басуларының нибары процент ярым чамасы — S мең гектар чамасы гына борчакка бүленгән, арпаны 16 мең гектарга чәчәләр Республикадагы мал-туарга исә ел саен еч йөз мең тоннадан артыграк концентрат кирәк Бу ихтыяҗны басуларга чәчкән бер уч борчак һәм арпа белән генә канәгатьләндерергә азаплану кукуруз боламыгыннан күмәч пешерергә теләген кебек үк мегьнәссэлеккә китерә. Концентратларның туклыклылык дәрәҗәсе түбән булу фуражга салына торган бөртекне арттыра барырга мәҗбүр итә. Унбиш ел элек республика фермаларындагы фуражда 21,9 процент бортек булган, унынчы бишьеллыкның соңгы елында бу 40 процентка җиткән Фураж куллану да, аның бәясе дә үсә. әмма терлекләрнең һәм кош-кортның ите дә, мае да артмый, һәр сыердан уртача 2200 килограмм сөт савалар, симертелә торганнары көнгә ярты килограмм, дуңгызлар 220 грамм гына артым бирә Бу хакта сөйләгәндә, иң элек азык җитмәүне сәбәп итеп китереп куялар Исәпли башласаң, терлекләргә кирәгеннән артык, бер ярым норма ашатылган булып чыга. Бер центнер сөт алу өчен—1.8, сыер итенә—16.9. дуңгыз итене —10,9 центнер азык берәмлеге тоталар. Азык җитмәү шундый буламыни?! Киресенчә, ул артык күп. кадере беткән.
Кабарда Балкәриясеңдо герлек азыгын болай ерөм-шерем итүне аерым шартлар белен аңлаталар. Янәсе, мондагы колхоз-совхозлар илгә кукуруз белән бодай олгер-
тергә алынганнар икән, әзерләүләр министрлыгы фуражга кирәкле аксымлы бөртекләрне башка җирләрдән табып бирергә тиеш. Әмма көн дә кирәкле азыкны башка җирдән ташу күп чыгымнарга, өстәмә мәшәкатьләргә бәйле. Я транспорт табылмый, я кирәкле запас юк, очы очка ялганып бетми кала. Гомумән дә, аксымлы азык җитмәү — бер безнең илдә генә түгел, гасырыбызның дөньякүләм мөһим мәсьәләсе ул.
Шул хәлләрне күреп-белеп торган зирәк җитәкче, әйтик «Майский» совхозы директоры, нишли ала соң? Терлек азыгы әзерләргә тиешле оешмаларның аһ-ваһ килүен тыңлап торудан гына җәнлекләрнең тамагы туймаячагын бик ачык аңлый да азыкны үз көче белән булдырырга алына.
Беренче карашка, бу алым Кабарда Балкариясе шартлары өчен генә, фуражга кирәкле бөртеклеләрне үзендә җитештермәгән республикаларда гына очрый. Республика унынчы бишьеллыкта ашлык сату планын арттырып үтәгән, ә ит, сөт җитештерүе артта калган. Терлекләрнең баш исәбе шактый, пландагыча керем алырга да мөмкинлек бар иде.
Төньяк Кавказдан кайткач, мин Казан янындагы бройлер фабрикасына бардым һәм, гаҗәпләнүемә каршы, нәкъ шушы ук хәлгә тап булдым. Ак халатлы лаборант- калар элеватордан китерелгән азыкны, әллә нинди тигеэләткеч, болгаткыч машиналар ярдәмендә, тиешле дәрәҗәсенә җиткерергә азапланалар. Михаил Григорьевич Роменский башына төшкән хәсрәт монда да бар икән! Комбиазык заводларының продукциясен урыннарда өр-яңа баштан эшкәртү гадәткә кергән икән. Шул вазифаны үтәүче белгечләр планда ук каралган икән ләбаса! Гаҗәп! Колхоз-совхоз ларда азык цехы булдыру түгел, ә терлекне ансыз гына асрарга тырышу гаҗәп булып чыга түгелме соң?
РСФСРның «Птицепром» главкасы дәүләткә ел саен 22 миллиард йомырка тапшыра торган 846 колхоз-совхозны берләштерә. Аларда 4302 эшче таләп итүче 569 азык цехы гөрләп утыра. Монда азыкның сыйфатын яхшырталар, каршы бер сүз дә әйтмәс идем — кирәкле эш. Әмма, ачыклыйрак төшсәң, аңлыйсың. Бу цехлар комбиазык заводларының ярдәмче предприятиеләренә әйләнгәннәр, алар әзерләүләр министрлыгы заводлары башкарырга тиешле эшне кабат эшлиләр, төзәтәләр, яхшырталар. Бер Роменский гына түгел, йөзләгән, меңләгән терлекчеләр, мал-туар асрауның файдасын күрим дип, әнә шул юлга мәҗбүри басалар
Хуҗалыкларга өстәмә чыгым, кирәкмәгән мәшәкать тудыручы бу ысул икенче берәүләргә бик җайлы. Колхоэ-совхозлар концентратларның тулы хакын түли. Яхшымы ул, начармы — бәясе бер. Шулай итеп, комбиазык заводлары башкаларның тырышлыгы хисабына баеп ята, дигән сүз.
Укучы минем күңелдә кайнаган ачуны аңлыйдыр инде: үзем Мәскәүдә, метродан чыгып, Кржижановский урамы буйлап әзерләүләр министрлыгы урнашкан күп- катлы бинага таба атлыйм, үзем сораулар бирү турында уйлыйм. Нинди хәл инде бу, дим, халык хуҗалыгының зур бер тармагы башкаларның тырышлыгына аркаланып яшәп ята түгелме соң?!
Ниндирәк җавап ишетәчәгемне дә чамалабрак куйдым: колхоз-совхозларга да берәр үпкә белдерелер, ниндидер аңлашылмаучанлык телгә алыныр һәм киләчәккә якты өметләр багланыр, дип ышандым. Сөйләшә торгач исә, хәлнең тәмам гадәти күренешкә әйләнеп калганлыгы ачыкланды.
Россия Федерациясенең әзерләүләр министрлыгына караган комбиазык инду- стриясе главка начальнигы Нил Петрович Притула:
— Сез бик дөрес әйтәсез. Бу мәсьәләдә безгә таныш булмаган бернәрсә дә юк,— дип, минем бөтен ялкынымны сүндерде дә куйды.— Хөкем чыгарырга ашыкмагыз! Әүвәл безнең хәлне карагыз!
— Минем хөкем генә хәлне җиңеләйтерме соң?
— һич югында мәсьәләгә ачыклык керер, дип уйлыйм. Без бит азыкны игенче ни бирсә, шуңардан ясыйбыз. Химик элементлар өстәү күпмедер файда китерә, әлбәттә, әмма ашлыкны берни белән дә алмаштырып булмый Дозаторларга, болгаткычларга безнең ниләр салганны беләсездер инде?
— Беләм ЭВМга нинди программа бирелсә, сез шуны кушып, болгатып чыгарырга тиеш.
— Анысы— теория бит аның. ЭВМ кушканча гына эшли башласаң, безнең заводларны елла кайчан ябып куярга туры килер иде. Кагыйдә буенча салынырга тиешле, аксымга бай бөртекләр безнең кушылмаларга, хуш ис чыгарыр ечен. им-том чамасында гына эләгә.
Соңгы ун ел эчендә, 1970—1980 елларда, РСФСР комбиазык промышленностеның бартеклеләргә булган ихтыяҗы 7 миллион 56 мең тоннадан 20 миллион 596 мең тоннага кадәр арткан. Бу саннарның ни белдергәнен дә ачыклыйк. 1970 елда комбиазыкка 3663 мең тонна бодай кушылган, Бу — азыктагы бөртеклеләрнең яртысыннан артыгын тәшкил итә, арпа — 27 процент, солы белән борчак бик аз, 7,13 һәм 3,95 процент кына. 1980 елда бетенләй башка пропорция, бодай — 43,49 процент, ә иң күп аксымлы борчак юк дәрәҗәсендә, аны 96,7 мең тонна гына кушалар, бу сан комбиазыктагы бәртеклеләрнең ярты проценттан да азрак елешенә тигез. Чыннан дә, борчак хуш ис бөркелдерү өчен генә салына икән. Концентратларга ун ел элек шактый мул кушыла торган соя калдыгы да, көнбагыш түбе дә бермә-бер кимегән.
Бу ун елда төрле җәйләр кичердек: бер тамчы яңгырга тилмерткәне дә булды, чиләкләп койган яңгырдан басуларга керә алмый да аптырал-аптырап калгаладык, әмма терлек азыгы әзерләү предприятиеләренең аксымлы бөртеклеләр алуы бер үк юлдан барган: аксым кимегән дә кимегән, кимегән дә кимегән. Терлекчелек белән шөгыльләнүче һәркем азыкта бодайның азрак, ә борчак, солы, арпа кебек бөртек- леләрнең күбрәк булуы хәерле икәнен бик яхшы белә. Үзе бик кадерле ризык булса да. туклыклылык ягыннан нәтиҗәсез бодайны терлек тагарагына салудан ни файда? Крестьянның гомер-гомергә туплаган тәҗрибәсе белән санашмау бу Себер әкиятчесе Петр Ершов «Бөкре тай» исемле әкиятендә җүлөр Иванушканың туганнары Данил һәм Гаврилдан көлә көлүен, әмма алардагы крестьяннарга хас сыйфатны югары бәяли Ул аларның төп һөнәрен болай сурәтли.
Егетләр бодай чәчкәннәр. Башкалага да илткәннәр...
Сиздегезме? Әкиятен — әкият, әмма борын-борыннан бодайны хайван тагарагына түгел, халык табынына куялар.
Сүз арасына кыстырып әйтик, тәҗрибә, бүгенге заманның терлек, кош-корт асрауда дан тоткан илләрнең практикасы, безнең элекке крестьян хуҗалыкларындагы кебек үк, мал-туарга бодай ашату белән һич мавыкмауны раслый.
Профессор В. Г. Козловский берничә ел элек Англиядә булып кайтты. Ул фермаларда да йөргән, кеше саен нибары 0.2 гектар гына сөрү җире тиярдәй кечкенә илнең халыкны ничек туйдыруы белән кызыксынган Басу-болыннарга ни чәчәләр, терлекләргә нинди ризык бирәләр? Кайткач, галимнең искиткеч кызыклы китабы чыкты. Белгечләр күптән укыгандыр да инде, китап 1967 елда, Мәскәүнең «Колос» нәшриятында басылды. Китаптан күренгәнчә, шул кечкенә Англия — дөньякүләм әһәмиятле нәсел фермасы икән бит! Монда мал-туарның нәселен яхшырту, селекция эшенә ныклы нигез салынган. Галимнәрнең, фермерларның таланты, тырышлыгы, тәвәккәллеге нәтиҗәсендә мөгезле эре терлекләрнең — 30, сарыкларның — 40. дуңгызларның—10, атларның исә әйбәт 20 нәселе булдырылган. Әлеге фермерлар моннан бер гасыр элек чыгарылган «Бәкре тай» әкиятендә макталган персонажлар кебек үк фикер йөртәләр икән. Профессор Козловский, галимгә хас төгәллек белән. Британия фермаларының терлекләргә бер ел эчендә 16,5 миллион тонна концентрат ашатулары да, бу ризыкта бодайның нибары 1.3 миллион тонна гына булуын, ягъни 7.9 процент кына алып торуын да язган. Безнең тырыш игенчеләр җыеп биргән гәрәбәдәй бодайны дуңгызлар, кош-кортлар ашап бетерә булып чыга.
Сабыр гына уйланыйк әле, ашыгу һәрвакытта да файдага түгел ул Комбиазык заводлары, кагыйдәләргә каршы килеп, үз тегермәннәрендә кадерле бодайны тарттырып ята икән, бәлки колхоз-совхозлар вика, фасоль, соя, борчак кебек бәргекле- лврне үзендә калдыру ягын карыйдыр?
Биологлар, аксым—яшәү чыганагы, дип раслыйлар Зоотехниклар шул ук мәгънәне башкача әйтәләр: аксым — көр мал-туар, сөт, ит ул, диләр 1980 елның кышкы
айларында Татарстанның Балык Бистәсе районы терлекчеләре сыерларының сөтен 13 процентка арттырганнар. Фураж аларга да артык бирелмәде. Тик аның составында арпа— 11756 тонна, ягъни 40 процент, борчак — 7348 тонна — 25 процент, солы— 3243 тонна, 11 процент, арыш —10 процент, бодай — 13 процент тәшкил итә иде. Аһ, башка фермаларыбызга да шундый фураж булса, ә1
Кызганычка каршы, бу район кебекләр меңгә — бер очрый. Гомуми күренеш хафага гына сала. 1980 елда РСФСР колхоз-совхозлары фуражга 30 миллион 700 мең тонна бөртек тотканнар, шуның өчтән бер өлеше — бодай, ә кузаклылар аның 6 процентын гына алып тора.
Ни хикмәт соң? Мондый тузга язмаган хәлләр нәрсә нәтиҗәсендә туа? Гомер-го- мергә иң кадерле саналган ризыгыбыз бодайның дәрәҗәсен төшерү кайдан килеп чыга? Кемнәр моңа сәбәпче?
Борчак, вика, фасоль, ясмык кебек кузаклы культураларның аксымга, бөртекле- ләргә караганда баерак булуы, алар белән тукланган терлекнең калҗасы ук тәмлерәк, сөте каймаклырак икәнлеге, кем әйтмешли, хан заманыннан ук мәгълүм нәрсә.
Мәгълүмлеге мәгълүм, әмма ләкин терлек тагарагына бодай салалар. Ник? Ни
Сәбәпләрнең төрлесе бар икән: техник сәбәпләр дә, агрономик сәбәпләр дә, оештыру эшләрендәге катләулылыклар да җитәрлек. Мин үзем, мәсәлән, әхлакый, психологик сгбәпләрне беренче урынга куям. Чөнки һәр эшнең этәргече булып кеше күңеле, веҗдан кушуы, җан талпынышы алга чыга. Кузаклы культуралар аксымга бик бай, әмма аларны җыеп башкару кешедән җитезлек, өлгерлек, төгәллек, тизлек, аяусызлык таләп итә Кулыңнан килми икән, кузаклыларга тотынмавың хәерлерәк. Урып-җыю вакытында аз гына акрын кыймылдасаң, кузаклар чыртлап ярыла башлый, басуыңны ап-ак борчак каплап ала. Кузаклылар чәчкән җирне, гадәттә, уҗым ашлыгы алмаштыра, димәк, урып-җыюны тиз арада башкарырга кирәк, көзге чәчү үкчәңә баса. Аны җыеп алу өчен махсус техника юк, гап-гади ургычлар гына бирелә. Бу урында авыл хуҗалыгы өчен машина төзүчеләргә дә үпкә белдерергә кирәк- кузаклылар өчен махсус машиналар ясау турында уйлаган кеше дә юк.
Крестьянда, борчакны кайда төртсәң, шунда тишелә, дигән сүз бар. Шытып та чыга, гөрләп үсә дә ул, әмма ләкин җыеп алуы — әҗәл белән бер. Сукканыңны үлчи башласаң, йөзең кызара, борчак бодайдан да, кукуруздан да, арпадан да азрак чыга. Әгәр аның башка сыйфатларына игътибар итмәсәң, бәласеннән баш-аяк, дисең дә басуга кертмәү ягын гына карыйсың, әлбәттә. Нишләргә соң: җыйгыч машиналар юклыкны сәбәп итеп, мич башында җылынып кына йоклап ятыйкмы?
Кабарда Балкариясенең «Красная нива» колхозы председателе Михаил Михайлович Клевцов белән дә без иң башта кузаклылар турында сөйләшеп киттек. Инде алдагы сүзләрдән аңлашылганча, республикада фуражга кирәкле культуралар белән әллә ни шөгыльләнмиләр. Мәсьәләнең бу ягы һәр хуҗалык җитәкчесенең үз карамагына тапшырылган. Клевцов нинди чаралар күргән соң? Унынчы бишьеллыкның соңгы елында ул бодай басуын кысу бәрабәренә, борчакны 180 гектарга арттырып чәчкән. Бодай гектарына 39 центнер уңыш биргән, борчак — нибары 27 центнер. Гомумән, уңыш күләме, ничек кенә санасаң да, ике мең центнерга кимрәк. Менә сиңа чәчү әйләнеше!
— Югалтуың күп бит,— дим мин аңа.— Үзең әле отыш турында сөйләнәсең?
— Кем ничек исәпли бит? — ди ул.— Центнерларга гына карасаң — югалту, әмма ләкин мин башкача исәплим.
— Ике исәп — бер хисап инде ул.
— Мин аны терлек азыгына әйләндереп санарга өйрәнгән. Без ел саен терлек тагарагына — мең ярым тонна бодай, ике мең тонна кукуруз салабыз. Хайваннарга алтын бәясенә торырлык бөртек ашатабыз, нәтиҗгсе әллә ни сөендерерлек түгел, малларга азыкның төрләндерелгәнен. ләээәтлесен, туклыклысын бирергә кирәк. Сыер
лардан өч мең килограмм сет алабыз, артымнары да әллә ми түгел. Әлеге фураж белән шуннан артыгын кетел те булмый. Борчак чәчеп без эне шул максатларга кирәкле аксымны табабыз. Центнер саны кимесә кимесен — аның каравы, без аксымга байыйбыз
— Аңлашылып җитми,— дим мин.
— Соң, борчактагы аксым, бодайдагыга караганда, икеләтә артыграк бит! Менә ♦
шуннан чыгып исәплик! 3
Саный торгач, аксымга байлыгы ягыннан караганда, бер гектар борчак бодай һәм = башка башаклы культуралар биргән югары уңышны каплады да куйды. Соя игү та- j- гын да отышлырак, тик аны теләсә кайда үстереп кенә булмый икән
Бертеклеләрнең аксымга байлыгы ягын исәпләп зш итү — ил күләмендә меһим j мәсьәлә. Галимнәр 1967—1971 елларда кырлардан җыелган протеин матдәсенең табышын чагыштырып караганнар. Солының бер гектары — 2,07 центнер, арпаныкы — з 2,1 центнер, кукурузныкы — 3,45 центнер, борчакныкы 3.59 центнер аксым бирә икән. ©
Гомуми уңышка карап, игенчегә тел бәя бирелә: аны президиумга утыртыргамы- ф юкмы, фамилиясен җиңүчеләр рәтенәме, әллә кара исемлеккә теркәргәме, бүләк бирергәме-юкмы? Шуны белгәннән соң кем үз ихтыяры белән югары уңыштан баш - тартсын! Клевцов эчен мондый адым җәһәннәмгә керү белән бер. Нәрсә, аның ба- S шына тай типкән мәллә?!
Клевцов «Красная нива» колхозына Кабарда Балкариясе Министрлар Советы < Председателенең хәзерге беренче урынбасары Николай Никитович Евтушенкодан соң 14 килгән Н. Н Евтушенко монда кандидатлык һем докторлык диссертацияләре язган. Шунысы меһим ки, ул әлеге хезмәтләрен, кайбер өлгер диссертантлар кебек, коры w саннарга карап кына язмаган, колхозда чын-чынлал гыйльми зш җәелдереп җибәргән, U уңышны күтәргән. 1965 елда колхоз гектарына 29 центнер ашлык алган булса, тора- < бара бу сан үскән дә үскән, гектардан 45 центнер җыю гадәти күренешкә әйләнгән. £ Уңыш моннан түбән тешсә. яңа председатель хакында ни сөйләрләр? Әлбәттә, эшкә бәя бирү шуңа охшаш хәлләргә барып тоташа икән, хуҗалыкка файда китерә, дип. гомуми уңышны киметергә кем җерьәт итә алсын?!
«Красная нива» председателе Клевцов нәтиҗәсен дә үзе ясап күрсәтте.
— Күрдеңме? — диде. Әле аның икенче ягы да бар. Үзеңдәге фураж арзанга тешә, ә комбиазык эчен оч мәртәбә артык түлисең Акча чыгардыңмы, итеңнең, со- тоңнсң, йомыркаңның үзкыйммәте үскәннән-үсә бара. Терлекчелекнең экономикасы, кырпылыкныкына караганда йомшап кала Хикмәт экономикада гына да түгел. Күңел сына. Игенчене мактаган булабыз, дуңгыз караучыларны, сыер савучыларны, терлек симертүчеләрне, табышсыз эшлисез, дип, гел ачуланып торабыз
— Табыш булмагач, нишләмәк кирәк? Чыгымны да капламаган хезмәтне мактамыйлар бит инде!
— Эшнең отышсызлыгы очон мине тиргәргә кирәк булгандыр Үткән бишьеллыкта ел саен мең ярым тонна комбиазык сатып алдык, ярты миллион сум акчабыз шуңа китте. Аны үзебездә генә ясарга икән, туклыклырак та була, арэангарак та тешә Фермаңнан ит. сөт, йомырка алыйм дисәң, азык базаңны үзеңдә оештыру хәерлерәк Басуыңа нәрсә чәчүне дә акыл белән исепләп эшләргә кирәк, ойтик. терлеккә ашатырга уйласаң, бодайны чамалап кына чәч. борчакны арттыр сетең дә. маең да, ит артымың да җайга салыначак...
Шунысын да билгеләп үтик, тормышта алга нинди максат куеп яшәү бик әһәмиятле Әйтик, без хәзер сыерлардан еч мең килограмм сөт алучы көтүләрне мактыйбыз. Бу — РСФСРдагы ургача савымнан мең килограмм чамасына зуррак күрсәткеч. Үз эшенә кем ничек карый бит! Шул ук акыллы, укымышлы, көчле рухлы Клевцовны гына алыйк Хикмәт аның фөннер кандидаты булуында авыл хуҗалыгын яхшы белүендә, эшчәнлегендә генә дә түгел. Тормыш ихтыяҗлары белән бәйли аямаса, аның яхшы сыйфатлары күзгә дә күренмәс иде Минем карашымча. Клеәцоә холкының иң кызыгырлык ягы шунда, ул — урталыкта баручылардан түгел, алда атлаучылардан үрнәк алып эш мтә. Якын гына. Пятигорск янындагы "Пролетарская воля» колхозында дала токымлы кызыл сыерлардан дүрт мең ярым килограмм сет савалар, ә Клевцов җитәкли торган «Красная нива«да — шактый ким, хәтта чагыштырырга да уңайсыз. Хуҗалыклар рәттән яшәп ята бит. күршеләр, бер үк кояш ҖЫ
лысыннан рәхәт күрәләр. Дөрес, монда Клевцовның артталыгын аклардай бер нәрсә бар, «Пролетарская воля» — специальләштерелгән хуҗалык, «Красная нива» исә бөтенләй башка, аны, тәҗрибә төсендә диярлек, тегесенә дә, монысына да тарткалыйлар, аның җиреннән, Кавказ кояшыннан файдаланып, үстерергә мөмкин бөтен азык- төлекне алырга тырышалар: бодай, кукуруз, сыер һәм дуңгыз ите, йомырка, җиләк- җимеш, яшелчәләрдән татлы тырма, петрушка, көнбагыш, сүс, үлән оны, хәтта ярты миллион сум керем бирүчән кыяр орлыгы да ясыйлар.
Иң мөһиме — төрледән-төрле продукция җитештерү түгел, колачлылык, күләм. Клевцовка борчылырга кирәкмәс иде, әмма тагын да әйбәтрәк нәтиҗә турында хыяллануның зарары юк. «Красная нива«, басуының йөз гектарына туры китереп исәпләгәндә, 600 центнердан артык сөт, 140 центнер ит, бөртеклеләр чәчелгән җиренең һәр йөз гектарына чамалап санаганда, 100 мең данә йомырка җитештерә. Колхоз үзенә тапшырылган планны үти, акчасы да җитәрлек, хаҗәте чыккан саен, дәүләт банкысына бурычка кереп тормый.
«Игелек эшләгән өчен рәхмәт көтмиләр!» — дип әйтеп куя яздым. Көчсезләр генә теләсә нинди булдыксызлыкка аклану эзләп азаплана, кыю җитәкче, вөҗданлысы, башкаларда өстенлек күреп алса, үз эшен дә яхшырту ягын карый башлый.
Клевцов Котляревская станицасына әле күптән түгел генә килеп урнашкан, әмма ләкин үзен монда мәңгелек председатель итеп билгеләнгәнгә саный, һәм. көтелмәгән хәлләр чыкмаса, моның нәкъ шулай булачагына башка кешеләрне дә ышандырырга тырыша. Ул бүгенге авылның әйдәп баручысына бик охшаган, аңардагы ху- җалыкчанлыкка. крестьян хезмәтенә хөрмәт белән каравына, председательнең эштәге һәр нечкәлекне белүен, чынбарлыкка конкрет мөнәсәбәттә икәнлеген, киләчәкне тоеп фикер йөртүен дә өстәргә кирәк.
Минем күп кенә председательләр белән очрашкалаганым бар, шулай да һәр эшкә Клевцов кебек исәп-хисап белән, ялкынланып тотынучыны хәтерләмим. Эш белән, күпсанлы кешеләр белән җитәкчелек итүнең хикмәте дә шунда инде: хезмәтең кешеләргә һәм әхлакый, һәм материаль отыш китерсен!
Алга куйган максат — бер нәрсә, ә үтәлгән эш — башка, кайчак шулайрак та була: сызылып куелган кагыйдәләр тормышның үзеннән килеп чыккан каршылыклар алдында челпәрәмә килә. Клевцов бөртеклеләрдән югары уңыш җыю белән генә канәгатьләнми, ул, сабырсызланып, терлекчелекнең отышлылыгы турында да кайгырта. Борчакны күп җыеп булмый икән, аның каравы, ул фермаларның төп терә-геңнән санала, басуларга шифа, бирә, аның артыннан җир азотка баеп кала, икенче җәйне анда бодай гөрләп үсәчәк!
— Ник без ашлыкның сыйфатын дөрес бәяләргә теләмибез? — дип борчылып куйды Клевцов.
— Нишләп? Элеваторларда ашлыкны бик җентекләп тикшерәләр бит!
— Нәрсә тикшерәләр соң алар: дымлылыкны, чүплелекне, бодайның җилемлеле- ген бәялиләр Җилемлелек югары икән, артыграк түлиләр. Кайчан, кайсы агрономга, бөртеклеләрнең аксымы күп булган өчен рәхмәт әйткәннәре бар? Барысы да гомуми сан артыннан куалар, рәхмәте дә, даны да. премиясе дә центнер саны өчен бирелә. Син үстергән ашлыкта протеин аз, дип, берәүне дә тиргәгәннәре юк әле. Гомуми уңышны гына исәпләү дөрес түгел, игенченең күпме аксым бирүен санарга кирәк. Планга да шуны кертергә!
— Аны исәпләп буламы соң?
— Ник булмасын?! Ямпольлылар әнә чөгендер уңышын да аңардан саф шикәрне күпме ясауга карап исәплиләр...
Кеше эшчәнлегенең һәр тармагындагы кебек үк. хәзер авылдагы эшләр бик катлаулы. Бу мәшәкатьләрне үткәндәгеләр белән чагыштырып та булмый, алар үзгәрә торалар Әлбәттә, гел бер урында таптанмыйбыз, алга барабыз, ул җитди катлау- лылыкларга бәйле. Буш җирдә ни эшләсәң дә күзгә ташлана, ә инде ныклы хуҗалык төсенә кергән колхоз-совхозларда яңа баскычка менү кыен. Бу авырлыклар техникага- фәләнгә генә бәйләнмәгән, без хәзер еш кына эшнең нәтиҗәлелеген хәл итүче кеше шәхесенә, аның эшкә булган мөнәсәбәтенә кагылышлы катлаулылыклар белән бәрелешәбез.
һәрчак иң югары стандартка йөз тотып эшләргә яратучы Клевцов, көтүендәге сыерларның күп хуҗалыклар өчен зәңгәр хыял гына булган 3 000 килограмм сет бирүләре белән генә канәгатьләнмичә, «холыксыз» борчак игелә торган чәчүлеген арттырырга тәвәккәлләгән. Сөтне аңа караганда шактый аз алучы хуҗалыкларда да мондый адым ясарга ашыкмыйлар.
Воронеж янында «Гремколодеэный» совхозы бар. Мин шуның директоры Виктор ф Иванович Нестеренкодан, яхшы нәселле сыерлар хәзерге кебек 2 300 килограмм ту- гел, 4—5 меңәр килограмм сөт бирсен өчен басуга нәрсәне күпме чәчәргә кирәк, ш дип сорадым. 5
Директор шактый вакыт уйланып торды, нәрсәнедер исәпләп карады, аннары, 5 алда эшләүчеләр мондый хәлгә куеп калдырмаган булсалар, мин бодай басуларын кысу хисабына борчакны, арпаны, арышны арттыра төшәр идем, диде
— Шул гынамы? з
— Юк. Сөтсез сыерларны бетерер идем. Азыкны гына әрәм ител яталар
— Ник бетермисез соң? — Мин бу сорауга нинди җавап ишетәсемне аңлый идем инде — Акт төзи белмисезме әллә?—дип тә өстәдем
—• Актын гына язар да идең аның... Иткә дә тапшырып булмый, баш санын киме- ® түчә, дип, гаепләячәкләр... с
Бу хакта күпме сүзләр, карарлар, аңлатмалар чыкты. Крестьянны мәгънәсез таләп- S лөр белән аптыратмаска, дидек, икмәк, ит, май, җиләк-җимеш, яшелчәне мөмкин * кадәр күбрәк булдырып, дәүләткә азык-төлекне күбрәк тапшыру юлларын үзе *» тапсын! л
Л. И. Брежневның 1982 елгы май Пленумында ясаган чыгышында бик меһим мон- щ дый сүзләр бар «Бөтен авыл хуҗалыгы производствосының нигезе дип тулы хокук и белән атарга мөмкин булган колхоз һәм совхозларга карата администраторлык итүдән һәм вак опекадан кискен төстә котылырга кирәк. Дәүләт планында күздә то- £ тылмаган нинди дә булса бурычлар үтәүне, дәүләт отчетында билгеләнгәннән тыш информация сорауны кемнең кем булуына карамастан тыярга кирәк».
Кызганычка каршы, бездә еш кына бөтен исәп-хисапларга каршы килеп, колхоз- совхоэларга шундый чикләүләр куела ки, аларның җитәкчеләре, үз максатларын тормышка ашыру өчен, дөресрәге, аларга җәмгыять һәм дәүләт тарафыннан бирелгән хокуклардан файдалану өчен, мең төрле хәйлә корып, баш вата
Россия — зур, киң, иркен, әлбәттә. Аның гомум хәленә бер-ике колхоз яки совхоздагы эшләр генә әллә ни тәэсир итә алмый. Шулай да өченчесе, дүртенчесе . унынчысы да битарафлыкка бирелсә? Илдәге 45 мең председатель һәм директор арасында Клевцов кебекләр азрак, күпчелекне гадәтиләр тәшкил итә. Белүен дә бәлаләр, күрүен дә күрәләр, әмма чарасына керешмиләр, аксымга бәй кузаклы культуралар басуларда кими бара, туклыклы кушымталар фуражга һаман азрак, хуш ис ечеи генә салына. 1965 елда Россия Федерациясендә куэаклылар 4 миллион 853 мең гектарга чәчелгән, бусы да әллә ни күп түгел әле аның, чәчүлекнең 3.9 процентын гына альт тора, инде унынчы бишьеллыкта бу мәйдан тагын 1.5 миллион гектарга киметелгән.
Күп мәшәкатьләр, аерым осталык, тәҗрибә таләп итүчән сояны чәчмәүләрен аңларга да була әле, ни өчен борын-борыниан игелгеи, зур файдалар китергән борчакны читкә этәрәләр?
Аңлашыла, борчак — холыксыз, таләпчән культура. Аны чәчтеңме, кулыңа сәнәк, тырма алырга туры килә. Борчакны иртә яздан ук чәчәләр, җыю вакыты да тиз килеп җите. Аннан бушаган җир уҗым ашлыгын чәчү өчен әзерләнә. Борчак урыла, сугыла, саламы өемнәргә урнаштырыла — кыр чип-чиста. сөреп җибәр дә уҗым бо-даеңны яки арышыңны сил кенә! Борчакның тамырында азотлы куыкчыклар ясалганлыктан. аны үстергән басуның җире «суырылып» калмый, киресенчә, уңдырышлыга әйләнә. Борчак үскән бер гектар җир кырга чыгарылган 35—40 тонна тирескә бәрабәр. Бу культураның тагын да кыйммәтләрен бер сыйфаты бар әле. ул — безнең илдә игелә торган куэаклыларның аксымга һәм барлык аминокислоталарга иң бае Хәтта мул уңыш биручән кукуруз да. лизин диген бик кирәкле витамины җитенкерәмәүдән, борчак белән ярыша алмый
Безнең якларның борын-борыннан килгән, гасырлар буе тупланган тәҗрибәсе чәчүлек җирләрнең уннан бер өлешен кузаклылар алып торырга тиешлеген раслый. Кузаклыларның тамырында азотлы куыкчыклар хасил була, димәк, башка төр культуралар үзләштергән азот кабат тулыландырыла. Борчак — люцерна кебек культураларны җирнең кимик реакторы дип юкка гына атамыйлар. Борчак кешеләргә — кузак, җирнең үзенә ашлама бирә.
Шул кадәрле файдалы культураны, аны үстерү бик кулай, үзенә генә түгел, башкаларга орлык өчен дә җитештерергә мөмкинлеге булган хуҗалыклар да читкә этәрәләр. чәчү әйләнешеннән борчакны чыгарып калдырырга тырышалар.
Кемнең ничек эшләве — бер хәл; кем ота, кайсы югалта — шунысы мөһим.
Кара туфраклы зонаның үзәгендә, Курск өлкәсе Горшеченский районының «Рассвет» колхозында председатель Иван Филиппович Ильин, район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Владимир Иванович Григоров белән бергәләп соңгы елларда җәйләрнең начар килүенә сукранып утырабыз. Колхоз өч ел рәттән корылык кичергән, уңыш юк, хуҗалык тәмам алҗыган, муеннан бурычка баткан. Колхоз басуларының картасын алдык, нинди туфракка ни чәчелгәнен карадык. Әһә, көтелмәгән бер нәрсә килеп чыкты) Апрель аеннан башлап уракка төшкәнче басулар яңгыр тамчысы күрмәгәннәр, кояш кыздырган да кыздырган, җир утлы табаны хәтерләткән, бөтен яшеллек көеп беткән, әмма алда борчак игелгән җирдән — утызар центнер, люцерна белән клевердан соң чәчелгән урыннан егерме җидешәр центнер бодай чыккан. Менә сиңа табигать шартлары) Менә сиңа корылык)
Корылыкка, табигатьнең шәфкатьсеэлегенә карата күпме аһ-зар ишетербез. Уйлабрак карасаң, табигатьнең ни гаебе бар? Аңа үпкәләргә, канәгатьсезлекләр белдерергә нинди хакыбыз бар соң безнең, үз эшләребезне җайга салсак, тәҗрибәгә хөрмәт белән карасак, элек кайда ялгышканыбызны тикшеребрәк эш итсәк, мөгаен, файдалырак булыр иде. Борынгы кеше табигать биргән әзер тәм-томнарны җыеп йөрүдән туктап, игенчелек белән шөгыльләнә башлагач, күпме каршылыкларны җиңә килгән. Икмәк әзер килеш күктән төшмәгән бит. Табигать кешегә кайчан нишләргә кирәген, нинди законнар белән санашмый мөмкин түгеллеген һаман өйрәтеп торган.
Ильин агрономлыкка укыган, колхоз өчен җанын аямый. Үткән ел монда байтак кына клевер орлыгы җыйганнар. Крестьянга бу орлык алтыннан да кадерлерәк. Клевер орлыгы өчен азык концентратын сигез тапкыр артыграк бирәләр, өстәвенә уч тутырып акча да аласың әле, центнерына — биш йөз тәңкә) Ильин бу орлыкны сатарга бик ашыкмаган әле. хәбәрен тараткан таратуын, әмма үзенә кирәгрәк алучыны эзләгән. Хәбәр таратырга дисәң, безнең кешеләр озак көттермиләр. Әлеге орлыкның барлыгын Белоруссиядә дә ишеткәннәр, капчыкларын күтәреп килеп тә җиткәннәр. «Рассвет» клевер орлыгы өчен болардан акча түгел ................................................................................................................... чөгендер төйи торган
машина сораган. Орлык бар, рәхим ит, әмма ләкин чөгендер төяүче машина кирәк)
Ильинның башы эшли, табыш та ала белә, тик җирдән теләсә ничек файдаланып, алда ни күрәсен уйлап җиткермичә, үз башына үзе бәла китерә. Колхозның ниләр чәчүен, культуралар чиратын ничек аралаштыруын, чәчү әйләнешен ни рәвешле коруын гына күздән кичерик. Бодай белән арпаны 1600—1900 гектарда үстерәләр, ә хәтта корылыкта да уңыш бирергә мөмкин булган борчакны 100 гектарга калдырган-нар. Табигатькә ачуланыр урын юк, монда бер үк басуга — бодай арты бодай яки арпа арты арпа чәчәләр. Кузаклыларны 250 гектарга чәчсәң дә, бик әйбәт булыр иде дә, юк, алай итмиләр, уйлап та бирмиләр. Бүген 150 гектарга чәчелми калган борчак — киләсе елда җыела алмый калачак мең центнер бодай бит ул.
Мәсьәлә хәтта потларда, центнерларда гына түгел. Бодайны, әлбәттә, кара парга игү яхшы, ике кат сөрелгән булса, бигрәк тә әйбәт, мондый шартларда ашлыкның аксымын ике процентка арттырырга мөмкин. Борчак артыннан чәчсәң, тагы да ота төшәсең, бу җир азотка баетылган була. Азот күп булдымы — аксым арта дигән сүз. Экономистлар, басулар норма таләп иткән кадәр азот керткән очракта ил күләмендә 1,5 миллион тонна аксым алырга мөмкин, диләр. Бу — 750 мең гектар иген басуыннан җыелган уңышка тиң.
Якындагы ун ел эчендә илнең ашламалар җитештерүчәнлеге шактый арттырылыр- га тиеш. Азык-төлек программасында мондый саннар китерелә: 1985 елда авылларга — 26,5 миллион тонна, аннан соңгы биш елда 30—32 миллион тонна минераль аш
лама биреләчәк. Зур саннар бу. Тик әле монысы да тиешле нормага килеп җитми, шунлыктан һәр хуҗалык уэе дә басуларның уңдырышлылыгыи арттыру өчен һәрчак борчылып, мәсьәләне чишәрдәй ысуллар эзләргә тиеш.
— Киләчәктә нишләмәкче буласыз соң? — дип сорыйм Ильиннан.— Кузаклылар- ның бүгенге һәр гектары иртәгә игеләчәк бодай уңышын арттырачагын да белеп торгач, бәлки, чәчү әйләнешегезне яңадан карап чыгарсыз, үзгәрешләр кертерсез?—дим
— У-yl Яңгыр коя башласа Борынгы бабайлар кебек сәнәк, тырма тотып җыяр- з
бызмы? =
— Сәнәктән курыккан кеше иген игә алмый, аңа мич башында гына утырырга ки- ц
рәк,— дим,— Тәвәккәл җаннар бар бит, чәчүлек җирләренең ун-унбиш процентында борчак үстерәләр. 2
— Юктыр ла? Кайдан килсен)? §
— Ульяновск өлкәсендә, мәсәлән) — дим.— Сезгә нәрсәдән куркып торырга— J үзегез хуҗа бит. тәвәккәл таш яра) Җебеп утырсаң, гомердә дә җиңә алмассың) о
Әңгәмәдәшемә җитди кисәтү ясаганлыгымны үзем дә сизәм, тик сәбәбе дә шак- g тый мөһим бит. телгә гел усал сүзләр килеп тора. Бүгенге көн өчен генә отышлы күренгән алымга ияреп, җирнең бәрәкәген саклаучы, кара туфракның гомерен озай- “ тучы ысулны Курск өлкәсендә бер «Рассвет» колхозы председателе Ильин гына кире с какмый. Унынчы бишьеллыкта өлкәнең Горшеченский районында 52 мең гектар иген — кыры исәпләнгән, шуның нибары 1.5 мең гектарына гына борчак чәчкәннәр, 60—70 < процентын арпа белән тутырган еллар булган. Галимнәр, профессиональ терминга ” әйләндереп, бик кыска итеп аңлатылган бу эшнең төбендә чәчү әйләнеше тәртип- -а ләрен тупас рәвештә бозу, әйтик, бер үк җиргә чәчелә торган культураларны чират- лоштыру кебек игенчелек кагыйдәләре белән санашмау, белә торып, басуларның ки- и ләчәгон куркыныч астына кую. уңышны табигый һәлакәтләр хөкеменә тапшыру ята * лабаса! х
Җае чыккан саен, табигатьне гаепләмәсеннәр, көтелмәгән бәхетсезлекләргә аркаланмасыннар өчен, ике мисал китерергә уйлыйм. Беренчесе — илебезнең икмәкне мул бирүче шул ук кара туфраклы ягыннан. Бу якларда бетен регионның үрнәгенә ярарлык Таш дала дигән урын бар. Табигый шартлары шул ук: җире дә, явым-төшеме дә, кояшлы көннәре дә. кискен җилләре дә — барысы да төбәкнең гомуми шартларына туры килә. Әмма акыл белән, «фән кушканча» эшләгәнлектән. 1981 елгы коры җөйдә дә болар бөртеклеләрдәи уртача 25 әр центнер уңыш җыйдылар Бодай һәр гектардан 37 шәр центнер чыкты. Кара туфраклы өлкәләр күләмендә исә уңыш уртача 10 ар центнер тәшкил итә иде.
Икенче мисалны КамАЗ кебек автогигантлары. Түбән Камадагы нефть-химия комплексы. илгә 2 млрд тоннадан артык ягулык биргән нефть промыселлары булган Идел буеннан китерәм. Узган бишьеллыкта Татарстандагы хәлләр әллә ни мактанырлык түгел иде. Дөрес, уртача һәр гектардан алына торган уңыш 1.2 центнерга артты, еллык бөртек җитештерү 4 миллион тоннага якынлашты, әмма әле бу гына дәүләт алдындагы йөкләмәләрне үтәргә җитми иде. Унберенче бишьеллыкның беренче елы да зур куанычлар китермәде, дәүләткә сатылган икмәк символик элеш рәвешендә генә булды — нибары 100 мең тонна. Татарстан статистика идарәсе отчетларына, бу хәлне аңлатырга тырышкандай, «уңышсызлык аркасында» дигән әйләнмә килеп керде. Уңышсызлыкның сәбәбе — табигатьнең шәфкатьсезлегө. корылык, язмыш — барына да әнә шулар гаепле, кешеләрнең моңа һичнинди катышы юк, янәсе
Ни өчен без, кыенлыклар килсә, кешеләрнең җаваплылыгын сызыл ташлыйбыз әле? Мөмкинлекләр бөтенләй аз булган чакларда да Татарстан игенчеләре соңгы елларда уртача 10 центнер алмый калмыйлар иде КамАЗ янындагы «Гигант» совхозы, мәсәлән. унынчы бишьеллыкта гектардан уртача 34 әр центнер ашлык алды. Искиткәч! Мондый отышны сугару җайланмаларына кайтарып калдырырга да мемкин. әлбәттә, совхозның 2 мең гектар җиренә ясалма рәвештә су сиптерелө Тик хәзер су сиптерүче хуҗалыклар башка районнарда да күп бит. КамАЗ янына урнашкан Тукай районының сугарулы басуларыннан гектарына 43 центнер азык берәмлеге алынган, е «Гигант» аны 73 өр центнер җыя
Хакыйкатькә күз йомарга, җирдән аерылырга ярамый Әлбәттә, табигать биниһая кечле, тик тормыш, кешенең ихтыяры, аның хезмәте, тырышлыгы — хәлиткеч көч.
Курскилылар, кара туфраклы якларның башка регионнарында яшәүчеләр, Идел буе игенчеләре, себерлеләр. Ерак Көнчыгыш игенчеләре, һава шартлары уңайлы килгәндә, ничәмә тапкырлар мул уңыш җыеп алгаладылар һәм табигать, җиргә битарафлыклары, ялкаулыклары, «алма пеш — авызыма төш!» — дип, ваемсызланып ятканнары өчен, аларны ничә тапкырлар җәзалады. Бик булдыклы күренгән пред-седатель Иван Филиппович Ильин колхозы сукыр тиенсез калган, бер бурычын түләп бетерә алмый, икенчесенә кереп бата. Ул гынамы соң? Хуҗалыгы белән кеше акылы түгел, кырыс табигать идарә иткән бик күп колхоз-совхозлар Горшеченский районында шундый ук кыен хәлне кичерәләр.
Җиңүгә барганда, җиңел, беренче карашка гына отышлы күренгән юлны сайлаучы председательләр, директорлар барысы да әнә шушындый күңелсез хәл кичерәләр. Үткән бишьеллыкта дәүләт амбарларына керергә тиешле кузаклыларның 3 миллион тоннасы салынмый калды.
Хикмәт уңыш алмауда гына түгел. Чәчүен үк аз чәчә башладылар — шунысы аяныч. Элекке елларда Россия федерациясе иген кырларының җиде процентын кузак- лылар алып тора иде, хәзер бу сан икеләтә кимеде. Кузаклыларга кырын карау игенчелекнең нигезен какшата, агрономия һөнәренең чәчү әйләнеше турындагы изге кагыйдәсен боза, кешеләр, борын-борыннан килгән акыллы тәҗрибәдән, фән каза- нышларыннан, бүгенге ачышлардан файдаланырга теләмичә, җирне рәнҗетәләр.
Әгәр игенчелекне — хуҗалык итүнең арифметикасы, дип санасак, игенчелек белән терлекчелекнең икесен бергә алып бару югары математикага тиң. һәм ни өчен шул кадәр катлаулы, бары тик иң төгәл кагыйдәләргә таянып кына чишелергә тиешле мәсьәләләр язмышы председательләрнең, директорларның кәефе ниндилегенә барып тоташкан да, без табигать көчләреннән дер калтырап яшәү көненә калганбыз соң?
Күңелдә туган кызыксынуларга җавап табу ниятеннән мин Мәскәүнең Орлик тыкрыгына, Россиядәге бөтен колхоз-совхозлар белән идарә итүче оешманың штабына юнәлдем. Монда Калининградтан Камчаткага кадәр булган бөтен хәлне белеп торалар. Миңа да кирәкле белешмәне бирерләр, мөгаен: нәрсәнең ничеклеген, кайдалы- гын, ни өчен алай икәнен аңлатырлар. Авыл хуҗалыгындагы хәлләр белән якыннан- рак таныша барган саен, мине борчыган сораулар ныгый гына төште: ни сәбәпле терлек азыгы өчен кирәкле, җир өчен файдалы кузаклыларны чәчү азайганнан азая, ни өчен комбиазык һәм концентратларның туклыклылыгы түбән, ни өчен акыллы председательләр сыердан өч мең килограмм сөт алырга тырышып, бөртеклеләрнең тулаем күләмен югалтудан курыкмыйлар, ә мондый ысулдан баш тартучы җитәкчеләр, терлекчелек мәшәкатьләрен җиңә алмыйча, бөлгенлеккә төшәләр, муеннан бурычка баталар. Ни өчен болай бу, ә?
Россия федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгының терлек азыклары, үлән басулары һәм көтүлекләр главкасы начальнигы Валерий Федорович Агафонов, аның урынбасары Эдуард Петрович Маевский гомуми белешмә бирделәр. 1966—1970 елларда фуражга уртача бөтен терлек азыгының чирегеннән артыграк күләмендә — 34.5 миллион тонна бөртек тотылган. Унынчы бишьеллыкта исә — 60 миллион тоннага җиткән, бу инде азыкның 40 процент чамасы. Терлекләргә бөртек ашату ит, сөт, йомырка, йон алуга караганда тизрәк арта бара икән.
Терлек азыгына кемнең нинди ашлык тотуы нинди шартларга барып бәйләнә икән соң? — дигән бик үк күңелле булмаган сорауны чишү өчен, мин шул ук бинаның аскы катына төштем дә Үзәк план-экономика идарәсенә кердем.
Глазка начальнигының беренче урынбасары бүгенге авылны, аның хуҗалыгындагы конкрет хәлләрне яхшы белүче Максим Семенович Литвинов янында гомуми күренешне шактый тиз тасвирлап бирделәр. Бүлек хезмәткәре Галина Тимофеевна Ситникова тау кадәр кәгазьләр арасыннан кирәкле саннарны эзләп тапты. Гаҗәпкә калдым, белми йөргәнмен, Татарстанның ярты миллион тонна борчак җыйган чаклары бар иде бит хәзер ул да фермаларына... бодай гына бүлә диярлек. Республика колхоз-совхозлары 1980 елгы уңыштан 1 миллион 162 мең тонна бөртекне фермаларга калдырган. Шуның
кырык процентка якыны, ярты миллион тоиналабы — бодай, борчак ун процент чамасы, нибары — 118 мең тонна.
Туланың авыл хуҗалыгы идарәсендә фураж ечен нинди бөртек калдырылуын исәпкә алып тормыйлар, ни калса, шуңе шөкер итеп яшиләр икән. Унынчы бишьеллыкның соңгы елында өлкәдәге фермалар ихтыяҗы өчен — ярты миллион тонна бодай 193 мең тонна борчак калдырылган Курск өлкәсе фермаларында исә фураждагы аксымга бай бөртек — бер процент чамасы гына.
Саннар төрле-төрле, чуп-чуар, әмма аларда җитәкчеләрнең башкарган эштән тиэ Э генә табыш алырга омтылуы ачык чагыла. Элеваторлар центнер, тонна белән эш итә. X арышмы ул, бодаймы, кукурузмы, арпамы, борчакмы, әллә карабодаймы — аларга =: барыбер, центнер саны гына тулсын! Терлек яки кош-корт туендыру ечен бәрәкәтле гэ саналгач бөртекләр, башка культуралар белән чагыштырганда, уңышны кимрәк бирә, 3 аларны жыюы да катлаулы, сабырсызланып, отыш алырга омтылган җитәкче ул юлга g басмый, аңа бүген үк җиңүче булу әһәмиятлерәк. Күрдеңме: ул күлме суктырган! 3 Иң зур уңыш аныкымы — аныкы, дәүләт планнан тыш тапшырылган бөртеккә хакны ° бер прым арттырып түли. Нигә файдаланып калмаска: кузаклы лар белән баш ватып ф торганчы, чәч тә чәч бодай
Иген кыры — эшнең башы гына. Крестьян хуҗалыгы игенчелек белән генә канә- о гагьләнә алмый. Көньяк районнарда, кара туфраклы басуларда бертеклеләр белән күп — мавыгырга өйрәнгәннәр өйрәнүен, ә төньякта, уңдырышсыз җирләрдә ааыл кешесе- £ нең төп терәге — мал-туар, кош-корт Боэавы-ние белән сыеры мөгрәп тора, чучка- < сы-фәлөне. унлап тавыгы, үрдәге, казы, кәҗә-сарыклары . Һәм шул терлек-туары аңа борыннан ук иген кырын ничек файдаланырга, ни чәчәргә, нәрсәне, күпме урып алырга кирәклеген төгәл билгеләүдә төп күрсәткеч булып торган. j
Бодайның бәясен арттыра торган тагын бер сыйфаты бар. җилемлелек дәрәҗәсе 5* ул. Җилемлерәге яхшы бодайдан гына күпереп торган күмәчләр салып була! Эле- < автор лаборантчасы, җилемлелекне бәяләп, 28 дән 31 процентка кадәр тамга суга. S Шуңа карап, бодайның хакы 30 процентка арта Әгәр прибор җилемлелекне 32 процент итеп күрсәтсә, бәя 50 процент арттырып түләнә.
Кагыйдә буларак, алга максат куеп эшләгәндә, нәтиҗәгә ирешәсең инде аны. Дәүләт үзе бодай үстерүнең бөтен нечкәлекләрен тирәннән аңлап, хуплап тора икән, нигә бертеклелернең шул ипадишасы«н икмәскә!! Унынчы бишьеллыкта РСФСР, тугызынчы бишьеллык белән чагыштырганда, бөртеклеләрне 4 миллион 869 мең тоннага арттырыбрак җитештерде. Күбрәккә арттырылса да. шәп буласы иде дә еллар яхшы килмәде Шулай да бодай кырларында эшләр начар бармады, кайбер очракларда, бу ханга өндәү билгеләре куя-куя язарга мәмкин. Бодайның кечле сортларым сатыл алу. уртача исәпләгәндә, ел саен 2 миллион 140,9 мең тоннага җитте. Артым 1 миллион 698,2 мең тонна тәшкил итә Бу биш ел эчендә бодайның өстәмә бәя белән алына торган кыйммәтле сортлары 7.5 миллион тонна әзерләнде.
Материаль кызыксындыру чарасы — көчле нәрсә! Ставрополь крае хуҗалыклары унынчы бишьеллыкта көчле бодай сату планын 3 2 мәртәбәгә арттырганнар 1980 елда гына да край 943,4 мең тонна — кечле бодай, 789,4 мең тонна кыйммәтле бодай саткан, колхоэ-совхозларга өстәмә рәвештә генә дә 29 миллион сум акча түләнгән Краснодар краенда мондый өстәмә 32 миллион сумга җиткән Омск елкәсе. бишьеллык планы буенча көчле бодайны 260 мең тонна гына әзерләргә тиеш булса дә. ул аны дәүләткә 1 миллион 68 мең тонна саткан һәм. һәйбәт ашлык ечен, өстәмә рәвештә генә 68,8 миллион сум акча алган.
Әйе, гәрәбәдәй бодаебыз белән бөтен дөнья алдында горурланабыз. Бу өлкәдәге уңганнар турында язуы да рәхәт. Тик мин шул юллар артыннан ук кузеклыларны үстереп дан алган, борчак, соя, вика, люцерна игү осталарын да мактарга теләр идем Кызганычка каршы, мөмкинлек юк. Аерым совхозларны, районнарны телгә алырга була, әмма тулы бер өлкәне крайны яки республиканы тапмадым Андымлар юк
Машина тезүчеләр дә борчакны рәнҗетәләр Авыл хуҗалыгын техника белән киң колачлап коралландыру чорында, басуларда биниһая көчле тракторлар комбайннар герләп тора, ә борчак кырын эшкәртә торган махсус машиналар юк Бер ургыч бер кемсез, ышанычсыз, бердәнбер ургыч Басулардагы кимсетелү естене. борчакка түләү мәсьәләсендә дә буталчыклыклар күл.
Соңгы елларда берәр республиканың, өлкә яки крайның дәүләткә кузаклылар сату планын үтәү очрагы аяз көндә яшен сугу кебек кеше ышанмастай хәлгә әйләнде. Җиденче бишьеллыкта РСФСРда ел саен уртача — 1 миллион 109 мең тонна, сигезенчесендә— 1 миллион 48 мең тонна, тугызынчысында — 937 мең тонна, унынчысында исә нибары 577 мең тонна борчак әзерләнгән. Бу борчакның дүрттән бер өлешен Татарстан биргән, калган өч өлешне РСФСРның башка республика, өлкә һәм крайлары тутырган. 1982 елның 18 апрелендә «Правда» газетасы унынчы бишьеллыкта илнең ике бик зур республикасы — Белоруссия һәм Үзбәкстан дәүләткә бер грамм, да борчак сатмадылар, дип искәртеп язды. Шуннан ары кая барасың?!
Әмма ләкин бер көнлек отышка омтылу, тизрәк җиңүчеләр рәтенә басарга тырышу гадәте шул кадәр көчле ки, хәтта иген уңышы өчен җавап бирергә тиеш булмаган, бары тик терлекчелек белән генә шөгыльләнеп, ит, сөт, май, йон җитештерергә генә алынган хуҗалыклар да аксымга саран, әмма мул уңа торган ашлык чәчәргә ашыгалар. Күп кенә булсын, янәсе, файдалымы-юкмы — анысын уйлап тормыйлар Төп нәтиҗә начаррак икән, әйдә, булсын, телгә алып сөйләгәндә, бер ялтырап китүең ни тора!
Мин, дәүләткә бөртеклеләр сатудан азат ителгән, төп максаты терлек азыгын сөт, май, ит, йомыркага әйләндерү булган махсус хуҗалыкларның басуларында ниләр игелүен күз алдына китерү җиңеләйсен өчен, Белгород, өлкәсе, Жданов исемендәге колхозның ниләр чәчүен тәфсилләп аңлатырга уйладым. Бу махсус хуҗалык, төгәл исәп-хисапка нигезләнгән оешма буларак, мөмкин кадәр яхшырак, күбрәк азыктан гагын да мулрак, әйбәтрәк продукция ясарга тиеш.
Басуларның 54 процентына иген чәчелә икән. Шуның 30 процентын — бодай, 15 процентын — арпа алып тора. Иң азы солы белән борчак игелә, борчак — 4,5 процентка, солы — 2,7...
Күңелдә туган фикер белән уртаклашудан тыела алмадым.
— Саннар әллә ни сөенерлек түгел шул,— дидем.
—Ни булган? — Юлдашым минем тавыштан белгородлылар гомер ишетмәгән тәнкыйть аһәңе сизеп алды, ахры.— Бәлки монда уйлап җиткерелмәгән нәрсәләр бардыр әле. шулай да нигездә без хаклы. Мондый хәл бездән генә башланмаган, еллар буе шулай бара.
Чыннан да, бер хуҗалыкта гына шундый хәл булса, сөйләшеп тә тормас идең..
Беләм, производствоның эчендә кайнаган кешеләр кәгаэь-каләм әһелләрен бик өнәп бетермиләр. Миңа исә аларның сүзе бик кадерле. Бу юлы да Татарстанның Балык Бистәсе районы авыл хуҗалыгы идарәсе баш зоотехнигына, бөтен гомерен фермаларга багышлаган тәҗрибәле терлекче Иван Яковлевич Булатовка шалтыраттым. Ачыкларга теләгән мәсьәлә шул ук: әгәр дә мәгәр, бөтен уңышның терлекләрне туендыруга китәчәген белсәң, 80 миллион гектарлы иген кырына ниләр чәчәр идең, дидем. Аның җавабы:
— 8 миллион гектарына — арыш, 24 енә — арпа, 16 сына — солы, 16 сына — бодай, 16 сына — кузаклылар.
Терлекчелеккә нәрсә кирәген һәркем яхшы белә, әмма иген чәчә башласалар, теория бөтенләй читтә кала. Илнең колхоз-совхозлары 1980 елны 3 миллион 829 мең гектарга гына борчак чәчкәннәр.
Бу урында кузаклылар белән шөгыльләнүче галимнәргә, селекционерларга да теләк белдерергә мөмкин. Борчакның өлгерүгә үк коела башлый торган, җыеп алу өчен отышсыз сортларын алмаштырырга вакыт күптән җиткән бит инде. Яки башаклы культураларның аксымын арттыру өчен ник җитдирәк шөгыльләнмәскә? Игенчеләр
ввыл хуҗалыгы машиналарының камилләштерелгән яңа терлареи көтә-көтә зарыгып беттеләр инде.
Гасырыбызның могҗизасы булган химиягә ышанычлар аеруча зур безнең. Химиклар нинди генә яңалыклар ачмады инде — даруларны, каучукны, буяуларны пластмассаларны, спиртны, тукымаларны, шикәрне, бензинны синтетик ысул белән ясый алалар Аксым мәсьәләсе әле һаман чишелешсез хәлендә калса да лизин триптофан, метионин кебек аминокислоталарны да аппаратлар ярдәмендә дә ясарга мөмкин, диләр. Хәтта ясалма юл белән табылган кара һәм кызыл уылдыкны ипигә ягып ашаучылар да бар. Химиклар аксымлы өстәмәләр — терлек азыгына кушыла торган чүпрәләрнең серен ачтылар. Азык-төлек программасында күрсәтелгәнчә, 1990 елда терлек азыгына кертелә торган химик өстәмәләр 1,2 миллион тоннага җиткереләчәк. Димәк, химиклар да тик тормый: эзлиләр дә, табалар да, тик ул яңалыклар артык кыйммәткә төшә әле Җир йөзендә иген кырларыннан, көтүлекләрдән, урман-болын- нардан да юмартрак аппаратлар хәзергә юк. Терлек азыгы чүпрәсендәге бер тонна аксым — 900 сум, Бу ун ел элек шулай иде. фәнни ачыш өчен әллә ни күп яакыт түгел. Балык онындагы аксымның тоннасы — 1 300 сум. Хәзер без җыя торган бөр- теклеләрдәге бер тонна протеин — 700 сумга, ә кузаклыларда 200 сумга гына тешә. Игенчегә әнә шул исәптән чыгып эш итәргә кирәк.
Монда Америка фермерларының эш алымын искә тешерү дә зыян итмәс, алар, океаннардан файдалануны һич тә читкә какмастан, химияне дә эшкә бик оста җигелер, әмма аксымны, нигездә, басулардан, болыннардан, көтүлекләрдән алуны отыш- лыга саныйлар. Бодайны анда да яраталар. 23 миллион гектарга нәкъ менә аны чәчәләр, шул ук вакытта кузаклы культураларны да онытмыйлар, монда 25 миллион гектарга соя игәлә. Сояның исә 36 процентын аксым тәшкил итә Аны бер генә гектарга чәчсәң дә, шуңардан 15 әр центнер гына уңыш җыйсаң да, бу — 600 килограмм протеин, 300 килограмм май дигән сүз. Безнең басулардагы күренеш бүтән терле, монда 60 миллион гектар җирне бодай алып тора, куэаклыларга исә нибары 6 миллион гектар гына бүленгән.
КПСС ҮКның май (1982 ел) Пленумы карарларында да бу хакта аерып алып әйтелә. «1985 елда бертекле һәм кузаклы культураларны җитештерү—12—14 миллион тонна, 1990 елда 18—20 миллион тонна булырга тиеш.— диелә — Идел буенда, Кара аеруча арттырырга...»
Исемә, кылт итеп, председатель Камалетдинов, Клевцов, Нестеренко килеп төште Программа нәкъ әнә шундый җитәкчеләрнең теләген хуплый икән бит1 Нәкъ өне шул акыллы хуҗалар үрнәгендә эшләргә кирәк икән ләбаса!
Яңа юлда агротехник, технологик кыенлыклар да күп очрар, әмма, миңа калса, иң авыры — психологик каршылык булыр кебек Басуга нәрсә чәчү мәсьәләсен кешеләр, җитәкчеләр, ягъни колхоз председательләре, совхоз директорлары хәл итәчәк бит Алар ни уйлар? Тели икән — чәчә, иренсә, аңа берәү дә күрсәтмә бирмәячәк Хуҗалык җитәкчесенең ихтыяры гектарларга бәйләнеп калмасын әмма ләкин илгә нинди ашлыкның күпме күләмдә кирәклеген планлаштыру хокукын да сызып ташларга ярамый. Ни өчен берәүләр кузаклыларны иген кырының унбиш процентына чәчәләр дә, җыеп та алалар, икенчеләр җирнең өч процентындагы борчак ечен дә сыкранып яшиләр? Берәүләр борчакны үзе үстерми, башкалардан алачагына емет ите кашык тотып, кеше казанына килә, икенчеләр, уңыш алса да, дәүләткә сатмый, үз хаҗәтенә генә тота. 1979 елда Воронеҗ өлкәсенең колхоз-совхоэлары 145 мең тонна борчак җыеп алганнар. шуның 3,2 мең тоннасын гына сатканнар Икенче елда уңыш икеләтә арткан, алар план буенча 75 мең тонна борчакны дәүләткә сатарга тиеш булганнар, әмма 52 мең тонна гына сатылган Табигать шартлары бик уңай килгән 1976 елда Россия Федерациясендә 4 миллион 952 мең тонна кузаклы культура җыеп алынган Бу — ллан- лаштырылганга караганда, бер миллион тоннага артыграк Әмма шуның егерме проценты гына дәүләткә сатылган, план үтәлми калган
Шушындый хәлләр бор генә дә, ике генә ел да түгел, шактый вакыт дәвам ите. Сәбәбен табигатьнең холыксызлануы белән генә аңлату ышандырмый Өстәме түләүләр китерердәй бодай сату шул ук шартларда да уңышлы үтәлә ләбаса! Хикмәт нәрсәдә соң? Унынчы бишьеллыкта Россия Федерациясенең колхоэ-соахозласы бодайның
туфраклы якларда, РСФСРиың үзәк районнарында бу культуралардан уңыш җыюны
кыйммәтле сортын 10 миллион тонна сатканнар, төрле өстәмәләрен кушып санаганда, аның һәр центнеры 22 сумга төшкән. Аэ тугел! Күләмен бер якка куеп торып, җан иясенә кирәкле матдәне, ягъни аксымны, исәпләп карыйк Бодайның аксымга байлыгын уртача һәр центнердан 12 килограмм дип куйсак, әзерләүләр оешмасы аксымның 12 килограммын 22 сумга сатып алган булып чыга, Куэаклыларның сыйфа- ты-фәләне өчен һичнинди өстәмәләр дә каралмаган. Борчакта исә аксым, бодай белән чагыштырганда, икеләтә күбрәк, 24 процент. Борчакның центнеры 20 сум тора, димәк, дәүләт протеинның 24 килограммы өчен 20 сум гына бирә. Дөрес, бодай — бөр- теклеләрнең иң эатлысыннан санала, әмма борчакның да мактарлык сыйфатлары шактый, аңарда һич ни белән алыштыргысыз аминокислоталар бар: лизин, цистин, тирозин, аргинин, гистидин, триптофан. . Ә соя белән люпинда исә аксым 45 процентка җитә. Аларда май да күп. Уңыш җыярга гына өйрәнә алмыйбыз.
Терлек азыгы әзерләү тармагы хәзер тулы мөстәкыйльлеккә иреште. Кырлар, болыннар. көтүлекләр — барысы да фермалар ихтыяҗын канәгатьләндерергә тиеш. Инде хәзер үк иген кырының һәр өченче гектарыннан алынган уңыш терлекчелек ихтыяҗын канәгатьләндерүгә тотыла. Димәк, фуражга ындыр табагына кайткан ашлыкны бүлгәләү дөрес түгел, басуның үзен үк, зоотехник кушканча, туклыклы фураж ясарга мөмкинлек бирә торган культураларга бүлеп бирергә кирәк. «Рассвет» колхозында Ильиннан: «Шулай итәрсезме соң?» — дип сорыйм. «Юк»,— ди ул. Белгородта өлкәнең авыл хуҗалыгы идарәсендәге терлек азыгы әзерләү бүлеге начальнигы Александр Федорович Еньшиннан: «Зоотехниклар мал-туарга кирәкле культураны чәчә аламы, үзендәге җиргә үзе хуҗа була аламы алар?» — дип сорыйм. «Юк,— ди,— без хуҗа түгел».
Инде уйлап карыйк: кайдан башлана, кая барып терәлә соң бу эшләр? Куэаклы- ларны өнәмәү, һәм төшемле, һәм үстерүе җиңелрәк культуралар белән мавыгу әнә шуларга ук тоташа түгелме? Уңышның ниндилеген билгеләгәндә дә нәтиҗәне тонналар саны гына тугел, бөртеклеләрнең аксымга ни дәрәҗәдә бай икәнен исәпләргә вакыт җитмәгәнме? Бу очракта тракторчы белән комбайнчы, агроном белән председатель, селекционер галим белән партия эшлеклесе — барысы да хезмәтне җыеп алган уңыштагы файдалы сыйфаттан чыгып бәяләргә өйрәнерләр иде.
Сүз уңаеннан әйтергә мөмкин, бодайның да төрлесе бар бит, бөртектәге аксым дәрәҗәсе аның нинди сорт булуына гына түгел, игенченең аңа күпме тир түгүенә дә бәйле Элеваторга, белгородлылар кебек, аксымы 10,34 процентлы гына бодайны да илтергә була, аксымлылыкны — 15. хәтта 20—25 процентка кадәр күтәрергә дә мөмкин. Аксымы 20 процент булган бодай — һич тә коры хыял түгел. Әйтик, җилемлелек артыннан кумыйча, башка сортлы бодай игәргә дә ярый бит. Бу бөртекнең 216 төрле сорты бар. шуның 50 төрлесеннән генә күмәч пешереп була, калган төрләре терлек азыгы өчен дә ярый Көньяк районнарда игелә торган көчле бодайда, табигать шартлары яхшы җирдә, бодайның аксымы күп. Әмма ләкин җилемлелеге югары дәрәҗәдәге бодай өчен өстәмә түләүне башкаларның да эләктерәсе килә, шунлыктан кара туфраксыз, салкын якларда да, гәрчә алар саткан бодай терлек азыгы әзерләргә генә тотылса да, көчле бодай игәләр. Колхоз-совхозлар бодай игүне торган саен арттыра баралар аксым дигән нәрсә исә кими бара. 1976 елда РСФСРда җыелган бодайның 13.11 процент аксымы булган, аннары әле ул тагын 0,27 процентка артып алган, соңра бу күрсәткеч гел кимү юлына баскан, 1979 елда кеше тырышлыгының төп нәтиҗәсен күрсәтүче бу матдә нибары 12,5 процентка калган.
Язмамның соңгы өлешенә күчкәч, уйлап куйдым: мине дөрес аңларлармы соң. табыннарыбызның түрендәге ризыкларны әзерләү өчен иң кирәкле затлы бодайга каршы кизәнгән бит бу, димәсләрме? Алай түгел! Күпереп пешкән күмәчтән дә кадерлерәк ни булсын?! Ватаныбызның йөз аклыгы бит ул бодай! Дөньяның барлык илләре безнең бодай алдында баш ияләр. Аның игенчелек тарихында данлы урыны бар.
Мин әнә шул үзе затлы булса да, мал-туар симертү өчен отышсыз ризыкның абзар тиресенә әйләндерелүенә, җыеп алынган бодайның 40 процентын терлек тагарагына илтеп салуга каршы Ак күмәчнең урыны — абзарда, тирес арасында түгел, табын түрендә булсын!