КЫЯДАГЫ БӨРКЕТЛӘР
Илдар Юзеев белән бергә юлга чыгучылар байтак. Илленче еллар башында аларны — Шәүкәт Гелиевне, Хисам Камаловны. Илдар Юэеевны һәм Рәшит Гәрәйне беренче булып Сибгат Хәким күреп алган иде. Аннары алар төркеменә яше олырак булган, әмма авырып тору сәбәпле матбугатка соңарыбрак килгән Гамил Афзал кушылды. Болар барысы да—талантлы шагыйрьләр. Әдәбиятның йөген инде төпкә җигелеп тартучылар. Шәүкәт тә, Хисам да, Рәшит Гәрәй дә инде илле еллыкларын уздырдылар. Гамил Афзал инде хәтта алтмыш еллыгын да уздырып җибәрде, баксаң-күрсәң. алар арасында иң яше Илдар булган икән, аның илле яше тик әле менә хәзер генә, 1983 елның 3 январенда гына килеп җитте. Кайбер әдипләрнең бәйрәмнә рен үткәргән чагында укучылар, нигә, аңар да илле тулдымыни инде, дип гаҗәпләнәләр, чөнки эшләгән эшләре чыпчык борыны чаклы гына була. Илдар Юзеевның эшләгән эше шулкадәр дә күп, нигә, аңа илле генә туламыни әле дип гаҗәпләнүчеләр күп булыр, мөгаен
Әдәбиятка илленче елларда шагыйрьләр белән бергә прозаиклар буыны да килде. Мин дә шулар белән бергә кулга каләм алган идем. Шуңа күрә Илдарның «Тормыш җиңә» исемле беренче поэмасыннан, аңар шагыйрьлек исеме алып килгән «Таныш моңнаряыннан башлап барлык 20 поэмасын да, бик күп санлы шигырьләрен дә, республикабыз театрларында һәм илебезнең башка сәхнәләрендә уйналган дистәдән артык пьесасын да беләм шикелле. Аларның язылган, китап булып басылган чакларына да, шагыйрьнең сөенеч-шатлыкларына, иҗат газапларына да шаһит булдым.
Инде менә «Шигырь китапханәсе» сериясендә Татарстан китап нәшрияты бастырып чыгарган аеруча тулы җыентыгы кулга килеп керде.
Турысын әйтеп сөйләшик, шигырьләрне бер-бер артлы күп итеп, бер утыруда тоташ уку — гомумән авыр һәм. әйтер идем, гөнаһ эш. Шигырьдән туган хисләр йо- марлам-йомарлам булып күңел байлыгына әйләнә барырга тиеш. Әгәр шулай икән, шигырь укудан ни файда?! Илдар Юзеевның соңгы китабын укый башлаганчы күңелдә шундыйрак бер курку хисе посып тора иде Сөенечкәдер — ялгышканмын, һәр шигыре, һәр поэмасы таныш булуга, инде бер мәртәбә укылган булуга карамастан, тәүге укыгандагы хисләр сүнмәгән булып чыкты, кабат уку белән алар яңарды, дулкынландырды. Чын поэзиянең көче күрәсең кабат-кабат дулкынландыра алуындадыр.
Илдар Юзеевның нинди шагыйрь, нинди шәхес булуын үзем аңлаганча укучыларга сөйләп бирер алдыннан иң өүвәл аның гармунчы булуына тукталып китәсем килә. Илдар-гармунчы берәүне дә кабатламый. Баян дип тә шашмый ул, аккордеон дип тә авыз суын корытмый, аның иң яратып уйнаган гармуны — хромка. Казан фаб-рикаларында ясалгвн гадэти гене, күрер күзгә әллә ни зур да булмаган гармун Илдар кулына килеп эләктеме — үзгәрә дә китә. Илдар белән гармун бер организмга әйләнәләр Илдарның борын канатлары киерелә, башы гармун өстенә ята. ә бармаклары, озын ак бармаклары гармун телләрендә бии. Мондый чакта тирә-юньдәге кешеләр дә, йортлар да, урмаи-сулар да, зәңгәр күлләр дә онытыла. Шундый да бирелеп, шундый да бер ихласлык белән уйный Илдар гармунны, андый сәгатьләрдә ♦ дөньяда моң гына яши, тоташ бер агынты булып агылган, җаннарны айкап алган моң гына торып кала. Илдар Юзеевның поэзиясенә, утыз ел буена иҗат иткән шигъриятенә карата да шушы ук образны кулланырга булыр иде Илдар Юэеев — зур сулышлы поэзия авторы, әмма аның гражданлык хисләре кайда башлана да. күңелләрендәге иң нечкә, иң интим хисләре кайчан береләнә — моны аерып каравы кыен. Тагын шул кадәресе бар. гадәти тормышта Илдар шыпырт егет, әкрен егет, аны хәтта шагыйрьдер бу дип әйтүе дә кыен; башны кырынрак салып, бер кулны ныграк селтәп, гел үз алдына карап йөрер, яки берәр көтелмәгән шаян сүзне дусларының әңгәмәсенә китерел кыстырыр да тагын үз дөньясына чумар, синең белән бүтән алыш-биреше булмас, ф
Менә хәзер, «Мәхәббәт китабы»ндагы шигырь-поэмаларны укып чыккач, мин аның бик күп белемле, бик тә кайнар хисле, чын шагыйрь икәнен тагын бер мәртәбә о аңладым, тәнкыйтьчеләр Илдар Юзеев поэзиясен ачып бирдек дип әйтә алмый тор- = геннардыр әле дигән фикергә килдем. х
Илдарны яшьлек шагыйре, диләр Бу сүздә дөреслек бар. Әмма яшьлек шагый- < ре дип әйтү белән генә Илдарның иҗади йөзе ачылып бетми. Әйе, яшьлеккә ул го- е мере буе турылыклы. Моннан утыз ел элек язган «Таныш моңнар»ында яшьлек хис- = ләре Зөфәрнең өздереп гармун уйнавында да. авыл егетен, игенчене үзенә тиң күр- < мичә вузга китеп барган, аннары югары уку йортына эләгә алмыйча. Зөфәрен сагы- “ нып, үкенеп елаган Резидәкәйнең саф күз яшьләрендә дә бар Әмма бу чорда әле Илдар башы-аягы белән Такташ поэзиясенә чумган, Такташтагы романтиклык, бунтарьлык. яшьлеккә хас тилемсәлек аны бөтенләе белән, хәтта стихияле рәвештә биләп алган иде. Шигырьнең алымнары, образ, сурәтләр, героиняга эндәшү, аның сөенечен, моң-зарын уртаклашу формалары Илдарның Такташ шигъри мәктәбендә яшә- вен ейтеп тора иде
һәр җир тынган.
Ә син ялгыз гына
Йомшак чәчләреңне тарыйсың,
Ефәк тасма белән урә-урә.
Зур кәзгегә таба карыйсың.
Ай-Һай гәүдәң бигрәк сылу икән!..
Син үзең дә
кУф|и дип куйдың,—
Ахры, түзмәдең...
...Ник. матурым, бигрәк моңайганнар Төн карасы кебек күзләрең!
Аклы ситсы буй-буй күлмәгеңне
Саласың да тагын киясең.
Резидәкәй матур, ни кайгың бар.
Нигә башың түбән иясең!
Такташча табйгый агыш. Шигырьдә хәтта сүзләр дә юк сыман. Хис кенә, моң гына Әлеге романтик поэманы, хезмәткә, яшьлеккә, күңел сафлыгына дан җырлый торган поэманы Юзеев 21 яшендә иҗат итте Димәк, 21 яшендә инде Илдар Такташның поэтик мәктәбен үзе теләгәнчә, сәнгатьле итеп куллана алырдай шагыйрь булган. Димек, шушы яшендә үк инде аның дөньяны аңлавы, табигать авазлары белей еңгә- меге керә алуы, кешеләргә менәсәбете ачьтк булган Илдар әдәбият мәйданына өйрәнчек шагыйрь булып түгел, җитлеккән шагыйрь булып килгән Такташ поэтикасы аның үз эстетик идеалына туры килгәнгә, ул аныңча язган
Алтмышынчы еллар башында Илдар Юзеевны поэзия сөючеләргә аеруча җитди
КЫЯДАГЫ БӨРКЕТЛӘР
шагыйрь итеп таныткан бер шигыре басылды. «Тып-тын иртә» исеме белән йөри торган, ни барысы унөч юллы ул шигырьдә протез аяклы солдат асфальтка морзе әлифбесы белән суккандай басып, дөньяны кисәтеп уза. Бу исә шагыйрьнең алгы иҗатында ачылачак яңа бер теманың безгә хәбәр салуы иде. Каһарман ирләр, ил азатлыгы өчен җаннарын аямаган фидаи җаннар биләп алды Юзеев күңелен. Фатих Кәрим истәлегенә багышланган кыска, ләкин гирән мәгънәле шигырь дә, «Авылым легендасы» да, «Клибернны тыңлыйм», «Тын океанда, тыныч чорларда», Тукайга, Заһидулла һәм Фәрит Яруллиннарга багышланган шигырьләр дә Илдарның патриотлыгын, дөнья иминлеге өчен көрәшкән асыл ирләргә соклануын, шулар батырлыгын бүгенге яшьләргә күчерергә теләвен әйтеп торалар. Алтмышынчы елларда ныклы үз тавышын тапкан, берәүне дә кабатламый торган, илен, җирен, туган телен ихтирам иткән, халыклар дуслыгына мәдхия җырлый торган шагыйрь җитеште. Аның әле тарихлар буйлап, таш диварлар кичеп йөрисе бар, аның әле гитлерчылар крематорий мичендә яндырган Хәйретдин Мөҗәй исеменнән поэма язасы бар... Әмма бу олы хисләр, киң колачлы, масштаблы тойгылар -Канкай углы Бәхтияр» легендасында инде тулысынча бөреләнә.
Тып-тып тояк тавышын Тыңлап үскән баладыр. Урал тауның сагышын Җырлап үскән баладыр, Акбүз атта барадыр
Канкай углы Бәхтияр.
Юллар бергә килгәнгә, Ике батыр дус булган, «Уң кулым син» дигәнгә. Күңелләре хуш булган, Пугачгуга кушылган
Канкай углы Бәхтияр.
Төрки халыкларындагы риваятьләр алымы әлеге легендада бик оста файдаланылган, һәм бердәнбер төгәл табылган шушы алым Канкай углы Бәхтиярнең батыр йөрәкле лачын булуына да, җиңүле адымнарына да, Илдар поэзиясенә хас романтиклыкка да туры килә.
«Канкай углы Бәхтиярпдән соңгы иҗат чорын Юзеев поэзиясендәге Батырлар китабы дип исемләргә булыр иде. Биредә Муса Җәлилнең фашизм тоткынлыгындагы соңгы көннәренә багышланган «Соңгы сынау» поэмасы да. Совет Армиясе полковнигы шагыйрь Хәйретдин Мөҗәйнең соңгы сәгатьтәге уй-тойгыларын чагылдырган «Язылмаган поэма» да, «Тынлык белән сөйләшү» дә. «Таш диварлар авазы» да бар. Ләкин болар барысы да бер җепкә тезеп чыккан бер иш мәрҗәннәр түгел. Шагыйрь Юзеев һәрбер поэманың үз аһәңен, үз моңын, үз шигъри агылышын тапкан. «Язылмаган поэма» — ярсулы. Ул бүтәнчә була да алмый. Чөнки шагыйрь Мөҗәй крематорий мичендә яндырылыр алдыннан илләр, халыклар өстенә утлы сүзләрен ыргытырга, соңгы васыятьләрен әйтеп бетерергә тиеш. Поэма шулай уйланылган, шулай язылган.
Яктылыкны күбрәк күреп калыйм. Баемачы, кояш, баема.
Бу минутым минем — язылмаган. Ләкин язылачак поэма.
Күңелемдә йоргән поэманың Прологын әйтеп калдырам. Син дәвам ит аны, шагыйрь иптәш. Фашист мине утта яндыра. Бу сүзләрне Каләм белән түгел.
Аккан каным белән намын. Тыңла, Идел,
Илем,
Казаным.
Бу — Фатих Кәримнең «мылтык түтәсенә» салып язган окоп шигырьләрен хә- ф терләтә. Юк, хикмәт формада түгел, форманы Меҗәйнең үлем алдындагы йерәк & тавышы итеп шагыйрь Юзеев үзе тапкан. Кешеләргә ышанып дәшүе, деньяга ышанып -2 дәшүе белән Фатих Кәрим бу1 Шигырьнең тәэсир кече белән, эмоциональлеге бе- £ лән — Муса Җәлил| ?
Кешелек бәхете ечен гасырлар буена таш диварлар эчендә, зинданнарда һәлак ® булган каһарманнарга багышланган «Таш диварлар авазы» поэмасы форма ягыннан 3 «Язылмаган поэмапдан нык аерыла. Анда ниндидер авырлык, саллылык, салмаклык < бар. Моның шулай булуы бик табигый. Чөнки монда йөрәген уч төбенә чыгарып җ салган шагыйрь сөйләми, ташлар сөйли. Аларга ашыгу кирәкми, алар кеше хәсрәтен, кеше моңын гасырлар буена җыйганнар. Гасырлар буена сөйләп торырга тиешләр. Ташлар тарих саклый, ташлар фаҗига саклый. Шундый ук фаҗигалар планетаның төрле почмакларында бүген дә кабатланып торганлыктан, дөньяда тираннарны туды- ® ручы өстен сыйныфлар, халыкны изеп-җәберләп яшәүчеләр булганлыктан, «яна буын х шагыйрьләрен көтә Мусалардан бушап төрмәләр» (Сибгат Хәким). «Таш диварлар * авазы» — безнең татар поэзиясе күләмендә генә кала торган поэма түгел, илебез < күләмендә генә кала торган поэма да түгел, ул планетага чыгарга тиешле, күп төрле телләргә тәрҗемә ителергә тиешле. Назыйм Хикмәтләр, Сәмәд Вургуинар поэзиясе х кебек үк дөнья халыкларының күңелен биләп алырга, социал гаделсезлекләр, яшәү һәм үлем, сәгадәт һәм фаҗига, мәхәббәт һәм нәфрәт турында чаң сугып йөрергә тиешле поэма. Язылганына инде байтак еллар узган булса да аның әле русчага да тәрҗемә ителмәве бик үкенечле. «Таш диварлар авазы»— шагыйрьнең батырлар турындагы, мәхәббәт турындагы фәлсәфи фикерләвен туплап, югары ноктага күтәреп бирә алган әсәр. Ник дисәң, бу поэманы язар алдыннан шагыйрь зур әзерлек алып барды унсигезенче гасырда һәлак булган Бехтиярны, революция дәверендә
Илдар Юзеев һәм Хәсән Туфан
һәлак булган солдатны. Бөек Ватан сугышы каһарманнары Карбышевны, Мөҗәйне, Мусаны иҗат итте. Әмма болар берәм-берәм геройлар иде, аерым геройлар иде. Мефистофельгә җанын сатмыйча, соңгы сынаудан да исән чыккан Муса аркылы ул безнең бетен тарихыбызга, азатлык көрәшләренә мөрәҗәгать итте. Ватанга, туган җиргә, туган телгә мөнәсәбәтне Мусаның ныклыгы, сугыш алды елларында тәмам чыныгып җиткән большевик булуы белән, яңа тәгълиматның, марксизм тәгълиматының, интернационализмны, барлык халыкларга тигез бәхет теләгән һәм шуның өчен көрәшкән коммунистлар тәгълиматының какшамаслыгын исбат итте. Коры сүз белән түгел, лозунг белән түгел, сәнгатьнең югары законнарына таянган әдәби сүз белән исбат итте. Безне Илдар Юзеев поэмаларындагы документальлек һәм шул документальлек белән янәшә шигъри өстәмәлек һәрчак дулкынландыра. Үлем алдыннан Му-саның «Фауст» китабын укыган булуы, ягъни шушы документаль нигез Илдар Юзеев- ка Җәлилне Мефистофель белән бәхәскә кертергә хокук бирә. Ә бәхәс коммунистик идеалларыбызны, коммунистик иманыбызны тагын бер мәртәбә, үтемле алымнар белән, сәнгать теле белән, сыйнфыйлык белән раслау өчен кирәк.
Әйе, Илдар «Таш диварлар ааазыпна зур әзерлек белән, ныклы белем белән килде. Бу әзерлекне раслаган поэмаларга батырлар турындагы әсәрләр генә керми. «Әнкәй» поэмасы да шушыңар ук керә. «Мәхәббәт» китабына Илдар 20 поэманың 12 сен керткән. Әмма ул анда «Әнкәй» поэмасын кертүне дә кирәк тапкан. Әнкәй образы, иле чакырганга каршы килмичә, улларын ерак юлларга озата белгән, аннары балалары өчен ут йотып яшәгән әниләребез образы, Илдарның барлык батырларын да, таш диварлар эчендә исемнәре генә калган дөнья каһарманнарын да бәйли. «Әнкәй» поэмасы ерак казакъ даласында чирәм җирләр күтәрүче тракторчы егетнең эчке монологы төсендә язылган. Бу җәһәттән ул беркадәр «Язылмаган поэма» белән аваздаш. Әйе. аваздаш, язылмаган поэмаларыбыз әниләребез хакында да бар әле. Соңгы елларда бу темага күренекле совет шагыйре Рәсүл Гамзатов җитди поэма иҗат итте. Илдар Юзеевның «Әнкәй» поэмасын да мин шундый ук уңышлы, шундый ук чын әсәрләр рәтенә куясым килә. Автор бик табигый рәвештә әлеге монологка кулаклар кулыннан һәлак булган әти образын (милиция башлыгын), сугышта үлеп калган олы улны һәм бүгенге көндә дә ил байлыгын арттыручы, әнисе өчен өзелеп яшәгән кече ул образын бирә алган. «Әнкәй» поэмасы минем үземә батырлар һәм мәхәббәтне олылаучылар хакындагы китапның лейтмотивы, чишмә башы булып тоела. шуңа күрә әлеге китапка аның кертелүен бик тә урынлы һәм тиешле дип саныйм.
«Шагыйрь ничек туа, кайчан туа?» дигән сорауны еш кына ишетергә туры килә. Моңа төрлечә җавап бирүчеләр бар. Илдар Юзеев бер әңгәмә вакытында шаяртып: «Абыем Нил шуклыкларым өчен мине кыйный иде — тәнкыйтьче булды, мин җылый идем — шагыйрь булдым»,— диде. Уйнап әйтелгән булса да, нигез бар бу сүзләрдә. Моңлының моңын аңлау шагыйрь итә бугай кешене. «Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым»,— дигән бөек Тукаебыз үләр алдыннан. Дөньяны пакьларга теләү, аны тираннардан, палачлардан, соры кортлардан азат итеп күрергә теләү, явызлыкны җиңәрдәй көчләрне алга чыгару — менә шул шагыйрь итә бугай кешеләрне. Кәсепчеләрне, «салкын тимерчеләрне», акча исәбенә рифма коеп утыручыларны бер нәрсә дә шагыйрь итми һәм итмәячәк. «Графоман белән шагыйрь арасында нинди аерма бар?» дигән сорауга бүгенге заманның танылган бер шагыйре, болай дип җавап биргән иде; «Графоман үзенең шагыйрь булуына беркайчан да шикләнми, чын шагыйрь юк-юк та шикләнеп куя».
Дөньяны пакьлау мәсьәләсенә әйләнеп кайтыйк. Тукай Столыпин реакциясе көчәйгән чорда һәлак булган. Илдар Юзеев азат илдә, социализм илендә яшәп иҗат итә. Шулай булганыннан, дөньяны пакьлау мәсьәләсе аңар кагыламы соң? Кагыла һәм бик ныгытып кагыла. Егерменче гасырның икенче яртысында яшәгән шагыйрь, дөньяда атом бомбалары, лазерлар, канатлы ракеталар иҗат ителгән чорда яшәгән шагыйрь, кайсы гына милләтнең улы булмасын, нинди генә телдә иҗат итмәсен, Тынычлык мәсьәләсен, халыкларның Иминлеге мәсьәләсен әйләнеп уза алмый. «Җир шарының кайсы гына почмагында җир ярылмасын, ул шагыйрь йөрәге аркылы уза». Менә шуңа күрә үэ халкының тарихыннан, бөек туганыбыз рус халкының һәм илебездә яшәгән башка халыкларның тарихыннан дөнья тарихына, таш диварлар авазына килеп чыгуын Илдар Юзеевның шигърияттәге табигый юлы дип саныйм мин,
шагыйрьнең, партиябез һем халкыбыз талап иткәнчә, тормышның үзәк агымында баруы, зур гражданлык хисләре белән янып яшәве дип саныйм
Илдар Юзеевны без күп төрле шигырь җыентыклары, поэмалары, сәхнә әсәрләре буенча беләбез. Аның поэмаларының, шигырь китапларычың интеллектуаль югарылыгына, бәлки, укытучы гаиләсендә туган булуы да ярдәм иткәндер Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган булуыннан һәм әтисенең укытучы-педагог булуын- ▼ нан чыгып без аны икенче буын интеллигент дип әйтә алабыз. ь
Илдарга көрәшчеләр образын поэзиясенең үзәгенә алуда этәргеч көч булган тагын бер мөһим нәрсәне әйтеп китәргә кирәк. 1957 елны, әле беренче шигъри китабы гына басылып чыккан шагыйрь Татарстан яшьләре делегациясе составында башкалабыз Мәскәудә Бөтендөнья яшьләре һәм студентлары фестивалендә катнашты. “ Шунда туган хисләрен, барлык континентларның яшьләренә карата булган мөнәсә- ? бәтеи, аларның жир йөзендә тынычлыкны сакларга әзер торуларын ул шигырь те- ц ленә күчерде. Батырлар турындагы поэмалар бәйләме шуннан башланып китте дә 3 шикелле. ж
Озак еллар буе җәмәгать эшендә эшләве, дөресен әйткәндә, яратыл-теләп эш- ф ләве аның гражданлык хисләренә көчле канатлар бирде. «Ялкыиьда, «Чаян»да, «Ка- я зан утлары»нда бүлек мөдире, җаваплы секретарь булу, Татарстан Язучылар союзы О идарәсенең председатель урынбасары булып, яшь иҗат көчләре белән эшләүне киң Г колач белән алып бару (ул эшләгән чорда республикабызның барлык районнарында х зона конференцияләре үткәрелде, яшьләрдән уннан артык иптәш Язучылар союзы члены булып кабул ителде. Чаллыда язучылар оешмасы ачылды — болар барысы Илдар Юзеевның уа иҗатына да ныклык бирде, ышанып язарга, теләп язарга, гармун “ уйнагандай үзен тыңлап язарга мөмкинлек бирде. •<
Илдарны мин бәхетле шагыйрь дип саныйм. Аның шигърияте һәм сәхнә әсәр- “ лоре беренче башлап халык арасында киң танылды. Партияле халыкчан бу иҗатын язучылар җәмәгатьчелеге, партия өлкә комитеты һәм республикабыз хөкүмәте югары бәяләде Аңа Татарстан АССРның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, республиканың Муса Җәлил исемендәге комсомол премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән югары исемнәр бирелде
Мин аның туган җирендә — Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авылында унбиш еллар элек үк булган идем. Шушы яклардан Әнгам Атиабаев, Саҗидә Сөләйма- нова. Әдип Маликов, Сәет Кальметовлар чыккан. Шушы төбәктә фәннәр докторы тәнкыйтьче Нил Юзеев һәм безнең халыкка киң танылган шагыйребез Илдар Юзеев туып үскән. Сүз дә юк. матур яклар. Елга-суларга, болыннарга, көмеш сулы күлләргә һем карагайлы урманнарга бай яклар Инде күбесе халкыбызның яраткан җырларына әверелгән, композиторлар көйгә салган «Яшь наратлар», «Янар чәчәк», «Төнбоек». «Яшьлек дустыма», «Урманнарга килдем», «Кайтам инде», «Беркет турында җыр» һәм тагын башка бик куп җырларның беренче оеткысын Илдар Яңавыл якларында тапкандыр. Мин кистереп әйтмим, гөман кылып кына әйтем. Чөнки инде менә утыз ел буена Илдар Казан каласына, Иделебезгә, Чулман буйларына гашыйк булып яши. бу беек елгалар турында җырлар, шигырьләр, поэмалар иҗат итә.
Донья әдәбиятындагы олы төшенчәләр, кешенең тууы. үсүе, гашыйк булуы, рухи һәм физик көч җыйнавы, ахыр килеп, фаҗигасе — картлыгы һәм үлеме гомер диген зур юлда очраган сөенечләр һәм көенечләр, намус һәм вөҗдан, мәрхәмәтлелек, хезмәт ярату, ниһаять дәрәҗәңне аңлау һәм үэ-үэеңие яклый белү — болар барысы Илдар Юзеевның иҗатында (поэзиясендә һәм драматургиясендә) бик киң чагылыш таба. Шушы зур төшенчәләр елдан ел үсеп, камилләшеп кабатланалар Кабатлануда логика бар. сабый бала белән үсмер егетнең яки ир уртасы абзый белен ак сакаллы зирәк картның дөньяны тануы бер түгел бит Доньяны тану ягыннан хәтта ир җенесе белән хатын-кыз җенесе до аерыла Кешелек кыйммәте дигән нәрсәне адәм баласы төрле чорында төрлечә үзләштерә. Әмма бәхәсләшеп булмый торган бер хакыйкать
кә әйләнеп кайтабыз: адәм баласының күзе тумыштан нинди тест» булса, үлгәнче шул төстә кала, кара булса — кара, зәңгәр булса — зәңгәр. Гомер узу белән аңа акыллы сабырлык, уйчанлык, мәгънәлелек кенә өстәлә. Моның белән мин нәрсә әйтергә телим? Илдар Юзеео әдәбият мәйданына романтик булып килеп кергән иде, утыз ел поэзиягә турылыклы хезмәт иткәннән соң да романтик булып калды, Дөрес, аның яшьлек чорына, җитлегү чорына карап романтиклыгына да акыллы сабырлык, уйчанлык, тирәнлек өстәлде. Романтиклыкны ул беренче кумиры Такташтан алган иде, яшьлегендә аның хәтта кайбер алымнарын да кабатлаган иде, инде менә тәмам җитлегү чорында, поэтикасы Такташтан аерылган хәлдә дә, ул остазына турылыклы булып калды. Мин моны Илдар Юзеевның драматургиясенә, бигрәк тә соңгы елларда язган шигъри трагедияләренә карата әйтәм. Бу зур, көчле, яңа әсәрләр нигездә Һади Такташның «Җир уллары» трагедиясенә килеп тоташалар һәм алар, егерменче гасырның соңгы чирегендә вакыйгаларга, глобаль проблемаларга нигезләнеп, Такташның яңа шартларда яңача яңгыравы булып, Илдарның остазына турылыклы анты булып ишетеләләр.
Илдар Юзеев балалар белән
Бу очракта мин, әлбәттә, «Соңгы төн», һәм «Очты дөнья читлегеннән» трагедияләрен исте тотам. Әлеге киң колачлы, масштаблы, глобаль проблемаларны күтәргән шигъри трагедияләр иҗат ителгәнче, «Янар чәчәк», «Бөркетләр кыяга оялый», «Кыр казлары артыннан» кебек пьесалар иҗат ителде, һәммәсе дә шигъри итеп уйла- нылган, Илдар Юзееа каләменә хас пьесалар иде алар. Гәрчә чәчмә итеп язылсалар да, күбесенчә гадәти көндәлек тормышны чагылдырсалар да, аларда күккә-биеккә омтылу, кеше күңеленең тибрәнешләре, җирдән сөйрәлеп бару белән, мал колы булып яшәүләр белән килешмәү, табигатьне олылау һәм аңар карата иң зур тойгылар саклау — гадәти шушы күренеш пьесаларында ук бар иде. Шуңа күрәдер, «Сандугачлар килгән безгә» исемле пьеса русчага да тәрҗемә ителеп, башка телләргә дә
күчеп, илебез театрлары буйлап китте. Аның хакында дистәдән артык мәкалә, рецензия басылды. Төрле өлкәләрдә. төрле телләрдә. Ләкин нинди генә шигъри аһәңле булмасыннар, нинди генә уңышка ирешмәсеннәр, болары әле — соңгы ике шигъри трагедиягә әзерлек чорлары иде. «Соңгы тән» белән «Очты денья читлегеннән» трагедияләре — татар совет поэзиясен, татар совет драматургиясен генә түгел, илебез әдәбиятын да күтәрерлек, аның эчен дә табыш булырлык әсәрләр. «Соңгы тон» шигъри трагедиясе «Соңгы сынау» поэмасына нигезләнеп язылган. Нигезләнеп, ләкин тәңгәл китереп түгел. «Соңгы сынау»да конкрет тарихи шәхес — фашизм тоткынлыгында җәзаланып үтерелгән Муса Җәлил алына иде. Аның Мефистофель белән, доктор Фаустның җанын алган кодрәтле зат белән бәхәскә керүе һәм җиңел чыгуы рус әдәбиятының күренекле вәкиле, атаклы шагыйрь Василий Федоров тарафыннан югары бәяләнгән иде. Соңгы еллардагы поэзиягә борчылуын әйтсә дә, Валентин Устинов белән Илдар Юзеев минем күңелемдә совет поэзиясенең алга таба үсешемә зур емет уяталар, дигән иде В. Федоров
Инде менә «Соңгы сынау» драматик поэмасы шигъри трагедиягә әйләнде. Шагыйрь белән Мефистофель бәхәсе үзәккә алынып, анда Җир-Ананы саклау. Җир- Анага һәм безне тудырган аналарга карата тугрылык саклау, җанны сатмау кебек бик зур мәсьәләләр хәл ителә. «Очты денья читлегеннән» трагедиясе дә шундый ук планда Биредә бөек Тукаебызга бәйләп, татар халкының тормышы, аның революциягә кадәрге язмышы, денья культурасы фонында безнең мәдәниятыбыэ. туган җирнең һәм туган телнең кадерен белү, боек гуманизм, халыклар дуслыгы, «рус белән сайрашып гомер итү»,— әлеге шигъри трагедияне киң сулышлы, глобаль проблемалы итәләр.
Илдар Юзеевның утыз еллык иҗатында беек остазларының берсе булып халык иҗаты кала. Җырлар, мәкальләр, риваятьләр аның элик әсәрләренә аеруча йогынты ясаганнар. Композитор Б. А. Асафьев озын, сузынкы җырларны «денья күләмендәге җыр культурасының иң югары этапларыннан берсе»,— дигән Татар халкы культурасында «Карурманнарыбыз», «Иделләребез», «Олы юлның тузаннары», тагын әллә күпме җырларыбыз гасырлар буена җырланып килә. Бездә әле җырларның зурлыгы, тирәнлеге, зирәклеге тиешенчә ачылмаган. Әнә шул озын көйләребез, әнә шул озын җырларыбыз музыкаль җанлы Илдарга бик күп илһам биргән, аның шигъриятен тирәнәйткән
«Соңгы тен» белән «Очты дөнья читлегеннән» шигъри трагедияләрендә Илдар Юзеев музыка, рәсем һәм башкару сәнгате өчен бик күл азык бирә. Җыр-моң да. балет та, драматик артистлар уены да —барысы да бар анда. Моңа тикле язучыларны, шагыйрь һәм драматургларны сәхнә сәнгате очан әдәби материал бирмәүдә гаеплиләр иде. Инде менә халкыбызның ике бөек улы — Тукае һәм Җәлиле хакында, халыкмын үзе һәм культурасы хакында лаеклы әсәрләр иҗат ителде Тукайның йөз еллыгына, Мусаның сиксән еллыгына безнең театрларыбыз, телевидениебез, радиобыз бу әсәрләрне нык файдаланырлар, сәхнә телендә яңгыратырлар дип ышаныйк. Әдипләрне дөньяга чыгарырлык зур әсәрләр бирергә чакыручы тәнкыйтьчеләребез дә әлеге ике шигъри трагедиягә карата иркенләбрәк, теплерек итеп үз фикерләрен әйтерләр.
Илдар Юзеевны, беренче зур юбилеен — илле яшьлеген җитди әсерләр, вакыйга булырлык әсәрләр язып каршы алуы белен котлыйм һем аның әле елга таба де җитди эшләячәгенә нык ышанам. Ул тормыш эчендә кайный, денья әдәбиятын, илебеэ халыклары әдәбиятын яхшы белә, кайчандыр үзен олы юлга алып чыккан әлкән шагыйрьләребез үрнәгендә яшь каләмнәр белән зур һәм нәтиҗәле эш алып бара