Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘЗИНӘДӘ НИЛӘР БАР?


Совет властеның беренче елларында, әле гражданнар сугышы бетеп җитәр-җитмәс чорда, беек юлбашчыбыз 8 И Ленин. Владимир Даль теэегән рус теленең аңлатмалы сүзлеге уңаеннан, аның бераз елкә- чел характерда булуын билгеләп, хәзерге рус теленең шундый ук сүзлеген теэергә кирәк; кызыл армияче паегы биреп, утыз галимне шул эшкә утыртканда әйбәт булыр иде дип яза I Шундый авыр чорда юлбашчыбызның яңа социалистик дәүләттә яңа тормышны чагылдырган сүзлекләр тезү перспективасын да күрә алуына таң кала-сың.
Октябрь революциясеннән соңгы елларда милли республикаларда йеэләгән терле сүзлекләр басылып чыкты Хәзерге кендә аларның ниндиләре генә юк энциклопедик, тәрҗемәле, синонимнар, антонимнар, диалектологик сүзлекләр, чагыштырмалы- турыдан-туры катнашалар
Илебездә күл кенә милли телләрнең аңлатмалы сүзлекләре басылып чыкты яисә тезелеп ята. Татар теленең до аңлатмалы сүзлеге укучылар кулында Әмма сүзлек әзер булганчы күпме тарих үткән...
Казан университеты профессоры, гарәп телләрен укытучы Ф. Эрдман 1829 елда ук инде, аптырашта калып, болай дип яза: «Гаҗәп бит. без бетен яктан татарлар белән чолганып алынган булсак та, татар теленең күлеме һәм терле катламнары турында аз беләбез, аның ни тәфсилләп тезелгән грамматикасы, ни тулы сүзлеге генә түгел, ургача гына тезелгән булса да сүзлеген дә күрсәтә алмыйбыз» Ф. Эрдман татар теленең тулы сүзлеген тезүне үэ естенә йекләүне сорап, университет Советына үтенеч язып бирә. Сүзлекнең проекты турында ул болай дип яза: «Сүзлектә татар толенең дингә, чиркәү эшләренә, борынгылыкка, тарихка, географиягә, табигать тарихына, гадәтләргә, дәүләт учреждениесенә, закон чыгаруга, диңгез эшлерене. сәүдәгә, кен- күрошкә һәм аның тәртипләренә, җир эшкәртүгә, ауга, балыкчылыкка, фабрикага, мануфактурага. тау эшенә, хәрби эшкә, им-томга, тылсымга, математикага, астрономиягә.
I Ленин В И. Әсәрләр 4 басмадан тәрҗемә Казан. 19Ы. 35 том. 402 бит
1 Ф Эрдман документлары Казан университетының А. Лобачевский исемендәге китапха-нәсендә, сирәк китаплар бүлегендә саклана (№ -1391).
’ Халфин С. Татарский словарь, в пользу обучающегося при Казанских гимназиях шсства татарскому языку. сочнпенныП при оных же гимназиях, 1785. !>ер ноехэсе Казан университеты китапханәсендә саклана (№ 9782, I haM 8782, 2),
1 Словарь татарского языка н некоторых употрсбнтелы1сЛи1их в нем речепиЛ арабских и персидских, собранный трудами н тщанием учителя татарского языка в Казанской семинарии спященника Александра Троянского, т 1—2. Казань. 18.13—1835.
тарихи, терминологик, фразеологик, язучы теле сүзлекләре, кеше исемнәре, топонимик, телне-илне белү сүзлекләре.. Әмма шулар арасында иң дәрәҗәле урында — аңлатмалы сүзлекләр. Алар телнең байлыгын, мемкинлекләрен билгелиләр, филология фәненең үсешен күрсәтәләр, киң халык массаларының иҗтимагый хезмәтендә
анатомиягә, дипломатиягә, алхимиягә, архитектурага һ. б караган гади сүзләр дә, абстракт мәгънәле сүзләрнең бөтенесе дә булырга тиеши (Ф Эрдман 1785 елда язылган һәм кулъязма хәлендә сакланып калган С. Хәлфиннең ике томлык сүзлеге барлыгын белеп җиткермәгән, күрәсең ) Ф Эрдманның программасы 12 параграфтан булып, аларда сүзләрнең урнашу тәртибе, кайсы телдән алынуы, сайлап алу принциплары, сүзләрнең мәгънәләре һәм аларны аңлаткан мисаллар, фразеология һ. б турында сүз бара. Программада татар сүзләрен русчага һәм латинчага тәрҗемә итеп бирү күздә тотыла. А. Троянскийның 1833 елда чыгачак 2 томлык сүзлеге3 турында да Ф. Эрдман белмәгән, билгеле. XVII—XVIII йөзләрдә чыккан дистәләгән кулъязма сүзлекләр турындагы мәгълүмат та аңа, ни өчендер, барып җитмәгән.
Татар теле гимназияләрдә, университетларда укытылган, аның белән фәнни җәмәгатьчелек кызыксынган бу чорда күп санлы грамматикалар да языла. Әмма телнең күпчелек сүзләрен туплаган аңлатмалы сүзлеккә ихтыяҗ аеруча зур була. Бу зур, җаваплы, мактаулы эшне К. Насыйри беренче булып башкарып чыга. Аның «Ләһҗәи татари» исемле ике томлык (I том— 1895, II том— 1896 ел) сүзлегендә 10467 сүз теркәлә. Сүзләргә аңлатма бирүнең төп принцибы итеп К. Насыйри синонимнар китерү юлын сайлый, шулай ук тасвирламалар да бирә. Шул чор җанлы халык теле материалын шактый тулы чагылдыруы ягыннан сүзлек зур әһәмияткә ия. Терки телләр тарихында беренче аңлатмалы сүзлек булуын да искәрсәк, аның әһәмияте тагын да арта
Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң сүзлекләр төзү, бигрәк тә ике телдәге сүзлекләр төзү, аеруча киң җәелеп китә. Шуның белән бер ук вакытта аңлатмалы сүзлек өчен дә материал туплана килә, һәм озак та үтми, Җамал Вәлидинең зур хезмәте дөнья күрә. «Татар теленең тулы сүзлеге» дип исемләнгән бу сүзлекнең ике томы гына (I том —1927, II том — 1928) басылып чыга һәм алфавитның 15 хәрефеннән башланган 11719 сүз бирелә. Сүзлекнең тарихи-лингвистик әһәмиятен билгеләп, анда иллюстратив материалның күплеген, байлыгын һәм төрлелеген аеруча басым ясап әйтү кирәк.
50 нче еллар уртасында аңлатмалы сүзлек төзү проектлары берсе артыннан икенчесе барлыкка килә тора. Н. Исәнбәтнең, Ф Фасеевның кызыклы проектлары тәкъдим ителә. 1958 елда «Татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзүгә сүзләр җыю өчен лексикологик сораулык» басылып чыкты. Аны Ф. Фасеев төзегән һәм мөхтәрәм профессор Л. Җәләй редакцияләгән. Аерым төшенчәләрне атау буенча сораулыкларның ахырында искәртмәләр урнаштырылган. Ф Фасеев аңлатмалы сүзлек төзүнең халык соравы буенча башкарылуын әйтә.
һәм менә шушы ихтыяҗны канәгатьләндереп, соңгы 20 ел эчендә диалектологик, синонимнар, татарча-русча һ. б. дистәләгән сүзлекләр дөнья күрде. Инде көтеп алган аңлатмалы сүзлегебез дә укучылар кулына килеп керде.
Ә аңа хәтле күпме эш башкарыла әле Аңлатмалы сүзлек төзү өчен хәзерлекнең иң беренче, иң әһәмиятле этабы — аның картотека базасын булдыру. Бу юнәлештә 1958 елдан 1963 елга кадәр системалы эш алып барыла (өлешчә ул әле дә дәвам ит- терелә). XX йөз башы татар әдәбияты классиклары һәм хәзерге чор язучыларының әсәрләре (кайберләре — өлешчә) карточкаларга салына. Мәктәп дәреслекләре, политик һәм фәнни-популяр китаплардан, татар халык авыз иҗаты әсәрләреннән дә сүзләр туплана.
Мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар, телгә мәхәббәте, кызыксынуы зур булган аерым кешеләр ярдәме белән Г Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының тел секторында миллионлап сүздән торган картотека төзелде, «Хәзерге татар әдәби теленең аңлатмалы сүзлеген төзү инструкциясе» (Казан, 1964) басылып чыкты һәм турыдан-туры сүзлек өстендә эш башланды. Бу зур хезмәт 1970 елга әзерләнеп бетте. Аның I томы 1977 елда, II томы— 1979 елда, өченче том 1981
елда басылып чыкты. Сүзлек тезү эшенә 7 ел. бастырыл чыгаруга 12 ел, барлыгы 19 ел вакыт киткән. Беренче карашка, озак кебек. Ләкин аңлатмалы сүзлекләр тезү тарихына күз салсак, безнең сүзлекнең язмышы шактый бәхетле күренер Мәсәлән, күренекле лексикограф X Касарес язганча, швед теленең тулы сүзлеген тезүгә 10 ел, бастырып чыгаруга 67 ел вакыт киткән. Ә бит аны эшләүдә 18 академик катнашкан! Дүрт томлык азербайҗан теле сүзлегенең I томы 1964 елда басылып чыккан ♦ иде. Калган томнарының әлегә күренгәне юк. Башкорт галимнәре аңлатмалы сүзлек ; эшләүне безнең телчеләр белән бер үк вакытта башлап җибәрделәр, һәм сүзлек әле 5 үткән ел гына нәшриятка тапшырылды. а.
Сүзлек әзер, ул — халык кулында, сүзлек — хәрәкәттә, ул — халыкка хезмәттә. Академик В. 8 Виноградов рус теленең аңлатмалы сүзлеген бәяләп болам дигән. «Ту- S ган телнең күп томлы, зур сүзлеген тәмамлау — һәрвакыт аның авторлары һәм тезү- ф челәре өчен зур вакыйга булганы кебек үк, шул телдә сөйләшүче халык ечен дә, го- § мумән бөтен җәмгыять өчен дә зур вакыйга булып тора»
Ф. Әмирхан «Тел мәсьәләсенә бер караш» (1908) исемле мәкаләсендә татар әдә- ~ би телен үстерү юнәлешендәге әһәмиятле проблемаларның берсе итеп «Мөкәммәл лөгать китабы» булдыру кирәклеген әйтә һәм бу юлда «бик күл. бик күп, бер дә ♦ мактау ишетелми торган хезмәтләрне күтәрергә, бик күп иҗтиһадлар сарыф итәргә < туры киләчәктер» дип искәртеп киткән иде. Сүзлекчеләр коллективы әнә шундый = мәшәкатьле, четерекле, авыр эшне үз җилкәсендә татып, нигездә, аны уңышлы баш- ■тарып чыкты.
Бу зур һәм мактаулы хезмәтне төзүдә зур өлеш керткән авторларның исемнәрем * атап үтү, һичшиксез, кирәк булыр. Менә алар И А, Абдуллин, Г. X Ахунҗанов, & С. Б. Вахитова, Ф. М. Газизова, Л. Р Гайнаноаа, Ф. А. Ганиев, Р Р. Мингулова, < М. Г. Мөхәммәдиев, Р. К. Рәхимова, Ш С. Ханбикова, Р. Г Әхмәтҗанов. Күбесенең секторда эшләвенә 2 дистә елдан да артык Хезмәтне редакцияләү кебек җаваплы * эшне Л. Т. Мәхмүтова (фәнни җитәкче), М Г Мөхәммәдиев. К. С. Сабиров, Ш С. ш Ханбикова башкардылар Секторның лаборантлары Р Р Абдуллина һәм Н. X. Зари- пованың да бу хезмәттә игелекле өлешләре бар
Хезмәтнең сүз башында әйтелгәнчә, сүзлекнең теп бурычы — «татар әдәби теленең XIX гасырның ахырыннан алып хәзерге көнгә кадәр гомумкулланылышта булган лексик һәм фразеологик байлыгын туплап бирү; сүзләрнең мәгънәләрем һем мәгънә тесмерләрен ачу, аларга грамматик-стилистик характеристика бирү, кулланылыш үзенчәлекләрен күрсәтү» Шуның белән бергә сүзлектә билгеле бер күләмдә гади сөйләм сүзләре, жаргон сүзләр этнографик сүзләр, тарихи сүзләр, диалекталь сүзләр, киң кулланылыштагы яңа сүзләр һәм терминнар да урын алган.
Аңлатмалы сүзлек төзүдә иң кыены — сүзләрнең мәгънәләрен, мәгънә төсмерләрен эзлекле, төгәл, тулы итеп ачу Аңлатма өч төрле юл белән бирелә тасвирлы аңлатма, синонимик аңлатма һәм икенче сүзгә кайтару Сүзлектә бу таләп җиренә җиткереп үтәлгән. Мәгънәләр, нигездә, тегәл билгеләнгән Тезүчеләр аерым сүзләр-нең берничә дистә мәгънәсен таба алганнар: табу сүзенең 45 төшү сүзенең 66, салу сүзенең 61 мәгънәсе аерып бирелгән. Сүзләрнең теркәлмәгән мәгънәләре калмаган диярлек. Бик эзләсәң, шулай да кайбер мәгънәләрне күрсәтеп булыр иде әле: дәрәҗә — бәйлек сүз, бастырма — ашамлык, мәйдаи — сабантуй (диалектларда), милек —бер гаиләнең каралтысы (диалектларда), остазлык — «наставничество» мәгънәсендә, калак — кашык (диалектларда), такта — бик ябык (гади сөйләмдә), җилем — җилен (диалектларда), өстәлмә — синтаксик термин, яфрак — мунча себеркесе (диалектларда), шәй—бугай (диалектларда), урам — есте капланган ишен алды (диалектларда), туну — йокыга китү (гади сөйләм) һ. 6
Сүзләрнең мәгънәләрен ачуга бәйле бер чагыштыру үткәреп карыйк Чагыштыру өчен К. Насыйри, Җ Вәлиди һәм рецензияләнә торган сүзлекне алыйк кайбер сүзләргә мөрәҗәгать итик. К. Насыйри, мәсәлән, тәмле сүзенә синонимнар гына китереп аңлата: тәмле — тәгамле — ләэиз — нәгыйм. Җ Вәлиди мәгънә тесмерләрен аерып күрсәтә: «Тәмле—1. Тәме бар (нинди булса да) 2. Ашар яки зчәр ечен ләззәтле — вкусный. 3. Гомумән ләззәтле: тәмле йокы «тәмле теп — күңелгә агымлы, йомшак сүзләр: тәмле тел белән генә әйткәч бәлки тыңлар иде» «Аңлатмалы сүэлек»тә шул ук сүзнең тагын дүртенче мәгънәсе әстәлә һәм шактый фразеологик аерып бирелә
тәмле корсак, тәмле тамак, тәмле тамаклану, тәмле тел, тәмле телле, тәмле теллелек, тәмле телләнү, тәмле телне бәясеэләү.
Яисә тел сүзен чагыштырып карыйк. К. Насыйрида ул 2 мәгънә белән теркәлә. Җ Вәлиди бу сүзнең 5 мәгънәсен билгели һәм 52 фразеологик берәмлек һәм составлы термин китерә. «Аңлатмалы сүзлекитә 13 мәгънә табылган һәм йөзгә якын фразеологик берәмлек һәм составлы термин урнаштырылган. Бу хәл бик табигый да, чөнки К. Насыйри сүзлеге — беренче адым, беренче тәҗрибә. Җ. Вәлиди сүзлеге төзелгән чорда да лексикография фәне, техникасы әле зур үсеш алмаган була. Өстәвенә 50—60 ел эчендә сүзләрнең яңа мәгънәләре дә барлыкка килгән.
һәр сүзгә бирелгән грамматик һәм лексик характеристика төгәл һәм тулы эшләнгән. Грамматик билгеләр (пометалар) сүз төркемнәренең гамәлдәге классификациясенә нигезләнеп куелган. Сүзлектә исемләшү, сыйфатлашу, рәвешләшү кебек лингвистик терминнарның бирелүе телдә бер сүз төркеменең икенчесенә күчүе, шундый күчеш процессларының бик актив булуы турында сөйли. Грамматик характеристика-ның әһәмияте бигрәк тә бер үк сүз берничә сүз төркеме мәгънәсендә, функциясендә кулланылган очракларда ачык күренә. Мәсәлән, бер саны сыйфат, алмашлык, исем, рәвеш мәгънәсендә һәм теркәгеч, кисәкчә функцияләрендә кулланыла икән. Яки кирәк сүзе: 1—4 мәгънәләрендә ул хәбәрлек сүз буларак тасвирланган; 5—сыйфат, 6, 7— исем мәгънәсендә, 8 — җыючы теркәгеч, 9— кире шарт теркәгечләре функциясендә. Әгәр тиешле грамматик характеристика бирелмәсә, бу сүзләрнең лексик-се- мантик, морфологик асылын объектив күзаллау кыен булыр иде. Еш кына сүзләр аерым грамматик формаларда теге яки бу сүз төркеменә күчеш алалар. Мондый очракта грамматик характеристика сүзенең лексик-грамматик һәм стилистик үзенчәлеген төгәлрәк, нечкәрәк ачарга ярдәм итә.
Стилистик характеристика теоретик яктан да, сүзлектән файдалану өчен дә бик зарури. Сүзләрнең кулланылыш сфераларына бәйле характеристика бирү зур урын тота. 1. Татар теленең гомумхалык лексикасына мөнәсәбәтле рәвештә җирле сөйләм лексикасы аерымланган. Без бу лексик катламның сүзлектә тиешле чагылыш табуын күрсәтеп үткән идек инде. 2. Татар әдәби теле лексикасына мөнәсәбәттә: а) сөйләү теле һәм гади сөйләм лексикасы; б) сирәгрәк булса да, тупас, жаргон, каргау, тиргәү, кимсетү сүзләре аерып күрсәтелгәннәр; 3. Эмоциональ-экспрессив сүзләргә характеристика бирелгән; 4. Функциональ стильләргә бәйле рәвештә китап теле сүзләре һәм терминологик лексика аерып чыгарылган; 5. Диахронии аспекттагы стилистик характеристика борынгы, тарихи һәм искергән сүзләрне аеруга хезмәт итә.
Күргәнебезчә, стилистик характеристика мәсьәләсе шактый күпьяклы һәм катлаулы эш икән. Әгәр татар тел белемендә лексикология буенча җитди теоретик хезмәтләрнең булмавын исәпкә алсак, төзүчеләрнең бу эштә нинди зур кыенлыклар кичерүе аңлашылса кирәк. Шуңа карамастан сүзлекнең өч томында да сүзләргә бирелгән стилистик характеристика, нигездә, тиешле югарылыкта башкарылган. Төгәлсезлекләр сирәк очрый. Мәсәлән, бакырту «кычкырып сүгү, битәрләү» мәгънәсендә гади сөйләмгә карый. Анда куч. дигән билге генә куелган. Кадалдыру фигыленең күчмә (икенче) мәгънәсе сөйл. дип, кадалу фигылендә исә шул ук мәгънә гади с. дип күрсәтелгән. Соңгысы дөрес булырга тиеш. Кризис сүзе төп мәгънәсендә философик түгел, ә экономик термин. Ыруг сүзенең икенче мәгънәсендә зоол. урынына биол. пометасы куелса, төгәлрәк булыр иде, чөнки бу төшенчә хайваннарга гына түгел, үсемлекләр дөньясына да карый һ. б. Сирәк кенә булса да, стилистик характеристикасыз калган сүзләр дә очрый. Мәсәлән, таб — искергән сүз, таңкучат — этнографик сүз, тигәнә, дуадык, елдырым, дучмак һ. б,—диалекталь сүз дип билгеләнү кирәк иде. Стилистик характеристикасыз калган ахмак, кәмәл, ден, таксист, ташкуран, тизлектә, тәмәйту, тулынкы, хәтсез һ. б. сүзләрне дә күрсәтергә мөмкин. Кайбер сүзләрнең искәрмәләре төгәл түгел, мәсәлән, фломастер — махсус термин түгел, чертеж — сөйләм теле түгел, тәләу — диалекталь түгел, шунлык белән — искергән сүз түгел һ. б. Тилемзәк, теләү, таргыл һәм тагын кайбер сүзләргә сирәк искәрмәсен куюга караганда искергән дип билгеләү урынлырак булыр иде, чөнки һәрбер сүз борынгы бер мәкаль белән иллюстрацияләнгөн.
Тулаем алганда, сүзләргә бирелгән грамматик һәм стилистик характеристика — сүзлекнең фәнни һәм теоретик әһәмиятен күтәрә торган уңышлы якларыннан берсе.
Сүзлектәге иллюстрация материалының муллыгы аеруча куандыра Бу эшне башкаруга ифрат эур кеч, куп вакыт сарыф ителүен махсус искәртеп үтмичә мөмкин түгел. Телнең җәүһәрләре дип йертелә торган тотрыклы сүэтезмәләрне — фразеологик берәмлекләрнең күпләп бирелү һәм уңышлы рәвештә эшкәртелүен дә сүзлек тезүчеләрнең тагын бер уңышы дип бәяләргә кирәк.
Моңа кадәр тәрҗемәле яки аңлатмалы сүзлекләрдә булсын, составлы терминнарны, тезмә фигыльләрне һәм фразеологик әйтелмәләрнең бер элешен баш сүз мәкаләсе эчендә аның аерым мәгънәләре буенча таратып, калган олешен ромб билгесеннән соң бергә аралаштырыл биреп килделәр Өстәвенә алар «үзәк компонент» принцибы буенча төрле җирдә, еш кына ике, хәтта өч урында теркәләләр иде Инструкция төзегәндә бу мәсьәлә башкача — фәнни дөрес хәл ителде: составлы лексик берәмлекләр фразеологиядән аерып бирелгәннәр, фразеология ромб билгесеннән соң теркәлгән. Мәсәлән, бүре җиләге, диңгез чабагы, кытай ларусы, кыңгырау чәчәклеләр, саз карчыгасы, су тавыгы, солы чыпчыгы, чәч гөле һ. 6. фразеологиягә хәтле бирелгәннәр. Тюркологик лексикография практикасы өчен моның шулай хәл ителеше бик мөһим. Чөнки төрки телләрдә составлы терминнардан тыш, фразеологик ояга керми торган исем + ярдәмче фигыль (ярдәм итү. тавыш бирү, эшкә ашыру, искә тәшү, каршы чыгу) һәм фигыль + ярдәмче фигыль (карап чыгу, чыгып китү, үсеп җитү, кызарып китү һ. б) өлешләрендә ясалган тезмә фигыльләр дә бар Сүзлектә беренче өлгедә ясалган тезмә фигыльләр система буларак теркәлгәннәр Ә икенче өлгедә ясалганнарын, инструкциядә күрсәтелгәнчә, бик чикләп кенә алу каралган. Тәҗрибә характерындагы бу алым, ээлекле тормышка ашырылмаса да, аналитик характердагы лексик берәмлекләрне тулырак барлау юнәлешендәге уңай бер яңалык дип кабул ителергә тиеш.
Әлбәттә, һәр сүз янында да тезмә һәм фразеологик берәмлекләр булмавы бик табигый. Кайберләре янында тезмә берәмлекләр һәм, киресенчә, фразеология генә булуы мөмкин. Мәсәлән, күңел мәкаләсендә ромбтан соң 200 дән артык фразеология бирелеп, тезмәләр бөтенләй юк. Өч томга тупланган барлык шундый лексик фразеологик берәмлекләр саны 6317 һәм 7693 чагыштырмасында Өченче томда хәтта тезмә лексик берәмлекләр саны фразеологиягә караганда күбрәк 3501 һәм 2985 Фразеологик берәмлекләрнең җәяләр эчендә вариант компонентларын бирүне дә уңай дип исәпләргә кирәк Алар җыйнак һәм ачык күренеп тора, кабатлаудан коткара Вариантларның кулланылышы да (сирәк очракларны исәпкә алмаганда) мисал-лар белән тиешенчә ныгытылган.
Гомумән, теге яки бу сүз кергән фразеологизмнар нигездә теркәлгәннәр Бик сирәк очракта гына теге яки бу тотрыклы тезмәләрне өстәп булыр иде кунак — кунак җыю, кунак ашы, корбан — корбан ашы, котлет — котлет ясау, кочак — кочагы белән, космән — кесмәи кагу, лапта — лапта сугу, лапта уйнау, мал — мап түгел, панель — панельгә чыгу, пар — пар чыга, пәке — пәкеле уйнау, сер — серләре сыеша, кала — кала алу, тархан — тарханга чыккан Һ. б
Бик кызык бер хәлне әйтоп үтик: татар теленә аерым сүзләр фразеология аша килеп керәләр, фразеологияне калькалаштырганда килеп керәләр икән Сүзлек шул хәрәкәтне дә чагылдыра Мәсәлән, фиаско сүзе фиаскога дучар булу дигән тезмә аша, тога — кемнең дә булса тогасыиа төренү тезмәсе аша килеп кергән Сүзлек рус теленнән татар теленә калькалашкан фразеологик байлыкны да теркәгән. Әйтик, тавис каурыйлары таккан карга, чуртан кушуы буенча һ. б. мисалларның рус теленнән алынганлыгы һәрберебезгә ачык» ворона с павлиньими перьями, по щучьему велению.
Тулаем алганда, биредәге фразеологик байлык (күз сүзенең фразеологиясен бирү өчен генә дә сүзлекнең эур күләмле 8 бите кирәк булган!) аерым бер сүзлек тәшкил итәрлек һәм киләчәктә андый хезмәт басылып чыгар дип ышанабыз.
Искергән һем борынгы сүзләрне сайлап алу һем аңлату принциплары да ныклы бор тәртиптә эшләнә. Мондый сүзләр үзләренең мегьио тесмерлереи тегол ача торган /үңсаллар белән биреләләр, шуңа күрә аларның кулланылышы һәм мәгънәләре до шин тудырмый, уңай кабул ителә Зур күпчелегенең сүзлек хәзинәбездә тиешле урын алырга хаклы икәнлегенә ышанасың Берничә мисал китерик Алпар... Алпарына күрә тулпары (50 б ); Корапай... Атның киеге — колан, кәҗәнең киеге — коралей
ФЛЕРА САФИУЛЛИНА ф ХӘЗИНӘДӘ НИЛӘР БАР?
(156 б.); Кулавыз... Кулавызсыз юлга кергән юлдан язар (187 б.); Китән... Китән күлмәк киштәдә, киндер күлмәк киртәдә (113 б.) һ. б. Мондый сүзләрне теркәү халык тарихын, әдәби тел үсешен өйрәнү өчен дә кирәк.
Сүзлек төзүчеләр кайбер архаик берәмлекләрне теркәүне дә кирәк дип санаганнар. Ту, тотык, тора, тон, тезе, тимсах, ташбасма, таразы, так, там, ширт, чам, тәгам, нә, кәлу, куп-тин-куп, кендии-көн һ. б. сүзләрне шундыйлар рәтенә кертергә була. Бик аз сүзләр генә хәзер инде бөтенләй кулланышта түгел һәм сүзлекте аларның урынсыз булуын да әйтеп узыйк: тәрәддетләну (шикләнү), тәнәззел иту (түбәнсенү) һ. б.
Сүзлектә татар халкының мифологиягә, мәҗүсилеккә, дингә мөнәсәбәтле сүзләре (гуҗ, дөлдел, пот, күк, нух, мәчкәй, убыр, хозыр-ильяс һ. б.), гореф-гадәтләргә бәйле этнографик лексикасы (кияү, кода, мәһәр, өчесе, җыен, таба-тапчык, таккаравыл, тамыр һ. б.), сүзнең тылсымлы көче бар дип уйлауга бәйле эвфемизмнар (корыботак, пурый, теге дөнья, ташаяк мунчаласы, җиңел һ. б.), жаргон сүзләр (пәнҗеки, фиргавен, чистай малае һ. б.), гади сөйләм сүзләре (херти, чистый, чукынмыш, чумара, шпана, физмат һ. б.) урын алуын да дөрес дип бәяләргә кирәк.
Ярдәмлекләр һәм мөстәкыйль сүзләрнең ярдәмлек функциясендәге мәгънәләрен ачудагы 'мәгълүматның информатив тулылыгын аеруча билгеләп үтәргә кирәк. Алар бик җентекләп өйрәнелеп, мәгънә чикләре ачык билгеләнеп, мисаллар нигезендә аңлатылганнар. Еш кына бу мәгълүматлар дәреслек һәм махсус тикшеренү хезмәтләрендәге белешмәләрне тулыландыралар, ачыклыйлар.
Мөстәкыйль сүзләрнең ярдәмче функцияләрен лексикалаштыру принцибы да игътибарга лаеклы. Фигыльләрдә, мәсәлән, ярдәмче функцияләре гадәттә иң соңгы итеп күрсәтелә һәм шул функциядәге мәгънәләр санап, аңлатып кителә, һәр мәгънәгә тиешле иллюстрация материалы китерелә. Китү фигыленең, мәсәлән, ярдәмче функциясе 21 нче мәгънә булып бирелә. Шунда ул үзе бер сүзлек мәкаләсе тәшкил итеп, 11 мәгънәгә аерып карала.
Сүзлектә тагын бер үзенчәлеккә игътибар итәсең: лексикография практикасында беренче тапкыр буларак аваз ияртемнәре зур урын алганнар. Шулай ук биредә беренче тапкыр образ ияртемнәре дигән сүзләр дә теркәлгән (җем-җем, ялык-йолык, елтыр-йолтыр Һ. б.).
К. Насыйри хезмәтләрендә, бигрәк тә «Әнмүзәҗидә, татар теленең парлы сүзләргә бай булуы турында укырга мөмкин. Сүзлектә парлы сүзләр зур төгәллек белән барланганнар һәм киләчәктә аларны структур-семантик яктан өйрәнү өчен зур материал тупланган.
Сүзләр кайсы хәрефтән күбрәк башлана икән соң? Сүзлек бу сорауга да җавап бирә ала. К хәрефенә 4894 сүз, Т — 3947, С — 1930, Б —1876, П —1749, А— 1650, М — 1630, Ч — 1483, И —1304 сүз теркәлгән. Л, М, Н, О. П, Р. В, Г, Д, Ж, 3, Ф. Щ, Ц авазларына башланган сүзләрнең иң зур күпчелеге алынма сүзләр икән, ягъни бу авазлар сүз башында бик сирәк кулланылалар.
Телләрнең сүзлек байлыгы үз сүзләре белән генә түгел, башка телләрдән кергән алынмалар белән дә билгеләнә. Татар теле көнчыгыш телләрдән, рус теленнән, аның аша көнбатыш телләрдән меңләгән сүзләр кабул иткән: әкият, бүрәнә, чаң, әрдәнә, салам, пилмән, сумала, сер, шәм, миләш, поши, бәхет, халык, энҗе, чәй, тәрәзә, дару һ. б. Алар телебезнең сүзлек составына күптән үтеп кергәннәр һәм аның фонетик системасына җайлашканнар. Сүзлек алынмаларның шушы бай хәзинәсен, татар теленең генетик катламнарын күзалларга мөмкинлек бирә. Алынма сүзләрнең чыганагы да күрсәтелсә, нур өстенә нур булыр иде, әлбәттә.
Яңа алынмалар чыганак телендәгечә дөрес теркәлгәннәр. Бары берничә очракта гына (мәс, крага урынына — краги, сардина урынына сардин, маниока урынына маниок) читкә тайпылу күзәтелә. Аерым алынмаларда басым да куелу хәзерге тел культурасын үзләштерү өчен бик кулай. Моны бәлки һәр сүзгә дә эшләргә кирәк булгандыр.
Сүзлек белән танышып чыкканнан соң, тагын бер нәрсәгә игьтибар итәсең. Ул — сүзләрнең төрле вариантларында кулланылышы. Вариантларның бер өлеше гарәп, фарсы, рус телләреннән алынып, язма тел яисә сөйләм теле аша иебул ителүгә бәйле рәвештә төрлечә формалашкан: кәшмир — кашмир, килки — килька, кәнфит — конфет,
кәрәчии — керосин, кәтлит — «отпет, хәнител — канитель, карават — кровать һ. б. Икенче төрлеләре сүзнең тарихи үсеше-үзгәреше җирлегендә туган: карындаш —ка- реидәш—кардәш, кыйлану—кылану, меңгерү — мендерү — менгезү Өченчеләре орфографик нормалар үзгәрүгә бәйле килеп чыккан Киреле-мырлы — кирле-мырлы, кайиана каенана, кашык аяк — кашыгаяк Һ б. Дүртенче төркем сүзләрнең әдәби
һәм диалекталь әйтелеше нигезендә туган Әйтелгәннәргә мисалларны тагын да дә- ♦ вам ител булыр иде.
Әлеге дублетлар яисә вариантлар еш кына янәшә кулланылалар, телнең мөмкин- 2 лекләрен күрсәтеп торалар. Әмма бу сүзлек норматив сүзлек функцияләрен үтәү а. өчен дә хезмәт итәчәк бит. Теге яки бу вариантның кайсысын язарга, ничек әйтү дө- п рес булыр дигән сорауга җавап бирү җиңел эш түгел. Бу хәл татар теленең орфо- х график һәм орфоэпик нормаларының камилләшү процессын дәлилли һәм иң берен- о че чиратта орфографик сүзлек булмау белән аңлатыла.
Дөрес, вариантларны лексикографияләштерүдә билгеле бер эзлеклелек, принцип = та сиземләнә. Әйтик, телдә бердәйрәк активлыкта кулланыла торган вариантлар рәт- J тән өтер аша гына биреләләр. Мәсәлән, консерв, консерва; малай-салай, малай-шалай һ. б. (Әмма принциптан читләшеп, туннель, к. тоннель, яки толпар һәм тулпар кебек бер-берсенә ишарәсез бирелгән вариантлар да очрый.) Ә пассив яки диалек- * таль, искергән һ. 6. вариантлар актив яки әдәби вариантларга җибәреләләр. Мәсә- - лән. каторжан и сөйл. к каторжник; көлкенеч, с сир. к. көлкеле; рәсмият и иск. кит п к. рәсмилек һ. б. Биредә дә сирәк кенә булса да. кайбер тайпылчыклар бар. Мәсәлән, кәзәки, кәинтел, сарыгу, татлану, төптә (кереш сүз) һ. б. үзләренең әдәби, төп х вариантлары казаки, канитель, сарку, татлылану, тебе-тдә сүзләренә җибәрелергә тиеш иде. Ләкин алар бер-берсенә ишарәсез, мөстәкыйль аңлатма алганнар
Сүзлек төзүчеләргә, редакторларга алынма сүзләр орфографиясе турында да уйланырга туры килгән һәм, башлыча. бу мәсьәлә тиешле фәнни дәрәҗәдә хәл — ителгән. Ләкин төрле сүзлекләрдә язылыш төрлечә булганда, нишләргә соң| Ягъни ,« кайсысы дөрес: адәм — адәм, табиб — табип, самум — сәмум, сәрви — сәрби, сә- е лам — сәләм. кровать — карават, гармонь — гармун, самаеыр — самовармы)
Аңлатмалы сүзлек телебездә совет чорындагы үзгәрешләрне чагылдыруы белән дә әһәмияткә ия. Бу үзгәрешләрнең түбендәге юнәлешләре билгеләнә иске сүзләрнең яңа мәгънәләре туа, телнең үз чаралары белән яңа сүзләр ясала, тел алынмалар исәбенә байый. Хәзерге татар телендә СССРда яшәүче барлык халыклар өчен уртак булган һәм политика, промышленность, авыл хуҗалыгы, культура һ. б. өлкәләргә караган зур бер катлам аерылып тора Бу уртак хәзинә кешеләрнең яңа тарихи гомумилеге — совет халкы барлыкка килү белән бәйле, һәм ул тагын да арта, тулылана бара
һәр әйбер, чагыштырып караганда, ачыграк күренә «Татврча-русча сүзлек» (1966) белән чагыштырыл караганда, сүзлек тезүчеләр бик күп яңа сүзләр теркәгәннәр. Мисал өчен, К хәрефенә — 800, Т—1700, С —400, Н —400. Э—234. Җ—252, X—115, У —94, Ә — 69. Ы—53. һ — 43 сүз өстәлгән. Күп еллар буе сүзлек тезү эше белән шөгыльләнүче галимнәр бик җентекләп, берәмләп, кадерләп сүзләрне теркәгәндә, кызганычка каршы, бу сүзлектә булган кайбер сүзләр керми калгалаганнар. Алар арасында бик еш кулланылышта йөргәннәре дә бар атлас, кадер-хермәт. чәүха. хәрәм, усмерчак һ. б. ш. Бу сүзләрнең аңлатмалы сүзлеккә керми калуы, элешчә, сүзлекнең күләме белән дә бәйледер, күрәсең
Билгеле булганча, сүзлекләргә иң беренче чиратта әдәби телдә иң актив кулланылышта йөргән сүзләр кертелә. Сүзлек бу таләпкә, нигездә, җавап бирсә дә. кайчак бик тар махсус терминнар да очрап куя (мәсәлән, лактоза. клемма, легислатура, легистамация. люфтклозет. пальпация, полиспаст, пьекса, пнонопа һ б). күптән инде кулланылмый торган гарәп-фарсы алынмалары да теркәлә, тар диалектизмнар яисә вариантлар килеп чыга |кылычбазлык. кырлангыч. кәгьбатупла. кыйхытлык. калу, көҗе. күрпә ләим һ. б.). кайчак теге яки бу автор телендә генә кулланылышыннан чыгып окказиональ лексика теркәлә кыйнашчы, күрелү сүзләре —һ. Такташ, оешык сүзе —Ш. Камал, кәкер-чекер — А. Расих җөмләсенә нигезләнеп кенә урнаштырылганнар.
13 «К У • .** I
177
Гомумән алганда, сүзлекне төзүчеләр, редакторлар татар телен тирәннән, һәрьяклап өйрәнгәннәр, тел
фактларына хөрмәт һәм җаваплылык белән караганнар, халыкның иксез-чиксез сүз байлыгына карата
кайгыртучан булырга тырышканнар. Нәтиҗәдә татар лексикографиясе тарихында тиңе булмаган уникаль
хезмәт дөнья күргән. 345 басма табак күләмендәге (2032 бит) сүзлектә 47 мең сүз һәм сүэтеэмә тупланып,
тәртипкә салынып һәм аңлатылып бирелгән.
Китапның техник эшләнеше дә игътибарны үзенә җәлеп итә. Уку һәм файдалану өчен зарури булган
уңайлык таләбе тиешле югарылыкта башкарылган. Бу уңайдан Татарстан китап нәшриятына, аерата аның
фәнни-техник редакциясе хезмәткәрләренә рәхмәт сүзен әйтү кирәктер. Гадәти булмаган, техник яктан
бик катлаулы шундый хезмәтне китап итеп җыю типография эшчеләреннән дә зур игътибар, түземлек
таләп иткәндер. Аларның да бу кыйммәтле сүзлектә зур өлешләре бар.
Редактор һәм корректорларның эшен бәяләп, тагын бер нәрсән е әйтеп үтәсе килә: шундый зур
күләмле эштә хаталар очрамый диярлек.
Сүзлек халык кулында, телнең хуҗасы кулында. Ул хәрәкәттә, тел төзелешендә катнаша, тормышның
төрле өлкәләрендә хезмәт итүче белгечләргә хезмәт итә, иҗат интеллигенциясе, нәшрият, редакц ия
хезмәткәрләре, укытучылар, радио, телевидение хезмәткәрләренең ихтыяҗларын канәгатьләндерә.
Шулар белән беррәттән сүзлек зур фәнни әһәмияткә ия. Анда тупланган бай тел материалы семасиология,
фразеология, икетеллелек, алынмалар, тарихи лексикология, этимология, тел һәм сөйләү культурасы,
стилистика, сүз ясалышы һ. б. проблемаларны хәл иткәндә нигез булып торачак. Грамматика буенча
язылачак фәнни хезмәтләр дә сүзлекне читләтеп уза алмаячаклар: һәр суз контекст эчендә, билгеле бер
төзелмә эчендә бирелә һәм бер сүз белән икенче сүзнең бәйләнеш мөмкинлекләре, ясалыш
үзенчәлекләрен сүзлектән бик җиңел табып алырга мөмкин. Бер мөһим фактны билгеләп үтү дә җитә.
Сүзлек төзү барышында секторда ике докторлык диссертациясе язылды: татар телендә сүз ясалышын
тикшереп — Ф. А. Ганиев, татар теленең фразеологиясе буенча Г. А. Ахунҗанов фәннәр докторы дигән
гыйльми дәрәҗә алдылар.
Аңлатмалы сүзлек — халыкның үткән һәм хәзерге бай тарихын чагылдыра торган кыйммәтле хәзинә,
тулы бер дөнья. Аны чын мәгънәсендә халык тарихының көзгесе дип бәяләргә була.
Төрки лексикографиясендә яңа зур казаныш булган «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» СССРда
яшәүче башка халыкларның сүзлекләрен төзүдә дә үрнәк булыр дип ышанасы килә.