Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАКЫЙКАТЬНЕ ЭЗЛӘҮ ЮЛЫННАН


ез ул әсәрнең день яга килүен көтә идек инде.
Илдар Юзеев моңарчы дистәдән артык сәхнә әсәре иҗат итеп, үзен Keuje күңелендәге иң нечкә тибрәнешләргә сизгер лирик, трагедия һәм комедия остасы буларак танытты. «Кыр казлары артыннан» һәм «Сандугачлар килгән безгә», «Онытылмас бәет» һәм «Соңгы төн», «Бәхетемнән узып барышлый» драматик поэмасы һәм «Кайтмый калсам, көтәрсеңме?» комедиясе.. Ниһаять, Тукай образын терелткән шигъри трагедия — «Очты дөнья читлегеннән...» Шигырь һәм проза белән язылган, жанр һәм сурәтләү алымнары белән бер-берсенә һич охшамаган әсәрләр... Автор безне тормышның төрле катламнарына, авыл һәм шәһәр йортларына, төрле һөнәр, төрле буын кешеләренең катлаулы язмышына алып керә Әлеге әсәрләрдә бүгенге көн күренешләренә үткәндәгеләр күләгәсе төшкәндә дә, бу — безнең чордан әллә ни ераклашу түгел,— (әйтик. Тукай замандашлары белән без әле дә бергә яшибез)— алар йөзендә буыннар, чорлар очраша. Кыскасы, әлегә кадәр Юзеев пьесаларының сюжет вакыты гасыр башыннан да элгәрерәк дәверләргә чигенгәне юк иде әле. Ләкин андый әсәр дөньяга килергә тиеш иде. Шигъри иҗатында гасырлар агышына, мәңгелек таш диварлар авазына колак салган, мәңгелек сораулар турында уйланган әдипнең драматургия өлкәсендә, сәхнә теле белән Мәңгелеккә мөрәҗәгать итүен көтә идек без.
«Мәңгелек белән очрашу» дип исемләнгән, жанр ягыннан «фантастик трагедия* дип билгеләнгән бу яңа әсәр — Илдар Юзеев иҗатындагы төп тема һәм мотивларның табигый үстерелеше һәм закончалыклы дәвамы. Хәлбуки шушы табигый күренешнең һич тә көтелмәгән бер ягы бар: пьесада сурәтләнгән вакыйгаларның урыны һәм вакыты да. Атлант, Икар, Зевс, Аид, Афина, Анан кебек персонажлары да драматург иҗатында беренче тапкыр очрый. И. Юзеев борынгы греклар хыялында туган һәм соңыннан антик чорның героик эпосында һәм трагедияләрендә мәңгеләштерелгән мифологик геройларга мәйдан бирә. «Ә бу нигә кирәк? Миф каһарманнарының бүгенге көн мәшәкатьләренә нинди кагылышы бар?1» — дип куярга мөмкин кайберәүләр. Билгеле, бу беркатлы сорауга җавап бирүе кыен түгел; антик чор сюжетларына һәм образларына мөрәҗәгать итү элек тә булган, ә егерменче гасыр, ул мифларга яңа яңгыраш биреп, заман төсмерләрен чагылдыручы интеллектуаль драма иҗат итте. Анысы шулай, тик менә ни хикмәттер, соңгы елларда безнең драматурглар әлегедәй сюжетлардан шактый еш файдалана башладылар шикелле. Юсти- нас Марцинкявичюсның «Прометей турында поэма«сын, Мостай Кәримнең «Ташлама утны, Прометей!» трагедиясен искә төшерик... Илдар Юзеев әсәренең төп үзенчәлеге. башкалардан аерып торган сыйфатлары нәрсәдә соң?
Иң беренче чиратта, аның жанр ягыннан, трагедия буларак аныклыгында, дип әйтәсе килә. Белгәнебезчә, трагедиядә бөтен вакыйгалар һәм характерлар киселеше уңай герой аша ачыла, бу жанрның төп пружинасы абсолютлаштырылган үзәк геройга, аның фикерләвенә, күңел хәрәкәтенә корыла. Үзәк герой итеп Прометейның алынуы ук трагедиягә ныклы нигез бирсә дә, асылда әлеге әсәрләрнең жанр ягыннан анык ук була алмавы гаҗәп бит. Эш нәрсәдә? Авторларның полифоник төзелеш принцибына йөз тотуында ягъни «Прометей турында поэма» һәм .Ташлама утны. Прометей!» трагедияләрендә теп партияне башка темалар озатып баруында, вакыт-вакыт аны бөтенләй читкә кысрыклап чыгаргалавында. Бу сыйфат бигрәк тә Марцинкявичюс әсәрендә ярылып ята, Фикеребезне раслау өчен Марцинкявичюс иҗатына багышланган төпле һәм зур хезмәттән бер өземтә китереп үтү дә җитәр: «Тышкы һәм эчке хәрәкәт параллельлеге ..— дип яза Й. Ланкутис,— «Прометей турында поэма»- да аерым бер сыйфатча ия: ул биредә зур стилистик контрастлар белән бәйләнгән, Шартлы рәвештә Зевс хоры дип атарга мөмкин булган персонажлар төркеме ачык
сатирик буяулар белам ясалган Прометей белей Ио исемле кыз дуэтында героик ноталар яңгырый, урыны-урымы белән аларга хәтта мелодраматик тесмерләр кушылып китә...»'. »«
Хәзер, әйдәгез. «Мәңгелек белән очрашу» әсәрендәге персонажлар белән ячын- наирак танышуны дәвам итик Пьесаның узәк герое — Атлант. Аның Зеяс, Арей, Аид- лар белән бер мохитта, бер «компаниядә» пәйда булуы ук көтелмәгәнчәрәк Юга- ♦ рыда телгә алынган әсәрләрдә, мәсәлән, Прометей борынгы мифта тасвирланган — кыяфәтен үзгәртми һәм, гомумән, безнең аңа менәсәбәтебезне билгеләүдә антик 5 әдәбият буенча таныш образ хәлиткеч роль уйный Атлантка исә укучы анык, әзер менэсәбәттә түгел, бу геройга укучының ышанычын яулап аласы бар әле. Прометей =; үзенең героин омтылышы белән җәлеп итсә. Атлант — өлләии күзгә чалынмый гына ж үз иңенә төшкән авыр хезмәтне башкаручы — күк гөмбәзен күтәреп торучы
Юзеев атлантларны — тырыш һәм көчле, әмма гади кешеләрне — герой дәрәҗә- -. сенә күтәрә. Аның шигьри дөньясына сәнгатьчә бетеклек әнә шуннан килә Юзеев _ театрының идея-художество үзәге дә шунда. «Сандугачлар килгән безгә» әсәрендәге Ч урман каравылчысы — ятимср кеше»ләргә каршы тигезсез көрәшкә ташланучы Хәм- зин — шул Атлантларның берсе түгелмени? Яисә — «Кыр казлары артыннан» пьеса- £ сындагы археолог Хвлик Бикташевны, «Онытылмас бәет»тәге Шаһинурны иске теше- - рик... И. Юзеев пьесаларында җиңел язмышлы кешеләр юк Хәмзин һәм Тукайны * үлем алып китте, Шаһинур белән Халикны шәхси тормыш, гаилә бәхете читләтеп үтә. «Бәхетемнән узып барышлый» пьесасындагы рәссам Айтуар да яраткан кешесенең үзен аңламавыннан газаплана. Әйе. рухи гармония гүзәллек һәм ялгышлык ечен ® корәш җиңел түгел Вөҗдан кушуы буенча гына яшәү, зур югалтулар кичергәндә дә j үз принципларыңнан баш тартмау — авыр. Бу керәш — яңадан-яңа корбаннар сорый. <
«Мәңгелек белән очрашу» трагедиясенең баш герое һәлакәтенә игътибар итик. Аллалар җәзасыннан котылып кала Атлант, ә менә җирдә посып яткан туп шартла- u выннан харап була. Кемдер бит шушы үлем коралын эшләп чыгарган, кемдер сугыш - уты кабызып җибәргән Ни ечен соң әле дөньяда золым өскә чыга, яхшы кешеләр в корбан була? Җир йөзендә әшәке бәндәләр күбрәк булгангамы? Юк, әлбәттә. Кеше- леклелекнең киң күңелле, тиз ярлыкаучан булуында хикмәт Залимлек, усаллык шу- °- шы — киң күңелле мохиттан файдаланыл, ваемсызларны сыек буынлыларны, теләсә кем белән килешергә әзер торучыларны үз сафларына туплый. Анан — битараф, Зеас — гамьсез, Аид — ваемсыз һәм менә алар инде Арей тырнагында, Арей ихтыярына буйсына башлыйлар
Илдар Юзеев трагедиясендә аллалар, нигездә, үз традицион сурәтләрен саклый. Зовс һервакыттагыча «күкләр күкрәтә». Олимп тавында баш алла булуын онытмый. Язмыш алласы Анан. җир асты хуҗасы Аид, тереклекне кырыл бетерү дәртеннән шашынган сугыш алласы Арей Атлантка уртак нәфрәт нигезендә берләшкәнче, алар һәркайсы уз юлында, үз эшен башкарып йөри бирә Ниһаять, трагедиядә үзенең мифологик сурәтенә туры килеп бетмәгән бер зат пәйда була — Афина
Афина — язучының фикерләү үзенчәлеген ачарга ярдәм итүче образ Әйтик, Зовс, Арей, Аид һәм Ананнарны пьесада катнаштыруның максаты болай да аңлашылса кирәк. Аларның биредә булуы урынлы да, табигый да. Ә менә Афинага килгәндә... Ниндидер сөйкемсез сөяге бар шул образның Хәтерләргә тырышып карыйк борын заманнарда яисә бүген кайсы драматургның нинди әсәрендә бу легендар образ үзенә лаек урын ала алды икән? Фон рәвешендә түгел, әлбәттә,— тулы драматик эчтәлеккә ия хәлдә? Юк, андый әсәр искә төшми. Хис-дәрт утында янудан мәхрүм, иминлек һәм гармониягә омтылучан Афина драматурглар игътибарына лаек була алмаган.
Мәсәлән, Мостай Кәрим әсәрендәге Прометейга гашыйк алиһә—гүзәл Афротида. Прометей үзе Җир кызы Агазняне яратса да. пьесада нәкъ менә Афротида образы килеп керүе кызыклы Илдар Юзеев әсәрендә исе гүзәл Афродитага урын юк. аны Афина җәлеп итә. Ни сәбәпле? Пьесада бит мәхәббәт турында да сүз бара Ни өчен Афродита түгел, ә нәкъ менә Афина үзәккә куелган?
Бу сорау үзе үк безне драматургның иҗади уй-ииятенә һәм, димәк, аның поэтикасы серләренә якынайта
Махсус искәрмәсез дә аңлашыла: һәр образның легендар тышчасы артында замандашларыбыз һәм заман мәшәкатьләре-гаме абайланып тора. Атлант — дөньяның ачысын-төчесен күп татыган кешеләрнең берсе, һөнәре белән дә әллә ни аерылып тормый, ул — гади бер археолог. Ә менә аның улы Икар — гадәттән тыш һөнәр иясе — космонавт. Афродита, горур Прометейны яраткан кебек үк, Икарга да гашыйк була алыр иде. Ләкин пьесаның төп каһарманы Икар түгел. Аннары, миф традициясе буенча, Афродита — Арейның мәгъшукасы. Пьесада исә Арей — Атлантка каршы чыгучы, аның һәлакәтен теләүчеләрнең берсе. Шулай итеп, Афродитаны пьесага кертү, аның, әйтик, Икарга — Атлантның улына мәхәббәтен тасвирлау Илдар Юзе- ев иҗатына хас булмаган, четерекле ситуациягә алып килер иде. Афродитаның мәгълүм талымсызлыгы (әле генә залим һәм җаһил куенында иде, инде гаделлек һәм тынычлык көрәшчесенә гашыйк имеш) — драматургны аннан читләштергән, гайрәтен чигергән төп кимчелек әнә шунда. Чын мәхәббәт өчен күңелләр берлеге, дөньяга караш уртаклыгы гына нигез була ала, дип раслый Илдар Юзеев. Аның бөтен иҗатын әнә шул фикер яктыртып тора. Тән һәм җан кушылуы исә тормышта бик сирәк күренеш. Шуңа күрә Юзеев пьесаларындагы геройлар еш кына шәхси бәхеттән мәхрүм бу-лалар. Шуңа күрә аның эстетик принциплары геройның әхлакый сафлыгын калку итеп куйган Эсхил трагедияләренә якынрак тора.
Тарихтан билгеле булганча, Эсхил театры гражданлык тойгыларын алга сөрә, ачык- тан-ачык гыйбрәтле һәм тәрбия мәктәбе булырга омтыла. Аның мәрмәрдән ясалган кебек нык. эре геройлары бер генә кайнар хис—җәмгыятькә хезмәт итү теләге белән генә яналар. Беренче трагедияләр авторының иҗаты тагын шул яктан кызыклы: ул Афина каласының демократик шартларында, иҗтимагый тормыш һәм культура чәчәк ату белән бергә, афиналыларның рухи үсешенә киң мөмкинлекләр ачылган чорда мәйданга килә.
Афина «Мәңгелек белән очрашунда нәкъ Эсхилча үзгәреш-эволюция кичерә: ул югары әхлак принциплары таләп иткәнчә, Атлантны яклап, аллаларга каршы көрәшкә чыга, мәхәббәте хакына барча сынауларга һәм үлемгә әзер тора. Афинаның үз-үзен тотышы һич тә көтелмәгәнчә, әмма гайре табигый түгел: бу халәт аның рухи-әхлакый асылына туры килә. Бөтен әйләнә-тирәне мәкерлеләр, астан ут йөртүчеләр, куркаклар урап алганда, Вөҗдан янында Мәхәббәт булырга тиеш. Кешеләр күңелендәге яктылыкны яклап чыгарлык каһарманнар кирәк, көрәш һәм яу кирәк. Ул көрәш көн саен, сәгать саен бара: шифаханә палатасында, авылдашлар арасында, Олимп тавында...
Илдар Юзеев драматургиясенең уңай персонажларында автор идеалы бөтен тулылыгы белән гәүдәләнә. Әдәби-тарихи традицияләр белән багланыш турында сүзне дәвам иткәндә, рухи-әхлакый идеалга омтылыш ягыннан бу әсәрләрнең янә бер кат «трагедия аталары«н искә төшерүен әйтергә кирәк. «Еврипид кешеләрне чынбарлыкта булганынча итеп тасвирлый», дип язган Аристотель, мәсәлән, төп эстетик принциплары ягыннан Эсхилга якын торган Софоклның, киресенчә, кешеләрне нинди булырга тиешлекләрен күздә тотып сурәтләвен билгеләп үтә.
«Нинди булырга тиешлекләрен күздә тотып». Бу формула безне һәр заманда җәмгыятьнең сәламәт көчләрен тәрбияләүгә хезмәт итеп килүче драматургия сәнгатенең чишмә башына алып кайта. Шул ук вакытта әле генә телгә алынган үзенчәлек чынбарлыкка романтик караш белән дә бәйләнгән. Юзеев иҗатына да романтиклык чит түгел, әлбәттә. Ләкин бу романтик сулыш — аның әсәрләренең стилендә, ягъни романтик драмалар рухына йөз тотуында түгел. Юзеев пьесалары үзләренең асылы белән реалистик. Аның реалистик драматургиясенә романтик пафос әхлакый максатның эчтәлеге белән бәйле, рух-әхлак сафлыгына омтылу рәвешендә килеп керә. Ул сафлыкны әдип тыйнак, гади хезмәт кешеләре йөзендә гәүдәләндерә, халыкның тулы хокуклы вәкилләре исеменнән раслый. Алар — ил иңенә төшкән шатлыкны да, кайгыны да бергәләп күтәрешкән кешеләр. Фронтовик Хәмзин («Сандугачлар килгән «безгә»). Фронтовиклар Шаһинур («Онытылмас бәет») һәм Гаффан («Бәхетемнән узып барышлый»). Сугышта катнашырга өлгермәгән буын вәкилләренең әхлакый өлгергәнлеге исә шактый дәрәҗәдә әтиләр истәлегенә мөнәсәбәт, әтиләр эшенә тугрылыклылык белән билгеләнә. Гомумән, Юэеевның барлык әсәрләрендә хәтер—поэтик рефрен булып яңгырый. Адәм баласының кешелеклелек дәрәҗәсен билгеләүдә, аның
асылын тануда Хәтер — төп башлангыч, төп таяну ноктасы. Аңа таянып, Ватан, туган җир. Ана төшенчәләре күтәрелә. Хәтер образын үзәккә куеп. Юэееэ халыкның тирән рухи көченә, киләчәгенә ышануын раслый. Чөнки, П. А. Вяземскийның мәгълүм сүзләре белән әйткәндә, «иреге булмаган һәм аңа өметләнмәгән дә халыклар беркайчан да чын-чынлап тарих белән кызыксынмыйлар, кайсыберләре хәтта үткән вакыйгалар хатирәсен дә сакламый...» ф
«Кыр казлары артыннан» пьесасында, мәсәлән борынгы бабайларның көмеш бит- _ леге ике бертуганның арасы тәмам бозылуга сәбәпче була. Әмма... битлектә генәме < хикмәт? Битлек биредә бер символ гына. Хәтер. Бурыч, Хаклык белән Ялган, Туклык. Е Оятсызлык арасында нинди уртаклык булырга мөмкин?
Әлбәттә, тормышта бу төшенчәләр аерым, саф көе генә яши алмый. Чынбарлыкка 2 кимчелекләрне тәнкыитьләвен дәвам итә, дип раслау гадел булмас иде Кешегә, аның фикер сөрешенә мөнәсәбәт тотрыклы сакланып килгән тәгьдирдә дә, бу доминантаның киң һәм күптөрле драматик түгел.
Катып калган төшенчәләр белән эш итүче кешегә шул ук «Онытылмас бәст»нең герое бәхәскә урын калдыра торган булып тоелырга ихтимал Шаһинур кайчандыр халык акчасын урлап качкан, утыз елдан артык гомер үткәч кайтып төшкән бәндәне танырга тиеш. Ул качак, карынындагы баласы белән бергә ташлап калдырган сөйгәнен эзләп, аны күрергә дип һәм шушы вакыт эчендә җыйган малын, арткан акчасын аңа тапшырырга теләп кайткан. Бу кешене кызганырга мөмкин: сөйгәненең бала тапканда үлгәнлеген белеп, инде ул баланы үсеп, җиткән кыз анасы булуын күреп, ничек тетрәнә ул! Бу кешене кызганасы килә башлый: ул беркайчан да бәхетле булмаган, инде тәүбәгә килгән, аңа хәзер байлыгына ия булып калырлык варислардан кала берни дә кирәкми Ниһаять, мескен мизгелдәге хак сүзеннән дөресрәк ялган.
Әлсгөчә без Илдар Юзеев драматургиясенең ике зур мөһим сыйфатын ачыкладык һәм билгеләп үттек: тарих һәм хәтер сабаклары аша заман күренешләрен аңларга омтылу аларның беренчесе булса, икенчесе — кешенең рухи һәм әхлакый дәрәҗәсен бәяләгәндә үзенчәлекле иҗади чишелешләр табу осталыгы. Татар халкының йерәк парәсе булган Тукай-шагыйрь хакындагы «Очты дөнья читлегеннән. .» трагедиясе әнә шул ике көчле агымның бергә кушылган тешендә туган
Рәхимсез дөнья куенында «алган бер ятим, изелгән. кимсетелгән милләт улы. егерме җиде яшендә үпкә чиреннән сулган бөек шагыйрь Биографик төгәллек, чор күренешләренә игътибар сизелеп тора. Ләкин алар Тукай образын социаль-тарихи яктан гәүдәләндерүдә һичшиксез зур роль уйнасалар да бетен пьесаның һем баш геройның тарихилыгы турында тулы мәгълүмат бирмиләр әле. Дөрес буржуй-мещан- нар дөньясы шагыйрьне үзенә кол итергә. үз кубызына биетергә азапланган, бу ии-
тугрылыкны саклаган хәлдә, сәнгать тө үз категорияләренә, аерым алганда «уңай герой» билгеләмәсенә төзәтмәләр кертә тора. Драматург Юэеев та, әйтик, дөньяның мәңгелек хәрәкәтенә күз йома, еллар буе бер үк сыйфатларны яклап, бер төрле үк
карт аоҗдан газабын кичерергә кайткан,
ул үзен тануларын, аның кулыннан варислыкны алуларын тели, Ә Шаһинур — аның баласын тәрбияләп үстергән, авылның йөз аклыгы булган Шаһинур, картны таиыма-
мышка салыша. Гаделлекме бу? Дөреслекне яшерергә азаплану түгелме? Әйе, шул мизгелдә дөреслеккә каршы килә Шаһинур Тәрбияләп үстергән кызларыннан аерыласы килми. Ләкин аның гөнаһсыз ялганы авыр тормыш сабаклары, ятимнәр күз яше белән аклана, бөтен авыл күз алдында үткән намуслы гомер мөһере белән раслана, Ул — сөйгәнен язмыш иркенә ташлап, авылдашларын алдап качкан бәндәнең соң
Илдир Юлт һим хяу.твлгор Ни, и» Ма.ш ков
ятләре барып чыкмагач, «киребеткән» Тукайдан йөз чөергән һәм, асылда, аның һәлакәтен якынайткан... Әгәр Юзеев шул хакта гына сөйләсә, безнең алда тарихи драма барлыкка килгән булыр иде, бәлки. Байгуралар, милләтчеләр, карагруһчылар белән тигезсез көрәштә һәлак булган талантны кызгану бүгенге көн өчен артык зур һәм яңа хис-фикер чыганагы була алыр иде микән?.. Тукайны мескен итеп түгел, җиңүче итеп, горур итеп күрәсе килә. Ул шундый булырга тиеш тә. Аның ачык һәм астыртын дошманнары, үлеменә сәбәпче булган шартлар күптән инде тарих чүплегенә ташланган, ә Тукай — халык бәгыреннән тибеп чыккан моң — безнең белән яши. безнең оныкларыбызга да мирас булып калачак.
Илдар Юзеев шагыйрь шәхесен аның иҗатын тирәнтен өйрәнү һәм бербөтен итеп күз алдына китерү аша ачарга омтыла. Тукай шигъриятенең күпмәгънәле, катлаулы ассоциацияләрен, акыл белән генә түгел, йөрәк белән аңлауны таләп итүче образларын бүгенге көн яссылыгына күчерү — пьесаның чын тарихилыгы менә кайда) «Очты дөнья читлегеннән...» трагедиясе Тукай поэзиясенең бөеклеген, яшәүчән- леген тагын бер кат раслый, аның, чорлар аша үтеп, яңа буыннар тәҗрибәсенә кушылып, киләчәк заманнарга да хезмәт итү көчен гәүдәләндерә.
Драматург бу трагедиясендә Тукай шигъриятендәге тыгыз төшле образларның берсенә — Кояшка мөрәҗәгать итә.
Чыкчы, и фикрем кояшы! Китсен өстеңнән болыт:
Бу үлек вөҗданны җанландыр, җылың берлән җылыт!
Мин адаштым, тугры юлга ул торып күндермәсә.
Дүрт ягым гыйсъян уты — сүнмәс һич, ул сүндермәсә.
Тукайның бу юллары әсәр нигезенә салынган киң метафора булып ачыла. «Өмид» шигыре үзе трагедиядә турыдан-туры яңгырамый, әмма аның интонацияләре төрле өземтәләр рәвешендә китерелгән башка шигырьләрнең аһәңендә сизелә. Пьесаның иҗтимагый-тарихи умырткасын «Китмибез!», «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре» кебек шигырьләр тәшкил итә.
Юзеев өчен иң мөһиме — шагыйрьнең тарихи йөзен күз алдына бастырудан да бигрәк, аның иҗаты белән безнең чор, бәхет, чынлык, вөҗдан, бурыч кебек төшенчәләрне безнең ничек аңлавыбыз арасындагы аваздашлыкны эзләү, һәм шунысы гаҗәп, Тукай әйтерсең лә безнең күңелдәге уйны укып бара, безнең тарихи һәм иҗтимагый тәҗрибә дә. безнең чор катлаулыгы да, аның иҗатының сәнгатьчә көчен, анда күтәрелгән яшәеш проблемаларының олылыгын һәм мөһимлеген кире кага алмый. Шагыйрьнең:
Мин сыялмыйм андый шартлар, фани дөнья аактына,
Башны бөксәм, зур җинаятьтер, олуг җан хаккына.
Ашкынамын мин әбәт бетмәс урынга, мәңгегә, Мәңгелеккә — мәңге рухлы, мәңге нурлы ямьлегә! Анда мин мәңге көләч һәм мәңге яшь булмак телим; Бу кояш сүнсен, җиренә мин Кояш булмак телим,
— дигән юлларын искә төшереп әдәбият белгече Йолдыз Нигъмәтуллина; «Бу мисал яктысында трагедиянең «Очты дөнья читлегеннән...» дигән исеме дә яңа мәгънәгә ия була. Образ һәм идеяләрне турыдан-туры кабул иткәндә, ул Г. Тукайны изелүдән һәм рухи ирексезлектән үлем коткарды дигәнне аңлатса, биредә, бу очракта ул, өстәмә һәм, мөгаен төп мәгънәсе белән ачыла, ягъни шагыйрь иҗаты һәм шәхесенең әһәмияте чор кысаларын үтеп чыга, башка — гомумкешелек колачы белән исәпләнә,— дип яза. Нәкъ әнә шуңа күрә дә, Й. Нигъмәтуллинаның тулаем алганда тирән эчтәлекле әлеге мәкаләсендә пьесадагы бер мотивны аңлату белән килешәсе килми. «Татар халкы тарихының хәлиткеч борылыш моментында,— дип яза ул,— авыр, газаплы юл үтеп дөреслек эзләгән Тукай күптөрле «социаль» авазлар арасыннан ре- волюционер-марксистлар тавышын ишетә алган, бары вакытсыз үлем генә аңа про-летариат поэзиясенең эстетик идеаллары дәрәҗәсенә ирешергә комачаулады». Туксан тугыз очракта мондый нәтиҗәне кире кагып булмый. Бары бер очракта гына
ул — ялгыш юлдан киту булып аңлашыла. Юзеев әсәрендәге романтик Тукайга карата ялгыш ул. Әлеге трагедиянең тарих һәм заман баглаиышларыннан гыйбарәт структурасына мөнәсәбәттә ялгыш. «Пролетариат поэзиясенең эстетик идеаллары дәрәҗәсенә» ирешергә өлгермичә иртә өзелгән шагыйрь гомере — тулаем пьесаның та- рихи-конкрет яссылыгында ята, әлбәттә. Ләкин Уралчы дип исемләнгән персонаж сүзләре белән билгеләнгән юл («Юл бер генә: капиталга һәм патшага туп ату!») бөек шагыйрь өчен көтелмәгән, куңел күзе күрмәслек нәрсә булырга мөмкин түгел. Киресенчә, без биредә Уралчының фикер сәреше, дөньяга карашы билгеле бер чор I белән чикләнгән булуын күрәбез.
Шундый чор килер Рәсәйгә —
Бар җиһан күреп торыр:
Золым, ачлык, ялангачлык, Булмагандай, онытылыр,
— дип хыяллана ул. Ә шагыйрь шул хакта: «Муллык.. Байлык .. Тормыш ничек хәл итәр бу сорауны?» — дип уйлана. Аны матди яктан бөтенлек, туклыкка ирешү рухи ярлылануга, рухи хәерчелеккә юл ача күрмәсен дип шикләнү борчый.
Ачлыкны күтәргән халык Үтәрме ул сынауны!..
Тукай белән Уралчы арасындагы сөйләшү — бер-берсен яхшы аңлаучы фикердәшләр бәхәсе. Бу бәхәснең асылы шунда, аларның берсе киләчәкне гомум бәхет кояшы белән яктыртылган итеп күрә, ә икенчесе шул Кояш яктысының барча күңелләрне эчтән балкытуын да тели. Кешелек бәхетенә һәр шәхесне бәхетле итеп кенә ирешеп була. Юзеев трагедиясенең бердәнбер романтик персонажы кешелек дөньясының әнә шундый диалектик яктан катлаулы үсеш юлын алдан күрә кебек.
Илдар Юзеев драматургиясе социалистик реализм әдәбиятындагы трагиклык категориясенең үзенчәлеген аңлау юлында зур әһәмияткә ия Әдип тормышка мәдхия җырлаучы героиканы кешенең җиңүле гамәлләреннән, казанышларынкан гына түгел, чәбәләнеп беткән яшәеш каршылыкларыннан да эзләп таба. Ул иҗат иткән пьеса сәхифәләреннән, аның әсәре буенча спектакль уйнаган сәхнәләрдән безгә тормыш хакыйкате — зур газаплар кичереп табылган Хакыйкать үзе мөрәҗәгать ите.