КАНАТЛЫ МАЛАЙЛАР, КАНАТЛЫ ШИГЫРЬЛӘР
үңелле сәфәр» (1976) исемле китабыннан соң
Шәүкәт Галиевиең балалар өчен татарча
китап чыгарганы юк иде. Берничә ел узды
Ләкин шагыйрьнең яңа китапларының
булмавы бөтенләй диярлек сизелмәде. Балалар
аның элек язган китапларын укый тордылар, чөнки
чын шигърият искерүне белми. Чын шигырьнең
искесе дә, яңасы да булмый. Ә Ш. Галиевиең
шигырьләре нәкъ әнә шундый сыйфатка ия. Инде
шушы озын тәнәфестән соң шагыйрьнең яңа китабы
дөнья күрде. «Канатлы малай» 1 исемле ул.
Шигырьләре дә канатлы малайлар, кызлар турында,
балаларыбызның кызыклы, бай дөньяларына
багышланган. Кайда соң ул, нинди соң ул балалар
дөньясы! Бик күп алар: балалар бакчалары,
мәктәпләр үзләре бер дөнья. Футбол, хоккей
командалары үзләренә бер дөнья. Тагын бик күп
дөньялар Мин белгән тагын бер кызыклы балалар
дөньясы бар. Ул да булса, Шәүкәт Галиевиең
балалар шигърияте. Мөмкин булса, шагыйрь иҗа-
тының капкасына мин зур итеп: «Балалар дөньясы»
дип язып куяр идем.
Балалар дөньясы дигәннән, безнең балалар
поэзиясе, күпме генә алга китмәсен, чын балалар
дөньясын күп очракта әле һаман бер читтә калдыра
килә. Кайсыбер шагыйрьләрдә ул, иң күп дигәндә,
аерым бер баланың дөньясы гына булып кала. Бер
баланың дөньясы да бик күп, әлбәттә. Әмма кайбер
шагыйрьләр шул бер дөньяга да үтеп керә алмыйча
интегәләр. Балалар дөньясыннан башка гына
балалар шигыре язу — ул инде балаларны яратмау,
хөрмәт итмәү белән бер. Ә фантазиягә, уен-көлкегә,
хәрәкәткә бай балалар дөньясы гаҗәп күпкырлы,
бер-берсе- нә һич тә охшамаган, бер-берсеи бер ге
' Шаүкат Галие» Канатлы малай Ьалалар •чги
uiHit4pui4|> Казан, I'MU ел нә дә кабатламаган
малайларның-кызлар- ның уй-хыяллары,
шөгыльләре санап бетергесез. Балалар дөньясында
бәйрәмнәр дә, шатлыклар да, борчылулар да — ба-
рысы да җитәрлек. Ш. Галиев менә ничә еллар инде
әнә шул бәйрәмнәр, шатлыклар һәм борчылулар
белән бергә яши.
Дөрес, балалар замана белән бергә үзгәрә тора.
Шулай ук шагыйрь дә аларга карап үзгәрә. Бер
караганда, ул без белгән элекке Шәүкәт Галиев
шундый ук осталык, тапкырлык, виртуозлык. Икенче
караганда, ул инде өр-яңа Шәүкәт Галиев темалары,
күтәрелгән проблемалары, балалар дөньясына
карашы яңа. Аның шигырьләрендә темалар
җитдиләнә, ә чынында, моңа кадәр балалар
әдәбиятында күтәрелмәгән, дөресрәге.
балаларныкы исәпләнмәгән проблемалар калкып
чыга. Арада тетрәндерә торганнары да еш очрый.
Китап битләренә үзеннән-үзе «фаҗига» төшенчәсе
килеп керә Бәлки, балалар шигырендә ул чаклы
җитди әйберләр кирәкмидер дә. Ни дисәң дә. алар
балалар күңеленә авыр тәэсир итәргә мемкии. Бик
мөмкин, һәрхәлдә, балалар поэзиясендә мондый
җитди темалар әле- гә чаклы күренмәде. Ә кирәк
иде1 «Ялгыш адым», «Әни дим. эчмә инде1«, «Кур-
кыныч хәбәр», «Көзгеләр көлеп тора» шигырьләрен
генә алыйк. Без трамвайга, машинага тагылып
йөрүче малайларны тәнкыйтьләп күп яздык
Мәкаләләр дә. хикәяләр дә. шигырьләр дә... Ләкин
алар- да «Ярамый1»дан узылмады. «Ялгыш адым»
исемле шигыредә исә берничә генә юлда шул
шаянлыкның ачы нәтиҗәсе күрсәтелгән. Кайчандыр
трамвайга асылынып барган малай култык таягына
таянган Авыр шигырьме! Авырын авыр, әмма күңелгә
үтә торган, истә кала торган, сабак бирә торган
шигырь.
«Куркыныч хәбәр* шигырендәге бала
К
лар «Эт атучылар киле!» дигән коточкыч хәбәр
ишетәләр. Аларның яраткан маэмайлары —
Сарбайны атарга киләләр! Малай- лар-кызлар
күпмедер вакыт эчендә булачак фаҗиганы көтеп
яшиләр: куркыталар, борчылалар, елыйлар,
дулкынланалар. Кыскасы, тормышта беренче тапкыр
батырлыкка «бик зур сынау тоталар». Алар инде
Сарбайны яклап калырга — беренче тапкыр зур
батырлык эшләргә дә әзер булалар. Бәхеткә каршы,
эт атучылар килми кала.
«Көзгеләр көлеп тора» шигырендә автор гаиләдәге
мещанлык күренешләренең балалар күңеленә нинди
авыр яра салуын сурәтли. Димәк, балалар
шигъриятендә дә гомумәдәбият күтәрә торган мөһим
проблемаларны, җанны борчыган, дулкынландырган
теләсә кайсы мәсьәләне, күренешләрне.
вакыйгаларны күтәреп чыгарга мөмкин икән.
Шигырьләрдә без китапның төп герое, малайларның-
кызларның яраткан дусты Шәвәли белән кабаттан
очрашабыз. Ул хәзер молдаван язучысы С. Вангели
хикәяләрендәге Гугуце, В Драгунский хикәялә-
рендәге Денис шикелле үк мәгълүм геройга әверелде
Ниндирәк соң ул? Үзгәргәнме? Юкмы? Беренче
карашка, ул шул ук кебек: шаян, тапкыр, кыен
хәлләрдән җиңел генә чыга белә, өстәвенә, тел бис -
тәсе. Ләкин ул инде элекке шикелле генә түгел. Аңа
хәзер батырлык сыйфатлары да хас. Минем үземә
«Батыр булам» шигыре охшады.
Мин үскәч һәйкәл булам, Батыр булам, Муса Җәлил
янында Басып торам!
Югыйсә, дүрт юллык гади генә шигырь үзе. Әллә ни
шаккатырлык шигъри табышлары да күзгә бәрелеп
тормый. Әмма анда баланың күңелендә йөргән,
кычкырып әйтелми торган изге бер хыял ярылып ята:
«Үскәчтен «батыр булу!». Шундый ук хис. теләк
«Дөресе» исемле шигырьдә дә бар. Шәвәли шактый
үскән, шагыйрьнең үзе төсле үк җитдиләнгән, бик күп
дөнья күргән. Хәзер ул, шагыйрьнең үзе әйткәнчә,
«биш-унбиш арасында
Китапның «Шәвәли сәяхәте» дигән бүлеге географик
яктан кызыклы. Ул интернациональ дуслык,
тынычлык, туган җиргә, Туган илгә мәхәббәт хисләре
белән сугарылган шигырьләрдән гыйбарәт. Менә
«Безнең йорт малайлары» исемле шигырь.
Ишегалдына Сашалар, Азатлар, Фәритләр җыелган.
Аларның әти-әниләре Алжир, Куба кебек илләрдә
эшләгәннәр. Малайлар әле генә алар белән бергә
шул илләрдән кайтып төшкәннәр икән. Шигырь болай
тәмамлана:
Онытмас дуслар булгач, Хатлар килер кайдан да;
Чыкты ишегалдыбыз Халыкара мәйданга!
■Телләр белүче каләм», «Тыныч диңгез», «Әстерхан
карбызлары», «Себер җылысы», «Шундый зур туган
җиребез» кебек шигырьләрдә географик киңлек яңа
шигъри киңлекләргә юл ачкан. Әгәр җиренә җиткереп
язсаң, кайсы тема да балага аңлаешлы һәм кирәкле
тема булуын шагыйрь биредә тирәнтен аңлап эш итә.
Тема дигәннән, «Халыкара хәлләр» шигырендә
шагыйрь шул хакта яза да:
Мөдир, клубка
Юлны киртәләп:
— Мондый тема,— ди,— Сезгә иртәрәк!
Юкка буталып Йөрмәгез кичен. Кайтып әйтегез —
Өлкәннәр килсен!
Теге якта да
Малайлар уйный. Безгә төбәгән
Мылтыгын куймый...
Иртә дә түгел, һәм соң да түгел, Аңларга кирәк Миңа
нәкъ бүген!
Шагыйрь үзе генә түгел, лирик герой да яңа темалар
даулый, һәм бик хаклы рәвештә.
Шулай да Ш. Галиев чын мәгънәсендә, туган як
шагыйре, балаларыбызның үз шагыйре. Миллилек
малайларга түбәтәй кидереп куюда гына чагылмый,
билгеле. Түбәтәйләрне кидертсә дә, малайларга тү -
гел, кыярларга кидертә ул. Аның миллилеге
шигырьләрнең рухында, тукымасында.
Шагыйрьне социаль үзгәрешләр табигатьне саклау,
авыл-шәһәр, балалар-өлкән- иәр проблемалары
кызыксындыра. «Колын бара каладан». «Машина
ясыйм», «Ат «йөртүче» малай» кебек шигырьләр шул
яктан караганда игътибарга лаеклы Малай машина
ясарга ярата. Аңа әтисе дә, әнисе дә машина ясаша.
Тик бабасы гына катнашмый, чөнки машина ясый
белми. Шуңа күрә дә ул ат кына ясый Икенче
шигырьдә кала буйлап баручы колын сурәтләнгән.
Малайларга — тамаша Алар колынга чит бер
планетадан төшкән чит бер җан иясенә караган кебек
карап калалар.
Шунысы характерлы, шагыйрь аерым бер темага дип
атап язмый. Аның билгеле бер даталарга,
бәйрәмнәргә багышлап язылган шигырьләре
бөтенләй диярлек юк. Шуңа күрәдерме, аның
шигырьләре мәктәп дәрсслекләрендә сирәк очрый
Ләкин безнең хөрмәтле дәреслек төзүчеләребез
игътибар беләнрәк карасалар, ул шигырьләр
үзләренә берыюлы берничә теманы, берничә
максатны сыйдырганнарын күрерләр иде. Ш. Галиев
шигырьләренең күбесе — темалар синтезы. Шул ук
«Ат «йөртүче» малай» шигырен генә алыйк Ул,
нигездә, техникадан башканы белмәгән шәһәр
малаеның, авылга кунакка кайткач, беренче тапкыр
ат белән танышуы хакында. Биредә табигатькә, анда
яшәүче җан ияләренә мөнәсәбәт тә, әхлак мәсьәләсе
дә, кешелек сыйфатлары тәрбияләү проблемасы да,
авыл һәм шәһәр малайлары арасындагы дуслык та,
хезмәткә хөрмәт тә бар Шигырь әлеге
проблемаларның барысын берьюлы эченә алган.
Бер шигырь өчен күбрәк түгелме соң болар? Күп,
әлбәттә. Ләкин алар шигырьдә чәчелеп ятмыйлар,
сюжетка зыян иитермилөр. Аннары шигырьләрдә
тагын бер кызык күренеш еш күзгә чалына, ша-
гыйрьнең күп шигырьләре — жанрлар синтезы да.
Мәсәлән, шушы ук шигырьдә:
■Бик гади техника!» — дип. Шәһәр кунагы көлде.
■Ат йөртү соң эшме!» — дип Урындык куеп
менде...—
кебек шаян юллар да.
Әйттек кунак егеткә:
— Озак булыр аңлату.
Тормоз белу — бер нәрсә. Кирәк атны ярату,—
шикелле дидактикага тартым урыннар ДО.
Әйтү бушка китмәде. Төшендерү ярады — Беренче
кат ул атның «Фаравсына карады...— дигән лирик
строфалар да чагылып китә. Мондый шигырьләрне
язу эчен, һичшиксез. оста каләм иясе булу кирәк...
Балалар дөньясы, шул исәптән балалар шигърияте
дә җәнлекләрсез, кош-кортларсыз була алмый
Җәнлекләр бит. гомумән, балалар әдәбиятының
аерылгысыз бер традицион компоненты.
Мультфильмнарны, әкиятләрне, шигырьләрне
аларсыэ гына күз алдына китереп карыйк әле,—
шундый коры, күңелсез булырлар иде. Шуңа күрә яңа
китабында да шагыйрь үз иҗатындагы, үз
арсеналындагы мәгълүм җәнлекләрдән оста
файдалана. Яңа ситуацияләрдә, яңа вакыйгалар,
күренешләр фонында, билгеле. Алар шигырьләрдәге
балалар дөньясын җылытып, җанландырып, тулы-
ландырып җибәрәләр. Аннары, җәнлекләр бит
балаларга гади иптәш кенә түгел. Төрле кыяфәтле,
төрле холыклы бу җан ияләре балалар өчен
символик мәгънәгә дә ия. Халык иҗатыннан ук килгән
ул образлар безнең күңелләргә сеңгән инде. Без.
әйтик, бүрене — усал, төлкене — хәйләкәр. куянны
куркак дип уйларга ейрән- гәнбез. Әмма әлеге
китапта алар башка яклары белен дә ачылып
нитәләр. Шагыйрь өчен алар сурәт тудыру чыганагы,
соклану предметы Ул җәнлекләрне кызгана, аларга
карата шәфкатьле булырга чакыра. Безнең балалар
экзотик җенлекләрне: жирафларны, филләрне,
аюларны, ташбакаларны телевизордан, бехетлерәк-
ләре зоопаркка гына барып күрә ала. Ә китапта
безнең, экзотик дигән җәнлекләребез балалар белән
бергә уйнап йери- ләр. шаяралар, бер-берсенә ярдәм
итешәләр Алар безнең балаларыбыз эчен ге- дәти
колыннар, бозаулар, бәрәннәр, атлар кебек үк якын
дусларга әвереләләр. Мондый могҗизаны тылсымлы
калем генә булдыра аладыр, мөгаен...
Ш. Галиевнең Шевелив, әйткәнемчә, үте дә
халыкчан, талкыр, җор телле. Ул тапкырлык, җорлык,
шаянлык халык мҗатын-
нан, халыктан һәм, әлбәттә, иң элек шагыйрьнең
үзеннән килә. Кайберәүләр әлеге тапкырлыкны бик
үк балаларча түгел дияргә дә мөмкиндер. Дисеннәр.
Ә бит чынында халыктагы тапкырлыкның нигезе,
башлангычы шул ук балаларда. Әгәр игътибар
беләнрәк тыңласаң, бала авызь н- нан очып чыккан
канатлы сүзләрне, гыйбарәләрне еш ишетергә туры
килә. Бары тик аларга игътибарлы булырга гына, бәя
бирә белергә генә кирәк. Шул чагында без
балаларның нинди акыл ияләре икәнен тиз аңларбыз
Ш. Галиев балаларның шул үзенчәлекләрен яхшы
белә һәм шигырьләрендә оста файдалана
Ш. Галиевнең бу китабында юмор бар мы соң?
Шигырьләрендә юмор булмаса. Шәүкәт Галиев
буламыни ул. Ш. Галиев юморы, дөресрәге,
шаянлыгы «Канатлы малайпда да шул килеш. Ләкин
аларның күбесе инде җитдирәк шаянлык Ул шаянлык
артында уйланулар, дулкынланулар, балаларның
киләчәге турында борчылулар ята. Чонки балалар
бүген нинди булып үсә. нинди тәрбия ала. нинди
уйлар белән яши, киләчәктә дә шундый булачак. Ш.
Галиев шаянлыгын хәрәкәтчән шаянлык дип атарга
да була. Ул сүздән, баланың холкыннан, аның
тискәре гадәтләреннән генә түгел, хәрәкәтләреннән
дә юмор китереп чыгара Аның кечкенә геройлары
һәрчак хәрәкәттә. Алар уйныйлар, шаяралар. сәяхәт
итәләр Алар — бөек оптимистлар. Джанни
Родариның әйтүенә караганда. шаян, күңелле кеше
тизрәк үсә икән. Бөек балалар язучысы белми әйт-
мәс. Ш. Галиев геройлары да, аның меңләгән
укучылары да. әлеге шигырьләрне укып.
башкалардан тизрәк үсәчәкләр, мөгаен
Шагыйрь туктаусыз эзләнә хыяллана, бөтен
фантазиясен эшкә җигә. Эзләнү бушка китми. Ул
яңадан-яңа мәзәкләр, маҗаралар, кеше ышанмаслык
хәлләр уйлап таба Китаптагы шигырьләрне укыганда
шагыйрьнең фантазиясенә, тапкырлыгына гаҗәпкә
каласың. Ул гадәти әйберләр хакында көтелмәгән
шигырьләр яза Әйтик, шагыйрьнең элекке
китапларында рәхмәтләр хакында беоничә шигыре
бар иде инде һәм бик шәп шигырьләр Әлеге китапны
ачып укыйм: тагын рәхмәтләр турында шигырь.
Исеме «Тәмле рәхмәт» Моннан соң да Ш. Галиев
рәхмәтләр хакында язмас дип кем әйтә ала? Күрәсез,
фантазия булганда бер рәхмәт турында мең шигырь
язарга мөмкин икән.
Тагын бер гаҗәпләндергән әйбер: шагыйрьнең татар
теленә чиксез хөрмәте, мәхәббәте, телне тирәнген
тоюы, тел белән ювелирларча, виртуозларча эш
итүе, халыктан килгән йөгерек телдән оста фай-
далануы Бу җәһәттән, аның филологт.к шигырьләре
махсус бер тикшеренүне таләп итә торган өлкә
Шулай да берничә сүз әйтми булмый. Әлеге
шигырьләр шагыйрьнең озын иҗат юлы буйлап
сузылган. Без анда төрле каламбурларны, по-
линдромнарнь, шигъри табышмакларны, сүз
уйнатуларны күп күрәбез. Инде телне күпме
боргаларга мөмкин, аның тагын нинди хикмәтләрен
табып була дип уйлыйсың. Ә алар «Канатлы
малайяДа Янә калкып чыккан, «Бабалайка». иКәли
ала иләк •, «Бүре эзләү», «Аякъязма», «Надан карга»
һ. б. шигырьләр Алар — шагыйрьнең стихиясе. Алар
радаларыбызны туган телне яратырга, аның
нечкәлекләрен, серләрен ачарга, телнең нинди олы
коч икәнен аңларга өйрәтә, тел белән әллә нинди
тылсымнар ясарга мөмкин икәнен күрсәтә. Татар
теле укытучылары ул шигырьләрдән дәресләрдә
файдаланалар микән, төгәл генә әйтүе кыен. Әмма
алар дәре.- ләр өчен — олы хәзинә Алар ярдәмендә
балаларның фантазиясен үстерергә, грамматик
уеннар уйлап чыгарырга була. Киләчәктә шагыйрь
шундый шигырьләрен бергә туплап аерым китап итеп
чыгарыр әле дигән өмет бар Татар теле укытучы-
ларына ярдәмлек итеп булса да чы-а- рырга кирәк
аны
Шәүкәт Галиевнең яңа китабы менә шундый хисләр
уятты. Канатлы шагыйрьнең канатлы малайлар
турында язылган канатлы шигырьләрен безнең
малайларыбыз. кызларыбыз һәм балачакларыннан
аерылмаган өлкән дусларыбыз яратып укырлар дип
ышанам. Чөнки һәркемнең канатлы малай буласы
килә!