Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗНЕҢ САФКА


РАВИЛ КУКУШКИН
Равил Кукушкиииың аерылып торган сыйфатларыннан берсе —
мегаен, шигъриятне нечкә тоемлавындадыр... Марксистик-ленинчыл
эстетика, әдәбият гыйлеме нигезләрен өйрәнүе, психология, логика
фәннәре белән ныклап кызыксынуы, фикер һәм хис бердәмлеген тудырган
образлы. ассоциатив фикерләү серләрен ачыклау юнәлешендә махсус
эзләнүләр алып баруы аның әдәби-эстетик эшчәнлеге эчен төпле нигез
булды. Яшь галимнең шигъри образлар ясалышындагы төп принципларны
аңлаткан теоретик монографиясе нәкъ әнә шундый системалы һәм
комплекслы характерга ия дә.
Соңгы елларда Равил балалар әдәбияты үсешен өйрәнүдә зур
активлык күрсәтә. Балаларга багышланган шигъриятнең матурлыгын һәм
үзенчәлеген бөтен нечкәлеге белән анализлап язылган тәнкыйть
мәкаләләре, турыдан-туры аның катнашы белән төзелгән «Татар балалар
поэзиясе антологиясе», ниһаять, берснчеләрдән булып, татар балалар
поэзиясенең фольклордан алып бүгенге көнгәчә үсешен яктырткан «Шигъри бишек». «Канатлы дөнья»
китаплары барлыкка килү — әдәби хәрәкәтебездә, һичшиксез, яңа бер адым.
Татар әдәби тәнкыйтендә бүген шактый җанлану сизелә. Ләкин аңа еш кына әле эстетик профессиональ
өлгергәнлек җитенкерәп бетми Әдәбият гыйлеме әзерлекле, сәләтле, яңа кадрларга мохтаҗ. Равил
Кукушкин — әдәбиятыбызга зур хезмәт күрсәтүгә әзер булган әнә шундый өметле яшьләрнең берсе
Хатип ГОСМАН, филология фәннәре докторы,
профессор.
КАВИ ЛАТЫЙПОВ
Кави Латыйповиың исеме укучыларга күптән таныш Егерме елдан
артык иҗат гомерендә ул татар, рус, чуваш телләрендә унга якын китап
чыгарды. Алар арасында шигырьләр, хикәяләр, очерклар да. балалар
өчен язылган әсәрләр дә бар Прозаик буларак. Чу- еашстан
материалында ул матур булып ачылды, космонавт Николаев һәм Чапаев
турындагы повестьлары — укучыны җәлеп итәрлек язылганнар Кыска
хикәяләрендә дә аның үз ачышлары, табышлары бар
Шигърияттә Кави озак еллар эзләнде Беренче чор иҗаты
беркатлырак тәэсир калдыра Ә менә соңгы елларда ул поэзиядә
үзенчәлекле шагыйрь булып
Илдар ЮЗЕЕВ