Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бәйрәмнәр

Кешелекнең үзе шикелле үк Борынгыдан килә бәйрәмнәр. Шатлыкларын бәйрәм итә кеше,— Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар Җир шаулатыр бәйрәмнәрең булсын.. Бәйрәме бар халык — бай халык: Гасырларның бәйрәм җилләрендә Җыры кала, Байраклары бара чайкалып Бәйрәмнәрдә — бәхет тантанасы. Җан сафлыгы, күңел яктысы. Гомер буе озатып бара безне Бәйрәмнәрнең керсез ак тесе. Тар күңелдә була алмый бәйрәм... Бәйрәмнәргә кирәк мәйданнар: Борынгылар җаннар матурлыгын Мәйданнарга. Гасырларга җәеп салганнар Дулкынланып бара ал байраклар, Илдә — хөрлек, илдә — бәйрәмнәр. Бәйрәмле дә, җырлы да син, халкь)м.—• Киләчәккә иңәр ямьнәр бар!