Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Яңа җырым, син — ватандар хисем* Заман рухын сиңа сакларга) Бул син оран, бул син өндәү бүген.. Бар илләргә, бар халыкларга) Якты җырым минем! Ил сүзе бул — Иминлекне сиңа якларга! Биеклектән, мәйданнардан эндәш.. Бар илләргә, бар халыкларга! Оптимистик һәм романтик җырым! Синең урын алгы сафларда: Дөреслекнең үзе булып, җит син Бар илләргә, бар халыкларга) Партияле җырым! Ахыргача Тугры бул син олы идеалга. Иң югары гуманистик рухны Исән илтик якты елларга. Бар илләргә, бар халыкларга!