Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЗИЛӘ

 

 Ул арып, йончып ерак командировкадан кайтып ки лә иде. Башында бер генә уй тизрәк өйгә кайтып җитү, тизрәк урынга аву һәм йоклау . Берни уй ламыйча. бернигә карамыйча озаклап, рәхәтләнеп йоклау Ял итү. ял итү Шуңа күрә яшьләр белән тулган шау-шулы кич ке трамвайда да һичбер нәрсәгә игътибар итми ге һә барды ул. Тәмам алҗыган бу кешене бүген инде дөньядагы бер генә әйбер дә үз-үзенә каратмас, дикъкатен җәлеп итә алмас кебек иде Аяк өсте кайтса да. күзләре йомылыпйомылып китәләр Командировкага барган шәһәрдә ничә көн буе оешмадай оешмага чабу, аннары шыгрым тулы поездда шулай ук ярым . :ырын. ярым басып диярлек кайту — болар барысы да менә хәзер, ял итү сәгатьләренә бик якын калгач. үзен нык сиздерә башлады Аның бөтен гәүдәсе мепә-менә авар да. шул ауган урында ук күптән татыл магаи озак йокыга талыр сыман. Үз тукталышын ниндидер няләнелгән билгеләр буенча сизеп, ул баш каларга ияреп кенә вагоннан төште Аннары нәрсәдер уйлаган төсле, салкын урам уртасында бераз басып торды да. авыр гына атлап, үз ягына таба китеп барды. Аңа хәзер җир асты юлыннан урамның теге ягына чыгарга кирәк иде... Анысы да чыгылыр, автобусы да килер Өенә дә әкренләп кайтып җитәр ул Бу уйлар үзләреннән-үзләре адымнарын ашыкмас, салмак җайга көйләделәр. Аның арыганлыгы, дөньяга битарафлыгы бөтен хәрәкәтен.• чыкты Сак кына басып җир асты юлы баскычыннан аска таба бер-ике адым атлау белән, анык игътибарын янәшә төшеп килүче берәү җәлеп итте Нәрсәсе белән, пичек? Ул моны үзе дә белми Кайчагында шулай серен аңлата алмаслык нәрсәләр була бит Ниндидер билгесез тойгы алармы бер-берсенә тартты Тартты һәм әкренләп телгә сүзләр иңде Алар әллә нинди тыныч иплелек, баштан ук бер берсенә карата туган ышаныч һәм »чкс ихтирам хисе белән сөйләшеп киттеләр Башта Кәрим — Кара әле. тайгак икән монда дип куйды Баскыч чынлап та бозланып каткан иде Мондый караңгырак чак чарда аннан төшүе дә шактый кыен иде Аннары ул йомшак-тыныч тавыш белән - Әйе шул.,. - диде бугай йокымсырап кайтучы Кәримнең күзләре ачылып, зиһене шунда гы на уянып киткәндәй булды. Әллә инде «егылып хурлыкка калмыйм тагы . .’.» дигән уй аның йокысын ачты, әллә янәшәдә бик якында ишетел гән әлеге йомшак аваз Кәримгә шулай тәэсир итте — ул бик тиз исенә килде Әллә каян гына сүзләр дә табылды. — Сез караңгыда ялгыз йөрергә курыкмыйсыз икән... — Ялгыз түгел ич.' — Кая. тагы кемегез бар? — Менә сез бар. — Мин? Кәрим шаянрак тонда, елмаебрак сөйләшкән җиреннән, бу сүзне ишеткәч аптырап китте. Үзе белән рәттән атлаучы бу япь-яшь кызның ана һич көтмәгәндә «менә сез бар» дип әйтүе бик тә гаҗәп кебек иде Бу — Кәрим өчен бик яңа, таныш түгел нәрсә иде Шуңадырмы улс\з- не баштагыча шаянрак рухта дәвам итү мөмкинлеген бөтенләй исеннән чыгарып җибәрде. Сөйләшүеннән үк тукталып калды Күбрәк үз эченә бикләнеп яшәүче, кешеләргә караганда ешрак үз уй лары белән аралашып, шул дөньяда гомер итүче Кәрим — үзе турында сүз чыкканда, игътибар үзенә юнәлгәндә, һәрчак диярлек югалып кала иде. Мондый вакытта аның бөтен фикер агышы салмаклана, ә сөйләвен инде әйтәсе дә юк Гомумән, ул бик мавыккан чакларында гына әйбәт гәпләшә ала сыман — бу вакытта ул әллә нинди нечкә мәгънәле матур сүзләр табып, онытылып сөйли. Ә болай *— гадәти, тыныч сөйләшүләргә кушылып китү ана бик кыен. Әле ярый, сүзне кыз дәвам итте. — Мин сез кайткан трамвайда идем... Сез уртада басып бардыгыз Беркая карамыйча, беркемне күрмичә. Тәрәзәгә генә текәлеп. Ә мин. әллә нишләп, гел сезне күзәтеп бардым... Вокзалдан бирле. Озак күзәткәннән соң сез ышанычлы кеше дигән фикергә килдем — Алайса, минем белән жир асты юлыннан үтәргә дә була дип саныйсыз инде? Инде хәзер кыз тукталып калды. Ул бу сүзләргә җавап бирмәде. ‘ Кәрим бөтен уйлаганын шундук әйтеп биреп ялгышлык ясадымы - ничектер җайсызрак килеп чыкты... Хәер, сүздә җорлык җитмәгәнен Кәрим моңарчы да еш кына искәреп ала иде. Башкалар төребрәк, яшеребрәк. һич югы әз генә хәйлә кушып, матурлабрак белдергән фикерләрне ул. алдынартын уйлап тормыйча, үзе тойган бөтен дөреслеге белән әй теп ташлый шул! Күп чагында, теге яки бу очрак өчен бик үк кирәк булмаган сүз дә ычкынгалый. Аннары инде, үзенең үтә тәрбияле саналган иптәшләренә ул сүзләрнең ничегрәк тәэсир иткәнлеген чамалап алгач. ул бик уңайсызлана. «Бу юлы да шулайрак килеп чыкты, ахры»,— дип уйлады Кәрим. Ләкин кыз эчтән үз-үзен телгәләргә тотынган Кәримне бераз тынычландыргандай итте. — Иптәш кызларыма барган идем Бергәләп семинарга әзерләнеп утырдык та, соңга калынды... Бу инде сүзнең Кәрим теләгән якка борылуы иде Шуңа күрә ул, җил чыгуын көтеп алган тегермән кебек, акрын гына булса да яңадан кузгалды. — Әле сез студентка да мыни?! Әмма, теле ул сүзләрне әйтү белән, башында шундый уй ялтырап узды «Арулан әллә баш тәмам эшләми башлаган инде минем? Ничек инде ул студентка да мыни? Сез минем турыда тагын нәрсәләр бс ләсез соң, дип сораса? Ул чагында көймәң комга терәлә бит, картая ба ручы яшь иптәш.. » в Ә ә, юк. бусында дөрес әйтелгән икән! Кәримгә чыннан да аның турында бик күпне белә кебек тоелды Бергә атлап барган, шушы ничәдер минут эчендә Кәрим ана күңеленнән бетен әйбәт сыйфатларны биреп куйган, үзе өчен кызның образын тудырып өлгергән иде инде. Аның ак якалы озын пальто кигән зифа бус, төнге урамда да матурлыгы сизелеп торган озынча йөзе, барыннан да бигрәк, кыш салкынлыгын оныттырырлык җылы тавышы — һәммәсе дә кызны Кәрийнең идеалы булган тәрбияле дворян кызларының бер- * сенә әйләндергән иде инде. Ә дворян кызлары аның күңеленә күбрәк 2 рус художникларының картиналарыннан, декабристларның легендар ха- = тыннары аша кереп калган, күрәсең... Алар — сын һәм йөз чибәрлеге нең жан, күңел матурлыгы белән тулыландырылган бердәнбер чагылы- * шы сыман иде. ® Янәшәсендә атлаган әлеге чибәргә тагын бер сыйфат өстәлгәнгә кү- = рә ул «Әле сез студентка да мыни?» дип сорады бугай инде Чөнки, Кәрим уйлавынча, хыялга якын торган яшь матурлык бары тик сту- 2 денткаларда гына була иде сыман. Башка кызлар аның өчен артык . гадәти кебек Кәрим белән кыз әкрен генә атлый-атлый тагын әллә ниләр сөйләштеләр. Әмма бу инде алар өчен үзенең чын мәгънәсен югалтты төсле - Сүзләр — бу ике йөрәк арасында җәйрәп аккан, кичерешләр дәрьясы г иың маяклары гына кебек иде. Төнлә белән зур елга ярына басып карап торганда да күзгә бары тик әнә шул маяклар гына күренә. Ә елга үзе, күзгә күренмәс олы, көч ле ташкын булып, серле караңгылык эчендә, бары аның үзенә генә билгеле дөньясы белән агып ята Аны бары тик күңелең белән генә тоеп, сизеп була. Алар инде бүтән баскычтан өскә, урамга чыктылар. t Монда — зур шәһәрнең зур урамында — яктырак та. хәрәкәт тә күбрәк. Алар арасында пәйда булып, икесен дә бер-берсенә серле көч белән тартучы әлеге күзгә күренмәс агымга биредә кыен иде ...Әйе, дөнья кешеләр арасындагы мондый кабатланмас садә мизгел ләрне саклауны үзенең төп вазифасы итеп санамый шул. Дөньяның да, кешеләрнең дә бүтәнрәк максатлары бар Менә бүген алар арасында эчкерсез саф дөнья туды Ләкин ул әлеге ике кешелек мохит— шушы зур тормышта яшәргә тиеш бит' Әлеге кечкенә дөнья зур дөнья белән килешә алырмы соң? «Егерменче га сыр» дип аталган көчле хәрәкәт эчендә ул үзенең бөтен нечкәлеге, са ләлеге белән исән, торс кала алырмы?. Кәрим инде күптән гаилә корып караган һәм барып чыкмагач (ул моны үзенең ашыгуыннан күрә иде), барысын оныттыра ала торган бер көчле ярату очраганчы өйләнмим дип үз-үзенә ныгытып сүз биргән, хә- <ер буйдак тормышына күнегеп килүче утыз биш яшьләрдәге кеше мондый сорауларга җавап бирердәй хәлдә дә түгел иде инде Аның өчен хәзер дөнья ачыграк бәйләнешләрдән торган шактый нык төшенчәгә әй тәнгән иде. Ул аның әнә шул ныклыкларын гына күрә һәм аңлый баш таган иде Ә нечкәрәк һәм нәфисрәк нәрсәләр - аякка уралып еш кына комачаулык тудыручы вак-төяк кебек иде аның өчен Олы эшләр вакы тында мондый чүп-чарның гел булуын һәм аларның санга сугылмавы, искә алынмавы ниндидер мөһимрәк күренгән максатлар аркасында ак- танганны да белә иде Кәрим Шундый уйлар белән яшәп, ул үзендә барган эчке үзгәрешне дә "лы. җаваплы эшенә бәйләп аңлатырга ияләнеп китте «Миһ үз гомеремдә берәр зур эш эшләп калырга тиеш, дип уйлый »’Де ул - Ә нечкәлекләр. кешегә хас йомшаклыклар — мин- мә комачаулаячак кына Алар белән мин гап-гади. әэергә-бәэср килеш хәлиткеч үзгәрешләр ясауга сәләтсез кеше булып кына яши а 1.1м Дань яның әзер матурлыгына куанып, шуны татып, шуннан т «м табыт йөрү че кеше буларак кына Ә мин моңнан гына канәгать түгел Бу - ми исм өчен бик тә аз Дөньяның бер почмагын гына булса да үзем дөрес дип санаганча төзисем, төзәтәсем килә минем. Күңелем шунсыз канәгатьләнмәячәк... Күңелдәгенең чынга ашуын, күзгә күренерлек чынбарлыкка әверелүен күрү кирәк. Гомумән, ниндидер үсешкә ирешкән һәрбер рух һәм күңел үзенең реаль эшен, реаль матурлыгын тудырып, җир йөзендә калдырып китәргә тиеш. Ул аны үзенә тиң тәрбияләнгән баласы рәвешендә калдырамы, эшләгән зур эше яисә иҗат җимеше итепме — барыбер. Әмма матур күңел, көчле рух үзеннән бер эз калдырырга тиеш!» Әйе. ул үзен күбрәк әнә шундый уйлар белән юатып йөри башлаган иде соңгы вакытта Ә эшендәге бер-бер артлы килеп торган уңышлары аның бу фикерләрен, басып тору җирлеген тагын да ныгыталар, дөрес- юген раслыйлар иде. Ул үз өлкәсендә инде күпләр тарафыннан танылган. нык хәзерлекле, көчле белгеч санала. Эш стихиясендә ул үзен судагы балык кебек — иркен, ышанычлы сизә. Иң мөһиме — көчен, нык адымнар белән алга баруын тою аңа тагын да күбрәк ныклык, үз-үзенә ышаныч бирә иде. Әйе, моңа кадәр шулай иде. Ә хәзер? Хәзер, менә шушы минутта Кәрим үз-үзенә. үзенең һәр яктан килгәнлегенә. яхшылыгына, камиллегенә эшендәге кебек, эш дөньясында- 1Ы сыман тулысынча, ныклап ышана аламы? Ул үзен андагыдай көчле сизәме? Кешелек тойгылары тулы икәнен, шикләнмәслек дөрес яшәвем һәм моңарчы да шулай яшәгәнлеген сизәме ул хәзер? Шуңа иманы камилме аның? Яп-якты автобуска кереп, кыз белән янәшә утырып бара башлагач, аны адашуын сизенү тойгысына охшаган ниндидер халәт били барды Элек адашканлыгыңны хәзер генә аңлау идеме бу. әллә менә хәзер, шушы вакытта адашып йөрүеңне сизенүнең күңелне сүлпәнәйтүче тәэсире идеме— Кәрим моны аера алмады. Яп-якты автобус эче үзе дә Кәримне тыңлаячак, аны хөкем итәчәк бер суд залы сыман тоелды. Аның яктылыгы — кискен, катгый, һәммә нәрсәдән, һәммә кешедән ачыклык, аныклык таләп итүче яктылык иде һәм ул нәрсәсе беләндер аны куркыта да. ни өчендер шикләндерә дә Әле генә үзендә ниндидер күңел талпынуы сизгән, һич көтмәгәндә билгесез ашкыну, каядыр, кемгәдер тартылу, ымсыну тойган кеше —ул идеме сон? Кәрим үзе идеме? Әгәр чынлап та шулай булса — хәзер ул нишли, ни хәлдә бара? Янәшәдәге яшь кыз үзенең бөтен барлыгы белән аннан әнә шуңа җавап көтә иде кебек. Җиңелүләргә күнекмәгән, эшендәге гайрәтне, өстен булуны гомумән тормыштагы көчлелек дип санарга ияләнгән, аларны үзара тигез күра башлаган Кәрим әкренләп кызаруын тойды. Югарыга менеп барганда әйтерсең лә ул аягы белән басарга тиешле ниндидер басманы таба алмаган да. шуңа күрә хәзер бушлыкта түбән таба оча. каядыр түбәнәя бара... Кәрим инде автобус урыныннан кузгалып киткәннән бирле күңеленнән бу яшь гүзәлгә тиң сүзләр эзләп килә. Ул үзендә шундый көчле сихри сүзләр тудырырдай моңарчы тоелмаган ашкынулы хәрәкәт, дулкынлану. кичерешләр табарга тели. Үз күңелендә шундый — тел белән әйтеп булмый торган нәрсәләрнең акылга буйсынмаган шашкын агышын табасы, аңа юл бирәсе, ул ташкынны тышка, дөньяга чыгарасы килә Шушы ташкында үзенең дә кинәт кенә югалып каласы, ияреп агасы, күңелне ымсындырган шул стихиядә бер яшәп аласы килә. Әмма никтер — бер сүз эндәшмичә яисә, юк-бар сүз сөйләшкәләп, күпме генә көтмәсен — аның күңеленнән ургылырга тиешле әлеге таш кын үзен сиздермәде. Кәрим кызның матурлыгын күзләре белән күрде. акылы белән аңлады, ләкин ничек кенә тырышса да. көч куйса да шуннан ары уза алмалы Бу Кәрим өчен гаҗәп һәм ина ачыш иде. Бу моңарчы бер дә уйланмаган нәрсә иде. Кәрим аны өйләренә хәтле озатып куйды Кыз. саубуллашып, биш катлы йорт ишегеннән керен югалгач, ул инде арудан түгел, ә „бөтенләй башка уйлардан салмакланып, акрын гына үз өенә таба китте. Төнге аулак урам шушы кыска гына арада да байтак нәрсә турында*? уйландыра иде Кәримнең үзенең дә бик ашыгасы килмәде Өенә кай< канчы, ияләнгән мохитына яңадан кереп киткәнче, ана нәрсәнедер ан _ тап бетерәсе бар иде кебек, һәм ул теләк алдагы тормыш өчен бик мө ~ һум дә кебек. . = Ә ике көннән ул хат алды һәм аны төшендәге кебек укыды Бу хәл һич тә өнгә, чынга охшамаган иде а «Сез мине ачуланмагыз, мин — Зилә, теге кичне сез озатып куйган с. кыз. Адресыгызны каян белүемә дә аптырамагыз Ул кичне сездән сон * мин өйгә кермәдем. Сезнең кайда яшәгәнегезне бик беләсем килде, һәм X мин әкрен генә артыгыздан бардым. Өегезне, подъездыгызны күрдем - Хәтга. почта ящи!ыынан газеталар алуыгызны карап торып, ничәнче ? квартирада яшәвегезне дә белдем Ә бу хатның чит кеше кулына эләгүеннән курыкмыйм мин. Чөнки теге чакта сез күпме көннәр җыелып торган почтаны алдыгыз — димәк, өегездә ящикны сездән башка, ачмыйлар Логика шәпме?! Ярый, бусын калдырып торыйм ә.гг Сезне борчып пигә бу хатны язарга булдым соң әле мин? һнч кирәкмәгәнгә аптыратып Беләсезме, минем бер үзгәрмәс кагыйдәм бар кеше үз күңеленә хыянәт итмәскә, аны беркайчан да алдамаска, хәйләләмәскә тиеш Менә хәзер сезнең каршыгызда шуның белән акланам Мин хатны шул кагыйдәм кушуы буенча яздым. Ә ни өчен яздым? Сезне ошаттым буган мин Ул кичне трамвайда юл 6yi сезне күзәтеп кайттым. Сез кереп басу белән үк Йөзегезнең һәр хәрәкәтен, кашлары гызның. иреннәрегезнең һәр кыймылдавын күрен, күзәтеп бардым Ки леп җиткәндә сез инде миңа бик таныш, бик якын кеше идегез Әллә шуңа күрә инде, баскычтан да янәшә төшә башладым Юллар да бер якка булып чыкты, минем бәхеткә Бары тик сөйләшә башлагач кына мин үземнең хыялымда чынбарлыкны әзрәк \ <ып киткәнемне аңладым Чөнки тавышыгыз — минем өчен яна. Я1 тавыш иде Ә бәлки мин бу хат белән сезнең кәефегезне кырамдыр’ Бәлки ссз башка берәүне бик ярата торган бәхетле бер кешедер? Чин сезне бу хатым белән борчыйм гынадыр? Ләкин минем сезгә бик тә, бик TQ хат язасым килде Шуны язып мин хәзер үз-үземне ачам кебек. Күптән көткән үземне Хат язганда гына булса та үземнең хәзерге чынлыгымны матурайтам матуррак яшәп алам кебек Миннән тагын хат алсагыз, аптырамагыз, яме Хәзергә сау бутыгыз' Зилә» Кәрим хатны бер укып чыкты. янаДан укыды Андагы сүзләрне та гын тагын ку целеннән үткәрде Әмма аңа шактый вакыт бер фикер дә килмәде. Ул берни уйлый, бернинди хәрәкәт кыла алмасзык сәер бер халәттә, хатка текәлгән килеш, кыймылдый да алмыйча басып торды Билгесез бер вакытка ул үзенең эшкә чыгып баруын да. бүтән көнне «й бусагасыннан атлау белән хәл кыла башлый торган эре те ваклы мәсьәләләрен дә онытты Бер генә минутны да бушка, юкбарга \зды рыргя яратмавын да, гомеренең һәр минутын диярлек эш өчен генә фай даланып килүен дә — барысын-барысын да үзе дә сизмәстол исеннән чыгарды ул. Әйтерсең. бу минутларда шул хәтле көч кустын үткән го чор бөтенләй булмаган да Сәер онытылу халәтеннән соң килгән беренче хис. теләк шундый иде кинәт кенә аның бу хатка бик нык ышанасы килеп китте Аны күптән И®н «арыгып көтелгән нәрсә дип кабул итәсе килде Кәрим үзен түзем. сезлек белән хат көткән, хат язарга тиешле кешесен бик тә. бик тә са тынган итеп тоярга теләде. һәм бу теләк, бу омтылыш әллә нинди бер көч табып, җиңеләеп, күккә күтәреләсе килү теләге кебек иде Ул күтәрелү чынга ашса, моңарчы яшәлгән тормышның бик күп ягын аста, түбәндә калдырачак иде. Аларны вак. кирәксез, артык мөһим түгел нәрсәләргә әверелдерәчәк иде. Кәрим үзе дә, ирексездән, шуның белән килешер төсле иде. Кызганычка каршы, ул бу халәтендә озак басып тора алмады. Икенче каттан төшеп килүче ир-ат. очрашканда эндәшми китүне зур начарлык дип санаучы танышы: — Нәрсә, авылдан язалармы? — дип аны, бер хат — бер канат белән каядыр күтәрелергә омтылган адәм баласын, үзләренең баскыч төбенә \к. Кәримнең басып торган урынына китерде дә куйды. Кәрим ничек җавап биргәнен үзе дә аңлый алмастан: — Ә, әйе...— дип кенә әйтә алды. Шуннан соң инде әкренләп күнегелгән, ияләнелгән җир тормышы, көн итү башланды. Автобус көткәндә дә хат тәэсиреннән арынып җитмәде әле ул. Ә эчкә үтеп җайлырак бер урынга баскач - ул эшенә бәйле уйларга бирелде. Аның һәр көнне ашыгыч мәсьәләләр хәл итәсе була. Ә аларны исә алдан уйлап кую. һәр яктан үлчәп карау, бөтен шартларны искә алу кирәк. Ул һәр көнне юлдагы вакытын тулысы белән әнә шуңа ба- 1ЫШЛЫЙ һәммәсен уйлап, тикшереп карый, төрле варианттагы чишелешләрне күңеленнән үткәрә... Ә эш дигәнең кешегә, аның яшәү рәвешенә, холкына нык кына йогынты ясый икән бит ул. Кәрим дә моны вакыт-вакыт. күңел күзе ачылып киткәләгән сирәк минутларда бик ачы хакыйкать итеп сизә... Эш белән ничек кенә мәшгуль булмасын, соңгы елларда көн-төншуның белән генә яшәүгә күнегеп җитмәсен — Зиләнең хаты Кәримне нык кына уйландырды. Үзенә шулай эчкерсез ышана алган кызны теләсә ничек эзләп табасы, аңа чын күңелдән сокланасы, рәхмәт әйтәсе килгән чаклары да булгалады аның. Сөйләшәсе, якыннан аңлашасы да килә иде. *Бу очрак, бу кыз аңа кайвакыт тормышында бердәнбер булып та күренә. Зилә аны яшьлек белән һәм аңа хәзер бик тә тансык булган ниндидер бер мөһим нәрсә белән очраштырыр кебек иде. Ә кайчагында аның Зилә кебек онытылып хат язасы да килеп китә иде. Бернидән кыенсынмыйча, барысын, барысын әйтеп, ачып салып. Бердәнбер мәртәбә кемгәдер тулысыңча ышанып. Ни уйлап, ни кичереп яшәгәннәрен барысын шул хатка түгеп салып. Үз тормышының бердәнбер һәм иң ачык хаты итеп... Ләкин бу талпынулар ничек кенә көчле һәм ихлас йөрәктән чыкмасын — алар Кәримне ниндидер бер адым ясарга этәрмиләр иде. Анда «Зиләне һичшиксез эзләп табарга» яисә «тиз арада хат язып, аңа барысын да аңлатырга» дигән көчле бер уй тумый иде. Ныклы бер <гсләк аны үзенә буйсындыра да. конкрет адым ясата да алмый. Ул. һәрвакыт диярлек. Зилә турындагы уйлары белән генә чикләнеп кала килде. Күпмедер вакыттан соң Кәрим бу уйларына ияләнә, күнегә башлады сыман Алар беренче көндәге кебек бөтен күңелне кузгатмый, бар акылны биләмиләр дә төсле иде... Соңрак. Зиләдән тагын бер хат килде. Кәрим бу юлы аны тынычрак, ниндидер тиешле бер нәрсә кебегрәк кабул итте Кызның хәленә кергән төсле, түбәнчелекле илтифат белән- рәк укыды бугай ул хатны. Зилә үзе дә Кәримгә әллә ни зур нәрсә әйтми, ул күбрәк кичерешләрен. эчке тормышын яза. Кәрим исә моңа каршы ничек дип әйтергә дә. үзенең нишләргә тиешлеген дә белми. Ләкин ул бер нәрсәне һичшиксез тешенә Зиләнең дөньясы аныкыннан матуррак һәм Кәрим тиз генә менеп житә алмастай жирдә — кайдадыр биектә, югарыда, өстә иде. Ә бер көнне Зилә Кәримне очрашуга чакырды. « ..Ял көнне кичке сигездә мин сезне телефон-автомат янында кө тәм»,— диелгән иде аның хатында. ф Бу сүзләрне укыгач, Кәрим күптән югалткан кадерле әйберсен тап- _ кан шикелле куанды Тиздән, бик тиздән гомер күрелмәгән могҗиза бу- | лыр кебек иде. Ул, әйтерсең, үзенең яшәү дәверендәге ин олы бәйрәм- 5 гә әзерләнә, бөтен барлыгы белән шуны көтә иде. Ф Әмма Әмма ул сәгать якынлашкан саен Кәрим үз күңелендә бө- _ тенләй икенче халәт урнаша баруын сизде. Аның бөтен бәхетле уйлары ® каядыр таралып бетте Көзге каршында тырыша-тырыша киенгәндә ул инде һич тә бәхетле * түгел иде. Ниндидер көч җитмәслек, хәленнән килмәслек авыр = «шкә барган кешегә охшаган иде ул хәзер ь <Әллә бөтенләй бармаска гынамы соң? дигән фикер дә бик еш ке ' pen чыга иде башына.— Бу хатларны да. каяндыр килеп чыккан Зилә- = нем үзен дә онытырга һәм элек ничек яшәлгән булса, шулай яшәүне - дәвам итәргәме әллә? Бер нәрсә дә булмаган төсле!» Ләкин Кәрим буйсынып өйрәнгән әхлак кануннары аңа инде артка чигенергә рөхсәт итмиләр иде. Ул очрашуга бармый кала алмый. Ишектән чыкканда да, лифт белән сигезенче каттан түбәнгә төшкән дә дә ул үзен бәхетле кеше итеп тоярга тырышып карады Бик-бнк тырышты! Әмма бу һич кенә дә барып чыкмый иде. Кәрим үзен ниндидер бер кысага китереп керткән көчтән һичничек ычкына алмын. Телефон автомат аның өеннән ерак түгел Кечкенә генә бакча аркы лы чыксаң, каршыдагы биш катлы йорт почмагында Тик Кәрим ул бакчага кермәде Билгеләнгән урынга ул әйләнечрәк юлдан, йортлар арасыннан барырга булды. Алан иткәч юл шактый эзы пая Нәрсәнедер тагын бер кат уйларга вакыт күбрәк кала кебек иде Зилә ерактан ук күренде Телефон будкасыннан икс-өч адым гына читкәрәк баскан да. бак чага таба карап, аны көтә иде. Әйе, бу — бер гөнаһсыз, саф күңелле яшьлекнең үзе иде! Көткән ке шесе һичшиксез әнә шул яктан килер дип ышанган, аның башка яктан килеп чыгуын башына да китермәгән яшьлек иде бу' Күзләрен талдыра талдыра, игътибарын бер генә секундка да читкә юнәлтмичә, зарыгып көтеп ала торган яшьлек иде бу Аның каршысына килүче дә әнә шундый — көтә көтә зарыккан, сагынган булырга тиеш иде. Моның кадәр бирелеп, онытылып көтү, һичшиксез, шуны таләп итә. Ә Кәрим бу бәхетле кеше роленә һич кенә дә туры килми бит Юк. туры килми! Хәтта ул менә хәзер Зилә янына барып ничек дәшәргә, ни турыда сөйләшергә дә белми Ниндидер бер кыз өчен шулай баш ватып уңайсызланып торуга караганда күнегелгән тормышы күпкә рәхәтрәк т тынычрак та тоела иде ана Ул Кәримнең үз дөньясы, үзенчә яшә не иде. ичмаса анда барысы да ачык һәм бөтен нәрсәне дә акыл белән, тырышлык белән хәл итеп була Зиләгә карап Кәрим озак басып торды Кыз исә вакыт үткән саен ул киләсе якка һаман бирелебрәк, һаман текәлебрәк карый «Күрмичә үткәреп җибәрмәгәем» дигән шик. әйтерсең аның күңелендә бүтән бер чигә дә урын калдырмаган Кәрим урыныннан куз<ала алмый Кәрим аңа таба барырга, сүз әйтергә көч таба атмый Ул Зиләнең яшьлеген, чибәрлеген күрә Мондый матурлыкка һәрбер тере җанның тартылганын, омтылганын белә. Әмма Әмма ул үзендә бу очракта һичшиксез булырга тиешле, тирәннән килергә тиешле дул кынны никтер тоймый, сизми Каядыр китеп югалган шул хис кушыл маганга күрә, акыл үзе генә Кәримне кузгата алмый. Моңа кадәр әле киләчәктә дип уйлап йөрелгән бәхет, менә хәзер, шушы очракта инде булырга тиешле бәхет Кәримгә никтер елмаймый. .. Акрын гына атлап Кәрим кирегә китте. Нәкъ килгән юлыннан кит те ул... Ә үзенә пидәндер курыккандай кача, кызу-кызу йөгерә кебек тоелды. «Нәрсә бу? —дип бу хакта соңыннан да кат-кат уйланды Кәрим- Картая башлаумы? Әллә инде күп эшләү аркасында туган вакытлы гы па бер хәлме? Үтәрме ул?.. Әгәр дә миңа бу жан өнәмәгән нәрсә бөтенләйгә килсә? Ул чагында миңа нишләргә кала?!!» Ул күпме генә баш ватмасын, үзенең бу уйларына, бу сорауларына төпле жавап таба алмады. Аның бу чактагы халәте — кемнәндер зур бүләк көтеп алданган һәм шуңа бик тә үпкәләгән бер сабыйны хәтерләтте. Зиләнең.* әлбәттә, монда бер гаебе дә юк иде. Ул Кәримгә бары тик нәрсәнедер аңларга гына ярдәм итте бит