Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Кәүсәрия Шәфиково Бүген җилләр талгын исте Ак болытны мендәр итеп, Җил йоклый төшләр күреп. Төшендә дә йөридер ул Каен чукларын үреп. Үтәдер ул элгән керне Җилфердәтеп чак кына. Тирбәтәдер чәчәкләрне, Кочып алып сак кына. Су буена йөгереп төшеп Дулкыннарны куадыр. Бөгелгән тал бөдрәләрен Агым суда юадыр. Кояш батты, Ай калыкты, Таң белән җил уяныр. Бүген нинди җил исәр, дип, Дөнья күргән уйланыр. Мәхәббәт Тик анасы аңлый алган Үэ сөйләме баланың. Мә, ди бала үз телендә, Бир, диюе бу аның. Мә, ди күреп уенчыгын, Мә, ди чәчәк күрсә дә Бар да үзгә, сөйләсә дә, Еласа да, көлсә дә. Ике кулы — очар канат Мә, ди, күрсә бер кошны Тәгәрәтеп уйнаргадыр. Мә, ди, Айны, Кояшны. Барысы да сиңа, диеп, Елмаючы анасы. Ал мине дип, янә. мә, ди. Кулын сузып баласы. Кулындагы баласына Бирә ана барын да. Йөрәген дә, Кояшын да, Аен да. Җир шарын да. Гөрләвек тә җырлый-җырлый Акмас кук минсез. Сыерчык та үз тавышын Тапмас күк минсез. Җибәрмик инде яз ямен, Торсын ул гөрләп, Авыру, кит син, кит тизрәк, Кабыныйм дөрләп. Әллә нинди инде кеше җаны Яз җитте дә инде минем талга, Яфракларын ярды, и матур. Бер сандугач килеп кунар да, дим, Сайрый-сайрый мине юатыр. И мин тиле, савыттагы талга Сайрар кошлар килеп куна ди. Барысы да шулай гади генә, Син дигәнчә рәхәт була ди. Әллә нинди инде кеше җаны, Бернигә дә охшаш, тиң түгел. Сындырылган ботак яшәрсә дә Сандугачын көтә бу күңел. Чәчәкләргә бактың сокланып. Юк, бу — синең мине күрүең. Минем өчен утлар, давыллар Кочагына барып керүең. Челтер-челтер, бу — син тыңлаган Чишмә түгел, минем тавышым. Күзләремдә, минем күзләрдә Югалтуың синең, табышың. Яз яктысы түгел, бу — сиңа Елмаюым минем, көлүем. Мең газабың кичеп, яныма Бәхетеңне эзләп килүең. Мин кыз бала, бөдрә талың мин. Рәхәт җилгә чәчем таралган. Миннән башка яши алмыйсың, Шуңа да бит минем йөрәгем Иң саф сөю белән яралган. Эльмира Шарифуллина ҖИРКӘЕМ, ҖИРЕМ, ҖИР ГЕНӘМ... Җил тузгыта ап-ак чәчен әткәемнең. Моң сызлата ап-ак күңелен әткәемнең Үткән юлы, яткан кыры, йөргән җире, Туфрагына сеңеп калган йөрәк җыры — Сеңеп калган дуслар җыры белән бергә, Каны тамган Рәсәй дигән изге җиргә. Таш стена булып баскан, куеп бергә Ил уллары белән ул да иңне-иңгө. Иңне иңгә куйган өчен егылмаган, Рухлары да бергә булган, сыгылмаган. Иманын ул саклап калган зур утлардан, Изге антын бер мәлгә дә онытмаган. Онытмаган! Ничә еллар үткән инде... Бу урыннар әткәемнең йөргән җире — Яшьлек эзөн эзләп, гүя килде бире... Чәл чәчләрен тузгыта чал дала җиле. Сугыштан соң туган биш бала без. Туплар тынгач туган биш бала. Әйтәсең син, әткәй: — Сезнең чорга Кабат килмәс сугыш, иншалла!.. Туплар тынгач туган биш бала без, Тыныч көндә безгә җан иңгән. Тыныч көндә үстек, тыныч төндә. Тик кан белән күчкән сез күргән. Әткәем узган юллардан Йөрим, йөрим уйланып. Кан-яшь тамган җирдә үскән Кылгандай дулкынланып. Бу күзләрем ник елмая? — Елыймын бит эчемнән. Көйрәп китмәсме даласы Дөрләгән уй-хисемнән. Җил әз генә хәбәр бирсә, Тере җандай кылганнар Ташланалар уңга-сулга: «Исәнме?— дип, — туганнар?* Ары чабып, бире килеп. Әйтә кебек кылганнар: «Белегез тыныч тормышның Кадерләрен, оланнар!» Әткәм сугышкан җирләргә Килдем, йөрим уйланып, Кан, тир тамган җирдә үскән Кылгандай дулкынланып. Сугыштан соң туган биш бала без, Атылмыйча калган биш ядрә. Әгәр кирәк булса, бер урынына Биш вулкан без бүген — биш тәндә. Кирәк булса, туган илкәй өчен Биш ташкын без, бишебез биш җирдән. Күрмәсәк тә күзләребез белән, Аңга, җанга сеңгән сез күргән. Сугыштан соң туган биш бала без — Туплар тынгач туган биш бала, һәрчак әзер торган биш ядрә без, Чакыра калса әгәр Җир-ана! Күбәләк Ак ефәк канатың, күбәләк, Битемә кагылды. Очмый тор, күбәләк, карыймчы, Күримче, җаныңны. Битемә синең күк сак кына Кагыла идө ул. Югалып торсам мин чак кына, Сагына иде ул. Учымда җилпенә, әйтерсең, Әнисен таныды. Кем соң син, күбәләк, әллә соң Кызымның җанымы?.. 1980—198J «Ни хәлләрдә», дип сорыйлар, Хәлләрем әйбәт кенә. Кайчагында күңелләрне Җәберли гайбәт кенә. Була кояшлы көннәрем, Коела күз яшьләрем. Сезнең кебек хәл белергә Киләләр иптәшләрем. Язгы гөрләвекләр кебек, Гөлдергөлдер агабыз. Мөлдерәмә күзебездән Чумырып хисләр алабыз. Кузгатабыз яшьлек моңын Кочакларга ташланып. Узмакчыбыз кайгыларга Юлыкмыйча, сакланып. Фәрештә түгел лә кеше, Гамьнәрем бар, гарьләрем. «Ни хәлләрдә?» дип сорыйсыз.. Гөлләр кебек хәлләрем! Сагынып кына сөйлибез Ефәктәй балачакны. Оныттыкмы чишмә булып Челтерәп аккан чакны? Пакь хисләрнең яңгыр булып Күкләрдән сибелгәнен, Сабый итеп яратылган Күңелләр бирелгәнен — Җылы, йомшак җилләр булып Кочакка сарылганны, Олыгайдык, оныттыкмы — Үзебез табынганны? Әллә артык сабырландык, Тыйнакланып киттекме? Әллә инде балачакның Ялгыш күңелен киттекме? Бикә Рәхимова Ишелә, җимерелә дөньясы, ’ Югалган таяну ноктасы. Башыңа тынгылык эзлисең, Тик аны, соң, кая куясы? Тын беткән, хәл беткән, ни чара? Беләсең, хәзер син бичара. Куркасың аягың басарга — Җир купкан, чайкала, айкала. ... Биш ятим үстергән ананың Айныта яшьле күз карашы. Чайкалмый, ишелми — җир тигез. ... Шул туфрак, шул тамыр, шул нигез. Гаепләремне син эзләмә, булганнарын гафу ит. Бәгырьләремне ник теләргә? Ярасына шифа ит. Күңлем төбенә ник төшәргә? Төшми генә үлчәргә... Электә сөйгәнгә хат язу — Чибәрме син, дип сорыйсың... Бакча-Сарай тупылларын күргәнең юкмы синең? — Дәртлеме син, дип сорыйсың... Тар җирендә тау елгасын кичкәнең юкмы синең? — Күңлең сафмы, дип сорыйсың... Аяз көнне зәңгәр күккә бакканың юкмы синең? — Сөямсең мине, дип сорыйсың... Айсыз төндә айболдырга пар аргамак белән килсәң, очарбыз бу илдән. Бизәнә хатын-кыз һаман: бизәнә дә ясана, Бар булган гәүдә-торышын үзгәртеп азаплана. Болай булып туган инде, ә ул алай итмәкче, Күңлендә туган рәсемне Җан өреп тергеэмәкче. «Каш ясыйм дип, күз чыгарып куйган чаклары була, үҗәтләнеп, сер бирмичә, тагын «яңадан туа». ... Сәнгатьнең озын гомере —• ир-ат яулаган данмы? Ә аның беренче адымы бәлки хатын-кыз Җаны? Роза Баубекова-Кожевникова Хәтерлим, без күмер төйи идек Төяп тулмас машиналарга, Миңа шаян кызлар болай диде: «Менә шуны сал син җырларга!» И ул колонкага килёп көчкә, Салкын судан рәхәт күрүләр, Аннан тагын җиң сызганып эшкә! — Отбойга да отбой бирүләр... Кояш нурларында янып-пешеп, Кара күмер төсле ялтырап, Без шигырьләр укыдык, искә төшереп, һәм тирәбез торды яңгырап. Бабайларның иман, чыдамлыгы Рухландырды якты уйларга... Үзләренә шигырь чыгаруны Көтте бугай кызлар шуңарга. Хатлар язма, кайтма уятырга Ядкарьләрне, киртә салалмам Юлларыңа, — буран уйнатырга Март аенда карлар табалмам. Кайтма, кайтма! дип ялвара күңел, Өзелеп-өзелеп әйтәм сүземне: Син ышансын шуңа димме?.. Түгел, Ышандырмак булам үземне. Тагын паркка, юеш карусельгә Килдем, таныш түгел калада... Бер утырган идек без яшьлектә, Икәү поезд көткән арада. Ул планнар йөзләп, өмет йөзләп, Ышанычта куллар кысылган! Вакытны гел ашыктырдык, безгә Балкып|ңалды парк шушыннан... Салкын каршылады бүген мине! — Йөз ялгыштан яуды бозлы сил. Ул — хак, ниләр генә әйтим инде?..— Кирегә әйләнми шул карусель... Күк күкрәде. Томалап яумый иде. Еракларда, офык буенда Сызылып торды күкнең якты җире — Нәни утрау, кояш нурында. Койма челтәрләре артындагы Яфракларны җилләр шаулатты. Кинәт килгән яңгыр коеп яуды, Утрау калды һаман яп-якты Нигә эзлибездер утрауларны, Ник табабыз, карап туймыйбыз, Күңелләрдә саклап без аларны Серле бүләк диеп уйлыйбыз. Нури АРСЛАН тәрҗемәлара Укучының күңел дәфтәренә Вьетнам макальларе һам антемнәре ■ Караңгыда — караласың, яктыда — яктырасың Бер таш — калкулык та түгел, ун таш бергә — кыя була ала. Җурдә таю—аяктан екмый, сүздә сөртенсәң—кинәт аварсың Бер ялгызың яшәгәнче. күпләр белән бергә үл. Чикерткә канатыннан да юкарак язмыш була Картка — саулык-тазалык, яшь кешегә — акыл җитми Мәхәббәт һәрвакыт матур, ә усаллык — гел ямьсез Яратканда күккә чөеп. ачулангач җиргә бәрәләр Туганнары юк кеше — кылы өзек скрипка Елак балага ана сөт бирми Балаларың барында — һәрвакыт зшең булыр Кыз акыллы ир эзли, егет матур кыз көтә Шатлыклы көн кыска була Сорамады — бирделәр, өмет итмәде - булды Кыен чаклар килмәсә. батырлар булмас иде Башы сыйган тишеккә колаклары кысылган. Сукыр мәче елгадан кыздырган балык тоткам Йомырка белән таш чәкештерә Кипкән агачның бөресе булмый, усал кешенең баласы булмы А Кат-кат әйтелгән шаяру — дөреслеккә әйләнә Кук йөзе тәбәнәк дисәң, билеңне бвггп атла Балыкчылары — унау, ә елгада — бер балык Чүмәлә зченә кертеп филне яшереп булмый Урманга агач утырта, урманга утын ташыА Күм бар. күз карасы юк Кешене муллык тудырмый муллыкны кеше булдыра