СИКСӘН БЕРЕНЧЕ ЕЛ ИКМӘГЕ

Былтыргы 81 нче ел урагында игеннең камылыннан башлап кибэгена кадәр амбарларга, салам эскертләренә, силос чокырларына җыйнап куйдылар — корылык шундый сабак бирде. 72 нче һәм 75 нче елгы корылыклар игенчеләрне фәкать уз көчләренә таянганда гына тотрыклы уңыш алып булыры- на ышандырып, хәвеф-хәтәрсез генә узыл киткән иде. Җир кешесе быел да сынатмады. Биш сөям, җир тирәнлегеннән космоска шайлы дым әсәре бетеп торды: җиргә һәм андагы үсемлекләргә сихәте тиярдәй коңгы яңгыр апрель азагында кинәндереп китте, бәрәңге, чөгендер ише игеннәр беренче шифалы яңгырга 29 нчы августта гына тиеште. Дүрт ай буена һәр нәрсәне кешеләр белән кояш кына карап торды. озатылган җәен тормыш итү мәктәбенең баш иярдәй тәҗрибәсе сыйфатында халык каһарманнарга куелган һәйкәлләргә биргесез төстә хәтерендә тотар! I. Иген бөртеге һәм пуля Пуля, ядрә, бомба, торпеда һәм континентара ракеталар бодай бөртегенә охшатып ясалганнар. Шулай әйбәтрәк һәм төгәлрәк очалар. Пуля белән бодай бөртегенең аэродинамик күрсәткечләре бер төрлерәктер. Кем үлчәп, санап караган? Бодай бөртегенә охшаган пулялар... Мин Буа районындагы Ленин орденлы «Татарстан» колхозының ындыр табагында басып торам. Биредә хәрби тәртип — амбарлар белән ангарларга номер сугылган, чиста һәм пөхтә, бернинди Чит кеше юк. Полигон шайлы асфальт мәйдандагы бер көшелдә өч хатын-кыз ашлык җилгәреп ята, бүтән бер җирдә механик токтан чыгарылган икенче сорт бодайны машинадан бушатып торалар. Ындыр табагындагы һәр аваз миңа таныш, якын, әтинең гармунда уйнаганын яңадан бөр генә булса да ишетәсе килгәне кебек сагынычлы. Бала чакта, кайнар һавада әлсерәгән ябык тәннәребезне без чикерткә тавышы белән тырылдаучы кечкенә ак моторлы ашлык пультыннан сузылып чыккан иген шарламасы астына кереп суыта, ә көзгә табан, көннәр салкыная төшкәч, көшелләрнең җил тимәгән ягына ятып, аларның эчке җылысы белән җылыта идек. Хәзер дистә метрларга сузылган көшелләрне күргәндә минем хәтеремне үткәннәр белән тоташтырган чыбыклар анамның эшләп талчыккан һәм тупасланган учындагы кытыршы сызыклардан башлана шикелле. Ындыр табагы әнинең алга, киләчәккә Кешеләребезнең быелгыдай җәйдәге хезмәт каһарманлыгы онытылмас җыр рәвешендә байтак гомер хәтердә торыр әле. Аны авылда да, шәһәрдә дә сөйләкләр, сөйләмичә булдыра алмаслар, сөйләргә тиешләр. 81 нче елның хәвеф-хәтәрсез тынычлык, шөкранә генә муллык, ыгызыгысыз, кабаланусыз һәм лаеклы ышаныч белән ӘХӘТ Г Ч Ф Ф А I' ф СИКСӘН ЬЕРСНЧЕ ЕЛ ИКМӘГЕ ф иинлеге хакында сөйләнгән бер вакытта пентагоннар белән элеваторларны, корал заводлары белән ашлык амбарларын бер бизмәнгә салып үлчәү, чагыштыру бөтен кешелек дөньясының иң зирәк эше булыр иде! Алай да бу капма-каршы торган, һич килешмәс җимерү һәм төзү полюсларын кайчан янәшә куеп була соң? Икмәкнең стратегик куәткә ия көч икәнен күз алдында тотканда, игенченең мәңгелек көрәшче икәнен истән чыгармаганда. Ындыр табагына яшел күлмәкле кеше килеп керде. — Баш агроном Нурислам килде,— чиде Вазыйх абзый.— Җамалетдинов Хәзер наряд. Председатель дә була Председатель килеп җитмәде, Нурислам безне ышыкка, кыр вагонына әйдәде * Сөйләшеп утырдык. Сүзгә мул. Үз эшен яхшы белгән, кешеләрне яраткан белгечнең сүзе җитәрлек була инде аның. Ә сүзнең тәме — мәгънәсендә. Бер мәлне мин аларның һәр икесенә карап: — Сез бер патронның күпме торганын беләсезме? — дип сорадым. Алар бер-бер- сенә карашып алдылар да, уңайсызланган шикйлле елмаеп, иңбашларын җыерып алдылар. Нурисламның күзендә мине аңларга тырышу чаткысы сизелеп куйды. Күнегелмәгән сорау, шулай бит? — Ә бер центнер бодай ничә сум тора? —дидем мин. — Тугыз сум егерме тиен,— диде Нурислам. Ул икмәккә кагылышлы теләсә нинди санны белә. Колхозчыларга быел 6 мең центнер ашлык бүлергә кирәклеген әйтә, дәүләткә 44 мең центнер ашлык сатуның быел җитди мәсьәлә икәнен бөтен җаваплылы- гын аңлап атый, быел колхоз җирләренең уртача 12—13 центнер уңыш биргәненә канәгатьсез Узган бишьеллыкта аларның җиреннән уртача 24 центнер уңыш чыккан. Быел көнбагыш белән кукуруз сыек, ә солы 20 центнер бирә. Быелгы ел өчен бик әйбәт саннар атады Нурислам. Мин үземнең. «Сез бер патронның күпме торганын беләсезме?» дигән соравымны «тегендәге» берәр капиталистка, бизнесменга, конгрессменга яки сенаторга биреп карыйсым килә. Хәер, аларның бер патрон бәясен белгәннәренә минем иманым камил лә! Алар өчен ашлык бөртеге дә, пуля да—бары тик товар гына Бер үк көчкә ия товар, аларның политикасына һәм ахыргы максатына яраклаштырып кулланыла юрган товар Шулай булмаса. алар халкы ач илләргә корал, ә муллыктагы дәүләтләргә ашлык сатмаслар иде! Ә Ленин орденлы «Татарстан» колхозының баш агрономы Нурислам Җамалетди- ЧО.В белән ындыр табагы мөдире Вәзыйх Хәсәнов бер патронның күпме торганын белми Моны шушында эшләп йөрүче механик Солтан Җаббаров, Гөлүсә Гыймадиева. Мәсгудә Сираҗиева, килгән-киткән машиналарны бушаҮкан арада гармунга биюче мәктәп кызлары да белми. Шулай ук — комбайнчы егетләр Равил Баһаветдинов та, Ади Җамалетдинов та, Салих Җәләлов, Рәис Фәсхетдинов, җир сөрүче тракторчылар Фаяз Гайнетдинов, Мансур Җамалетдинов, Рафаэль Баһаветдинов, 30 еллык стажы булган тракторчы Фәгыйм Гайнуллов, Рәшит Шакуров, Сәгыйть Абдулнасыйров та Моны мин дә белмим. Без — яшәү көрәшчеләре, үлем сәүдәгәрләре түгел. XX гасырның һәммә елы игенче өчен тоташ көрәштән генә гыйбарәт 80 нче еллар 70 нче елларны кабатлый. Ел шаена еллар туры килми: былтыр тоташлый яңгырлар яуды, быел тоташлый корылык Үткән җилләр артына посып 21 нче, 72 нче елларның ачкүзле табигате карап тора: кешеләр нишләр икән, янәмәсе. Ә тук еллар сукыр, саңгырау, хәтерсез. Бар чагында икмәк бәһасез, ә бер дә юк вакытта бигрәк тә кыйммәт. Хәрби объектларга якынаюга, кайдадыр фотоэлементлар телгә килә. Күз уңыдай кадерләп, иң әүвәлтен ашлыкны саклау фарыз. Тик, авыз кебек үк, икмәккә йозак асмыйлар. Икмәк — телсез. Башак җирдә калса — кычкырмый, ипине чыгарып атсалар — үтенеп еламый, тыйнак. Кызык: тимер рудасы алына торган җирнең бер гектарыннан ничә центнер пуля чыга икән? Минемчә, иген игелә торган җирдә бодай бөртекләре уңышы күбрәк булса кирәк. Сәер чагыштыру, шулаймы? Бик гадәти чагыштыру! «Булса кирәк» дигәне генә төгәл түгел. Әлбәттә, җирдән теләсә нәрсәгә караганда да иген күбрәк алына Җир — , хатын-кыз кебек: яратсаң, торган саен юмартрак була белә. Бер пуля тугыз граммлы. Бер граммга 30 бодай бөртеге керә. Бер пуля авырлыгы 270 бөртеккә тигез. Ә бер тонналы бомба ничәгә? Юк, юк, җип-җиңел мәсьәлә бу: бер пуля да, бер атом бомбасы да бары тик үлемгә генә тигез. Ә теләсә нинди иген бөртеге — яшәүгә. «Татарстана колхозының Суксу. Карлы авылларында торучы кешеләр иген игә. мал- туар үрчетә, бура бурый, юына, бала-чага карый, ашый-эчә җырлый-бии корылыкка көенә, яңгыр кетә. йоклый, уяна гына белә. Ә тимердән пуля коя белми. Пуля коя алмаган кеше дөньядагы теләсә кайсы кешедән булдыклырак. Атом бомбасына зират тыгып куя алган кеше — адәми затларның иң булдыксызы ул. Водород бомбасын уйлап чыгарыр өчен акылдан язган булырга кирәк Ә нейтронын ясаганнары шашканнар гына микән? Иң авыр эш — иген игү. Ашлык бөртекләрен станокта кырып булмый. Аның, алтын кисәге кебек, әзере дә ялтырап ятмый. Ындыр табакларыннан елга булып ашлык ага Игенчегә ни булып әйләнеп кайтыр икән ул? Йөрәгенә таба очып килүче пуля гына, өенә төбәлгән туп ядрәсе генә ындыр табагы өстенә төзәлгән ракета гына булмасын. Кайдадыр, кемдер бодай бөртекләрен пуляга да өйләндерә. Ындыр табагы — алтын умарта. Амбарлардагы ашлык бүлемнәре бал белән тулы кәрәзләрне хәтерләтә. Ә бодай бертекләре пуляга охшамаган. Алар Вәзыйх атлы абзый йөзендәге тыйнак елмаюга күбрәк тартым. Күктә болыт түгел, тилгән дә юк. Тычканнар, акваланглар кебек, җир тирәнлегенә чумганнар. Бер метр тирәнлегеннән алып, космоска кадәр дым әсәре күренми Җирне һәм андагы кешелекне игенченең маңгай тире генә туендырып тора. Җәйрәп яткан туфракның һәр учына игенче йөрәгеннән кан юллары тоташкан. * Игенче — Җир планетасына үз канын бушлай бирә торган мәңгелек донор ул. 2. Маяклар дәшә Рөстәм Туктаров Буа районының «Маяк» колхозында тугызынчы председатель Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, биредә ул биш ел агроном, бер ел парторг булып эшләгән. Инде менә икенче ел — председатель. Тугыз председатель Колхозның ярты гасырлык тарихында әллә ни күп тә түгел шикеЛле Тик ул ярты гасырның яртысында (24 ел) хуҗалыкны Садыйк Вәлиев җитәк ләгән. Туктаровка кадәрге җнде председательгә җәмгысе 26 ел туры килә, һәрвайсы на бүлгәндә 3 ел да 7 ай. Алай да гаделлек хакына арадан берсенең 9 ел эшләгәнен әйтү кирәк. Димәк, калган алты Һредседатель өчен уртача сан тагы да кими әле 2 еп да 8 айга кала Садыйк Вәлиев чорында «Маяк» колхозы үз исеменә муафыйк хуҗалык булган Хәзер ул гадәти. уртача хәлле Күзәтүемчә, элеккегә председателе орак еллар һәм яхшы җитәкләгән колхозлар, алар киткәч, еш кына, яңа хуҗасына авыр ияләшкән ат сыман, югалып, аптырап кала кайсысы бирешергә үк керешә, тернәкләнә башлады дигәндә дә байтак ара игә кило алмый. Хәзер «Маяк» та шундый хәл кичерә Мин Садыйк Вәлиевне күреп белмим. Алай да аның үз эше очен дөньяга килгән зат икәнлеге шик уятмый. Заманында алдынгы саналган хуҗалыкның бүген урталыкта баруы бүтән председательләрнең Вәлиев осталыгын кабул итеп һәм күтәреп алып китә алмауларын сөйли. Нык чылбырның кайсыдыр бер буыны йомшаган, һәм башка Председательләр. аны ныгытасы урынга, өзелмәслек итеп кенә тартып алып киткәннәр. «Җан биргәнгә җүн бирер әле»,— дигән сымаграк. Моның индо традициягә әве релеп киткәнлеге хуҗалык белән танышуның беренче сәгатьләрендә үк күренә Ростом Туктаров үз язмышын хуҗалык һәм аның кешеләре язмышына менә шун дый шартларда бәйләп җибәргән кеше. Ул — коммунист, җаваплы эшкә җиде кат үл- чӘҺ. бер кат кискеч кенә керешкәне фараз йертмәстән дә аңлашыла Башына яңа уй. пар килгәндер, эшне яхшыга үзгәртергә күп ниятләр коргакдыр В и. Ленинның җитәкчелек итү, гомумән, яшәү, алга баруга карата әйткән, бүгенгегә дә иртәгегә дә бердәй туры килә торган, һич искермәс зирәк сүзләре бар. Революционер яки коммунист булу гына җитми, ди ул, һәр мизгелдә чылбырның бөтен көч белән тотынырга мөмкинлек биргән аерым буынын таба белергә кирәк. Моны ул унсигезенче елда әйткән. Күрәсең, Садыйк Вәлиев кебек өлкән буын председательләре— минем аларны гвардиячеләр дип атыйсым килә—үз йөрәкләрен һәм зиһеннәрен гомуми эш чылбырының иң кирәкле буынына ялгый белгәннәр. Гвардиячеләр хәзер сирәгәйгәннән-сирәгәя баралар, тик бүгенге һәр эшебездә без аларның кыю фикерләрен, армыйталмый яңаны эзләнүләрен, тормышны, аның шатлыкларын һәм фаҗигаләрен зирәк аңлауларын, тирән хисләрен һәм әхлакый сафлыкларын тоеп яшибез. Билгеле, хәзер күп нәрсә үзгәрде, яңарды. Экономика катлауланды, социаль көнкүреш таләпләре үзенчәлекле, колхозчының психологиясе бүтән. Шул ук вакытта председательләр, хуҗалык белгечләре сафы туктаусыз хәрәкәттә Рөстәм Туктаров — шундый хәрәкәтнең, алмашынуның бер чагылышы. Дипломлы белгеч, Казан авыл хуҗалыгы институтын көндез укып тәмамлаган агроном. Җитәкчелек итүнең беренче баскычларын сынатмыйча үткән, аңа 33 яшь. Нәселләре — игенчеләр. Ә өч ел да җиде ай дигән уртача сан киртәсен уңышлы узар өчен болардан кала тагым бер сыйфатка ирешү зарур әле. Теләсә кайсы җитәкчене алтынны билгели торган проба кебек сурәтли торган тагын бер мөһим сыйфат бар — шәхес булып җитлегү. Кешеләрне әйдәү, хуҗалыкны алга чыгару өчен бу яктан үзеңә кадәргеләрдәи эрерәк масштабларга күчү, югарырак баскычка күтәрелү сәләтенә ия була белү фарыз. Моның өчен бер маяктан икенчесенә адашмыйча бара белү генә җитми, моның өчен ул маякларны үзең билгеләгән юл буенча үзең кадап чыга алу шарт. . «Маяк»та бөтен эш нарядтан башлана. Рөстәм Туктаров аны көндезге ике беләи өч арасында уздыра. Колхоздагы һәммә белгеч, дүрт бригададан дүрт бригадир, ферма мөдирләре һәм башкалар көндезге иң киеренке сәгатьтә бүгенгегә йомгак ясап, иртәгә эшләнәсе эшләрне ачыклар өчен идарәгә җыелыша. Кайнар көрәш барган бер мәлне һәммә командирның фронттагы алгы сызыктан штабка җыелуы кебегрәк. Ә моның өчен сугыш тынган араны сайларга кирәклеге барлык солдатка мәгълүм түгелмени? Туктаров тактикасында андые да бар — иртәнге «бишминутлык». Анысында бүген хәл ителәсе мәшәкатьләр кузгатыла. Минем андый сөйләшүләрдә булганым бар. эчтәлеге һәркайда бер. Гадәттә, нарядлар калейдоскоптагы пыяла китекләре хәрәкәтенә тартым. Иң мөһим мәсьәләләр дә. вак эшләр дә буталыша — агачның тамыры, кәүсәсе, ботагы, яфрагы кушылып бетә Белгечләр кузгаткан күп кенә сүзләр, мәсьәләләр, проблемалар яманаты чыккан аккош, кысла һәм чуртан тырышуын хәтерләтә. Билгеле, зур эшләр кечкенә мәшәкатьләрдән тора, ләкин аларның барысы да «бер тегермәнгә коелган су» булырга тиеш. Ленин төп эшне белмәүчеләр һәм аны үти алмаучылар вак эшләр белән чикләнәләр әмма иртәме-соңмы алар барыбер үзәк мәсьәләгә әйләнеп кайтырга мәҗбүрләр. дигән ' Белгечләр председательгә: «Тегене болай итсәм, ничегрәк булыр икән?» — дигән- чәрәк мөрәҗәгать итәләр. «Мин болай хәл иттем»,— дип түгел. Киңәшләшү яхшы, әм ма билгеле бер эш өчен җаваплы һәм шуның өчен хезмәт хакы ала торган белгечнең инициативалы булуы зарур Өч ай ярым эчендә бәләкәй генә бер яңгырдан соң иртәгә нишлисен штабта киңәшү ни дәрәҗәдә хәҗәт? Шулай ук кырны иңләп, җир сөреп йөрүче тракторчыларның: «Хәзер ягулык бетә, китерерләр микән?» дигән соравына. (бу вакытт^ сәгать кичке тугызынчы иде инде) председательнең. «Иртәгә булыр».— дигән җавабы ни? Минем үземә моның белән председатель шөгыльләнмәсә дә ярый кебек тоела. Бу гамь баш инженер вазифасына карый, хәтта аныкыиа да түгел, ә тракторчылар бригадирыныкына. Җир сөрергә билгеләгәндә ягулык ничек онытылып калырга мөмкин? Бераздан тракторчылар кыйммәтле вакытны юкка сарыф итеп кайтып китәчәк Ме- нә-менә көзге чәчү башланырга тиеш, ә вак кына мәсьәләне хәл кылу иртәгәсе көнгә кала. Туктаров көне буена үзен эзләп килгән күпме кеше белән сөйләшә, кү^ме телефон шалтыравына җавап бирә. Исәпләргә җайлы булсын өчен йөз санын алып карыйк (ә уп реаль сан), һәркайсысы белән бишәр минут кына сейләшсә яисә алариың йомышын бишәр минут уйлап чара курса дә, аңа сигез сәгать ярым вакыт кизәк Гадәттә, ул йомышларның кубесе турыдантуры аның вазифасына карамый, байтагын белгечләо дә хәл итә алыр иде. Шушының аркасында председательнең көне кирәгеннән ар-ык яки тиешледән киеренкерәк уза, ул өлгерми җитешми, димәк аңа бәйле эшләрдә дә киеренкелек килеп чыга. Быелгы урак үзенчәлекле иде, әмма табигать булган уңышны җыеп алуга һич нинди киртә куймады, шулай да комбайннар кырларда кирәген- - нән озаграк — август уртасыннан да ашып йорде. Ә шушы ук районның «Искра • кол- 2 хозында ул икенче августта ук тәмамланды инде Урак өсте алдан билгеләнгән вакыт. ; ка сыешмый икән, моңа иң әүвәл хуҗалык командирлары гаепле Аннары соң «фронт.. Z дигән сүзнең эчтәлеге бик хикмәтле. Эшне фронт белән чагыштырып, шуңа тиңләү - бер яктан фидакарьлекне, батырлыкны чагылдырса, икенче яктан киергнкегок һв« ~ авырлыкны да белгертеп тора. Яхшы белгечнең чын сәләте тыныч эшне тыныч игеп “j оештыра белүдә күренә. £ «Маяки колхозы белгечләре яшь кешеләр Парторг Рәшит Сәлахетдиногв утызда = Элек 7 ел ферма мөдире булып торган зоотехник егет Баш инженер Әсхәт Ваһапов J шушы арада гына институт тәмамлаган. Председательгә районнан яшь зоотехник кач- * дидатурасын атаганнар, ул аңа риза Алар үз бурычларының колхозны авыл хуҗалыгы иидустриясе таләпләренә җавап бирердәй дәрәҗәгә күтәрү икәнлеген я_ Быел ике катлы колхоз идарәсе бинасы тезеп кергәннәр, каршыда гына 90 балага ’ исәпләнгән бакча-комбинатка нигез салып яталар Бөтенесе бергә матур бер урын тәшкил иткән. Культура йортындагылар да, мәктәптәгеләр дә агач утыртырга өлгермәдек әле диләр, ө берсе тугызынчы, бүтәне өченче ел эшли инде Тик шушы тирәдә агач утырту ихтималы искә-енгә дә килми, күрәсең. Монда гына шулай булса иде ул1 Минем туган авылым Олы Әшиәккә борылган юлда «Туган җиребезне гөлбакча итик!- дигән язу кадаклап куйганнар. Язуы бар. чәчәге генә юк. Эшлиләр — хак, ә чәчәк утыртмыйлар. Җавабы кайда да бер кул җн> мн, өлгермибез. Ашханә ёелән рестораннарда юарга сабын, сөртенергә сөлге элеп куярга да вакытыбыз юк. «Өлгермәү» түгел бу Бу — бары тик культурасызлык кына Бер буын өлгерми, икенче буында өлгермәү гадәткә әйләнә. Ә гадәт — тормыш итү рәвеше ул. гадәт традициягә әверелсә, үзгәрми, аны уйламый да башлыйлар шулай тиеш дип кабул ителә, күнегелә. Күз ияләшкәч җан күнегә, ямьсезгә күнеккән җан матурлыкка сукырая Менә шул чагында ишегалдындагы тиресне, капка төбендәге чүп-чарны урам уртасына себереп ташлау башлана да инде Урам беркемнеке түгел, янәсе. Әмма урам — бөтеиебезнеке, ул авылның көзгесе Матур яшәү, мул тору, яхшы ял итү — гаять мөһим социаль казаныш ул Совет кешесенең хезмәткә хокукы ялга хокук белән ныгытыла. Ялның рухи ягы бар—матурлык дөньясы җимешләреннән файдалану, шул җимешләрне үзең дә үстерешү Матди ягы бар — куйган хезмәтеңә, түккән тиреңә күрә тән сихәте алу сәламәтлегең какшаган шәттә дәүләт һәм бөтен халык биргән ял һәм дәвалану мөмкинлекле реннен файдалану «Искра» колхозы кешеләре кайчандыр мәктәптә укыган геогрт- фняне хәзер яңадан үтә Китап битләреннән түгел, байтагының тормыш свхифәләре аезер илгә, бөтен дөньяга билгеле географик нокталар белән бәйле Геленджик Цхалтуба Нальчик. Кимери. Адлер, Боржоми, Ессентуки. Ликани. Васильево Ливадия Кавказдагы терле исемдәге турист базалары һәм башкалар хуҗалык кешеләренең көнкүрешендәге «сервант» «рок группа», «газ» кебек гадәти атамаларга өйләнеп бетмен. 1980 елда колхозның ике дистәдән артык кешесе курортларда булып кайткан Профсоюз оешмасы председателе Гөлфия Хисаметдннова эш өстәленнән яшькә >• һем кызгылт кәгазьләр алып күрсәтә ияләрен кетеп ятучы яңа юлламалар Теләсә кемгә дип җибәрелмәгәннәр, ияләре билгеле алдан гариза язып соратылганнар Б» ел 8 кеше булып кайткан инде йоттыр умартачы Фәния Гыймадиева Сакки курортында ял иткән, тезүче Гомәр Сибгатуллин— Цхалтубада. комбайнчы Җәвит Хәсәнов — Адлерда, сыер савучы Фәһимә Исмәгыйлова — Васильево ял йортында... Бүген дә эшли торган хезмәт һәм сугыш ветераннарына профсоюзларның район советыннан исемнәре язылган махсус юлла, малар кайта. Монда эшләгәннең кадерен беләләр, хәтер калырлык, үпкәләрлек урын юк. Матурлыкка сокланырга вакыт бар. «Вакыт юк». «Өлгереп булмый» дию «Искра» колхозы кешеләредәй уңганнарга килешми. Парлашып курортларга барып, ир хатынына, хатын иренә яңадан гашыйк булып йөрер замана. Унсигез көнлек ял — бу инде суыткыч алып кую ише генәм»?! Кеше дөнья күрер өчен яратылган ләбаса. Ялга хокукны совет авылы кешесе Конституциябез сәхифәсеннән генә укымый, ТУ-134, ИЛ62 самолетларының курортларга юнәлгән рейсларыннан күрә «Искравда кая гына барсаң да — бушлай. Путевкалары да, юл чыгымнары да. Колхоз фермалары һәм кырларына эшкә чыккан яшьләр башта 250 сумлык ярдәм ала. Быел урта мәктәпне тәмамлаган яшьләрнең күбесе авылда калган. Өч ашханә эшләп тора. 35 тиенгә — шулпа, гаҗәп хәтсез ит салынган «икенче» Сыер савучылар өчен махсус кибет килеп китә, терлекче йортларында — телевизорлар. Китапханәгә, >Миңа ризык юкмы?» дип. почта ташучы Ясәви Яфизов кебекләр килеп җитә — яңа китап сорый, элеккеләрен укып бетергән. Биредә 29 исемдәге газета-журнал укый аласың Уку залы иркен, пөхтә. Китапханәче Әлфия Алиәкбәрова- ның 1200 даими укучысы бар. (Хикмәт диген: миңа үзе җитәкләгән колхоз хакында атнаун көн элек газетада чыккан зур мәкаләне укымаган бер председатель белән дә очрашырга туры килгәне бар. Аны уңайсыз хәлдән ындыр табагындагы колхозчылар коткарды: сөйләп бирделәр). Китапханә каршысында каһарман авылдашлары истәлегенә куелган обелиск бар Ә төбендә әрем белән алабута үсә. Курортларга юл шуның яныннан үтә. — Яңаны салачакбыз, зурны,— диде Гөлфия. һәйкәлләр — аналар белән бер ул: аларның искесе-яңасы. олысы-кечесе юк, бар да тигез кадерхөрмәткә мохтаҗ. Дөресрәге, алар бер нигә дә мохтаҗ түгел, һәйкәлләрне кадерләү һәм хөрмәтләү кешеләргә кирәк, моңа алар мохтаҗ, һәлак яки вафат булганнар исәннәр яшәсен өчен үлгән, исәннәр туасылар тусын өчен яши. Иясез калган ул обелиск, күзгә кергән чүп сыман, курортларга йөрү хөрмәтенә ия колхозчыларның җанын тырнап тормый микәнни? Матурлык та ике яклы шул: кайберәүләр аның үзенә хезмәт иткәнен, үзе аңлый торганын гына кабул итә. «Ка семьсот кертеп чабындырырлык мунчамлы абзыйның урам йөзен чүп-чар белән җәрәхәтләп куйганы шикелле инде, үзе ашамаган тәлинкәгә төкерсәң дә ярый дигән кебек. Кешеләребезнең быелгыдай августтагы хезмәт каһарманлыгы, онытылмас җыр булып, байтак гомер хәтердә торыр әле. Аны сөйләрләр, сөйләмичә булдыра алмаслар. сөйләргә тиешләр. Дүрт ай буена яңгыр күрмәгән 81 нче елның хәвеф-хәтәрсез тынычлык, шөкранә муллык, лаеклы ышаныч белән озатылган җәен сабак рәвешендә халык каһарманнарга куелган һәйкәлләргә биргесез төстә хәтерләр. Хәтерләргә ачы әрем генә үсмәсен иде. 81 нченең комбайннары елга буйларында мунча керделәр дә, паркларга тезелешеп бастылар. 81 нченең августы бүрәнәгә тезелешеп, дөнья хәлләрен кузгатып утырган ил агайларын да шул арыган, тузган, мәгәр җиңгән комбайннарга охшатырга куша төсле. Курортларда «бәрхет сезоны» башланып китәр көннәр җитте. Районның 300 ләп хезмәт кешесе дә шунда юлга чыгар. Аларның курортлардагы иң татлы, горур сүзләре быелгы урак булырына кем икеләнер икән? Үзенчәлекле урак өстендә Буа районы партия һәм хуҗалык оешмалары әллә ничә семинар үткәрде. Бу елның җәе игенче өчен авыр сынау гына түгел, җитди өйрәнү мәктәбе дә булды. 72 нче һәм 75 нче елгы корылыкларны җиңеп чыккан игенче быелгы елны да тәҗрибә сыйфатында кайтакайта искә алыр әле. Эш турындагы семинарлар файдалы, гыйбрәтле уза. Ә шулай да минем Буа рай онында Матурлыкка багышланган киңәшмәне дә күрәсем килә. Ирешелгән уңышлар белән беррәттән, сеелми калган яр сыман, утыртылмый калган алмагачлар турында онытылган >ңыр булып боегып утырган һәйкәлләр, нахакка җәберләнгән намус шикелле, чүп-чарга күмелгән, техникага таптатылган урамнар, кайгылы күзгә охшап, сүнәр-сүнмәс кенә сулкылдаган ятимә чишмәләр хакында җыелып сөйләшәсе иде Шундый мәҗлескә кунак йөзендә чакырыласым килә. Буа шәһәренең автобус тукталышында элеккеге артиллерист Хәбибулла Хәмзин басып тора. Чүпрәле районының Фрунзе исемендәге колхоз кешесе. Ленинград фронтыннан. Уң кулы, сул аягы юк. Әүвәлге машинасын вакыты узганга язын ук китереп тапшырган да яңасын кайгыртып йөри. Хәленә керергә ашыкмыйлар әле. «Искра» колхозындагы кул тиерергә Ънытылган обелиск сыман читләтеп, кешеләр автобуска аннан алда кереп китә. Аның аягы астына чәчәкләр куярлыктыр Безнең тормышыбызның иске яисә яңа, зур яисә кечкенә обелисклары юк, безнең тормышыбызның тере кешеләргә тиң һәйкәлләре, һәйкәлләргә тиң кешеләре бар Без шуның белән кәчлебез, без шуның белән җиңелмәс, без шуның белән бә- хетлебез. Җырларыбыздагы көч, җырларыбыэдаг»’ җиңелмәслек җырлар»<быздагы бәхет тә шулар. Җырланасылары күбрәк әле 6т/о Казан Укучының күңел дәфтәренә Әфган [пуштун) мәкальләре һәм әйтемнәре Әгәр суймасаң, әтәчең булам Оятсыз хатын — тозсыз пешкән аш Коры утың белая бергә чи агач та тиз яна Гол хатын ике төш күр» булган һәм буласы ирен Ял т»Г) --зш өчен б\ Ләк * Ут белән мамык дус була алмый Хаклык бар җирдән ялган тич коми Ky i күздән ия,и/ Аски төкерсәң сакал өскә төкерсәң — мыек Иләк кувшиннан көлә ди *Син бит тишекле икән!» Мал — байлык түгел. байлык — йөрәктә Буш кул белен яуса бармыйлар Эсседә ашла, шлкында аши ■ Корылмаган бер мылтыктан ике кеше бергә курка Фәкыйрь мулланың азанын бер кеше дә тыңламый Тегермән да начар тартр. бодае да кипмәгән Тук бодай тегермәнгә килми кала а талмый У.т башыңдагы чәчне үзең кыра алм Айсың

Реклама