Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЕЛ БАЙЛЫГЫНМАТБУГАТ БИТЕНӘ

Туган тел ул язар өчен дә. сөйләр өчен дә. барлык жанрларга да бер үк, тик аның байлыгы, грамматик чаралары төрле урында, төрле максатта төрлечә кулланыла, ягъни «әдәби тел стильләр дип аталган төрләргә бүленә: матур әдәбият стиле, фәнни стиль, фәнни-популяр стиль, иҗтимагыйпубли- цистик стиль, канцелярия стиле (эш кәгазьләре стиле), хатлар стиле һ. 6.» һәр жанр үз стиле кысасында эш итә. Аерым алганда, мәкалә, очерк, фельетон, парча, памфлет һ. б. публицистик стильгә карый. Бу төр әсәрләрнең дөнья күрү, укучыга барып җитү урыны нигездә массакүләм пропаганда һәм агитация чаралары — көндәлек матбугат. радио. телевидение. Аларның һәркайсының үз жанрлары бар. Мәсәлән, газетада — баш мәкалә, хәбәр, репортаж, интервью, рецензия, зарисовка, отчет, хат һ. 6. Мондый шартларда публицистика иҗатының тагын бер төре — журналистика белән бик тыгыз аралашып китә. әйтик, газетада аларның уртак жанрлары барлыкка килә Бу хәл телдә дә чагылмыйча калмый: хәзерге көндә телдә журналистикпублицистик стильнең тәмам формалашуы моңа дәлил. Газета теле шушы стильнең аерым бер тармагыннан (подстиленнән) гыйбарәт, һәм ул шушы тармакка гына хас мөстәкыйль үзенчәлекләргә ия. Моны тану бик мөһим. Югыйсә, бездә әле «газета теле» термины фәнни төшенчә булудан бигрәк, тискәре, комик бер мәгънәдә йөри. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә «газетача — публицистик стильдә, коры, «хиссез», дип кенә укыйбыз (253 б.). Кызганычка каршы, газета теленә һәм тулаем публицистик стильгә кимсетеп карау халыктан, укучылардан түгел, бәлки галимнәрнең, язучыларның үзләреннән килә, алар бар3 Татар теле үсеше Казан. 1967. лык язма әдәбиятка, шул җөмләдән, газетага да, таләпне матур әдәбият стиле кануннарына гына таянып куялар. Ә нидән гыйбарәт соң ул газета теле? Бу сорауны ачыкларга керешкәнче, мөһим бер нәрсәгә тукталып китү кирәк. Газета теле ул сөйләмнең бер төре, ә сөйләм ул. иҗтимагый күренеш буларак, телгә турыдан-туры бәйле булмаган күп кенә экстралингвистик мәсьәләләргә бәйле рәвештә формалаша Чыннан да, мәсәлән, газета башкара торган функцияләрне. аның бурычларын, аңа яза торган авторларның социаль һәм психологик үзенчәлекләрен, материалларның язылу максатын, жанрларын әдәби яктан эшкәртелү шартларын белми-ачыкламый торып, газета телен тикшерергә мөмкинме? «...Сәнгатьле сөйләм стиле матур әдәбиятның үз төзелешенә хас махсус әдәби алымнар белән берлектә, шулар белән бәйләнештә өйрәнелсә генә дөрес ачып бирелә алган»1 кебек, журналистик-публицистик әсәрләрнең телен фәнни анализлау өчен дә аларның эчке төзелеш законнарын ачыклау зарури. Бу яктан караганда, газета ул — «коллектив әдәби әсәр, ул әдәбиятыбыз һәм әдәби телнең гаять катлаулы бер төре, үзенчәлекле бер жанры»2 . Ә катлаулылык менә нидән гыйбарәт: В И. Ленин билгеләгәнчә, газета ул бер үк вакытта һәм агитатор, һәм пропагандист, һәм оештыручы әсәр. Димәк, ул төрле функция үти. Ләкин В И. Ленин беркайчан да бу функцияләрне аерым- аерым күз алдына китермәгән. Күмәк рәвештә иҗат ителсә дә. газета ул — бер бөтен әсәр. Аңа бер бөтен итеп карау К. Маркс һәм ф. Энгельстан ук килә, алар газетаны эшчеләр хәрәкәтенең «турыдан- туры рупоры» дип караганнар. В И. Ле- ’ Курбатов X Хәзерге татар әдәби теленең стилистик системасы Казан. 1971, 45 б J Рамазанов Ш Татар теле буенча очерклар Казан. 1954. 197 бит Т * ЗЯКИРВ М 19 б ниниың «җеп», «басма», «трибуна» кебек чагыштыруларында да шул үзенчәлек ярылып ята. Аннары, безнең газеталар — бер партия комитеты органы, бер редколлегия тарафыннан, айлык, кварталлык планнар нигезендә оештырыла. Менә шушы һәм башка моментлар газетаның тел үзенчәлекләрен дә барлыкка китерәләр. «Публицистика белән художестволы һәм фәнни әдәбият арасындагы тел аерымлыклары аларның лексикасында да, сурәтләү чараларының, сөйләм алымнарының специфик кулланылышларында да, җөмлә төзелешенең үзенчәлекләрендә дә чагыла Бүген без лексик үзенчәлекләргә генә туктала алырбыз. Мондый үзенчәлекләрнең гамәлдә булуы матбугатлы телләрнең күпчелегендә танылган инде. «Телнең башка функциональ стильләре кебек публицистик стиль дә иң беренче чиратта үзенә генә хас махсус лексикасы һәм фразеологиясе булуы белән характерлана»2 ,— ди рус теле галиме А. К. Панфе- лов. Газета телен махсус өйрәнгән В Костомаров, Г. Солганик, М. Кожина хезмәтләрендә дә газета лексикасының мөстәкыйльлеге ышанырлык итеп раслана, аларда «газетизм», «газета фразеологизмы» терминнарының законлаша баруы характерлы. Татар телендә без мондый закончалыкны LU. Рамазанов, В Хаков Ә Иш- моратое хезмәтләрендә күрәбез Инде конкрет лексиканы анализлый башласак, газета теленең битараф (нейтраль) лексикадан кала, ике төрпе төп лексик берәмлекләр төркеменнән торуын аңларбыз Беренчесе — барлык жанрларга, стильләргә дә хезмәт итә торган, озак еллар буена кулланып универсаллашкан газета стиленең уз берәмлекләренә әверелгән сүзләр, тезмә сүзләр, фразеологизмнар — газета телендә даими (стандарт) берәмлекләр дип атала. Икенче төркем— газетага телнең төрле стиль катламнарыннан килеп кергән берәмлекләр. Төрле сәнгати чаралар, фразеологизмнар, архаизм, неологизмнар, хәтта диалект профессионализмнар да, әгәр алар үз жанрында, үз урынында даими берәмлекләр белән дөрес нисбәттә аралашсалар, конкретлыкны көчәйтәләр. үтемлелекне арттыралар, шул ук вакытта газета сөйләмен катып калудан саклыйлар. Алар вакытлы (экспрессив) берәмлекләр дип атала. Башта газета теленең гомумән язма әдәби телгә каравын әйтеп китәргә кирәк Чөнки юк-юк та әле, хәтта тел галимнәре дә. матбугат телен халыкның сөйләү теленә тәңгәл итәргә өндәп куялар. Газета теле традицион рәвештә язма тел стиленә карый. Димәк, анда бу стильләргә хас лексик берәмлекләр, аерым алганда, китаби сүзләрнең күп булуы законлы күренеш. I Газетаның даими (стандарт) лексик берәмлекләренә кыскача анализ ясыйк. Гадәттә, бу төр лексиканы иҗтимагый-по- литик терминнар дип төркемләп, өйрәнү даирәсен тарайту күзәтелә Нигездә бу төркем конкретлыкны, документальлекне белдерүче номинатив (атау) лексикадан тәшкил була Мондый сүзләрнең, тезмәләрнең күплеге газетага йөкләнгән бурычлардан. аның функцияләреннән килеп чыга. Журналистика һәм публицистика кеше аңына иң туры, иҢ кыска юл белән тәэсир итә. алар бары тик реаль, документаль фактлар белән генә эш итә. Конкретлык, ачыклык, төгәллек — күңелгә 5 Хвкоп В. Тел Һәм стиль мәсьәләләре. Казни. 1961 23 бит ' Панфелоп \ К Лекции ио стилистике рус ского языки М. ISXiti 47 бит 1 Винокур Г О О некоторых явлениях словообразования в русскотехническоВ терминологии Труды Московского института истории, философии и литературы 1939, 89 бит тәэсир итүнең туры юллары менә шулар. Телдән дә шушы максатка ярашлы чаралар сайлап алына. Аларны менә болай классификацияләргә мөмкин: 1) документальлекне белдерүче номинатив чаралар, 2) терминнар һәм терминга тартым берәмлекләр; 3) газетизмнэр (сүзләр һәм фразеологизмнар). Безнең исәпләүләргә караганда, конкретлыкны. документальлекне белдерүче номинатив лексика барлык берәмлекләрнең 18—20 процентын тәшкил итә. Бу — район газетасының һәр санында шушындый 600 ләп сүз дигәнне аңлата Күбесе бер сүз генә түгел, бәлки уртача 3—4 берәмлектән торган озын-озын тезмәләр Гадәттә аларны контекстта еш кабатларга кирәк була, ялгызлык исемнәре булганлыктан. синонимнар белән алмаштыру мөмкинлеге дә юк Менә ни сәбәпле алар текстны артык озынайталар, күл сүэлелеккә, монотонлылыкка китерәләр. Шулай да эзләнгәндә мондый кыенлыктан чыгу юллары бар 1) текст башында тулысынча алынган атама (ул нәкъ шулай алынырга тиеш тә), контекстта сүз дәвамында кыс- кар>ылырга мөмкин Куйбышевның авыл урта профессиональ училищесы яңа уку елына укучылар ала Куйбышев училищесында булачак механизаторны тәрбияләп чыгару өчен бөтен шартлар тудырылган... Училище формасын киредән тапшырган чагында Володя Митрофановның күзләрендә мөлдерәгән яшь иде (Г Ахунов) 5 2) Атама контекстуаль синонимнар, шулай ук алмашлыклар белән дә аралаштыры- ла Мәсәлән «Л. И. Брежневның «Чирәм җир» китабын без бөтен гаилә белән укып чыктык Бу әсәр миндә күл истәлекләр уятты» «18 комбайнның барысы да яхшылап ремонтланды. Алар эшкә керешергә әзер» (газеталардан) 2) Даими лексик берәмлекләрнең икенче бер зур төркеме — иҗтимагый-политик һәм фәнни-техник терминнар. Аларның вакытлы матбугатта зур урын алчпдрымын сәбәбе, әлеге дә баягы, гомумән язма телгә караулары һәм конкретлыкны белдерүче берәмлек булулары Үзәк һәм өлкә газеталарына күбрәк партия тормышының төрле тармакларына, хуҗалык эшчән- легенә, дәүләт һәм җәмәгать оешмалары эшчәнлегенә караган берәмлекләр хас. Аларны куллануда, газеталарның төрләре- «Социа.тистик Татарстан». 1979. 10 сентябрь нә карап, шактый аерымлыклар да булуы ихтимал Мәсәлән, безнең район газеталары күбрәк авыл хуҗалыгы терминнары белән эш итә Өлкә газеталарыбыз иҗтимагый фәннәргә Караганнарыннан нигездә педагогика, мәгариф, авыл хуҗалыгы, нефть терминнарын куллана Соңгы елларда спорт, космос, автомобиль тематикасының активлашуы күзәтелә. Гомумән алганда да, татарча газеталар термин ясау, аларны пропагандалау, камилләштерү юлында ифрат зур теоретик һәм практик эш башкаралар. Яңа иҗтима- -ый-политик терминнарның барысы да диярлек. фәнтехникага Караганнарының бик күбесе башлап газетада формалаша, аннан әдәби телнең башка тармак-стильләренә кереп китә. Телгә соңгы дүртбиш елда кергән терминнарның бер өлешен генә санап китү дә шуның дәлиледер: хуҗалык- ара берләшмә, культуралы болынлык, ясалма яңгыр, хезмәт коллективы, Дәүләт сыйфат билгесе, советча яшәү рәвеше, материаль һәм мораль кызыксындыру чаралары, актив тормыш позициясе, камазчы. баш конвейер, кою заводы: чүкелүчән һәм соры корыч, этилен үткәргеч, шин производствосы һ. 6. Матбугатта термин ясау, аларны куллану шактый катлаулы, үзенчәлекле иҗади процесс. Бу — махсус яктыртуны сорый торган үзе бер мәкалә темасы. Бу юлы исә без кайбер практик күзәтүләребезне генә уртаклашып китәбез Терминнарның күпчелеге, гадәттә, телдә элекэлектән яшәп килгән берәмлекләрдән барлыкка килә. «Теләсә кайсы сүз, телдә ничаклы күп кулланылуына карамастан, термин була ала, терминнар алар махсус аерым сүзләр түгел, ә аерым функциядә кулланылган сүзләр- . Аларны бутамас өчен хәрәкәт итү «мәйдан-нарын белү, ачыклау җитә, термин үз «мәйданында гына термин, биредә аның синонимы булмый, ул үзе дә башка сүзләргә синоним була алмый. Кыскасы, сүз белән терминны аера белергә кирәк, бу — газетага язучы кешегә аеруча мөһим, чөнки газетада төрле стиль, жанр материаллары аралаша, алар үз «мәйданнарын, димәк, үз терминнары белән килеп керәләр. Димәк газетаның бер битендә бер төшенчәне үк белдергән берничә термин очрашуы бик ихтимал (корабль-кораб. сыер савучы-савучы-сыемчысавынчы, кибет-ма- газин, ленталы конвейертасмалы конвейер. сварка агрегаты-эретеп ябыштыру агрегаты, станок качалка-сиртмәле станок, хәзерлек чаралары-әзерлек чаралары, инженер-техник работник-инженер-техник хезмәткәр һ. б.|. Телдә төрле стильләр, тармаклар яшәгәндә, иҗтимагый күренеш буларак, тел үзе үзгәреп, камилләшеп торганга, анда синоним терминнарының да яшәве законлы күренеш. Ал^рның киләчәктә кайсы активрак кулланылыр, кайсы калыр, анысын телнең хуҗасы — халык хәл итә. Бу очракта «алай дип язма, болей дип яз», дип субъектив күрсәтмәләр бирүнең бернинди файдасы юк. Әмма мондый муллык телгә талымсызлык күрсәтергә нигез бирми, бер үк авторның (газетаның) бер үк контекстта бер төшенчәне төрле терминнар белән язуын җавапсызлык дип бәяләргә тиешбез. Инде урнашып җиткән терминнарны бер контекстта төрләндереп «экспериментлар» ясау да укучыда аптырау гына тудыра, әйтергә теләгән фикернең тиз һәм төгәл барып җитүенә комачаулый' ...Урамда малайлар шар суга. Арада берсе куәт белән кәшәкәсен селтәп җибәргән иде. түгәрәк алка әллә кая очып китте'. ...Ул үзенең осталыгын арттырырга тырышты, белмәгәннәрен өлкән савымчылардан сорашты. Фермада 15—20 ел буе сыер савучы булып эшләгән М, Бикмуллина, Р. Галиуллина аңа эшләү серләренә төшенергә булыштылар7 ; .. Фильмнарның яртысы Казан пленкасына төшерелә Бездә эшләнгән кинотасмалар партия, дәүләт форумнарын тарихка кертеп калдырды3 . Мондый чуарлаулар матбугатның тәэсир көчен киметә, әлбәттә. 3) Газетаның даими лексик берәмлекләренә газетизмнар һәм газета фразеологизмнары да керә, дидек. Гадәттә стильнең, жанрның йөзен сирәк очрый, сирәк кулланыла торган «үз» сүзләре билгели. Матбугатның да үз лексикасы — гаэетиэм- нары бар, тик аларның үзенчәлеге, киресенчә, еш кулланылуларында. Газета ул, китаптан аермалы буларак, яше, белеме, һбнәре белән бик төрле кешеләр бер үк дәрәҗәдә аңларлык, кайда гына укыса да аны сүзлекбелешмәләрдән башка, төртелмичә укый торган әдәбият. Өстәвенә, ул — оператив басма (тиз языла, тиз укыла), периодик басма (көн саен басыла, көн саен укыла), димәк, лексик берәмлекләрнең еш кабатланудан калыплашкан, стандартлзшкан булуы бик табигый күренеш. Ләкин шунысы мөһим, газета контекстын, фразасын телнең кайсы гына бүтән стиль, катлам контекстына кертеп куйсаң да, ул үзен «мин газетаныкы» дип торачак, үз йөзен, үз төсен югалтмаячак. Бу — телдә газетизмнар яшәвен раслый торган тагын бер дәлил Газетизмнар туган телнең төрле мөмкинлекләреннән файдаланып ясала. Бүген без шулардан ике юлны гына ачыклап китәбез. 1) Грамматик чаралар белән гаэетиэм- нар ясау. Гадәттә газетиэм төсмере традицион китаби сүзләргә кушымчалар ялганудан (камиллек, остазлык, фидакарьлек, активлашу, җиһазландыру, җитештерүчем- лекле һ. б. ). ярдәмче фигыль яисә башка суз төркемнәре белән килүдән (абруй казану, игътибар бирелү, мөмкинлек тудыру. чыгыш ясау, чара куру, вәгъдәгә тугрылык, даими кайгыртучанлык. мөстәкыйль рәвештә, практик ярдәм, срогыннан элек үтәү, инициатива күрсәтү Һ б.) бирелә. 1 «Яшь ленинчы». 1979. 15 сентябрь 1 «>Кикү байрагы». 1975, II январь * «Социалистик Татарстан». 1979, 2 март Өстәмә аффикслар сүзгә китабилык, рәсмилек төсмере бирәләр һәм, аннан оа бигрәк, абстракт төшенчәләрне конкретлаштыралар, Лык-лек кушымчалары аеруча актив. Алар белән ясалган сүзләр башка стильләргә дә үтеп керә. Тик бу очракта мондый сүзләрнең «агрессивлыгын’ да онытмаска иде. Матур әдәбият стилендә аеруча сак булу сорала, Безне озата килгән дельфиннар тирәнлеккә төшеп югалалар'. Конкретлык төсмерен көчәйтүдә зур урын тоткан ыш-еш-ш, ыр-ер-р аффикслары белән ясалган газетизмнарны урынлы- урынсыз куллану очраклары да ешайды: элек тракторчы сөрә, комбайнчы ура иде, «әзер сөрдерә, урдыра. Бу шаукымга хәтта язучыларның да бирешүе күңелне борчый: «Ул... борчак урдыручылар янына китте», дип яза X. Хайруллин 6 7. Ыш-еш-ш аффексына ябышып яту да кайвакыт мәгънәви зыян китерә: ул Гражданнар сугышында булган. Октябрь казанышларын саклашкан. Бөек Ватан сугышында фашистларны дөмбәсләшкән (Б. Камалов) 2) Полисемия юлы белән дә газетизм- нар актив ясала. «Сүзлек составында электән яшәп килгән сүзләрне яңа яки төгәлрәк мәгънәләргә беркетү дә сүзлек составы үсешен күрсәтә. Бу да — өзлексез булып тора торган процесс. Мәсәлән, ярыш, түгәрәк, йомгак, агым, оешма, кулланма. искәрмә, белем күрсәткеч йолдыз, күренеш һ. 6. шуның кебек сүзләргә, иҗтимагый тормыштагы яңа күренешләрне, яңа мөнәсәбәтләрне атау өчен яңа мәгънәләр салынды һәм шул яңа мәгънәләр белән бу сүзләр тагын да активлашып киттеләр» 4 . Бу процесста вакытлы мабугат аеруча зур роль уйный. Күчерелмә мәгънәле сүзләр яңа берәмлек булып телгә кереп урнашканчы газетада камилләшү, «шомару» чоры үтәләр, ягъни газетизм булып йөриләр. Башка стильләрдә формалашкан метафорик берәмлекләрдән аермалы буларак, алар еш кабатланулары, стандарт- лашулары белән характерлы Битараф сүзләрнең иҗтимагый төсмердә күчмә мәгънә алулары аеруча еш күзәтелә. Газетада күчмә мәгънәле сүзләрнең бик күп төсмерләре ачылып китә: «Бүгенге яшь буынны хәрби патриотик рухта тәрбияләү юлында син ниләр эшләдең? Ә бит синең гомерең, син узган юл — гыйбрәтле юл» (М. Мәһдиев) Шушы ук газетада солдатның' «авылның такыр юлыннан чыгып китеп, фронтның нинди генә юлларын үтүе» турында дә җөмлә бар. Бик күп сүзләр менә шушындый төрле- төрле иҗтимагый мәгънәләре белән матбугат битләреннән башка стильләргә, хәтта сөйләү теленә дә кереп китәләр Ләкин сүзләрнең барлык төсмерләре дә сүзлекләрдә билгеләнеп бетми. Менә шуңа күрә дә без газета теле сүзлеге төзергә вакыт җиткән дип саныйбыз. Л. И. Брежневның «Чирәм җир» китабында чирәм җирче терминының иҗтимагый төсмер алып, яңа мәгънәдә йөри башлавы бик ачык тасвирланган иде . Безнең телдә камазчы термины белән нәкъ шундый хәл булды. Полисемия күренешенең матбугат телендәге үзенчәлеге тагын шул: газетиэм- нар күбрәк икенчел полисемия юлы белән ясалалар. Гадәттә беренче талкыр нейтраль сүзләрдән барлыкка килгән спорт, хәрби терминнар газета сөйләмендә икенче тапкыр метафора, метонимия, синекдоха һ. б рәвешен алалар: биеклек, көрәш, вахта, 1 Юные М Теләп алынгпи давыл Тат кит. наш ты. 1977. 94 бит ' «Социалистик Татарстан». 1878. 17 август ' «Социалистик Татарстан». 1977. 16 март * Ззкиеп М Татар теле үсеше Казан. 1967. 7 «Социалистик Татарстан». 1979. I август эстафета, бил бирмәү һ. б. Бер сүзле газетизмнар гомумән күп түгел. Газета теле өчен төп лексик оерәм- лекләр булып аерым сүзләр түгел, бәлки эрерәк лексик берәмлекләр — тезмә сүзләр һәм газета фразеологизмнары характерлы. Бу да законлы күренеш: тезмә сүзләр һәм ныгыган берәмлекләр стан- дартлашыр өчен иң кулай «материаллар» алар. Аннары күп кенә сүзләрнең күчмә төсмерләре бары тик сүзтезмә эчендә генә күренә ала. Тәрбия үзәге, яшел масса, олы поход, матур күрсәткеч, культура учагы һ .6. Тезмә эчендәге берәмлекләр үзләренең мәгънәләрен югалталар, тезмә мөстәкыйль берәмлек булып катып кала: чыгыш ясау, сәүдә челтәре, тормышка ашыру, роль уйнау, теманы күтәрү Һ. 6. Газетаны даими укыган һәм аңа даими язган кеше, мәсәлән, тормышка ашыру тезмәсендәге берәмлекләрне аерым-аерым итеп күз алдына китерә алмый. Уңышлы тормышка ашыру тезмәсендә уңышлының тормышка гына карамыйча, бөтен тезмәгә караганлыгын шик астына куймый. Шулай да мондый стандартларны, уңышлы төстә тормышка ашыру дип катлауландыруларга юл куела. Безнең исәпләүләргә караганда газетаның даими (стандарт) лексик чаралары барлык лексиканың район газеталарында 80—85 процентын, өлкә газеталарында 60—65 процентын тәшкил итә. Ләкин бу хәл газета телен коры, җансыз итәргә сәбәп була алмый. Сүзлек составының калган өлеше, әйтеп киткәнебезчә, вакытлы (экспрессив) лексик чаралардан гыйбарәт. Бу — матбугат битләрендә туган телнең барлык эчке байлык, мөмкинлекләрен тулысынча файдаланып була дигәнне аңлата. Нинди юллар белән? II Газетаның вакытлы (экспрессив] лексик чаралары ифрат күп төрле, чөнки туган телдә нинди стиль катламнары, жанр төсмерләре бар, алар барысы да теге яки бу дәрәҗәдә газетада урын алалар. Ләкин тәртипсез, хаос рәвешендә түгел. Газета бер бөтен әсәр, дидек, димәк, аның тел стиле дә бер бөтен булырга тиеш. Бу — чыннан да шулай: биредә төрле стиль аерымлыклары бергә аралышып, бер-бер- ■ Брежнев Л И Чирәм жир Казан. 1978. 40 бит сенә нык кына тәэсир итешәләр, икенче төрле әйтсәк, бәрәңге, ярма, ит, суган, төрле тәмләткечләрдән яңа бер ризык — аш барлыкка килгән кебек, телнең төрле катламнары синтезыннан яңа функциональ стиль тармагы — газета тармагы барлыкка килә. Моны теоретик яктан да аңлатыл була: газетаның функциясенә (В И. Ленин билгеләгәнчә, газета ул миллионнар трибунасы һәм шул ук вакытта оештыручы бер үзәк) ярашлы рәвештә, анда стильләр. бер яктан, синтезланып үзенчәлекләрен югалтуга, стандартлыкка бирелергә, икенче яктан, капмакаршылыкларның көрәш һәм бердәмлек законына буйсынган хәлдә, мөстәкый.льлекләрен сакларга омтылалар Бу омтылышны һәр яклап хупларга да газетага язганда аннан файдаланырга гына кала. Төрле стиль үзенчәлекләренең газетада ничек «үзләшүләрен», алардан урынлы файдалану юлларын җентекләп өйрәнәсе бар әле. Монда без бер генә стильнең — газетада урын биләгән матур әдәбият стиленең кайбер категорияләрен, дөресрәге, телдәге сәнгатьчә сурәтләү чараларын гына күзаллап китәрбез. Иң башта публицистикада образ мәсьәләсен ачыклап китүне кирәк саныйбыз. Еш кына язучылар да, матур әдәбият теориясе белән шөгыльләнүче тәнкыйтьчеләр дә башка стиль әсәрләреннән, шул җөмләдән публицистикадан да, образлы сурәтләүне таләп итәләр. Образ термины әдәбият теориясендә каралган мәгънәсендә (тормышның, геройның чын үзе, реаль эш-хәрәкәте түгел, бәлки гомумиләштерелгән чагылышы) күздә тотыла икән, бу таләп — мәгьнәсезлек дигән сүз бит. Чөнки бу планда матур әдәбият һәм публицистика — капма-каршы диярлек әсәрләр. Публицистика кешенең, вакыйганың образы белән түгел, турыдан-туры үзе белән эш итә. Хәтта типиклаштырган очракта да (ә бу — публицистикага да хас сыйфат) обраэ барлыкка килми, ә реаль тормыш күренешләренең гомумиләштерелгән суммасы бирелә. Бу гомумиләштерү образ тудыру өчен түгел, бәлки конкрет вакыйганы, ситуацияне яисә характерны чынбарлыкка тагын да якынайту өчен хезмәт итә. Документальлекне, конкретлыкны акылга гына түгел, хискә дә тәэсир итәрлек итеп җиткерү өчен публицистика телнең бөтен мөмкинлекләреннән файдаланырга тырыша. Шул максатка җигәрлек чараларны һәр стильдән ала. Бу — публицистиканың, аерым алганда, газетаның төп үзенчәлекләреннән берсе, аңа гына хас алым. Образ төшенчәсен дә ул нәкъ шушы максатта куллана Әйткәнебезчә, образның үзен түгел, ә аның матур әдәбиятта кулланыла торган төрле чараларын. Анда да матур әдәбияттагыча түгел, үзенчә куллана. Әйтик, бер публицистик мәкаләдә сүз ике завод арасында килеп чыккан низаг турында бара: алар үзара поставкаларны үтәмиләр, шул сәбәпле планнарын өзәләр, экономик зыян күрәләр. Бу хәлне автор эшлекле, информацион тел—саннар, термин, фактлар белән тасвирлый. Әгәр берәр тел галиме текстны аерып алып анализласа, анда бер генә дә образлы сурәтләү чарасы таба алмас иде. Ләкин бу хәл газетада образлы чаралар инкарь ителә дип ашыгыч нәтиҗә ясарга нигез була алмый. Мәкаләнең исеме «Гали Вәлигә...» дип атала. Бу очракта образлы чара (әйтем) бөтен 8 «Социалистик Татарстан», 1979 ел. 17 апрель. ’ «Социалистик Татарстан». 1979 ел, I май. ’ Шунда ук. 1977 ел. 18 август. * Шунда ук. 1979 ел. 13 октябрь. 12 «Социалистик Татарстан». 1979. 22 август «Социалистик Татарстан». 1978. 18 сентябрь мәкаләгә (текстка) кагыла, анда тасвирланган ситуацияне тагын да төгәлрәк, конкретрак күз алдына китереп бастырырга хезмәт итә. Өстәвенә, халыкчан үткенлек, җорлык төсмер мәкаләнең тәэсир көчен арттыра. Мондый типтагы сурәтләү чарасы мәкаләнең исеме рәвешендә (әйтем, мәкаль, табышмак, җыр, цитатадан өзек, канатлы сүз һ. б.), шулай у^ текст эчендә (эпиграф, чагыштыру, цитата һ. б.) төрлетөрле урында бирелә ала. Р. Хисмөтуллинның «Зәңгәр мәтрүшкәләр» очеркында, мәсәлән, төп геройның кешеләргә кешелекле мөнәсәбәте яшәү көче бирә торган мәтрүшкәләр белән текстның буеннан буена чагыштырып киленә *. Текст эчендә дә геройның аерым сыйфатлары. эш, хәрәкәтләре, вакыйганың аерым өлеш, моментлары төрле сурәтләү чаралары белән конкретлаштырып күрсәтелергә мөмкин. Матбугатта контекстуаль чагыштырулар, метафорик троплар бернинди чикләүсез кулланыла ала. Ләкин аларны куллануның төп шарты истән чыгарылмаска тиеш: алар, иң беренче чиратта, конкретлыкны, төгәллекне белдерүче, көчәйтүче чара. Фикернең аңга тизрәк барып җитүенә кечкенә генә комачаулык тудырган очракта да андый бизәкләү чараларының булуыннан булмавы артыграк. Ә бит бездә әле матур әдәбиятка охшатыр өчен генә, рәвешенә китереп кенә «төртеп» куйган бизәкләр аз очрамый: өрлектәй өч малай, җиләк кебек бер кыз үстерделәр (X. Хәйруллин). Язучының мондый штамп чагыштыруларыннан да, шул ук очеркындагы... кояш бастырык буе күтәрелде, ...әвен хәтле К-700 тракторы кебек архаик чагыштыруларның да текст үтемлеген арттырулары бик икеле. Публицистикада чагыштыру заманча яңгырарга, иҗтимагый эчтәлекле булырга тиеш. Г. Ахунов, мәсәлән, халыкка хезмәт итүнең бөеклеген хәзер өр-яңа калага әверелгән Чупай тау белән чагыштыра8 9 , икенче мәкаләсендә халкыбызның культура үсешен образлы тасвирлар өчен губернатор камергеры Стрижевский белән Габдулла Тукай карашларын капма-каршы куя 10 . Публицистик чагыштыруларда авторның шәхси позициясе ярылып ята: Кәеф-сафа корганда чебен гөмбәседәй кызарган ул битләр чырайсыз калганнар (М. Рафиков)11; Зур заводка охшаган терлекчелек комплексы... ди Р. Вәлиев12; Безнең бу якларда көлсу туфрак, ачы туфрак... Хатынкызлар, бездә гөл утыртырлык та туфрак юк, дип сөйләргә яраталар, ди С. Хәким13. Бизәкләү чарасы белән конкретлыкны ачыклау, тагын да төгәлрәк итеп күрсәтү- -ат ур бер үрнәге инде бу Cyj уңо өйтия публицистикада чагь штырулар „„.и җыйнак, төгәл булулары, кебек, ши иелле охшаган бәйлекләре.-тнән. иярчен- комментариилардан азат булулары хәерле Шулай ук метафора, метонимия синекдоха, зпитет һ. 6. сурәтләү чараларын, күп тирле фразеологизмнар кулланыр өчен до вакьттлы матбугатның мөмкинлекләре күп- Хәтта матур әдәбиятныкыннан да күбрәк ЧвНХЙ матур әдәбият, күп кенә стиль- лоргә үз калкасын ачса да. стильләрне* синтезлана алуы аның үзенчәлеге түгел бу — газетага гына хас күренеш, газета теләсә кайсы стильнең тропларын һәм башка сурәтләү чараларын иркен файдалана һәм шул ук вакытта. мөстәкыйль стиль буларак үэ трапларын. үз тел бизәкләрен дә ясый Газетада сөйләү теленнән, хәтта Эиыч диалек’измнарыннаи алып эш яәгазь- леренен рәсми стиле әйләнмәләренә на дәр архаизмнар һәм неологизмнар да, терли профессионализмнар һәм жаргоннар д.т кулланыла алэ Шулай булуга да карамастан, көндәлек матбг а’нын еш чыгу» оператив >шпэ- ясаган тасвирлар кадерләрен белмичә, узебет үк шомартып, бизәкләрен коеп бетердек ди Әмма без бн> гасырлар буе халык теле җәуһөре бу лып Саналган энҗеләрнең у» ә башын т җитә барабыз Мисаллар язучылар мәкаләләрен >т> < яи.ьрепч җиң сызганып эшләү (С Ша- -•т.т Ф Хөсни I Сабитов Һ 6) гел теш тидермәү бармам белән геиә санарлык, кон кебек ачык, алтын куллы оста, кулга кул тотынып зшпәү. йөзгә кытыллык китер мәү. бармак аша карау, көнне төнгә ял гау җиренә җиткереп бошкару. телгә агы: сөйләрлек, кулдан килгәннең бары, ын д,- эшләү һ б кеб- , 6*. ке. әйдәгез, тел сандь г .-быз'«ир куйыйк та бик сирәк н . б- гында гына алыйк. Алар урынына елхен бетм-т ■ ■ ХӘЗИНӘ Сандыгыннан Матбугат. : L •- кулланылмаганнарын табып ,.ь й« --р»» булганда башка телләр, ә дә м - >м.ә итик, үзебез ДӘ ясыйк Синонимнарның герлелеге ягыииаи таэетә >елиб. гДэгы Даими лексик берәмпекп ■ • -имиар белән алыштырыр' ә •< ры.. [КПСС члены — коммунист Ленин гәрт- и,- ■< •• ны: колхоз — күмәк > уҗалык артеле), бу юнәлештә «тучыиь . зеталарга вца ре терә Әлбә < •« мәткөре Һәр яңа синонимның, -н 'рече чиратта, төшенчәне стгзл бир,'- «о~ «ретлыкнь- кеше аңы>-а бернинди нарлыксыз җиткерә алуын күздә 1 отарга тиеш кершәндәй югары сыйфатлы он. кыч. булуга карамас ан мелиоратор пар җир җимертеп эшлиләр, шомыртявр - пәрәнҗә ябя на. Ьауля нятң иефтъле катпяммвр» коргаксымаган кебек чтабышларныңи »же бөртекләре дә бик тәв белән. уйг-оп эшләнгән кашта тына матур җемелди Шундый табышларияң яаиберлвреи >ен> әйтеп үтик: Роберт Әхмәтҗанов браконьерларны мылтыклы җанмыврлар д» А, шусыз гына, лаф ормыйча гына, уз Эшләрен Эшләп йөриләр Я" г АкунОВ Аның территориясендә >200 бл.-,.-. коча гына алган ике үр* т мөятәп һәр Д Зөбәерова‘