Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Газинур Маратов ... Күңел түрендәге өметләрне. хыял-теләкләрне шигырь итеп кәгазьгә төшерәсе иде Үзем — Кукмара якларыннан Казан дәү ләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыйм Миңа — 20 яшь Сабан туй Мәйдан уртасында — ирләр, — Алып батыр уллары. Көрәшче халыкныкы ул — Язгы сабан туйлары! Бабайлардан калган йола Бүген безне җилкетә... Әнә мәйдан тын да алмый Көрәш батырын көтә. Я кем ул батыр көрәшче — Ил йөзен акларлыкмы? Туган җирен төрле залим Затлардан сакларлыкмы? Рухы ныкмы, түзәрлекме, Әзерме зур алышка? Ныклы дәвам булырмы ул Халкым улы Алыпка? Бу көрәштә беркемгә дә Юк бернинди ташлама. ...Татарның сабан туйлары Алыплардан башлана. Ничәнче төн тынгы бирми, Нинди моң бу? Кайдан килә? Әбкәм сүзе: былбыл түгел, Җил дә моңлы туган илдә. Читкә китеп тыңлап кара. Ишетелер сагыш кына. Халкыңа бак! Карама син Мәнсез затлар ялгышына. Ни кылмас ул «дальтониклар», Зәңгәр моңнар ни аларга? Җирдә һәркем «халкым» диеп, Тиеш ләса бер янарга. Салкын кышта былбыл эзләп, Туган җирен ташлаганнар, Язлар җиткәч уйлар әле, Уйлар да һәм бер көн аңлар. Аңлар алар җилләр моңын, Аңлар алар шагыйрь җанын. Җиргә кадәр иелеп тә, Сынмаганын горур талның Аңлар алар. ...Ничәнче төн тынгы бирми, Нинди моң бу? Кайдан килә? Сәер хәлдер: әрнүләр дә Шифа икән туган илдә. Безне әле җилләр генә назлый, Давыллары аның алда әле. Омтылышлар, куәт, әйтер сүзләр Җанда яна, бары җанда әле. Учак булып яна һәммәсе дә. Төрлебездән төрле җылы кала. ... Давылда тик олы учак кына Дөрләп китә, үрләп китә ала. Әй, балачак хыяллары, Татлы көньяк җимеше. Сине ашап койдык ич без Сабыйлыкның сөт тешен. Тәүге адым ясау белән Омтылдык без ирлеккә. Агач атны бәреп ваттык Калсын диеп иректә. Хыял-атта җилдердек без Замананың каршына. Буйлар бәләкәй булса да, Рухи үстек аршынлап... Кем ул анда шәрран яра Уйдырма дип хыялың? Йолкып өзәргә маташа Хыялатның ак ялын? Кем оныткан Моабитның Чөеп атылган чагын?.. Ак хыяллар саклады бит Вөҗданны — ирләр җанын. Хыял-атта җилдердек без Замананың каршына. ... Сабан туй күк гүли дөнья Тояклар тавышыннан. Мөхәммәт Шәйхи Яшьлек шәһәре — Түбән Камада яшим. Шигырьләрем эштә, ял вакытында һәм «Кама таңнары» әдәби берләшмәсендә кызу бәхәсләр, шигърият турында сөйләшүләр вакытында туалар. Язасы, халкыбызның үткәннәрен, бүгенгесен йөрәктән кичереп, киләчәк турында горур уйлар белән, зур шигъриятебезгә лаек образлар, сүзләр табып язасы килә. Әйтеләсе уйлар... Мин җир буйлап барам... Авазлардан бөтен дөнья тора яңгырап... Әйтеләсе уйлар тынгы бирми талпыналар һаман сүз сорап... Ирек сорый уйлар, мәйдан сорый, тарсыналар күңелем читлеген. Башка уйлар ачкан бу киң галәм алар өчен генә чит мени?! Башкаларга хас сыйфатлар бары да — Сөю, Яну, Нәфрәт, Борчылу. Ә тарлыкка Сыеша алмый икән, — Уйларымның, димәк, ул чыны!.. Сабыр уй Кырпак төшкән болын буйлап атлыйм, Ерак әле таңга. Күктә чекерәйгән йолдызлардан Салкын коела җанга. һава салкын. Әле юкса бары Кышның башы гына. Моңга чума торган бу тугайлар Күптән йоклый сыман. Изрәп ята болын тынлык сарган Төннең кочагында. Их, бер янган гашыйк гармун уйнап Чыкса шул чагында, Җырлар идек икәү ярсый-ярсый, Бу тынлыкны тетеп... Бар әле, бар йоклый алмаучылар Безнең моңны көтеп. Давыллы уй Риваятьле уй Урманнарга керсәм, чыга алмыйм, Чакыра үлән баскан юллары — Җәя керешен тартып чыгар төсле Тугызак әбекәйнең уллары. Шундадыр дим, урман ешлыгында Канкай егетләре ял итә... Сызгырам да, тик кайтаваз гына Еракларга яңгырап гел китә... Зәңгәр шәлле Мәйсәрәсен алып Булат чыгар төсле каршыма. Бәрелә-сугыла куркып очып китә Мине күргәч арык карчыга. ...Күтәрелде давыл, Тыныч елга Танымаслык булып үзгәрде, Ярда көймә көткән кешеләрнең Болыт сыман сары йөзләре... Актарылды елга, Ярсып-ташып Тал-тамырлы ярын кыйнады... Чишеп салган кебек үпкә-зарның, Ачуларның эчкә җыйганын. Көймәләрне чөйде әллә кая, Кешеләрне куды ярыннан. Әйтерсең лә алар комачаулый Бер чишелел-бушап алырга... ... Килгән кебек үтеп китте давыл, Әйтерсең лә берни булмады. Гаепледәй ярын килеп үбә Вак дулкыны нәни елганың, — Мыштым гына калып элеккечә Акланырга сәбәп эзләве. ...Ярда көймә көткән кешеләрнең Кояш сыман балкый йөзләре.