Логотип Казан Утлары
Публицистика

 ҖӨМЛӘЛӘР

 

Сызганылсын көн дә җиң, көн дә көрәш, көн дә җиң! Соңга калып гафу үтенүләреңнән дә көчлерәк үкенүләр була микән? Яхшылык — дарулар даруы, яманлык — агулар агуы. Иза чигәм нәни башыма төяп: ыгы-зыгы, ыбыр-чыбыр, вак-төяк! Кеше булырга тырышкан һәр кеше — үзенчә матур. Русчадан татарчага тәрҗемә итү эше азмы-күпме җайга салынган кебек, татарчадан татарчага тәрҗемә итү дә азмы-күпме җайга салынса иде.