Логотип Казан Утлары
Җитди комедия

ОЧРАШЫРБЫЗ, ГӨЛСЫЛУ

I

КАТНАШУЧЫЛАР:

Сарбулатов Мөхәррәм — автомеханик. Шәмсенур — аның хатыны, ташчы. Әссар — аларның улы, абитуриент. Гөлсылу — аларның кызы, сигезенче классны тәмамлаган. Нигъмәтҗанова Ләбибә — Мөхәррәмнең ерак туганы, сыер савучы. Фидаһи — Ләбибәнең улы, абитуриент. Наҗнлә — абитуриент кыз. Мөкатдимә — секретарь-машинистка. Безнең көннәр. БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Август башы. Шәһәрнең биек таш йортлары күренә. Алгы планда такта белән тышланган верандалы агач йорт. Йорт әйләнәсендә җиләк-җимеш, яшелчә бакчасы. Бер кырыйда урамнан керү өчен кечкенә капка. Кичке сәгать бишләр. Әссар верандада чалбар үтүкли. Гөлсылу яшелчә төпләре йомшарта. Гөлсылу. Абый, иртәгә нишләргә тиеш әле син? Әссар. Техникумга керү имтиханы тапшырырга. Гөлсылу. Нинди фәннән? Әссар. Математикадан ла. Гөлсылу. Ә син сәгать буе чалбар үтүклисең. Билгене чалбарыңа карап куярлар дисеңме? Әссар. Кием — эчке дөньябызның тышкы көзгесе! Гөлсылу. Мин сине аңламыйм, абый. (Уйланып.) Техникум тәмамладың, автомашиналар ремонтлаучы механик булып чыктың, ди. Аннан соң нишләрсең? Әссар. Шул ук белгечлек буенча институтка керәм. Гөлсылу. Керә алмасаң? Әссар. Беренче баруда керә алмасам, икенче тапкыр барам... унынчы тапкыр барам... керә алганчы барам! Гөлсылу. Институтны да тәмамладың, ди. Шуннан соң? Әссар. Институт дипломын эләктерсәм, яши белер идем... Әлмәт театрында 1979 ел башыннан бирле куела. Сәхнәдә ике йөздән артыграк уйналган. Гөлсылу. Син яши белер өчен генә укыйсыңмыни? Ә с с а р. Тагын нәрсә өчен укырга соң? Гөлсылу. Китапларда: «Халыкка хезмәт итү өчен»,— диелгән. Әссар. Гафу ит, сеңлем, син анадан тумагансың, китаптан гына төшеп калгансың. (Аңлатып.) Яши белеп яшәү рәсми телдә «Халык- ка хезмәт итү!» дип атала. (Китабын ала.) Алгебра... Күпме кагыйдә * ятларга!.. * Г өлсылу. Ятлаган кагыйдәләр белән генә мисал, мәсьәләләрне з ничек чишәрсең? Техникумнан документларыңны кире алсаң дөрес- j рәк булмасмы, абый? ® Әссар. Мин шуышып булса да техникумга керергә тиеш. (Ки- „ табын ташлап.) Башым катты. ? Гөлсылу. Миңа булыш, башың да ял итәр. Әссар. Түтәлдә казынсаң, тырнак астына балчык тула. о. Мөхәррәм кайта. Мөхәррәм (өйгә таба). Шәмсенур. Шәмсенур!.. * Гөлсылу (бакчадан). Әни кайтып җитмәде әле, әти. Мөхәррәм. Үскән кызым һаман бакчада. Рәхмәт, кызым. 5 (Әссарга карап.) Үскән улым һаман китап кимер». Әссар. Иртәгә имтихан шул!.. Әти, син мотоциклны карасаң иде. Моторы тартмый. з Мөхәррәм. Ни булды икән ул уңгырыга? Үзең яхшылап тагын 5 бер кара әле. Әссар. Ун карадым инде. Мөхәррәм. Мотоциклын мин алып бирдем, моторын да миңа такма инде. Унны бетереп мотоциклны да белмәгәч... (Шәмсенур кайта.) Көтеп кенә тора идем. (Акча биреп.) Зарплата. Чутлап ал. Шәмсенур. Чутламыйча да ышанам Мөхәррәм. Чутла, чутла, акча чутлау — үзе бәйрәм. Шәмсенур (санап). Йөз кырык. Шуңа авансыңны да өстәсәк! Үзең әйткәндәй, рәхмәт! (Хәтерләп.) Бу айда газ белән электрга түләнмәгән, шуларның исәбен өзеп кайтчы, сиңа әйтәм. Мөхәррәм. Йортын мин җиткердем, газ белән электрга үзең түлә инде, уңгыры. Шәмсенур. Икмәк тә аласы бар. Гөлсылу. Икмәккә мин йөгерәм, әни. (Китә.) Әссар (китабын ташлап). Мин арыдым, әни, башны ял иттерәсе иде дә кесә буш икән. Шәмсенур (биреп). Өч тәңкә. Әссар. Молодец, әни, рәхмәт, әти. (Китә.) Мөхәррәм. Акча белән малайны узындырмыйсыңмы син? Шәмсенур. Вак өчен дә тавыш чыгарма инде, сиңа әйтәм. Бала иртәгә имтиханга бара, шул хакта берәр сүз әйтсәң иде. Мөхәррәм. Әйтер сүзем юк. Шәмсенур. Әй, Мөхәррәм, оныттыңмыни класс җитәкчесе сүзләрен? «Улыгыз институтка барам, дип расход чыгарып йөрмәсен, барыбер керә алмас, берәр техникумга тыгарга тырышыгыз», диде бит. Мөхәррәм. Үзе тыгыла алса — тыгылыр, тыгыла алмаса — юк. Менә мин җиде класс башым белән ике йөздән дә ким алган аем юк. Шуңа өстәп: «Сменаң беткәч, машинамны төзәт әле», дип, көн саен ун-унбиш кеше тагылып йөри. Шуларның яртысы институт тәмамлаган гыйлем ияләре. Төптәнрәк уйласаң, минем ише кара эшчегә почет хәзер. . Автомобиль тавышы ишетелә. Шәмсенур (капкадан карап). Тһкси?.. Мөхәррәм. Мине алырга килделәр. Шәйхенуров дигән бер адәм «Жигули»ен ваткан. Дүрт-бшп көнлек эше бар. Ике йөз сум һәм ике ярты әрмән коньягына килештем. Ул да югары белемле әнә. Математика укыта. Шәмсенур. Төзелеш техникумында түгелме икән, сиңа әйтәм? М өхәррәм. Аның кайда укытуы сиңа нәрсәгә? Шәмсенур. Әссарыбызга ярдәм итә алмасмы дим. Мөхәррәм. Итә алмас. Пенсиядә бугай ул. Итә алса да кешедән ярдәм сорамас идем. Юл сумкасы күтәргән Фидаһи керә Ф и д а һ и. Саумысыз! Мөхәррәм. Бик сау, үскән егет. Фидаһи. Бераз үстек инде, Мөхәррәм абый. Танымыйсыз бугай? Мөхәррәм. Таныйм да төсле... Шәмсенур. Ләбибә малае түгелме соң? Мөхәррәм. Кайсы Ләбибә? Шәмсенур. Бертуган энеңне оныттыңмыни? Шуның хатыны ның сеңлесе бит. Мөхәррәм. Ә, белдем, белдем. Исемең... Фидаһи. Фидаһи. Шәмсенур. Без авылга соңгы тапкыр кайтканда сиңа биш-алты яшь булдымы икән? Фидаһи. Шул чамадыр. Ул кайтуыгыздан .Әссар белән урманда җиләк җыюыбыз гына хәтердә. Автомобиль гудогы. Мөхәррәм (капкага карап). Бигрәк сабырсыз кеше икәнсең, математик. (Фидаһига.) Мине чакыралар, ә мин ашамаган да. (Капкага карап.) Көтәрсең. (Өйгә уза.) Шәмсенур (Фидаһига.) Әниең: «Тешләрем белән газапланам, бездә юньле итеп ямамыйлар, сезгә барам», дип язган иде, килмәгән икән. ■ Фидаһи. Җае чыкмады. Менә аз гына күчтәнәч җибәрде. (Өстәлгә банка белән бал. какланган каз куя.) Шәмсенур. И бу Ләбибәне!.. Берүзе өч бала тәрбияләп... Әтиегез бигрәк яшьли вафат булды шул. (Балны карап.) Умарталарыгыз бармыни? Фидаһи. Умартабыз юк. Узган ел казларыбыз бер көтү булды. Әни күршеләрдән казга алмаштырып алды. (Сүзне башкага борып.) Шәһәрегез матур гына. Шәмсенур. Рәхәтләнеп кунак бул. Фидаһи. Кунакка килмәдем. Төзелеш техникумына имтихан тапшырырга килдем мин. Шәмсенур. Документларыңны китергән чакта ник безгә сугылмадың? Фидаһи. Почта белән генә җибәрдем. Шәмсенур. Ничек почта белән генә? Техникумда танышың бармы әллә? Фидаһи. Техникумын да күргән юк әле, танышым каян булсын. Шәмсенур. Ышаныч үзеңә генә инде. (Урамда кызлар көлүе.) Гөлсылу кайта. Кемлегеңне әйтми тор әле, үзе танырмы икән? Гөлсылу керә. Ф и д a Һ и. Исанмесеа. Гөлсылу (уңайсызланып). Исәнмесез, абый. Шәмсенур (шаяртып). Бу абыең сине эзләп килгән. Гөлсылу. Ни йомыш, абый? Ф и д а һ и (шаяртып). Сез мине оныттыгыз дамы әллә? Гөлсылу. Сез мине башка берәү белән бутыйсыздыр. ♦ Ф и д а һ и. Җиләк белән сыйлаганымны хәтерләмисезмени? i Гөлсылу. Нинди җиләк белән? 2 Фи да һи. Урманда үсә торган каен җиләге белән. Гөлсылу. | Гөлсылу. Исемемне дә беләсез... Шәмсенур (Гөлсылуга). Ләбибә апаң дип сөйли идекме? « Гөлсылу. Ә-ә, Ләбибә апа!.. Сез Фи... Фи... Ф и д а һ и. Әйе, Фидаһи абыең мин. Гөлсылу (кул биреп). Исәнмесез, Фидаһи абый! Кунак бусага-^ да торырга тиеш түгел. Өйгә керегез. Фидаһи. Юынып аласы иде. о Гөлсылу. Юынгыч әнә. Хәзер сөлге чыгарам. (Өйгә уза.) ф Шәмсенур. Мин өстәл әзерлим. (Күчтәнәчләрне алып өйгә я уза. Гөлсылу сөлге чыгара. Фидаһи юына.) Фидаһи (Гөлсылу алып чыккан сөлгегә карый да сумкадан үз 5 сөлгесен ала.) Мин юлдан... « Гөлсылу (Фидаһиның сөлгесен кире салып). Юлда тузан икә-и нен мин белми дисезме әллә? Фидаһи (сөртенеп). Рәхмәт... Имтиханга килчеләр күпме икән? 2 Гөлсылу. Килүчеләрен әйтә алмыйм, ә менә әти-әниләре техникумны чебен урынына сырып алганнар. Ә сез — ялгыз... Фидаһи. Керә алмасам, кире кайтып китүе күңелсез булыр инде, Гөлсылу. (Карап.) Бакчагыз әйбәт. (Бакчага уза.) Ләбибә керә. Зур сумка күтәргән. Ләбибә. Исәнме, кызым. Син Гөлсылу буласыңдыр инде. Мин Ләбибә апаң. Гөлсылу. Исәнмесез, Ләбибә апа. Ләбибә (күреп). Улым да килеп җиткән икән... Гөлсылу, кар базыгыз булса, бу сумканы шунда төшереп куйыйк әле. Гөлсылу (сумканы күтәреп). Эчендә таш мәллә? Ләбибә. Банкалар гына. Бәреп вата күрмә тагын. Кар базыгыз бикләнәме? Гөлсылу. Хәзергә ачык, төнгә бикләрбез. (Базга төшеп китә. Фидаһи керә.) Фидаһи (гаҗәпләнеп). Син түгелме соң бу, әни? Ләбибә. Мин инде, мин... Фидаһи. Өйдә генә торам, акчам да аз дигән идең. Ләбибә. Теге сарыкны саттым. Фидаһи. Сатма дидем бит, әни. Ләбибә. Алтмыш тәңкәлек малга үзләре үк сиксәнне биреп торгач тәвәккәлләдем инде. Менә, килдем әле. Фидаһи. Мин кайтканчы сабыр итәргә иде. Имтиханга әнисен ияртеп килгән дип уйларлар. Ләбибә. Ай алла, мин сиңа ияреп килмәдем бит, улым. Син чыгып китү белән, тешләремнең дүртесе берьюлы сызлый башлады. Үрле-кырлы сикердем. Шәмсенур күренә. Гөлсылу баздан чыгыл ойге уза Шәмсенур. Син түгелме соң бу, Ләбибә? Ләбибә. Мин бу, Шәмсенуркаем, мин. (Күрешәләр.) Фидаһн өйгә кереп китә. Саумы, үзең ни эштә. Шәмсенур, һаман кирпеч тезәм. Ә син? Ләбибә. Фермада сыер савам. (Кәгазьләр чыгарып.) Сезгә до күрсәтим дип алып килдем. Мактау кәгазьләре. Ел саен берәү. Бөтенесе сигез! Шәмсенур. Хуҗалыгың да бар. Фермасына ничек җитешәсең? Ләбибә. Балаларым булыша. Бигрәк тә Фидаһием! Укуы бетү белән, ярдәмче булып тракторга утырды. Рәттән утыз көн эшләде дә кулыма шыгырдап торган сигез унлык тоттырды. Шәмсенур. Бәхете генә була күрсен инде. Ләбибә. Техникумга эләгә алса, бәхетле булыр иде дә... Председателебез әйтте: «Фидаһи укырга керә алса, техникумны бетереп чыкканчы колхоз стипендиясе түлибез», диде. Малаема: «Тешләремне яматырга килдем», дигән булдым инде. Нинди теш! Бала өчен үрсәләнеп йөрү. Керә алырмы икән? Шәмсенур. Әйбәт укыдымы соң? Ләбибә. Әйбәт укыса да, монда имтихан вакытында бик буташтыралар ди. Таныш-белеше булмаган авыл баласына «биш»лек сөйләсә дә «өчле» генә куялар ди. Шәмсенур. Белмим инде, Әссарым да шул техникумга кер- мәкче иде дә... Ләбибә. Синеке керер. Техникумда танышың да бардыр әле. Шәмсенур. Кирпеч тезүченең кайлардан килеп техникумда танышы булсын инде, Ләбибә? Ләбибә. Сөйләмәсәнә, Шәмсенуркаем, син хәстәрен алдан күрә торган кеше. Алла хакына дип ялынам, мине дә берәрсе белән таныштыр әле. Шәмсенур. Танышым юк дим бит, Ләбибә. Ләбибә. Юк дип, килеп кермәс борын өметкәйләремне кырт кисә күрмә берүк! Синнән башка бер таянычым да юк бит бу дөньяда. Таныштыр инде, таныштыр. Коры кул белән килмәдем. Буш итмәм. Шәмсенур. Мөкатдимәгә генә әйтеп карамасам... Ләбибә. Кем ул? Шәмсенур. Чины әллә кем түгел. Техникумда секретарь гына. Кәҗүнни квартир алганчы бездә торды. Ләбибә. Мәгънә белә торган хатынмы соң? Шәмсенур. Чикләвекле агачны тауның теге ягыннан ук күрә. Өйдән Мөхәррәм чыга. Ләбибә. Сау гынамы, Мөхәррәмкәем?! Мөхәррәм (күрешеп.) Бик сау. Л ә б"и б ә. Менә, килеп чыктым әле... Мөхәррәм. Сизәм: малаең ачасы ишекләрне майларга инде. Ләбибә. Майларга дип. Ай алла... Күрше Бәнатбану авыл буенча: «Тәпән белән бал илткән кешеләрнең балалары укырга эзләүсез- сораусыз керә», дип йөргән булды. Мөхәррәм. Тәпән белән бал!.. Хәзерге ришвәтчеләр бал белән, бер йөз. ике йөз сум акча белән кул пычратмый. Бирсәң син аларга меңәрләп бир! Өч мең! Биш мең! Ләбибә. Башыма сыймый кешедән ничек меңләгән сумнар аласың инде? ' Мөхәррәм. Ришвәтне юньле кеше алмый да. бирми дә. ЮҺ- сезнекеннән юньсез тартынып тормый. Ләбибә. Ник аларны тотып япмыйлар? Мөхәррәм. Тиз генә танып булмый шул. Мужыт. менә минем Шәмсенур да ришвәтчедер? Ф Шәмсенур. Әстәгафирулла, әстәгафирулла... Мөхәррәм. Мужыт, менә син дә ришвәт бирергә дип килгән- сендер... Ләбибә. Тьфү, тьфү... М ө х ә р р әм (фикерен дәвам итеп). Замана үзгәрде, кеше генә үзгәрми, кеше һаман алырга гына ярата. Л ә б и б ә. Алырга үзең дә ярата торгансыңдыр әле, Мөхәррәм' Мөхәррәм. Мин эшләп алам. Миңа ике машина кирәк. Берсен улым туенда Әссарга, икенчесен кызым туенда Гөлсылуга бүләк итә.м. ; Соңыннан: «Әти безгә бер нәрсә дә калдырмады», дип үпкәләп йөр - мәсеннәр. Ә син, Ләбибә, малаең артыннан тагылып йөреп дөрес эшләмисең. ♦ Ләбибә. Баланы саклап йөртү хәерлерәк инде. Автомашина гудогы. Мөхәррәм. Миңа ялыналар! Калганын кайткач сөйләшербез (Китә.) Өйдән Гөлсылу белән Фидаһи чыга. Гөлсылу. Әни, аш суынып бетә бит инде. Шәмсенур. Әйдә әле, Ләбибә, утырыйк әле чөкердәшеп. Ләбибә. Синдә чөкердәшү кайгысы... (Өйгә узалар.) Гөлсылу. Кәефегез кырылдымы соң сезнең?.. Фида һи. Әнинең килүен көтмәгән идем. Наҗилә керә, кулында дәреслек Наҗ и л ө. О Гулечка, кавалерың белән мине дә таныштыр. Гөлсылу. Таныш булыгыз: туганыбыз Фидаһи, авылдан. (Фидаһига Наҗиләне күрсәтеп.) Ә бу кыз — Наҗилә. ләкин үзен На Миңа урын тәкъдим итегез, Фидаһи. Итәгем бөгәрләнә димәсәгез утырыгыз Бөгәрләнсә үтүклибез аны, Фидаһи. Әниегез үтүклиме?.. (усал карап). Бәрәңге ашап үскән авыл егетләре ак диләр иде. Без хәзер бәрәңгене сыерга бирәбез, үзебез ит ашый Наҗилә. Шулаймы? Хәзер авыл егетләре дә озын яллы чәч йөртә икән. Фидаһи. Ник йөртмәскә? Без ялкау кызлар шикелле чәч тарар га иренмибез. Наҗилә (чәчен сыпырып). Тарадым. Фидаһи. Үзегез тарадыгызмы, әллә... Наҗилә (бүлдереп). Әнием тарады, мин көзге каршында тордым (Китабы төшеп китә.) Ай!.. Фидаһи (китапны ала, тышлыгын карап). Алгебра?. Наҗилә (җитди). Математикага гашыйкмын. Акыллылар дөньясына. Физика белән химиягә — серләр дөньясына. Иртәгә төзе леш техникумының плановиклар бүлегенә имтихан тапшырырга ба рам. (Үзенә киная белән.) Анда бер генә ел укыйсы. дежда дигәнне ярата. Наҗилә. ” Фидаһи. Наҗилә. Фидаһи. Наҗилә чырайлы була Фидаһи. быз. Фидаһи (җитди}. Математикага гашыйк булгач, сезгә институтка имтихан тотасы иде. Наҗи лө. Әни кушмады шул. «Тизрәк укуыңны тәмамла да эшкә кер, кияүгә чыгып балага батканчы миңа булыш», диде. Фидаһи. Үги анамы әллә? Н а җ и лә. Үземнеке дә... эчә. Әти ташлап китте. Их!.. (Жырлап җибәрә.) Үсәдер таллар Сакмар су буенда... (Бакчага уза.) Гөлсылу. Әнисе хакында бүтән сорашмагыз, Фидаһи абый. Әссар кайта, йезе чытык. Ә с с а р (берсенә дә игътибар итмичә, юынгычка атлый). Хайван! Гөлсылу, одеколон кайда? Гөлсылу. Менә бит. Әссар (юынгыч янындагы шкафтан мамык ала. одеколонлый, шуның белән кулын сөртә). Ишәк!.. Гөлсылу. Ни булды, абый? Әссар. Үзәк урамга чыксам, каршыма бер ир белән хатын килә, хатынның бер кулында бәрәңге тутырылган сумка, икенчесе белән исерек ирен җитәкләгән. Шуларны озаттым. Гөлсылу. Таныш кешеләр идемени? Әссар. Кирәк кешеләр иде: хатыны техникумда укыта. Ире төчкерде. Төкереге кулыма чәчрәде сыман. (Мамыкны читкә ыргыта.) Зараза! На җил ә. Исәнме, царь мой дорогой. Әссар. Сәлам, милая Надежда. (Фидаһины күрә.) Фидаһи бит син. Фидаһи. Саумы, Әссар, патша булып җиткәнсең, туган. Әссар. Теләмәсәң дә булырсың, брат. Исемгә әллә кайдан килеп тагылган бит: Әс-сар — царь. Ни эш бетерү? Фидаһи. Автомеханикага дип килдем. Ә с с а р. Сират күперен бергә кичәбез икән. Безнең бүлектә конкурс: бер урынга өч гариза. Фидаһи. Алай ңкән. Әссар. Шулай шул. Кинога билет алдым, Надя. Гөлсылу. Син аз укыдың, абый. Әссар (шаяртып). Укыган кадәрлесе җитәр, җитмәгәненә госпожа шпаргалка ярдәм итәр. Гөлсылу. Шпаргалка! Үзең «Яшьләр намусы» дигән сочинениене бишлегә яздың. Күңелеңдәгесен язмадыңмыни соң? Әссар. Мин бишле куярлык итеп яздым, Гулечка. (Билетын болгап, Наҗиләгә.) Барабызмы? Н а җ и л ә. Күлмәгемне алмашыйм инде. Подъездда көтәрмен. (Китә.) Гөлсылу. Наҗилә апаны яратасыңмы син, абый? Әссар. Чибәр ул. Яннарыннан без узганда аңа карап хәтта кызлар да «ах! итә. Мөкатдиме керә. Мөкатдимә. Исәнмесез. (Фидаһига карап.) Арагызда яңа егет тә бар икән. Әссар. Авылдан. Фидаһи. Техникумга кермәкче. Мөкатдимә (Фидаһига). Теләгегезгә ирешегез. Фидаһи. Рәхмәт. Әссар. Мөкатдимә апа, мин фәкыйрегезгә математикадан булыш сагыз иде. Мөкатдимә. Ничек итеп? Ә с с а р. Абитуриентларга биреләчәк билетларны сез басасыздыр бит. Берикесенең күчермәсен кыстырып килсәгез, шул җиткән. Мөкатдимә. Якынрак кил әле. (Әссар килә, Мөкатдимә аны эләктереп ала да маңгаена чиртә.) Менә сиңа бер билет, менә сиңа ике билет, менә өченчесе. . Ә с с а р. Икене генә сораган идем, өчәү булды. Җитте, җитте, Мөкатдимә апа. ц Мөкатдимә (бармак янап). Җитмәде бугай әле. (Өйгә уза.) г Әссар. Надюша көтәдер. (Китә.) J Ф и д а һ и. Абыегыз тыныч. Гөлсылу. Тыштан гына тыныч ул. Эче тулы ут. Җәй буе әзер- - ләнде. | Өйдән Шәмсенур белән Мекатдимә чыгалар. 3 Шәмсенур (Мөкатдимә белән каласы килеп). Кызым, поми- £ дорларыңа су сибәргә вакыт. Фи да һи. Мин дә булышам. (Гөлсылу белән бакчага уза.) Мөкатдимә. Кызыңның җәй буе бакчадан башы чыкмый. * Шәмсенур. Квартирга күчсәк, Гөлсылуым да бакчадан коты- 5 лыр иде. Мөкатдимә. Сезгә квартир бирүләре тәгаенмы соң? Шәмсенур. Бирмичә, мин төзелештә егерменче елымны эшлим. ' Абыең бер урында егерме икенче елын. Тырыша торгач, бу йортны з «торырга яраксыз* дип актлаттык инде. Мөкатдимә. Тузуын да тузган. Шәмсенур. Шуңа күрә бушлай диярлек бирәбез: өч кенә мең. Мөкатдимә (бакчаны күзәтеп). Әти белән әнигә тыныч кына почмак. Ике пенсионер рәхәтләнеп казынсыннар. Шәмсенур. Аларны бу йортка чыгаргач, үз квартирың да иркенәеп кала. Мөкатдимә (Шәмсенурны тыңламыйча). Туганымдай кешеләр белән сатулашып торасым килми. Өегезгә ике мең. Шәмсенур. Мөхәррәм абыең ул бәягә ризалашырмы икән соң? Мөкатдимә. Ризалашыр. Яраксыз дип актланган йортны «Яраклы» итү өчен өч пар туфли туздырырга кирәк. Шәмсенур. Өе — өй инде. Әссарым керә алырмы икән, Мөкатдимә? Мөкатдимә. Техникумның дилбегәсе минем кулда булса, Әс- сарны тройкада чаптырып кына кертеп утыртыр идем дә... Шәмсенур. Син техникумда секретарь бит!.. Мөкатди мә. Кабат-кабат уйладым инде, бик үрсәләнсәм дә, сезгә ярдәм итә алмыйм. Шәмсенур. Көннәрен төнгә ялгап укыган иде, бәбекәем. Техникум дип утлар йотып тора... Ай, бу башкайларымның хәсрәтләрдән арыныр көне булырмы икән бер? (Күзен сөртә.) Мөкатдимә. Өметне бөтенләйгә үк өзмик әле, Шәмсенур апа. Шәмсенур (яктырып). Шулай дисеңме? Өзмик дисеңме? Мөкатдимә. Мин тырышып карармын каравын да... Шәмсенур. Син тырышсаң булдырасың да булдырасың инде! Мөкатди мә. Гаеп итмәсәгез, зур бер үтенечем бар иде. Шәмсенур. Нинди гаеп ди ул, язмаганны сөйлисең. Әйт кенә, кулдан килә торган эш булса... Мөкатдимә. Шәл китергәннәр. Кәҗә мамыгыннан, өйгә дип куйгаһ акчама кагыласым килми. Әҗәткә өч йөз сум биреп тора алмассызмы? Шәмсенур. Теләсәң дүртне дә бирәм. Әссарым дип, имтиханга дип. дип килгән икән. Шәмсенур. Килүчеләр белән шәһәр тулды инде. Мөкатдимә. Әнисе дә ялгыз, имеш. Шәмсен у р. Ирсез хатыннар аяк атлаган саен ул хәзер. Мөкатдимә Үзем авылда үскәнгәме, Ләбибә апаны жәлләп куйдым. Шәмсенур. Төшенеп җитмим әле: әллә аларга да булышмак- чы буласыңмы9 (Кисәтеп.) Сиңа бер генә кеше— минем малай гына. Мөкатдимә. Әйе, әйе, миңа Әссар гына. Ләбибә апага ярдәм итәргә бүтән кеше табып булмасмы икән дим. Шәмсенур. Бүтән кеше дисеңме? (Эндәшеп.) Ләбибә! Ләбибә!.. (Ләбибә өйдән чыга.) Мөкатдимә белән таныш әле. Мөкатдимә. Без таныш бит инде. (Шәмсенур өйгә уза. Мөкатдимә, биген җиләсләндереп.) Чәйдән соң тирләтеп җибәрде. Балыгыз бик әйбәт. ' Ләбибә. Нефть төтене сеңмәгән андый бал хәзер безнең якларда гына шул. Мөкатдимә. Умарталарыгыз күпмени? Ләбибә. Бик күп! Ун баш! Мөкатдимә. Аларны кем карый инде? Ләбибә. Улым карый, Фидаһием. Белмәгәне юк аның. Унынчыны да әйбәт тәмамлады. Билгеләрен кара әле син аның, билгеләрен. Кирәк булса-нитсә дип, аттестатыннан күчереп алдым. Мөкатди мә (карап). Арифметика — биш, алгебра — биш, геометрия — биш. Л әбибә. Шул бишлеләр имтиханда өчкә калмас микән? Мөкатдимә. Абитуриентлар, кагыйдә буларак, имтиханда каушыйлар. Ләбибә. Иремнән өч бала белән калдым. Фидаһи өлкәне. Бөтен өметем шуңарда. Мөкатдимә. Авылда бишлегә укыганнар, кагыйдә буларак, монда өчлегә генә бирәләр. Ләбибә. Дүртлегә бирә алсын иде ул менә! Әз генә сабыр ит әле. (Кар базына китә.) Мөкатдимә. Фидаһи математикадан тапшырыр инде ул... Рус теле язмадан өчле генә. (Бал. каклаган каз күтәреп. Ләбибә керә.) Ләбибә. Балыбызны исәр мактадың. Ал әле. Мөкатди мә. Картлар әйтмешли, аллам сакласын, юк, юк! Ләбибә Зинһар, рәнҗетмә инде, Мөкатдимәкәем. Мөкатдимә. Ирексезләмәгез, булмый. (Китә башлый.) Ләбибә. Тол хатынның бердәнбер үтенечен аяк асларына салма инде. Мөкатдимәкәем Мөкатдимә (кире килеп) Өлкәннәр үтенечен тыңласаң да кыен, тыңламасан да кыен Ярый инде. (Балны ала.) Ничә сум түләргә? Ләбибә. Күчтәнәч өчен акча алалармыни. Мөкатдимәкәем9 Сумкаң бик җайлы икән, казын да салыйк әле. Мөкатди мә. Анысы ничә сум? Мөкатдимә («глйерел). Б> акчаның Әссарга да. имтиханга да катнашы юк. Ике айдан кайтарырмын Көтәрсезме? Ш ә м с е к 5 р Көтмичә, язмаганны... (Акчамы алдан азерлзгт.} М'м’ о к а т д и м a (санап). Монда өч йөз егерме биш. (Бер егерме бишлекне кире кайтарып.) Алыгыз. Шәмсенур (унайсызланган булып). Ялгыш санаганмындыр. Мөкатдимә (акчаны кесәсенә салып). Кунак егете дә укырга Ләбибә. И алла, сум дип инде... Мөкатдимә. Бушлай ала алмыйм, Ләбибә апа. Менә сезгә ун сум. (Ике бишлек бирә.) Ләбибә. Бездә казның бозау чаклысы да биш сум. Мөкатдимә. Каз — тавык түгел. Ләбибә. Тавык бездә бер тәңкә. Бер бишлеге артык. (Бишлекнең берсен Мөкатдимә кесәсенә тыга.) £ Мөкатдимә. Рәхмәт. Хушыгыз. (Капкага юнәлә.) Ләбибә (аңа ияреп). Мөкатдимәкәем, Фидаһиемнең фамилиясе^ Нигъмәтҗанов булыр... (Китәләр.) Артларыннан Гелсылу карап кала. 3 Фидаһи Гөлсылу янына килә. £ 3 Фидаһи. Нинди уйга баттыгыз? Гөлсылу. Әниегез Мөкатдимә апага бал белән каз биреп җи- j бәрде. Болай булгач бал ярдәмендә баллар җыясыз да техникумга ° каз канатлары белән генә очып керәсез. ♦ Фидаһи. Әни андый нәрсәләр дә алып килгәнмени? « Гөлсылу. Сандык кадәр сумка! Фидаһи. Ул сумка кайда соң? | Гөлсылу. Кар базында. Фидаһи. Мондый чакта сез нишләр идегез? . - Г ө.л с ы л у. Әнине тиргәр идем, елый-елый. Фидаһи. Әнине тиргәргә9 Әти үлгәндә әнигә утыз яшь кенә иде х әле. Кияүгә сорап күпләр килде. Балаларымны үги итәрләр дип берсенә дә чыкмады. Безне үлеп ярата ул. Бу ялгышы да балаларына мәхәббәттән. Беләсезме... Гөлсылу (бүлдереп). Миңа белгән кадәресе дә бик җиткән. (Өйгә уза.) Фидаһи (ишеккә килеп). Әни, чык әле. Ләбибә чыга Ләбибә. Ни бар, улым? Фидаһи. Нигә чакырганымны чамалыйсыңдыр инде? Ләбибә. Килүемне өнәмәдең. Фи да һ и. Әйе шул. Бу дөньяда минем өчен иң кадерле кеше син. әни, шулай да үтенеп сорыйм, син өйгә кайтып кит. Ләбибә. Ни өчен куасың мине? Фидаһи. Мине аңлап бетермисең, әни. Укыйм икән, майламыйча укыйм, эшлим икән — майламыйча эшлим. Техникумга да арткы ишектән керергә теләмим, керсәм — парадныйдан, ә син... Ләбибә. Әйе. мин теш яматырга гына килмәдем, әз булса да хәлеңне дә җиңеләйтә алмаммы дидем. Сарыкны саттым, ул җитмәсә, сыерны да сатармын, өйне дә. Мунчада яшәрмен Укы гына. Минем теләгем шундый, әтиеңнең васыяте шулай. Фидаһи. Әтинең васыятен үтәячәкмен, әни, әмма синең хәзер монда булуың миңа комачаулый гына. Бөтен нервларым кыл кебек тартылды. Ялынып сорыйм: кайт, әни, шул чагында гына мин имтиханга тыныч күңел белән бара алам. Ләбибә. Кайт... Кайтасым килмәсә дәме? Фидаһи. Син китмәсәң, мин кайтып китәм. Я. кайсыбыз?.. (Җавап юк. Фидаһи ишеккә юнәлә.) Ләбибә (аны туктатып). Мин китәм, улым. Фидаһи. Рәхмәт, әни. Соңгы «Метеорга» җитешәсең әле. Ләбибә өйдән сеткасын алып чыга, аны артыннан Шәмсенур белән Гөлсылу чыгалар Шәмсенур. Ай алла, нинди генә килү булды соң бу? Ләбибә. Килдем, үзегезне күрдем, хәлегезне белдем, Фидаһием кайткач, яңадан иркенләп килермен әле, боерган булса. Сау булыгыз. (Ләбибә белән Фидаһи китә башлыйлар.) Гөлсылу. Ләбибә апа, баздагы әйберләрегез кала бит. Ләбибә. Анысы сезгә күчтәнәч, Гөлсылу. Ут сүнеп ала һәм кабына. Төн. Тәрәзәләрдә — ут. Комган тотып Шәмсенур чыга Бакчада бер күләгә күренә дә. Шәмсенур каршына килеп баса. Шәмсенур. Ай!.. Күләгә. Курыкма, Шәмсенуркаем, мин — Ләбибә бу. Шәмсенур. Йөрәгемне яра яздың. Кайтып киткән кеше бит син, ничек инде... Ләбибә. Шәһәрдән чыгу белән, автобустан төшеп калдым. Мөкатдимә кебек ярдәмче табылгач кайтып китә алмадым инде. Бала бит. Шәмсенур. Өйгә кер алайса. Ләбибә. Фидаһи холкы белән суйган да каплаган нәкъ әтисе. Монда икәнемне белсә, төн дип тормас, хәзер үк кайтыр да китәр. Син мине сарайга биклә. Бер генә төнгә. Фидаһиның математикадан ничәгә тапшырганын белгәнче генә. Шәмсенур. Сизмәсләрме соң? Ләбибә. Зинһар, сиздерә күрмә, Шәмсенуркаем. Өстемнән ат башыдай йозак белән биклә дә ачкычын югалттым диген. ПӘРДӘ. ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Көндезге сәгатьләр Шәмсенур кайта. Эш киемнәреннән. Өйгә кереп чыга, бакчаны күзәтә. Шәмсенур. Кая булыр болар? (Сарай ишеген ача, аннан Ләбибә чыга.) Ләбибә. Болай ятулары бик кыен икән. Шәмсенур. Әссар кайтмадымы? Ләбибә. Ярыктан минут та күземне алмадым: кайтмады. Шәмсенуркаем, син иректәге кеше, техникумга бар әле, балаларның ничек имтихан биргәнен тәрәзәдән булса да карап тор. Шәмсенур. Алар өченче катта икән, буй җитәрлек түгел. Ләбибә. Ник шул шәһәр мәктәпләрен әллә ничәшәр катлы итеп салалар... (Сарайга йөгерә.) Шәмсенур. Ул ишектә мотоцикл. (Ләбибәне икенче ишектән кертеп җибәрә.) Мөхәррәм кайта. Мөхәррәм. Сарайда кем ул, әле генә ишеге шапылдап ябылды? Шәмсенур. Мотоциклны урынындамы икән дип карадым. Әссар кайда? Мөхәррәм. Син белмәгәнне мин каян белим? Шәмсенур. Мөкатдимәдән шалтыратып сорарлар — кайтып киттеме икән, юкмы. Мөхәррәм. Китсә кайтыр әле. Шәмсенур. Имтиханын бирә алмаса, шул хурлыктан кайтма- са? Җир читенә качса? Мөхәррәм. Аягы бар, кулы бар — эшләр дә ашар. Шәмсенур. Менә бит!.. Нинди ата инде син? Кичә Шәйхену- ровка әйтергә онытмаган идеңме? Мөхәррәм. Нәрсә? * Шәмсенур. Улыбызның исеме Әссар, фамилиясе Сарбулатов * дип. 3 Мөхәррәм. Әйтмәсәң дә фамилиямнең Сарбулатов икәнен ч Шәйхенуров белә. u Шәмсенур. Ә Әссарның исемен? Мөхәррәм. Әссарның Әссар икәнен белү Шәйхенуровка ки 1 рәкми. = Шәмсенур. Миңа кирәк иде. Мөхәррәм. Үзеңә кирәкне үзең әйтәләр аны. 6 Сет, икмәк күтәреп Гвлсылу кайта Менә ичмасам үскән кызым минут та тик тормый. Гөлсылу. Тик торган кеше үсми диләр, әти. s л Әссар кайта, бик яхшы киенгән. 3 Мөхәррәм. Кайтты бит! Өстәлдә бөтенесе дә өелеп торганда, - җир читенә качарга минем улым ахмак мыни? Бераз гына капка х лыйм да... (Өйгә юнәлә.) Шәмсенур (аны туктатып). Ашавың качмас. Башта малаеңның хәлен сора: тапшыра алганмы? Мөхәррәм. Тапшыргандыр, уңгыры, мондый егетнең кыяфәтенә карап та бишле куярсың. Шәмсенур. Син дә әйттең инде сүз. (Әссарга.) Ничәле булды, улым? Әссар. Хәзергә билгесез әле. Мөхәррәм. Ничә булса шул булыр. (Әссарга.) Кайгырма, улым, керә алмасаң, техникумсыз да инженерлардан ким яшәмәбез. (Өйгә уза.) Шәмсенур (Мөхәррәм артыннан). Ата диген инде син аны! (Әссарга.) Ә керә алдыңмы соң, улым? Әссар. Керүен кердем дә... Гөлсылу. Фидаһи абый да кердеме? Әссар. Ишек төбендә генә калды әле ул. Чират көтеп. Ш әм с е н у р. Имтиханнарыңны ниндирәк кеше алды? Әссар. Бер кипкән балык шунда. Шәйхенуров диделәрме. Мине белә ул. Фамилиямне әйтү белән: «Син Мөхәррәм малаемы әллә?» ди. Әйе, дидем. ■ Шәмсенур. Сорауларына җавап бирә алдыңмы соң, улым? Әссар. Берсенә бирдем, икенчесенә такы-токырак. Өченчесе мәсьәлә иде, анысына баш җитмәде. Гөлсылу. Абый, имтихан листыңны күрсәт әле. Әссар. Листны Кипкән балык бирмәде. Имтихан комиссиясе секретареннан алырсыз, диде. Шәмсенур. Нигә соң Мөкатдимәдән алып кайтмадың? Әссар. Аның безгә сугылмаган көне юк. Үзе алып килер әле. Гөлсылу. Хәерлегә түгел бу. Шәмсенур. Юньсез! Хәерлегә булсын диген. Мехәррвм чыга 49 Гөлсылу. Әти, бакчаның әнә теге баганасы кыйшая башлаган. Мөхәррәм (Әссарга). Үскән улым, терәү куй. Ә с с а р. Минем үземә терәү кирәк бүген. Мөхәррәм (Әссарга) Уңгыры... Ә с с а р (бүлдереп) Әти, сатыйк без бу бакчаны. Гөлсылу. Сатасың килсә, үзең үстергәч сатарсың. Мөхәррәм Үзегез карагыз инде, уңгырлары, мин сез ничек дисәгез шуңа риза. (Китә.) Наҗилә керә, борчылган. Наҗилә Барыгызга да хәерле көннәр. (Әкрен гена9 эскәмиягә барып утыра.) Әссар. Ни булды, Надюша? Наҗилә Берсе бетте... Шәмсенур. Беттем дисеңме? Г ө л дигәндәй... Гөлсылу чыга. Ф Гөлсылу. Нишләп йөрисез инде, Ләбибә апа, Фидаһи абый g күрсә? Ләбибә. Юлга җыенмакчы идем дә... Син теге сумканы баздан g алып бүтән җиргә куйдыңмыни? Гөлсылу. Куймадым. = Ләбибә. Кар базында сумка юк. Гөлсылу. Юк?.. Ишегалды уртасында тормагыз инде, Ләбибә ♦ апа. Карап килим әле. (Китә.) g Ләбибә (почмакка посып). Әрҗә чаклы ул базның нәрсәсен х карыйсың инде? Баз төбендә яткан менә шушы сәдәпне дә табып ал- ? дым, ә сумка... 3 Гөлсылу кере, Ләбибә почмакка ныграк сыена. 2 Гөлсылу, (өйгә). Әни.,. Әни дим. Шәмсенур (чыга). Ник дәштең? Гөлсылу. Бүген базга төшмәдеңме, әни? Анда бер сумка бар иде. Шәмсенур. Әй, кызым, миндә сумка кайгысымыни! (Кереп китә.) Ләбибә (почмактан чыгып). Болай булгач урлаганнар. Гөлсылу. Шуңа охшый шул. Милициягә хәбәр итсәк? Ләбибә. Әстәгафирулла! Кунакка килеп качып яткан җиремнән хуҗа өенә милиция чакыртырга... Аллам сакласын. Гөлсылу. Фидаһи абый ниндирәк киңәш бирер икән? Ләбибә. Яман хәбәр белән җанын борчый күрмә. Сумканың бар икәнен белми иде, юкка чыгуын да сизмәсен. Гөлсылу. Койма буйларын карап килим әле. Ләбибә. Баздан алып чыкканны койма буена ташлап калдырырга караклар безнең кебек дивана түгел бит алар. Гөлсылу. Шулай да карап килим әле. (Китә.) Ләбибә. Коры кашык авыз ерта диләр. Мөкатдимәне нәрсә белән майларга инде? Сарык бар бит! (Акча чыгарып.) Сиксән тәңкә. (Уйлана.) Иллесен генә бирсәм — аз, сиксәне түгәрәк сан түгел. Юлга дигән егерме сумны да өстәсәм, түгәрәкләнә икән дә... (Йөз сумны төреп.) Сау бул. сарык! Кем карчыгы әйткәндәй, Фидаһиемны сыртыңа атландырып имтихан күпереннән имин алып чык. Кайтырга Шәмсенурдан алып торырмын. Өйдән Шәмсенур белән Мөкатдимә чыга Ләбибә яшеренә. Мөкатдимә. Шулай итеп, ике меңгә килештек инде? Шәмсенур. Алма кебек кеше белән дә килешмәсәң! Менә Әсса рым гына.. Мөкатдимә (бүлдереп). Сезнең өчен җаным да җәл түгел, Шәмсенур апа. Хушыгыз. Ләбибә (аның каршына атылып чыгып). Сау гынамы, Мөкатдимә? Мөкатдимә. Котымны алдыгыз. Шәмсенур әкрен генә өйгә уза. Мөкатдимә (сөйләшәсе килми). Бер килеш кенә, Ләбибә апа. Мин ашыгам. Ләбибә (тыңламыйча). Мөкатдимәкәем, Фидаһием дүртле алып кайткан бит, дүртле! Синең ярдәм белән инде ул! Мөкатдимә. Ярдәм дип... Ләбибә. Улым үзе әйтеп тора, миңа икеле тиеш иде, ди. Кем кулы уйнаганын сизәм мин. Мөкатдимә. Укытучысына бер-ике сүз әйттем әйтүен дә... Ләбибә. Менә-менә! Синең бер сүзеңме? Синең бер сүзең! Русчадан да, зинһар, күз-колак бул инде. Мөкатдимә. Күз дип... Аттестатында өчле генә. Кагыйдә буларак, авылдан килгән өчлеләр икелегә кала. Ләбибә. Ул көннәрне күрсәтмә инде, Мөкатдимәкәем. Бу укытучысына да бер генә сүз әйт тә... Мөкатдимә. Булмастыр, Ләбибә апа. (Сәбәп эзләп.) Рус теленнән имтихан аласы хатын мине иреннән көнли. Ләбибә. Синнән дә көнләшкәч үзе шундыйрак хатындыр ул. Мөкатдимә. Аларын тикшермик. Укытучылары белән сөйләшә алмавымны аңладыгыз инде. Хушыгыз. Ләбибә (юлын бүлеп). Ә ассистенты? Анысы да тискәрегә тегелгән нәрсәме әллә? Мөкатдимә. Ассистенты алай ук түгел дә... Ләбибә. Алайса бер сүзеңне шуңа әйтерсең. (Акча сузып.) Менә моны ал әле. Мөкатдимә. Монысы булмый. Минем эш урыным бар, кешеләр арасында үземә күрә дәрәҗәм бар. Мондый акчаларга гомеремдә борылып караганым юк. Ләбибә. Үзеңә түгел бу. Ассистентка. Мөкатдимә. Бераз уйлагыз әле, Ләбибә апа: улыгыз имтиханын тапшыра алмаса, ул акчаны ничек кире сорап алырмын? Ләбибә. Мондыйны сорый күрмә. Сорасаң да бирмәсләр. Екма инде, Мөкатдимәкәем. Мөкатдимә. Үзегезне җәлләп кенә. (Акчаны ала.) Бүген безнең арада сөйләшү булмады. Ләбибә. Булмады, булмады. (Мөкатдимәне озата бармакчы.) Мөкатдимә (аны туктатып). Безне бергә күрмәүләре яхшырак. (Китә.) Ләбибә. Алды бит, шөкер, алды! Болай булгач өмет бар. Гөлсылу бакчадан чыга. Гөлсылу. Сумка юк бит, Ләбибә апа. Ләбибә. Хәерле каза булсын, бүтән хәсрәт килә күрмәсен. Гөлсылу (сизенеп). Фидаһи абый чыга!.. (Аркасы белән өй ишеген тери, Ләбибә сарайга бикләнә.) Фидаһи (ишекне бер-ике тапкыр этеп караганнан соң). Гөлсылу, шаярмагыз. Гөлсылу. Гафу итегез, кайгыдан уйга калганмын. Кичәге сумканы урлаганнар, Фидаһи абый. Фидаһи. Ул сумка өчен борчылмагыз. Гомумән, әнигә аны сөйрәп йөрмәскә иде. Гөлсылу. Әниегез сезгә үзенчә яхшылык эшләргә тырышкан. Ф и д а һ и. Әниләр барысы да яхшылык кына эшләргә тырыша,, тик кайбер яхшылыклары балаларын кимсетү икәнен аңламый. Ни өчен ул кемгәдер каз бирә? Гөлсылу. Алучысы булганга. Ф и д а һ и. Алучысы бирүчесе булганга бар аның. Гөлсылу. Минемчә, әниегез техникумга кабул ителүегезгә ышанып җитми. Фида һи. Анысына үзем дә ышанып җитмим, Гөлсылу. Имти- ♦ хан бирүчеләр арасында көчлеләр күп. > Гөлсылу. Сез кабул ителерсез. з Ф и д а һ и. Каян беләсез? Г ө л с ы л у. Каян дип... шулай уйлыйм. Уйларым дөрескә чык- 2 маса, күңелсез булыр инде... . 3 Әссар кайта. £ 3 Әссар. Атаң Сарбулатов булсын да машина тапма, имеш| лла, үпкәләп китәсең түгелме соң, кызым? (Әссарга.) Син дә, атаң шикелле, хатын-кыз белән адәм рәтле сөйләшә белмисең. (Наҗиләгә.) Русчадан үзең яза алдыңмы соң, Наҗилә? Наҗилә. Бишле булыр дип торам. Шәмсенур. Нишләп соң йөзеңдә һаман болыт? Наҗилә. Уйлар, Шәмсенур апа, уйлар. Шәмсенур. Нинди бетмәс уйлар инде алар? Наҗилә. Нинди уйлар икәнен иртәгә әйтермен. Барыгызга да. Шәмсенур. Әниең сәламәттер бит? Наҗилә. Бүген чирләячәк — получка алган көне. Их!.. Үсәдер таллар Сакмар су буенда.. Үсәдер кызлар әнкәсе куенында.. Сау булыгыз. (Китә.) Шәмсенур. Бу кызның нинди кайгысы бар икән, улым? Әссар. Үз кайгым үземә җитәрлек, әни, кеше хәсрәте өчен борчылырга вакытым юк. Өйдән Мөхәррәм чыга. Шәмсенур. Сиңа әйтәм, малаебыз бишлегә язган. Мөхәррәм. Рәхмәт, улым, молодец. Әссар. Әти, мотоцикл моторы... Мөхәррәм (бүлдереп). Бер мотор турында ике сөйләмибез. Автомобиль гудогы ишетелә Бигрәк тынгысыз кеше булды бу Шәйхенуров (Әссарга.) Конкурстан уза алмасаң да, борыныңны төшермә, үскән улым. Техникумдң узачак дүрт ел гомер эчендә исемең бөтен шәһәргә шаулардай механик итәм үзеңне. Сине дә менә шулай машина белән генә килеп алырлар, машина белән генә китереп куярлар. Шәмсенур. Ә диплом? Мөхәррәм. Диплом дигәннәре әкренләп тәти кәгазьгә әйләнеп бара, уңгыры. Хәзер хикмәт үз һөнәреңнең остасы булуда. Эшеңне началцствоң сокланырлык итеп эшли алмасаң, дипломыңа карап тормыйлар. Синең кебекләрнең поты бер тиен диләр дә — выжт ишектән! (Китә.) Ә с с а р. Синең, әти, акчаңнан да бензин исе аңкып тора. Ак күл- * мәк белән ак перчатка киеп кенә алсаң иде син аны! (Кесәсен кап- £ шап.) Нервларны тынычландырыйм әле дисәм, теге өчлекнең очына з чыкканмын икән, әни. § Шәмсенур (акча чыгарып). Бишлегә язгансың, бишлек бирәм. u Ә с с а р. Башта өч сумны хуҗаларча тотарга өйрәним әле, әни, шуннан соң гына бишлек бирә башларсың. (Акча алып.) Рәхмәт. 2 (Китә.) з 3 Сарайдан Ләбибе чыга. & Шәмсенур. Күрдеңме минем малайны? Өч сумны дүрт көнгә җиткерә. ♦ Ләбибә. Ай, аллам, өч сумны айга җиткерә башласа ни булыр? « Чегән аты кебек үзе ачтан үлмәсме? * Шәмсенур. Кайчагында һич кирәкмәгәндә әллә нинди сүз әй- s теп куя торган гадәтең бар. Ләбибә, чап! з Ләбибә сарайга кереп бикләнә. Фидаһи кайта. X Q Сине көтә-көтә күзем күгәрде. Ничегрәк яздың? Фидаһи. Үзем белгән хаталар да өчәү. Шәмсенур. Өч хатага өчле тиешме соң? Фидаһи. Үзем белгәннәре генә өч! Мин белмәгәннәре бәлки биштер, Шәмсенур апа. Шәмсенур. Булсани, авылда үскән татар малае өчен сигез хата күпмени ул? Өчле куярлар әле. Фидаһи. Монда шәһәр малае, авыл малае дип тормыйлар. Өчле куймаслар, Шәмсенур апа. Шәмсенур. Әй, бала, бала, монысы икеле булса сине аямыйлармыни инде? Фидаһи. Алмыйлар... Миңа җыена башларга кирәктер. Озакламый билгеләрне стенага эләрләр... Кичке «Метеор»га өлгерәм әле. Шәмсенур. Әгәр хаталарың кимрәк, сигез түгел, әйтик, биш кенә булса, ул чакта өчле куярлармы? Фидаһи. Биш кенә булса куярлар да... (Өйгә юнәлә.) Шәмсенур. Күпкә түзгәнне азга түзәрсең. Билгеңне белмичә, беркая ла кузгалмыйсың. Әссар белән Гөлсылу кайталар, икесенең дә чәчләре тузган, агарынганнар. Әссар (Гөлсылуга). Хәзер иманыңны укытам. Гөлсылу. Кешегә иман укыту өчен үз иманың булу кирәк. Шәмсенур. Нинди тавыш бу? Язмаганны... Әссар. Нинди тавыш икәнен үскән кызың сөйләсен. (Гөлсылуга.) Тегендә бик әтәчләнгән идең бит. Сөйлә инде, сөйлә. Гөлсылу. Сүзем бер генә: син әйбәт кеше түгел. Әссар. Үзең гаепле килеш миңа шулай дип торасыңмы әле? (Гөлсылуның өстенә килә). Гөлсылу (баскан җиреннән кузгалмыйча). Сук, сук, оялма саң... Шәмсенур. Ник абыеңны үртисең, Гөлсылу? Гөлсылу. Абый җиләкләрне чәчте. Шәмсенур. Нинди җиләкләрне? Ә с с а р. Морожныйга дип базарга керсәм, стаканлап кура җиләге сата. Шәмсенур. Әстәгафирулла. язмаганны. Ә с с а р. Сатып алучылар арасында мине таныган кызлар да бар. Елмаеп, көлеп торалар. Базар уртасында Сарбулатовлардан көләләр, әни. Чыдамадым, чиләкләрен алдым да җиләкләрен аяк астына чәчтем. Гөлсылу. Шунда берсе сиңа: «Чәчең генә озын, акылың кыска икән, ахмак!» диде. Әссар. Ахмак исемен җиләкләр аркасында тактылар миңа. Дәрәҗәмне җиргә салып таптадың. Дус малайлар, таныш кызлар алдында кем мин хәзер? Кем? Гөлсылу. Кемлегеңне яхшы аңладылар. Мин шуңа шат. Әссар (Гөлсылуга якынлашып). Син шат? Гөлсылу (чигенмичә). Шат! Шат! Әссар (кире борылып). Сугып та булмый бит син имгәккә. Шәмсенур (арага кереп). Алай эчелешмәгез әле. (Гөлсылуга.) Җиләк сату безнең өчен оят, хурлык. Чиләк тотып ничек базарга керә алдың? Гөлсылу. Урлаган җиләкләр түгел бит алар. Әссар. Урлап та сатар идеңме әллә? Шәмсенур (Гөлсылуга). Ни хаҗәткә дип сатадыр идең ул җиләкне? Гөлсылу. Бүләк алырга уйлаган идем. Әссар. Ә-ә, бүләк! Кемгә, кемгә? Гөлсылу. Ләбибә апага. Ф и д а һ и. Минем әнигә? Гөлсылу. Базны бикләмичә калдырып, сумкагызны урлаттым. Шуның чирек бәясен булса да кайтара алмаммы дип уйлаган идем. (Күзен сөртә.) Ф и д а һ и. Ул сумка югалмады, мин аны баздан алып мунча алдына куйдым. Гөлсылу. Нигә алай иттегез инде? Фид а һ и. Әни... әнигә юлга йөк булмасын дидем. Мөкатдимә керә Мөкатдимә. Барыгызга да хәерле кич. Шәмсенур. Шулай булсын. Нинди хәбәрләр алып килдең, Мөкатдимә? Мөкатдимә. Улыгыз бишлегә язган. (Әссарга.) Котлыйм, кавалер. Гөлсылу. Ә... ә Фидаһи абый? Фид аһ и. Минекен сорап торма инде, Гөлсылу. Мөкатдимә. Кызганычка каршы, синеке бишле түгел шул, Фидаһи. Фидаһи. Икеле дип турысын әйтегез инде. Мөкатдимә. Синеке, егет, өчле. Гөлсылу (шатланып). Чынмы? Өчлеме? Шәмсенур. Чыны булмаса да, өчле булуы хак булсын. М ө к ат д и м ә. Язмаңның күләме артык зур түгел. Укытучы белән ассистент: «Ничәле куйыйк?» дип аптырабрак торалар иде дә мин килеп кысылдым: «Язуы матур, фикерләре кыю, өчле тиеш», дим. Сүземне тыңлап, өчле куйдылар. Шулай итеп, яшьләрнең имтиханнары тәмам. Шәмсенур. Имтиханы тәмам да конкурс дигәне бар лабаса әле аның. Әссар уза алырмы икән? Мөкатдимә. Ул бүлеккә сигез балл җыйганнарның бөтенесен дә кабул итәргә дип торалар икән. Әссар. Минеке сигез балл, ягъни кавалерыгыз кабул ителде! Мөкатдимә. Ашыкма, егет. Автомеханика бүлеге ич: әгәр беренче чиратта математиканы дүрткә тапшырганнарны алсалар? $ Гөлсылу (онытылыбрак). Ул чагында сез кабул ителәсез, g Фидаһи абый. Шәмсенур. Ул чагында абыең кабул ителми. Гөлсылу (уңайсызланып). Шулай шул... (Мөкатдимәгә.) Җиде н балл җыйганнарның хәле ничегрәк соң? Мөкатдимә. Ул бүлектә җиде балл җыючылар утыз кеше. Шул 2 утызның бишесен генә кабул итәчәкләр. Ф и д а һ и. Егерме бишенә документларын кире аласы икән. ± Шәмсенур. Сиңа кайгырмаска да була: математикаң дүртле! ~ Ф и д а һ и. Рус телем өчле. Бу хәсрәтне онытып торыйк әле. (Әс- ф сарга.) Әйдә, вакыт та тизрәк узар, мотоциклыңны карыйк. е Әссар. Аны ялгызың гына карый алмассыңмы, брат? Мотоцикл £ сарайда, сарай ачкычы менә. (Ачкыч бирә.) Фидаһи. Ялгызым да карармын. (Ачкычны ала. сарайны ач- т макчы.) и Гөлсылу. Ай-ай, Фидаһи абый, ул сарайда... мотоцикл түгел, 3 мотоцикл калай белән тышланган әнә теге сарайда. (Китәләр.) Шәмсенур. Фидаһига үзең дә булышырлар, улым. Әссар. Дусларны ашыгыч күрәсем бар, әни, базардагы хәлне гайбәт итеп тарата күрмәсеннәр. (Китә.) Шәмсенур. Һаман шул Әссар! Конкурста да булыш инде, Мөкатдимә. Мөкатдимә. Абитуриентны конкурстан уздыру үтә катлаулы, искиткеч четерекле һәм коточкыч куркыныч эш. Шәмсенур. Шулайдыр шул, шулай... (Уйлап торгач.) Ишеттеңме әле, сентябрьдән алтынның бәясе күтәрелә диләр. Үзеңә запаска алтын балдак белән алтын алка алып куйсаң, мин әйтәм, ә? Мөкатдимә. Әйбәт булыр иде дә, кесәмнең җегәре юк. Шәмсенур. Алкасын да ал, балдагын да. (Акча биреп.) Ике йөз. Мөкатдимә. Бу хәтле бурычны тиз генә түли алмам бит. Шәмсенур. Бер түләрсең әле. Биргән чагында... әй, арзан чагында алып кал. Мөкатдимә (акчаны алып). Әссар өчен җаным-тәнем белән тырышырмын. Өметне өзмик, Шәмсенур апа. Шәмсенур. Рәхмәт инде, рәхмәт. Тамагын кыра. Шуны көтеп торган Ләбибе сарайдан чыга. Ләбибә. И, сиңа нинди рәхмәтләр әйтсәм дә аз булыр. Мөкатди- мәкәем: малаема тәки өчле куйгансың бит. Шәмсенур әкрен генә өйгә уза. Мөкатдимә. Мин куймадым, укытучылар куйды. Ләбибә. Шулай шул, укытучылар куйган. Техникумына да керә алса... Мөкатдимә. Анысы авыр мәсьәлә. Ләбибә. Авыр инде, сиңа да авыр, миңа да. Кеше баласы өчен мәшәкатьләнеп йөрү... Мөкатди мә. Минем кеше баласы өчен мәшәкатьләнгәнем булмады да, булмас и, Ләбибә апа. Ләбибә. Ачуланма инде, исәр гадәтем бар: үтә кирәкле урынга кирәкмәс сүз кыстырам. Ялынычым бер генә: конкурста да малаема күз-колак була күр инде. Мөкатдимә. Монысын вәгъдә итә алмыйм. Комиссиядә унлап кеше. Ләбибә. Өметемне кисмә инде, Мөкатд и мәкәем... (Тиз генә сумкасын алып килә, ачмакчы.) Менә монда... Мөкатдимә. Ачмагыз. Кирәкми. Ләбибә. Ачам инде, ачмыйча булмый бит инде. Мөкатдимә. Ачсагыз чыгып ук китәм. Ләбибә. Ачма дигәч ачып тормыйм, сумкасы белән генә ал. Мөкатдимә. Ләбибә апа, минем беркемнән дә берни алганым булмады. Ләбибә. Булмады, булмады. Шуңа күрә монысын гына ал инде. Мөкатдимә. Кулымнан килгән ярдәмне болай да җәлләмәдем. Хушыгыз. Ләбибә. Ялынып сорыйм! Мөкатдимә. Сез бала түгел, минем хәлемне дә аңлагыз. (Китә.) Ләбибә. Алмады. Малаең кабул ителмәс дип әйтүеме инде бу?.. Әгәр шулай булса? (Мактау кәгазьләрен саный.) Берәү, икәү... Өйдән Шәмсенур чыга. Шәмсенур. Нәрсә син. кәгазьләреңә карап, төш күргәндәй?.. Ләбибә. Шушыларны күтәреп директорның үзенә барсам, мин шундыйшундый кеше, сез минем улымны алырга тиеш дисәм? Шәмсенур. Тавыш-тын басылгач, яныңа керермен әле, шунда сөйләшербез. Киләләр... Ләбибә сарайга бикләнә, сөйлөшө-сөнләшө Гөлсылу беләк Фидаһи керә. Шәмсенур бер читтәрәк торя. Фидаһи. Миңа булышмыйсызмыни инде? Гөлсылу. Абый үз мотоциклын үзе төзәтергә тиеш иде. Фидаһи. Ярый, шулай да булсын, ә менә мин сезгә булышам. Әйдәгез, яшелчәләрегезгә су сибәбез. Гөлсылу. Сипмибез. Корысыннар. (Кырт борылып өйгә уза.) Шәмсенур (Фидаһига). Нишләп син, Фидаһи, Мөкатдимә апаңа рәхмәт тә әйтмәдең? Фидаһи. Минем сочинениене күрдем дип алдаша ул, язма эшемнең күләме дә ул әйткәнчә кечкенә түгел иде. Мин аңа ышанмыйм. (Сарайга китә.) Шәмсенур. Нәкъ әтисе! (Ярсып Мөхәррәм кайта,) Мөхәррәм. Шәмсенур, Шәмсенур! Шәмсенур. Монда бит инде. Нишләп иртә кайттың? Мөхәррәм (коньяк чыгарып). Эчәргә. Шәмсенур. Нинди шатлыктан? Мөхәррәм. Шөйхенуров белән якалаша яздык. Шул сөенечтән. Шәмсенур. Кеше белән кешечә сөйләшергә өйрәнә алмадың инде. Мөхәррәм. Әссарга икеле куя язган дип үзең котыртып җибәргәч! Шәмсенур. Дөресен әйттем. Мөхәррәм. Шәйхенуров: «Әссарыңа шытырдатып икеле куярга кирәк иде, синең малай булганга гына өчле куйдым. Моның өчен миңа гомерең буе рәхмәт укырга тиеш син», ди. Шәмсенур. Дисә соң, рәхмәт дияләр дә... Мөхәррәм. Ни өчен мин аңа гомер буе рәхмәт укырга тиеш? Укый алмаслык малайны укытабыз дигән булып, улыбызның дүрт ел гомерен җилгә генә очырачаклар анда. Шәмсенур. Җилгә генә булмас. Дүрт ел буена нәрсә дә булса эләгер әле. Мөхәррәм. Эләксен өчен эләктерердәй баш кирәк. Шәмсенур. Ул Шәйхенуров белән исәбеңне өзеп кайттыңмы ♦ соң? „ Мөхәррәм. Өздем: акчаларын атып бәрдем, соляркалы чилә-§ ген тибеп очырдым. • Шәмсенур. Ә акча? ® Мөхәррәм. Бер тиене дә кирәкми. Шакшы кулдан акча алырга . җирәнәм! 2 Шәмсенур. Җирәнәм дип, ике йөз сумны? Бик беләсең килсә, £ ул өчле — Мөкатдимә хезмәте! | Мөхәррәм. Малайга Мөкатдимә дә булышамыни әле?.. Бушлай < гына булышамы соң ул? g Шәмсенур. Бушлай гына Мөхәррәм. Чәнчелеп китсәм дә ышанмыйм. (Кисәтеп ) Синдә ♦ күпме акча барлыгын төгәл чамалыйм. Иртәгә ревизия. Растратаң § чыкса, кара аны! Шәмсенур. Эчәм дип кайткансың, бар әле, бар, рәхәтләнеп эч. х Мөхәррәм. Эчәм шул. уцгыры. Нигә укый алмаслык баланы укый аласын дип алдыйлар? Кеше гомерен урлау лабаса бу. Иртәгә з техникумга барам, директорга керәм. Шәйхенуровны да, Мөкатдимә- | не дә милиция белән китертәм. Малайга икеле куйсыннар. Шәмсенур. Җенләнеп йөр тагын! Мөхәррәм. Җенләнәм. Куйдыртам Икеле куйдыртам!.. ПӘРДӘ. ДҮРТЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Төн узгнн. Сәхнәдә Фидаһи ялгызы. Мотоцикл төзеткән. Фидаһи (кулын чүпрәк белән сөртә). Моторы тартмый дигән була бит. Гөлсылу чыга, халаттан. Гөлсылу. Хәерле иртә, Фидаһи абый Фидаһи. Хәерле көн инде, йокы чүлмәге. Авыл кызлары бу вакытка кадәр йокласа, исемен радиодан кычкыралар. Лейкаларыгызны алыгыз, шәһәр ялкавы, су сибәбез. Гөлсылу. Әйттем бит: корысыннар Фидаһи. Корытырлык булгач, үстермәскә иде Йокыгызны дәвам итегез. Үзем сибәм. (Бакчага уза, су сибә.) Гөлсылу (карап). Ай, җиләкләрне таптыйсыз! Фидаһи. Корысыннар. Гөлсылу. Помидорларымны сындырасыз!.. Фидаһи. Сыйсыннар. Гөлсылу (шланг алып). Чыгыгыз бакчадай! Фидаһи. Чыкмыйм. Гөлсылу. Чыкмаганны куып та чыгара беләбез. (Шлангтан су җибәрә, Фидаһи бакчадан атылып чыга.) Фидаһи. Колакка су керттегез. (Җн^уче кыяфәтендә торган Гөлсылуга.) Үзегезне дә коендырам. (Чиләк белән су ала. Гөлсылуны куа башлый.) Гөлсылу. Әни?.. Өйдән Шәмсенур чыга. Фидаһи колагына кергән суны чыгару өчен титаклап йөри. Шәмсенур. Ни булды тагын? Гөлсылу. Фидаһи абыйның колагына су керде. Шәмсенур. Котымны алдың, кыланчык. (Өйгә уза.) Фидаһи (җитди). Сез булганда бу бакча корымаячак. Гөлсылу. (Сәгатенә карап.) Техникумга барсам, исемлек чыкмагандыр әле... Гөлсылу. Кабул ителсәгез нишләр идегез, Фидаһи абый? Фидаһи. Шатлыктан үзегезне үбәр идем. (Гөлсылу иренен турсайта.) Ачуланмагыз. Шаярттым гына. Кабул ителсәм, әнине шатландырырлык итеп укыр идем. Гөлсылу. Кабул ителерсез. Фидаһи. Каян беләсез? Гөлсылу. Төшемдә күрдем. Ак күлмәк кигәнсез. Аягыгызда ак туфлиләр. Кулыгызда ак портфель. Ак портфелегездә ак дәфтәрләр. Ак асфальт буйлап техникумга ашыгасыз. Килеп җиттегез, ак баскычлардан менеп киттегез. Мин сезгә ак кулъяулык болгап калдым... Фидаһи. Әйбәт төш! (Пауза.) Керә алмасам, кайту белән тракторга утырам, көз җиткәч — Армиягә. Армиядән соң — авыл хуҗалыгы институтына. Әссар кайта. Ә с с а р. Салют! Парк әйләнә биш круг бирдем — биш километр! Һәр иртәне йөгерәм. Райком инструкторы артыннан! Гөлсылу. Кирәкле кеше артыннан йөгерәсең икән! Әссар. Чәнчемә, зинһар. (Фидаһига.) Сәламәтлек өчен файдалы. Сиңа да йөгерергә иде, брат. Фидаһи. Авылда йөгерергә вакыт тими: эш. (Сарайга таба китә.) Әссар. Эшнең бетәчәге юк аның. (Гөлсылуга.) Нишләп минем белән исәнләшмәдең! Гөлсылу, (төксе генә). Хәерле иртә. Әссар. Бу исәнләшүдә хөрмәт сизмим. Базар өчен ачу саклыйсыңмы? Гөлсылу. Ул рынок бугазда төер булып тора. Аяк астына чәчелгән җиләкләр: «Безне шуның өчен үстердеңмени?» дип, күзләрен мөлдерәтеп, һаман да миңа карап торалар сыман. Син яман кеше, сине техникумга да кабул итәргә тиеш түгелләр. Әссар. Сигез балл беләнме? Гөлсылу. Әгәр Фидаһи абый кабул ителмәсә, техникумнан үз документларыңны аласың да алар урынына Фидаһи абыйныкын илтәсең. Синең урынга аны алсыннар. Әссар. Шундый тәртип бар дип уйлыйсыңмы? Гөлсылу. Барын-югын белмим. Шулай да вәгъдә бир: мин әйткәнчә эшләрсеңме? Әссар. Ни өчен минем урында Фидаһи укырга тйеш әле? Гөлсылу. Ул синнән сәләтлерәк. Әссар. Килештек: син әйткәнчә булыр. Гөлсылу. Вәгъдәме? Әссар. Вәгъдә. Гөлсылу. Рәхмәт. (Өйгә уза.) Фидаһи сарайдан чыга. Фидаһи. Гаеп карбюраторда булган. Әссар. Мотоцикл шәпме? Фидаһи. Бәхетсеь мотоцикл. Ә с с а р. Бәхетсез? Ф и д a Һ и. Машина тере түгел, тик аның да җаны бар: кадерләгәнне ярата. Ә с с а р. Мин дә аны кадерлим, имтихан тапшырганда вакыт кына җитмәде. Ф и д а һ и. Әйдә, гаепнең нәрсәдә икәнен күрсәтәм. ♦ Сарайга китәләр. Мөхәррәм белән Шәмсенур күренә. “• 3 Шәмсенур. Нишләп болай иртә уяндың? Шимбә, ял көнең. ә Мөхәррәм. Саклык кенәгәләренә ревизия ясадым. Өч йөз сум “ җитми. Кая куйдың? « Шәмсенур. Ай алла, күршеләргә бурычка бирдем Мөхәррәм (ботинкаларын киеп). Малай өчен дип Мөкатдимәгә з сузмадыңмы? Менә шуны белү өчен техникумга барам. (Аягына ба- § са.) Директорны күрәм. = Шәмсенур (Мөхәррәмне җибәрмәскә тырышып). Бик зур ки-° ңәшем бар иде, сиңа әйтәм. ♦ Мөхәррәм. Зур киңәшне бергәләп киңәшик. (Эндәшеп.) Әссар!.. а> Гөлсылу!.. (Әссар белән Гөлсылу киләләр.) Әниегез киңәш бар ди. 2 (Шәмсенурга.) Кәгазьдән укыган шикелле озын сөйләмә, вакыт тар. | Шәмсенур. Бу йорт-җирне сатабыздыр инде, Мөхәррәм? * Мөхәррәм. Үскән улым ни әйтер? ~ Әссар. Сатыйк. х Шәмсенур. Сатам, улым, килешенгән кешем дә бар. Мөхәррәм. Үскән кызым ни әйтер? Гөлсылу. Сатмагыз. Шәмсенур. Җәй буе бәйләп куйган кебек бакчада ятасың, үзе ңә эш кимер.. Гөлсылу. Сез күчегез, мин шушында калам. (Бакчага карап.) Мине үз көчемә ышандырган туфрак бу! Уч төбе чаклы шушы җир аша киләчәктә үзем үстерәчәк йөзәр гектарлы бакчаларны күрәм. Әссар. Үз хуҗалыгына ябышып каткан капитализм калдыгы. Сатабыз! Гөлсылу. Башта үстер, аннары сатарсың. Мөхәррәм. Гөлсылу — бакчаның хуҗасы. Хуҗа сүзе — закон! Гөлсылу, аны үбеп, шатланып өйгә кереп китә. Шәмсенур. Сатмасак, вәгъдә куйган кешем алдында оятлы булам бит. Хәсрәтсез узган берәр көнем булырмы икән? Мөхәррәм. Хәсрәтне үзең эзләп тапмасаң — булыр. (Кузгалып.) Мин киттем. Шәмсенур. Йөрмә инде, сиңа әйтәм. Мөхәррәм. Миңа гаделлек кирәк! Бөтенесенең астын өскә әйләндерә м. (Китә.) Шәмсенур. Көйләнгән эшнең көен җибәреп кенә кайтмаса ярар иде. Наҗилә керә, күңеле күтәренке Н а җ и л ә. Үсәдер таллар. Шәмсенур апа. Сакмар су буенда... Ш ә м с е н у р. Ни булды, Наҗилә? Наҗилә. Өлкән кеше сабыр була. Шәмсенур апа (Әссарга.) Сәлам, царек мой ненаглядный. 65 Әссар Сәлам. Надежда прекрасная. Нажили Мин коры сәламгә генә риза түгел. (Үбәрг1 кулын : уза.) Әссар Рәхәтләнеп юешләтәбез. (Кулын үбә.) На җилә. Фидаһи!.. ■ Фида һи сарайдан чыга. Котлагыз мине, Фидаһи. Фидаһи. Техникумга кабул ителүегез белән! Наҗилә Техникумны онытыгыз. Техникум юк ул. Әссар. Төш күрәсеңме әллә? Н а җ и л ә. Мин бүген җиңдем. Әссар. Кемне җиңдең? Н а җ и л ә. Үземне җиңдем. Мине аңлавы кыен сиңа. Шәмсенур. Наҗилә, йөзең кояш кебек. Техникумга кабул ителү Шатлыгыннандыр инде. Наҗилә. Мин техникумнан документларымны алып кайттым. Укымыйм дидем. Шәмсенур (гаҗәпләнеп). Кеше балалары конкурстан уза алмыйча газап чигә, ә син техникумның түренә менеп утыргач... Наҗилә. Техникумны тәмамласам да, ул эштә эшләмәс идем. Эшләрлек булмагач, нигә анда урын биләп ятарга? Озак икеләндем. Бүген хәл иттем инде: алдагы елга институтка керем. Минем урыным институтта, математика факультетында. Монда техникумнан соң төзелештә эшләрдәй кыз укысын. Быел мин эшләрмен. Өс-башымны карармын. Бераз акча запасы да туплый алмаммы? Шәмсенур. Бу хакта берәрсе белән киңәштеңме соң? Наҗилә. Киңәштем, үзем белән үзем киңәштем. Шәмсенур. Әнкәң нәрсә әйтер бит? Наҗилә. Әнигә әйтәсе сүзем шул: быел ул я эчүдән туктый, яки мин аны дәваланырга озатам. Ярый, хушыгыз. Әссар. Кичке сеанска кинога барабызмы? Наҗилә (тынлыктан соң). Сине язарга өйрәтә алсам да... Сине техникумга кабул да итәрләр бәлки. Тик тормыш кабул итәрме сине? (Җитди.) Шул хакта уйлансаң иде, царь мой дорогой! Үсәдер таллар Сакмар су буенда... (Чыгып китә). Әссар (аның артыннан). Тормышның кабул иткәнен көтеп ятарга кирәкми, лэди! Тормыш үзе кабул итәргә теләмәсә, лом алып, аның ишеген үз кулларың белән каерып ачарга кирәк! Шәмсенур. Балалар, кабул ителгән кешеләрнең исемлеген чыгармадылар микән? Сәгать ун. Әссар. Әйе шул. (Фидаһига.) Мотоцикл белән барабыз, брат. Фидаһи. Рәхмәт, мин җәяү генә. (Өйгә уза.) Әссар. Авыл егетенә мотоцикл ярамый. Ха!.. (Мотоцикл янына китә.) Өйдән пинжәген киеп Фидаһи. аның артыннан Гөлсылу чыга. Гөлсылу. Шатлыклы хәбәр алып кайтыгыз, Фидаһи абый. Фидаһи. Стенага язылганы булыр инде, Гөлсылу. (Китә.) Шәмсенур. Син ник болай моңаеп калдың, кызым? (Скамей- када кулъяулык күреп.) Фидаһиныкы түгелме соң бу? Гөлсылу. Аныкы, хәзер юып әләм. (Өйгә уза.) Шәмсенур. Син дә сабыйлыгың белән саубуллашып барасың, балам. Ләбибә кайта, ят киемнәрдән. Ләбибә. Уф!.. Шәмсенур. Директорларын күрә алдыңмы соң? Ләбибә. Җыела торгач, минем кебекләр алтмышлап булды анда. Барыбызны да бер бүлмәгә кертеп утырттылар да, директорлары * әйтә: «һәркайсыгыз белән аерым сөйләшсәм, аңа өч көн кирәк, бер- х гәләп сөйләшик», ди. I Шәмсенур. Сөйләдеңме соң? Ләбибә. Беренче булып сикереп тордым. Колхозда тугыз ел ? сыер савам, мәйтәм. Арадан бер хатын: «Мин егерме ел савам!» дип кычкырмасмы! «Ирем үлде, өч бала белән калдым», дим. Икенче £ почмактагы бер хатын: «Мин биш белән калдым», ди. Аңа колак г салмадым, һаман үземнекен сукалыйм: «Минем улымны колхоз җи- | бәрде», дим. Шуннан унлап тавыш: «Минекен дә колхоз җибәрде!» < «Минекен РТС!» «Минекен — автохуҗалык!» диләр. «Малаем тракто- g рист!» дим. «Минеке шофер!» «Минеке машинист!» диләр. Шунда алтын тешле, алтын алкалы бер хатын үкереп елап та җибәрде. Мәх- ♦ шәр мени! g Шәмсенур. Мактау кәгазьләреңне күрсәттеңме соң? х Ләбибә. Оялдым. Хәтсезенең түшендә орден! Минекендә медаль ? дә юк. Кеше арасында бик бәләкәй кеше икәнмен. Орден алырлык итеп тә эшләргә була идедер! 3 Шәмсенур. Әллә кайсысы килә... Ләбибә сарайга йөгерә, итәге ишеккә эләгә. Ерта күрмә инде, кеше киеме түгелме? Мөкатдимә керә. Мөкатдимә (кул бирә). Улыңны конкурстан уздырдым. Шәмсенур апа. Шәмсенур. Рәхмәт, Мөкатдимә. Мөкатдимә. Мин өй мәсьәләсендә килгән идем. Шәмсенур. Без ул хакта киңәшләшеп караган идек тә... Мөкатдимә. Күңелегезгә авыр алмагыз, миңа баштагы ниятемнән кайтырга туры килә. Кыйбатрак булса да, без Әбүзәровлар йортын алырга булдык. Шәмсенур. Уң меңгәме? Мөкатдимә. Тугызга килештек. Кирпечтән бит. Шәмсенур. Акчасын да берьюлы булсын диләр иде. Мөкатдимә. Тырыша торгач, җыйдык инде. Биш йөз генә җитми. Килүем дә шул биш йөзгә иде, Шәмсенур апа. Шәмсенур. Биш йөз үк юк шул. Бер йөз дисәң, анысын табарга була. Мөкатдимә. Юк чагында бер йөз дә акча. Шәмсенур өйгә уэа Малае укырга кергәнче меңне бирергә дә риза иде... Шәмсенур (чыәа, акча бирә). Санап ал. Мөкатдимә (ала). Сезгә санамыйча да ышанам. Өегез өчен ап тырамагыз. Аңа үзем ия табам, дүрт меңнән дә кимгә бирмәбез. Шәмсенур. Өйне сатмаска булдым әле. Йортыгызны алып ташлагыз дигән кеше юк. Ашарга сорамый, бакчасы да матур гына Мөкатдимә. Анысы сезнең эш. Үз киемнәрен киеп, сарайдан Ләбибә чыга Ләбибә. Сау гынамы. Мөкатдимә? Мөкатдимә. Искечә. Ләбибә. Техникумда эзләп тә таба алмагач, авырып киттеңме әллә дип*уйлаган идем. Мөкатдимә (нык борчылып). Мине шунда эзләп йөрдегезме әллә? Ләбибә Йөри торгач, сине эзләүчеләр өчәү булдык без анда. Мөкатдимә. Өчәү? Алар мине башка берәү белән бутаганнардыр. Ләбибә. Бутамадык. Аптырагач, сыныкка сылтау табып, директордан сорадык. «Мөкатдимә ханымның бездән расчет алганына ике атна инде», диде. Мөкатдимә. Нигә анда төпченеп йөрисез? Шәмсенур. Син техникумнан киттеңмени, Мөкатдимә? Мөкатдимә. Үзем китсәм, дусларым калды. Мөхәррәм кайта, ярсыган. Мөхәррәм (эшләпәсен атып бәрә). Ну бу коньякны!.. Мөкатдимә. Хәерле көн, Мәхәррәм абый. Мөхәррәм. Син дә мондамыни әле, алдакчы? Мөкатдимә. Сез ни сөйлисез? Мөхәррәм. Техникумда сине дүрт хатын эзләп йөри! Мөкатдимә. Мин беркемне белмим. Мөхәррәм. Белмәссең! «Балаларыгызны укырга урнаштырам», дип акча алгансың, ә балалары керә алмаган. Прокурорга барабыз диләр. Мөкатдимә. Берәүдән дә акча алганым юк. Ләбибә. Берәүдән дә? Мөкатдимә. Менә сездән мин бер тиен булса да алдыммы? Ләбибә. Бер тиен дип инде... алдыммы дип... Мөкатдимә. Алсам, шуны расларлык берәр дәлилегез, әйтик, документыгыз бармы? Ләбибә (йөрәген уып). Менә син агай, менә син агай... Мөхәррәм (Шәмсенурга) Уңгыры, теге өч йөз сумны таптыңмы? Шәмсенур. Кисәк кычкырма әле. Мөхәррәм. Мөкатдимәгә төрткәнсең. «Математика өчен куелган өчле Мөкатдимә хезмәте», дидең. Шәйхенуров: «Мөкатдимә ханымны быел күргәнем дә булмады», дип ант итте. Шәмсенур (Мөкатдимәгә). Шәйхенуров белән очрашмавың хакмы? Мөкатдимә (ярсып). Хак! Хак! Ләбибә. Теге ассистент белән дә сөйләшмәдеңме? М-нитдимә. Нинди ассистент? Ләбибә. Ай алла, аңа бирермен дип миннән 100 тәңкә акча алдың ләбаса! Мөкатдимә. Кайчан алдым? Кем күрде? Аңа кем ышансын? Шәмсенур. Мин ышанам. Шәйхенуров белән бер генә тапкыр сөйләшкән булсаң да, бу кадәр ачуым чыкмас иде. Син мине — анаң кебек кешене алдагансың. Мөкатдимә. Ни дип алдадым? Шәмсенур. «Малаеңны конкурстан уздырдым», дидең ич. Мөкатдимә. Мондый сүзнең авызымнан чыкканы булмады. Шәмсенур. Малайны укырга кертәм дигән сылтау белән миннән «бурычка» акча да алмадыңмы? Мөкатдимә. Алмадым. Минем берәүгә бер тиен буоычым юк. Шәмсенур (Мөхәррәмгә). Теләсәң ачулан, теләсәң кыйна, минем аңа биргәннәрем — мең сум’ Мөкатдимә. Мең сум?! Бар, прокурорга бар! «Ник бирдең?» дип, миннән алданрак үзеңне ябып куярлар. (Чәчен төзәтә, иренен буйый.) Мин сезне кеше дип йөргән идем... Бу нахак бәлаларыгыз өчен мин сезне бугазыгыздан әҗәл алган минутта да бәхилләмәм. (Китә.) Ләбибә, йөрәген тотып, сарайга керә. Шәмсенур (Мөкатдимә артыннан). Авылдан килгәндә алмашка туфлие дә юк иде бит, хәзер тугыз меңгә кирпеч йорт алган. Замана дуңгызларын үзебез симертәбез шул. (Мөхәррәмгә.) Директорны күрәм дигән идең... Мөхәррәм. Айныгач килерсең диделәр. Шәйхенуровның квартирасына барып сөйләшеп утырдым да... Мотоцикл тавышы. Өйдән Гөлсылу чыга. Әссар керә. Ә с с а р. Мин студент, әни! Шәмсенур. Бер шатландырырсың дип күптән көткән идем. Мөхәррәм. Керүен кергәнсең дә. укуын ничек укырсың икән? Әссар. Укытучыларны тыңлармын. Дәресләрдән качмам. Өмәләрдә баш калкытмый эшләрмен. Җыелышларга чыгыш ясарга әзерләнеп барырмын. Мине быел ук староста итеп сайларлар. Гөлсылу. Фидаһи абый ничек икән?.. Әссар. Әллә тагын... Үз исемемне тапкач, мотоциклга атландым да. сезне шатландырыйм дип очтым гына. t Фидаһи кайта Гөлсылу. Фидаһи абый!.. Сезне котларга мөмкинме? Фидаһи. Юк, Гөлсылу. Документларымны кире кайтардылар. Сарайдан Ләбибә атылып чыга. Ләбибә. Кабул итмәделәр?.. Фидаһи. Әни?!. Ләбибә. Эндәшмә, улым, эндәшмә. Фидаһи. Безгә юлга әзерләнергә кирәк. Әйдә, әни. (Өйгә узалар.) Гөлсылу. Ничек инде бу?.. Автомеханиклар әзерли торган бүлеккә мотоциклны да белмәгән абыйны кабул иткәннәр, ә Фидаһи абыйны, тракторчыны кире борганнар... Мөхәррәм. Төп ялгыш миндә булды, кызым. (Әссарга.) Техникумга мин керттем сине. (Башын тотып.) Каян туры килде шул Шәй- хенуров? Сиңа ул өчле куймаган булса... (Пауза.) Техникумдагы урының — харам урын, улым. Әссар. Харам? Мөхәррәм. Әйе. Ул урында бүтән кеше укырга тиеш. Юлга җыенып, өйдән Фидаһи чыга. Әссар. Фидаһи, сиңа үтенечем бар, брат. Мин документларымны кире алам. Син укы. Ф и д а һ и. Ә син? Әсса р. Мин әти янына эшкә урнашам. Фидаһи. Тормышта һәркем үз урынын үзе табарга тиеш. Әссар. Син үзең табуыңа ышанасыңмы соң? Фидаһи. Армиядән кайту белән институтка керәм. Әссар. Керә алмасаң? Фидаһи. Керәм дип әйттем — керәм. Ләбибә чыга. Ләбибә. Килдем — сиңа комачауладым гына. Артыңнан мин -агылып йөрмәсәм, плюсның бу сызыгын куйгач, аркылысын сызар- да онытмас идең. Минем аркада керә алмадың бит син, динем аркада гына... Ф и д а һ и (бүлдереп). Бу хакта кирәкми, әни. (Сәгатенә карап.) Безгә кузгалырга вакыт. Ләбибә (борчылып). Авылга ни йөзебез белән кайтып керербез дә кешеләргә нәрсә дип әйтербез? Ф и д а һ и. Дөресен әйтербез. Авылдагы өчле монда да өчле булды, дүрткә калган бишлесе — гадел дүртле ул. Ә очраклы рәвештә кергән кешеләр — тормыш тәгәрмәченә ябышкан балчык кына алар; бер вакыт кубып читкә очачаклар. Мин андый ябышкак булырга теләмим. Мөхәррәм. Болай булгач үпкәсез, рәнҗешсез китәсең инде? Ф и д а һ и. Кемгә? Рус телен өчлегә генә өйрәнеп килгәнем өчен гаепләр кешем юк. Сәламәт булыгыз, Шәмсенур апа. Хушыгыз, Мөхәррәм абый. Сау бул. Әссар. (Кул биреп чыга.) Күрешкәнгә кадәр, Гөлсылу. Гөлсылу. Күрешкәнгә кадәр. Ф и д а һ и. Кузгалдык, әни. (Китәләр.) Шәмсенур (Ләбибәләрне озаткач, Гөлсылуга). Юып элгән теге кулъяулык Фидаһиныкы түгелме соң? Кала бит. Гөлсылу. Калсын, әни, калсын. (Алдан әзерләгән чәчәк бәйләме ала.) Шәмсенур. Чәчәкләрне кемгә дип җыйган идең? Гөлсылу. Аларга дип... Фидаһи абыйга дип... (Алар артыннан чыгып йөгерә.)

ПӘРДӘ