Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮРЕНЕКЛЕ ФИКЕР ИЯСЕ, ГАЛИМ ҺӘМ ӘДИП

Кешелек дөньясы Шәрыкның бөек улы, урта гасырларның күренекле фикер иясе, энциклопедист-гали- ме. философы һәм шагыйре Әбү Гали ибн- Синаның тууына мең ел тулуны билгеләп үтә. Аның күп кырлы бай мирасы бүген дә тирәнлеге, сафлыгы, гүзәллеге белән сокландыра. игътибарны үзенә җәлеп итә. Замандашлары ук Әбүгалисинаны зур хөрмәт белән «философлар солтаны» һәм «табиблар табибы» дип атап йөрткәннәр Аның фәнни эшчәнлеге урта гасырлар фәненең бөтен өлкәләрен үз эченә ала, ә хезмәтләре Мәгърибтән алып Мәшрикъкача (ягъни Көнбатыштан алып Көнчыгышка кадәр) җирләрдә таныла. Ибн-Сина идеяләре һәм ачышлары, ул туплаган гыйлеммәгълүмат алдагы чорларда фәнни-философик фикер үсешенә гаять зур тәэсир ясый. Булачак фикер иясе 980 елда Бохарадан ерак булмаган Әфшан исемле бер төбәктә дөньяга килә Аның әтнсе — Сәманидлар дәүләтендә шактый дәрәҗәле урын биләгән Габдулла ибн-Сина үз заманының укымышлы кешесе була. Ул балаларына белем бирүгә дә акчасын-мөлкәтен кызганмый, Бохараның иң яхшы мөгаллимнәрен чакырта. Кечкенә Әбү Гали исә гаҗәп зирәк, сәләтле бала, белем алуга бик хирес шәкерт булып чыга. Ун яше тулганда инде ул гарәп теленең грамматикасын һәм стилистикасын яхшы үзләштереп өлгерә ә коръәнне тулысынча диярлек яттан белә. Дини хокук (шәригать) нигезләрен өйрәнгәч, Әбүгалисина математика, физика һә/и логика диңгезенә чума. Аның аңбелем ягыннан үсешенә борынгы грек философы Аристотель «Метафизика«сының йогынтысы аеруча көчле була. Ибн-Сина үзенең тәрҗемәи хәлендә әлеге әсәрне кырык мәртәбәләп укып чыгуы аның күп кенә өлешләрен күңелдән белүе, ләкин әле һа ман да төп мәгънәсенә төшенеп җитә алмавы турында яза Китап базарында очрак лы рәвештә кулына килен кергән бер китап— Көнчыгышның янә бер бөек фикер иясе әлФәраби язган шәрех-комментарий- лар гына «Метафизикамның асылын аңларга ярдәм итә һәм Әбугалисина алдында бөтенләй яңа дөньялар ачь лып киткәндәй була Иби-Синаның дөньяга карашы табигать фәннәре нигезендә формалашу а«ын тормышында медицинаның зур урын алып торуына китерә Терпе аяырулврн» нечкәләп өйрәнү нәтиҗәсендә ул үз гасырының бөек табибына әверелә Врач буларак Әбугалисинаның даиы бөтен Шәрык дөньясын шаулата, ә хезмәтләре медицина тарихында бик гадел рәвештә Гиппократ һәм Гален исемнәре белән янәшә куела. Медицина сукмагы аны табигать белеменең тагын да киңрәк проблемаларына алып чыга. Унҗиде яшьлек Әбү Гали Бохара әмирен авыр чирдән дәвалап. Сәманидлар сараендагы китапханәдән файдалану хокукына ирешә Бу бәхет озакка бармаса да. заманындагы иң бай китап хәзинәләренең берсендә гыйлем эстәү аның иителлежгу- аль үсешенә ифрат көчле тәзсир ясый Тиздән чит ил яуларының һөҗүмнәре нәтиҗәсендә Сәманидлар нәселе тәхеттән төшерелә, искиткеч китапханәне ут ала. шуг мәхшәр вакытында Әбү Галинең әтисе дө вафат була. Егеткә шуннан соң тоньякка- рак юл тотарга — чәчәк атып килүче Хорезм дәүләтенең башкаласы Үргәнечкә күчеп китәргә туры килә. Хәрәзм шаһының сараенда ул чорның күренекле гыйлем ияләре е." ли буа Ун еллап биредә яшәгән Әб•, • в атаклы галим Әбү Рәйхан ь . «р.-ә-е тия. Ләкин Хорезмнең п-'и-ж ятмышь кыл өстендә тора Аның кеньвгы-г. ■ Гми» вилөрнең яшь дәүләте куәт злып килә Гл- нәвиләр дәүләтенең башлыгы Махмуднең инде тоньяк-кәнбагыш һиндстанны Ираком Әфганстанның зур җирләрен кул;а алган. Хәрәэмгә дә нәфесен суза башлаган К чагь! Ань1 Үргәнемнең баш июеннән бигрәк анда'ы шагыйрьләрне, философ һәм галимнәрне үз сараена китертү мөмкинлеге кызыктыра Тик мондый баскынчылык Әбүгалисинага һич тә ошамый, ул. куәтле солтан теләгенә буйсынмыйча, Хәрәзмнән Гомеренең шуннан соңгы елларын Әбү- галисина Иранның твньяк калаларында — фарсы солтаннары сарайларында үткәрә. Биредә табиблык гыйлеме һәм осталыгы өстенә, мөселман шәригатен яхшы белгән галимнең хөкемдарлык һәм җитәкчелек сәләте ачылып китә. Хамадан әмире аны үзенең вәзире итә. Ләкин әмирлекнең эшләрен җайга салырга омтылуы белән Әбүга- лисина биредәге «сугыш аллалары»ның һәм мин-минлекле түрәләрнең бугазына аркылы килгән сөяк булып чыга, нәтиҗәдә күп низагларның уртасына эләгә, хәтта бервакыт төрмәгә дә ябып куела. Бары Исфахан әмире Гэләвет-даул катына килгәч кенә (1023 елдан башлап) аның тормышы чагыштырмача имин-тыныч төс ала. Философ бу идарәченең иң якын киңәшчесенә әйләнә, әтрафлы һәм нәтиҗәле фәнни иҗат белән ша ь льләиә Монда ул үзенең мөһим фәнни һәм фәлсәфи хезмәтләрен тәмамлый 1037 елда вафат була. Әбүгалисинаның фәнни эшчәнлеге гаять күп кырлы Ул медицина, биология, химия. физи күзәтә торган вакыйгалар агышында ул үткәндә, бүгенге көндә һәм киләчәктә »шШ. Мәрҗани, ибн-Сина кебек үк. день* иың мәңгелек һәм объектив булуын күрсәтә. Уһ алла идеясен таныган хәлдә аның асылы дөнья күренешләрендә дигән нәтиҗә ясый Дөнья, алланың үзе кебек, мәңгелек һөм чиксез, бары тик дөньядагы әйберләр генә туктаусыз алышынып тора Дөньяны һәм алланың табигатен болзй аңлатуы белей Мәрҗани. Әбүгалисина шикелле үк, пантеистик карашларда булуын күрсәтә. Ләкин ибн-Сина. билгеле булганча, неоплатоник тенденцияләргә йөз тота һәм дөйьяны илаһи нурдан яратылган дип күз алдына китерә XIX гасырда яшәгән татар мәгърифәтчесе исә алдынгы рус иң- тимагый-философик фикерләре һәм фәннең яңа казанышлары тәэсирен кичерә шунлыктан аның пантеизмы да материалистик тәгълимат тарафына авышкан Ә6< • лисинадан аермалы буларак. Мәрҗани асылда алланың табигать белән кушылып «итүен таный, аны табигать белән тәңгәл • УР*- Шул рәвешче, Мәрҗанига дөньяның үз законнары нигезендә үсүе күренешләр һәм әйберләрмен материаль табигате ачыла Ул. ибнСина кебек алла белән бергә материяне дә таный, аны үзгәрешсез, бертөрле Һәм бүленмәс ител күз алдына китерә. Шул материядән табигатьтәге конкрет күренешләр барлыкка килүен аңлату эчен ул форма идеясенә мөрәҗәгать итә. Ягъни беренчел материя, билгеле бер формага салынып аерым әйбер яки күренешкә әверелә бер җисем дә материя һәм форма--1ң шундый бердәмлегеннән башка була алмый, дип саный. Галәм Мәрҗани карашымча, вакыт ягыннан чикләнгән, ә сыйфат ягыннан чиксез күп төрле материаль җисемнәрнең мәңгелек һәм чиксез алмашынып торуы. Татар мәгърифәтчеләренә ибн-Сииаиың пике төрле чынлык» (дин белән философиянең мөсәкыйль яшәү һәм үсү мөм- кинле’ен тану) теориясенең дә йогынтысы Си .е ю Шиһабетдин Мәрҗани мвтәкәллим- нәрнең фәнне һәм философияне дин гыйлеменә буйсындырырга маташуларында зур хилафлы;, күрә, диннең дә, шулай ук фән белән философиянең дә, үз урымы, үз хаҗәте, үз алымнары бар, дип саный. Дини мәсьәләләрдә без изге чыганакларга — корьән һәм пәйгамбәр хәдисләренә йөз тотабыз, дип яза ул. «Пәйгамбәрләр фән түгел, ә шәригать нигезләрен тарату өчен иңдерелгәннәр». — дип басым ясап күрсәтә Мәрҗани (Г. Ибраһимое исемендәге тарих, гел һәм әдәбият институты архивы, 22 ><че фонд 1 нче тасвирлама, саклау берәмлеге 20. В8—89 битләр). Димәк, фәнни философик проблемаларга килгәндә. б.тры тик акылга таянырга һәм әйберләрнең, күренешләрнең чынлыкта булган халәтен искә алырга кирәк була Шул ук вакытта җисемнәрнең, күренешләрнең табигый үзлекләрен, кеше акылы ачкан кануннарны шәригать юкка чыгара алмый. Ш Мәрҗани фикеренчә, хәтта шәригатькә каршы килүче фәнни нәтиҗәләрне дә җиңел генә кире кагу юлына басмыйча, үлчәү тәлинкәсенә һәр ике якның дәлилләрен салып карарга кирәк Мәрҗанидан соңгы татар иҗтимагый фикере үсешендә якты эз кблдырган мәгърифәтче Шәмсетдин Күлтәси дә (1856—1930) фәннең шәригатьтән бәйсезлеге идеясен күтәреп ала Уп фәни мәсьәләләрне диннән тагын да ныграк аера һәм дөньяви проблемаларны шәригать кушканча хәл итүгә «иске- «вошь чыга Пәй*амбәр мирасы бары дингә генә кагыла, .җисемнәрнең табигатен ачыклау аның хермәтле вазифасына керми., дип яза (Ш. Күлтәси. Хәйате җәдидә Казан 1896, 36 нчы бит). Шәрига'» аиың уенча, д-ии һәм әхлак тәрбиясе мәсьәләләрен хәл итү, кешеләрнең үзара меивенбәг.юе» җан в елау белән шөгыльләнергә тиеш. Чынбарлыкның асылын, табигатен өйрәнү, галәм тезелешенең бәхәсле про6пе-.'..арын чишү исә фәи элешенә кала Пииыйһлвр (дини хокук белгечләре) . -J-. Һем пәйгамбәр хәдисләрен үзләштерү нәтиҗәсендә мөселман хокуклары фәнен иҗат иткән кебек, галимнәр һәм философлар да табигатьне һәрьяклап өйрәнү аның бөек серләрен ачу юлы белән дөньядагы күренешләрнең нигезеи тәшкил итүче законнарны билгелиләр, дип саный Ш Күлтәси. Фәннәрне төркемнәргә аеру һәм аерым фәнни тармаклар тоткан рольне ачыклау мәсьәләсендә дә ибн-Синв идеяләренең Шиһабетдин Мәрҗанига йогынтысы сизелә Мдрҗанн әлеге классификацияне төзегәндә күренешләрнең асылын өйрәнү юлларын һәм белем-мвгьлүмат туплау рәвешен нигез итеп ала. Шул принциптан чыгып, ул фәннәрне ике зур тармакка аера. Гыйльме нәкълия (традицион белемнәр) дип аталган беренче төркемне элекэлектән җыелып килгән мәгълүматларга нигезләнүче фәннәр тәшкил итә Гыйльме гакълия (акыл белән ирешелә торган белемнәр) төркеменә исә көндәлек эш практикасында, сыиау-тәҗрибэ нәтиҗәсендә һәм акыл, хис, фикерләү беләй табылган мәгълүматлар керә (фәннәр). Гыйлемнәр системасында логиканың урынын билгеләгәндә Ш Мәрҗани турыдан-туры ибн-Сина эзеннән бара. аны «белем тирәнлеген үлчәү фәне» дип атый. Мәрҗани фикеренчә, логика лхөкем-фикерне раслау яки кире кагу өчен дәлилләр кору тәртибен» билгеләүче, «чынны ялганнан аерырга ярдәм итүче кагыйдәләр һәм критерийлар җыелмасын тәшкил итә» (Г. Ибраһимое исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты архивы, 22 нче фонд, 1 нче тасвирлама, саклау берәмлеге 20, 65 бит). Ибн-Сина классификациясендәге практик философиягә Шиһаб Мәрҗаниның сәяси фәннәр турындагы карашлары туры килә. Татар мәгърифәтчесе аларны өч төркемгә бүлә: кешенең шәхси тормышындагы сәясәт (Әбүгалисинада адәм баласының шәхес буларак асылы турындагы фәи), гаилә- кенкүреш сәясәте (кешенең йортына, хатынына бала-чагасына һәм мал-мелкәтенә мөнәсәбәтле уз-үзен тотышы турындагы фән) һәм дөуләткүләм сәясәт (Әбүгалиси- нада: шәһәрләр һәм илләр белән тулаем идарә итү турындагы фән). Иби-Синаның идея-георетик мирасы Каюм Насыйрига аеруча зур тәэсир ясый Ьу бигрәк тә кеше акылының табигатен аңлату өлкәсендә ачык күренә. Акыл нигезендә шәхеснең табигате һәм иҗтимагый тормышы яга, ди К Насыйри «Табигать» төшенчәсе— ибн-Сина философиясендәге кешенең «табигый» кодрәтенә «иҗтимагый тормыш» исә тупланган гакыл-мәгълүматкә туры килә Табигатьтән килүче сәләт — акылның даими нигезе, ул гадәти кешеләрнең һәркайсына хас. ди К Насыйри. Ә тормышяшәеш тудьрган күренешләр тәҗрибә һәм иҗтимагый багланышларга бәйле рәвештә үзгәреп тора «Тәҗрибә , һәм белем туплау аң үсешенә һәм камиллегенә этәргеч ясый Табигый сәләте булган кешенең акыл ягыннан үсеш дәрәҗәсе тәҗрибә зурлыгына бәйле» (К Насыйри. Флвакиһел җөп ас а фил-өдәбият Казан, 1884. 59 нчы бит). Әхлак мәсьәләләрен хәл иткәндә дә Ка* ■ом Насыйри Шәрык фикер ияләре, шул исәптән. ибм-Сина һәм әл-Фәраби карашларын нигез итеп ала Билгеле булганча, иби-Сииа җисми кечләрне «әхлак сыйфатлары чыганагы» дип саный. Каюм Насыйри да кешенең әхлакый асылын эчке табигате белән бәйләнештә күрә Аның фикерен- чә. кешегә ике теп кеч — фикерләү-аңлау һәм хәрәкәтомтылу көчләре хас Фикер- ләү-аңлау көче теоретик һәм практик тармакларга бүленә (игътибар итегез Әбүга- лисина кеше күңеленең нәкъ шундый сәләткә ия булуы турында яза) Хәрәкәт-омтылу көче исә мәхәббәт һәм нәфрәттән тора, дип күрсәтә К Насыйри. Татар мәгърифәтчеләренең барлык әсәрләрендә Әбүгалисинага олы хөрмәт белән карау сизелеп тора Шиһаб Мәрҗани, мәсәлән, аны гыйлем түбәсен яулаган белем- мәгълумат киңлеге, зиһен һәм фикер мө- кәмәллеге ягыннан тиңе булмаган сәләткә ия бөек шәхес дип атый. «Әбү Гали Хөсәен бии Габдулла бин Сина галимнәргә башлык, табибларга бәк, философларга падишаһ булган, дошманнары да, дуслары да аңа искиткеч ихтирамлы мөнәсәбәт күрсәткәннәр Тырыш хезмәт белән ул фән һәм фәлсәфәнең бтрча тармакларын үзенә туплап, әйткән сүзе мәкаль һәм әйтемгә әаерелгән бик зур галим була»,— дип яза Мәрҗани (Г Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты архивы, 22 иче фонд, 1 нче тасвирлама саклау берәмлеге 20, 90, 114 битләр). Ш Мәрҗани вӘл-кануи фм-т-тыйбб». «Әш-шифа» Һәм башка әсәрләрне өйрәнү- тиишерү нигезендә Әбүгалисина — Аристотель эшен Чоцади дәвам иттерүче фикер иясе, дигән нәтиҗәгә килә Татар мәгърифәтчеләре ибн-Синвның идея-иҗади мирасын югары бәяләп кенә калмыйча, аны дини даирәләрнең һөҗүменнән дә саклыйлар. Ш Мәрҗани. мәсәлән. аның «Әш-шифа» «Ән-иаҗәт» һәм «Ишарәт» китапларыннан файдаланган өчен төрлечә эзәрлекләүләргә кэршы тешә мөселман Көнчыгышында бик абруйлы булган имам әлГаэалиның әл-Ф«раби белән иб»- Синаны динсезләр дип атавын ' вепләп чыга. Э • дөньясының гаять күренекле имамы Фәрвби һәм ибн-Сиианы дәһрилектә гаепләп чыга имән бу аның гыйлем дәрәҗәсенә берничек тә туры килми,— дип яза Мәрҗани— Ул үзе. шәригатькә каршы килә дип иблискә дә бәддога укудан тыл Ә менә ии сәбәптән бөек галимнәрне динсеэлектә фаш итәргә тотынуы һич аңлашылмый Күрәсең, философиягә һәм философларга карата чиктән тыш фанатик мөнәсәбәттән кала бер сәбәп тә юктыр» («Мәрҗани» җыентыгы. 266 нчы бит) Фән ак-.акалы һәм фикер иясе Әбүгалисина турындагы якты истәлек татар халкының күңелендә гасырлар буе яши. Аның үлемсез мирасы алдында дөньяның алдынгы кешеләре баш ия.