Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛКЫМ БЕЛӘН БЕРГӘ

Заһид Хабибуллинга 70 яшь НЫТЫЛМАСЛЫК бер эпизод хәтеремдә нык саклана Казан консерватория се педагогларыннан берәүиең квартирасын эзләп. Гвардейскаядан Толбухин урамына кереп барам Ике катлы агач йорт алдында яшьрәк кенә ике ир (аларны мин төзелештә эшләүчеләр яки завод кешеләре дил аңладым) җыо- лап утыра. Музыкага бөтен күңелләрен салып, акрын гына бик ихлас җырлыйлар һәр сүзгә мәгънә биреп, моңлы җырлыйлар. Заһид Хәбибуллинның ■Казакъ кызы — сөйгәнем» җырының халык арасында шулай барлык куплетлары белен көйне һич бозмастан, төгәл, бик музыкаль җырланганын ишеткәнем юк иде Ьу җыр үзенең >ө зелеше һәм интонацион яңгырашы белән аерата оригиналь Әлеге яшь эшчеләрнең шул оригинальлекне саклап җырлаулары мине таңга калдырды Җыр җырланып бетте Җырчылар, үзара бер сүз дә әйтмичә уйга талгандай тындылар Аларның әле һаман да җыр әсирлегендә булуларында минем шигем юк иде Әгәр композиторның шагыйрь белән бергә тудырган яңа җырын халык яратып кабул итә икән, шулай ихлас күңелдән, аның үзенчәлеген саклап, бозмыйча җырлый икән—бу авторлар өчен иң зур шатлык Заһид Хәбнбуллии әнә шундый шатлыкны, иҗаттан туган бәхетле минутларны еш кичергән композитор. Узганнарны искә төшерәм моннан 45 ел элек Муса Җәлил белән бергә иҗат иүкән «Сагыну». «Җырым булсын бүләгем» җырларын да халык бик тиз хуплап күтәрел алган иде. Ул җырларны бүгенге яшьләр, өлкәннәрдән ишетеп, инде халык көе дип җырлыйлар. Шулай аның җырлары халык күңелендә бик тиз урын алучан булып китте. Бүгенге музыкаль культурабызны инде аның җырларыннан башка күэ алдына китерү дә читен Кемдер моңлана, кадерлесен сагына һәм үзе дә сизмәстән «Сагы- ну»ны көйли башлый. Дуслар табында очрашканда дәртле җырны — «Казакъ дусты- ма»нь< искә төшерә «Бормалы супны. «Казан кыэыпн горурланып «Кичке Идел»не мактый, «Айлы төн» белән соклана Аның җырларында сәламәт рухлы якты лирика үткенлек, тапкырлык, шаяру мул. Җырларының һәммәсе дә тирән гражданлык хисләре белән сугарылган. Аларда илебез кичергән бөек вакыйгаларның эзләре чагыла Бу урында композиторның Ватан сугышы елларындагы җырларын искә алмый мөмкин түгел. «Команда, алга» (Г Кутуй сүзләре), «Җиңеп кайт» (К Нәҗми сүзләре) «Партизан егет» (Н. Арсланов сүзләре), «Дустым, сиңа хатлар язам» (халык сүзләре) җырларында ватандашларыбызның туган илгә чиксез бирелгәнлеге, сугыш кырындагы батырлыгы, тылда калган колхозчы Һәм эшче яшьләрнең сугышчыларга кайнар мәхәббәте, турылыклылыгы бик җыйнак һәм сәнгатьчә оста, йөрәккә үтеп керер> ек итеп әйтелгән Радиокомитетның музыкаль редакциясенә сугыш елларында кипгә» йөзләгән хатларның берсендә «Заһид Хәбибуллинның «Җиңеп кайт» җырының иоен Дә һәм сүзләрендә минем йөрәгемдә туган сүзләр, минем иң саф ихлас хисләрем әйтелгән» — дип язылган иде Мондый фикерләрне автор үзенең иҗат һәм гомер юлында кабат-кабат ишеткәндер Заһид Хәбибуллинның композиторлык иҗать һаман дәвам иш Аның арты гась р та якын гомере җырларга багышланган Ул—татар совет җырлары хәзинәсенә зур • еш керткән, җыр жанрында үзен чын остаз итеп таныткан композитор Күрше тугандаш республикаларның җырчылары музыкаль коллективлары аның әсәрләреО Заһид Хәбибуллин һәм Салих Сәйдәшен (уңда) еш башкаралар Илебезнең киң музыкаль җәмәгатьчелеге Заһид а- аны күп милләтле совет музыкасының җыр жанрында актив эшләүче композитор дип хөрмәтли. Әле күптән түгел генә Чабаксарда РСФСР Композиторлар союзының чираттагы пленумы булып узды Пленум концертларының берсендә Башкортстанның Дәүләт «оры Заһид аганың Нәби Дәүли сүзләренә хор емен язган -.Хатынь» җырын башкарды Бу җыр композиторга зур уңыш китерде еллар узган саен аның осталыгы үсә камилләшә баруны раслады. Композиторның соңгы вакытларда язган җырларында без кабатлануны. инде элек табылган, мәгълүм алымнарны ишетмибез Үзенә таләпчән олы музыкант актуаль темаларны ала Аларны художество югарылыгында чын сәнгатьчә итеп гәүдәләндерә Искә алынган «Хатынь-, шул ук шагыйрь Нәби Дәүли шигыренә «Мин Ленинга ышанам», Сибгат Хәким шигыренә «Ветеран ул, ветеран», дигән яңа җырларында интонацион, ритмик яңа элементлар белән очрашабыз. Сибгат Хәким . шигыренә язган «Мәмдүдә» исемле лирик җыр-романс (Г Тукайның әнисенә багыш ланган Җыр) шулай ук музыкаль сурәтләүнең яңа алымнары белән кыйммәтле. Композитор туачак җырның текстына аерата әһәмият бирә, ул тексттагы образны йөрәге белән тойганда гына музыка яза Шуңадыр, күп шагыйрьләр иҗатына мөрәҗәгать итә,— алар 40 ка якын Композиторның җырларын күздән кичергәндә без Һади Такташ, Нәкый Исәнбәт. Әхмәт Фәйзи, Әхмәт Ерикәй, Шәйхи Маннур, Әхмәт Исхач. Муса Җәлил, Нури Арсланов. Сибгат Хәким кебек әлкән шагыйрьләребез һәм алар- дан соң әдәбият мәйданына аяк баскан Гамир Насрый Зәки Нури. Мәхмүт Хөсәен белән очрашабыз Заһид Хәбибуллинның җырларлы нинди сыйфатлары белән үзгә соң? Гадәттә һәр композиторның үзенә генә хас интонацион дөньясы була. Ә -снэ 3 Хәбибуллинның җырлары берберсенә һич охшамыйлар һәр яңа җырда ниндидер ишетелмәгән яңа яңгыраш була Бигрәк тә ул ритмикага, аны төрләндерүгә әһәмият бирә Монда аның хыял байлыгы аерата зур. Интонацион һәм ритмик яктан ул бик тә киң колачлы. Шуңа күрә дә аның җырын беренче тыңлауга «Бу - Хәбмбуплии- дип әйтү ансат түгел Монда җырның нәфислеге сәнгатьчә эшләнүе бегәи генә әсәр нең авторын ачыклау мөмкин. Аның иҗатында шаян җырлар, халыкның кыска кәйләрен. бию такмакларын иҗади үзләштерүдән, аларны йөрәгеннән уздырыл, нәфис эшләнгән шат. күтәренке, уенчак җырлар өстенлек алалар (әйтик ■Йолдызым» «Казан кызы» -Баулылар» -Яшьлек вальсы» кебек җырлар) Заһид Вэлиевичның балалар ечен дә бик күп җырлар тудыруын әйтеп узмый мәмкии түгел. Ул Габдулла Тукайның балалар өчен язган шигырьләрен (Тукай ал арны «Энҗе бертекләре» дип исемли) музыкага салды. Шул нәниләр эчен җырлардан композитор альбом тези. Моңа естәп, Заһид Хәбибуллинның беренче милли балалар балетын иҗат итүче булуын да билгеләп китик. Заһид ага—халыкның музыкаль хәзинәсен яхшы белгән фольклорчы Ул районнардан ишетел кайткан байтак халык көйләре бүгең концерт программаларында еш җырлана («Өммегөлсем*, «Шома бас* һ. б ) Бик күп көйләр өлкән фольклорчыбыз тарафыннан фортепьянога кушылып җырлау, скрипкада уйнау, хор белән җырлау ечен эшләнгәннәр. Заһид ага—искиткеч талантлы скрипкачы. Аның скрипкада уйнаяы — гасырлар буе яшел килген халык музыкантларының, бигрәк тә скрипкачыларның, иң гүзәл традицияләрен дәвам иттерә. Халык музыкантлары көйне уйнаганда импровизациядән оста файдаланалар, бер үк көйгә әллә ничә төрле вариантлар, бизәкләр кертәләр. Заһид Хәбнбуллин халык иҗатын тирән белү өстенә үзенең композиторларга гына хас осталыгы белән вариацияләрне, импровизацияләрне тиз таба. Татар музыкасында, фольклорчы буларак, тиңсез зур хезмәт калдырган композитор Александр Ключарев фортепьянода, Заһид Хәбибуллии скрипкада татар халык көйләрен шулай импровизация белән уйнап, халык талантларының уйнау алымнарына кабатланмас музыкаль һәйкәл куйдылар. Заһид аганың Александр Ключарев белән бергә уйнаган магнитофон һәм кино тасмалары да бик тә аз булуы гына кызганыч. Бер-берсен шул кадер дә аңлап, хальж моңының бөтен гүзәллеген шул дәрәҗәдә ача белгән халыкчан традицияне саклап уйнаучылар кабатланмас Алар—соклангыч башкаручылар. Заһид Хәбибуллии бүгенге көндә бу өлкәдә бердәнбер музыкант-башкаручы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм халык артисты, ТАССРның - Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Хезмәт Кызыл Байрагы һәм «Почет билгесе* орденнары белен бүләкләнгән композитор Заһид Хәбибуллинга шушы елның 20 сентябрендә 70 яшь тула. Мин—алар квартирасында. Диңгез хәрби корабльләрендәге кебек искиткеч чисталык. Бер генә артык әйбер юк. Пианино. Өстәл Китап. Ноталар шкафы. Яндагы бүлме ишеге ачык. Анда да пөхтәлек. Ишеккә каршы караватта — Фәһимә ханым. Ул каты авыру. Әмма ике йөрәкнең бер-берсен аңлап тибүләре, Заһид Вэлиевичның кайгыртучаилыгы, уен-кәлке сүзләр белән берөзлексез авыруның күңелен күтәрергә омтылуы авырудан көчлерәк булыр. Фәһимә ханым аякка басар. Фәһиме ханым — художник. Ул Заһид аганың барлык әсәрләрен — ноталарын матур ител күчереп язган, алерны матбугатка чыгаруда ярдәм иткән якын дус. Алай гына да түгел, бик күп композиторларыбызиың әсәрләрен матбугатка матурлап юллаткан тырыш художник та Фәһимә ханым. Өчәүләп сөйләшебез. Заһид аганың якынаеп килгән юбилее уңае белен сүз үзен- нән-үзе ул узган иҗат юлына күчә. Заһид ага сорауларга җавапларны бик кыска бире. Үзе турында сөйләргә яратмый. Орск балалар йортында тәрбияләнүен, Актүбө шәһәрендә чәйханәдә йомышчы * малай булуын, аннан Казанга килүен иске тешөрө. Үз заманында Мәскөү консерваториясендә ныклы белем алган, беек композитор П. И. Чайковский мактавына лаек булган скрипач, дирижер А. А. Литвиновта скрипкада уйнау дәресләре ала, профессиональ музыка дөньясына аяк баса. Озакламый Салих Сейдәшев җитәкчелегендәге симфоник оркестрда уйный башлый. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт драма театры оркестрында уйнау һем җырчы-артист Ситдыйк Айдаров, Галия Кайбицкая. Асия Измайлова, Сара Садыйкова, талантлы скрипач Хәсән Гобәйдуллин. гобойчы Шиһап Рахимов кебек музыкантлар белен очрашу, дуслашулар аның ечен тормыш һәм иҗат мәктәбе була. Олы музыкант 1934—1938 елларда Мәскөү консерваториясб каршындагы татар Опера студиясендә укуын, күренекле совет композиторы, профессор М. Ф Гнесин һем профессор Г. И. Литинскийиы рәхмәт сүзләре белән иске ала. «Укытучым М. Ф. Гнесинның дәресләре һич онытылмаслар Мин бүген дә аның васыятьләрен үтим. «Иҗатыңда халык моңнарына таян. Халыкның музыкаль хәзинәсе белән М. И. Глинка. И. А. РимскийКорсакое. П. И. Чайковскийлардан үрнәк алып >ш ит», дигән сүзләрен иҗатымда чагылдырырга омтылам. Иҗатымның таңында м-тие •'ымлы каршы алган, җырларымны беренче башлап җырлаган, Маскәүда бергә укыган җырчылар— сәнгатебезнең хөрмәтле артистларына—Усман Әлмие», Мәрьям Рахмаикулова. Мөнирә Бул ат оя». Халидә Зәбировага баш иел рәхмәт дим. Арабыздан нртә киткән Шәфика Котдусова. скрипач Каюм Байбуровның якты истәлекләре алдында баш иям».— дип сөйләде ул әлеге очрашу вакытында Заһид аганың «елкыбызны музыкаль-эстетик тәрбияләүгә керткән өлеше очсыэ- кырыйсыэ Республикада ул аяк басмаган бер авыл.-бер эшче поселогы да юктыр, аның ярдәме тимәгән үзешчән сәнгать коллективлары дә сирәктер Бөек Ватан сугышы елларында Заһид аганың скрипка тотыл кәй саен диярлек госпитальләргә баруын, яралы сугышчылар алдында концертлар бирүен, Татарстан авылларында музыкаль- кичәләр уздырып, колхозчыларны җиңүгә рухландыруын да аерым билгеләп узмый мөмкин түгел. «Әйе, мин музыкам белән кешеләрнең күңелен күтәрергә, апарны рухландырырга телим Җырларым яки скрипка өчен әсәрләремне тыңлаганда тамашачының йөзендә шатлыклы елмаю, канәгатьләнү курәм икән—бу минем ечен зур бәхет»,— ди Заһид ага Бераз сүзсез торганнан соң, эшчәнлегенә йомгак ясагандай, ике сүзне кабатлый: — Мин гел халкым белән бергә, гел бергә! Күп кырлы иҗаты булган олы композиторны 70 яшь тулуы белән ихлас күңелдән котлыйбыз, нык сәламәтлек телибез! Аңа гына хас юмор, тормышны сөю, күңел хөрлеге, күтәренкелек озак еллар дәвам итсен!