Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮҢЕЛДӘГЕ МОҢ ЧИШМӘСЕ

’ Исмай Ш»мсегдиновка 70 яшь смей аганың тормыш һәм иҗат юлына әйләнеп карасаң. күңелдә хөрмәт хисләре уена. Чынлап та, армый-талмый халыкка хезмәт итүе белән ул безнең яраткан композиторыбызга әверелде Исмай аганың исеме республикабызда гына түгел, башка елкәлордә яшәгән музыка сөючеләргә дә таныш һәм кадерле. Композитор тарафыннан йөзгә якын популяр җыр, вокаль ансамбль һәм хор коллак' •впарь- очей музыкаль әсәрләр язылган. Халь-4 җырларын җыел һәм эшкәртеп тамашачытыңпвучьтарга җиткерүдә дә Исмай аганың элеше шактый зур. Музыкантларыбыз аның камераинструменталь һәм эстрада әсәрләренә еш мөрәҗәгать игәләр Балалар концертларында да композиторның җырлары туктаусыз кңгырь - Күренекле җырчыларыбыз исә аның җырлары аша тамашачылар белән уртак тел таба. Кеше буларак, Исмай аганы һәрвакыт ихтирам белән телгә алалар. Әйе, намус- яьгль-гы һәм эчкерсезлеге аның шәхесеи ял-..ртып тора. Бу сыйфаты аңа Татарстан Министрлар Совегынь.ң телевидение һәм радиотапшырулар комитетында башта _____________________________________ редактор, аннерь Бо’*нсоюэ беренче категорияле <авыш режиссеры булып зшләргә нык ярдәм иткәндер, дип уйлыйм. Исмай аганың радчокомитетта эшләү дәверен аеруча билгеләп үтәсе килә 1952 елдай алып 1970 елга кадәр Исмай Шәмсетдинов биредә музыка, театр һәм нәфис сүз сәнгатенең аггь-н фондына кергән күп кенә язмалар әзерләп калдырды. Алар арасында Г. Камал исемемдәге Тагар дәүләт академия театры тамашалары, М Җәлил исемендәге Татар деүләт опера һәм балет театрында куелган опералар. М. Булатова, 3 Хиемәтуллина, Ф. Насретдинов. Р Би- лялова, И. Шакиров, Ә. Афэалова. Ә. Заһидуллина, Э. Җәләлетдинен кебек танылган артистларыбыз башкарган җыр язмалары бар. Исмай ага стулч«дә эшләү белән бергә әледәи-оле район үзешчәннәренә дә ярдәм кулы сузды, махсу. ■ мандироакалар оештырып, еларга профессиональ музыка И 1929 елны Гайнетдин абзый гаиләсе белән Казанга күченеп килә- Музыкага һәвәслеге егеткә һич кенә дә тынгылык бирми һәм ул Казан музыка училищесына керергә омтылыш ясал карый. Ләкин уңышсыэлыкка очрый. Исмай Шәмсетдинов башта ТАССР Халык комиссариатында эшли, аннары шофер һөнәрен үзләштерә. Аның хезмәт биографиясенә Бөтенсоюз -Союзтранс» берләшмәсендә шофер булып эшләве дә өстәлә. Егет музыкадан аерылмый Машинасында йөзләгән чакрым юллар әйләнеп кайткач, төрле клубларга йөри, үзешчән сәнгатьтә катнаша. Ниһаять, түзми, ул. әтисенең танышыннан иске рояль сатып ала. Хәзер инде үзенә дә көйләр чыгарып карарга мөмкинлек ачыла. Рояль клавишларында бармакларын йөгертә торгач, өр-яңа көй колагына чалына егетнең. Күңелгә дәрт өстәрлек көй була бу. Яшь музыкант аңа ■■Студентлар маршы» дип исем кушарга карар кыла. Күршедә яшәүче музыкант Хәмит ага Әбүбәкеров та Исмайның сәләтен тиз искәреп ала һәм аңа музыка училищесына керергә тәкъдим итә. — Читенсенмә син,— ди Хәмит ага. — Колакка ятышлы көй бу. Музыка училищесында укырга кирәк сиңа. энем. Әрәм итмә сәләтеңне. Юрий Виноградов кул астына эләксәң, тагын да шәп булыр. Музыка училищесына имтихансыз алалар Исмай Шәмсетдиновны. 1936 елның 20 ноябре егетнең күңеленә шатлыклы көн буларак, гомергә онытылмаслык көн буларак уелып кала. Шушы көннән башлап ул Казан музыка училищесының композиторлар бүлегендә укый башлый. Юрий Васильевич Виноградовтан музыка серләрен өйрәнә, үзе дә музыкаль әсәрләр иҗат итүгә керешә. «Студентлар маршы» халык арасында тиз тарала. Ләкин киләчәктә монды/i популяр җырлар язар өчен Исмайга нота грамотасын, профессиональ музыка нигезләрен үзләштерергә кирәк була. Тырышып уку. йокысыз үткән төннәр үзенең уңай нәтиҗәсен бирә: музыка училищесын тәмамлаганда аның инде иллегә якын музыкаль әсәре дөньяга килә. Алар арасында байтак жанрларны очратырга мөмкин: романс һәм төрле эчтәлектәге җырлар. хор коллективлары һәм балалар өчен махсус язылган җырлар, инструменталь әсәрләр. Шул чор иҗатының матур үрнәге итеп «Сандугачкай» дигән вокаль дуэтны да санарга кирәктер Музыка училищесын тәмамлаганда яшь композитор тарафыннан тынлы уен кораллары квартеты өчен Беренче сюита иҗат ителә. Әлеге сюита өч кисәктән тора. ■ Җәйге иртә. Скерцо. Эш көненнән соң». Болар һәрберсе табигатьнең матурлыгын якты һәм нәфис төсләр аша сурәтли, биредә татар халкының тормыш- көнкүреше, эш сөючәнлеге һәм күңелле бәйрәмнәре чагылыш таба. Хезмәт тәҗрибәсе туплаган егеткә музыка училищесы яңа дөнья ача: ул инде киләчәктә язылачак музыкаль әсәрләре өчен биредә көч һәм белем туплый. Ләкин Бөек Ватан сугышы яшь композиторның хыялларын тормышка ашырырга ирек бирми. Исмай Шәмсетдинов, илебезнең батыр уллары һәм кызлары белән бергә, Ватан иреген сакларга фронтка китә. Великие Луки янында барган сугышларда каты яралана һәм госпитальдә дәвалана Аннары яңадан көрәшчеләр сафына баса. Санитарлар машинасында меңләгән чакрым юллар үтә. Балтик буе республикаларын, Варшаваны азат итүдә. Одер елгасын кичүдә һәм Берлинны алуда катнашырга туры килә аңа. «Батырлык өчен» һәм башка сугышчан медальләр белән бүләкләнә. И. Шәмсетдиновның Бөек Ватан сугышыннан соң язган .«Ана» (Муса Җәлил шигыре), «Азат ил» (Нур Баян), маршны хәтерләткән «Поход җыры» (Хәй Вахит) һ. б. җырлары, «Ана —бөек исем» (Һади Такташ), «Онытылмассың, Тукай» (М. Вилданов) кебек романслар композиторлар иҗатында гына түгел, татар музыка сәнгатендә дә яңалыкка бер адым була. Бөек Ватан сугышыннан соң Исмай Шәмсетдинов, музыкаль белемен тирәнәйтү нияте белән, Казан дәүләт консерваториясенең композиторлар факультетына укырга Югары уку йортындагы остазлары А. С. Леман (композиция буенча), Н. Г. Җи- һанов (оркестровка). Г И. Летинский (полифония) композиторның мөмкинлекләреннән чыгып, аңа үсү юнәлешен күрсәтәләр. Консерваториядә уку дәверендә И. Шәмсетдинов иҗатында яңа чор башлана Агачтан эшләнгән тынлы уем кораллары квартеты өчен алты кисәкле икенче сюита 182 дөньяга килә «Егет һәм кыз Бишек җыры Җәйге урман Кыз биюе Аллакай Бәйрәм иртәсе» Шулай ук фортепьяно эчен сонатино кыллы уен кораллары өчен на.-; тет та консерваториядә укыган чорда языла Герле жанрларга Һәм камера-инстру- менталь әсәрләргә мөрәҗәгать итү композитор иҗатымда традициягә әйләнә Бу әсәрләрендә ул еш кына халык көйләре һәм халык җырларына якын торган уз тема ларын куллана Квартетның эчтәлеге — сугыш турында сөйләү һәм совет солдатының батырлыгын, җиңү шатлыгын тасвирлау Композитор балаларны да онытмый. Мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына иәри, нәниләрнең күңел дөньясын өйрәнә Ниһаять, кечкенәләргә багышланган егермеләп җыр барлыкка килә. Татар совет музыка сәнгатендә беренчеләрдә* булып «Пионер кантатасы» (Әхмәт Ерикәй шигыре) туа. Исмай Шәмсетдинов халык җырларын җыю һәм эшкәртү белән дә шөгыльләнә ■Аппакай, алмакай», «Гелҗамал», «Умырзая». «Ком бураны», «Көзге ачы җилләрдә», «Көрәш җыры», «Таң атканда» (С. Хәким). «Тугаи тел» (Г Тукай) һ. б шундый җырлар Исмай ага эшкәртүендә өр-яңа яңгыраш тапты. Композиторның авылларда йөрел йөздән артык халык җырын магнитофон тасмасына яздыруын дә зур эш дип бәяләргә кирәк. Җитмеш яшь. Шушы гомердә ул ике йөз музыкаль әсәр иҗат иткән Әлеге әсәрләрнең сан ягы гына түгел, сыйфат ягы да сокландыра «Урал тауга менсәң» (А Сә- ләхетдинов), «Аналар әгәр берләшсә» (М Садри), «Язлар җитсә» (Л. Аи’угачов) «Биләр яшьләре җыры» (А. Әхмөтов), «Йөр син безнең урамнарда» (3 Вәли), «Дуслык— Чаллыда» (Р. Харис) кебек җырларның һаман да радиотапшыруларда әм сәхнәләрдә яңгыравы композиторның халыкчан уңышлары турында сөили Исмай ага киләчәктә дә музыка белән бергә яшәр. Без аңа мактаулы һәм изге эшендә зур уңышлар телик. Яраткан композиторыбызның күңелендәге моң чишмәсе кимемәсен иде.