Логотип Казан Утлары
Повесть

KAHAT 

 

Милиция бүлегендә эш көне башланмаган иде әле. Дежур бүлмәсендә ниндидер язулар карап утырган өлкән лейтенант, бүлтәеп торган папкаларны ябып, тасмаларын бик пөхтә итеп бәйләде дә. өстәл тартмасына салып куйды. Аннары, урыныннан торып, тәрәзә янына килде, форточкапы ачып җибәрде. Күкрәк тутырып саф һава сулагач, өлкән лейтенант, кулларын як-якка жәеп, гимнастика күнегүләре ясап алды. Бүгенге төн хәвеф-хәтәрсез генә үтте, ахрысы, дип уйлап өстәлдәге графинга үрелгән генә иде. телефон шалтырады. Әйе. милиция тыңлый. Бүлек дежуры өлкән лейтенант . Туктагыз әле. кабаланмый гына сөйләгез. — Өлкән лейтенант өстәл тартмасын ачып, берничә бит кәгазь алды. Кабаланмагыз. — диде ул, тавышын көчәйтеп - Ачыграк аңлатыгыз әле Кассирга һөжүм иткәннәр? Кай да?.. Сәүдә конторында Адресы?.. Адресын әйтегез дим!.. Ничә сум? Нишләп билгесез? Кассир үлем хәлендә. Так. хәзер үз фамилиягезне дә әйтегез инде. Контора директоры Нәгыймов? Аңлашылды, иптәш Нәгый м )в. телефонограммагыз кабул ителде. Карагыз әле. анда берәүне дә кертмәгез. Эзләр тапталмасын дим Мин хәзер үк тиешле чарасын күрә м. Нәкъ шул чакта мәһабәт гәүдәле, киң күкрәкле милиция полковнигы Хәернасов авыр-авыр басып, дежур бүлмәсенә килеп керде. Эшкә жәяү йөрергә ярата ул. килү белән төнге дежурның рапортын тыңлый. - Хәлләр ничек соң. иптәш өлкән лейтенант? — диде Хәернасов, керәкерешкә. Дежур офицер урыныннан торды: — Сәүдә конторында касса басканнар, иптәш полковник. - Кайчан? Бүген төнлә. Нигә билгеле булу белән үк өйгә шалтыратмадыгыз? диде полковник. кырыс кына итеп. — Хәбәр әле генә алынды, иптәш полковник. Төп-төгәл җиде сәгать унбиш минутта. Полковник сәгатенә карап алды. Җиде сәгать унтугыз минут. — Хәзер үк минем машинаны чакырт. Тикшерүче белән инспекторны сәүдә оешмасына озатыгыз, — днп боерды. — Эш сәгате башланганчы, хәлне ачыкласыннар. Артларыннан үзем дә килеп җитәрмен. — Бүтән хәвеф-хәтәр юкмы? —дип сорады аннары, йомшара төшеп. —Юк, иптәш полковник. Монысы да төн тыныч узды дип торганда гына. — Әйе, бездә тыныч көннәр белән хәвеф-хәтәрсез төн кем әйтмешли, назлы кунак шикелле шул, әллә нндә бер, көттереп кенә килә... — дип, Хәернасов телефонограмма язылган кәгазьне алды да үз бүлмәсенә ксЧаллыдан тапшырылган касса басу турындагы телефонограмма унбер минуттан Казанда иде инде. Зарьянов, ике-өч урынга шалтыратты да, ярдәмчесен чакырып: — Хәзер үк машиналар җибәрегез, менә адреслары, — дип. аңа кәгазь тоттырды. Ярты сәгать уздымы-юкмы, Зарьяновның ярдәмчесе бүлмәгә уктай атылып килеп керде. — Кушылган кешеләргә әйтелде, иптәш подполковник. — диде ул.— Самолетка билетлар калдырылды. — Әйбәт булган, — дип хуплады подполковник. Иптәшләрне ашыгыч рәвештә Чаллыга озату сезнең өстә. Сигез тулып, кырык тугыз минут үткәндә. Чаллыга оча торган самолет пассажирлары арасында подполковник Зарьянов әйткән кешеләр дә бар иде. Аларның берсе—Вилдан Камалиев. Нык бәдәнле, ягымлы, көләч йөзле бу кеше— республика прокуратурасының өлкән тикшерүчесе. Юстиция киңәшчесе дигән дәрәҗәле исеме дә бар Камалиевның инануынча, иң мөһиме, булган хәлнең логикасына төшенү, һәр җинаятьнең үзенә генә хас үзенчәлекләрен табу — шулар ачыклану белән, йомгак әкренләп сүтелә башлый. Бәләкәй генә бер деталь икенчесенә барып ялгана һәм җинаятьнең гомуми үзенчәлеген ачарга ярдәм итә. Бүген керешәчәк эштә кайда күпер, кайда ба. ма икәнен әле күз алдына китереп булмый. Хәзергә кирәге дә юк мочың. Җинаятьнең мәгълүм өлеше: Чаллыда касса басканнар, кассир чатын үлем хәлендә бары тик шул гына. Моны беренче булып күргәг-белгән кешеләр Комлева белән Нәгыймсв. Вакыйга булган урынны караудан, шуһар белән сөйләшүдән башлаячак эшне Камалиев Нинди очрашулар көтә икән аны? Нинди шаһитлар белән очрашырга туры килер икән аңарга? Самолетка кереп утыргач, иллюминатордан аска күз салып, төрлесен уйларга өлгерде Вилдан. Моннан ярты гына сәгать элек Вилдан бөтенләй икенче нәрсәләр планлаштырган иде Шимбә көн бит Башта Түбән Осландагы бакчасына барып килергә иде исәбе Гаиләсе шунда Кичә, ашыгыч эш чыгып, бара алмый калды Ә бүген менә бәләкәй кызын тез- л-ре өстенә утыртып иркәли дә алмыйча китә Иртәгә, якшәмбе көнне, үсмер улы белән ирләрчә гәпләшә-гәнләшә Идел буена төшеп, кармак салып утырырга ниятләгән иле Вилдан Саф һавада, сызылып таң атканын күзәтә-күзәтә. тыныч суда йөзгән калка pen китте. Иң элек полковник сәүдә оешмасына шалтыратты. Булган хәл турында Нәгыймовтан тагын бер мәртәбә җентекләп сорашты да. башта шәһәр прокуратурасына, аннары Казанга хәбәр итте. МӘГЪСҮМ НАСЫИБУЛЛИН вычка төбәлеп утыру — үзе бер гомер! Дөрес, осталыгы җитмиме, бәхете юкмы, балыкны әллә ни күп эләктерә алмын Камалиев. әмма ул сихри калкавычка карап, әсәрләнеп сәгатьләр буе утырырга риза Тик бу ялда кармак урынына тикшерүче сумкасын алырга туры килде Күпмегә сузылыр икән бу сәфәр, бер атнагамы, ун көнгәме, әллә бер айга ук барырмы? Самолет моторы күңелле генә гүли башлады. Вилдан очучылар турында уйлап алды: «Маршрутлары билгеле аларның. күтәрелеп китү вакытлары расписаниедә күрсәтелгән. Хәрәкәтләрен, очышларын күзәтеп торырга диспетчер бар. Ә безнең эш? Хәер, без үзебез,диспетчер.— дип көлемсерәде ул үзалдына. — Гаделлек эзләүчеләр диспетчеры. Самолет безне Бигеш аэропортына илтеп төшерер дә янә Казанга кайтып китәр. Без, капшанакармалана. җинаятьченең кара сукмагын эзли башларбыз. Кайдан кузгалып, кая барып төртеләсеңне белмисең инде, анысын эш барышында абайларга кала». Җир өстендәге юллар биектән тар сызык булып кына күренә. Кеше узган гомер юлы да күңелдә шулай сызылып каладыр, мөгаен. Тукта, кайчан, кайдан башланды соң әле Вилданның гомер юлы? Монысын ул кистереп кенә әйтә алмын, билгеле. Әмма шунысын яхшы белә, язмыш аңа бик үк мәрхәмәтле булмаган. Чирмешән якларында быел алтмыш сигезенче көзен каршылаучы әнкәсе аңа бик еш әйтә: — Сабый чагыңда язмыш сиңа бер дә якты йөз күрсәтмәде, балакаем. — ди. — Нигә алай дисең, әнкәй? — дип кызыксынганы бар Вилданның. Әнисе болай дип җавап биргән иде: — Соң, ике яшьтән әтисез калдың бит. Аннары тагын, укырга да кермәгән идең әле — сугыш дигән яңа афәт килде, анысы бөтен илгә ябырылды... Алты яшеңнән нужа күреп үскән бала бит син, улым! Ул кадәресен Вилдан инде үзе дә хәтерли. Тормыш авырлыгы ныгып та өлгермәгән иңнәргә күтәрә алмастай тау булып ятты. Михнәт диңгезе ул чагында чиксез иде кебек Озак, бик озак йөзде Вилдан ул дәрьяда Онытырлык булмады Мохтаҗлыкның ни икәнен китап аша түгел, үз башыннан кичереп белә ул. Бер сынык икмәк күрми үткәргән озын тәүлекләрне. иксез-чиксез атналарны ничек онытмак кирәк! Әле дә төшкә кереп интектерә. Өндә.булган хәлләр бит үзе югыйсә. Әмма Вилдан нык сөякле булды, берсенә дә — ачлыкка да. мохтаҗлыкка да бирешмәде, тешен кысып түзде. Барысына да үч итеп, үҗәтләнеп, һаман бер якны каерды, яшәргә, гыйлем алырга омтылдр. Картлар белеп әйткән: «Җү- ләргә авырлык төшсә — җырлар, акыллыга төшсә — котылырга чара эзләр». — дигәннәр. Вилдан да үзенекен итте: унынчы классны бик яхшы тәмамлап. Казан дәүләт университетына килеп керде. Уңгасулга каранып түгел, көченә, белеменә таянып, ишекне киң ачып узды ул. Укый башлагач нужа-михнәттән котылган икән егет дип уйларга ярамый, әлбәттә. Студентның да ашыйсы, аның да адәм рәтле киенеп йөрисе килә. Бигрәк тә тнрә-ягында чибәр студенткалар тыз-быз йөреп торган чакта. Яшьлек бит!.. Нужаны монда да әйләндереп салды егет. Пристаньга йөреп. баржа бушатты, укудан соң төзелештә кирпеч ташыды, кыскасы, михнәт дигән котсыз нәрсәне хәләл көче, тырышлыгы белән җиңде. Илле сигезенче елның җәендә, студент пиджагыннан нужа тузаннарын кагып, дипломлы яшь юрист республика прокуратурасына эшкә килде Аны тикшерүче итеп алдылар. Прокуратура баскычыннан атлап менгән беренче көннәрдән соң унбиш ел инде сизелмичә дә үтеп киткән... • Камалиев үзен оста тикшерүче итеп танытты. Мактау сүзләрен дә куп ишетте, әмма масаймады. «Мнн һәммәсен дә булдырам!» дигән уй башына да килгәне юк аның. Камалиевның уң ягында милиция майоры Трофимов утыра Урта буйлы, тулы гәүдәле бу кеше Эчке Эшләр Министрлыгындагы җинаятьчеләрне эзәрлекләү идарәсендә өлкән инспектор булып эшли. ...Чит кеше Трофимовны аз эшләргә, тәмле ашарга, күп йокларга яратучан хода бәндәсе дип уйлар иде Әмма Вилдан аны яхшы белә: Трофимов Казанда, эшче гаиләсендә туып-үскән кеше. Министрлыкта инде унсигез ел эшли. Сүлпәнрәк кешегә охшаса да. кушканны вакытын * да. төгәл үти торган гадәте бар. Камалиев бу кешене шуның өчен ярата да. Монарчы да эзе җуелган җинаятьләрне бергәләп ачканнары бар иде Б аларнын. — Әйдә. тор. йокы капчыгы, җиттек Бигешкә. — дип, Камалиев кө- ~ лә-көлә майорның сул кабыргасына төртте. ♦ Бигеш аэропортында каршы алган лейтенант аларны туп-туры жи- 2 паять булган урынга алып китте. Юл буе сүз катмаган лейтенантның 5 теле «Волга» туктагач кына ачылды — Килеп җиттек, иптәшләр. £ Машинадан беренче булып Камалиев төште. Тиз генә лейтенант күр- г сәткән йортка таба китте. Камалиевның элекке килүендә бу биналарны 3 әле салып кына яталар иде. Теләсә, һәммәсен булдыра шул кеше днгә- ’ нең. Әнә бит, йорт алдына матур итеп артлы эскәмияләр дә ясап куйганнар. Кайсылары сары, кайсылары ачык яшел төскә буялган Мамыктай кабарып торган түтәлләрдә чәчәкләр, кичтән су сипкәннәр булса кирәк. таҗ яфракларында көмеш тамчылар җемелди Кичә генә бу йорт каршындагы эскәмияләрдә аркаларын терәп әбиләр гәпләшеп утыргашдыр, яннарында оныклары мәш килгәндер. Әнә. сап-сары комлыкта бер ташбашының уенчык машинасы да онытылып калган, ком төялгән килеш тора. Камалиев боларның һәммәсен бер күз салуда күреп алды Бер ишек каршында халык төркеме кайнаша иде. «Чыбыксыз теле фон» һәр җирдә шәп эшли Камалиев сораулы карашын үзләрен каршы лаган лейтенантка төбәде Шушындамы? Әйе, диде лейтенант һәм бүлмәнең номерын әйтте. Беренче катта ул. - һәм Камалиев артыннан эчкә атлады Касса бүлмәсе зур түгел икән. Стеналары акка буялса да. нигәдер бик шыксыз күренә Камалиев бүлмәне игътибар белән күздән кичерде. Сул як стена буенда. нәкъ ишек каршысында. кечкенә өстәл. Искереп, каралып беткән чыгар да ташла үзен. Почмактагы сейф кысан бүлмәдә алагаем зур булып күренә. «Ике метр биеклегендәге сандык», дип бәя бирде ана тикшерүче. Сейф ни җитте алай сарыга буялган. Шул иләмсез сейф белән иске өстәл арасында артлы урындык тора. Бүлмәдә бүтән җиһаз заты юк иде. Әмма булганнары да тикшерүчегә шактый гына мәгълүмат бирергә тиеш Ничек кенә сак кыланмасын, җинаятьче ишек тоткаларына кагылган, идәнгә басып йөргән, бүлмә уртасындагы урындыкка кассирны бәйләп куйган, сейфны ачып, акча алган. Экспертлар бүлмәнең һәр сантиметрын җентекләп тикшереп фотога алганнан соң. Камалиев, милиция офицеры белән, буш бүлмәләрнең берсенә кер ic Баштан ук тикшерүнең юнәлешен билгелик Я. кемдә нинди тәкъдим бар? дип сорады ул Милиция майоры Трофимов белән Чаллы шәһәренең эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары капитан Соловьев эшне нидән башлап җн бәрү хакында уйлашканнарын әйтеп бирделәр. Камалне® аларның ниятен хуплады. Трофимов белән Соловьев киткәннән соң Камалиев үз эшенә кереште. Башта Зинаида Комлевадан. аннары Әхәт Нәгыймовтан сорау алды, бүлмәне карап чыккач, шаһитларны тыңлагач, вакыйга менә болайрак булып күз алдына килеп басты. 4 Егерме бишенче август. Күк йөзе чалт аяз. Шимбә көн булса да. Чаллыда эш кайный. Сәүдә конторасын җыештыручы Зина өеннән чыкканда, җиде туларга ун минут калган иде. Эшкә ул һәр көнне нәкъ шушы вакытта чыгып китә. Эш урыны ерак түгел, җәяүләп дүрт-биш минут кына барасы. Килү белән тиз-тиз генә идәннәрне юып ала, авыз эченнән нидер көйли- көйли, өстәл, шкафларны сөртә. Ул көнне дә ашыкмый гына барды Зина. Бик матур, кояшлы иртә иде. йортлардан, чәчәк түтәлләреннән сафлык бөркелеп тора.. Кама буеннан искән йомшак җил Зинаның битеннән сыйпап үтә. Хатын, бу рәхәтлекне сузарга теләгәндәй, ашыкмыйча гына барды. Контора ишеге төбенә җиткәч тә, йөзе белән кояшка борылып, җылы нурларда иркәләнеп торды. Аннары, теләртеләмәс кенә йозакны ачып, эчкә үтте. Керсә, ни күзе белән күрсен, коридорда гомердә булмаганча ут яна, касса бүлмәсенең һәрвакыт биктә торган ишеге шар ачык иде. «Җебегән нәрсәкәй, ачык авыз!» — дип сукрана-суңрана, касса бүлмәсенә таба йөгерде Зина. Ачык ишекнең бусагасыннан атлауга, «аһ!» дип кычкырып җибәрүен сизми дә калды, егылып китмәс өчен, ишек яңагына сөялде. Күзләре күрмәс, аяклары йөрмәс булды. Зина хушына килеп өлгерә дә алмады, контора ишеге ачылып китте. Гадәттәгечә, ак күлмәк, шәп итеп үтүкләнгән чалбар кигән директорның күзләре чырае качкан Зинаны күреп, аптыраулы кысылып куйды: — Ни булды. Зина? Авырмыйсыңдыр бит? Җыештыручы хатын шунда гына аңына килде, касса бүлмәсенә ымлап: — Ни-п-нн-на-а... — дип кенә пышылдады. — Нина?!. Ни булган аңа? Касса бүлмәсенә керүгә, Нәгыймов үз күзләренә үзе ышанмый торды. Өстәл каршындагы урындыкта кул-аягы бәйләнгән бер хатын утыра. Өлкән кассир Нина Игнатюк түгелме соң бу? Битләре кара янган. Ә уң як стенага терәтеп куелган зур тимер сейфның ишеге каерып ачылган килеш. Нина директорга күз төшереп алды, тимгел-тимгел булып күгәргән башын боргалап, нәрсәдер әйтергә теләгәндәй ыңгырашырга тотынды. Нәгыймов кызны урындыкка кысып бәйләгән бауларны ашыга-ашыга чишәргә тотынды. Авызындагы чүпрәкне тартып алуга,» Нина «уф» дип сулап куйды да. башын бер якка янтайтып, күзләрен йомды. — Нәрсә булды? — Нәгыймов авызыннан бары тик шул сүз генә чыкты. — Иптәш Игнатюк, нәрсә булды? Кассир кыз шешенгән күзләрен ачарга тырышып карады. Вра-а-ач! дип кенә әйтә алды ул, шуннан соң, башын иеп, тынып калды. Директорның куллары калтырый башлады, сүзен әйтә алмас булды. «Милициягә шалтыратырга кирәк ләбаса». дип кенә уйлый алды ул. Бераздан исенә килеп, телефонга үрелде. Нәгыймов Нина Игнатюкны эшкә кассир итеп үзе алган иде. Кызның сәүдә конторына килеп кергән көнен бүгенгедәй хәтерли... Аны директор бүлмәсенә кадрлар бүлеге мөдире алып керде — Безгә кешеләр кирәк. диде Нәгыймов. әмма капылт өзеп кенә жаван бирмәде, кадрлар бүлеге мөдире белгән кызга сынап карады Сораша башлады Новороссийск шәһәрендә туган икән бу кыз Сахалин өлкәсендә яшәп торган жиреннән КамАЗ турында ишетеп, бик дәртләнеп. Чаллыга килгән Туган каласында әнисе, сеңелләре яши икән Әгәр дә Нина әйбәт кенә урнаша алса, сеңлесенең дә кубып кнләргә ♦ исәбе бар. имеш Боларны Игнатюк сөйләде. — Хезмәт кенәгәгез бармы соң? — дип сорады Нәгыймов. Япь-яшь = кыяфәтле оялчан кызга мондый сорау бирү урынлы иде ± Кыз өчен кадрлар бүлеге мөдире жавап бирде Бар. бар. иптәш Нәгыймов. менә ул. — дип. кулындагы кенәгәне ♦ директорга сузды. х Нәгыймов кенәгәне актара башлады, кайбер битләрендә тукталгалап = та торды. £ — Рәхмәт сүзләре дә язылган икән, анысы яхшы. диде ул, бер бү- g лек мөдиренә, бер Нинага карап. — Егерме сигез яшь. димәк, тормыш з тәҗрибәсе дә бар. Урта белемле дә икәнсез Сезнең кебек кеше кирәк * безгә. Рәхим итегез! - Рәхмәт сезгә!- диде Нина, директордан күзен алмыйча мөлаем £ гына елмайды. £ Нәгыймов хезмәт кенәгәсен бүлек мөдиренә кайтарып бирде һәм. Hr- 5 натюк чыккач — Эшкә керешсен, приказ языгыз, айлык сынау шарты беләй. әлбәттә. — диде — Читтән килгәнен дә онытмыйк. Кешенең кем икәнлеген белү өчен бергә күпме тоз ашарга кирәклеген үзегез дә беләсез Игиа- тюкны тулай торакка урнаштыру ягын да карарга кирәк Килештекме? — Аңлашылды, иптәш Нәгыймов. Нина тиздән эшкә дә кереште. Бер айлык сынау шартын уңышлы үткәрде. Эшли башлавына дүрт ай дигәндә Нина Игнатюк сәүдә оешмасында үз кеше иде инде, аны өлкән кассир итеп кундылар Бүген менә шушы кызның башына бәла төшкән. Аның гына башынамы әле?! 5 Комлева белән Нәгыймовтан сорау алганнан сон. Камалнев бухгалтерия бүлмәсенә керде. Анда, шалт та шолт счет төймәләре тартып, сейфтан урланган акчаны исәпләп утыралар иде. Исәнләшеп, танышып та өлгермәде, баш бухгалтер тикшерүче к.ршына килеп басты — Кассада кырык җиде мең өч йөз уксан б?р сум акча җитми, диде ул Камалнев белән бергә кергән директор, моны ишеткәч, авызын ачып катып калды. Кырык жнде мең сум! Пичәмә в-.гон, пичәмә машина товар бит бу! Бер көйгә, шома гына, уңышлы гына бара TopiaH сәүдә хезмәтенең кинәт асты-өскә килгән кебек тоелды аңа. Камалнев. утырды да, гадәтенчә, кабаланмый-ннтми генә нидер яза башлады. Директор тикшерүченең шундый чакта да сабыр була алуына хәйран калып, почмактагы урындыкка барып утырды. Йөрәге ярсый иде аның. Республика прокуратурасыннан өлкән тикшерүченең милиция хезмәткәре белән Чаллыга очуы мондагы кешеләргә ышанмаганлыктан түгел иде. әлбәттә Җинаять булган урынны үз күзләре белән к\ к-п. \ спи ачыклау өчен җибәрделәр Камалиевны Аңа. кирәк була калса. җитди карарлар чыгару хокукы да бирелгән. Җинаятьне ачыклаганда, тикшерүче уз исеменнән түгел, дәүләт вәкиле буларак эш йөрт» Эш барышында, контораның рәсми кәгазьләрен карап утырганда, Камалиевның колагына күрше бүлмәдән елаган тавыш ишетелгәндәй булды. Тикшерүче, эшеннән тукталып, колагын сагайтты Әйе. кемдер үкси-үкси елый, нидер әйткәли дә иде сыман Камалиев милиция капитаны Зәйнулла Соловьевны чакыртты: Кем елый анда, Зәйнулла? Әллә мина гына ишетеләме? Кем дип, ни. кассир Игнатюк инде. дип җавап бирде Соловьев. Нишләп монда утыра ул? Сезнең белән киңәшмичә... Капитан аңа сораулы караш ташлады Ашыгыч ярдәм машинасына алмадылар үзен. Врач дару бирде, беренче ярдәм күрсәтте. Кассирны больницага озатырга куштылар. Менә белешмәсе. Соловьев аңа кәгазь сузды. Камалиев врач калдырган белешмәне кат-кат укыды. Үзе бер Соловьевка карый, бер әлеге белешмәгә текәлә, ничә кат укыса да. һаман бер үк сүзләр: «Гражданка Нина Игнатюкны җентекләп карадык. Тәненә, бигрәк тә йөзенә, күзенә, муенына, кул-аякларына кан сауган. Болар каты физик көч кулланып кыйнау билгеләре. Анарда чиктәш тыш арыганлык билгеләре дә'бар. Больницага урнаштырырга кирәк. Врач Габдрахманов. 25 август. 10 сәг. 15 мин.» - Аңлашыла. — диде Камалиев үзалдына, һәм шунда ук Соловьевка мөрәҗәгать итте. - Бүлмәдә ике пүнәтәйне генә калдырыгыз, капитан. Башкалар чыгып торсын. Игнатюкны алып керегез. Игнатюкны тикшерүче янына Соловьев култыклап алып керде Камалиев кассирга урындык тәкъдим итте: - Рәхим итеп, утырыгыз... Борчуыбыз өчен гафу итегез, — диде ул, Нинага мөмкин кадәр илтифатлы булырга тырышып. Кассирның сары бөдрә чәчләре тузгыган, кан сауган күз тирәләре күгәреп шешенгән. Ачык тезләре өстендә яткан ап-ак куллары, урыны- урыны белән күгәреп, шәмәхә төскә кергән. Озын бармаклары җиңелчә калтырый. Битендәге яшь эзләре кибеп тә өлгермәгән, иреннәре сизелер- сизелмәс кенә дерелдәп тора. - Нишләп мине болыгицага озатмыйсыз? — Игнатюк тагы елый башлады. Минем сезнең белән беренче очрашуым, — дип башлады сүзен Камалиев ягымлы тавыш белән. Аннары кем икәнлеген әйтте. — Бу җинаять эше миңа тапшырылды... — Миңа ашыгыч ярдәм кирәк!.. — дип, Игнатюк тикшерүченең сүзен бүлдерде. Яхшы, хәзер озатырбыз. Әмма. Нина Николаевна, без дә сезнең ярдәмгә мохтаҗ бит. Ярдәм? — Кассир җанлана төште, башын күтәреп Камалиевка карады һәм күз яшьләрен кулъяулыгы белән сөртеп алды. — Нинди ярдәм? Әйе, ярдәм! Кассага кайчан, нинди кешеләр һөҗүм иткәнен сөйләсәгез, хәзергә шул җиткән. - Милициягә сөйләдем бит инде, — Игнатюк Зәйнуллага ымлады. Капитан кулындагы сорау алу беркетмәсен тикшерүчегә бирде. «Барысына да кай арада өлгерә соң бу Соловьев?» — дип уйлады Камалиев. ләкин булып узган хәлләрнең бердәнбер шаһиты да. зыян күрүчесе дә булган Игнатюкның үзеннән ишетәсе, кайбер нәрсәләрне ачыклыйсы килә иде аның. Больница шартларында очрашу да, Игнатюк белән күзгә-күз карап сөйләшү дә кыенлашачагы аңа ап-ачык — Яхшы. Нина Николаевна, яхшы. Тикшерүче бу юлы да карышмады, гадәтенчә. Игнатюк белән бәхәскә кермәде Аңа бирелгән соңгы характеристикада: «Камалиев кеше белән тупас сөйләшмәс, шаһитларны урынсыз сүз әйтеп, эшкә кагылышы булмаган сорау биреп рәнҗетмәс. Тикшерүченең, кырысланган булып, явыз- ланып-усалланып тавыш күтәрүен дә урынсыз саный. Үз-үзен тотышы итагатьле», — дип юкка гына язылмаган. Әллә тикшерүченең ипле сөйләшүе тәэсир иттеме, әллә кәефе яхшыра башладымы, Игнатюк тынычлангандай булды. Үзгәрешне тикшерүче дә сизеп алды — Ярый, Нина Николаевна, капитанга сөйләгәннәрегез өчен рәхмәт. Сезгә ышанычыбыз зур безнең. Тик минем бернәрсәне генә ачыклыйсым килә, хәтерләгез әле, һөжүм итүчеләр ничәү иде? ♦ — Хәтерләмим бит, — диде кассир, теләр-теләмәс кенә — Муеныма ь арттан китереп суккач, аңымны җуйганмын. — Исегездә калганнары?.. — Исемдә калганымы? — Игнатюк шулай ук теләр-теләмәс кенә R сүзгә кереште. Әмма тора-бара теле ачылып китте. Кассир сөйләгәннәр ♦ яңа беркетмәгә теркәлде. х Игнатюк касса бүлмәсен элекке хәленә китерергә рөхсәт сорады. = Араларында ике сантиметр киңлектә сызык калдырып, тәрәзәнең ике як ч пәрдәсен тартып куйды. Өстәлне ишеккә якынайтты Шулай иткәч, кас- g са ишеге яртылаш кына ачыла икән. Ишекнең сул ягына урындык, өс- з тәлгә исә калын кәгазьдән эшләнгән бер бәйләм касса тасмасы һәм төй- < мәле зур счет куйды да, ике картон тартма һәм газета сорап алды: — Кибетләрдән җыелган акчаны менә шушындый ике тартмага ту- £ тырдым, — диде. — Сыймаган акчаны, целлофан капчыкка салып, газе- jo тага төрдем. Кәгазь акчалар гына иде анда. Акчаларны, сумына карап, ге аерым-аерым төргәккә җыйдым. Өемнәрнең һәммәсен санап чыктым да, 5 аерым кәгазьгә, бездә аны опись диләр, язып бардым Игнатюк арыды булса кирәк, сөйләвеннән туктап, бераз тынып торды. Су сорап алып эчте. — Аннары нишләдегез? — Барысын да сейфка бикләп, касса бүлмәсеннән чыга гына башлаган идем, нәрсә беләндер муенга китереп суктылар . — Тартмага нинди акча тутырдыгыз? — Өчлек, бишлек, унлык, егерме бишлек — алары ике тартмага сыйды — Иллелек, йөзлекләр бар идеме? — Булмыйча. Аларны целлофан капчыкка тутырдым Барысы да сейфта калды. Игнатюк әйтүенчә, бу хәл җомга көнне, августның егерме дүртендә, кичке сигездән соң булган. Бу вакытта сәүдә конторында беркем дә калмый икән. Ул кичне дә коридорда тып-тын, ишек, гадәттәгечә, тышкы яктан бикле була Касса бүлмәсендәге утны сүндереп, Игнатюк коридорга чыга Касса бүлмәсен бикләп торганда гына тышкы яктан кинәт «шалт» иткән тавыш ишетелгән, шунда ук ишекне ачып та кергәннәр. Аннан ур- яшьләрдәге икс кеше килеп керә дә, Иннаны кулыннан борып алып, кире касса бүлмәсенә төртеп кертә, резин перчатка кигәне кул сырты белән муен тамырына суга. Нина һушыннан яза. Аңына килә, авызында чүпрәк, бөтен гәүдәсе сызлый, кул-аяклары бау белән тарттырылып үзе утырган урындыгына бәйләнгән. Нина төн буе кыймылдарга куркып, калтыранып чыккан. Кассирны иртән директор Нәгынмов коткарган. Игнатюк башка берни дә хәтерләми — Менә монда да кул куегыз. — дип, тикшерүче бүл мәдәгел әргә икенче бер кәгазь сузды. — Монда күргән, ишеткән монда калсын Сүзен көмеш булса да, дәшмәвең алтын чак, иптәшләр, — диде ул, йомгак ясаһ. Вакыйга булган урынны җентекләп тикшергәндә дә. Игнатюкны тыңлаганда да, беркетмә язганда да Камалиевнын башында буталчык җеп бәйләмнәре кебек төрледән-төрле юрамалар, тикшерү юнәлешләре барлыкка килә торды. Алар берсеннән-берсе дөрес, берсеннән-бсрсе җитди сыман иде. Әмма җеп бәйләмнәренең кайсына тотынырга соң? Кайсыннан сүтә башларга? 81 Трофимов Чаллы шәһәренең эчке эшләр бүлегендә берүзенә бер бүлмә биләп алган Йомыкый дип юкка гына көләләр майордан Камалнев килеп кергәндә. ул яшь кенә бер сержант белән гәпләшеп , утыра иде. Сүзләре үт.) ЖН1 Vi нәрсә хакында булгандыр күрәсең, тикшерүче кергәч тә Трофимов башланган әңгәмәне бүлдермәде, сержантны тиз генә чыгарып җибәрмәде. Камалнев лларга комачауламаска тырышып, шунда торган урындыкларның берсенә килеп утырды. Вилдан Галиевич. без хәзер тәмамлыйбыз. Сержант чыгып киткәч Трофимов, урыныннан кузгалмыйча гына, тикшерүчегә эндәште Я. капларда булдың’ Яналыктар юкмы?.. Бар шул. Иван Иванович Шулар хакында бергәләп уйлашыйк дип килдем әле Тикшерүче пиджагын, галстугын салып урындык артына элде, изүен чишеп җибәрде Бүлмәнең, бөркүен биргәннәр үзеңә. Эшләргә урып булгач, ярый инде, дип, майор кул гына селтәде Клмалиевның бөтенләй башка нәрсә турында сөйләргә җыенуын бик яхшы белеп тора ул. Яңалыклар юк түгел. Иван Иванович. Тын бүлмәдә ярты сәгать буе Камалнев тавышы гына ишетелеп торды. • Ялгышмыйсың. Вилдан Галиевич. диде Трофимов, үзенә хас кырыслык белән Шунда ук өстәл Тартмасыннан бер бит кәгазь алды да. серле карап, аны тикшерүчегә сузды Мә, укып кара әле. Сержант белән шул хакта сөйләшеп утыра идек. Камалнев ул биргән кәгазьне бер тында укып чыкты... « Егерме дүртенче августта милиционер Даниленко белән бергә алтынчы маршрут буйлап барганда, егерме өч сәгать кырык биш минутта Яна шәһәрдәге икмәк кибетенең тимер элмәге йозагы-ние белән суырып алынганлыгын күрдек. Ишеге ачык иде. Бу җинаятьне эшләүдә шик төшкән кешене, эчке эшләр бүлегенә ал\>ш килеп, дежурга тапшырдык. Ул кеше Матусов I еннадий Федорович булып чыкты. 1940 елда туган, торган җире, эшләгән урыны билгесез. Без аны кибет каршында, ышык урында исерек килеш йоклап яткан җиреннән алдык. Кесәсеннән тимер ачкыч, бер пар резин перчатка һәм ике данә йөзәр сумлык кәгазь акча табылды Акча номерлары БЧ 6495043 һәм ЛК 9691635. Уятканда тибенде, каршылык күрсәтте Кисәтүләргә игътибар итмәде. 25 август. Чаллы шәһәре. Милиция сержанты Илһам Заһретдинов», Нинди ачкыч ул. Иван Иванович? — Өлкән тикшерүче рапорт кәгазен өстәлгә куйды. - - Бөтен хикмәт тә шунда шул менә. — Трофимов, ниһаять, үз серләрен ача башлады. Касса урнашкан сәүдә конторыиың тышкы ишегенә ярын торган ачкыч булып чыкты ул. Менә монысы үткәрелгән эксперимент нәтиҗәләре тупланган беркетмә. Майор, тикшерүчегә икенче бер кәгазьне тоттырып, гадәтенчә шаяртып алды. — Мәгәричен дә онытмассың дип уйлыйм. Мәгәрич дисең инде. Онытырсың синең белән! — диде Камалнев, уенын чынын бергә кушып Син сөйләгәннәр Иделгә кушылган инеш бит ул Бәйләнеш бар монда, Иван Иванович. Резин перчатка, ачкыч, ике йөз сум акча. Тикшерергә кирәк моны, иптәш майор, һичшиксез, тик шерергә... Шулай итеп, эзләнүдә төпле бер юнәлеш хасил булды. Паспорт бүлегеннән китертелгән картотекада фамилияләре «М» хәрефенә башланган Чаллы кешеләре мең өч йөз туксан алты булса да. алар арасында бер генә «Матусов» та юк иде Димәк, шикле кеше Чаллыда пропискага керми генә яшәгән Монда кайчан килгән ул? Кайдан һәм нинди максат белән? Матусовны’чакыртырга да, сорау-жанап беркетмәсе язарга да ашыкмады Камалиев Нигәдер икеләнә иде. Тукта әле, ни өчен ул, тик- А шерүче буларак, Трофимов әйткән «инеш» буйларында йөрергә ризалаш- * ты? Беренче юнәлешне ташлап, икенчесенә ябышу дөрес булырмы? Тро- « фимов юрамасын хуплап, үзе билгеләгән юлдан читкә тайпылмыймы сон < ул болай? Ләкин Трофимовның да моңарчы тикшерелгән эшләрдә ял- а. гышканы булмады бит. Киресенчә, тапкыр планнары шактый җитди к җинаятьләрне ачарга ярдәм итте Трофимов юрамасын да игътибарсыз ♦ калдырырга ярамый... х Камалиев тикшерү планына «Матусов!» дип язып куйды. «Бу эшне ч СоЛовьевка гына тапшырыргамы икән әллә?» — дип тә фәһемләгән иде > дә, соңыннан үзе тикшерүне артыграк күрде Бөтен эшне бер иләктән к үткәрү кирәк иде. Игнатюк тынычлана төште. Камалиевның игътибарлы карашын тоеп, ? үзе’дә аңа текәлде. Мөлдерәп торган бу карашта «Я. тикшерүче абый, сүзеңдә торасыңмы?» — дигән үтенүле сорау чагыла иде. Камалиев кассирны кызганып куйды Урындыкта бөрешеп утырган кечкенә Ни наны көчле куллары белән аркасыннан сөясе, «борчылма, сеңелкәш!» дип юатасы килде аның Әмма тикшерүче моны эшли алмый иде шул. Камалиев, галстугын тарткалап, муенын кысып торган күлмәк якасын бушатты да Соловьевка таба борылды — Иптәш капитан, машина әзерме? — Әзер. Кая барабыз? — Больницага, Игнатюк белән. Нина әйткәнне дә көтмәде, ухылдап, урындыктан торды һәм вак-вак атлап ишеккә таба юнәлде. Камалиев белән Соловьев ана иярделәр. Капитан эчтән бау кисәкләре төртеп торган газета төргәген кулына алды. «Менә бу ярдәмче ичмасам, — дип сөенде Камалиев, үзе белән янәшә атлаган Зәйнуллага карап куйды. — Мондый ярдәмчеләр барында хур булмассың...» Камалиев бу өлгер офицерны Казан университеты профессоры Фәт- хуллин бүлмәсендә очратуын хәтерләде. «Бездә читтән торып укучы аспирант», — дип таныштырган иде галим аларны Чаллы урамнары кояш нурларында коена. Аның якты шәүләсе кала буйлап йөзә Дулкыннар өстендә алтын балыклар чума калка уйнап тора шикелле. Игнатюк алгы рәттә шофер белән 'янәшә утырган. Йокысыз үткән фаҗигале төннән сон ул исән калганына сөенеп бетә алмыйдыр, мөгаен. Камалиев эледәй-әле күршесенә карап ала Соловьевның йөзе кырыс, җитди. «Ниләр уйлый икән бу егет?» «Волга» больница ихатасына борылды да «Судебно-медицинская экспертиза» дигән язу эленгән ишек каршына килеп туктады. Игнатюк тикшерүчегә борылып карады Ләкин ул тел тибрәтеп сүз әйтмәде. Капитан Соловьевның хәстәрле булуы монда да үзен сиздерде. Экспертларның икесе дә урыннарында иде — Иптәшләр, таныш булыгыз, бу -- Нина Игнатюк. — дип, Камалиев рәсми кәгазьне өлкән яшьләрдәге медицина белгеченә сузды. Безнең карарда судмедицина экспертизасы үткәрү лр>рлыгы, монын сәбәпләре язылган. Сезнең төпле сүзегез кирәк Нина, булган хәлне докторларга үзегез сөйләп бирерсез инде. — Камалиевның тавышы йомшак, ягымлы иде. Игнатюк, турая төшеп, тикшерүчегә карады. Аның күзләрендә: «Тагын ни телисез инде сез миннән?» дигән сорау күрде Камалиев. Сезгә чыгып торырга кирәк булыр, диде өлкән эксперт, ирләргә карап. — Кимендә утыз-кырык минутка. — һәм сәгатенә күз төшереп алды. Монда әлеге вакыйгага бәйле дәлилләр, диде милиция капитаны, чыгар алдыннан төргәкне экспертка тоттырып. Бау. чүпрәк ише әйберләр. Соловьев белән Камалиев әйләнеп кергәндә, яшь эксперт кулын юа. ә өлкәне өстәл артында нидер язып утыра иде. Игнатюкны бүлмәдәге бердәнбер кәнәфигә утыртканнар. Тикшерүчеләр кергәч тә, аны: «Коридорда утырып торыгыз әле». дип чыгарып җибәрделәр. Кыз ишекне ябуга. Игнатюкның тәненә берәр төрле зарар килгәнме? дип сорады Вилдан Камалиев. Башында, йөзендә, муены белән күкрәгендә, кул-аякларында шеш. Тәненә кан сауган, кан тамырларына зыян тигән. Уң яктагы ике кабыргасы чатнаган булса кирәк. Тәгаен әйтү өчен рентгенда тикшерәсе бар. — Келәп турында нәрсә әйтә аласыз? — Келәп дигәнегез бер сатин чүпрәктән һәм ефәк кулъяулыктан гыйбарәт. Кеше авызына ничек сыйгандыр?! Ничек тончыгып үлмәгән диген. Соловьев тикшерүчегә карады. Камалиев ризалык белдереп баш какты. — Игнатюк больницага салуны үтенә, - диде Камалиев. Сезнеңчә. дәвалау кирәкме? Кирәк, һичшиксез кирәк. - диде өлкән эксперт. Без ул турыда үзебезнең нәтиҗәдә дәлилләп яздык. Камалиев. ялт борылып, Соловьевка карады: — Зәйнулла, ишеттеңме1 ? — Ишеттем. Вилдан Галиевич. Ишетсәң, яхшы. Урнаштыр... Тикшерүченең дулкынланганы сизелеп тора иде. Экспертиза нәтиҗәләре Нина Игнатюк сөйләгәннәрне раслады бит. Тагын бер йомгак сорау. Аны сүтми торып, тикшерүне гадел алып бару мөмкин түгел. Игнатюк җинаять турында дөрес сөйләгән, димәк, ул — зыян күрүче. Тикшерүченең уйлары янәдән касса баскан юлбасарларга әйләнеп кайтты. Планыбызда бу юраманы иң мөһим юнәлеш итеп саныйк, — диде Камалиев. нәтиҗә ясап. - Җинаятьнең шимбәгә каршы төндә эшләнүе үзе үк уйландырырлык нәрсә. - Җинаятьчеләрнең исәбе ачыклана түгелме соң? дип кушылды Соловьев. — Янәсе, шимбә, якшәмбе - ял көннәре, кеше өндә утырмый. Аларча итеп әйтсәк, тикшерү тоткарланачак. 8 Берәр хәвефле хәл чыкса, гадәттә, милиция җинаятьченең эзенә басканчы бик күпләрне борчырга мәҗбүр була. Чаллы милициясе, киресенчә. тынып калгандай тоелды Ләкин бу читтән караганда гына шулай тоелырга мөмкин. Моны, барыннан да элек, аэропорт, елга порты, автовокзал хезмәткәрләре сизде. Алай гына да түгел, хәтта зур төзелеш, завод һәм төрле контора-идарә җитәкчеләре дә эшнең нидә икәнлеген тө- шенә иде. Эзәрләүдән котылу өчен Чаллыда мөмкинлекләр җитәрлек Җинаять эшләгән кеше моны бик яхшы белә әлбәттә, һәм качу юлларының кайсыннан кайчан китәргә икәнен үзе хәл итә. Тик шунысы бар кырыкмаса-кырык төрле мөмкинлекнең берсен генә куллана жинаятьче Эзәрләүченең хәле киресенчә, җинаятьченең качу ихтималы булган барлык юлларны исәпкә алырга, шуларның һәркайсын зур игътибар белән күзәтергә, тикшереп чыгарга тиеш ул Бу очракта да эзәрләүнең шулай башланганын Камалиев шәһәр про- 5 куроры Әхмәтов кабинетында үткәрелгән киңәшмәдә ачыклады. Чаллы а. прокуроры белән ул инде дүрт елдан бирле таныш иде. Прокурорның эш бүлмәсен дә ул яхшы белә Кабинет түрендә кара- ♦ кучкыл төстәге, ялтырап торган ике өстәл. Кыскарагы аркылы куелган. Аның янында йомшак урындык Өстәлнең озыны бүлмә буйлап сузылган. Кергәч тә сул якта шундый ук ялтыравыклы шифоньер Егермеләп урындык тезелеп тора Бер почмакта эш кәгазьләре саклана торган сейф. Бүлмә жыйнак. эшләп утыру өчен җайлы иде. Камалиев кергәч, прокурор аның каршына чыкты, каты итеп кулын кысты. Шимбә көннәрендә беразга гына килеп, яңалыкларны тыңлыйлар да, кирәк булса, тиз генә чарасын күреп, кире өйгә кайталар иде. Әмма бу шимбә прокуратура хезмәткәрләре өчен борчулы булды. Менә хәзер, кулдагы мәгълүматларны барлап. Казан тикшерүчеләре белән бергә уйлашырга кирәк. Чакырылган кешеләр җыйналган Чаллыда элек моңа охшаган җинаятьнең булганы бармы? Беренче .нәүбәттә шундый сорау куелды. Аңа җавап бирү төп юнәлешне җинаятьчеләрне кайдан, нинди кешеләр арасыннан эзләүне билгеләячәк. Кассага һөҗүм ясаучылар кемнәр — элек җинаять эшлә- гйн. хөкемгә тартылган кешеләр түгелме? һәр җинаятьченең күп вакытта үзе дә белми, сизми торган үз ысулы була бит. Җинаятьчене шул билге буенча эзләүне юристлар «язу рәвеше буенча табу» дип йөртәләр. — Моңа охшаш җинаятьнең Чаллыда исәпкә алынганы юк. — диде Соловьев, кырт кисеп. Камалиев сорашуын дәвам итте: — Элегрәк шундый җинаять башка шәһәрдә эшләнмәгәнме, төзәтү колониясеннән Чаллыга кайткан кеше юкмы? — Мондый хәлнең булуы мөмкин, — диде капитан — Әмма исәпкә алынган кешеләр арасында андый җинаять өчен утырып чыкканнар юк Алайса, шундыйларның паспорт өстәлендә теркәлмичә яшәүчеләр арасында булуы мөмкин. Шулай бит? — Камалиевнын бу соравы тикшерүдә катнашучыларны уйланырга мәҗбүр итте. - Әйе. мөмкин, диде Соловьев. — Без дә бу юраманы күздә тотабыз. Халык дружиналарына, йорт идарәләре хезмәткәрләренә, милициянең бүлек инспекторларына махсус күрсәтмә боерык бирелде Соловьевның докладын тыңлый-тыилый. Камалиев сөйләгәннәрне хәтер дәфтәренә яза барды Кассага һөжүмне шундый «җинаять белге че» ясаган булса, тикшерүне тиз генә төгәлләрмен дип уйлама да. Үзе нең «язу рәвеше» булган «белгечнең» тәҗрибәсе дә. тәвәккәллеге дә. кайвакыт белеме дә тикшерүченекеннән ким булмый Алар, эзләрен бу тыйлар да. берни булма! андай. яшеренеп озак вакыт тыныч кына яшәп яталар Тикшерелә торган бу җинаятьнең очраклы булуы да ихтимал Җинаятьче бәлки бик үк тәҗрибәле дә түгелдер Әмма бу очракта инде тикшерү мәйданы киңәя төшә, тикшерү юнәлешләре арта Чаллыга, көн саен ничәмә-ничә мең кеше килеп китә. - диде Ка мал иеп Шулар арасында җинаятьчеләр юк дип тә раслый алмый- бь1з бит _ Әлбәттә, моны инкарь итеп булмый. - диде Соловьев Шуңа күрә бөтен транспорт үзәкләренә елга портына, автовокзалга тиеш ЧӘГ1И УМ НАСЫПБУЛЛИН ле күрсәтмәләр бирелде. Җинаятьчеләрне эзәрлекләү бүлегеннән дежурлар билгеләнде Халык дружиналары да хәлне белә. Андыйларның барысы да аякка бастырылды. - Җинаятьчеләр Бөгелмә аша качса? — дип сорады Әхмәтов Анда махсус опергруппа жибәрелде, күрше шәһәрләргә дә хәбәр ителде. Әгәр җинаять кылучылар кич белән үк ычкынган булса? — Прокурор шул сорау белән Соловьевка карады. - Андый очракта, билгеле инде, эзәрләү кыенлаша. Чаллыга көн саен жиде-сигез меңнән артык кеше килеп китеп тора. Әңгәмәгә Камалиев кушылды. - Кача торган кеше өчен тизлек мәслихәт! Тизлек! Тикшерү җинаять эшләнгән җирдән башлана. Угрылык юлына баскан кеше моны яхшы белә. Димәк, бу урыннан тизрәк качу, акчаны тизрәк озату яисә яшерү — җинаятьче өчен ин мөһиме шул. Тизлек Минемчә, каракның юлы. һичшиксез, аэропорт аша узар.. — Дөрес, — диде моңарчы йокымсырап утырган Трофимов, тикшерүченең фараз кылуын хуплап — Аэропортта тикшерүне капитан Соловьев белән без үткәрдек — Ул үз кулындагы кәгазь төргәген өстәлгә куйды — Анда эш җиңелрәк бара, әлбәттә. Билетка да. аның корешогына да пассажирның фамилиясе языла Аннары кассаны басу вакыты да мәгълүм — Трофимов дөрес сөйлимме дигәндәй, Камалиевка карап куйды — Аэропортка ярты сәгатьлек юл. Кичке тугыздан сон. иртән тикшерүче килеп җиткәнче. Бигештән төрле маршрутка унҗиде самолет очкан Барлыгы биш йөз егерме кеше Аларның исемлеге бар, — дип. Трофимов кәгазь төргәгенә күрсәтте. — Исемлеккә Түбән Кама һәм башка күрше район кешеләре дә кергәнен онытырга ярамый, — диде Камалиев. Монысы да искә, алынды. Вилдан Галиевич. — Соловьев сумкасыннан икенче төргәк чыгарып, анысын да өстәлгә куйды — Бу исемлектә кичә кич. бүген иртә белән Чаллыдан командировкага киткән кешеләр Барлыгы ике йөз сиксәннән артыграк Бүген эшкә чыкмаган- нарны да барладык. Андыйлар йөздән арта... Камалиев. урыныннан торып. Соловьев янына килде: — Тикшерергә өлгердегезме соң? - Күбесенең квартирында дружиначылар, милиция хезмәткәрләре булды инде — Эш өчен әһәмиятле берәр нәрсә бармы? - Бар. әлбәттә. Өеннән Казанга «Метеор» белән барырга дип ният ләп киткәннәрнең унҗидесе самолетта очкан кешеләр исемлегендә. Самолетта очарга уйлаганнарның егерме икесе билет алучылар исемлегендә юк Өйдә дә юк, аэропортта да. • Юлга чыккан кешенең транспорт төрен, үз җаена карап, үзгәртүе лә мөмкин, әлбәттә. — диде Камалиев. — Ләкин шушындый җитди тикшерү барганда, мондый үзгәрешләрнең ни өчен килеп чыгуын да. сез санап үткән юлчыларны да ачыкларга туры килә Башка чара юк Ашыгыч тикшерү — хәзергә төп бурыч Аны хәл иткәч, арырак китәрбез... - Безнең инспекторлар бу эшкә кереште инде. — дип белдерде Соловьев — Елга портына барырга җыенган ике кеше самолетта очка н.^ дүртесе. киресенчә, самолетка җыенып «Метеор» белән киткән. * Камалиев беравык уйланып торды «Игътибарга лаеклы фикер бит бу Транспорт төрен алмаштырырга нәрсә мәҗбүр иткән аларны' > У.” янә Соловьенка эндәште: ' ин, Зәйнулла, иптәш Трофимов белән бергәләп исемлекләрне янәдән карап чык әле. Үзең тотып алган факт бик әһәмиятле, минемчә — Анысы шулай да бит Трофимов, уянып киткәндәй, сүзгә кушылып алды Өч йөз сиксән ике кешенең барысыннан да шикләнеп булмый ләбаса — Әлбәттә, - диде Камалиев. Ләкин тикшерүдә «җиде үлчә, бер кис’» дигән кагыйдәне барыгыз да яхшы беләсез. Пассажирларны беренче иләктән хәзер үк үткәреп карыйк Кайчандыр хөкемгә тартыл- ♦ ганнар Яка шәһәр поселогында торучылар, сәүдә конторасы белән 5 бәйләнешле булган кешеләрне генә тикшерсәк җитәрме? Кем ничек уй- = лый? * х Минемчә, б^ иләккә контора урнашкан дүртенче йортта торучыя ларны һәм аларның туган-тумачаларын да салырга кирәк. — дип тәкъ- ф дим итте капитан Соловьев Сәбәбен үзегез дә аклыйсыз Камалиев белән ӘАМӘТОВ аның белән килешүләрен белдерделәр = Киңәшмә шактый озакка сузылды. Аның каравы, тикшерү эшенен юнәлешләре ачыграк шәйләмә башлады ш Зәйнулла Соловьев белән майор Трофимов, бүлмәдән дә чыкмыйча. 3 исемлекләр тикшерергә керештеләр Камалиев та алар яныннан < китмәде ж Исемлекләрнең өчесен дә карап чыкканнан соң, капитан бер мәлне j кәгазьләрдән аерылып, Камалневка эндәште 5 Карагыз әле. Вилдан Галиевич, бер фамилия уйландыра бит әле. « Эшкә чыкмаучылар исемлегендә дә бар Үзе Яна шәһәр поселогында тора, заманында сәүдә тармагында да эшләп киткән. Өлкән тикшерүче Җәһәт кенә Зәйнулла янына килеп басты ■- Кем ул? — Зайцев. Степан Григорьевич. Тагын шундыйлар бармы?- — Кайберәүләр ике исемлектә дә очрый, ә өчтә — хәзергә бу берүзе. Очраклы хәлме бу, әллә юкмы? Уйлаша торгач, тикшерүче һәм милиция офицерлары билгеле бер карарга килеп, төрлесе төрле якка юл тоттылар 9 Матусовны өлкән тикшерүче янына алып килделәр. Кайберәүләр тимер рәшәткәле, кеп-кечкенә тәрәзәле камерада аз гына вакыт ^тырса да, сыгылып төшә. Әмма Матусов, күрәсең, андый лардан түгел Үзе тәбәнәк кенә буйлы Күптән инде тарак-кайчы күрмәгән, чуалган чәчләре башын иләмсез зур итеп күрсәтә Аның лавсан пннжәгс җәйнең бар тузанын үзенә җыйган диярсең, төсенең яшел икәнен чак-чак кына аерырлык. Ишектән керүгә үк. Матусов, сержантны артта калдырып, җитез генә өстәлгә якынлашты һәм, күптәнге таны тын очраткандай, уң кулын Камалневка сузды Әйтерсең, боларның берсе — җинаятьче, икенчесе - тикшерүче түгел, гүя озак еллар буе бер берсен күрергә зарыккан туганнар гына Камалиев үзенә таба сузылган кулны алмады Көлемсерәп кенә Ма- тусовка каралы да - Утырыгыз, - диде Тегесе өстәл янындагы урындыкны аягы белән генә тибәреп, тикшерүчегә якынрак куйды да. лып итен килеп утырды Калын аскы ирене авыраеп салынып төште — Сезне нәрсә кызыксындыра, гражданин начальник? Матусов мин Исемем Геннадий, әтием Федор булган Сугыш башланганда мина төп- тнгәл бер яшь булган икән, әнкәй әйткән.иде монысын, үзем хәтерләмим, билгеле. Туган җирем башкала! Матусов баш бармагын тыр пайтып күрсәтте. — Во. гражданин начальник! Мәскәүнеке мин Өйләнергә әле өлгермәдем, бала-чагам юк. - Мин сезгә начальник түгел, Геннадий Федорович, — диде Камалиев. Матусовны сүзеннән бүлдереп. — Таныш булыйк: прокуратура тикшерүчесе Камалиев Вилдан Галиевич. Ләкин Матусовка моның бернинди тәэсире булмады. Барыбер, сүз саен «начальник»ны тәкърарлады. — Гражданин начальник, безнеңчә ничек була инде ул, исемегезне әйтәм Тикшерүче әүвәлгечә сабырлык белән аңлатып бирүне мәслихәт күрде. — Безнеңчә сум, сезнеңчә рубль була, тиен — копейка, — ул җавабын Матусовча шаяртып башлады һәм һәр сүзе истә калырлык итеп, басым ясап әйтте. — Исемем сезнеңчә дә Вилдан, әтиемнеке Гали була Кешенең исемшәрифләре тәрҗемә ителми, ул акча түгел. Аның бәһасе юк. сатып алып та булмый. — Гафу итегез, гражданин начальник, — дип, кабат кул бирмәкче булып, Матусов урыныннан купты. — Гражданин начальник, зинһар, мине дөрес аңлагыз, гаепләштән булмасын Үземнең исемем генә түгел, җаным-тәнем дә сатылган шул инде. И-и, ул башкалада үткән бала чаклар. — Матусов, хисләргә бирелеп, ихлас күңелдән офтанып куйды. Сизелеп тора, Матусов алда торган җитди сөйләшүләрдән, төп мәсьәләдән тайпылмакчы, димәк, дилбегәне кулга алырга вакыт җиткән — Кайда эшлисез, башкалада туган егет? Тикшерүченең ирониясен сизде Матусов, әмма сер бирмәде, аңламаганга салышты. — Гражданин начальник, мин Чаллыга эш эзләп килдем. — Урнаштыгызмы соң? Сорауны тыңлап бетерер-бетермәс борын Матусов шартлатып җавабын кайтара Атна буе репетиция үткәргән диярсең. — Кая ул, гражданин начальник! Якын да китермиләр: хөкем ителгәнсез, имеш — Нинди акчага яшисез соң? - Кая ул акча, гражданин начальник! Кесәләрдә җил уйный минем! — дип, азрак уйланып торды да, Матусов элеккечә җиңел генә дәвам итте. — Вактөяк эш майтарам шунда. — Мәсәлән? — Соңгы атнаны икмәк кибетендә эшләп үткәрдем — Нинди эштә? — «Ух та һоп!> инде безнең хезмәт, гражданин начальник... Төяү бушату, ишегалды себерү. Лафа’, кыскасы! — дип, Матусов кулын селтәп куйды. — Ничек түләделәр соң? — Эш — миннән, ашату-эчертү — кибетчеләрдән. — Шул гынамы? — дип сорады Камалиев, гаҗәпләнеп. — Ак башлыны жәлләмәделәр, гражданин начальник. — Аның бер шешәсе дә дүрт сум унике тиен бит! — Матусов телен шартлатып куйды. — Сәүдә оешмасында ничә мәртәбә булдыгыз? — Миңа анда нәрсә калган? — Шулай да контораның кайда икәнен беләсезме? Тукта, тукта, гражданин. — Матусов нәрсәдер хәтерләргә тырышты - Бер мәртәбә генә, үтеп барышлый. Өчәү уздык: кибет ди- ректоры, мин, шофер. Ул чакта салмыш идем, әмма контораның Яна шәһәрдә, бер торак йортта икәне хәтеремдә. Бу тикшерүче өчен бик мөһим яңалык иде — Анда кемнәрне беләсез? — Кызганыч, беркемне дә белмим, гражданин начальник, иртәрәк утырттылар бит. — Матусов шаярта ук башлады. ф — Нина Игнатюкны, мәсәлән? Чибәр мени, гражданин начальник? Кызганыч, белми калдым х шул. < — Паспортыгызда билге-мазар юк, Чаллыга килгәнче канда торды- к гыз? — Ай чамасы Мәскәүдә булдым. * — Ни өчен паспортыгыз Мәскәүдә теркәлмәгән? 5 — И, гражданин начальник, анда минем кебекләрне язмыйлар шул. | — Нишләп? * — Сездән яшерен-батырын түгел, гражданин начальник. Бер то-5 тынгач, әйтсәм дә, әйтмәсәм дә, барыбер энәсеннән жебенә кадәр белә- 5 чәксез. Бүген булмаса, иртәгә бөтенесен әйләндереп чыгарачаксыз. Ни- я гә ул артык эш сезнең кебек ягымлы начальникка? Минем шикелле s дүрт мәртәбә утырып чыкканнарга башкалада прописка да, эш тә юк. о — Хөкемгә нәрсә өчен тарттылар? £ — Яшь вакытта мин, гражданин начальник, бик яхшы кесә карагы ?. идем. Ни ултара, ни пултара түгел, оста, танылган карак! — Юкәдә икән чикләвек. Сезнеңчә, кесә чистарту кәсеп кенә түгел, профессия дә инде алайса? — Ломброзо турында ишеткәнегез бармы?. Бар, кәнишне. Ул әйткән: җинаятьченең бар бозыклыгы тумыштан килә, дигән. — Караклыкны сез теоретик яктан да исбатлап, акламакчы буласыз, күрәм. Барып чыкмас бит, Матусов. — Юк, гражданин начальник, мин үзем дә нәкъ шуны әйтмәкче булам. Юләр сата ул Ломброзо дигәннәре Әйтик, миндә тумыштан нинди бозыклык булырга мөмкин? Әби-бабаларны, әти-әниләрне алыйк. Әни гомер буе һаман бер урында, — аяк киемнәре фабрикасында эшли. Әтине сугышта үлгән диләр. — Ничек итеп мондый хәвефле сукмакка бастыгыз соң? — Бу бик катлаулы мәсьәлә, гражданин начальник! — дип, Матусов, терсәкләре белән өстәлгә таянып, уйга калды. — Әни эштә, мин бала чагымнан ук бер ялгызым... Сөйләп кенә бетерерлек түгел.- — Сез менә Ломброзоны телгә алдыгыз, мин сезгә бик борынгы Мисыр язмаларында ташка чокып калдырылган бер киңәшне әйтмәкче булам. «Корабы баткан кеше турында әкият» дип атала ул язма. «Корабы баткан кеше» дигәнне Матусов үзенчә аңлады. Каптың, янәсе! Колакларын торгызды, тикшерүченең авызына керердәй булып, аңа табарак иелде. — Борынгылар болай дигән, Матусов: «Тиешенчә жавап бир, тотлыкма, чөнки котылуың — телеңдә». Төшенәсезме? Матусов, җилкәсеннән авыр йөк төшкәндәй, җиңел сулап куйды — Аңлашыла, гражданин начальник. Мондыена гына баш җитә, аллага шөкер... Камалиев дәфтәренә нәрсәдер язып куйды. — Кызык... Утыз өчне тутыргач, профессия алыштырдыгызмы? Матусов, сары тешләрен күрсәтеп, елмайган булды. Ул үзенең элекке кыяфәтенә керә башлады. — Ачыклавыгызны үтенәм, гражданин начальниик. Соравыгыз томанлы. — Ярар, алайга. Сезне милиция патруле тоттымы? — Тоткан, мт исерек идем — Егерме дүртенче августта. тенге унбер сәгать кырык биш минуттамы? Бу сорауга да Матусов артык игътибар итмәде — Шулай да булсын, ди. Тикшерүче торак йортлардагы гади стандарт йозак ачкычын тарт мадан алып өстәлгә куйды Кесәгездә шушы ачкыч идеме? Кемнеке ул? —Беренче күрүем. Өстәлгә ачкыч белән янәшә бер пар резин перчатка да куелды. — Мин бер нәрсә дә аңламыйм — Ике йөз сум акча да таптылармы? Бу сорау Матусовка бөтенләй сәер тоелды — Нәрсә, нәрсә дисез? — Кызык бу кеше дигәнең Йөзәр сумлык ике кәгазь акча, дим Тикшерүченең уң кулындагы өр-яңа йөзәрлекләр кыштырдап тора иде. Җинаятьченең күзләре ялтырап алды да сүнде. — Мондый акчаларны төшемдә дә күрмим хәзер, гражданин следователь. Исергәнмен, кибетчеләр юмартланып киткән, артыграк сынлаганнар Белмим, кайсы юмарты шулай мул итеп бирде икән акчаны? — Законны беләсезме? — дип сорады тикшерүче. — Закон!.. Нинди закон? Тикшерүче, иелеп, портфеленнән җинаять кодексын алды — Менә шушы китапта язылган законны әйтәм. Исерек хәлдә җинаять кылган кеше хөкем җаваплылыгыннан азат ителми, диелгән Уникенче статья. Миңа ышанмасагыз, үзегез укыгыз. - дип. Камалиев кодексны Матусовка сузды. - Сигезенче биттә — Кирәк түгел! Сезгә ышанам Прокурорларга ихтирамым зур минем Сезгә ышанам да . — Матусов нәрсәнедер әйтеп бетермәде. — Кемгә ышанмыйсыз сон? — Тентү беркетмәсендә язылганнарга. Исерек килеш кибет янында табулары хак та булсын ди. Каршылык күрсәтүйең дә. тибенүләрнең дә булуы ихтимал Исереклек! .Ләкин, гражданин начальник, минем кесәдә андый акчаның да. перчатканың да булганы юк. Алар минеке түгел. — Матусовның күңелен шөбһә корты кимерә башлады. Камалиев җинаятьчедәге үзгәрешне шунда ук сизеп алды. — Ишек элмәген суырып кибет басу кем эше? — Менә шушы урында тотып атсалар да. берни әйтә алмыйм. — Белмәгәнегезне милиционерлар, пүнәтәйләр әйтер Күзгә-күз очраштырам үзегезне. Милиционерлар да. тентүдә катнашкан пүнәтәйләр дә. шаһит буларак. Матусов белән күзгә-күз очраштырып сорау алганда бер үк сүзне кабатладылар Матусовның каршы торырлыгы калмады. Өстендәге пинҗәгенең сул як кесәсеннән торак йортларның стандарт ачкычы табылган Бер пар резин перчатка белән ике йөз сум акча чыккан — Кибет ишеген дә бергә карадык. Лом белән каерылган иде. - диде пүнәтәйләр беравыздан Милиция сержанты каерылган ишекне фотога төшереп алган Рәсеме тикшерүче кулында Камалиев җинаятьчегә анысын да күрсәтте — Я. Матусов, ишеттегезме инде? — Ишеттем, гражданин начальник Әмма ни әйтергә дә белмим Хет әллә нәрсә эшләтегез, ышанмыйм мин ул милиция кешеләренә Ышанмыйм, аңлыйсызмы?! — Матусов ярсый ук башлады Алар үзләре оештырганнар моны Аңлыйсызмы, үзләре оештырганнар!. Сон. үзегез унлап карагыз, гражданин начальник. Бик шома килеп чыга бит бу Милиционерлар дежурда, димәк, һәр җинаять өчен алар җаваплы Кинәт алларында таланган кибет күрәләр Copav туа милиция кайда булган, нәрсә караган? Моның, өчен дежурдагы патрульләр җавап бирергә тиеш. Ә җавап бирү җиңел булмаячак Тирә-якка карасалар, алларында.гына — һушсыз яткан исерек. Яшь милиционер «бәракалла!» ди, ходайга мең рәхмәтләр укып аны милициягә сөйри. Җинаятьче кибеттә ташлап калдырган перчатканы, ачкычны, кибеттәге ике йөзлекне исерек кесәсенә салу — чүп тә түгел Тик моны аңларга гына кирәк. ♦ гражданин начальник. ь — Аңлашып утырабыз түгелме соң. Матусов5 диде өлкән тик < шерүче. — Тик сезгә әкиятче буласы калган Фантазиягез тискәре якка 5 шәп суктыра Бер нәрсәне генә искә алып бетермисез сез әйткән ул ки- ’ беттә товар һәм акча җитмәүчелеге сигез сум да унҗиде тиенлек кенә ♦ бит. Ә сезнең кесәдән ике йөз сум чыккан х Моны ишеткәч, гаепләнүче көрсенеп КУЙДЫ. £ ч 2 10 - Камалиев җиңел машинада Яңа шәһәр буйлап бара Күңелен исәп- _ сез-сансыз сораулар бимазалый Кем ул Зайцев? Аның өч исемлектә > дә булуы очраклымы, әллә җинаятьнең очы барып тоташа торган ке- ? шеме ул? Зайцев уникенче йортта тора, ә таланган касса - шул ук » урамдагы дүртенче йортта. Халкы ике йөз меңнән арткан шәһәрдә ' мондый гына туры килүләр бер дә гаҗәп түгел Зайцев шимбә көнне эшкә чыкмаган. Шулай да булсын ди Исемлектә андый кешеләр йөздән артык. «Юк, Вилдан, фикерең нигезле түгел, дәлнлләнмәгән». — диде ул үз-үзенә Ләкин әлеге шикне тикшерү уеннан кайтмады Нинди генә булып тоелса да. тикшерү дәверендә туган бер фикерне дә ярты юлда, ачыкламыйча калдырырга ярамый Шулай итмәсән. башка тикшерү юнәлешенең дөреслеген каян беләсең дә. шик астындагы кешеләрнең гаепле яисә гаепсез икәнен ничек аныклыйсың? Әмма моның Зайцев яши торган уникенче йортта гына ачылуы ихтимал Уникенче йорт Яна шәһәрдәге башка торак биналардан берни белән дә аерылып тормый Кирпечтән салынган, биш катлы. Шундый ук чә- чәкле-гөлле балконнар. Йорт янында гына балалар мәйданчыгы Машинадан төшкәнче үк. Соловьев өченче каттагы челтәр пәрдә эленгән тәрәзәгә күрсәтте — Зайцев квартирасы. Вилдан Галиевич Тикшерүче, бүлмә эчендәге нәрсәләрне дә күрергә теләгәндәй, тәрә зәгә бнк дикъкать белән карады Шоферга, бу йорт яныннан үтепг почмакка борылгач кына туктарга кушты Кыска җиңле җәйге күлмәк, бнк пөхтә итеп үтүкләнгән соры чал бар кигән капитан Соловьев, җил-җил атлап, алдан китте — Башта дворникка керәбеЗ) Ишекне алтмыш-алтмыш бишләр тирәсендәге карт ачты — Әйдүк. Зәйнулла туган!.. Соловьевның монда үз кеше булуы әллә каян күренеп тора Карт белән ул бик иркен сөйләшә башлады. __ Без утырып торган арала Тәхәвнев. Зайцев Спиридоновларга кереп белешегез әле өйдәме хуҗалар, юкмы? Булмасалар. нинди жил кая алып китте икән үзләрен? Берәр йомыш табыгыз шунда Милиция кызыксынганын белмәсеннәр — Анлашыла Булдырабыз аны! - Картның танышы көр иде Алардан коридор җыештырган өчен акча аласы бар иде. менә бит. сәбәбе чыгып тора Камалиев дворник карт артыннан карап калды Карт таныш булса да. Соловьев бөтенләй үк ачылып бетмәде Милициянең чынлыкта кем белән кызыксынуын ул да белмәячәк Өч кешене сорашты бит капитан. Зайцев фамилиясен башкалар арасына кертте дә, пөхтә генә итеп «төреп» куйды. Дворник озак көттермәде, әйләнеп тә керде. — Тәхәвиев туган якларына киткән, — диде карт. — Минзәлә районына Ә Зайцевлар бүлмәсе бикле. Спиридонов балыкта икән. - Җәмәгатьләре өйдәме соң? — дип сорады Соловьев. Спиридоновның хатыны өйдә, Тәхәвиевләр парлашып киткән, Зайцева мәктәптә. Укытучы ул. Зәйнулланы бу мәгълүматлар гына канәгатьләндермәде, билгеле. Ул һаман төпченүендә булды. — Бала-чагалары кайда икән, белмисезме? Белмәскә! диде карт — Әнә. — дворник тәрәзәгә килеп, урамга күрсәтте — Зайцевларның малае туп тибә. Башкаларныкы күренми. Камалиев шунда гына Соловьевның ниятен аңлады. Зәйнулла аңа мәгънәле караш ташлады «Күрдеңме, эзләгәнне табабыз бит, болай булгач». — дигән ишарә иде бу - И шайтан алгыры, бар иде безнең дә туп типкән чаклар! — дип. капитан тәрәзә янына кнлде. малайларның уйнавын сокланып та. кызыгып та күзәтә башлады. Карт апа мәйданчыкта җилдәй җилдергән чандыр гына малайны күрсәтте Кара чәчлесе түгел, Зайцевларныкы — сары чәчле, исеме, атасыныкы шикелле. Степан — Яфый, Николай Иванович, сау булыгыз. Рәхмәт! — Капитан дворник картка кулын сузды Ишегалдына чыгу белән, Соловьевны алмаштырып куйдылармыни— ул гамьсез бер егет кыяфәтенә кереп алды. Ул, сызгыра-сызгыра, малайларга таба атлады Яннарына җитәрәк, туктап, сары чәчлесен чит- кәрәк чакырып алды да. — Зайцевларның кайда торганын беләсеңме? — дип сорады Чая булырга охшый малай — чатнатып җавап бирде: — Без ул! • «Сөйләшә белә капитан. - дип уйлады Камалиев. — Карт белән сөйләшкәндә дә аны-моны сиздермәде, малай янында да гаҗәп оста сайрый» Әтиең өйдәме? — дип сорады Зәйнулла, белмәмешкә салышып. - Юк. кичә Казанга очтылар - Нигә миңа әйтмәде икән? Кем белән очты? - Апаның аягы авырта, операция ясатырга кирәк, диде. — Кай вакыттарак китте соң әтиең? — Кичке тугызларда. • Зәйнулла беравык тынып торды Гел-гел сорашып кына торсаң, малайны шикләндерүең бар Ә сорашырга кирәк. Әһә, чынлап торып еласаң. сукыр күздән дә яшь чыга ди. бар икән ләбаса җае. — Үз машинам белән озата да алмадым, ичмасам. — дип, Зәйнулла офтанып куйды. — Әйберләре дә авыр булгандыр инде, өстәвенә авыру кыз Килеп җитә алмадым шул, эш тыгыз булды Каршысында басып торган олы кешенең борчылуын күреп, малай аны жәлләгәндәй әйтә куйдыНинди әйбер ди ул чаклы! Икесенә бер портфель' Нишләп мине көтмәде икән, шайтан алгыры? - Самолетка ашыкты ул. — Нәрсә белән китте соң? Күрше Җиһаншин абый илтеп куйды, машина белән Камалиев. малайга сиздерми генә, Зәйнулла ягына карап алды. Хә зер инде өлкән тикшерүче үзе дә аның планын ахырынача ачыкларга өлгергән, кирәк б>ла калса, сүзгә катнашырга әзер иде Соловьев сорашуын дәвам иттерде — Җиһаншин абыеңның машинасы нинди, энекәш? — «Волга». — Минеке дә «Волга», тик менә ватылып китте әле, төзәтәсе бар,— дип, тагын офтанды Соловьев. < — Бәлки. Җиһаншин ярдәм итәр — Камалиевның сүзгә кушылуы < шундый табигый килеп чыкты, бала-чага түгел, гомер иткән агаең да £ аны «артистлана» димәс иде. Зәйнулла аңа елмаеп җавап кайтарды: — Әйе шул, - үзе белән сөйләшеп карарга кирәк әле алайса. * Уйламаган-көтмәгән җирдән икесенең дә уенда яңа план өлгерде. | Җиһаншинны тыңлап карарга кирәк. Нинди адәм икән ул? Җеп очы £ аңа да тоташмаганмы? ' > Кара әле, энекәш! Камалиев малайга якынрак килде. — Кайда | тора ул Җиһаншин абыең? — Әйдәгез, күрсәтәм. Малай аларны урам аркылы алып чыкты х да биш катлы йорт каршында ялтырап торган көрән «Волга»га күр- ? сәтте. — Җиһаншин абый «Волга»сы Машина эчендә биш-алты яшьлек кызчык уйнап утыра иде. £ — Әтиеңне чакырып чыкмассыңмы, кызым? - диде аңа Кама- ? лиев. - Безгә бик кирәк иде ул. — Хәзер, абый. Кызчык, машинадан төште дә, ишекне ябып, подъездга таба йөгерде. Шунда ук аның әтисе — урта буйлы, тулы гәүдәле, утыз-утыз бишләр чамасындагы ир кеше чыкты. Исәнләшкәннән соң, ир-атлар Зайцевны эзләп килгәннәрен әйттеләр. — Үзегез кайдан буласыз? — дип кызыксынды Җиһаншин. җавап биргәнче. — Торак конторасыннанмы, әллә сәүдәгәрләрме? Кеше дигәнең төбенә тоз коючан шул. «Волга» хуҗасы тиз генә ачылып китәр дип уйларга да ярамый Бу сиңа йорт алдында туп тибеп йөрүче малай түгел. Җаен тапмасан, аның белән сүз башламавың хәерлерәк. Җиһаншннның соравы аларга шуны искәртте. Бу юлы Зәйнулла җавап бирергә ашыкмады Камалиев моның сәбәбен тиз аңлады. Чаллы кешесенең Зәйнулланы тануы ихтимал Монда аңа артистланырга да, артык күп сөйләшергә дә ярамый. Димәк, «сәхнәгә» Ка малиев чыгарга тиеш. ■ Сизгер кеше икәнсең, - диде Вилдан, югалып калма’ды. Әйе, мин сәүдәгәр. Җитез юртаклар белән эш итәм. Күрше шәһәрдән. Исемем «Син сорама мин әйтмим». — Анысы аңлашыла, май чүлмәге тышыннан билгеле ул, — диде Җиһаншин. көлемсерәп Степан Григорьевич үзе дә чын сәүдәгәр, дуслары да менә дигән. - һәм. кинәт җитдиләнеп, сорауны кабыргасы белән куйды: Ни йомыш? — Без эш хакында сөйләшкән идек, - диде Камалиев. — Ә-ә-ә?! — дип сузды Җиһаншин. — Тик ул Казанда бит — Кара аны ямансызны. Камалиев гамьсез елмайган булды «Килегез, көтәрмен». - дигән иде Китеп барган бит Бик ашыгыч китте ич ул, — дип, Җиһаншин дустын якларга тотынды. — Унбиш яшьлек кызы, бәлки, белә дә торгансыздыр. Маша, аягын имгәткән. Кичә кич шәһәрдән үзем озаттым — Чаллыгыз бөтенләй корыган икән, аяк имгәтү белән Казанга бар, имеш. — Үзем дә әйттем анысын. — дип, Җиһаншин Камалиев белән килеште.— Юк, тыңламады бит Озат та озат. — Туктале. тукта!. дип. Камалиев Соловьевка борылды — Ялга каршы нинди поликлиника эшләсен ди! Чынлап торып баксаң, минем дус берәр җирдә кәеф-сафа корып утырадыр әле! Җиһаншин каршы төште. — Кызык та кеше сез! Аэропортка үзем илтеп куйдым ләбаса. Самолетлары очканчы сөйләшеп утырдык. Сумкасын да, портфелен дә үзем илтештем. Очкан вакытына кадәр хәтеремдә: егерме сәгать кырык минут. Камалиевның лды да. вокзалдан чыгып китте. Ике-өч мннугган Ольга белән без дә аны куып җиттек. Шул чагында әнигә әйтмәвемә үкендем үкенүен, әмма сон иде инде. Шулай йөри торгач, мин шомарып беттем Олы а белән Фе шр мактап туймыйлар иде Тотмадылар түгел, тоттылар. әмма минем авыздан күршеләрнең исеме чыкмады. Федор да. судка эләксә нитс >. \ зен генә белде. Ольга белән имне телгә алмады, төрмәгә өстерәмәде. Бу Минем өчен мәктәпне дә. академияне дә алыштырды Нәрсә уя җиде класслы мәктәп? Менә шулай, кадерле начальник мин ррофесснональ кесә карагы. — Дөрес аңлагыз, Матусов, мин сезгә җинаять такмыйм, булган хәлне сөйлим Гаепле булмасагыз. үз-үзегезне яклагыз. Матусовның к ү нелеп дә өмет чаткысы кабынды Жылы сүз әйтте бит тикшерүче, «үз-үзегезне яклагыз» диде Барыбер монда ниндидер этлек бар. гражданин начальник, дни, Матусов кодексны үзе сорап алды. Кемдер минем исереклектән файдалангай. Әмма -бу сигез сумлык урлауны, сез кирәк дип тапсагыз, черт с ним, мин үз «стемә алам Димәк, мина 95 статьяның икенче бүлеге, - диде ул. кодексны актара актара Тукта, тукта, нишләп Матусов ул статьяга ябышты сон әле? Бүлмә тынып калды. Матусов элекке хәленә кайтты үзен н_ркен тота башлады «Статья ачыкланды, җәза билгеле, нигә артык кайгырырга», диде бугай ул эченнән генә. Әмма аның- тыныч уйларын тикшерүче бүлде. - Кызык кеше сез. Матусов. Җиңел генә котылмакчы буласыз — Законда ике елга кадәр иректән мәхрүм игү каралган, гражданин начальник. Сигез сум өчен моны жнңс- i җәза дип я п ышмый сызмы? Монысы икенче нәрсә Ачкыч та. перчатка да сезнеке Дәртме* — Әйе, ышандым, алар минем кесәдән табыл) ан. дип. Матусов монысына да ансат кьша күнд Ул ачкыч белән сәүдә конторнсц! ачылган, кассасы i аланган. Талаучы кулында да. зыян күрүче кассир әйтүенчә, сезнең к-одәгегә охшаган ак резин перчатка бу иан Ьу аңлашыламы? Матусов сискәнеп китте әмма үз хәлен сиздермәскә гырышты Дорфа гына җавап бирде Аңлашыла анлашыла Моныеый ut мин ә такмакчы буласыз икән Чаллыда әлегә кадәр ачылмаган күпме урлашу кеше га lay? Әйт сәгел. мин барысын ia үз өстем.» алам Исәпкә ыш.ш жинанп^ыр нең барысын да ачкансыз дип мактарлар Мс ы.и биреп куюлары ы пхгпма I Әмма, гражданин пача ынп 1лла убыручы МаТу сов карт чыпчык, аны кибәк белән генә алдый алмассыз Ышавмыйсызмкпи? Әйе. хәзер сезгә дә ышанмыйм Нишләп сез миннән уңай җавап кына көтәсез? Бәлки кайбер нәрсәләргә мин үзем t> төшенеп бетми торганмындыр Кыек мыек счйл иш и. ү< •■•ш- ген. түгел, башкаларны да әллә нинди бәла-казаларга дучар итүем бар бит. Тикшерү эшендәге дәлилләрне карап чыгарга рөхсәт итсәгез, икенче нәрсә. — Рәхим итегез, — дип, тикшерүче делоны, тәвәккәлләп, Матусов алдына этәрде. Матусов папкадагы кәгазьләрнең бар битен ашыкмый гына укып чыкты. Папканы ябып куйды да кул сырты белән маңгаен сөртте. — Я, Матусов? — Вакыйгалар чын, гражданин начальник, рәсми кәгазьләр бар, дәлилләр дә күп, димәк, дөрес. Матусов башын күтәрде дә, тикшерүчегә гамьсез, салкын караш ташлады Бу караш —«Теләсәгез нишләтегез, миңа барыбер»,— дигәнне аңлата иде. Тикшерү барганда, шулай инде: эш мәйданы тарая дип өметләнеп торганда, ул үзеннән-үзе киңәя башлый, бер тикшерелгән юрама уры нына ике-өч яңасы калкып чыга. Камалиев, кәгазьләрен актара актара, Матусов турында уйланды. Бик сәер адәм бу. Үзе дүрт мәртәбә хөкем алдында булган, унбер елга ирегеннән мәхрүм ителгән кеше. Рецидивист рәтенә керә торганнардан. «Карт чыпчык», үзе әйтмешли. Белеме дә бар. Аның ишеләр җинаятькә алдан ук җентекләп әзерләнә, бер алга атлаганчы, ике кат артка карый. Җинаять эзләрен оста яшерә белә, шомалыгы, үткенлеге белән хәтта милицияне гаҗәпкә калдыра. — Дөрес, дисез. Ярый.. — Тикшерүче һам н уйлана иде әле. — Сәламәтлегегез ничек сезнең? — дип куйды Камалиев кинәт кенә. - Ходайга шөкер. Чибәр апалардан җалу-мәзар бармы әллә? — Сәламәт булсагыз, үткәннәрне хәтерләгез сөйләгез, бәхәсләше. гез. Кеше ләбаса сез, кеше! Игътибар иткәнегез бармы,* чебен дә җилгә каршы оча ала! Ә сез? Үз-үзен саклый һәм яклый алмаган зат — кеше мени ул! . Тикшерүче сүзләреннән Матусовның миенә электр тогы йөгергәндәй булды, тәннәре чымырдап китте. Көчсезгә, мескенгә калдырды бит аны тикшерүче, ә бу, чыннан да, шулай, ахрысы. — Нишлим соң, гражданин начальник? Хәтерем буш, исерек идем бит, — дип, башын аска иде, калтыранып куйды. Кинәт кенә тышта көчәеп киткән төнге җил дә тәрәзәләргә бәрелә, сызгыра, улый башлады Җил тавышы Матусовның үксү авазларын күмеп китә иде. 12 Урманның эченәрәк кергән саен коры-сары күбрәк дигәндәй, тикшерү мәйданы киңәйгән саен серле төеннәр арта барды. Капитан Соловьевка шул төеннәрнең берсен — Зайцев тирәсен «капшау» йөкләтелде. Чаллыда ачыкларга мөмкин булганнарны озакка сузмадылар — ачыкладылар Ләкин шуннан соңгысы кыенлаша төште. Зайцевның нинди адәм булуын тәгаенләү шактый четерекле эш булып чыкты Зайцевның эш урынында булды Соловьев, аның шәхси делосын карады, фотоларын кулга төшерде. Аларны зурайтып, күпләп бастырып алды Читләтеп кенә булса да, таныш-белешләреннән сораштырды, сынынкыяфәтен, кием-салымын, гадәтләрен аныклады. Юлга чыгар алдыннан, милиция формасын салып, штатский костюм кигән арада, Зайцев турында бөтен белгәннәрен барлап чыкты. Степан Григорьевич Зайцев Воронежда туып үскән, утыз сигез яшьтә 1965 елда Казанга килгән, авиация техникумына кергән, анда дүртенче курска кадәр укыган. Техникумнан авиация институтына күчкән, ләкин вузны тәмамламаган — икенче курстан сон укуын ташлап киткән. Чаллыда икенче елын яши. Гаиләсе бар. хатыны Вера - педагог, өченче класста укыта. Маша исемле кызлары ундүрттә, уллары Степа апасыннан дүрт яшькә кече. Чаллыга килгәч. Зайцев магазин директоры булып эшли башлый. Янгын чыгып, ике йөз мен сумлык ♦ зарар китергәне өчен, хезмәтеннән азат ителә. Шуннан соң коммуналь ь торак идарәсенә начальник урынбасары булып урнаша Казанның х Гагарин урамында хатынының әнисе белән бертуган энесе яши Та- 2 ныш-белешләре дә буа буарлык. Белүчеләрнең әйтүенә караганда, °= Зайцев тиз аралашучан, шактый үткен, җор телле кеше. Тәмәке тарт * мый, хәмерне дә артык өнәми.. Казанга сәфәр чыкканда, шик күләгәсе төшкән Зайцев турында = Соловьевның белгәннәре шуннан гыйбарәт иде «Ниләр генә майтарып £ булыр икән соң бу багаж белән?» — дигән уйлар башыннан үтсә дә, g Зәйнулла төшенкелеккә бирелмәде. . з Плащ алырга кирәген Зәйнулла Казан аэропортында самолеттан < төшкән чакта гына искәрде. Онытылган бит тәки, урындык артына эленгән килеш калсан. Ә монда яңгыр коя Самолеттан төшүенә, аны башкала милициясе хезмәткәрләре кар- £ шылады. Картлар әйтмешли, рәхмәт төшкере затлар, үз өстенә үлчәп « тегелгәндәй таман плащ та алып килгәнннәр. «Иртәнге ашны да ашамый чыккандыр бу»,— дип, термос тутырып кайнар кофе да. сыр кисәге куелган, май ягылган хуш исле икмәк телемнәрен дә әзерләп куйганнар Зәйнулла машина шәһәргә элдергән арада тиз-тиз генә капкалап алды. Казан милициясе дә кайбер нәрсәләрне ачыкларга өлгергән булып чыкты Авиация техникумыннан, институттан, Зайцев эшләгән Казан оешмаларыннан шәхси делолары алынган, кирәкле мәгълүматлар җый налган, төрле фоторәсемнәрнең нөсхәләре әзерләнгән иде инде Мили ция хезмәткәрләренә берберен аңлау кыен булмады, һәр ике як та. үз планнары белән таныштырып, уртак фикергә килделәр. Машинадагы рация аша министрлык җитәкчеләре белән элемтәгә кереп, ризалык алынды. — Зайцевларның элекке квартирасыннан башлыйбыз, алайса, диде Зәйнулла, эшкә керешергә әзерләнеп. Шофер белән мыеклы инспектор машинада калды. Соловьев, коңгырт чәчле егет белән кереп, Зайцевлар яшәгән квартираның ишеген шакыды. Ишекне кабаланмыйча гына ачтылар. Бусагада алтмышлар тирәсендәге карчык тора иде. — Рәхим итегез. Кем буласыз? — дип сорады карчык. «Вераның әнисе шулдыр, мөгаен», — дип уйлады Зәйнулла Хуҗа әбнгә исә: — Без Чаллыдан, әбекәй. Степан Григорьевич эшләгән җирдән, диде, соңгы сүзләренә басым ясап. — Керегез, әйдә үтегез! Кияү эш белән чыгып киткән иде. озакла мый кайтыр. Бер бүлмәле квартира әллә ни иркеннән түгел иде. Кухнядан үсмер кыз да килеп чыкты. Зәйнулла аны күрүгә — И-и, Степан Григорьевичка охшаган, әллә кызы Маша инде? дип, аңа кулын сузды. — Таныш булыйк, сеңелкәш, Соловьев абыең булам мин. . Әби кеткелдәп алды: — Минем оныгым, Маша. — Сез, Маша, бездән җитезрәк булып чыктыгыз бит әле. алданрак килеп җиткәнсез. Әллә «Метеор»да җилдердегез инде? — Юк, без кичә самолет белән килдек, — диде кыз. — Аэропортта да күренмәдегез, югыйсә. Мин кичә билетка чират торып караган идем дә, тәтемәде. — Билетны бер абый алып бирде безгә, үзебез аны машинада көтеп утырдык. — Аягың авырта дип ишеткән идем, әйберләрегез дә авыр булгандыр инде. — Капитан аның хәленә кергәндәй итте. — Бергә килсәк, күтәрешкән булыр идек, шуңа гына әйтүем. — Күн портфельне әти тотты, минем кулда җиңел сумка гына иде. Капитанның хәтеренә кылт итеп Җиһаншин сөйләгәннәр килеп төште. «Әйе... ул да шулай дигән иде: күн портфель белән хуҗалык сумкасы. Кайда булыр икән соң ул портфель дигәннәре, шайтан алгыры?» Зәйнулла, кесәсеннән шырпы кабы алып, уч төбенә суккалап утырды — Тартыгыз, тарт! — диде хуҗа әби. — Тәмәкечеләр хәлен беләм мин. — Рәхмәт инде! — Папирос кабызырга маташкан Соловьевның кулыннан шырпы кабы төшеп китте. Иелеп алам дигәндә генә аяк очы тиеп, шырпы тартмасы диван астына ук олакты. Зәйнулла үзенең «тотмас кулын» тиргитирги, шырпы кабын эзләргә кереште. Идәнгә сузылып, диван астына карады — күн портфель юк иде. Тәмәке тартырга дип туалет бүлмәсенә керде, ләкин эзләгәне анда да күренми иде. Кухняда бер стакан суны бик тәмләп озакка сузып эчте Зәйнулла — күзләре белән бөтен нәрсәне актарып-айкап чыкты, әмма шикләнерлек берни таба алмады. — Нишләп кайтмый инде бу Степан Григорьевич? — дигән булып, балкон янындагы тәрәзә янына да килеп басты. Юк. күн портфель балконда да юк иде. Үзе белән алды микән әллә?» — Соловьев башына шундый уй килде. Зәйнулланың бүлмәдән тизрәк чыгып йөгерәсе, Зайцевны эзәрлекләүне казанлылар тәкъдим иткәнчә дәвам иттерәсе килде. Тик ниндидер эчке тойгы аны ашыкмаска, сабыр итәргә өнди иде. Хуҗа әби аның түземсезләнүен бик яхшы аңлый, хәленә керергә тырыша: — Йомышыгыз ашыгыч булгач, көтегез инде, хәзер кайтып җитәр ул,— дип тәкрарлый тора.— Таныш врачларын эзләп кенә китте ул. Машабызны дәвалыйсы бар бит. Кайтыр, кайтыр. Аңарчы чәй кһйнатып алыйк. Кухняда савыт-саба белән мәш килгән әбинең тавышы ишетелде: — Машенька, кибеткә чыгып кер әле, кызым! Хуҗа карчык үзе дә бүлмәгә чыкты. Бәләкәй генә өстәл тартмасын ачып, аннан акча алды. Соловьевның чәчләре үрә торды: оныгын күмәч алырга җибәрергә җыенган әбинең кулында шыгырдап торган йөзлек иде. — Синең вак акчаң юкмы, кызым? — Хәзер карыйм, әби, — Маша кул сумкасын шартлатып ачты да кыштырдата-кыштырдата кәгазь акчалар актара башлады. Соловьевның күзенә иллелекләр чагылып киткән сыман булды. — Юк икән шул, әбием... — Бәлки, сез ваклап бирерсез? — Кулына йөзлек акча тоткан карчык кунакларга мөрәҗәгать итте. Соловьев аның кулындагы акчадан күзен алмыйча, дикъкать белән кесәләрен актарды. Әмма вакларлык сумма таба алмады. Мыексыз инспекторның да кесәләре такыр булып чыкты. — Үземнекеләр дә шактый эредән шул, әбекәй. Командировкага вак-төяк акча белән чыкмый инде ул ир-ат. — И, безнең Степан кияү дә шулай, — диде карчык. — Эш хакын мулдан ала, ходайга шөкер. Зәйнулла үзе әбине тынлый, ә уйлары бөтенләй икенче нәрсә турында «Хуҗа карчык кулында — йөзлек!.. Матусов кесәсендә дә шундый ук зур акча табылган. Нәрсә бу —сәер бер очраклыкмы әллә бер үк җинаятьнең тармакларымы?» Озак уйлап торырга вакыты юк бит аның. Зәйнулла кесәсеннән бер өчлек, бер берлек алып, өстәлгә куйды. ♦ — Шулар җитеп торыр, әбекәй. н Маша кибеткә дә чыгып керде. Сөтле чәйдән дә авыз иттеләр, тик § Степан Зайцев кайтмады да кайтмады. Кунаклар, аны очрата алмауларына бик офтанып, чйгып китәргә мәҗбүр булдылар Капитан Рәшит исемле инспекторны шул тирәдә Зайцев кайнана- ♦ сынын фатирын күзәтеп торырга калдырды. Үзе эчке эшләр министр- ж лыгына шалтыратып, Гагарин урамына ярдәмгә тиз генә кеше жибә- = рергә кушты. Аэропорт, тимер юл вокзалында, елга портында күзәтү § турында да сөйләшенде. Эзәрлекләүнең вак-төяк булып күренгән мәшәкатьләрен очлап чык- з кач, капитан янындагы инспекторга, шаяртып < — Киттек куян куарга, Коля! Эзләре ярылып ята, үзе генә юк, шайтан алгыры, кай тарафларга сызды икән? — диде. £ Эзләр, чыннан да, ярылып ята, — капитанның кесәсендә уннан артык адрес бар иде. Зайцевның туган-тумачасы, дус-ишләре, таныш- — дип, Зәй- £ нулла инспекторны мавыктыргыч журналдан аерды. Аннары хуҗа да S ишетерлек итеп әйтте: — Кайтып килсә ярый да бит. Галимнең йөзе яктырып китте: — Кайта, кайта ул. Кайтмаска, барлык кәгазь-мәгазьләрен монда калдырып китте бит ул. Бу сүз Зәйнуллага корыч пружинаның кинәт шартлап сынуыдай тәэсир итте. — Портфеле-ние беләнме?! — Капитан түземлеген җуйды, ахрысы, тавышы үзгәреп, калтыранып чыкты — Әйе, портфеле белән, — фатир хуҗасы күзлеген төзәтеп куйды. Җитте, капитан, бүтән артистланып маташма, уеннан уймак чыгуы бар, хуҗага эшне ачып салыр вакыт җитте. — Кадерле Илларион Зотович, зинһар өчен, гафу итегез. Мин милициядән бит, капитан Соловьев булам. Менә таныклыгым, рәхим итегез, — дип, аны хуҗа алдына өстәлгә куйды Головинның йөзе кинәт агарынып китте. Кызыл тышлы таныклыкка текәлгән килеш, бераз шаккатып торгач кына телгә килде: — Милициядән? Гаҗә-ә-әп! Ә алдан ук әйтсәгез ни булган?! — Илларион Зотович, каенегез, милиция майоры буларак, безне дөрес аңлар иде. Әйтми торуыбызның сәбәбе бар. Сезгә ышанмаудан түгел бу, Илларион Зотович, сез. галимнәр дә, ниндидер фәнни ачыш алдында торганда сабырлык саклыйсыз, гипотезаны аксиома, дип шапырынмыйсыз. Зәйнулла көлемсерәп, кулын Головинга сузды: — Бирегез бишне, танышуыбыз дәвамлы булсын. Киеренкелек, ничек кинәт туган булса, шулай тиз һәм эзсез үтеп тә китте. — Я, егетләр, йомышыгыз нидән гыйбарәт? — дип сорады хуҗа ягымлы тавыш белән. — йомышыбыз җитди, Илларион Зотович. Кем генә булмасын, килгән кешегә ишекне сез ачарсыз. Бусы — бер. Телефоннан шалтыратучыга да сез эндәшерсез, безнең турыда һичкемгә ләм-мим. Зайцевка да! Ике булды. Биредә бераз рәсми тикшерү үткәрәсе булганлыктан, сезне борчырга мәҗбүрбез Монысы — өч. Безгә телефоныгыздан шалтыратырга да рөхсәт итсәгез, хәзергә шул җиткән — Рәсми хезмәт куша икән, мин ничек карышыйм ди, Зәйнулла Салихович? — дип хуҗа капитанның өстәлдә яткан таныклыгын укып чыкты. Башта фоторәсемгә, аннары Соловьевка карап алды. Таныклыкны иясенә кайтарып биргәч, сул стенадагы ишек янына терәтеп куелган шифоньерга ымлады —Портфелен шифоньерга куйган иде, кирәк булса, алыгыз, — диде. — Хуҗаның тавышында гаҗәпләнү төсмере бетеп җитмәгән иде әле. — Илларион Зотович, без икебез дә милиция офицерлары, аны алырга да, карарга да хәзер безнең хакыбыз юк. — Соловьев телефон янына килде, кирәкле номерны җыеп, министрлыкка шалтыратты. Экспертлар килеп кергәндә, пүнәтәйләр бүлмәдә иде инде. — Чакырылган кешеләр җыелды, магнитофон көйләнде,— дип, инспектор беркетмә язарга әзер булуын белдерде. — Ярый, алайса, — диде Соловьев һәм эшкә кереште. — Иптәш Головин, Зайцев Степан Григорьевич калдырган портфель кайда,? — Әнә шунда — дип, хуҗа кулы белән шифоньерга төртеп күрсәтте.— Алып биримме? — Рәхмәт, Илларион Зотович, — дип, капитан аны туктатты. — Ашыкмагыз. Шифоньер ишекләрен соңгы мәртәбә кем ачканын, кем япканын әйтегез. * — Зайцев үзе ачты, портфелен куйды да, үзе үк япты. — Аннан соң шифоньерга кагылучы булмадымы? — Юк, әлбәттә. — Яхшы, — капитан, коралларын әзерләп торучы белгечкә борылып: — Иптәш эксперт, шифоньер ишегенең тышкы һәм эчке ягындагы эзләрне, бигрәк тә бармак эзләрен барлагыз. Булса, фоторәсемгә төшереп, ябыштыргыч тасмага күчерерсез. Шифоньер ишегендәге эзләрне тикшергәч, экспертлар бик озак портфельне карадылар. Ниһаять, өлкән эксперт телгә килде: — Портфельнең тышында, каешында, тоткасында — барлыгы биш урында кул һәм бармак эзләре бар, әмма алар тонык, экспертиза үткәрү өчен яраксыз. Тимер йозакларында ике эз табылды, бармак очыныкы. Чагыштыру үткәрү өчен яраклы булганлыктан, ул эзләр ябыштыргыч тасмага күчереп алынды. — Рәхмәт. Хәзер портфельне ачабыз, — капитан, түземсезләнеп, портфель каршына килеп басты. — Перчатка кияргә онытмагыз. Венгриядә эшләнгән өр-яна, зур портфельнең ике йозагы да бикле иде. Моңа экспертларйыц исе китмәде, махсус чемоданнан төрле-төрле ачкычлар бәйләме алып портфельне ачып җибәрделәр. Соловьев сабый балаларча кычкырып җибәрде — Менә кайда ул югалган хәзинә! Иң өстә үтә күренмәле целлофан капчык, капчыкта яшел иллелекләр, кызгылт йөзлекләр Аның астында дыңгычлап акча тутырылган ике катыргы тартма. Нәкъ Нина Игнатюк сөйләгәнчә! Стена кырыена этәреп куелган телефон трубкасы Зәйнулла кулына күчте: — Подполковник ^арьянов! Капитан Соловьев бу. Акча табылды. Ярдәмгә кеше, алып китәргә кассир җибәрегез. Чаллыга шалтыратып, Камалиевка да әйтеп куегыз. Акча табылганнан соң ыгы-зыгы тагы да көчәя китте. Фотоаппарат ялкыннары яшьнәде, целлофан капчыктан тартмалардагы акчалар бушатылды. Головинның ике тумбалы язу өстәлендәге өемнәрдән акча санау, һәммәсенең сериясен, номерларын язып чыгу ярдәмгә җибәрелгән өлкән сержант белән кассир һәм пүнәтәйләр җилкәсенә төште. Капитан нишләргә белми бер читтә басып торган бүлмә хуҗасына — Илларион Зотович, чәй яңартып алсак та ярар иде. — дип куйды. Головин аны аклап, кухняга кереп китте, Зәйнулла ана иярде. Головин үзен утта янгандай, бөтен дөньясы актарылып ташлангандай сизә иде. Ул — Зайцевның күптәнге иптәше. Унтугыз ел элек спорт мәйданында танышканнар иде алар. Элек ул Зайцевны футболчы ♦ студент игеп белә иде. Ә бүген нәрсә белә ул аның хакында’ Жор н сүзле, күпне белә торган, физик һәм рухи көче ташып торган Степан х Зайцев белән һәр очрашу шатлык һәм илһам өсти торган истәлекле 2 минутлар бүләк итә иде, ә менә монысы... Нинди каһәрле портфель бул- « ды сон әле бу? Моның берәр хикмәте бардыр мөгаен... Ф Милиция капитаны исә, һичбер гаме юк кеше шикелле, тәрәзәдән _ нидер күзәтеп тора. Әмма Головин алай ук озак түзә алмый, күңелен s бушатырга тиеш ул. § — Зәйнулла Салихович, нәрсә булып чыга соң инде бу? — Белмәгәннең беләге авыртмый димәкче буласыз инде, алайса — § Капитан борылып, хуҗага текәлде — Мондый малны кешенең, сез i? әйткәнчә, җиңел генә ташлап йөрүе икеле. Кайтып керсә, Зайцев эчке 1 кесәсеннән распискагызны тартып чыгарса, нәрсә диярсез? < — Нинди расписка ди ул! Керде, исәнләште, үзе сул яңагын тот- у кан, тешем сызлый дип, мышьяк сорады. Юк. дидем. Поликлиника ад £ ресын бирү белән, чыкты да йөгерде. Син күр дә. мин күр. «Ике сә- S гатьтән көт»,—дигән сүзләре генә ишетелеп калды Шуның белән вәссәлам Портфеле, ничек куйды, шулай шифоньерда калды — Мышьяк сорады дисезме? •— Хафаланып чыгып китүенә шул сәбәп булды да инде. Теше сызлаган кешенең хәле билгеле миңа. — Ничек кенә булмасын, ахири дус шулай эшләми инде — Алай димәгез, Зәйнулла Салихович, кешенең төрле вакыты була, — Головин капитан белән килешмәде. — Ә мин, гамьсез жан. сезне Зайцевның хезмәттәшләре, аның йомышын йомышлаучы якын нары дип кабул иттем. Милиция кешесе икәнегезне белгәч тә. Степан Григорьевичка ниндидер куркыныч, фаҗига яный, ә сез аны шул бәладән коткармакчы, дип уйладым Шул вакыт кухня ишеген шакыдылар. — Акчаны санап бетердек,— диде инспектор — Кырык ике мең йөз туксан бер сум! Иптәшләре беркетмәне рәсмиләштереп торган арада Зәйнулла күзе белән күргәнне зиһене аша үткәрде. Бу хәтле акчага ия булу өчен хезмәт кешесенә ничәмә-ничә дистә еллар буе чуен, корыч эретү, таш күмер чыгару, мал үрчетү — никадәр тир түгү кирәк! Ә Зайцев яше әрәмтамакларга исә бер талпыну, бер селтәнү җитә. Коточкыч җинаять бит бу! Аныкларга! Калган 5200 сумның да тиененә кадәр табарга!. » Капитан, министрлыкка шалтыратып, яңалыкларны әйтте, алда ниләр эшләргә икәне турында киңәште. Телефонны куйгач, Зайнулла тикшерүдә катнашучыларга рәхмәт әй теп, акча белән бергә аларны министрлыкка озатып калды. Ә пүнәтәйләрнең икесенә дә сабыр итәргә кушты һәм, Головинга туп туры карап — Менә, күрдегезме инде, Илларион Зотович! - диде Моның нинди акча икәнен һәм аны кем биргәнен белү өчен безгә биредә Зайцев кайтканны көтәргә туры килер, дип. сәгатенә карады Хәзер сәгать сигезенче илле ике минут, ул кайтыр! а егерме бер минут вакыт калды Илларион Зотович, сез каршы килмәссез бит? Головин, иңбашларын җыерып, теләр-тсләмәс кенә җавап бирде — Моңарчы таныш-бслешне милиция белән каршылаган юк иде югын Кирәк булган, ни Засада оештыру турындагы карарга килгәндә, Зәйнулла гади логикага таянып фикер йөртте. Зайцев мондый сумманы билгесезлектә яткырмаячак, бу вакытлы яшерү генә. Әгәр Головин портфель эчендә ни барын чыннан да белми икән, ул чагында Степан Григорьевич акчаны яшерү өчен тагын да ышанычлырак урын эзләячәк. Ә бирегә килүе дә. портфельне калдырып торуы да вакытлыча гына. Хәзергә каракның берсе Матусов, икенчесе Зайцев дип фараз кылыйк. Беренчесе капкында утыра, ә икенчесе... Тотылмаган — бур түгел, ди мәкаль. Тып-тын бүлмәдә кинәт телефон шалтыраудан Головин сискәнеп китте, шунда ук трубкага килеп ябышты: — Әйе, мин, Степа, мин. Капитан мәче тизлеге белән тавыш тынсыз гына хуҗа янына килеп җитте, магнитофон төймәсенә сак кына басты. Өстәлдәге кәгазьне" алып, язарга әзерләнде. — Тыңлыйм, Степа... Юк, үзгәреш-мазар юк. Портфелеңне калдырасың? Анысы синең ихтыярда, Степа. Бозыла торган әйбер юкмы соң? Булмагач, торсын әйдә. Вера белән Карина да көньякта, кагылу- чы-нитүче булмас. Ничә көнгә? Ике-өч атнага? Миңа димәгәе, хет ике- өч ел торсын. Капитан, аягүрә килеш, кәгазьгә «Кайдан шалтырата?» — дип язды да, аны сөйләшү белән мавыккан хуҗага күрсәтте. Әмма соң иде инде. Головин анымоны сораштыру түгел, гадәтенчә, «Гуд бай, картлач!» дип саубуллаша да алмады. Башланган шикелле үк, сөйләшү кинәт кенә өзелеп тә куйды. Хуҗа өнсез калган трубканы кире урынына куймакчы булып борылган гына иде, капитан: — Анда куймагыз! — дип, кисәтеп өлгерде. — Күршеләрегезнең кайсында телефон бар? — Уникенче квартирада. — Телефонга кагылмагыз! — дип, капитан капыл чыгып китте һәм уникенче бүлмәдән министрлыкка шалтыратып, ашыгыч йомышын тапшырды, үзе, җавап көтеп, телефон янында утырды, буталчык уйлар йомгагын сүтә башлады. Зайцев төгәл кеше булып чыкты. Кайумаса да, нәкъ әйткән вакытында шалтыратты. Хәзер аның Головиннарга килмәячәге көн кебек ачык. Нишләп шулай килеп чыкты соң әле бу? Әллә берәр ялгышлык ычкындырып, өркеттеләрме үзен? Их, шайтан алгыры, белсәң иде Зайцевны нинди корт чакканын! Бу кадәресен министрлыктан шалтыраткан подполковник Зарьянов та әйтә алмады. — Йомышыңны үтәдек, — диде ул җитди генә. — Каян шалтыратканнарын белеп булмады. Автомат телефон. Совет районыннан булуы мөмкин. Димәк, аэропорт ягыннан. Бусы бер. Аннары лейтенант Шарипов шалтыратты. — Капитан сүзнең Гагарин урамында калдырылган Рәшит исемле инспектор турында барганын аңлады. — Кайткан бит тәки. Каенанасына кермәгән Зайцев. Подъезд каршына килеп җиткәч, нәрсәсендер оныткандай, беравык таптанып торган. Фотога төшергәннәр үзен. Аннары, кире борылып, Гагарин һәм Декабристлар урамы чатындагы аэрофлот кассасына кергән. Расписание укып торганда, билет тотып чыгучы ир-атны туктатып исәнләшкән. Иске танышып очраткан булса кирәк, үзара сөйләшү өч минутка сузылган. Сүз Чаллыдагы сәүдә хәлләре һәм Машаның авыруы турында барган. Зайцев күрәләтә үзгәргән. Күңеле күтәрелгән егетнең. Каенанасына керәсе урынга, беренче троллейбуска утырып, шәһәр үзәгенә җилдергән. Шә- рипов, үтеп баручы «Москвичны» туктатып, аның артыннан юнәлгән. Куйбышев мәйданында троллейбустан төшкәнен күреп калган калуын да... машинадан төшкәнче күздән ычкындырган. Бу унөч минут элек булган. Лейтенантка аэропортка барырга кушылды Ярдәмчесе Гагарин урамында. Монысы ике булды. Хәзер яңа боерыкны тыңла! Головин белән хәзергә элемтәне өз. Барысын да законда күрсәткәнчә рәсмиләштер Безнең телефоннарны язып калдыр үзенә, ул-бу була калса, туп- туры безгә шалтыратсын. Унбиш-егерме минуттан яныңдагы инспектор белән аэропортта булыгыз. Очрашу урыны — ресторан. Машина сиңа билгеле тыкрыкта көтә. Кирәк тапсаң, машинадагы рация аша элемтәгә ♦ керерсең. н Иске аэропортка килеп җиткәч, капитан Соловьевны һәм аның юлда- = шын ресторанның арткы ишеге аша тар гына бер бүлмәгә озаттылар. Ми- * нистрлыкның бүлек начальнигы аягүрә торып каршы алды үзләрен. R Инспекторларның икесенә дә таныш полковник иде ул. Исәнләшеп, кул ♦ юарга өлгермәделәр, җитез официантка өстәлгә аш-су китереп куйды. ж Подполковник Зарьяновның ашыктыруы сәбәпсез түгел икәнен, вакыт- = ларының минутлап исәпләнгәнен төшенде Зәйнулла. Иптәшләре ашаган =; арада полковник җайлап кына кайбер нечкәлекләр турында сораштыр- g ды, алдагы эш планын билгеләде. Җинаять сирәк очрый торганнардан, § әмма бик куркынычлы. Анда катнашучыларның һәммәсе дә фаш ите- < лергә тиеш. Шуннан чыгып, Зайцевка сиздермичә генә, яшерен күзәтү1 не дәвам итәргә булдылар. 5 Чәй эчеп утырганда ишек шакыдылар. — Миңа бу! — дип, полковник җитез генә барып ишекне ачты. Кыска буйлы, киң җилкәле, очучы киеме кигән таза бер егет килеп * керде. Полковникның колагына нәрсәдер пышылдады да. борылып, чыгып та китте. Полковник кул астында эшли торган милиция лейтенанты Сазонов иде ул. — Лейтенант Шәрипов Зайцевның эзенә төшкән, яшерен күзәтү алып бара, — диде аз сүзле полковник. — Шушы бинада. Регистратура белән элемтә бүлекчәсе тирәсендә бөтерелә, диләр. Кирәге чыкса-ннтсә, билет табу, сезне озату Сазоновка йөкләтелде. Аны икенче катта табарсыз. — Аңлашылды, — дип, Зәйнулла урыныннан купты. — Кечкенә генә искәрмә, Зәйнулла Салихович: Чаллы кешесе икәнеңне онытма, Зайцев танымасын, дим. Аз булса да кыяфәтеңне үзгәрт, — дип, полковник капитанга кечкенә генә бер төргәк тоттырды һәм, уңыш теләп, саубуллашты. Официант кызга рәхмәт әйтеп, милиция әһелләре берәм-берәм залдан чыгып киттеләр. Чуар кепка, кара пыялалы күзлек кигән Зәйнулла аэропортның иске, соры таш бинасын уратып, арткы ишектән залга килеп керде. Туп-туры элемтә бүлекчәсенә барып, кәгазь, конверт сатып алды. Стенага беркетелгән тар гына өстәл кырына килеп, «хат язарга» кереште. Иелеп ике-өч сүз яза да. башын күтәреп, «уйга бата’», халык ыгы-зыгы килгән залга гамьсез генә күз ташлап алгалый Коляны бик тиз күреп алды ул. Егет регистратурага чиратка барып баскан, алдындагы ике ир-ат белән гәпләшеп тора иде. Рәшит Шәрипов та яшерен күзәтү юлын тапкан буфет ишегенә сөялгән дә. дөньясын оныткан кешедәй, мороженое кимереп маташа. Коляның да, Рәшитнең дә күз карашы бер ноктага төбәлгән иде. Почтага каршы стенага Степан Зайцев сөялгән, регистратура алдындагы чиратны ваемсыз гына күзәтеп тора Чиратка җан керә башлады кичке ун тулырга егерме минутта Бигешкә оча торган самолетка билет теркәү турында игълан иттеләр Зайцевны алыштырып куйдылар диярсең! Чемоданын тотып, тиз генә чират янына килде, билетларын теркәп, утыру өчен талон тотып чыккан кешеләрне туктатып, нәрсәдер сораштыра башлады. Әйләнә торгач, җаен тапты бит. Озын чәчле бер егетнең озата төшкән кызын кочаклавын күреп алды «Бер кичкә генә булса да кал инде», — дип ялвара иде тегесе. Зайцев ялт итеп болар янына килеп басты — Коткара күр, туганкай! — дип утлы күзләрен пумала башка текәп, тышкы күкрәк кесәсеннән бер егерме бишлек алды да аптырашка калган егеткә тоттырды. — Сат билетыңны! Сдача кирәкми! Әии үлем хәлендә минем! Ишетәсеңме, әни!.. Ул арада, фокусчы җитезлеге белән, әллә кесәсеннән, әллә чемоданыннан ярты литр аракы да алып өлгерде. —Мәгез, мә! Әнием саулыгы өчен эчәрсез! — дип берсенә дә авыз ачарга ирек бирмичә, сигез сумлык билет белән талонны тузгак баштан тартып алды да юкка да чыкты. Кыз шатлыгыннан үлә язып егете- нен бит очыннан үбеп алды. Егет исә, «беткән баш беткән» дигәндәй, тәвәккәлләп, кулын селтәде дә, җанашының нечкә биленнән тотты. Шатлыгы ташып торган Зайцев халык арасында лейтенант Шәрн- повның күләгәдәй үз артыннан ияреп барганын күрә алмады, әлбәттә. Читтән күзәтеп торган Зәйнулла аптырап калды. «И-и-их, билеты-ние белән эләктереп аласы, бөтен сорауларны чишәсе иде дә бит... Ярамый, шайтан алгыры!» — дип, капитан үзалдына ярсынды ярсынуын, хәлбуки, Сазонов белән элемтәгә керәсен онытмады. Биш-алты минуттан соң Сазонов килеп җитте. —Бер самолетта очасыз, — дип, ул Зәйнуллага билет белән талон сузды. — Сезнең арткы рәттә утырып баруыгыз мәслихәт. Коляга Зайцев тирәсендәрәк булырга кушылды, ул Шәриповны алмаштырырга чыкты. Рәшит биредә кала. — Монысы аңлашылды, — диде капитан, аннары өстәп әйтте: — Карагыз аны, билетыннан колак каккан тузгак баштан сорау алу сезнең өстә. Егерме бишлек белән аракы шешәсендәге бармак эзләрен ачыкларга онытмагыз. — Тиешле чара күрелде, — диде Сазонов, барысын да яшерен рәвештә кино тасмасына төшергәннәрен әйтте. Зайцев җирдә көтә торган эшләре өчен хәл җыйгандай, уйга чумып, кыймшанмый-ннтми утырып барды. Бигешкә килеп җитү белән, кабат җанланып китте. Пассажирлар урыннарыннан торырга да өлгермәде, аларны этә-төртә ишеккә ыргылды, беренчеләрдән булып аэропорт каршындагы мәйданчыкка ашыкты Бүген дөньяда иң бәхетле кешеләрнең берсе ул иде. «Эш эшләнде, — диде Зайцев, канәгатьләнеп. — Гап-гади бер Ва ронеж малае, бүгеннән иң мөстәкыйль, иң ирекле кеше». Шундый исерткеч, татлы уйлар дәрьясында гизгән килеш автобус янына барып басуын сизми дә калды. Әмма аңа башкалар белән бергә гап-гади бер автобуста утырып бару һич килешмәс төсле тоелды, җиңел машина ЙЗЛИ башлады Бер почмакта «яшел күзле» такси пассажирлар көтеп тора иде. Түрәләргә генә хас бер кыланыш белән Зайцев — Чаллыга, үзәк шифаханәгә! — дип әмер бирде. Әмма таксист егет ашыкмады. Тагы өч кеше утыртам әле. Простой өчен үз кесәмнән чыгарып түләргә мин буржуй түгел, — дип гамьсез генә утыра бирде Зайцев, уйланырга урын калдырмыйча, кырыс кына: Беркем дә кирәкми! — диде. Кесәсеннән тиз генә егерме бишлекне тартып алып, таксистка төртте. — Мә, тот, монысы аванс! Шәп җилдерсәң, тагын өстәрмен. Шулкадәр акчаны күргәч, таксист та йомшарып киткәндәй булды. Шыгырдап торган акчаны бумажнигына салып, кесәсенә тыкты да ялагайлана ук башлады: Баш өсте, әфәнде! Чаллыга, димәк, үзәк больницага! Кемегез ята? — дип сорарга җөрьәт итте таксист, олы юлга чыккач. — Әнием. — Шулаймыни.. — диде шофер, пассажирмын хәленә кереп. Пассажирның сүзне озайту теләге булмаса да, таксист егетнең «теле кычытып торган» чак туры килдеме, әүвәлгечә ваемсыз гына сорашуын дәвам иттерде: — Сезгә кем дип дәшик инде? — Михаил Евграфович,— диде пассажир, күз кырые белән генә ♦ карап, көлемсерәп торды да,— Салтыков-Щедрин турында ишеткәнең ь бармы? Хәтерләсәң, минем исемне онытмассың. — Патша заманындагы генералны әйтәсезме? — Ха-ха-ха!.. — Пассажир үз-үзен тыя алмыйча, шаркылдап көлеп « җибәрде. Ф — Уку тәтемәде миңа, — дип башлады таксист офтанып. — Дүрт классны уку дисәң инде... Ятим үстем мин. Мал көттем. Аннары — = хөкем. Үсмерләр колониясе. Руль боргаларга шунда өйрәнгән идем, ц Әй, мин күргәннәр! Хәзерге пижоннарның төшенә дә керми алар. £ — Колониягә эләгерлек нишләдең ул кадәр? Кем, ә-ә, Мансур? § — Юләр чак. Авыл кибетен баскан идек. Онытылып бетте дигәндә генә тоттылар да яптылар. х Гәпләшеп бара торгач, озын юлның үткәне сизелми дә калды. Так- ? сист «Волга»сын ишегалдына кертеп туктатты да, пассажирына таба 5 борылып: £ — Михаил Евграфович, үзәк больница шушы була, — диде. — « Миңа нишләргә? — Нишләргә икәнен чыккач әйтермен, Мансур. Көтеп тор! -— Озакмы? — Алдан әйтүе кыен. Чемодан тоткан пассажирның пыяла ишектән кереп китүе булды, таксист машинасын шифаханә бинасының артына ук чигерде дә, рация трубкасын кулына алып, сөйләшә башлады: — Тыңлыйсызмы? Яздырып барасызмы? Яхшы. Полковник Хәерна- сов белән тоташтырыгыз әле... Иптәш полковник, кече лейтенант Ша- һинуров бу. Сез дә тыңладыгызмыни? Рәхмәт, иптәш полковник. Өстәмә боерык булырмы? Яхшы. Рацияне әзер тотармын. Шаһинуровның пассажиры илле ике минуттан әйләнеп чыкты. Кулында шул ук чемодан иде. Тиз-тиз генә машинага кереп утырды да, ишекне япмас борын ук, арттан куып җитмәсеннәр дигәндәй, ашыктыра башлады: — Аэропортка! >— Бигешкәме? — дип тавышын көчәйтеп сорады. — Бигешкә булмый, кая булсын! — дип, пассажир кәефе кырылганын сиздерде. — Бездән Бөгелмә белән Минзәлә аэропортына да йөриләр,— диде таксист беркатлыланып. — Бөгелмә, имеш, — дип мыгырданды пассажир, — шайтаныма кирәкмени ул миңа. Төнлә үк миңа Казанда булырга, иртә белән Мәс- кәүгә очарга кирәк. Аңлыйсыңмы син шуны, Мансур?! Мәскәүгә! — Айн момент, Михаил Евграфович. дип таксист тизлекне арттыргандай кыланды, әмма машинасын бормалы тыкрыклар аша бермә- бер озын юлдан алып китте. Монысын хезмәттәшләре аэропортка ал- данрак барып җитсеннәр, әзер торсыннар өчен эшләде ул Аэропорт мәйданына килеп туктагач, пассажир, урыныннан кузгалмыйча, кесәсеннән тагын бер егерме бишлек тартып алды да таксистка сузды: — Мансур, Казанга нәүбәттәге рейска бил^т алып чык әле. — диде мөлаем гына. — Кадерле Михаил Евграфович, безгә дәүләт машинасын калдырып йөрү тыела. Катгый рәвештә тыела! — Ии, каһәр суккыры. шул тәртипләрен! — дип, кәефе кырылган пассажир аэропортка табан атлады — Көтеп тор! Урындыктагы чемоданны күргәч, шофер. — Әйберегез калды, Михаил Евграфович,— дип аны туктатмакчы булды. — Белә>4, беләм, — диде пассажир, борылып карамыйча гына. — Көт диделәр бит сина! Бу юлы да рация яхшы эшләгән булып чыкты. Үзен «Михаил Евграфович» дип таныштырып пассажир төнге икенче яртыда оча торган самолетка кулдан билет алып чыкканчы милициянең эше җайланган иде инде. Бигештән Казанга оча торган самолетка менмәкче булып аягын трапның беренче баскычына сузуы булды, таксист егет озатып калган озын буйлы пассажирны кинәт ике яктан култыклап алдылар. Таксист егетне шул арада җир йоткан диярсең. Типсә тимер өзәрдәй бу ир- атлар да, артында басып торучы милиция сержанты белән аэропорт хезмәткәре дә аңа ят иде. — Нишлисез сез? Мин исерек түгел ич! — дип ярсый башлады пассажир. — Мин милиция капитаны Соловьев! Сез бу самолеттан калдырыласыз! — Ни өчен? Нишләгән мин ул кадәр! — Кеше билетын кулланган өчен,— диде аңа капитан сабыр гына.— Билетны өч-дүрт бәягә артык түләп, «спекуляция»гә ярдәм иткәнегез өчен! — Ничек түләсәм дә, үз акчам! — Нишләп самолетка яшереп чемодан алып керәсез? Эчендәге әйберләрен махсус караучыларга күрсәтү дә юк! Пассажир тешен шыгырдатып: — Чемодан, имеш! Минеке түгел ул!—дип. аны чөеп кенә җибәрмәкче булган иде, барып чыкмады. Коля чемоданны үз кулына алды. —Ярый. Зайцев! — дип, Зәйнулла беренче мәртәбә пассажирга үз фамилиясе белән эндәште. — Бу турыда. Степан Григорьевич, түкми- чәчми тикшерүчегә сөйләп бирерсез. Җәнҗал куптарган пассажир басыла төште, артык карышмый гына кызыл билле милиция машинасына кереп утырды. — Зайцевны кертегез! Чакыртылган кешеләр әзер торсын. Бер минут та үтмәде. Зайцевны алып килделәр. Зәһәр күзләрен тикшерүчегә кадады ул. Камалиев исә үзенең кем икәнен, сорау алу өчен чакыртканын, сөйләшүнең магнитлы тасмага язылачагын аңлатып, беркетмәгә Зайцевның имзасын куйдыртты. Зайцевның кулга алынгандагы ярсулары басылган иде инде. Шуңа күрә сөйләшеп китүе кыен булмады. Камалиев, өстәл тартмасыннан Бигештә сатылган яшькелт авиаби лет алып, Зайцевка күрсәтте — Бу сездән алындымы? — Әйе. — Нишләп ул Зиновьев исеменә язылган? — Кулдан сатып алдым. — Ничә сумга? — Үз бәясенә инде, сигез сумга. Звонок төймәсенә басып, тикшерүче Зиновьевны чакыртты — Бу кешене беләсезме? Белмини! Билетымны саттым мин аңа. Бик ялварып сорагач. — Күпмегә? — Егерме бишлек тоттырды да, үзе чыгып шылды. Акча милициядә. Шаһитка чыгып торырга кушылды. — Степан Григорьевич, сезгә бер киңәш: авызыгыз кыек булса да, сүзегез туры булсын. ♦ — Зиһенем таркалган, онытканмын. £ — Нишләп һава транспортыннан файдалану кагыйдәләрен боза- 5 сыз? g — Кызым Казан больницасында ята, хәле авыр, ашыктым. Тикшерүче кабат звонок төймәсенә үрелде. ♦ Зайцевның кызы Казаннан кайтартылган, аннан тиешле сорау алын- х ган иде инде. Камалиев бу очракта аны бер генә җавап ишетер өчен = чакыртты: ч — Маша, синең больницада ятканың бармы? — Ю-у-ук,— диде кыз сузып, үзе бер әтисенә, бер Камалиевка карап з алды. < Зайцев кызарынып-бүртенеп урыныннан сикереп тормакчы булган иде, тикшерүче, уң кулын күтәреп, кузгалмаска ишарә ясады. — Бердәнбер билет өчен бөтен гаиләне пыран-заран китермәсә- £ гез... — дип мыгырданды Зайцев. » Звонок төймәсе хәрәкәткә килде. Казанда билетыннан колак каккан s тузгак баш ишектән атылып керде. Зайцевның йөзе кинәт үзгәреп китсә дә, ул үзен тиз кулга алды. — Билетыгызны кемгә саттыгыз? — Шушы пижон суырып алды, — дип, тузгак баш Зайцевка төртеп күрсәтте. — Ничә сум түләде? — Егерме биш, өстәп тагын бер ярты. Тикшерүче туктаусыз һөҗүм итә торды. — Бу кем чемоданы? Зайцев йөзен чытты: — Белмим. — Пижонныкы! Аракыны шуннан алып бирде, — диде тузгак баш теш арасыннан. — Исәнмесез, Михаил Евграфович! Бу чемодан сезнеке бит, әйеме? Әйбәт чемодан! - диде «таксистэ Шаһинуров иске танышын очратканга куанган кебек итеп. — Больницага кергәндә бу кеше кулында нәкъ шушы чемодан иде, диде шифаханәнең төнге дежуры. — Чемоданның дүрт җирендә сезнең' бармак эзләре табылды, менә, укыгыз, — дип, тикшерүче фоторәсемнәре-ниләре белән экспертиза нәтиҗәсен сузды — Нәрсәгә ул миңа! — диде Зайцев дорфа гына, — Чемодан йөрткән өчен дә хөкем бармыни хәзер? — Чемоданда мышьяк кушылган коньяк йөрткән өчен бар! Җинаять кодексы, 224 нче статья Зайцев корт чаккандай сикереп торды. Күзен акайтып - Ялган бу! Белеп сөйләшегез! - дип акырынырга тотынды. Зайцев бераз тына төшкәч, Камалиев уң яктагы тартмадан печать сугылган рйсми заключение алып селкеде — Фәнни-химик экспертиза нәтиҗәсе булыр бу, Зайцев. «Кешене үтерү өчен егерме-утыз грамм мышьяк җитә»,— диелгән монда — Менә экспертизаның икенчесе! Агулы коньяк шешәсе белән бөкесендә дә сезнең бармак эзләре ярылып ята. Чепуха! Бар да юк сүз! дип. Зайцев күкрәк киереп бәхәскә керде, зур-зур йодрыклы кулларын селтәп: — Шаһитыгыз кая? Шаһит, дим, шаһит!... — дип кычкырынырга тотынды. Тикшерүче шуны гына көтеп тора иде. Күренеп яисә аңлашылып торган куркынычка караганда билгесезлек авыррак кичерелә. Кеше нәрсәдән сакланырга, нәрсәдән курыкмаска кирәген алдан белмәсә, гадәттә, иң начарын күздә тота. Әгәр нинди куркыныч янаганы билгеле булса, каршы тору яки яраклашу юлларын эзли. Билгесезлек аны тынычсызлый, ул булачакны алдан төшенергә тели, шуның аркасында хәлне дөрес бәяләү сәләтен югалта. Теләсә, теләмәсә дә Зайцев үз-үзен шундый язмышка дучар итте. — Шаһит та булыр, — диде Камалиев кырыс кына, бу юлы төй мәне батырыбрак басты. Ишектән Головин килеп керде. Өстәл каршында тукталып, иске дустына сәлам бирде. Зайцев, аптыравыннан нишләргә белмичә, күзләрен уып алды. — Илларион Зотович, сез бу кешене беләсезме?—дип сорады Камалиев. —Белмәскә, заманында бер үк футбол командасында иң шәп уенчылар идек без, ул авиация институтыннан, мин университеттан Ул — һөҗүмче, үзәк бомбардир иде. Җитезрәк тә, көчлерәк тә, хәйләгә дә бик бай иде Степа. Кушаматы да «Ярканат» бит аның. Камалиев кинәт агарып чыккан Зайцевка карады, өскә таба очланыбрак, тырпаеп торган зур колаклары аны чыннан да ярканатка ох шата иде. КамаЛневның соравына каршы Головин: — Әйе, ул көнне Степа миннән мышьяк сораган иде шул. бик ялынгач теш поликлиникасы адресын биргән идем, — диде галим. — Бутыйсың, картлач! Узган ел булган хәлне сөйлисең, — дип, Зайцев дустын бүлдермәкче булды. Бу юлы инде Головин аптырашта калды. Тикшерүче шуны гына көткән кебек, алдан хәстәрләп куелган тех ник җайланманы тоташтырды. Бер-ике секунд шытырдап торганнан соң. магнитофон телгә килде. «Иля. синме бу! Үзгәрешләр бармы?. Портфельне сездә калдырып торам... Юк, бозылырлык әйбер юк. Ике-өч атнадан киләсем бар, шул чагында алырмын...» — Илларион Зотович, үз тавышыгызны таныдыгызмы? — Әйе, таныдым, Степан белән телефоннан сөйләшкән идек. — Кайчан булды ул сөйләшү? — Быел, 26 августта... . Головин сүзен әйтеп бетерергә дә өлгермәде, теш арасыннан 1ына әйтелгән сүзләр ишетелде: —Их, җүләр баш, кемгә ышанганмын бит, ә?! Камалиев. әйтегез әле. вактөяк сорау белән газаплаудан хәзер ни мәгънә! Барысын да беләсез икән бит! Нишләп баштан ук кулга алмадыгыз? — дип өзгәләнергә тотынды Зайцев. — Их, җүләр баш, нишләп элегрәк сизмәдем икән мин бу тозакны? Барын да сөйләп бирдемени инде ул тинтәк? «Матусовмы?» дигән сорау тел очында эленеп торса да, тикшерүче эндәшмәде. Сүзең көмеш булса да, дәшмәвең — алтын чак иде бу Зайцев түзмәде: — Саткан икән дура! — дип чалт итеп идәнгә төкереп куйды. Камалиев ялгызы гына калгач, Зәйнулла Казаннан алып кайткан беркетмәне укырга тотынды. Анда энциклопедиядән күчерелгән юллар да бар иде. «Мышьяк — кайбер минераллар составына керә торган химик элемент, көчле агулы матдә. Шул матдәдән ясалган препарат медицинада һәм техникада кулланыла...» «Кайсы тешең сызлады икән синең, Зайцев? Алгысымы, уртымы? Әллә акыл тешеңме? » — дигән уй үтте Камалиев күңеленнән «Ярканат — имезүчеләр классына керә торган җәнлек. Очуга бик яхшы җайлашкан, ауга караңгыда чыга Көндез, аулак урыннарга яшеренә, аяклары белән ябышып, баштүбән асылынган хәлдә йоклый .» Зайцевка укыганда ук «Ярканат» кушаматы такканнар. Гади бер ♦ шуклык кынамы бу, әллә моның берәр хикмәте бармы? ь х 15 « ♦ Нина йокыга китә алмыйча төнне борчылып үткәрде. Тик палата- ж дагыларга берни дә сиздермәскә тырышты. Мендәренә капланып елап = алды Аннары кәгазь, конверт, авторучка сорап алып, әнисенә хат язар- г га утырды. Нәкъ менә шушы вакытта милиция бүлегендә Камалиев белән з майор Трофимов Нина хакында сүз алып бара иде. — Аның һәр адымы күзәтү астында, Дилдан Галиевнч, - диде Тро1 фнмов. — Бу ягы тәртиптә. Тик мине борчыган бер нәрсә бар әгәр дә £ ул гаепле булмаса? j — Хискә бирелмик әле, майор, — диде Камалиев. — Капитан кай- S туга, мин дә берәр яңалык ачармын, шәт. * — Аңлашылды, — диде майор. — Сез үзегезнең девизга турылыклы инде: «җиде үлчәгән — ялгышмас». — Теләсә нинди ялгышны гафу итсәләр дә, мин үз ялгышымны гафу итә алмыйм Безнең эштә ялгышу — кеше язмышын чәлпәрәмә китерү бит ул. Нина, хатын тәмамлап, конвертка салды. Адрес язып, аны мендәр астына тыкты. Бераз уйланып ятты да, кабат балавыз сыгарга тотынды. «Мондый хатны алса, әнинең йөрәге ярылып үлә бит инде», - дигән фикергә килде ул. Хатны, конверты-ние белән ертып, коридорга чүп савытына ташлады да, туалет бүлмәсенә юынырга кереп китте. Күп тә үтмәде, Нина Игнатюкның вак кына хәрефләр белән язылган хат кыйпылчыклары тоташ бер биткә ябыштырылып Трофимовка китерелде. Майор аны укып чыкты да Камалиевка юллады «Әни. кадерлем! Кичә үзеңне төштә күрдем кара шәл ябынгансың. Мин хәтерләмим дә инде, андый шәлең бар идеме икән? Нигәдер эчем пошулы, күңелем тынычсыз. Монда озак яши алмам шикелле. Ник дисәң, тирә-ягымда адәм рәтле дусларым да юк Эшләгән җирем — ялганчылар оясы! Үзем дә шул ялган упкыны кырында торам хәзер Бу хатымда мин барлык туганнарым белән хушлашам Хушыгыз, мине яман-начар итеп искә төшермәгез!» . Камалиев уйга калды. «Тирә-ягымда адәм рәтле дусларым да юк»— нигә өметсезләнә бу кыз? «Эшләгән җирем ялганчылар оясы!» — нәрсәгә ишарәли Нина Игнатюк? Якшәмбе көнне кичкә табан Игнатюкны врач бүлмәсенә сорау алырга чакырдылар. Камалиев аңарчы сатучылардан, инкассаторлардан сорау алган иде. Ниһаять, нәүбәттәге сорау Нинага бирелде — Инкассаторларга гадәттә күпме акча тапшыра идегез? — Документлардан карый аласыз бит, төрле чакта төрлечә була инде ул. — Кассада күпме акча кала торган иде? — Зиһенем таралган, ни сөйләгәнемне дә аңлап җитмим, ахрысы. Кассада, гадәттә, ун-унбиш меңнән артык калмый иде. — Ә шимбәгә каршы төндә кырык җиде меңнән артык калган, — диде тикшерүче.— Каракның бүресен улаткансыз!.. Нина Игнатюк белән төпле сөйләшү дәвалану төгәлләнгәннән соң булды. Үзенә күрсәтелгән өч фоторәсем арасыннан Игнатюк Мату- совны танымады. Тикшерүче Матусовны чакыртырга мәҗбүр булды. Нина башта бик текәлеп аңа карап торды да, җирәнгәндәй, иреннәрен бөрештерде. Өстәлнең икенче ягында, үзенә каршы утырган ир-атның кәяфәте чыннан да хатын-кызда уңай тәэсир калдырырлык түгел иде шул. Битен сакал-мыек баскан, өстендәге киемнәре керләнеп-майланып каткан. Кулларына сабын тимәгәнгә биш былтырдыр. — Юк, күргәнем юк бу өрәкне! — диде Нина. Камалиев аны кисәтергә мәҗбүр булды: — Кимсетү сүзләрен онытып торырга киңәш итәм, Игнатюк. Бу бүлмәдә сез икегез дә бер дәрәҗәдә. Нина Матусовка яны беләнрәк борылып утырды. Тегесенең, киресенчә, каршысында чибәр хатын-кыз күргәч, күңеле күтәрелеп киткәндәй булды. — Кызганыч, мондый асыл кош белән танышырга туры килмәде, гражданин начальник, — диде Матусов. — Очратмавыгызга шөкер итегез, — диде Камалиев. Матусовны озатканнан соң, Камалиев, ике пүнәтәй чакыртып, өстәлгә кабат өч фото куйды. — Ашыкмыйча карагыз! Кайсын күргәнегез бар? — диде ул Игна- тюкка. * — Мин белгән, күргән кеше юк болар арасында! — диде Нина кырт кисеп. Камалиев звонок төймәсенә басты. Кабинетка Нинаның бүлмәдәше Лиза керде. Сорау янә башланды. — Бу кешене яхшы беләм, — диде Лиза, фоторәсемнең берсенә текәлеп — Зайцев Степан Григорьевич, торак идарәсе начальнигы. — Каян беләсез? • — Белмәскә! Нина янына килеп йөрде. Кунып та киткәләде. Өч- дүрт тапкыр. Өйләнешергә дә озак калмаган иде инде. ч — Рәхмәт, Лиза, чыгып торыгыз. Лизаның чыгып китүе булды, Игнатюк телгә килде: - Ышанмагыз! Көндәшем ул минем. Яла бу! Үзәк больница врачы да: — Менә монысын күргәнем бар, — дип, Зайцев фоторәсемен кулына алды — 26 августта мин төнге дежурда чагында чемодан тотып керде, Нина Игнатюк белән очрашырга рөхсәт сорады, илле сум акча бнрмәкче булды. Алмадым, әлбәттә. Артына тибеп чыгарырга иде дә, тешемне кысып булса да түздем. Хәернасов сүзен тыңладым инде. Кем икәнен әйтми-нитми мыштым гына кереп китмәкче булган иде дә бит, барып чыкмады. Төн уртасында больницага ят кеше кертү уен эш түгел! Документларын тикшереп, энәсеннән җебенә кадәр журналга теркәп куйдым. Зайцев аның фамилиясе, Степан Григорьевич, инженер булса кирәк. Шулай диде. — Мин Зайцевны белмим! — диде Игнатюк, врач сүзләренә каршы. Нинаның больницадагы бүлмәдәше дә шуны ук раслады. — Белә ул, шушы рәсемдәге Зайцевны белә Нина! —диде.— Якшәмбе иде. Төнлә килеп керде, аптырап калдым. Башта ут яктысында. аннары сүндереп дә пышылдаштылар Ниләр генә кыланмадылар! Степушка да Степушка! Нинуся да Нинуся! Назлану дисеңме, коньяк чыгарып эчәргә маташу дисеңме — берсе дә калмады. — Коньяк?! Нинди коньяк? — дип бүлдерде Камалиев — Биш йолдызлы, грузинский — Шушы түгелме? — дип, тикшерүче сейфтан өстәлг-* бер шеш ■ коньяк алып утыртты. — Нәкъ үзе! — диде Маша. — Эчәргә ирек кенә бирмәдем. Врач чакырмакчы булып урынымнан торгач кына, Зайцев стаканда! ы к .... ♦ якны кире шешәгә салырга мәҗбүр булды. — Бәхетегез, эчмәгәнсез! — диде тикшерүче — Зайцев чемоданы:;- - нан мышьяк кушылган шушы коньяк табылды Кешене үтерү өчен угыт ". граммы җитә. — Маша, нәрсә сөйлисең син! Болар бар да ялган бит! — дип кыч- кырды Игнатюк. — Нишләп ялган булсын? — диде Камалиев сабыр гына, өсгәл = тартмасыннан кәгазьләр алып. — Менә тентү беркетмәсе. Болары чем,,- данында табылган әйберләр, акча, фоторәсемнәр. Монысы химик 2 пертиза нәтиҗәсе. Рәхим итеп танышыгыз Маша өстәлдәге кәгазьләр өеменнән күзен алмыйча, нәрсәдер хәтер- < ләп торды да: — Юк, Нина, алай дип авызны томалама! Ул егетеңнең акча биреп « калдырганын да ялган диген тагын! — Нинди акча? — Тикшерүче аягүрә басты — Зайцев калдырган акчаны әйтәм мин, — дип кабатлады Маша. т - Телефонны алып, Камалиев дежурный аша хатын-кыз милиция фнце- рын һәм тагын пүнәтәйлеккә ике хатын-кыз чакыртты Ал арга Маша күз алдында тентү үткәрергә кушты, үзе, ир-ат пүнәтәйләр белән, чыгып торды. Күп тә үтмәде, Камалневны чакырып керттеләр Нина Игнаткжнын эчке кием астыннан унсигез данә йөзлек акча табылган икән — Игнатюк, нинди акча бу? — дип сорады аннан тикшерүче, өстәлдәге акчага күрсәтеп. — Сахалиннан кайткан акча! — диде Игнатюк. — Нишләп яшереп йөртәсез? — Акчага мин хуҗа! Ничек телим, шулай йөртәм Тикшерүче: — Җинаятьченең икенчесен кертегез! — диде. Степан Зайцевны майор Трофимов алып керде Камалиев каршында утырган хатынга бер генә сорау бирде — Йгнатюк, сез бу кешене беләсезме? Нина беравык телдән калгандай эндәшми торса да. элеккечә үк нык иде әле: — Беренче күрүем. — Ә сез, Зайцев? Степан иелгән башын бераз турайта төште. Анын юка, каны качкан иреннәрендә зәгыйфь елмаю чагылды. — Әйе, беләм, — дигән тонык тавыш ишетелде — Нина Игнатюк б\ Кыз күз аллары караңгылануын тойды. Барсы да чәлп. рәмә • . Шулай да ул тел тибрәтерлек көч тапты — Су бирегез әле. Вилдан Камалиев сузган стакан Нина кулына күчте I :гкш< р\ч‘ аның озынча, нәфис бармакларына игътибар итте. Сг.ж.:ш: щ кыры Игнатюкнын уймактай авызы янында тукталганын. т< р...-v. тамчыларының сизелер-сизелмәс кенә кыймылдаган сусыл н; «•» н •„ сында югалуын дикъкать белән карап торган Вилдан чибәр, каһәр. ;ип уйлады кыз турында! — Ә сез, Игнатюк, хәтерләдегезме ннде? — Мин аны ир кеше дип торам тагын! — Нина аягүрә шын арткарак чөеп,— Алтын дип йөргәнем бакыр бер тиш икән Кү гәргән бакыр! — диде тәкәббер тавыш белән 16 Кулга эләгү Зайцевка әллә ңн тәэсир итмәгән кебек. Карашы чая, үзен интеллигентларча тотарга тырыша. Әмма ул үзенең көчсез икәнен аңлый, хәзер инде кулыннан берни дә килмәгәнен яхшы белә. Ул бүген таудан түбән шуып баручы боз кисәген хәтерләтә. Аны әкренәйтү дә, туктату да мөмкин түгел! Зайцев күрсәтелгән урынга утыргач, тикшерүче Матусовка сорау бирде: — Бу кешене беләсезме? Матусовның болай да тар маңгае, җыерылып, тагын да тарая төште, күзләрендә дә, үзе әйтмешли, «ниндидер этлектән» шикләнү чагылып үтте. — Белмим, гражданин начальник, үтерсәгез дә белмим Гомеремдә беренче күрәм мондый ыспай джентельменны, моңарчы аралашырга туры килгән кеше түгел. — Ә сез? — Камалиев, кисәк борылып, Зайцевка эндәште. Степан көлемсерәде, Матусовка карап торды, аннары Камалиевка төбәлеп — Кайдадыр күргәнем бар төсле, гражданин следователь. Тик хәтерләп бетерә алмыйм. Томан эчендәге күләгә шикелле генә, — диде. — Яхшылабрак уйлагыз. — Тикшерүче өстәл тартмасыннан акча чыгарып, папка өстенә куйды. Матусов кесәсеннән алынган йөзлекләр иде алар. Аларны күрү белән Зайцев кычкырып җибәрде — Ә-ә, кибет янында яткан исерекбаш!.. Хәтерлим, хәтерлим. Пиджагы таныш. Матусов коелып төшкәндәй булды, ялварулы карашын тикшерүчегә төбәде: — Аралагыз бу нахак бәладән, гражданин начальник Мин аны белмим ләбаса, ул мине каян белсен ди? — Менә шуны ачыклыйбыз да инде, — диде Камалиев. — Сез, Матусов, камерага кайтыгыз, кирәк булсагыз, чакыртырмын. Моны нәрсәгә дә юрарга белмәгән Матусов, артына борылып карыйкарый, бүлмәдән чыгып китте. — Я. сөйләгез, Зайцев.—Камалиев папка өстендә яткан акчаны алды.— Болары шушы кеше кесәсеннән табылган йөзлекләр. Нинди акча бу? — Касса басуда ул катнашмады — Ә резин перчатка? — Камалиев аны да, өстәл тартмасыннан алып, акча янына куйды. — Бумы?.. Юл уңаеннан ясалган эксперимент кына ул! Эврика! - дип елмайган булды Зайцев. — Бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына, дигәннәр... кул астына үзе килеп керде бу сакалбай. Камалиев, урындыкка утырып, магнитофон төймәсенә басты — Бер нәрсә дә инкарь итәргә җыенмыйм, гражданин следователь. Рөхсәт итсәгез, ашыкмыйча, эчемдәгенең барысын да чыгарып салыр идем. Магнитофон тасмасы ике сәгать буе әйләнеп торды. — 1965 елда мин Казанда яши идем. Язмыш җилләре ул калага безне кырык икенче елның көзендә илтеп ташлады. Мин кечкенә идем әле. Үсеп җиткәч. Горбунов исемендәге заводта эшләдем. Кичләрен авиация техникумында укып та йөрдем. Бу җәһәттән язмышыма үп- кәләрлегем юк иде. әмма торак ягыннан соңгы елларга кадәр игелек күрә алмадым. Гаиләм белән бер бүлмәдә тордык — аны квартира ди яргә тел бармый, өч бүлмәле квартираның бер өлеше. Олы якта хатынның әнисе яшәде. Аның буй җиткән улы Валерий «төшерергә» бик тә ярата торган иде Ничә ел яшәдек — аек көнен хәтерләмим Кайтып керә дә. бөтен квартираның астын өскә китерә: шаулыйсүгенә, савыт сабаны кыра, әйберләрне вата-җимерә. Өченче бүлмәдә тагын бер күр ше — Надежда Куклова яшәде. Монысының кыланышлары Валерийныкыннан да хәтәррәк иде. Көне-төне типтерә. «Бер утыруда бер литрны эчеп бетерер — исе дә китмәс!»— дип сөйлиләр иде аны. Кыскасы, өч бүлмәнең икесендә дә бәйрәм көн дә мәҗлес, көн дә туй, ә безгә — кайгы-хәсрәте, тынычсызлыгы. Мин формулалар яглап утырам, күрше бүлмәдә урындыклар оча, стеналар селкенә, тәрәзәләр чылтырый, икен- ♦ чесендә «Камаринский»га типтерәләр. Аннары улыбыз туды Исерек ь гаугасына түзеп торырлык хәл калмады. Алтмыш тугызынчы елның х сентябрь аенда, ахрысы, хатыным үзе эшли торган мәктәпнең директо- S рына гариза язып, фатир алуда булышуны үтенде. Директор аңа 5 — Әгәр ирегез сезгә квартира бирерлек оешмада эшләмәсә, без < булыша алыр идек, — дигән. Мәктәп директорының һавадагы торнасына ышанып... хезмәт уры- = иымны ташладым. Фатир фонды булмаган оешма эзләргә керештем, ч Сәүдә челтәре нәкъ шундый урын булып чыкты. Бер базага директор д урынбасары итеп билгеләделәр Озак та үтми, сәүдә министрлыгы кар- § шында кибет директорлары әзерләү курсы ачылды Мине шунда җибәр- > деләр. Өч айдан аны бик яхшы тәмамлап чыктым. Яна урынга — мага- = зин директоры урынбасары итеп күчерделәр. Эш ягыннан зарлана алмыйм — барысы да әйбәт иде, әмма квартира шартлары һаман нскечә 5 кала бирде. Балаларның күзенә исерек башларның кыланышларын 5 күрсәтмәс өчен әллә ниләр бирер идем мин шул чакта Хатын белән s киңәштек тә, Түбән Кама, Чаллы якларына киттек Түбән Камада инде төзелеш тәмамланып килә, ә Чаллыда әле яңа башланган гына иде. Мин соңгысында төпләнергә ниятләдем. Холкым белән мин оптимист кеше, тормышны яратам. Дөньядагы һәр бөҗәк миңа дус, берсен дә рәнҗетмим, берсенә дә кул күтәрмим. Җәй көне елгада колач салып йөзүләр, урманда җиләк, гөмбә җыюлар, кошлар сайравын тыңлап утырулар — бөтенесе җанга якын, күңелгә юаныч Мактанып әйтүем түгел, «бу дөньяда миңа да урын бирелгән бит, кояш миңа да нурын сибә!» — дип сөенә беләм мин Кеше булып тууыма, яшәвемә шатланам. Кием-салымга табынмыйм, анысын да әйтим, ләкин үтүкләнмәгән чалбар, щетка белән чистартылмаган пиджак кигәнем юк Кешеләрнең миңа карата нинди мөнәсәбәттә булуы мине кызыксындырмый да, борчымый да иде һәркемнең үз күзе, үз колагы — ничек күрә, шулай күрсен, ни ишетә, шуны ишетсен, моңа мыегым да селкенми. Тик бер уй баштан чыкмады ничек квартиралы булырга? Өйле булу миңа бәхетнең иң олысы булып күренде. Хыялларның очы-кырые юк иде эштән син туп-туры үз өеңә кайтасың, анда хатының, балаларың көтеп тора. Исерекләр җыры колагыңны ертмый, талаш-сүгенү дә ишетелми. Сигез ел буена шуларның барын да күрепишетеп торган күңел тынлыкка сусаган, уңайлылык эзли иде Сәүдә оешмасының кадрлар бүлегендә мине бик яхшы кабул иттеләр. Документларым белән танышкач, бер заводтагы сәүдә челтәре директорының урынбасары итеп эшкә алдылар Сөенеп туймадым Вәгъдә иткәч — бирерләр дип. квартира алудан да өмет өзмәдем. Заводтагы сәүдә челтәрен икегә бүлгәч, берсенең директоры итеп мине куйдылар Анда 1972 елга кадәр эшләдем. «Бәхетсезгә — вакытсыз» дигән сүз хактыр — март аенда кибетләрнең берсендә янгын чыкты, мине эштән сөрделәр. Шулай да көенечем озакка сузылмады Май аенда квартира алдык. Күптәнге хыялым!. Анысы булгач, кайда эшләсәм дә мин бәхетле, шат! Сәүдә челтәреннән киткәч тә, эшкә төзү монтаж идарәсенә кердем. Җитмеш өченче елның июль аенда коммуналь-торак идарәсе начальнигының урынбасары булып күчтем Сәүдә берләшмәсе директоры Нәгыймов белән моннан дүрт биш ел *лек танышкан идем Башта без аның белән эшләдек VJI беренче сәүдә оешмасының директоры, мин — икенчесендә башлык Кибет ян- ганнан соң директорлыктан ычкынсам да, мөнәсәбәтләр үзгәрмәде. Мин аның конторасында eui була идем. Товароведлары белән сөйләшәм, сатучыларга киңәшләр биргәлим — шулай йөрдем Йгнатюкны беренче тапкыр горпромторг складында очраттым. Аның кем булып эшләвен дә, кайда торуын да белми идем әле. Җитмеш өченче елның июлендә, директор янына кергән’ чакта, Нинаның өлкән кассир булып эшләвен белдем. Шулай бер вакыт аның кайда торуы да ачыкланды. Әбәткә кайтып бара идем, дүртенче каттагы бер квартира тәрәзәсеннән иске танышым Лизаны күреп алдым Кыз да мине таныды, кул изәде Вакытым бар иде, дүртенче катка күтәрелдем. — Ни эшлисең монда, Лиза? — дим. — Биредә яшим ич мин, — шушы бүлмәдә. Нина исемле кыз белән торабыз. Нина дигәне шул Игна1юк икән. Тагын берничә көннән мин алар- ның икесен бергә очраттым. Йортлары яныннан торак конторасына хәтле озата бардым үзләрен Лиза өйгә кереп китте, без Нина белән урамда калдык. — Ашыкма, Нина, — дидем мин. — Кичкә табан, сәгать алтыларда безнең конторага сугылып чыга алмассыңмы? — Нишләрбез анда? — Сиңа гына сөйлисе сүзләрем бар, — дим. Нина, бик ягымлы елмаеп, керергә вәгъдә итте. Нәкъ менә шул вакытта мин Нина белән кассадан акча эләктерү турында сөйләшергә ниятләдйи дә инде Төштән соң, кичке алтыга кадәр, төрлесен уйлап йөрдем Нинага бу тәкъдимне ничек әйтергә? Баш тартса, чигенү юлы бармы? Шаяртуга борып булырмы? Уйлап түгел, уйнап әйттем диярмен Әгәр Нина риза булса, без ни эшләргә тиеш? Әлбәттә, жылы диңгез буена барып типтереп ятарга да ярый... Уй-фикерләрем өермәдәй бөтерелә Игнатюк ризалашмаса дип, шуңа әзерләнеп куйдым Тик эчтә ниндидер шайтан котырта нишләп риза булмасын, ди? Ул да бер генә тапкыр яши ич дөньяда!.. Кармакны шул яктан салып сөйләшергә булдым Үзенә күрә бер психологик алым да иде бу. Чибәр кызга сүзем үтәрме? Аны күпләп акча юнәтү юлына этәрә алырмынмы? Ул чакта мине жинаять өчен жәза биреләчәген уйлаудан бигрәк шундый кызыксыну хисе биләде. Үзем дә аңлый алмаган тойгылар өермәсенең уртасында калдым мин, буранда адашкан кеше кебегрәк. Юлны күрмисең, ә үзең барасың да барасың. Мин әле үзем генә дә түгел. Нинаны да ияртергә җыенам... Конторага әйтелгән вакыттан ун минутка алданрак кереп утырдым Озакламый Нина да килеп житте. Дөресен әйтим, аның башында бөтенләй икенче нәрсә булган. — йә. сөйлә инде серләреңне, — дип сәер генә көлә, хыялына бирелеп, яңалык көтә. Мин сүзне әйләнечтән башладым. Кызның дөньяга карашын аныклыйсым килде Мәхәббәте дә. көндәшлек темалары да - берсе дә калмады Күбрәк мин сөйләдем. Сизеп торам, битләрем ут кебек яна, ләкин Нина моны күрми Кичке эңгер-меңгер чак. мин электрны юри кабызмадым Сөйлим дә сөйлим, сорашам да төпченәм кайда туган, капларда эшләгән? Киләчәк тормышын күз алдына ничек китерә? Ул, ихтимал, мәхәббәт сүзләре дә көткәндер миннән, шуңа өметләнеп килгәндер дә, бәлки. Тик мин андый сүз әйтергә ашыкмадым Бервакыт ул бөтенләй күңелсезләнде Кассадан акча алу турында сүз уыккач икеләнеп: - Юк, юк, булдыра алмам мин моны, — диде Нина, минемчә, тәвәккәл кеше. Ләкин аның киреләнүе дә минем мәхәббәт сүзләренә саран булуым аркасында килеп чыкты булса кирәк 116 Шунлыктан мин аны эшнең без дигәнчә тәмамланасына, алда мәхәббәт көткәненә ышандырырга тырыштым ■— Икеләнеп торасы юк, Нинуся, — дидем мин, аны кочаклап. — Бер селтәнүдә умырып алабыз да. мин — синеке, син — минеке! Аннары, карарбыз тагын. — Шулай аңа вәгъдә бирүемне абайламый да калдым. Кыз йомшара төште. ф Без шулай бер-беребезгә сыенып озак утырдык. Нина минем җайга- ь рак тора башлады. Шунда мин аның кассадан акча эләктерүгә каршы 5 килмәячәген аңладым. Бу мине тагын да кыздыра төште. Инкассатор- S ның кассага кай вакытта килүен сорадым. Игнатюк төгәл сәгатен £ әйтте. Акчаны эш көне бетәр алдыннан килеп алалар икән. Ф — Ә кассада күпме кала? — Ун мең, унбиш мең. Күбрәк калдырырга да мөмкин. Шушы кадәресен ачыклагач, мин инде тартынып тормадым, читлә- § теп сөйләүне дә кирәксенмәдем — турыдан ярып салдым. — Акчалы булабыз, алайса, — дидем. — Бер көнлекне генә кулга § төшерсәк тә... u Кочагымдагы Нинаның «Их!» — дип бер көрсенүе миңа җитә х калды. х — Кай вакытларда кереп чыгу җайлырак булыр икән? 5 — Иң уңайлы, тыныч вакыт алтынчы яртыдан алтыга кадәр, — £ диде ул. « Бу вакытта касса бүлмәсендә Нина берүзе утыра икән. Акча тапшыручылар инде китеп беткән, инкассаторлар әле килеп җитмәгән була. Аларга тапшыру өчен әзерләнгән сумканы тиз генә эләктерәм дә, табанны ялтыратам. Нина берара шау-шу күтәрми тора, соңыннан разбой салса да ярый. Августның егермесе. Нинаның гадәттәгечә эш көне. Билгеләнгән вакытта конторага кердем. Әмма коридорда кешеләр күренгәли иде. Игнатюк үз бүлмәсендә утырса да, мин анда кермәдем, туп-туры директор кабинетына уздым. Анысы да бикле иде. Пәнҗешәмбе көнне кич белән, касса урнашкан йорт янында йөрергә чыктым. Игътибар итмәсеннәр өчен эт тә иярттем. Озак йөрдем Касса бүлмәсе һаман япякты. Сигез тулып, унбиш минут үткәч кенә ут сүнде. Мин Нина чыгасы подъездга якынлаштым Бераздан ул як- ягына карана-карана килеп чыкты да тулай торакка табан атлады. Этемне ияртеп, мин дә шул тарафка юнәлдем. Шактый ара узгач, кызның каршысына килеп чыктым, аны озата киттем. Караңгы төшә башлаган иде инде — безне күрүче-белүче булмады Ниләр сөйләштек — хәтерләмим. Мине ул чакта бер генә уй биләде: «Әлеге коридорда кеше юк чагын ничек туры китерергә, кайсы вакытны сайларга соң?» Тулай торак янында хәерле төн теләп саубуллашканда Нина сүз арасында гына әйтеп куйды - Бүген кассада кырык мен калды Мин сызгырып җибәрдем Кырык мең! Ул йортта бернинди каравылчы юк ич! Касса бүлмәсенең биге ничек ачылганын да сынап карарга өлгергән идем ннде. Дөрес, акча сейфта ята, ләкин кулы тимер тота белгән кешегә әллә ни кыен булмас аны ачуы.. — Могҗиза! — дидем мин, шуларны уйлап. Нина гаҗәпләнеп миңа карады — Нинди могҗиза турында әйтәсең? — Моңарчы кассагызга берәүнең дә кермәвен, акчаның исән-имин ятуын әйтәм. — Исең киткән икән! —сәер елмаеп, Нина подъездга кереп китте — Сабыр ит, кызый... — Кире чакырып чыгардым үзем. — Әйда. тагын бер урап килик әле. Мин аңа планны үзгәртергә туры киләчәген сөйләдем. — Шулай хәл итәбез, Ниночка, кичке тугыздан соң, унынчы яртыда мин кассага «һөҗүм» итәчәкмен, белеп тор, — дидем. Ул баш кагып, минем ниятемне хуплавын белдерде. Коридор ишегенә ярый торган ачкыч минем кесәмдә иде инде. Аны Нина күрерлек итеп учымда уйна- тып-сикерткәләп тә тордым. Игнатюк ишарәмне аңлады, ләкин авыз ачып суз әйтмәде. Хәтерлим, кисәтеп тә куйдым әле: — Акчаны гадәттәгедән артык җыйма! Бик аз да калмасын. Күлгә ятьмә салып, артны юешләтеп, балыксыз кайтырлык та булмасын. — Борчылма, Стелушка, балыксыз калмассың. Хәерле төн! — Нина сүз озайтып тормады, кырт борылып, тулай торак ягына юнәлде. Иртәгесен, 24 августта, җомга көнне, кызым йокыдан сыкранып уянды. Аягы сызлый башлаган. Минем уйлар һаман бер якка каера иде, баланың сыкрануын да шул максатта файдалану шәп булыр дип фараз кылдым. Чыннан да, җае чыгып торуын кара. Кызны Казанга алып барам, больницага салырга була. Юл уңаенда, узып барышлый гына, кассаны да бушатып китәм, акчаны Казанда яшерәм Кая баруымны Нинага әйтмим, ә өйдәгеләргә, күрше-күләнгә ашыгыч китүемнең сәбәбе бар: Машаны дәваларга илтәм. Моннан да уңайлырак вакытны юри көтеп тә таба алмассың! Көндез үк юл хәстәрен күрә башладым. Җиһаншин белән сөйләштем, аэропортка илтеп куюын үтендем. Игелекле кеше ул, сүзне аяк аска салмады. «Күрше хакы — алла хакы», диде. Транспорт ягы шулай җиңел генә хәл ителде. Нина белән очрашуга да әзерләндем. Өч кисәк бау, зур гына чүпрәк әзерләдем, газетага кара борыч төреп куйдым. Исәп итүемчә, алар барысы да кирәк булачак иде. Көнем тынгысыз үтте, кичне җиткерә алмыйча интектем. Ары сугылдым, бире сугылдым, — ә эч поша, нәрсәгәдер ашкына. Ул мине үзенә тартып, ярсытып, ашкындырып торган билгесезлек, һаман ераклаша гына бара кебек. Кичке сигезләр тирәсендә Җиһаншиннарга кабат кердем. Ишекне хатыны ачты. Үзе гаражда булып чыкты. Өйгә кайтып, «Язның унҗиде мизгеле» дигән картинаның уникенче сериясен карап утырдым әле. Менә кайда ул кыюлык, хәтәр романтика! Кино беткәч, чама белән тугызынчы яртылар тирәсендә, кызыма юлга әзерләнеп торырга куштым да, йорт артыннан урап, касса каршыннан уздым. Нина күрсен дип Шулай сөйләшкән идек. Касса бүлмәсендә ут янмый, урамдагы лампочкалар гына тонык нур сирпи. Тәрәзәгә эленгән пәрдәләр арасында тар гына ярык калдырылган, шуннан Игнатюкның күренгәнен көттем. Ул ялт кына карап алды да, мине искәреп, артка чигенде. Мин, күкрәгемдә таулар актарырдай көч сизеп, атылып подъездга кердем. Нина коридор ишеген ачып ук куйган— әзерләгән ачкычымның кирәге дә булмады. Туп-туры кассага атладым, йөрәк дөһелди, мин гүя йөгерешчеләр ярышында катнашам, беренчелекне бирмәскә теләп, алга ашкынам Кинәт бөтен тәнем яна башлаганын тойдым, маңгайга тир бәреп чыкты.. 17 Сорау алуны бүлдерделәр — телефон шалтырады. Зайцевны чыгарып торырга туры килде. Сөйләшкәннән соң трубканы элеп, Камалиев, нидер исенә төшеп, Трофимовка мөрәҗәгать итте — Кара әле, майор, теге кара сакалны Кама буена алып төшәргә кушмыйбызмы? Матусовны әйтәм. Көннәр дә җылы тора, судан чыкмый ята торган көн... Бер кисәк исле сабын биреп, югыйсә, кызлар кырын карый үзенә. Бая Нина Игнатюк аңа яны белән борылып утырды. Өрәк, ди. — Җинаятьчеләрнең бер-беренә кушамат тагуы яңалык түгел инде ул. — Анысы шулай, тикшерүче майор янына килеп басты. — Хикмәт шунда, бу җинаятьттә Матусов катнашмаган. Минемчә, эшкә ур- ♦ наштырырга кирәк үзен. Бер җиргә дә алмыйлар ди бит. Берәр идарә 5 белән сөйләшәсеңме әллә? Аңарчы әйбәтләп юынсын — Аңлашылды! Монысын эшләрбез, Вилдан Галиевич. Тик елга * буена ничек соң, конвой белән җибәртикме? « — Анысы кирәкмәстер... Болай итик син аңа өч сәгать вакыт бир. ф Прокуратура тикшерүчесе юынып кайтырга кушты диген Прокурор- ж ларга гына ышана ул, — дип көлде Камалиев. Бераздан бусагада Матусов күренде. Күзләре уттай яна, борчылган | да, ярсыган да шикелле. и — Гражданин прокурор, — бу юлы «прокурор» дип эндәште. — з әйттем бит милиция миңа этлек эшли дип. Күрәсезме, нәрсә тәкъдим < итәләр Кама буена барып, рәхәтләнеп су кер, имеш. Бер уңайдан 1 юынырсың да, янәсе. Качты дип, тагы статья чәпәрләр иде бугай. £ Чәпәми торсыннар әле!.. 9 — Болай атлыгып керүең ошый миңа, — диде Камалиев. — Үзең » өчен көрәшә башладың, димәк. * — Булмый бит ансыз, гражданин прокурор. — Мин тикшерүче, прокуратура тикшерүчесе, — дип төзәтте аны Камалиев. — Нәрсә, Камада колач салып бер йөзәргә риза түгелмени син? Милиция дә рөхсәт биргәч, юынып килергә ярый, Матусов. Аннан кайткач, ирләрчә тагын сөйләшеп утырырбыз Ризамы? — Сез әйткәч, риза, — диде Матусов — Мин бит тагын этлек эшлиләр дип торам. — Ташла әле шул сүзеңне, Матусов! Бар, кайнар башыңны Кама суында сафландырып кайт. ...Тикшерүче магнитофон төймәсенә басты да, сөйләвен дәвам иттерергә кушып, Зайцевка ымлады. — Без кассага кердек. Бүлмәдә ут янмаса да, урамнан төшкән уттан бөтенесе ачык күренеп тора. Нина сейфтан ике төргәк алып, миңа сузды. Аларны сумкага салып куйдым. — Күпме? — Кырык җиде мең! — дип пышылдады Нина Шундый зур сумма! Барып чыкмас бит, кире куяргамы әллә? Тик бу фикер шундук юкка чыкты. Башлаган эшне ярты юлда калдыру— егетлек түгел! Төргәкләр салынган сумканы өстәлгә куйдым да Нинага пышылдадым Кулларыңны артка куй, бәйләп калдырам! Ул карышмады. Игнатюкның кулларына бау урый урын, тагын пышылдадым — Болай күп итеп калдырырга кирәкмәс иде. Нина. — Суга кергәч, юешләнүдән шүрләмиләр, Степан. Аның сүзләре хурландырды куркакка саный лабаса бу кыз мине! Тик шундук фикеремне үзгәрттем Хатын кыз башы белән ул шундый кыю булгач, мин сынатырга тиешмени инде? Юк, тәвәккәлгә дәрт өстәр өчен әйткәндер Нина. Баксаң, аның күңелендә комсызлык хисе дөрләгән икән. Ул минутларда мин моны аңларлык хәлдә түгел идем Игнатюк үзенә тиясе өлешнең дә зуррак булуын теләгән, шуңа тырышкан. Мин усалланып эшкә тотындым. Нина Игнатюкның кулларын кат кат урап бәйләгәч, бауларга борыч сиптем — эт эз алырлык булмасын! Кул аяк лары бәйләнгән кассирны бау белән урындыкка бәйләп куйдым, авызы на чүпрәк тыктым. Бушрак булып тоелды, кесәмнән ефәк кулъяулык алып, аны да өстәдем. Алдан сөйләшү буенча, Игнатюкка сугарга тотындым. Кулым авыртканчы кыйнадым да касса ишеген сак кына яптым. Коридор ишегеннән чыкканда йөрәгем ярыла дип торам күкрәк читлеген авырттырып ук тибә! Кисәтә сыман мин тинтәкне: «Кайт!.. Кайт!.. Кайт!..» Мин үземне азмы-күпме беләм: нервларым корычтай булмаса да, юк-бардан эреп китәрдәй балавыз да түгел. Мондый халәтем куркудан булмавын да беләм. Эшнең болай тиз пешүе таң калдырды, көтелмәгән җиңеллек калтыратты. Коридор ишеген бикләгән ачкыч тавышы, пистолеттан аткандай, мине сискәндереп җибәрде. Як-ягыма ялт-йолт карандым. Коридорда кеше-кара күренми иде. Тып-тын Ишекне дә бикләгәч, тынычланып, подъезддан чыгып киттем. Сәгатькә күз салсам, нибары биш минут узган! Тәүлектән дә озын булып тоелган минутлар . Өйгә мин, яңа йортка нигез салу өчен казылган тирән чокыр аша узып, икмәк кибете яныннан урап кайттым. Ни күзләрем белән күрим — кибет янында бер исерек йоклап ята. Ни эшләгәнемне үзем дә аңышып җитмәстән, резин перчатканы аның кесәсенә салып куйдым Берни сизмәде йокы капчыгы. Миңа шул гына кирәк тә. Касса коридорын ачарга яраклы ачкычны да кесәсенә тыктым Китәргә дип борылганда гына башыма уй төште: «Милицияне ышандырырлык булсын өчен, моңа акча да төртергә кирәк ләбаса!..» Сумкадагы төргәкнең почмагын ерттым да ике йөзлекне ачкыч янына төрттем. Калтырауларым басылды, тынычланып киткәндәй булдым. Кызык хәл: үз йортыбызга табан мин эштән кайтучы кеше сыман, гамьсез генә кыяфәт белән, кулымдагы сумканы селти-селти атладым. Кем очраса да — курыкмыйм, янәсе. Өйгә кайткач, сумкадагы тартмаларны, төргәкләрне сары портфельгә яшердем Кассага киеп барган чүәкләрне дә газетага төреп шунда тыккан идем Хәзер инде юлга чыгу өчен киенә башларга да була. Плащымны, кызымның киемнәрен хуҗалык сумкасына тутырдык. Нәкъ кирәк чагында гына Җиһаншин да, ишек шакып, килеп керде. — Китәсе булсаң, әйдә, машина әзер, — диде ул. Шәһәрдән чыгып барганда, милиция машинасы очрады, йөрәгем жү итеп китте. «Әллә сизеп тә өлгергәннәрме инде?» — дип уйладым. Ләкин кызыл билле, зәңгәр лампалы машина безнең яннан выжылдап кына узды. Миңа җан керде. Сәгатемә карадым, ун тулмаган иде әле. Унбер тулганда без самолетка утырдык. Кыскасы, төнге беренче яртыда Казан таксисты безне Гагарин урамына китереп җиткерде. Унлык бирдем үзенә. Менә кайда ул рәхәт тормыш! Акча дигәнең кешене үзгәртә икән, билләһи. Машинадан эре генә чыгып — Сдача кирәкми, — дип кул гына селтәдем • Шулай итеп, егерме бишенче августта, шимбәгә каршы төндә мин үземнең җинаятьтә катнаша алмавымны расларлык эшләр башладым» шикелле. Үземчә, алиби инде бу. Минутына кадәр кеше күз алдында, барысы да исәпләнгән. Шул чакта мин кассага кереп, акча алып чыгу һәм урамдагы исерек кесәсенә резин перчатка белән ачкыч салу вакытын да хисапладым Нибары сигез минут! Гаҗәп кыска арада эшләнде бу. ә сумкада нинди зур калҗа! Тик аны кая урнаштырырга? . Төннең калган өлешен каенанам квартирасында күз дә йоммый үткәрдем. Барысы да йоклап беткәч, балконнан портфельне алып кердем, ванна бүлмәсендәге киштәгә күзгә бәрелеп тормаслык итеп урнаштырдым Биш мең ике йөз сум акчаны алып, кесәләремә тутырдым. Тагын бер тапкыр рәхәтлек кичердем: күпме алсам да акча тиз генә бетәрлек түгел! Их, гел шулай яшәсәң икән ул! Шимбә көнне иртән иртүк,’ каенанам белән кызыма зур-зур акча лар бирдем, күзләре шардай булды Урамда хәрәкәт башлануга, туганнарыбызга киттем. Алар өйдә булмады. Күрше хатын миңа — Кичтән дачаларына киттеләр, бүген кайтулары икеле. — диде Көтеп торырга вакытым юк, таныш-белешләрне эзләргә ашыктым Алиби кирәк! Кызны больницага саласы бар. Врачлар белән сөйләшергә кирәк. Йомышларым тавык чүпләп бетерерлек түгел. Иң зуры- < сы — сары портфель! Кайда урнаштырырга? Машаны дәваларга салуны бер танышым үз өстенә алды. Туганнарыма килеп төшкәндә, төшке ашлары өлгергән иде инде сызлык корты кимерә башлады. «Барыбер табачаклар бит!.. Табачак- 5 лар!..» Әйтерсең, вагон тәгәрмәчләре дә шул сүзне минем колак тө- у бендә яңгыратып бара «Та ба чак лар!. Та ба чак лар!..» Самолетка билет алырга кергән җирдә, Чаллы сәүдә оешмасыннан * килгән бер иске танышка юлыктым. Аны-моны сиздермәдем, гадәттәгечә, ерактан ук сәлам биреп күрештек. Тик ул, очлы күз, каян сизгәндер, сорап куймасынмы? — Борчылуың йөзеңә чыккан, Степан, берәр күңелсезлек бармы әллә? — Кызым чирләп китте әле, — дим. — Үзеңдә ниләр бар? Сөй- ләшә-сөйләшә, ике урам аша уздык. Ул миңа касса таланганын әйтте. Мнн, кызыксыну күрсәтмәсәм дә, ул кассирның үзәк больницада ятуын, үлем хәлендә булуын сөйләде. Аннары, үз итеп кенә — Монда, һичшиксез, тәҗрибәле юлбасар кулы уйнаган, — диде.— Берсе кулга алынды инде. Матусов дигән карак диләр. Дүртме-бишме тапкыр утырып та чыккан бер бәдбәхет. Кесәсеннән акча, резин перчатка, касса ачкычлары чыккан. Эшли дә соң бу милиция! Кайдан белә? Тәннәрем чымырдап китте. Нинадан сорашып-төпченеп бөтенесен ачыкларлар да миңа килеп җитәрләр сыман тоелды. Тынычлыгым бөтенләй җуелды, һәр кешедән шнкләнәм, мине һәр адымда эзәрлекләп киләләр сыман. «Каракның бүреге яна» дигән сүзнең чын мәгънәсенә мин әнә шул көннәрдә бик яхшы төшендем. Вакыйгаларың соңгысы сезгә инде мәгълүм» — Зайцев, сезне касса басуга нәрсә мәҗбүр итте? — Мохтаҗлык мы? Җиңел яшәргә омтылумы? Я, нәрсә? Зайцев уйга калды. Мондый сорауны бнрәселәрен ул, әлбәттә, көткән, ләкин аңа җавап әзерләп өлгермәгән иде сыман. — Мохтаҗлыктан түгел, гражданин следователь Эш хакларыбыз да аз түгел, хатынымныкы да. үземнеке дә яшәргә җитә. Квартира да әйбәт. Акчаны күбрәк эләктерергә омтылыш кайсы вакытта туганын мин яздым, ә сәбәбен үзем дә аңлап җитә алмыйм Җан гадәттән тыш хәлгә сусаган, күрәсең Башкача аңлата алмыйм — Янган кибетне искә төшерик, — диде тикшерүче, үзалдына сөйләнгәндәй, үзе Зайцевка туры карады — Сез ут сүндереп йөрмәгән сез, Зайцев, бәлкем, шактый симез калҗа эләктереп, шуның эзләрен яндыргансыздыр. Тикшерү җиңел юлдан киткән, сез шома гына котылгансыз... Яхшы гына сыйлангач, су буйларын сайран кылыйм дип чыктым. _ Менә хәзер елга буенда йөрсәң дә була. Җайлы урын табып, чүәкне, ф газетаны, төрлесен төрле төшкә, суга ташладым Күңелне тырнап торган әйберләрдән котылгач, туганнарыбыз белән = рәхәтләнеп кәеф-сафа кордык. Ничек йокыга чумганымны, күпме шу- q лай ятканымны белмим. Мин уянганда яңа көннең—якшәмбенең яр- 5 тысы диярлек узган иде инде. Ашап-эчкәч, электричкага утырып, Казан- ” га кайтырга чыктым. Күңелемдә борчылу хисе көчәйде. Акчаны кулга төшергән чакта мине очындырып йөрткән дәрт сүрелде, җанны тынгы — Ялгыш фараз!—диде Степан, тавышы калтырап чыкты. — Ул вакыйга үз вакытында тикшерелде, энә күзеннән үткәрелде. — Тынычланыгыз, мин сезгә ул эш өчен дә статья билгеләргә җыенмыйм. Күрәсез ич, беркетмә дә язмыйм. Хәерле булсын, калган эшкә кар яуган. Әйтергә теләгәнем сезнең аппетитка кагыла. Магазин ялкыны итәгегезне көйдермәгәч, сез кыюланып киткәнсез. Сусаган җаныгызга азыкны башка җирдән түгел бит, сәүдә оешмасыннан, касса тирәсеннән эзләгәнсез. Нина Игнатюкка юлыгуыгыз очраклы түгел, ул — сез озак вакыт буе әзерләнеп килгән максат. — Нахак! — диде Зайцев. — Шулай да сүзегездә логика бар, тик ул тормыштагы вакыйгаларга нигезләнми. — Алайса, әйтегез Нина Игнатюкның мәхәббәт хисләре белән нигә уйнадыгыз? — Безнең арада ул хакта сүз булмады. — Син — минеке, мин — синеке, дигән сүзләр... Яше үтеп барган кызга мондый вәгъдәнең тәэсирен үзегез дә беләсез. — Минем аңлавымча, җинаять эшенә кагылмый бу мәсьәлә, гражданин следователь. — Мин дә җинаять эше турында сөйләмим, җинаятьченең рухи дөньясына гына күз салам. Безнең күзлектән ул шактый вак җанлы кеше булып күренә. — Мине хәзер бер фикер дә кызыксындырмый. — Кызганыч! Зайцев кылган җинаятьләренең бөтенесен дә икърар кылды. Артка чигенмәс өчен, әшәкелек юлындагы күперләрне яндыргандай булды. Камалиев беркетмәгә кул куйдырды да, аны хөкем папкасына салды. — Эшегез судка тапшырылачак, Зайцев. — Камалиев төймәгә басып, милиционерны чакыртты һәм җинаятьчене камерага озатырга боерды. Тикшерүче телефоннан Матусовны кертергә кушты Матусов бусагадан ук кычкырып керде: — Сез эндәштегезме, гражданин начальник?.. Кәефе әйбәткә охшаган. Кыяфәте дә баягы кебек түгел инде: юынган, чәчләрен тарап җибәргән. Бөтенләй икенче кеше. — Мин чакырттым, — диде Камалиев. — Я, Кама суы җылымы? Матусовның авызы колагына җитте. — Оҗмах, гражданин начальник. Чыннан да минем муеннар каешланып беткән булган икән, бер кисәк сабын гына җитмәде. — Шәп булган, Матусов! Тәндәге пычракны юып була, ә күңелдәге караны нишләтәбез? ' — Соң... — Матусов күзләрен чет-чет йомгалһды — Соң, сез мине утыртып куясыздыр бит инде... — Утыртмыйбыз шул, Матусов, иреккә чыгарабыз. — Эшкә урнашып булса, билләһи, болай йөрмим, дип кычкырып җибәрде. — Нихәл итим соң, бер җиргә дә алмыйлар бит!.. Бәлки, сез булышырсыз, гражданин начальник, ә?.. Нәкъ шул сүзне көткән иде Камалиев. Матусовның үз авызыннан эш турында сүз ишетергә кирәк иде аңа. Мәҗбүр итәләр диярлек булмасын, аз гына булса да ялыныбрак алсын ул эшкә җибәрү кәгазен. — Эш турында син яратып бетермәгән милиция кайгыртты, Матусов,— диде Камалиев. — Менә сиңа кәгазь Төзелеш идарәсендә иртәнге сигездә көтәләр үзеңне. Кичекми бар! Кичеккәнне тормыш кичерми.