Логотип Казан Утлары
Мәкаль

Укучының күңел дәфтәренә

Молдаван мәкальләре һәм әйтемнәре

Дустымны күргәч әйттеләр: моның хәзинәсе бар! Сакчыл кеше кесәсендә йөз тәңкә дә мең хәтле. Ничек ятсаң шулай йоклыйсың. Ашаганда ат кебек, эшләгәндә— тай гына Мордва мәкальләре Мукшы һәм әрзэ телләреннән Төн узмыйча көн килми. Яхшы хуҗаның начар көне юк Карт агач — урман хуҗасы Ат авыр эштән курыкмый. начар караудан курки. Йөзәргә өйрәнми торып суга сикереп төшмә. Сынган агачны торгызып булмый киселгән икмәк кире ябышмый. Кабыгын тешләп ватмасаң — төшен ашый алмыйсың. Сусау су янына илтә. Белмим дисәң — өйрәтерләр, теләмәсәң — мәжбүр итәрләр. Бердәм булган көтүгә бүре барып керә алмый. Канны кан белән юалар Ни тартсаң, шуны илисең. Яхшы хәбәр яхшы эштән туа. Буш капчык басып тора алмый. Артыңнан ияреп йөргән — үкчәңне таптар. Ашыгу белән курку — икесе дә бер нәрсә. Кызу барсаң тизрәк туктыйсың. Яхшы кунак — хуҗа мактанычы.