Логотип Казан Утлары
Мәкаль

Укучының күңел дәфтәренә

Латыш мәкальләре һәм әйтемнәре

Һәркем үзен үзе саклый: сыер — сөзә, ат — тибә, һәр агачтан курай кисеп булмый. Бэп-бәлэкәй очкыннан калын урманнар яна. Мари мәкальләре һәм әйтемнәре Берәү таш та кузгаталмый, бергәлек — таулар ишә. Җыйнаулашып сулыш өрсәң, давыл куптарып була. Тәгәрәп таш шомара, яткан ташны мүк баса. Якмаган мич җылытмый. Туй узгач чан сукмыйлар. Тиен өскә, кеше аска карый. Яхшы уңыш кышын хәзерләнә. Ялгыз карлыгач яз ясый алмый. Сатучының начар товары юк. Көтүләрен бүре көтә, сөтләрен мәче саклый. Олыдан тыел, кечедән оял. Кем кулында дилбегә — атны шул кага, суга. Савытыннан эчерә, ә сабы белән кыйный. Зур агачны яшен тизрәк суга. Утта корыч та йомшый. Куркак эт каты өрә. Озын кул гомер кыскарта. Сарык каргышы бүрегә төшми