Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОЧЛЫ КҮЗ, ҮТКЕН СҮЗ

 

Китапның тышлыгында — айлы төн рәсемнәре, бер битен ачтың исә — дусларча шарж... һәммәсе «Чаян» рухындагы көлү булачагын вәгъдә итеп тора. Тагын бер битен ачасың — юморист үзе «күзгә карап» сүзен башлый: «Үзем турында үзем» дип, кем булуын аңлата. Бу «биографиянең» кызык бер хикәят булуын күреп, китапның эчендә тагын да шәп нәрсәләр бардыр әле, дип өметләнеп куясың. Ике йөз битле китапта 71 юмористик хикәя һәм 8 диалог бар. Автор «күзгә карап», юморга хас булганча, үз итеп көлә. Үз итеп көлсә дә, оялтырлык, кызартырлык көлү бу. Ф. Шәфигуллин, гомумән, җор табигатьле, каләме белән ут уйнатырга сәләтле язучы. Ул кирәк булганда күкләргә аша, гайре табигый чагыштырулар, күчешләр ясый, бер үк вакытта реаль җирлектә тора, табигый халәтендә кала, ышандыра. Көлә белеп көлү өчен болар бик мөһим сыйфатлар. Үзенчәлекле эмоциональ тәнкыйть формасы — көлү — комик конфликт нигезендә туа. Комик конфликт үзе вак каршылыклардан — көлке детальләрдән төзелә. Нәкъ менә шул детальләрне бирүдә оттырмаганда гына төп көлү максатына ирешергә мөмкин. Безнеңчә, Ф. Шәфигуллин юморы әлеге киртәне бик җиңел үтә. Әлбәттә, мондый өлгерлек язучының тормыш тәҗрибәсе һәм рухи байлыгы белән нык бәйләнгән. Китапта беренче хикәя булып килгән «Көмеш лампа»га игътибар итик. Армиядән кайткан егет сөйгән кызының әтисе янына бара. Исәбе — өйләнү ниятен белдерергә. «Ләкин Әбугалинең Сабир картка әйтеләчәк сүзләре поселок читендәге биек капкалы йортка якынлашкан саен азая барды, һәм, капканы шыңгырдатып ачып, каршы- сында себерке сабына таянып торган усал йөзле Сабир картны күргәч, бөтенләй юкка чыкты. Сабир картның йөзенә чыккан усаллык ' Шәфигуллин Күзгә карап. Юмористик хикәяләр. Казан. 1970. гади усаллык кына түгел, ә бәлки кешене кимсетә, үрти, мәсхәрәли торган усаллык иде. Кысылган күзләрен күр син аның! Берсе — ноктага, икенчесе өтергә охшаган. Күзне-күзгә терәшеп байтак торганнан соң, ниһаять, Әбугали: — Сабир абзый, — дип мыгырданды да, колак очларына кадәр кызарып, янә сүзсез калды. — Нучтуж? — дип күкрәде Сабир карт. Читән казыгы кадәр генә гәүдәдән шундый калын тавыш чыккач, Әбугали, дерт итеп, артка тайпылды». Әсәрдән өзеп алыну сәбәпле, көлү уйнаклавы беркадәр сүрелсә дә. биредә авторның юмористик характерлар иҗат итүдәге осталыгын сизми мөмкин түгел. Менә дигән батыр Әбугали кызның әтисе каршында калтырап тора. Халыкның гореф- гадәтләре кушканча, Сабир карт та горур кылана, эшне бик коры тоткандай итә. Шунысына игътибар итик, биредә ник бер кирәкмәгән деталь булсын да, ник бер урынсыз сүз әйтелсен. Персонажларның сөйләме, образлылык, сюжет-компоэиция мәсьәләләре ягыннан карасак та, авторның көлү максатын истә тотып, уйлап эш итүен күрербез. Әсәрдә интонацияләр үзгәреп тора. Мечә инде Әбугали «горурланып» күрсәтә, «нучтуж» дип кем булуын сиздерә. Аннары тагын яңалык — Сабир карт йомшый. Улда усал кеше түгел икән. «— Сабир абзый! — Әү, энем!.. — Сөйләшеп утырыйк әле бер, Сабир абзый. — Нучтуж, энем, мин риза. Толковый егетләрне яратам мин. Тик кайда сөйләшербез икән?.. Бәлкем, безгә кайтып утырырбыз?! Анау гына безнең йорт, какраз чәй дә кайнаган булырга тиеш...» Менә бит нинди кешеләр икән болар... Кем әйтмәс боларны бүгенге безнең картлар, безнең егетләр, замандашлар дип. Бөтен шуклыклары, җорлыклары белән «бизәп» бирә автор аларны. К Китаптагы бик күп хикәяләр мәхәббәт темасына карыйлар. Әмма тематиканың шундый беркадәр авышлыгы сизелми диярлек: автор аны тормышның бик күп башка яклары белән бәйләнеш:ә ача. Автор мәхәббәт мөнәсәбәтләре аша, замандашларыбызның гына түгел, үткән буын кешеләрнең дә характерларын, рухи дөньяларын бирергә омтыла. Бу яктан «Сафура, Бәкер һәм трактор» хикәясе аерым игътибарга лаек. Ул эпистоляр алымда язылган, геройлар хатлары аша ачылалар. Тракторын хатынына калдырып, Бәкер сугышка киткән. Ул җир эшеннән ирексез аерылырга мәҗбүр, шуңа күрә уенда һаман да тракторы, асвичәләре». Крестьяннарча эшлекле яшәргә күнеккән бу гашыйкларның хатлары да бик үзенчәлекле: балыбо- рычы бергә. Болар чынлыкта гаять самими, чын күңелдән сөя белүче батыр кешеләр Тыштан бераз дуамал, искитмәгән булып күренү аларның характерына юмористик нур өсти: «Сагынганга чыдый алмыйча яза икән дип уйлама, җен хатыны, әле берникадәр вакыт чолганышта калып, немецлар белән кети- кети уйнап йөрдек. Үзебезнең якка чыкканда бер аягым снаряд кыйпылчыгына бә* релде. Госпитальдә ятып чыктым. Соңгы көннәрдә борчу басты. Трактсф ни хәлдә? Кичә төшемдә бригадир Хөрмәт- шаны күрдем: «Трактор хәтле тракторны хатын-кызга ышанып тапшыралармы соң?! Чәч озын, акыл кыска бит аларның». — ди. Ну, кара аны, Сафура, тракторны алай-болай эшләтсәң, кайткач рәхим-шәфкать көтмә миннән! Рәтле генә йөрт. Ремонтлаганда карбюратор белән магнетосына бригадирдан башка орынма»... Мондый хатларга җавап итеп. Сафура бо- лай яза: «Сугышуыңны бел! Юк акылың белән кешегә акыл өйрәтеп маташма. «Трактор начар тарта, трактор керосинны күп бетерә», дип зарлануларың исеңдәме? Карбюратор белән магнетоны көйли белмәгәнсең икән шул. җан кисәгем. Трактор сәгать кебек эшли хәзер. Берьюлы ике сабан тагып йөрим!..» Әйтерсең, чаршау аша гына әйткәләшәләр... Сугыш елларын кичергән кешеләр бик тиз сизәчәк боларның тел төбен. Эчләрендә ут янса да, әнә шулай бер-берсе- нең күңелен күтәрәләр, берберсенең хәленә кереп язалар. Монда ясалмалыкның комизм максатында көчәйтелүен язучы осталыгының бер билгесе буларак бәяләми мөмкин түгел. Башка күп кенә хикәяләрендәге кебек, автор биредә дә публицистик пафосны саклый, үзенең гражданлык сүзен ишетелерлек итеп әйтә, гади генә штрихлар белән совет кешеләренең кызыклы һәм матур рухи сыйфатларын ача. Дөньяда мәхәббәтнең дә төрлесе бар бит әле. Менә шулерның берсе: «Аерылыштык. Хатын китте. Йокы бүлмәсендә яши. Мин асылынырга бау әзерләп куйдым Менә әйберләрне бүлешеп бетерәбез дә тәвә- кәллим. Суд бүлешкән өчен акча ала, ди. Судсыз гына бүләбез әйберләрне...» («Аерылышу»). Игътибар итсәк — күрәбез: юморист тагын мәхәббәт турында гына сөйләми икән ләбаса. Әнә берәү... «бау әзерләп куйдым», •eVneg Xg неким «dei/иеняевел > 'иец-иу итт Әйберләр нигә ди аңа теге дөньяда?! Биредә Ф. Шәфигуллин интригалы башламнан уңышлы файдалана: «Аерылыштык (нинди кызганыч хәл!). Хатын китте (ник китте икән?). Йокы бүлмәсендә яши (нәрсә?! Киткән икән җәһәннәмнең артына')... Кыю арттырулар. көчәйтүләр һәм диспропорцияләр ярдәмендә Ф. Шәфигуллин нәкъ менә шундый гарип күренешләрнең асылын ачып бирә («Җан Али >, «Романтика», ' Каравылчы», «Әкәринче — кубызчы» һ. б.). Көлүче юмор объектыннан һәрьяклап югары торырга тиеш дигән закончалык язучы каләме өчен дә мәҗбүри. Ул авторның көлдерергә тырышуын, көчәнүен дә гафу итми. Очлы күз, үткен сүз. үткен акыл, үткен фикер булсын! «Күзгә карап» китабындагы көлдерми торган кайбер әсәрләрдә авторның әнә шул таләпне үтәп бетерә алмаганлыгы күренеп китә. Төрле хикәяләрдән алынган мондый җөмләләргә игътибар итик: «Галләм шаркылдап көлеп җибәрде». «Кичәдән бирле колагымны тондырып бетергән торба ягына карагач, көләргә тиеш булма- сам да, көлеп җибәрдем, баскыч астындагы торбаның бер ягында маңгае күпергән Илсур мүкәләп йөри, ә икенче ягында күреге тишелгән аккордеон тәгәрәп ята иде». Шул рәвешле, «көлү» сүзе «болай гына» әйтелсә дә. авторның укучыны көлдерергә тырышуын сиздереп бара. Тырышу сизел деме — укучыны көлдерермен димә. Юмор һәм сатира кыскалыкны ярата Бу китаптагы әсәрләрнең бик күбесе аз сүзле, әмма бай эмоциональ бизәкле. Мондый текстларда «юл аралары» хисләр, фикерләр белән тулы; алар укучы хыялына киң мәйдан бирәләр. Моны китапка аерым бүлек кертелгән «диалоглар» да раслап «— Мунчага барасыңмы? — Эһе. — Ә себеркең кая? — Юк. — Нәрсә белән чабынасың? — Чабынмыйм. — Чабынмагач, мунчага баралар димени?! — Бәйләнмәсәнә. — Каен урманы аша үтеп барасың, себерке сындырырга иренәсең...» Кыскалыкның тагын бер отышлы мисалы итеп «Айлы төндә кызлар белән» дигән диалогны күрсәтергә мөмкин. Автор аны «җиде паузалы трагикәмит» дип тәкъдим итә. Сәхнә әсәре рәвешендә язылган бу «трагикәмит» ике биткә сыйган. Аны укыгач, уйланып куясың: ник әле бу «пауза»- ларның авторы бүгенге көнгә водевильләр, музыкаль комедияләр, сәхнә өчен менә дигән сатирик әсәрләр бирми түзеп ята? Җыентыктагы хикәяләр, диалоглар, бер- берсен тулыландырып, төрле-төрле типлары. характерлары белән истә калалар Тулаем алганда, Ф Шәфигуллинның бу китабы татар әдәбиятында юморның активлашуын, кыюлануын, замандашларыбыз күңеленең тагын да тирәнрәк катламнарым ачарга омтылуын күрсәтә.