Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘҖИТ ГАФУРИ ТУРЫНДА ФИКЕРЛӘР

Чын гуманист булган Гафури үзенең бөтен гомерен кеше бәхете Һәм хаклык өчен көрәшкә бирүе белән үзенә мәңгелек дан казанды Павло Тычина, украин шагыйре, академик. Уз халкын һәм шул ук вакытта бөтендөнья хезмәтчәннәрен эксплуататорлар изүеннән азат итү өчен батырларча, аяусыз көрәшкән, хезмәтчәннәрнең тигез хокуклары, халыклар туганлыгы, бөтен кешелекнең якты киләчәге өчен көрәшкән данлы... Мәҗит Гафури. Вилипс. латыш шагыйре. Мәҗит ГафуриНың иҗаты безнең әдәбиятыбызны формалаштыруда аеруча зур роль уйнады һәм аның тарихында ул иң күренекле урын алып тора. Без язучының иҗади мирасына зур хөрмәт белән карыйбыз. Гафури үзенең иҗаты белән бүген дә әле республиканың җәмгыять һәм культура тормышында гына түгел, бәлки, әдәбиятка нәтиҗәле рәвештә йогынты ясап, җанлы әдәби процесста да катнаша Шуңа күрә без аның турында тере кеше турында сөйләгән кебек сөйлибез. Мостай Кәрим. Алыйк. мәсәлән, иҗат юлын уз белемен күтәрү юлы белән үткән Гафурины. Ул , Горький белән шәхси бәйләнештә иде. Горький аны да белә иде һәм аның тирында <Гафурида зур әдәбиятның сулышы сизелә»,— дип әйтә торган иде. Александр Фадеев. Гафурины искә алган саен без аның йөрәк җылысын тоябыз. Аның исеме чыккан саен без ул кабызган ялкынның яктылыгын күрәбез. Кирәй Мәргән, профессор. Гафури халык таланты иде, аны халык иң югары дәрәҗәсенә үстерде дә. Халыкның революцион көрәше аның иҗатына яңа эчтәлек бирде Шагыйрь коммунистлар партиясе күрсәткән коммунизм идеалы яктылыгында яңа эчтәлек материалының поэтик матурлыгын ачты. Хатип Госман, профессор Гафури иҗатының әһәмияте шунда ки. ул бер минутка да халык интересларын онытмады, беркайчан да үзенең идеологик позициясеннән чигенмәде, үзен пролетариат революциясе белән кандаш итеп бәйләде Гали Халит, филология фәннәре докторы. Татар һәм башкорт халыклары арасында киң популярлык алган, тирән мәхәббәт казанган, үз иҗат гомерендә өч революцияне башыннан кичергән, саф күңелле, нечкә хисле бу язучы гаять бай иҗат мирасы калдырды. Мөхәммәт Гайнуллин, филология фәннәре докторы Революциягә кадәр әсәрләрен уку буенча гына аңа күңелемдә хөрмәт саклаган хәлдә, революция чорында үзен беренче тапкыр күргәч, ихтирамым тагын да көчәйде һәм аны күргән саен арта барды. Чөнки бу чорда инде Мәҗит Гафури чын мәгънәсе белән революцион совет шагыйре дәрәҗәсенә күтәрелгән иде. Шәриф Камал.