ИДЕЛ ҖЫРЧЫСЫ

Гариф Ахуновның иҗат портреты азан арты — татар әдәбиятына элек-электән күренекле шагыйрьләр, язучылар, галимнәр биргән як. Бөек шагыйребез Г. Тукай җырлаган, «җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яуган» бу төбәкнең игелекле туфрагы әдәбият-сәнгать әһелләрен мул үстерде. Татар совет әдәбиятының танылган әдипләреннән берсе Гариф Ахунов та шушы якларда, Арча районының кечкенә Өчи- ле авылында дөньяга килгән. Тау башында утырган бу авылның яныннан гына Казан елгасы ага, елга ярларында таллар үсә, таллыкларда кошлар оя ясый, елга буендагы яшел болыннарда бала-чага чырчу килә. Гариф та шулар арасында. Җәен урманда каен җиләге, кура җиләге, кара карлыган өлгерә. Гариф иптәш малайлары белән урманнан кайтып керми. Югары Пошалымдагы Алма апасының гаҗәеп матур итеп сөйләгән әкиятләре, Зәки һәм һидият исемле укытучы абыйларының тирә — юньдәге, беренче карашка га- дәти генә булып тоелган күренешләрдән үзләренчә ямь табарга өйрәтүләре малай күңелендә эзсез калмаган, билгеле. Кечкенә Гарифка, гомумән, остазларның әйбәтләре туры килә. Казанбаш урта мәктәбе укытучысы Хәнифә Абдуллина аның язмышын әдәбият белән бәйләүдә зур роль уйный, беренче хикәяләр язарга рухландыручы да ул була. Берничә буын татар балаларына хәреф танытуда тел ачкычы булган «Әлифба» авторлары Рәмзия Вәлитова һәм Сәләй Вәгыйзовлар — Арча педагогия училищесы укытучылары — үсмерләргә телебезнең гаҗәеп матурлыгын төшендерәләр, аларның рухын тәрбиялиләр. Гарифның шундый кешеләр янәшәсендә бай күңелле, нечкә хисле, нәфис табигатьле булып үсүе гаҗәп түгел. Шунысын да әйтергә кирәк: язучы булу турында уена да китереп карамаган Гариф кечкенәдән бик нык күэәтүчән, һәрнәрсәне үзе тәфтишләп аңларга тырышучан була. Бу исә аның тумыштан килгән рәссамлык сәләтеннән килә. Әдәби әсәрләрендәге пейзаж күренешләрен һәм персонажларның портретларын сүз мөмкинлекләре белән чигеп бирү осталыгына ия булуда язучыга рәсем сәнгатенә хирыслыгы, төсләрнең хисапсыз куп вариантларын күрә, бәяли белүе дә ярдәм итә. Кечкенә Өчиле авылы яныннан инеш кенә булып юл алган Казан елгасы, республикабыз башкаласына килеп җитеп, илебезнең төп су артериясенә кушылып, зур бер дәрьяга әйләнгән шикелле, Гариф Ахунов иҗаты да Казанбаш мәктәбендә кулъязма журналда катнашудан башланып, татар әдәбиятында лаеклы урын алырлык булып үсте, күп милләтле совет әдәбиятының олы агымына килеп кушылды. Бу иҗат елдан- ел колачын, киңлеген арттыра бара. Гариф Ахунов исеме әдәбиятта илленче елларда күренә башлый. Яшь каләм язучылар дөньясына артык күзгә ташланып, шаулап түгел, ничектер җай гына, тормыш һәм иҗат тәҗрибәсе туплый-туплый, үзеннән алда иҗат иткән өлкән әдипләрнең җитК Мәскәү. КПССның XXV съезды барган көннәр. Гариф Ахунов танылган башкорт әдибе Мостай Кәрим һәм Яңа Уфа нефть эшкәртү заводы директоры Т. Курамшин белән. дилеген, сабырлыгын сеңдереп, әхлакый һәм рухи җитлегеп килә. Мөлаем йөзле, ачык күңелле, кешеләр белән җиңел аралашып китүчән, эрудицияле егет тиз арада язучылар арасында үз кеше булып әверелә. Өметле язучыны укучылар да яратып өлгерә. Кешеләр күңелен биләп алырлык әсәрләр иҗат итү өчен, тирән белемле булу, тормышны белү генә дә җитми, «һәркемгә мәгълүм, ямьсез тавышлы кеше атаклы җырчы булып китә алмый. Язучы булачак кешенең дә дөньяны, кешеләрне үзенчә күрү сәләте, үзенчә сурәтләп бирү сәләте булырга тиеш икән... Язучы булу өчен тумыштан ук килгән табигый сәләт тә кирәк, күрәсең», § — ди Ахунов үзе. Әдип булу өчен «кешеләргә ни дә булса әйтәсе килү» теләге һәм шуны үтемле итеп җиткерү өчен тел сәнгатенең нечкәлеген белү, сүз куәтең булу да кирәк, билгеле. Г. Ахунов, язучы буларак, бервакытта да «ни әйтергә» дип аптырап йөрүчеләрдән түгел. Октябрь революциясеннән соң туып, совет иле белән бергә үскән буын азучыларының башкаларга ишеттерер сүзләре күп. Ә. Фәйзинең «Тукай» романында шундый бер күренеш бар: күренекле мәгърифәтче һәм галим К. Насыйри кечкенә Габдуллага карандаш сыныгы бирә. Бөек шагыйребезнең әдәби эстафетаны К. Насыйри кебек саф күңелле, игелекле кешеләрдән кабул итеп алып, тагын да югарыга алып китүен күрсәтергә ишарәли бу эпизод. Шуңа охшаш вакыйга Г. Ахунов тормышында да бар. Алты яшьлек сабыйның коммунист әтисен кулаклар үтерә. Бу хәл, үсә төшкәч, булачак язучыга зур тәэсир ясаган булырга тиеш, кабат-кабат аның күз алдына тетрәндергеч күренеш килеп баса, моңлы музыка уйный, мылтыклардан атып, саубуллашу салюты бирәләр, йөзләгән халык коммунист якташын соңгы юлга озата. Арча ягына яңа әсәр язу өчен материал тупларга килгән Кәрим Тинчурин малайны җилкәсенә утырткан. Әйтерсең, ул социалистик илебезнең аны ятим итмәячәген әйтә, коммунист әтисе эшенә турылыклы булып үсәргә куша, бала күңеленә мәхәббәт һәм нәфрәт орлыклары сала. Мин үзем моны картинадагыча аермачык итеп күз алдына китерәм һәм, әлбәттә, берәр рәссамыбыз гәүдәләндерүендә күрергә өметләнәм. Яшүсмер Гарифка һәм аның яшьтәшләренә бик иртә олыгаерга туры килде. Илебезгә немец илбасарлары хыянәтчел рәвештә һөҗүм иткәндә, аңа унбиш яшь була. Кеше тормышының иң саф, иң якты хыяллар белән канатланып яшәү чоры бу, ләкин § Әдәбият 6 класс вчен дәреслек Казан, Татарстан кнтаи нәшрияты, 1973. 2W бит аларга лирика белән артык мавыгырга туры килмәде, тормышның прозасы бөтереп алды үзләрен. Сугыш авырлыгын төпкә җигелеп тарттылар алар. Гариф, җиң сызганып, ’уган колхозында эшли, яшь беләкләре, арка-җилкәләре йөкнең авырын күтәрәләр. Колхозда сука сукалый, чәчү чәчә, кырчылык бригадасына җитәкчелек итә, клуб мөдире була. Яшьтән хезмәт сөеп, эшнең рәтен белеп, нык үзәкле булып үсү аңа соңыннан да ярап куя. «Гарифның, эшем бармый әле, туктадым... кәефем юк, дигән сүзләрен бер чакта да ишеткәнем булмады минем. Гариф белән эш, тырышлык, хезмәт янәшә яшиләр», 1— ди аның каләмдәше Аяз Гыйләҗев. Чыннан да, кайда гына эшләмәсен, ул үзен тырыш, эшлекле, оештыру сәләтенә ия итеп күрсәтте. 1952 елны Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, Гариф Ахунов «Совет әдәбияты» журналында башта әдәби хезмәткәр, аннары бүлек мөдире, җаваплы секретарь булып эшли. Менә шунда ул әдәби әсәрнең сюжеты-композициясе, характерлары һәм тел мәсьәләләре белән якыннан таныша. Өлкәннәр аны осталыкка, башкаларның әсәрен бәяли һәм редакцияли белергә өйрәтәләр. Журналда алты ел эшләгәч, әдәби иҗатның никадәр катлаулы икәнен, шул эшкә тотынган кешедән нинди зур көч, тырышлык, сәләт һәм фидакарьлек таләп иткәнен аңлагач, ул булачак геройлары— нефтьчеләр белән якыннан танышу, бер һаваны сулау өчен, 1956 елның көзендә Әлмәткә китеп бара. Билгеле булганча, Әлмәт ул елларны Татарстан нефтьчеләренең башкаласы булып үсте. Мондый киң колач, күрелмәгән масштаблар нефть якларында әдәби талантлар үсеп чыгуга да китерде. Әлеге язучыларны бер оешмага туплау зарурлыгы көн тәртибенә килеп баса. Г. Ахунов шушы эшне оештыручыларның берсе була, Татарстан Язучылар союзының Әлмәт бүлегенә җаваплы секретарь итеп сайлана. Казанга кайткач, республика Язучылар союзының җаваплы секретаре һәм «Казан утлары» журналының баш редакторы буларак, актив оештыру эшчәнле- ген җәелдерә. Татарстан язучыларының сигезенче һәм тугызынчы съездларында идарә председателе итеп сайлана. Ул тугызынчы һәм унынчы чакырылыш СССР Верховный Советы депутаты. Партиянең XXV съезды делегаты, КПССның Татарстан өлкә комитеты члены, ягъни җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе. Бүген, прозаик буларак, аны илебезнең күп урыннарында беләләр. Мондый биеклекләр үзеннәнүзе генә килмәде, алар — армый-талмый хезмәт итү нәтиҗәсе. Г. Ахуновның укучыларга барып ирешкән беренче әсәре—«Галләм сорау бирә» хикәясе илленче еллар авыл тормышыннан алып язылган, колхозларны эреләндерү, аларга җитәкчелекне фәнни нигезләргә кую кебек проблемаларны күтәрә. Ләкин әле яшь автор ул чагында үзе күтәргән проблемаларны хәл итүнең дөрес юлларын билгели алмый. Яшьләр инициативасын кысып ятучы председатель Бикбулатов кебекләрнең бер хикәя дәвамында төзәлеп китүе ышандырып бетерми. Шулай да авторның үз чорындагы актуаль проблемаларны тотып ала белүен, аларны кыю рәвештә күтәрергә омтылуын уңай башлангыч итеп бәяләргә кирәк. Язучының гражданлык өлгергәнлеге, әдәби осталыгы тормыш китереп чыгарган әнә шул актуаль проблемаларны күтәрә белүендә һәм аларны сәнгать чаралары белән ача белүендә күренә дә инде. Бу яктан алганда, 1955 елда язылган «Яшьлек яме» повесте язучының үсә, каләме остара баруын күрсәткән әсәр булды. «Яшьлек яме» повесте белән Гариф үзенең йөрәк серен ачты: яңа язучы пәйда булды»-'. Студентлык еллары — кеше тормышының иң гүзәл вакыты. Яшьлек хыялларга бай, ул киләчәккә омтылып яши. Нәкъ менә шушы чорда кешенең дөньяга, әхлакый мәсьәләләргә карашы формалаша. «Яшьлек яме»нең төп геройлары Таһир белән Айрат арасындагы конфликт бу процессның катлаулылыгын раслый. Бер якта — эгоистлык һәм карьера чире кагылган Айрат, Гыйльми, икенче якта — студентлар коллективы. Алар үзара бәрелешәләр. Комсомол оешмасына җитәкчелектәге төрле стиль — әсәрнең конфликтын китереп чыгарган төп сәбәп шушы. Айрат, үзенең шәхесен өстен куеп, башкалар фикере бе19-.“й 10 ә А Безнен замандаш—Кит Г Ахунов. Хәзинә, Казан. Татарстан китап нәшрия- Гыйләжев А Күпне кетәбез. — «Казан утлары>, 1975. 9 сан. 63 бнт. лан исәпләшмичә, үз карашын гына үткәрсә, Таһир, иптәшләре белән киңәшеп, эшне коллектив рухта алып бару ягында. Бу сөйкемле егетнең кайбер эш-гамәлләрендә биографик детальләрендә без авторның үз тормышын төсмерли башлыйбыз. Язучы яшьләрнең характеры формалашу процессын да шактый эзлекле күрсәтә, бу исә әсәрнең ышандыру көчен арттыра. Әсәрдә вуз укытучысының әхлагы, аның бу эшкә мораль хокукы мәсьәләсе дә ♦ кискен итеп күтәрелә. Биредә контрастлыкка Мохтаров белән Сарымсаковлар харак- 3 терындагы капмакаршылыкны ачып салу юлы белән ирешелә. Мохтаров фәнгә тор- £ мыш эченнән килгән. Гаять намуслы, принципиаль. Ул факультетның партия оешмасына җитәкчелек итә, эшнең җанлануына ирешә, фәнни тикшеренүләрнең нәтиҗәле- 3 леге өчен көрәшә. Сарымсаков кебек, фәннең үзен түгел, бәлки фәндә үзләрен яратучыларга карата аяусыз ул. Иң әһәмиятлесе — аңарда кешеләрне тану сәләте көчле. 3 Айрат белән Таһирга дөрес бәя бирүче, кемнең кем икәнен төшенүче дә Мохтаров. 2 Гадел профессор яшь буынны үзенең һәр адымы, эше, сүзе, яшәү рәвеше белән . тәрбияли. Сарымсаков исә вузда укьггу кебек изге эшне материаль тәэмин ителү чыганагы 3 итеп кенә исәпли, үз эше белән мавыкмый, чөнки ул аны яратмый. Студентларга да “ өстән торып кына карый. Әхлак ягыннан да шактый түбән тәгәрәгән бу кеше фәндә 4 урау юллар белән карьерага омтыла, ләкин фаш ителә. Нәтиҗәдә Сарымсаков уни- ? верситеттан куыла. Намусы чиста булмаган кешегә партия яшьләрне укыту эшен ыша- = нып тапшыра алмый. 1969 ел Гариф .\ху*- ле сурәтләнгәннәр. Халык бәхете өчен көрәшче, ленинчы-большевик Мулланур Вахи- н тов, эпизодик образ итеп кенә бирелүенә карамастан, ныклы революцион карашлы, о талантлы оештыручы, үткен акыллы пропагандист һәм оста конспиратор булып күз- е аллана. Шәяхмәтләрдәге идея инанганлыгы, үзләре тоткан юлның иң дөрес булуын төшенү, ныклык М. Вахитовлардан килә. Әсәргә М. Вахитов образын кертеп, автор шундый фикер үткәрә. Шәяхмәт Айдаров большевик остазларының эшен лаеклы дәвам иттерүче. Ул ярым крестьян һәм ярым пролетариаттан аңлы көрәшче булуга кадәр үсеш юлы үтә. Солтан кебек яшьләрне алдынгы идеяләр белән коралландыручы, юл күрсәтүче һәм тәрбиячегә әверелә Солтанның, абыйсы эзеннән китеп. Азии дивизиясе сугышчысы булуы очраклы түгел. Ул кечкенәдән сыйнфый тигезсезлекне сизеп, шуңа йөрәге әрнеп үсә. Хезмәт ияләрен изүчеләр аньгң сыйнфый дошманнарына әйләнә. Менә ни өчен Солтан һич икеләнүсез түбән катлауларның бәхете өчен актив көрәш юлына баса. Солтанны укучы ярата, үз итә. Аның гади бер авыл малаеннан җитәкче кеше булып үсеп җитлегүе ышандыра. Яшь буында совет патриотизмы, югары гражданлык тойгылары тәрбияләүдә әсәрнең әһәмияте зур. Революция дошманнары да үз сыйныфларының типик вәкиле итеп сурәтләнгәннәр. Таминдар Тураев, Сөләйман хәзрәт, штабс-капитан Динислам Бохараевлар никадәр тырышмасыннар, халык ташкынына каршы бара алмыйлар, аларга үз ирекләре белән Себергә табан ялтыратудан башка юл калмый. Язучы әсәрдә тормыш материалын шактый киң планда ала. Вакыйгалар Россиянең үзәге Мәскәүгә дә күчерелә, революция дулкыннарының Әгерҗе якларына. Зар- тугай кебек авылларга да килеп җитүе күрсәтелә. «Идел кызы» романы мавыгып укыла, сюжет-композициясе төзек—характерлар үсешенә буйсындырылган, әсәрнең әдәби тукымасы, нигездә, психологик тирән, вакыйгалар үсеше драматиккиеренке. Әмма югары сәнгать законнары нигезендә иҗат ителгән бу әсәрнең журнал вариантында эскиз рәвешендәрәк калган бүлекчәләре дә бар иде. Әйтик, Солтанның гражданннар сугышында катнашуы, партизаннарның Шәяхмәтне үлем баржасыннан килеп коткарулары. Идел-Кама буйларын тетрәтеп яшәгән Таминдар Тураевның революциядән соң совет власте дошманнарыннан контрреволюцион штаб оештыруы, ак генераллар белән качып китүе штрихлар белән генә бирелгән иде. Аерым китап итеп чыгарганда, язучы әсәренә яңадан кайтып шактый күп эшләгән — ул җыйнаклана төшкән, аерым бүлекләр яңабаштан язылган. И «К. У» № 8. 161 тыгызлык арткан. Ләкин әле беренче китапта да эшләнеп бетәсе, ачыкланасы урыннар бар. Мулланур Вахитовның Кремль диварлары буенда аклар тарафыннан атылуы, һәлак булган комиссарлар аерым бүлек итеп алынса, Солтанның Азин дивизиясендә, сугышларда катнашуы конкрет күрсәтелсә, әсәр тагын да отышлырак булыр иде Документаль төгәллек белән алынган Шәймәрдән Ибраһимовның да образын тулырак күрәсе килә. Әмма бу хәлендә дә халкыбызның олы үткәне турында киң колачлы роман язарга алынып, Г. Ахунов, әдип буларак, тәвәккәллек күрсәткән, кеше буларак, данлы тарихыбызга мәхәббәтен раслаган дип әйтә алабыз. Бу кыю, киң колачлы эштә аңа зур уңышлар, иҗат илһамы теләргә кала. Укучы әсәрнең яңа китапларын көтә. Г. Ахунов иҗатында үзенчәлекле урын алып торган тагын бер әсәр бар, ул — «Чикләвек төше» повесте. Автор өчен генә түгел, гомумән, күпне күргән татар әдәбияты өчен дә яңалык булды бу әсәр. «Чикләвек төше» дөньяга килгәнче язучының әдәби-иҗат мөмкинлекләренә ышанып бетмәгән кайберәүләр дә, бу әсәр басылып чыккач, Г. Ахуновның әдәби талантын бәхәссез танырга мәҗбүр булдылар. Повестьтагы Халикъ Саматов образы совет кешесе характерын художестволы сурәтләүгә кертелгән зур өлеш дип бәяләнде. Илебез кыска гына тарихи чорда нинди зур җиңүләр яулады, экономикада, фән һәм культурада моңа кадәр бер генә халык та ирешмәгән биеклекләргә күтәрелде. Моның сәбәбе нәрсәдә? Әсәрдән әнә шушы сорауга төпле җавап алабыз. Алга куелган якты идеалларга баруда алны-ял- ны белмәүче, хезмәт иясе мәнфәгатьләрен беренче планга куеп эш итүче, бу изге эшкә комачаулаучыларны аямаучы, бөек планнарны тормышка ашыруга халык массаларын үз артыннан ияртергә сәләтле Халикъ Саматов кебек каһарман коммунистлар җитәкчелегендә генә мөмкин булды мондый могҗиза. Нинди генә урында булмасын, барлык көчен, йөрәк ялкынын салып эшләүче, коммунистик идеалларга турылыклы Саматов образы укучыда хөрмәт, соклану хисләре уята, көчле ихтыяр һәм ныклык сыйфатлары тәрбияли. Халикъның характеры болай да калку, әмма мещан психологияле Рокыяның уй- кичерешләре фонында алар тагын да ныграк күзгә ташланалар. Аңа үз юлында бик күп киртәләрне җимерергә, иңенә төшкән хисапсыз авырлыкларны күтәрергә туры килә. «Әгәр кешенең үзәге чын булса, ягъни чикләвекнең төшенә зыян килмәсә, ул тагын тернәкләнә, тагын яңа үсенте бирә... үзәгемне саклыйм мин, төшемне. Безнең партиянең фундаменты нык, әгәр шушы фундаментка ялгышып кына ватык кирпеч яки черек агач эләксә, ул барыбер фундаментны үзгәртә алмый, чөнки аны алып ташлыйлар» *. Рокыя образы үсештә, үзгәрештә бирелүе белән әһәмиятле. Гаиләдә алган тәрбиясе белән гамьсез, муллык эчендә генә яшәргә күнеккән Рокыя көтмәгәндә язмышын Халикъ белән бәйли. Әмма ирен яратса да, үзләре арасында дәньяга караш 1978 ел. Фрунзе. Гариф Ахунов һәм Чыңгыз Айтматов. • Ахунов Г. Чикләвек теше. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1975, 63 бит. мәсьәләсендә тирән упнь.н .туын аңләл алә. Бу исә әсәрнең эчне «онфлннты. ннтерел * нытәрә. Ч.НЛИ Роиы.нын исәбе, ниц.н к.н. булса, х.ли.ьтан уае «ебен «ор, лтан- - лы кеше тәрбияләү. Гомер буе шушы максатын тормышка ашыру теләге беләк яши 3 ул. Ләкин соңыннан: «Мин аны түгел, ул мине үз юлы белән алып китте»,—дип, үзе- | нең җиңелүен танырга мәҗбүр. Кайбер әсәрләрдә персонажның шәхси тормышы аерым, иҗтимагый эшчәнлеге - аерым сызыктан бара торган була. Әйбәт эшләүче кешенең гаиләдә бәхетсез булуы, хатыныннан аерылуы шаблонга әйләнгән иде инде. «Чикләвек төше» әсәрендә кон- - фликт үсеше характерлар үсешенә, кешеләр язмышына шулкадәр нык береккән, кай- ♦ да гаилә, кайда иҗтимагый сфера дигән сорауны кую үзе үк мәгънәсезлек булыр - иде. s Без бу мәкаләдә Гариф Ахунов иҗатына хас тагын бер үзенчәлекне — аның иҗа4 тының ачыктаначык публицистик рух белән сугарылуын да билгеләп үтәргә тиешбез. Чөнки ул, Тукай сүзләрен үзгәртебрәк әйтсәк, коеп куйган язучы гына түгел, политик 7 эшлекле дә. S Г. Ахунов илебездә яки республикабызда бара торган бер генә вакыйгага да би- < тараф кала алмый. Тынгысыз каләме, ялкынлы йөрәге белән аларга үз мөнәсәбәтен белдереп бара. Партия съездларымы, илебезнең Төп законы кабул ителүме. Татарь стандагы берәр күренекле вакыйгамы — ул үзенең уй-хисләрен шундук укучылар о белән уртаклаша. Әдип тормышта килеп туган кыенлыкларга да сизгер. Мәгълүм в булганча, 1978 елгы урып-җыю бик кыен һава шартларында алып барылды, көннәр, атналар, айлар буе яңгыр явып торды. Г. Ахунов, каләме белән игенчеләргә ярдәм итү өчен, август аенда колхозларга чыгып китте һәм Куйбышев районыннан язылган хатларын «Социалистик Татарстан» газетасында бастырып барды. Урыннардагы хәлләрне ачыклап, эшлекле тәкъдимнәрен, киңәшләрен оператив төстә республикабыз җәмәгатьчелегенә ирештерде. «Язучы һәм тормыш» рубрикасында аның актуаль проблемаЛар күтәргән мәкаләләрен шактый еш укырга мөмкин. Аның публицистик ялкыны әдәби әсәрләрендә дә органик төстә урын ала. Акыл ияләре әдипнең биографиясен аның әсәрләреннән эзләргә кушалар Бу гаҗәп түгел, чөнки «язучы бөтенләе белән әсәрләрендә бит ул. Анда аның тойгылары, күңел җылысы, хыяллары, дөньяны үзенчә тануы һәм үзенчә бәяли белүе. Шуңа күрә кайберәүләрнең: «Мин ул язучыны күреп беләм», дип мактануына караганда, «Мин ул язучының фәлән әсәрен укып чыктым», дигән сүзе миңа күбрәк ошый» . Шуның кебек мин дә Г. Ахуновны «күреп белүем белән» әллә ни мактана алмыйм, әмма иҗаты белән чынбарлыгыбызның күп якларын аңларга, бәяләргә ярдәм иткән язучыбызга ихтирамым зур. Г. Ахуновның үзен дә көчле рухлы коммунистлар рәтендә исәпләргә кирәктер. Тормыш юлында аңа да күп кенә катлаулы ситуацияләр эчендә калырга һәм аларны егетләрчә җиңеп чыгарга туры килә, ләкин ул кыенлыклар аны кеше буларак чыныктыралар гына. Шунысын әйтү мөһим: Г. Ахунов күренекле язучы һәм җәмәгать эш- леклесе була алган икән, болар аның шәхси казанышы гына түгел. Мондый үсеш бары тик совет властеның үз гражданнары турында олы кайгыртучанлыгы нәтиҗәсендә генә мөмкин булды. Бу турыда Гомәр ага Бәшировтан да үтемлерәк итеп әйтеп булмастыр кебек. «Кулаклар синең әтиеңне үтереп, урамга чыгарып ташларга теләгәннәр. Сиздеңме эшләрнең кая барганын? Ялгышканнар бит алар, бик тә каты ялгышканнар... син ач калмадың, ялангач калмадың, ул гына да түгел әле... син, югары белем алып, ил күләмендә китаплар чыгарырлык булып үсеп җиттең. Болар бит берсе дә үзеннән-үзе килгән, күктән төшкән нәрсәләр түгел, болар, төптәнрәк уйлап карасаң, совет властеның хезмәт кешеләренә биргән хокуклары, болар партиянең ленинчыл зирәк сәясәте нәтиҗәләре бит-» 1 . Тагын өстәп шуны әйтергә кирәк: Г. Ахунов, шул хокуклардан файдаланып, илебезнең Яңа Конституциясен кабул иткәндә, меңләгән сайлаучылары исеменнән Кремльдә тавыш бирүдә катнашты. Г. Ахунов бәхетле—язмыш аны Г. Кашшаф, И. Гази, Г. Бәширов кебек талантлы өлкән әдипләр белән очраштырган, ул алардан иң кирәкле сыйфатны — кешеләрне Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1970. 42 бит яклары Казан, Татарстан китап нәшрияты. 1979. 9—10 бит. Ахунов Г Әдәби язмышлар • Ахунов Г. Без бит Арча ярату хисен мирас итеп алган. Чыннан да, һәр язучының уңышлы әсәре аны чын күңелдән шатландыра, өметле каләмнәргә юл ачарга тырыша, уңышсызлыкка очраганнар күңелендә ышаныч кабыза белә. Юк. ул моны Язучылар союзы җитәкчесе булганы өчен генә түгел, кеше буларак эшли. Язучылар эшчәнлегендә килеп чыккан катлаулы мәсьәләләрне гадел итеп, объектив чишә белү осталыгы өчен дә яраталар аны каләмдәшләре. Табигать «аңа кешелекле йөрәк биргән»' — ди күренекле рус совет шагыйре М. Львов. Гомумән, талантлы кешеләргә гашыйк ул. Күренекле сүз остасы Айрат Арсланов та, халык артисты Илһам Шакиров та, театрыбызның горурлыгы Галимә Ибраһимова да, әле генә сәхнә тормышын башлап җибәргән талантлы яшьләр сәнгате дә аны бердәй дулкынландыра, алар иҗаты турында җылы сүзләр әйтергә рухландыра. Каләмдәшләре аңа тагын да якынрак. Шәйхи Маннур, Гомәр Бәширов, Ибраһим Гази, Рафаил Төхфәтуллин, Мөхәммәт Мәһдиев, Шәүкәт Галиев, Яхъя Халитов һәм башкалар турындагы мәкаләләрне укыганда бу аеруча нык сизелә. Юк, ул аларга мәдхия җырлап кына утырмый, әйтәсе теләкләрен дә яшерми, кимчелекләрен дә күрсәтә, ләкин кешелекле итеп, үз ител әйтә. «Без бит Арча яклары» әсәрендә КПССның Арча райкомының беренче секретаре, Г. Ахунов белән бергә партиянең XXV съездында делегат булып катнашкан Харис Зәйнуллин, яки колхоз председательләре Мирбат Хәстиев, Фәйзи Галиев, Хәммәт Исмәгыйловларны ул үз итеп, яратып сурәтли, алар хезмәтенә ихтирамын белдерә. Г. Ахунов төрле-төрле җәмәгать эшләре алып бара. Илебез парламенты депутаты вазифалары. Язучылар союзы җитәкчесенең бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләре, «Литературная Россия* һәм «Волга» кебек газета-журналларның редколлегия члены булу һәм тагын шуның кебек бурычларны вакытында үтәп бару өстенә ул илебезнең төрле урыннарында булырга, бик күп кешеләр белән аралашырга өлгерә. Аның әле бервакытта да бары тик язучы гына булганы юк, үзенең өч романын, сигез повестен, күп санлы хикәяләрен, драма әсәрләрен, тәнкыйть мәкаләләрен әнә шул күп төрле эшләрне башкара-башкара язды. Р. Тагор, М. Шолохов, А. Макаренко. В. Закруткин, Н. Погодин һәм башкаларның әсәрләрен татарчага тәрҗемә итте. М. Шолохов кебек олы язучыларның әсәрләре белән эш итү Г. Ахунов өчен әдәби мәктәп булды. Иҗатында эпик киңлеккә омтылу, психологизм тирәнлеге һәм тормышка тугрылык кебек сыйфатлар шуннан киләдер. Язучының иҗат планнары тагын да зур: нефтьчеләр турында трилогиясен тәмамлыйсы бар. Ул Төмән нефтьчеләре турында булачак. «Идел кызыйның икенче һәм өченче китаплары да күңел өстендә тора. Әдип экранда бөек Тукай образын тудыру хакында хыяллана, фәннәр докторы Р. Нәфиков белән бергә, «Атаклы кешеләр тормышы» сериясе өчен Мулланур Вахитов хакындагы китапны әзерли. Болардан тыш тагын куп кенә характерлар һәм сюжетлар туып-өлгереп килә язучының иҗат лабораториясендә. Аларның тизрәк тормышка ашуын гына телисе килә. Г. Ахунов гомер буе Г. Ибраһимов, Ш. Камал, Г. Бәширов кебек әдипләрнең иҗатына гашыйк булып яшәде, алардан күп нәрсәгә өйрәнде. Хәер, ул хәзер үзе дә яшьрәк буыннар өчен күп яктан үрнәк булырлык сүз художнигы булып җитеште. Шунысы әйбәт, Г. Ахунов яшьләр белән планнарын, иҗат серләрен бик теләп уртаклаша. Аның «Йолдызлар калка» повесте шул ягы белән кыйммәтле дә. Ул, автобиографик характердагы әсәр булса да. нигездә татар совет әдәбияты үсешен кайгырту, аның күренекле вәкилләрен зурлау нияте белән язылган, анда тугандаш әдәбиятлар дуслыгы һәм хезмәттәшлеге бик матур чагылыш тапкан. Яшь буын язучылар, югары уку йортлары студентлары, укытучылар, гомумән, әдәбият тарихы һәм иҗат процесслары белән кызыксынучылар өчен бай материал тупланган, танып-белү әһәмияте зур булган кирәкле әсәр бу. Әдәбият дөньясында талантлы авторның пәйда булуын Гариф Ахунов образлы рәвештә күктә яңа йолдыз кабыну белән тиңли: йолдызларның галәм тирәнлегеннән, талантларның халыкның мең еллык тарихыннан тууын әйтә, китапта әнә шундый йолдызларның күбесе турында сүз алып бара. Ул талантларның алга таба да туачагына зур ышаныч белдерә. Без бу фикер белән тулысынча килешәбез. «Литературная газета». 1975. 17 сентябрь.

Реклама