Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең сафка

ИЛДАР НИЗАМОВ Илдар Низамов иҗаты белән мин күптәннән таныш. Җитмешенче еллар башында вакытлы мат- Ьугат битләрендә басылып чыккан беренче хикәя- тәрендә үк инде ул үзен әдәбиятка үз темасы һәм язу манерасы белән килүче талантлы прозаик итеп танытты. Аның иҗатында, минемчә, нигездә Идел темасы уңышлы яктыртыла. Татар әдәбияты ечен бу теманың әһәмиятле, бөтен тарихы бөек Идел белән бәйләнгән халык өчен типик, характерлы тема икәнлеген исбатлап торуның кирәге юктыр дип уйлыйм. Ә ул темага бездә шушы көнгәчә мактап телгә алырлык әсәрләр иҗат ителгәне юк. Беренче төп профессиясе буенча ел- гачы-штурман Илдар Низамовның әдәбиятыбыздо- гы әнә шул кимчелекне бетерү юлында җиң сызганып эшләү өчен бөтен мөмкинлекләре бар. Кименә дигән әсәрләр иҗат итеп шатландырыр дип АТИЛЛА РАСИХ. ЗИННУР НАСЫЙБУЛЛИН 1968 елдан бирле вакытлы матбугат битләрендә һәм яшь шагыйрьләрнең күмәк җыентыкларында катнашып, Зиннур Насыйбуллин үзенең каләмен шактый чарлады, иҗатында җитди «сикереш» ясау өчен көч туплады, һәм менә шул «сикереш» нәтиҗәсе буларак, аның «Тәлгәш» исемле беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыкты. Җыентык шунда ук укучыларның игътибарын үзенә җәлеп итте, һичбер икеләнүсез әйтергә мөмкин: әдәбиятыбызга үзенчә яңгырый торган яңа исем өстәлде. Әлеге җыентыкка тупланган шигырьләр, барыннан да элек, талантлы язылган булулары белән аерылып торалар. Зиннурның шигырьләренә фикер тирәнлеге, форма гадилеге хас. Дүрт юллык шигырьгә ул бер үк вакытта кисәтә дә, канатландыра да ала торган фәлсәфи фикерне сыйдыра. Фикер алып килүче шигырьләр — аның поэзиясенең асылын кыска гына итеп әнә шулай бәяләргә мөмкин. Зиннурның гражданлык пафосы яңгыравыклы, бизәкле сүзләргә төренмәгән. Аның шигырьләрендә гражданлык хисе беренче чиратта конкрет нәрсәләрдә чагыла. Шуңа күрә ул шигырьләр күңелдә җуелмас эз калдыра. Шагыйрь үз теленең бөтен нечкәлекләрен яхшы белә. Ул язган шигырьләрдә мәгънәне ачып бирүгә ярдәм итми торган бер генә буш һәм артык сүз дә юк, шул ук вакытта аның теле саф һәм аһәңле. Иҗат юлын шундый ышанычлы һәм өметле адымнар белән башлап җибәргән шагыйрьдән киләчәктә безнең берсеннән-берсе уңышлырак әсәрләр көтәргә хакыбыз баР- ФАТИХ ХӨСНИ. ләчәктә ул үзенең укучыларын ышанам. МАРСЕЛЬ ГАЛИЕВ үтте. Бу еллар эчендә матбугатта шактый нәтиҗәле эшләде ул. «Еллар чалымы» исемле шигырь китабы чыгарды. Байтак хикәяләр, мәкаләләр, рецензияләр бастырды. Аның «Март», «Яшел соната» кебек парчалары белән беррәттән «Ак абагалар», «Ул чакта» кебек повестьлары да бар. Марсель Галиев — интеллектуаль поэзия вәкиле. Шигырьләре рөсемле-сурәт- ле шигырьләр (...Шүрәлеләр булып каеннарда уйнаклады учак шәүләсе), уйлы- гамьле шигырьләр (...Бу җаныңны чайкап алыр өчен дөнья гүя сулар яраткан). Ул татар һәм дөнья әдәбиятының яхшы үрнәкләре җирлегендә иҗат итә. Мин аның поэзиябездә булсын, прозабызда булсын, укучыларыбызны сөендерерлек яхшы әсәрләр тудыра алачагына нык ышанам. РАВИЛ ФӘЙЗУЛЛИН. ӘХМӘТ ГАДЕЛ Татарстан китап нәшриятында беренче шигъри җыентыгын чыгарганчыга кадәр яшь шагыйрь Әхмәт Гадел бай һәм кызыклы тормыш юлы узды. КамАЗ һәм Түбән Кама нефть-химия төзелешләрендә эшләде, читтән торып М. Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлады. Шул ук вакытта татар телендә дә, рус телендә дә шигырьләр, хикәяләр язды. Тынгысыз эзләнүләр нәтиҗәсе буларак, беренче җыентыклары дөньяга килде. Әхмәт Гаделнең иң әйбәт шигырьләрендә — заманыбызның төрле тавышлы ритмы. Үзенең башланган чишмәсенә — шәҗәрәсенә дә рәхмәт белән борылып карарга онытмый, шул ук вакытта үз милләтенең кабыгы эчендә генә дә чикләнеп калмый. Башка милләт халыкларына ул вакытлыча түгел, җан дусты булып бара, үзе дә байый, аларны да баетырга омтыла. Әхмәт Гадел үзенең көчен драматургия өлкәсендә ИЛДАР ЮЗЕЕВ. Марсель Галиев әдәбиятка шактый нык әзерлек белән килә. Аның кешеләр белән бүлешәсе самими уйлары, дөньятормышка әйтер сүзләре, гомумән, шәхес буларак, бай күңеле бар. Шагыйрь язмышының ил-дөнья язмышыннан аерылгысыз икәнлеген искәртеп, аның: Заман төбәгән бит иң беренче шагыйрьләргә каршы дуэльдә— — диюе очраклы түгел. Марсель — Азнакай якларыннан, «чал Уралның соңгы дулкыны» булып, «зәңгәр пирамидадай» торган Чатыр таулар төбәгеннән. Биографиясе — заманга һәм үз буынына хас биография — мәктәп, армия хезмәте, университет, редакцияләр... Марсель Галиевнең, беренче шигырьләрен бүлегенә килеп йөрүенә дә инде ун еллап вакыт дә сынап карый. Беренче драмасына караганда, аның бу өлкәдә дә уңышлы эшләячәгенә ышаныч туа. Менә бу әйтелгән һәм әйтелмәгән сыйфатларын үстерсә, Әхмәт Гадел безнең әдәбиятыбыз өчен кирәк булган әйбәт әсәрләр тудырыр дигән еметтә калам.