Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Иделдә өмә Зәңгәр баржалар, Ак пароходлар Судан йөк тарта: Әнә, карагыз! Идел өстенә Күз саласала Печән чабабыз, Печән чабабыз. 2 Яшь печәнлектән Аңкый бал исе, Кайнар учларга Бал исе сеңә... Селтәнгән саен Кулга көч иңә: Иделдә өмә! Иделдә өмә! Селтәнгән саен Җилкенә йөрәк! — Колач киң кирәк! — Адым нык кирәк!.. Килгән адымнар Тигез саклана: Безнең ышаныч Аклана, димәк! 3 Идел ирекле, Ярлар сөекле, Ярлардан үрли Хезмәт учагы. Кем алга чыгар? Кем алга чыгар? Бәйрәмчә чуар Идел кочагы. Идел елдан-ел Зурлап үстерә Туган халкының Хәләл өлешен... Иделдән сузган Тәүге покосым Мәңге какшамас Иминлек өчен. Урта покосым Урта буыннан Кече буынга — Туры юл башым. ...Болыннан кайткан Айлы кичләрне Хәтерлисеңме, Яшьлек юлдашым? Балдай хуш исле Болынкырларның, Яңа җырларның Юк игечиге... Зәңгәр баржалар, Ак пароходлар Судан йөк тарта — Тынычлык йөге! Төп йортта Өч балам өч яктан Кайталар төп йортка Көн язга авыша башлагач... Нигез-таш какшамас, Тузгымас төп нигез — Балалар төп йортны ташламас! Олысы кечесен Хезмәткә өйрәтсә, Кечесе хөрмәтләр олысын... Мин исән чагымда Тигез өч агымга Бүлермен йөрәгем җылысын. Ярамас! Яшәүдән көч алып, Төп йортка мич ягып Көн итү — минем төп бурычым. Өч балам — өч дөньям: Чәчәкле өч язым, Ап-аяз өч кояш чыгышым. Авырып яттым, дисәм, ышанмаслар, Яраландым, дисәм, ярамас! — Җәйләттем дә сөрттем кан тапларын — Җөйне кем дә сүтеп карамас! ...Әйтми түздем! Үзем генә белдем Хәлләремнең авыр чакларын. Кабат килдем дуслар каршысына Киеп күлмәгемнең апагын. — Исән-сау! — дип шатландылар дуслар, Баштанаяк сынап карагач... Тизрәк эшкә күмелергә кирәк! Җиңелергә миңа ярамас! Сер сөйләдең миңа Сер сөйләдең миңа, сер сөйләдең! Алдыңмы соң сернең миндәген?.. Хәтереңдәме йөкле чана тартып Минем белән тауга менгәнең? — Тау башына басып күрсәткәнең: — Әнә!— диеп,— бәхет юлларың! Синнән миңа йөкле чана калды. Йөк бавыннан талды кулларым. ...Йөккә башым куеп бер ял иттем, Ярты юлны җәяү узгачтын... Шуңадыр син җәяүле җил булып Йөрәгемә кереп урнаштың. Шуңадыр да холкым кырыс булды — Әйләнәсе белән ел коры!.. Корылыкны сынык-сылтау итеп Мин Себергә киттем туп-туры. Анжиркага киттем: ал хыялның Алжирлары торды бер читтә! — Чүмәләмә йөк төялеп торды. Чыныктырды тормыш ничек тә. ...Анжиркадан иң шәп күмер чыкты. Буран купты язга табарак. Мин бәхетне бик тиз танып алдым, Бураннардан алдым аралап. Ак буранда кара терриконнар!’ — Күз карасы Себер төненең. Даны уртак, утыялы уртак Хезмәттәге олы җиңүнең. 1 Шахтадан алынган породалар тавы. Синең белән минем серләр уртак: Серне сергә кушып ялгармын. Төяләсе олау, сөйлисе сер — Киләчәге янар тауларның. Басуларга чыксам Түр басуда сөргән кара җирләр, Үр башында кырку куралар... Ир балалар курай моңнарына Иртә төшенүчән булалар. Ил картлары мактый ир баланың Илдә яшәп гыйбрәт алганын. Бу язымда мин дә җырларыма Улым буразнасын ялгадым. Игелексез ирне ил өнәмәс, Картлар сүз сөйләмәс белмичә... Тургай таңда хәбәр бирми калмас Алдынгыга алмаш килдисә! Шатлыкларын җырга ашырганда Үз тиңдәшен җырчы кош таныр. Илтифатлы илнең уллары да, Кызлары да эшкә остадыр. Илнең хәер-фатихасы бердер: Уллар өчен, кызлар өчен дә. Мин улымның хезмәт уңышларын Бәрәкәтлим шигъри хисемдә. Мәңге юлдаш итеп сайлыйм аңа Биектәге гүзәл таң кошын... Иң зур бәхет — күрү үз балаңның Исән-имин эштән кайтышын. Җидегән йолдыз Җидегән йолдыз, син бит җиде йолдыз! Җиде маяк тирән төндәге... Кешеләрдән күргән яхшылыклар Яктылыкка мине өндәде. Ул яхшылык ,гел өстәлеп торды. Сулар һава, үтәр юл сыман. — Яшәвеңнән син канәгатьме? — дип, Сорап калдым һәрбер юлчыдан. Гизәр киңлек сорап илгә бактым, Айлы кичтә, кадер кичендә... Илгизәрләр белән тиңләшкәннән Зарар килми көчкә, зиһенгә. Көрәшкәннән корал тупасланмый, Маяк тоныкланмый барлаудан... Кирәк түгел миңа таркалган яу, Кирәк түгел миңа тар мәйдан! Ю. «к. У.» м 7. 145 Кирәк түгел миңа тапталган дан! — Кулдан алмам данның сатлыгын... Баш очымда җиде катлы күгем — Җимерелмәс җиде шатлыгым! Җиде таңнан җыйган гөл орлыгым Җиде яран булып яралган! Җидегән илен җиде әйләнсәм дә, Күзем җирдән аерып алалмам! Аерылгысыз җиде дус кулы ул, — Җидегән юлы, тулган ай юлы! Җиде дуста — җиде диңгез гизәм; Сөзәм җиде диңгез байлыгы. Тезәм алга җиде тел ачкычын Әкияттәге җиде батырның... Җирне ак биләүгә билисем бар! — Батырларны шуңа чакырдым. Билисем бар. Чөнки җир —Җидегәннең Бишектәге сабый баласы... Томрап торган сабый карашында Яшәешнең бөек тарафы. Сүз хәнҗәрем Дәү бүләкләр синнән өмет итмим, Көтмим сүзнең йомшак, җылысын... Бул син минем Җиңү пәһлеваным, Буйсынучым, буйсындыручым!? Бул син минем якындагы язым, Күгемдәге талгын күзәтчем. Йөрәккә мин хәнҗәр белән яныйм, Бар хатамны хәнҗәр төзәтсен. Телеп алсын хәнҗәр җанымның бар Кимчелекле, шикле өлешен... Яр сөйсәм мин икеләнеп сөймим, Сүз сөйләсәм, сөйлим дөресен. Сүз озайса безнең, сүз хакларын, Беләм, хәнҗәремнең акларын! — Сиңа булган мәхәббәтемне мин, Вакланмаган килеш сакладым. Сүз хәнҗәрем әгәр сынып калса, Хәнҗәр көрәштергән чакларда, Мин үземне әсирлеккә яптым, Әсир төшмәс өчен ятларга. Мин үземне упкыннарга аттым. Наганнардан аттым күп тапкыр... Куй учыңны кайнар маңгаема, Тик бер минут янда туктап тор, Күренмәсен чәчрәп кан чыкканы, Гөлгә чорна йөрәк турысын. ...Бул син минем көрәш пәһлеваным, Буйсынучым, буйсындыручым.