Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА ЯЗМЫШЛАР АЧЫЛГАНДА

Яңа сызылган буразналар елга дулкыннарына, ә сирәк-мирәк очраган ак ташлар дулкында сикерешеп уйнаган ак чабакларга охшаган икән! «Диңгезнең яры булмагач, су кергәндә киемнәрне кайда калдырасың, әти?» — дип, дөньяга үзенең гаҗәпләнүле карашын текәп торган нәни шул малай белән без аның олы дөньясы буйлап сәяхәт итәбез, тормышны өйрәнәбез, эзләнәбез, яңалыкларга хәйран калабыз. Фәнис Яруллинның «Язмышлар язылганда» повесте әнә шулай үзенчәлекле башланып китүе белән үк безнең игътибарны җәлеп итә. Укучы, үзе дә сизмәстән, дөньяга балалар күзе белән нөрый башлый. Кечкенә Фәйрүзә белән бергәләп Ык- ка су керергә йөгерә, көннәр буе умарталыкта чуала. Самими бала чак үзенең бөтен матурлыгы, эчкерсезлеге белән кабат безнең күз алдыбызга әйләнеп кайта. Повестьның үзәк герое — Рәйханә. Ул безнең алда төрле яклап ачыла бара. Әсәрдә Рәйханә тормышының бик катлаулы чоры — формалашу Һәм балалыктан үсмерлеккә күчү чоры тасвирлана. Язучы бу процессны зур осталык, психологик тө Я гәллек белән күрсәтә алган. Повесть ахырында инде Рәйханә тормышта үз урынын табып килүче умартачы кыз булып хәтердә кала. «Әле язмышлар языла гына», — ди автор. Укучы матур башланган язмышның дәвамы да матур булачагына ышана. Ф. Яруллинның әдәби язмышына тагын бер сәхифә өстәлде. Сүз дә юк, матур сәхифә, якты сәхифә! Ихтыярсыэдан күңелгә шигырь юллары килә: Күктә күпме йолдыз бар! Таң йолдызы, төнгесе... Гади күзгә күренми Йолдызларның күбесе... Без игътибар итмәгән Күктә күпме балкыш бар! Ачылмаган йолдыз күк Җирдә күпме язмыш бар. Ачылмаган язмышлар... Бу сүзләр уйланырга мәҗбүр итә. Чыннан да, күпме әле алар — ачылмаган, ләкин һәркайсы зур бер дөнья булган язмышлар! Юк, сүз атаклы кешеләр турында түгел, ә менә иң гади кешеләр турында бара. Яңа сөрелгән буразнада игенче басып тора. Кулында күпереп торган кара туфрак. Аның өчен гади туфрак кына түгел бу, ул гүяки учына җир шарының бер кисәген салган. Туган җирнең бәрәкәтен, икмәк тәмен, яшәү ямен үзенә сеңдергән бу туфрак изге аның өчен. Сез аның күзләренә карагыз! Бу игенче үзе ачылмаган олы язмыш түгелмени? Станогы янында басып, аннан чәчрәгән очкыннарда үзе генә аңлый торган матурлыкны күреп, шат елмаеп торучы эшче үзе бер олы язмыш түгелмени? Әнә бер малай үзеннән зуррак кар йомарламын тырыша-тырыша үргә таба тәгәрәтеп маташа, ул да бит үзе яңа бер дөнья. Ф. Яруллин үзенең әсәрләрендә менә шундый артык күзгә бәрелеп тормаган язмышларны мәйданга чыгара, укучыга гадәти күренешләрдә матурлыкны күрергә ярдәм итә. ...Сезнең яңа тибеп чыккан чишмә күргәнегез бардыр. Ул үләннәр, ташлар арасыннан килеп чыга да, табигатьнең иркә баласы кебек, җырлый-җырлый ага башлый. Үзенең яшәеше белән җанны иркәли, табигатькә тагын бер бизәк өсти. 60 нчы еллар башында әдәбиятыбызга үзләренә генә хас җыр-моңиары белән килеп кергән бер төркем яшьләр арасында гадилеге, якты хыяллары, матур тойгылары белән укучыны җәлеп иткән Фәнис Яруллин да бар иде. Без шигырьләре аша аның үзен күрдек, көчле ихтыярына сокландык, матбугатта чыккан һәр яңа шигыре өчен шагыйрьнең үзе белән бергә куандык. Менә аның иҗат чишмәсе тормыш гүзәллеген, дөнья матурлыгын, кешелекнең бөеклеген мактый-мактый еллар аша ага да ага. Шагыйрь күңелендә меңнәрчә язмышларның юллары кисешә. Ул дөньяның сизгер барометры кебек: җир йөзендәге һәр үзгәрешне тоя, аны үз йөрәге аша үткәреп, кешеләргә җиткерә. ФЯруллинның «Ике сонет» дигән шигырендә мондый юллар бар: Каерса да язмыш минем канатымны. Ала алмас кешеләрне яратуны. Әйе Ф. Яруллинның күңеле тирә-юньгә, кешеләргә, тормышка мәхәббәт белән тулы. Моңа аның шигырьләре шаһит. Шул шигырьләр аны кыю рәвештә татар әдәбиятының киң мәйданына алып чыктылар, шагыйрь итеп таныттылар. Егет кешенең күңелендә йөгәне-ияре белән ат ятар, диләр. Ф. Яруллинның иҗат чишмәсе шулай талгын гына агып яткан җирдән кисәк борылышлар ясый башлады. Аның «Җилкәннәр җилдә сынала» дигән зур күләмле проза әсәре басылып чыкты. Повесть герое Фәниярның язмышы укучы язмышы белән үрелеп китте. Көчле рухлы бу егет һәркайсыбызны чын-чыннан сокландырды. Җилкәнне язмышның иң усал, иң рәхимсез җилләре сынады, ләкин ега алмады. Шуңа куанды укучы, шуңа үз итте Фәниярны. Кызганмады, нәкъ менә яратты, чөнки ул егет кызганулардан өстен иде. Без әсәрдәге Ана образына да тирән ихтирам белән, рәхмәт хисе белән карадык. Язмыш җиле бер Фәниярны гына түгел, аны да сынады. Ә сөйгәне белән тормыш давылларына каршы бару өчен курыкмыйча үз иңен куйган яшь кызга кем генә сокланмады икән. Якты образлар күп иде әсәрдә, чөнки автор кешеләрне ярата, тормышны матур итеп күрергә тели һәм күрсәтә белә. Повестьның йөгерек тел белән язылуы да укучының аны җылы һәм җиңел кабул итүенә ярдәм итә. Күп тә үтмәде. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Ф. Яру- линның «Әнә килә автомобиль» спектакле куела башлады, тамашачыларның игътибарын казанды. Шулай итеп, Ф. Яруллин безнең алда балалар өчен дә, зурлар өчен дә кызыклы шагыйрь, прозаик, драматург булуы белән ачылып китте. Шигырьләр дә кешеләр күк; Кайберсе озак яши. Кайсы тугач та үлә. Мәңге үлмәс, мәңге сулмас Шигырь язасы килә, — ди Ф Яруллин бер шигырендә. Без аның иҗатында яңа сәхифәләр ачыласына, талантының яңа үрләр яулаячагына ышанабыз. Язмыш дәвам итә. Язмышлар языла әле.