Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮҢЕЛГӘ КИЛГӘН УЙЛАР

Әнкәй безне Сөннән алып кайткан, Сен суында юган иң элек... Кем турында сүз барганны белү өчен шушы ике юл бик җитә кебек. Әйе, сүз Роберт Миңнуллинның «Сөенсеннәр әле каеннар» җыентыгы 1 турынд'а барачак. Яшь авторның яңа китабын укып чыгу белән аның беренче китабына да күз саласың: чагыштырасың, уйланасың. Үсеш бармы, автор бер урында таптанмыймы? Барыннан да элек, үсеш-үзгәреш лирик геройда күренә. Аның инде дөньяга карашы формалашкан: ил гаме, халык гаме белән яши, ул замана баласы, «канатларын көйдерә-көйдерә» булса да кояшка омтыла. Мәйданнарга тик көчлеләр чыга, Тик көчлеләр яуда бирешми. Ут уйната торган чагыбыз бит — Көчсез булу безгә килешми! Аның яңа «КамАЗвлар төзисе, «БАМ»нар саласы бар. Ә гомер дигән нәрсә бакый түгел, йөрәктә яшьлек ялкыны, тәндә куәт, беләктә көч барында кулдан килгәнне эшләп калырга кирәк. «Хакыбыз юк көчсез булырга», «Кояшка омтылу», «Янарга икән янарга» шигырьләре әнә шул турыда сөйли. Лирик геройның туган җиренә, тормышка мәхәббәте һәр шигырьнең рухыннан бөркелеп тора. Ул чын мәгънәсендә үзенең туган авылына, Сөнгә, каеннарга, талларына гашыйк. Бу хискә ул шулкадәр тугрылыклы ки, әлеге тойгы аның уйларын, теләкләрен, омтылышларын һәр даим бизәп тора. Менә безнең героебыз самолетта көньякка оча: Туган якның кыр казларын, Бәлки, табармын әле. Үзебезгә кайтыгыз дип Әйтеп карармын әле. Кара диңгезгә багышлап язган шигыренә дә «Сөн дулкыны» дип исем бирә шагыйрь. Хикмәт! Анда да Сөн дулкыны килеп кушылган икән, әмма ул зур диңгездә үзенең •төсен, тәмен, гамен югалткан һәм үзе дә югалып, тынып, күмелеп калган...» Монда * Роберт Мнннуллни. Сеенсеннэр әле каеннар. Татарстан китап нәшрияты, 1979 ел. инде уйлану, борчылу, фәлсәфә ярылып ята. Шагыйрь «Аерма мине моңнан» шигырендә инде моңа кадәр киная, уйлану, күчермә образлар аша тасвирлап килгән төп фикерен укучыга турыдантуры ачып бирә: туган якларын ташлап китүенә үкенә, әрни, һәм, ниһаять, үз авылында аны кунак итеп кенә санауларына («Нинди кунак ди мин...» шигырендә) борчыла башлый. Уйланулар, борчылулар, үз-үзеннән канәгатьсезлек хисе тынгылык бирми аңа. Әйбәт фал инде бу! Яхшыга юрыйк! Ә бит кайчандыр ул: Киткәнгә дә шактый булган икән. Килеп күрешәләр — танымыйм. Сыйлашырга шәрәб табылса да. Сөйләшергә сүзләр табылмый. Фәлсәфәләр, Уй — шөгыльләр башка, Башларда да башка мәшәкать. Бар әңгәмә — бала чакка кайту. Кабатлана шулай ничә кат... — дигән кеше иде. Бәхеткә каршы, яңа китапта мондый кешенең эзе дә юк. Биредә сәламәт рухлы, якты, мөлаем, самими язылган шигырьләр тупланган. Лирик герой «ямь-яшел аэропортка акчарлак булып куна», җиргә яз кайтуның сөенчесен туган ягыннан үзе ала. Карлар аның иңенә «ак өметләр» булып ява, дөньяда актан башка төсләр барына аның ышанасы да килми. Әледән әле шигырьләргә ак каеннар, ак моң, ак күгәрчен, акчарлак, ак чәчәкләр килеп керә. Табигать аклыгы шагыйрьнең саф хисләре, якты уйлары белән берләшә. Туган як пейзажын сурәтләгәндә палитрадагы барлык төсләр хәрәкәткә килә. Роберт биредә үз стихиясендә: Каеннар да әзерләнгән Яз булып кагынырга. Мин үзем дә әзер бүген Яз булып кабынырга. Кыенсынып басып торам Карларга кагылырга; Ашкынып тора алар да Яз булып агылырга. Шагыйрь лирик хисләрен, җитди фәлсәфи фикерне җиңелчә юмор белән өретеп бирә белә. «...Сөюдән шашкан йолдызлар Агыйделгә ташлана», давылдан соң җир өс- теиә чыгып, ялангачланып калган имән тамырлары өчен пошынып язылган шигырьдә дә шаян сүз кыстырырга җай таба: Көйрәячәк, кибәчәкләр Алар кояш утында. Ә аннары берәр абзый Төяп китәр утынга» Сүзләр мәгънәсеннән, яңгырашыннан файдалана белү шигырьдән-шигырьгә үсә бара. Шигырьләрнең стилендә Шәүкәт Га- лиеанең уңай йогынтысы сизелә, эчтәлекләрендә юк-юк та Такташ аһәңнәре ишетелеп китә. Алдагы көннәрнең яктылыгына, барыр юлларның аклыгына, максатларның олылыгына ышаныч тудыра бу шигырьләр. Шулай да китаптагы барлык шигырьләрне дә уңышлы дип әйтеп булмый. Кыска шигырьләр хәзер модада (яхшы мәгънәсендә). Әмма Роберт «Яратабыз!» дигән юмористик парчасыннан башка кыска шигырьләрен җыентыкка кертмәсә дә берни югалтмаган булыр и/fb. КАБЕР ТАШЫНДАГЫ ЯЗУ Яман булгач, нинди аерма — Кешеме ул, әллә буреме! Бу кешенең безгә бердәнбер Яхшылыгы булды—үлеме... яки Мин беек тә, мин мәңгелек Дип узен хис итте. һәм, чыннан да, ул беркөнне Мәңгеле . . китте. Бу дүртьюллыклар күңелдә авыр тәэсир калдыра. Яман кешене исән чакта тиргәп калырга кирәк, үлгән кешене яманлау гадәткә кермәгән. Җыентыкта «Җиңү» исемле поэмадан фрагментлар бирелгән. Поэма үзе бармы? Нигә фрагментлар гына? Стиленә, алымына караганда ул тирән фәлсәфи һәм колачлы әйбер булырга тиеш. Әмма бар кадәреннән әлегә берни аңлашылмый. Фрагментларны укыгач, куркыныч төш күреп уянган кеше кебек тоясың үзеңне. Р Миңнуллин бу әсәре белән үзенең гадилегенә, мөлаемлыгына зыян китермәс микән? Кайбер тәгъбирләрнең дә урынсыз булуы күзгә ташлана «Иртәнге пейзаж» дигән матур гына шигырь йолдыз шәрабларының табында ташып торуларын(?) әйтү өчен генә язылган соңгы строфаның бөтенләй кирәге юк. «Үлән» шигырендә дә шул ук хәл. Нигездә уңышлы гына булган шигырьнең тәмен җибәргән соңгы юллар — көчләп тагылган юллар булса кирәк: Төртеп чыккан яшь бер үлән Кара карны кайнатып. Җәй көтеп алҗыган җирне Җибәрде ул айнытып. Ефәк шикелле бу үлән. Кыяклары яшелдән. Елкылдап тора. Әйтерсең Чәчрәп калган яшеннән. Җәйнең җаны түгел микән Яшь үлән — яшел тылсым! Ни булса да булсын, әмма Аягы җиңел булсын!- Шигырь шушында бетте ләбаса?! Ә аны көчләп сузалар: Талпына үлән яшәргә. Үзе — яшел борынлы. Ә үзеннән көнләшсәң дә. Көнләшсәң дә урынлы. Сузалар диюем шуннан, бәлки шигырьдән бүселеп торган мондый урыннарны китапның редакторлары да күрергә тиештер. Автор да үзүэенә таләпчәнлекне арттырган булса зыян итмәс иде. Шигырьләрнең берсендә генә дә «лирик мин»нән башка кеше юк. Оста кул белән ясалган туган як пейзажы һәм шунда япа-ялгыз, кая барып бәрелергә белми йөргән «лирик герой». Кешесез шигырьләр... Бер «лирик минвне күпме сыгарга мөмкин? Өстәвенә аның тормыш тәҗрибәсе дә аз булса? Иң аянычы шул, әлеге кимчелек бер Роберт Миңнуллин иҗатына гына карамый. Соңгы 10—15 ел эчендәге шигырьләрдә кешенең эчке дөньясын, рухи байлыгын. интеллектын үлчәү берәмлеге булып бердәнбер «лирик мин» калып бара. Ә ул «минпнәрне игезәкләр диярсең, чөнки яшь шагыйрьләр барысы да диярлек бер юлдан киләләр: авыл — мәктәп. Казан — университет, редакция. Ул ка- бат-кабат балачагына кайта, туган ягын сагына. аның табигатен тасвирлый. Бу очракта эмоцияләр көчле була, әлбәттә, әмма хис һәм тойгы никадәр генә кайнар булмасын, әйтер сүз вак, фикер кәрлә булганда шигырь максатка ирешми кала Андый шигырьләргә социаль күренешләрнең асылына үтеп керү җитми, авторның «лирик мин»е тирән итеп кичерә белүче үзенчә акыллы гына кеше булса да, күп очракта социаль эчтәлектән мәхрүм була, абстракт- гуманистик тенденцияләрне алга сөрә. Бу хәл тормышны өйрәнү-тикшерү сферасын тарайтып кына калмый, поэзиянең мөмкинлекләрен дә чикли, нәтиҗәдә, шагыйрьләр үзләре дә сизмичә берсенберсе кабатлый башлыйлар. Шигырьләрне укыганда аларда- гы ясалмалылыкны, авторның тирән акыллы, төпле булып күренергә тырышуын күреп торасың. Ул үзенең кечкенә генә шәхси үпкәләве турында да авыз тутырып, шау-шу килеп сөйли, ә инде кешелек дөньясын борчыган мәсьәләләргә килеп орынса, сүлпән генә, ярым пышылдап берәр сүз әйтеп үтә. Менә авыл. Ул заманыбызга хас темплар белән үскән, үзгәргән: тормыш та башка, кешеләр дә башка. Әгәр шагыйрь әллә нигә бер туган авылына кайтып, кайчандыр үзе белән бер парта артында утырган, бергә печән чапкан, аулак өйләргә йөргән иске дустын танымый, аның белән сөйләшер сүз тапмый икән (бу очракта мин Р. Миңнуллин- ның «Кайткан саен» шигырен күздә тотам) бүгенге көн героен тудыру турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Шагыйрь үзен тудырган, үстергән, үзенә талант һәм канат биргән авылга ешрак кайтсын, үзенә сөт- каймак җитештергән чибәрнең күзләренә тутырыбрак карасын, үзенә ипи ашатучы егетнең күңеленә тирәнрәк үтеп керсен иде. Соңгы еллар поэзиясенә хас булган уртак кимчелекләр турындагы фикерләр нигә бер Роберт Миңнуллин мисалында әйтелә соң? Беренчедән, болар аның шигырьләренә дә турыдан-туры кагыла, икенчедән, сүз Роберттан башланган икән, димәк, аның бу йогынтыдан арынырлык чамасы барлыкка ышанасың. Сөи буйларын, ак каеннарын, әнисен, сөеклесен шундый көчле итеп ярата белгән лирик шагыйрь үзе белән кайчандыр бер партада утырган кызның (әйтик, ул хәзер фермада сыер сава) гүзәл портретын, үзе белән кайчандыр бергә печән чапкан дустының (хәзер ул алдынгы механизатор булырга мөмкин) образын тудыра алмасмыни?! Бәлки нәкъ менә Роберт Миңнуллин безгә замандашның моңарчы әдәбиятыбызда тиңе булмаган тулы канлы образын иҗат итәр! «Сөенсеннәр әле каеннар!» китабын укыгач күңелгә әнә шундый уйлар килде.