Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ЖУРНАЛИСТЛАР БЕЛӘН ОЧРАШУ 5 майда Пресса йортында КПСС өлкә комитетының беренче секретаре Р. М. Мусин республика газеталары, журналлар, радио, телевидение һәм нәшриятларның җитәкче работниклары белән очрашты. Р. М. Мусин республиканың промышленность предприятиеләре, төзелеш, транспорт оешмалары, колхоз һәм совхозлар тарафыннан дәүләт планнарын һәм социалистик йөкләмәләрне үтәүнең барышы, хезмәт ияләрен коммунистик тәрбияләү һәм аларны 1980 ел заданнеләрен. тулаем бишьеллыкны үтәүгә туплау. Татарстан АССРның 60 еллыгын һәм КПССның XXVI съездын лаеклы каршылау буенча массовый информация һәм пропаганда чараларының бурычлары турында сөйләде. ШИГЫРЬ БӘЙРӘМЕ Инде традициягә кергәнчә, республикабызда һәр елны апрель аенда В. И Ленинга багышлап сәнгать фестивале үткәрелә Анда илебез һәм Татарстанның танылган коллективлары, күренекле сәнгать осталары катнаша Нур өстенә нур булып, сәнгать фестиваленә шнгырь бәйрәме килеп кушыла Быелгы шигырь бәйрәме даһи юлбашчыбыз юбилеена. Бөек Җиңүнең 35 еллыгына һәм Татарстан Автономияле республикасы төзелүгә 60 ел тулуга багышлана. Республикабыз язучылары, культура эш- леклеләре Арча районының Тукай-Кырлай авылына бардылар. Г. Тукайның мемориаль музеенда булдылар, шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр куйдылар. Шнгырь бәйрәме М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасы янәшәсендәге Г. Тукай һәйкәле янында дәвам нт- терелде. Г. Тукай һәйкәле алдында зур шигъри митинг булды. Аны кереш сүз белән Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе Г. А Ахунов ачты. 1980 ел өчен Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреатлары шагыйрь И. Юзеев белән скульптор В Маликов чыгыш ясады. Алар әдәбнятсәнгать эшлеклеләре турында даими кайгыотучанлык күрсәтүләре өчен партиябез һәм хөкүмәтебезгә эчкерсез рәхмәтләрен белдерделәр. Аннары шагыйрьләрдән С. Хәким, М. Садри, Ә Исхак, Н. Арсланов, Р Гатауллин. Р Миңнуллин, Ф Сафин. Р. Фәй- зуллин, Р. Моран һәм башкалар үз шигырьләрен һәм тәрҗемәләрен укыдылар. Митингта катнашучыларны «БАМстрой- путь» төзелеш идарәсе вәкиле Г. Сычев кайнар котлады. РСФСРның халык артисты Ф. Насретдинов Г. Тукан турында җыр җырлады. ӘДӘБИ БЕРЛӘШМӘЛӘР—ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ Татарстан Язучылар союзы һәм ВЛКСМ өлкә комитеты әдәби берләшмә җитәкчеләренең ике көнлек семинарын үткәрде. Семинарны ВЛКСМ өлкә комитеты секретаре Ф Сафнн ачып җибәрде. Аннан соң Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе урынбасары И. Юзеев, Татарстан Язучылар союзының рус секциясе председателе Г. Паушкинның доклады тыңланды. КПСС өлкә комитетында бүлек мөдире М М. Муснн, Язучылар союзы партия оешмасы секретаре Т. Миңнуллин. тәнкыйтьче Р. Мостафин чыгышлары да зур кызыксыну белән тыңланды. Семинар эшендә түбәндәге әдәби берләшмә җитәкчеләре катнаштылар: Д. Вәлнев (Казан), Г. Кашапов (Чаллы). Н. Алеш- ков (Чаллы). Ш Мостафин (Кукмара). Р. Хисмәтуллин (Т. Кама). М. Зарецкий (Казан), М. Рафиков (Апае). В. Мальцев (Әлмәт), Р. Фәизов (Арча), Н Әхмәдиев (Азнакай), Р. Вәлнуллнн (Лениногорск), М Федосенко (Т. Кама), Ә. Фәтхетдннова (Әгерҗе). Әдәби берләшмә җитәкчеләре иҗат тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Кайберләре ВЛКСМ өлкә комитетының. Татарстан Язучылар союзының Почет грамоталары белән бүләкләнделәр. Семинарда катнашучылар Г. Тукайның мемориал-музенда булдылар, шигырь бәйрәмендә катнаштылар. Татарстан Журналистлар союзы идарәсе. Хөсәен Ямашев исемендәге республика журналистлар премиясе комиссиясе тәкъдимнәрен тикшергәннән соң. 1980 ел премияләрен түбәндәге иптәшләргә бирергә карар итте: Казан дәүләт университетының журналистика кафедрасы мөдире Флорид Имамәхмәтович Әгъзәмовка. Татарстан китап нәшриятының баш редакторы урынбасары Hvnyana Кәлимуллович Габитовка, «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясенең бүлек мөдире Хәбибулла Яруллович Гобәйдуллинга — Л. И. Брежневның «Кече жир». «Янару», «Чирәм җир» китапларын. «Ленин юлы белән» дигән речьләр һәм мәкаләләр җыентыкларын татар теленә тәрҗемә итү өлкәсендәге зур эшләре өчен. «Казан утлары» журналының җаваплы секретаре Кояш Закировна Тимбиковага. «Азат хатын» журналының җаваплы секретаре Мәдинә Габделхаковна Маликовага «Азат хатын» журналында басылган һәм 1979 елда Татарстан китап нәшрияты чыгарган яшь буынны коммунистик тәрбәяләү турындагы очерклары һәм мәкаләләре өчен. Казан телевидение студиясенең фильмнар эшли торган баш редакциясе өлкән редакторы Риорита Александровна Рубцовага үзәк телевидение өчен эшләнгән һәм 1979 елда күрсәтелгән «Чаллы» (аңлатмалы портрет) һәм «Ак йортыма кер» документаль телевизион фильмнар сценарие өчен. СССР Язучылар союзы идарәсе секретариаты СССР Язучылар союзының 1979 елгы әдәби тәнкыйть өлкәсендәге еллык премияләрен бирү турында карар чыгарды. Быелгы лауреатлар арасында якташыбыз тәнкыйтьче Р Мостафин да бар Премиягә ул «Сибгат Хәким» исемле монографиясе («Советская Россия» нәшрияты»). «Җаваплылык хисе» исемле җыентыгы (Татарстан китап нәшрияты) һәм вакытлы матбугатта танылган мәкаләләре өчен лаек булды. Язучылар союзы каршындагы тәнкыйть секциясенең чираттагы утырышы булды. Көн тәртибенә әдәбиятта шартлылык мәсьәләсе куелган иде. Доклад белән филология фәннәре докторы И Нуруллин чыкты Соңыннан булган фикер алышуларда тәнкыйтьчеләр Ф Мусин. Ф. Миңнуллнн. Р. Мостафиң, әдәбият белгече Ф Хатипов, филология фәннәре докторы X Госман һ б. катнашты Чыгышларда хәзерге әдәбиятта шартлылыкның киң кулланылуы, зур роль уйнавы һәм аның татар әдәбиятында да кулланыла башлавы әйтелде. ҖӘЛИЛГӘ МЕМОРИАЛЬ ТАКТА Җиңү көне алдыннан элекке Даугавпилс крепосте бастионнарының берсендә Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә мемориаль такта куелды Аңа рус, татар һәм латыш телләрендә шагыйрьнең: «Бар җырымны илгә багышладым, Гомеремне дә бнрәм халкына». — дигән сүзләре язылган. Аннан астарак «1942 елны сентябрь — Октябренда Штзлаг-340 концлагеренда татар шагыйре. Советлар Союзы Герое Муса Җәлил тоткынлыкта булды», дигән юлларны укыйбыз. Мемориаль такта ачу хокукы Ян Фабрициус исемендәге Даугавпилс һава оборонасы югары авиация инженерлык училищесының политбүлек начальнигы В Нечаев белән Ленин комсомолы исемендәге химия сүсе заводы мастеры Социалистик Хезмәт Герое А Рыбаковка бирелде. Шагыйрьнең тормышы һәм көрәш юлы турында педагогия институтының өлкән укытучысы Э. Мекш сөйләде. Тантанада шагыйрьнең шигырьләре дә яңгырады. Анда Татарстаннан да кунаклар булды. СӘХНӘДӘ «ҖӘЛИЛ» М Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында СССРның халык артисты композитор Нәҗип Җиһановның Әхмәт Фәйзи либреттосы буенча иҗат ителгән «Җәлил» операсы премьерасы күрсәтелде. Әлеге әсәр сәхнәгә В. И. Ленинның тууына 110 ел. Бөек Җңңувең 35 еллыгы һәм Татарстан АССР төзелүгә 60 ел тулу уңаеннан куелды. Бу —операның инде өченче тапкыр сәхнәләштерелүе. Беренче мәртәбә ул театр сәхнәсендә чирек гасыр элек куелган иде. КАРАКАЛПАК СӘХНӘСЕНДӘ Каракалпак АССРның яшь тамашачылар театры Татарстан комсомолының М. Җәлил исемендәге премиясе лауреаты, шагыйрь һәм драматург Илдар Юзеевның «Сандугачлар килгән безгә .» исемле моңсу комедиясе буенча эшләнгән спектакль премьерасын күрсәтте Бөек Җиңүнең 35 еллыгы уңаеннан күрсәтелә торган бу спектакльне сәхнәгә режиссер Е. Ансатбаев куйган. Пьесаны каракалпак теленә Б Исмаилов тәрҗемә иткән. ӘЛМӘТ ЯЗУЧЫЛАР ОЕШМАСЫНДА 25 нче апрельдә нефтьчеләрнең Техника йортында поэзия кичәсе булды Кичәне Әлмәт шәһәр Советы председателе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин ачты Язучылар оешмасы җитәкчесе Ә Маликов кереш сүз белән чыкты Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты Гамил Афзал, шагыйрьләр Әдип Маликов, Клара Булатова. Энҗе Мәэмннова, Роберт Рәкыйпов, Венера Туктарова үзләренең шигырьләрен укыдылар 24 апрельдә күренекле әдип. РСФСРның М. Горький һәм ТАССРның Г Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Снбin X 1ним. шагыйрьләр Рәдиф’ Гатачллнн. Роберт Мнңнуллиннар Арча педагогия училищесында кунакта булдылар Алар башта биредә эшли торган әдәбият түгәрәге членнары белән очрашып, студентларның язмалары буенча кызыклы сөйләшү уздырдылар Соңыннан училище студентлары алдында үтләренең’ шигырьләрен укыдылар. сорауларга җавап бирделәр Бу күңелле очрашу күмәкләп Г Тукайның «Туган тел*ен җырлау белән тәмамланды.