Логотип Казан Утлары
Повесть

ЙОЛДЫЗЛАР КАЛКА

Беренче танышулар зучылар белән без университетта укыганмын беренче елларында ук таныша башладык. Сугыштан соңгы беренче елларда татар әдәбияты гөрләп үсеп китте Зур-зур поэмалар, повестьлар язылды. Бүгенге татар совет әдәбиятының горурлыгы булган «Тукай», «Алтын йолдыз», «Онытылмас еллар», «Намус», «Язгы җилләр» әнә шул елларда иҗат ителделәр, «Совет әдәбияты» журналында басылып та чыктылар. Без, университет студентлары, язучыларның Габдулла Тукай исемендәге клубына йөри башладык. Анда әлеге романнар хакында кызып-кызып фикер алышалар, шигырь кичәләре үткәрәләр иде. Гомәр Бәшировны, Ибраһим Газины, Сибгат Хәкимне, Шәйхи Маннурны без мәктәп эскәмиясеннән үк укып үскән идек. Инде менә аларның трибунага чыгып сөйләүләрен күрү бәхетенә дә ирештек. Минем үземне, мәсәлән, беренче мәртәбә Габдрахман Әпсәләмовны күрү бик дулкынландырды. Ул елларны аның «Алтын йолдыз» романын укымаган бер генә үсмер дә булмагандыр һәм без, ул чагында, иң яраткан язучың кем. дип сорасалар, ике дә уйлап тормастан, Габдрахман Әпсәләмов дип әйткән булыр идек. «Алтын йолдыз» романының яшь геройлары безнең белән бергә яшиләр, күңелләрне сызып, авырттырып торалар — һәлак булганнарын әйтәм. Шунлыктан Габдрахман Әпсәләмов дигән язучыны күрү безнең күңелдә йөрткән бер хыялыбыз иде. Шулай бер мәртәбә Тукай клубында утырган чакта, безнең яннан жил-жил атлап, ялан башлы, аксыл плащлы, уртачадан аз гына калкурак буйлы чандыр бер кеше узып киткәч, студентлар төркемендә: «Әпсәләмов!» дигән сүз ишетелеп калды Ул арада инде әлеге җиңел гәүдәле кеше алгы рәткә үк барып утырган, яңагына кулы белән таянып, ниндидер язуны укый, укый-укый да карандаш белән төзәтеп баДәвамы. Башы 5 иче санда. ра иде. Юк, ялгышам, карандаш белән түгел, автомат ручка белән иде бугай. Мин аның кесәсеннән юан кара саплы ручканы чыгарганын, шундук икенче бер кесәсеннән кечерәк бер тартма алып, тартма эченнән уч яссылыгы гына кара чүпрәк алганын һәм автомат ручканың каләмен әнә шул чүпрәк белән бик пөхтә итеп сөрткәнен күрдем. Гап- гади шушы бер хәрәкәт миңа бик көчле тәэсир итте, һәм мин ана изге затка карагандай сихерләнеп карап тордым. Трибунага чыгып сөйли башлагач, минем хәтеремә ин нык сеңеп калганы аның әдәбият дигән сүзне «әрәбият» дип сакаурак итеп әйтүе булды. Мин «Совет әдәбияты» редакциясенә эшкә урнашкач, без көн саен диярлек очраша башладык. Габдрахман абый редколлегия члены иде, көн саен бер мәртәбә, кичкә таба, редакциягә кереп чыга торган иде. Ни бирсәң дә карышмый ала, бик төгәл укый, фикерен редакция кәгазенә язып китерә, олысына да, кечесенә дә бердәй тигез мөнәсәбәттә булып, «сез» дип дәшә торган иде. Ибраһим Газига беренче мәртәбә укырга зур бер кулъязма илтүем шулай ук хәтердә калган. Ниндидер калын йөнтәс материалдан теккән бик зур зәңгәрсу халаттан, башына кызыл башлы сөлге урап куйган хәлдә, ул мине алма ашый-ашый каршылады. Шундук урындыкка утыртты. Мин тартынып кына утырдым, үземнең әле генә журналда эшли башлаган әдәби хезмәткәр икәнемне әйттем, менә сезгә, редколлегия членына, укыр өчен кулъязма китердем, дидем. Кулъязманы ул кулына тотып, урталай ачты да иснәп карады. — Фу! Тәмәке исе килә моннан! Син аны, Гариф энекәш, чыгышлый, чоландагы киштәгә куя кит әле. Бер атна торсын шунда, тәмәке исе беткәч, алып укырмын мин аны,— диде. Мин аның ныклы характер иясе икәнен күрсәтә торган калку иягенә, калын пыялалы күзлегенә, кысыла төшкән иреннәренә, сөлге ураган зур башына сәерсенеп карап тордым да кайтып киттем. «Язучы халкы да бер калыпка гына сугып куелмаган икән, бик төрле була икән».— дигән уй туды күңелемдә. Әнә шул уй, озак еллар язучылар белән аралашып яшәү һәм өлкән әдипләребезнең әсәрләрен аңлы рәвештә өйрәнү аркасында, минем күңелдә тагын да ныгый төште. «Намус» романының сурәтләү чаралары Университетта бишенче курста лекцияләр юк дип әйтерлек. Булса, атнасына өч сәгать буладыр, анда мин барып кайтам да журнал мәшәкатьләренә күмеләм. Эшне мин иртәнге җидедә башлыйм. Иң әүвәл, әле беркем дә юк чагында, берике сәгать гранка укыйм. Аннары тугызда, урамга чыгып, берәр ашханәдә тамак ялгап алам. Шуннан соң эшнең зурраклары китә: хатларны барлыйм, җавап язам, хикәя, повесть, романнарны редакциялим, редакцияләнгән кулъязмаларны машинкага тапшырам, техредактордан гранкаларны алып, авторларыннан укытам, яңа килгән кулъязмаларны редколлегия членнарына илтеп бирәм, әзер санны типографиягә төшерәм. Нигә бер кешегә шулкадәр дә күп эш дисезме? Без ул чагында 12 табаклы журналны нибары өч кеше: җаваплы редактор Гази ага Кашшаф, секретарь Булат Гыйззәтуллин һәм әдәби хезмәткәр—мин чыгарып бара идек. Хәзер «Казан утлары» журналының штатында 16 кеше, анда проза бүлеге, поэзия бүлеге, хатлар бүлеге, очерклар һәм публицистика бүлеге, әдәби тәнкыйть һәм башка бүлекләр бар. Бүлек саен диярлек әдәби хезмәткәр. Техник редактор, ике корректор, баш редакторның урынбасары һәм җаваплы секретарь бар. Хәзер машинисткалар гына да икәү. Безнең заманда Булат Гыйззәтуллин Язучылар союзының партоешма секретаре булып эшли, аның күбрәк вакыты әнә шул эшкә китә. Гази абый университетта укыта, китаплар яза, редакциягә сәгать икеләр тирәсендә генә килә иде. Миңа кулъязмалар килеп кергәннән баш- * лап журнал булып чыгып киткәнче барлыкбарлык эшне башкарырга. < шулар өстәвенә әле журналны тарату эше белән дә шөгыльләнергә £ туры килә иде. S Боларны мин һич кенә дә зарланып әйтмим. Редакциядә эшлә- а. гән дәверемдә мин теләсә нинди эшне башкара алырлык, үз әсәрлә- ч ремне иң кыен шартларда да яза алырлык, җәмәгать эшләреннән ни з кушсалар, шуны үти алырлык хәлгә килдем. Үземдә корыч дисциплина, 5 режимлы яшәү әмәле булдыра алдым. Е Нәкъ шул елларны мин Муса Җәлил архивын өйрәндем, герой шагыйрьнең чамадан тыш күп эшләгән, күп язган булуы мине янә бер * мәртәбә яшәү рәвешемнең дөрес икәненә ышандырды. Бүген кайбер яшьләр җәмәгать эше куштыңмы, шундук каш жые- х ралар, сөмсерләре коела. Минем аларга Муса Җәлил тормышы белән * ныграк танышуны тәкъдим итәсем килә. Югарыда санаган бик күп < редакция эшләре янына мин әле Язучылар союзы месткомында, проза е һәм тәрҗемәчеләр секциясендә секретарьлык эшен дә алып бара идем. = Нәкъ әнә шул чорда мин беркетмәләр, карарлар, мөрәҗәгать язарга < өйрәндем. Соңыннан алар миңа бик тә кирәк булып чыктылар. Әйе. u эш ифрат күп. вакыт бик аз, вакыт кысан, шуна күрә йоклавын да редакциянең бер бүлмәсендә йокларга, тумбочкада мендәр тотарга мәҗбүр идем. Ул еллар өчен мин Шәһидәгә әле дә рәхмәт укыйм: көнләшеп-мазар итеп, кирәккә-кирәкмәскә тикшереп, мине борчымады, минем булсынга йөрүемне белде, кичен җиделәр тирәсендә берәр сәгатькә генә кереп чыккай чакларда, сагынып, зерә дә үз итеп, чын туганнарча каршылый һәм туганнарча озатып кала иде. Квартирага без Чернышевский урамының Гажур йортына кердек, дөресрәге, югарыда әйткән Советлар Союзы Герое Павел Яковлевич Гурьяновларда унбиш метрлы бер бүлмәдә өндәш булып яшәдек. Мәхмүт Хөсәен ул елны хатыны белән башка чыкты. Яхъя Халитов тулай торакка күчеп китте. Редакциядә башкарыла торган бик күп, бик мәшәкатьле эшләр белән бергә, мин әле университетның бишенче курсында укыйм, шул елны диплом эше язарга һәм дәүләт имтиханнары тапшырырга тиеш идем. Баштарак мин, диплом эшен ничек язармын икән дип, куркып йөрдем. Редакциядә эшләвем, язучылар белән әледән-әле очрашып торуым, әтиебез урынына калган кеше, гаять дәрәҗәдә ягымлы, сабыр табигатьле Гази абый Кашшафның өзлексез булышлыгы аркасында, диплом эшен бары тик уку белән генә шөгыльләнгән сабакташларыма караганда алданрак, әйтергә мөмкин, хәтта беренче булып якладым. 1951 елны «Намус» һәм «Язгы җилләр» романнарына СССР дәүләт премиясе бирелде. Язучылар союзында шул уңайдан митинг булды. Бу романнарның даны белән бергә, татар әдәбиятының да даны ил буйлап яңгырады. «Намус»ка да, «Язгы җилләр»гә дә һәркайда ишек ачык, һәркайда яшел урам иде. Аларны илебез халыкларының күп кенә телләренә тәрҗемә итеп, бастырып чыгардылар Аннары алар Европа илләренә чыгып китте. Бу ике роман хакында зур-зур мәкаләләр. фәнни хезмәтләр языла башлады. Миңа «Намус» романының сурәтләү чаралары хакында диплом язарга куштылар Көчләп түгел, Мин аны үзем теләп алдым. Язучы Гомәр Бәширов романының теле. гомумән, аның әдәби телгә булган мөнәсәбәте минем уйлаганнарыма, минем эстетик карашларыма ятышлы иде. Университетта чакта телчеләр төркемендә укуым да, бәлки, шуңа этәргәндер. Ул елны мин әдәби тәнкыйть белән дә шөгыльләнә башлаган идем. «Намус»ның тулыландырылган өченче басмадагы зур калын китабын мин башта өч мәртәбә укып, карандаш белән сызып чыктым. Фикеремне язмаган, әсәрнең җөмләләрен төсле карандашлар белән билгеләмәгән бер генә бите дә калмагандыр. Шуннан соң «Намус»ның телен квалификацияли башладым «Квалификация» дигән авыр, татар теленә бигүк ятышып бетми торган сүзне бу урында шуңа кулланам, чөнки безгә ул чорда хезмәтебезне мөмкин кадәр фәнни итәргә, гыйльми терминнарны кыстырып язарга өйрәтәләр иде. Шул рәвешчә, мин «Намус» романындагы сүзләрне тартмаларга бүлеп тутырырга тотындым. Индивидуаль сөйләм, пейзаж теле, геройларга социаль характеристика, динамик вакыйга, тантаналы күренешләрдәге алымнар, әкият телен куллану, геройларның эчке кичерешләрен эчке монолог аша тасвирлау — минем тартмаларның иге-чиге юк иде. «Намус»ны шул рәвешле «сүтеп» чыккач, мин үземә фәнни җитәкче итеп билгеләнгән укытучым, филология фәннәре докторы Латыйф ага Җәләй янына килдем. Аның кәефсезрәк йөргән, муены кәкрәебрәк калган заманнары иде, Латыйф ага минем белән сөйләшергә кафедрага килмәде, туп-туры өенә чакырды. Киттем өенә. Галим йортыннан әллә ниләр күрергә өметләнеп барсам да, әллә ни күрә алмадым. Диван күрдем дә, өстәл күрдем, китап күрдем дә, шкаф күрдем. Безгә Җәләй аганың хатыны — аксыл чырайлы юаш апа чәй әзерләп китерде, майлап, ипиләп чәй эчтек. Сохари кимердек. Латыйф ага, авырткан муенын тамырлары бүртеп торган кулы белән терәтеп, мин сөйләгәннәрне тыңлап утырды да минем картотекаларны күздән кичереп чыкты. — Син брат. Әүхәди,— дип башлады сүзен. «Әүхәди» аның һәм- мәбезгә әйтә торган яраткан сүзе иде. — Бик хәтәр купкансың бит әле. Мөгезне бәк зурдан чыгарырга келисең, шәй. Алай кирәгимәс. Башта син, брат Әүхәди, уйлап, бүрегең белән киңәш итеп кара: Го- мәр хәзрәт, ягъни мәсәлән, элекке псевдонимы белән әйткәндә, Гомәр Разин ни өчен әсәрнең баш каһарманы иттереп Нәфисә киленне алган? Аннан ары кил^п, ни өчен аңар каршы чулак Сәйфине, икенче төрле иттереп әйткәндә, кулак Сәйфине куйган? Нәфисәнең үз бригадасы кызларына «гөлкәйләрем» дип сөйләве Казан арты сөйләше генәме, әллә ул сүзнең бу чибәр яшь хатынны характерлый торган башка нагрузкасы, ягъни йөкләтмәсе дә бармы? Әйтик, чулак Сәйфи «дисвительни без алга китмәдек, иллә мәгәр артка да чигенмәдек» дибәйтеп әйткән сүзе белән безнең каршыга кем булып килеп баса? Бу очраклы хәлме, әллә бигүк очраклы түгелме? Гомәр Бәширов дигән хитрый абзац аны берәр төрле, әйтик, социаль төсмерне бирү өчен кулланмаганмы? Ни өчен мин шундый конкрет, Шәйхи Маннур дигән шаирча әйткәндә, гәнгрит сораулар куям сина? Рәбига Афзаловна дигән бик тә хәтәр оста тел галиме сезгә сүзне контексттан аерып алып үрәтте. Ә мин сиңа, брат Әүхәди, сүзне контекст эчендә карарга кушам. Мина синең сүзне ия дип, хәбәр дип, тәмамлык дип каравың кирәкми. Бир син мина татар теленең җегәрен, көчен-гайрәтен бир! Менә булырсың тел галиме, менә булырсың — лингвист! Төшендеңме, брат Әүхәди? — Төшендем, Җәләй ага, — дидем мин һәм, картотекалар тутырган папкамны күтәреп, өйгә кайтып киттем. Шуннан сон мин өч-дүрт ай буена Латыйф ага күзенә күренмәдем. Аның мине формализмнан сакларга теләвен, әдәби телне эчтәлек белән форманың берлеге итеп карарга кушуын төшендем мин. Мин үз алдыма менә нинди сораулар куйдым: хезмәттә, иптәшләренә мөнәсәбәттә һәм мәхәббәттә яна карашлы, олы җанлы Нәфисәнең, әсәрнен беренче битләреннән үк укучының симпатиясен яулап алган Мәүлихә түтинең, укытучы Хәйдәрнең, райком секретаре Җәүдәт Мансуровнын, авыр чакта «Чулпан» колхозы белән җитәкчелекне « үз җилкәсенә алган Тимери картның һәм тагын башка бик күп уңай < һәм тискәре геройларның без ышанырлык эчке халәтен автор нинди әдәби алымнар, нинди сурәтләү чаралары белән тудыра алган? $ Латыйф ага без фәкыйрегезгә — «брат Әүхәдигә» сүзнең әсәрдәге * мәгънә йөкләтмәсен ничек тикшерергә кушса, гел шул юл белән бар- ч дык. Бу мине системасызлыктан коткарып кына калмады, бу мине з үзем язачак әсәрләргә карата да саграк булырга, тел-сурәтләү чара- f ларына таләпчәнрәк килергә өйрәтте. Е «Аксыл зәңгәр күктән мул булып яз кояшының саргылт нуры ко- ф елган иртәдә, керфекләренә кадәр тузан кунган юка гәүдәле бер кыз о белән яшүсмер кыз бала, җырлый-җырлый, бодай тазарткан» чакта, о аларның бригадирлары, җыйнак кына киенгән яшь килен Нәфисә кыр- * дан кайтып төшә. х — Я, нишлибез соң, гөлкәйләрем? Болай булгач, безнең бодай ** орлыгыбыз җитми бит.— ди ул. 2 Бу җөмләдәге «гөлкәйләрем» сүзе, «сон» ярдәмлеге, халык теленә £ кереп урнашкан «болай булгач» тәгъбире Нәфисәнең иптәшләренә £ эндәшүендәге ягымлылыкны, алар көченә ышану интонациясен бирәләр, Нәфисәнең бригада членнарына үз итеп, якын дусы итеп, ышаныч баглап каравын әйтеп торалар ич. Әлеге җөмләдән «бит» һәм «соң» ярдәмлеген, «гөлкәйләрем» дигән эндәш сүзне, «болай булгач» тәгъбирен. «бодай орлыгыбыз» дигәндәге бодай орлыгына үзеңнең газиз әйберен итеп карауны белгерткән «быз» кушымчасын алып ташлау белән җөмлә дорфа бер эндәшкә әйләнеп кала һәм без белгән ягымлы, коллектив җанлы Нәфисә шундук юкка чыга. — Я, нишлибез, безнең бодай орлыгы җитми? «Бәлки, бу очраклы гына диалогтыр? Бәлки, мин арттырып җибә- рәмдер? — дип уйладым мин. — Туктале, брат Әүхәди, тагын бер тикшереп кара әле син». Бригада членнары җыелышып киңәшкән чакта, Карлыгач җитмәгән орлыкны үз араларыннан җыярга, көзгә хәтле әҗәткә биреп торырга әйткәч, Нәфисә болай ди: «— Ишеттегезме, Карлыгач нәрсә ди? Үземнең дә шундый бер өметем бар иде, башта ук уйлап куйган идем, мондый асыл кешеләр белән беркайчан да хур булмабыз, дигән идем. Бу тикле дә дөрес чыгар икән! Әйдәгез, гөлкәйләрем, болай булгач, кайтыйк инде. Кайтыйк та, өйдәгелйр белән киңәшеп, уйлашып килик: кем күпме бодай әҗәткә биреп тора ала? Аннары Айсылу апа белән дә сөйләшик. Бәлки, ул әле теге кире бәндәне акылга утыртыр!» Бу диалог минем алдагы уйларымның дөрес икәненә ышандырды. Чыннан да, ягымлылык, үз итеп сөйләшү, ышану интонациясен күрү биредә дә кыен түгел бит. Шуның өстәвенә, без сүзләрнең бер-берсенә бәйләнешеннән, тезелү тәртибеннән Нәфисәнең шушы мизгелдәге рухи халәтен дә тоябыз. Сүзләр биредә аның күңел күтәренкелеген, чыраена чыккан елмаюны әйтеп торалар Менә әле генә китерелгәннең капма-каршысы: « караңгы залдан Әпипәнең ал яулыгы калыкты, чеметтереп ала торган зәһәр сүзләре чәчрәп чыкты — Илдә булмаганны пешер, катын, дигәндәй, ни чыкмаса, шул Акбитнекеләрдән чыга! Безнең бригада имеш! Бакчи, менә мин дә синең бригада бит. Нигә минем сүзне җыелышка әйтмисен? Авырын- җиңелен белгән юк, уйлап караган юк, уптым илайһи чыгар да аудар, һай, һай, һай, ташкулчим!» Ачы, ярсулы тел, җәнҗалчы катыннар теле. Ә нинди динамика, нинди ярсынып ыргытылган утлы сүзләр! Бердән, Әпипәнең характерын тудырса, икенчедән, җыелыш кебек күңелсез нәрсәгә киеренкелек өсти. Шушылардан соң, ягъни язучының персонажлар телен эчке бер. сиземләү белән генә түгел, аңлы рәвештә, бик зур хезмәт куеп, тырышып яза икәнен ачыклагач, мин «чулак Сәйфи — кулак Сәйфи» теленә күчтем. «...Инде бер төрле, барын бергә төйнәп әйткәндә, без нәрсә күрәбез? Без, иптәшләр, шуны күрәбез: дисвительни, түгел мирни вримедә генә, сугышның шундый куркынычлы и шундый, стал быт, авыр чагында да безнең «Чулпан»ыбыз мах бирмәде. Дисвительни ул алга китмәде, иллә мәгәр, әйтергә кирәк, артка да чигенмәде. Кәнишне сез әйтерсез инде, орлык җитми и шулай ук атлар да ябык дип әйтеп... Дисвительни, иптәшләр, орлык җитенкерәми, шулай ук атлар да көрдән түгел...» Сәйфинең бөтен тормышы әллә нинди томан белән өртелгән. Сөйләгән чакта да ул ачык итеп сөйләми, кеше аңламаслык итеп бутап бетерә — наданлыгыннан түгел. Аңа үзенең эшкә аяк чалуын, вак жанлылыгын сүз чүбе астында күмеп калдырырга кирәк. Бу — икейөзле кеше, шкурник теле. Диалогларның социаль характеристика бирә алырлык булуына, шул ук вакытта гаять тә халыкчанлыгына ничек ирешә алды икән сон язучы? Бу хакта мин авторның, Гомәр абыйның үзе белән киңәшмәкче булдым. Ләкин бер генә сорау белән бару уңайсызрак иде, аның язу үзенчәлекләрен үзем өчен бөтенләе белән ачыклап бетерергә теләдем. Диалоглар төзүдәге тагын бер уңай моментка юлыктым мин «Намус» романында. Бу — геройларның тышкы хәрәкәте белән рухи халәтен, ягъни эчке дөньясын бергә кушып алып бара белү алымы. Гомәр Бәшировка Хәдичә түтинең фронтта үлгән улын сагыну моментын бирергә кирәк. Мин, мәсәлән, тәҗрибәсез яшь автор мондый очракта «сагыну, юксыну», «үзәге өзелү» фигыльләрен кулланыр идем. Тәҗрибәле, өлкән язучы алай итми, рухи халәтне ул башкача- рак төзи. Хәдичә түти, «кечкенә чагында баласының ялан башын сыйпаган сыман, йомшак кына итеп, пиджакның иңөсләрен сыйпады, бармак очы белән генә якасыннан бер мамык кисәге чеметеп алды. Гәрчә улының әйберләрен эче пошкан саен карый торган булса да, боларда ул белмәгән берни дә юклыгын белеп торса да, ниндидер бер өмит белән, сагаеп кына, бер генә бармагын тыгып, кесәләрен капшап карады Карчыкның соргылт күзләре сагыш белән томаланды, моңсу уйлары рәхәт истәлекләр дөньясына алып киттеләр. Әйе, бу костюмны Газиз киңәшмәдән киеп кайткан иде. һай, күңелле дә чак иде. инде дә рәхәт заманалар иде!» Мин бер нәрсәгә игътибар иттем: әлеге өзектә язучы башта Хәдичә карчыкның хәрәкәтләрен тасвирлый, аннары шул хәрәкәтләр аша карчыкның күңел кичерешләренә китереп туктата безне. «Пиджакның иңөсләрен сыйпау», «бармак очы белән генә бер мамык кисәген чеметеп алу» — болар бит безне, укучыларны, сиздермәстән генә моңсу халәткә әзерләү, болар бит Газиз дигән фронтовик егетнең, өстәвенә -инде үлем хәбәре дә килгән улының ана күңеленә никадәрле дә якын икәнен. газиз икәнен әйтеп бирә торган детальләр. Тик шуннан соң гына: «Газиз бу костюмны киңәшмәдән киеп кайткан иде. һай, күңелле дә чак иде, инде дә рәхәт заманалар иде» килә. Тышкы хәрәкәт белән күңел хәрәкәте бу урында табигый рәвештә берләшә һәм, әйтергә тиешмен, язучы осталыгы үз дигәненә ирешә: безнен күңелләр, авырт« тырыпачыттырып, Хәдичә түти күнеле белән кушыла. Әнә тел дигәнебезнен нинди тылсымлы көче бар икән аның. Язучының тел культурасы, телгә булган ихтирамы хикәяләү алымында тагын да күбрәк ачыла ала икән. Мин моны «Намус» романының сурәтләү чараларын тикшергәндә, тагын бер мәртәбә күрдем. «...Яз көне иде, кинәт әллә нәрсә булды — өйдә елаша башладылар, ыгызыгы купты. Анасы, Нәфисәне җитәкләп, колхоз идарәсенә йөгерде». Вакыйга зур тизлек белән бара. Динамикалылык көчле, шуңа күрә автор җәенке метафоралар да, чагыштырулар да кулланмый, вакыйганың тизлегенә, сөйләгән хәлнең шомлылыгына фигыльләрне күп бирү, кыска җөмләләр куллану белән ирешә. Романның гомуми агышы, әсәрнең архитектоннкасына, вакыйгаларына карап, үзгәреп тора. Хәйдәрнең бала чагын тасвирлаган әкият алымы бик кызыклы. Дөньяны таң калдырып, җир җимертеп, беренче тракторлар кузгалган заман. Мөгезбай булып Мөгезбайның коты оча, этләр койрыкларын бот араларына кыстырып, кайсы кая күздән югалалар. Язучы күмәк хужалык төзелү елларының героикасын бирү өчен әнә шундый ышандыргыч матур алым тапкан. Әйе, Гомәр Бәширов романның буеннан-буена бер алым белән генә сөйләп бармый. Тантаналы вакыйганы, геройларның шатлыклы минутларын сурәтләгәндә, җөмләләрдә дә тантаналылык сизелеп тора, метафоралар катлыкатлы, абстракт төшенчәләр күп, бар нәрсә җилкенеп, ярсып, тетрәп тора, сүзләр үзләре үк җырлап торалар. «Кояш күтәрелә төште. Ялыктыргыч озын кышны уздырганнан соң, җир үзенең яшьлек бәйрәмен итәргә җыена, сагынып көткән җылы, иркәләүчән ягымлы кояш нурлары астында ул күзгә күренеп күперенгән кебек, аның иркенләп тын алуына хәтле ишетелгән кебек иде... Атлар, туктап торган арада, борыннарын җиргә төртәләр, танауларын киереп туфракны исниләр дә, нидер хәтерләренә төшкәндәй, башларын күтәреп, әсәрләнә башлыйлар, күзләрен уйнатып, нәрсәнедер эзләгән сыман, зур тынгысызлык белән еракларга төбәләләр. Дәртләнеп һәм ашкынып, бөтен сыннарын тетрәтеп кешнәп җибәрәләр». Биредә, бәлки, метафоралар бераз артып та киткәндер, әмма тантаналы халәтне, язгы тойгыларны бирү ягыннан бу сурәт мине бик тә дулкынландыра һәм алга таба иҗат иткән чагында минем үземә дә шундый алымнарны, шундый детальләрне эзләргә кирәк булыр дип уйлый башладым. Романның үз эчендәге хәлләргә карап стильләштерә белүенә язучының тел өлкәсендәге җитезлеге, осталыгы, судагы балык кебек йөзүе дип карарга кирәктер. Диплом эше мине күп нәрсәгә өйрәтте. Мин Гомәр Бәшнровның әдәби әсәр теленә карата үз принциплары барлыгын күрдем. Ул халык иҗатындагы образларны, сурәтләү чараларын — көчле оптимистик рухны, яктыга, матурлыкка омтылуны, фәлсәфи тирәнлекне, шуларны чагылдырырга сәләтле тел чараларын үз эстетик максатына файдалана, әсәр теленә органик урнашкан идиоматик һәм фразеологик әйләнмәләр (кояш күзенә бодай тарату, җан көеге булу, аваз салу, хәере белән, юл аягына, сүз озайту, керфекне какмау); тиешле урында гына, саклык белән генә, булган төсмерен тулысынча саклап файдаланган инверсияләр («җитте шундый вакыт, Нәфисәне Байтирәк егетләре берсеннән-берсе көнләшеп сөя башладылар», «җыелды зур ГАРИФ АХУНОВ ф ЙОЛДЫЗЛАР КАЛКА җыелышлар, китте колхоз саен зур киңәш»); халык иҗатындагы тулган ай, салават күпере, таң әтәчләре кебек традицион образларны файдалана, җырлар кертеп, әсәрнең аһәңлелеген, музыкальлеген көчәйтә, халык иҗатындагы сурәтләү чараларын максатына ярашлы булганда, турыдан-туры ала, ярашлы булмаса, төзәтеп, үзгәртеп ала, тагын да үстерә, камилләштерә, халыкның тел иҗаты процессында потенциаль рәвештә сакланган хәзинәләрне ачып, халыкның үзенә кайтарып бирә. Кыскасы, Гомәр Бәширов үзенең «Намус» романында телнең халыкчан, йөгерек, үткен, кайвакыт салмак һәм тантаналы ага торган, образлы, сәнгатьчә бизәкле, тирән мәгънәле асыл бер тукымасын барлыкка китерә. Диплом эше язган чагында, мин әнә шундый фикергә килдем. Редакциягә кергән әсәрләрнең телен шул югары таләпләрдән чыгып редакцияли, төзәтә башладым. Тәҗрибә Язылып беткән диплом эшен Латыйф ага Җәләйгә илтеп күрсәттем. Ул аны үзлегеннән укырга риза булмады, минем кычкырып укуымны таләп итте. Алтмыш битлек кулъязманы ике сәгать буе укыдым. Җәләй ага, һичбер иренмичә, кайчагында сирәк тешләрен күрсәтеп көләкөлә, кайчагында мактый-мактый тыңлады. Мин туктап торсам, «алга барабыз, брат Әүхәди!» — дип куя иде. Мин профессорның гадилегеннән, мине чәй белән сыйлавыннан, тормыш турында ифрат та гади һәм кискен фикер йөртүеннән мөкиббән китеп, бу гади һәм ягымлы йортта рәхәт минутлар кичердем. Карт минем диплом эшемнән канәгать булып калды. Тик әле моны якларга куйганга тикле авторның үзенә күрсәтеп, аның ризалыгын алырга кушты. Минем бар курыкканым олы кешеләр белән сөйләшү, аларга йомыш белән бару. Бер-ике көнне һаман сузып, һаман икеләнеп үткәрдем. Әмма бер атнадан диплом эшен якларга куярга кирәклеге әйтелгәч, Гомәр абыйга мөрәҗәгать итми булдыра алмадым. Без редакциядә очраштык. Гомәр абый ифрат төз гәүдәле, басын- кы-сабыр холыклы. Битенә матур гына булып вак шадра сибелгән. Дәү такыр башын кулы белән сыпыра-сыпыра, минем каршыда утыра. Илле яшьләрендәге бу агайның минем белән бик җайлап, ипле иттереп сөйләшүенә, хәлләремне сорашуына хәйран калып, дөньямны онытып утырам. Ул минем уңайсызлануымны аңлап, диплом эшен сорап ала. аны берничә мәртәбә кулында әйләндергәч, бик матур сары күн папкага салып, өенә алып кайтып китә. Мин аны, беренче хикәямне хөкем иткәндәге шикелле, сабырсызланып көтә башлыйм. Гомәр абый вәгъдәле кеше булып чыкты: ике көннән китерермен дигән иде, китерде. — Менә болай, энем Гарифҗан,— диде минем каршыма утырып,— якташ та бит әле син мина, әйеме? Бу эш миндә әйбәт тәэсир калдырды бит. Куанып укыдым, кырыйларына тамгалар да сала бардым. Телгә карата талымлы кешеләп мине һәрвакыт шатландыра. Кем белә, бәлки, журналда чарлана торгач, синнән әйбәт кенә тәнкыйтьче дә чыгып куюы ихтимал бит әле, әйеме? Чыксыные, бирсен ие ходай. Әдәби әсәрнең тукымасын белеп, сизеп тикшерүчеләр бездә юк дәрәҗәсендә дип әйтерлек. Ийе, чынын әйтәм мин сиңа, ихлас күңелдән, син эшләгән эш матур тойгы калдырды. Кһм. Ийе, әйтик, беренче эшләгән эштәге кебек, синең хезмәтеңдә дә кайбер төгәлсезлекләр. ышандырып ук җиткермәгән урыннар бар. Хикмәт анда түгел, алары аның тәҗрибә белән килә торган нәрсәләр. Мин аларны карандаш очы белән генә төрткәләп куйдым. Хәзер үк төзәт дип әйтмим, минем дә ялгышуым мөмкин. Әдәбиятта категоричный булудан да куркынычрак бер нәрсә дә юк. Категоричный дигәннән, кем, Гарифҗан, кайбер төшләрдә син бик кистереп: «язучы ирешкән», «язучы камил тел тудырган» дигән кебегрәк билгеләмәләр җибәрәсең. Алай ук кирәкмәстер. Тел ул, Фатих Хөсни әйтмешли, бер дә төзәтүдән туймый. Андый чакта син, «минемчә», «минем аңлавымча» дигән сүзләрне дә куллан. Ул чагында ул, беләсеңме, тешкә йомшаграк, күңелгә ятышлырак була... Гомәр абый минем күзләремә тутырып карады да уңайсызланып кына җемиеп куйды: акыл өйрәтүем күбрәккә китмәдеме, янәсе. Ә мин аны тыңларга әзер идем әле, минем аны бик тә тыңлыйсым килә иде. Ләкин безнең яшь аермабыз зур иде шул. ул миннән егерме биш яшькә олырак иде. Аңа инде илле ике яшь, миңа нибары егерме җиде генә, хәтта мин Тукай яшендә булсам да. үзебезнең кечкенә Өчиле белән Казаннан ары бүтән бер генә җирне дә күрмәгән булгангамы, үземне бик тә бала, бик тә тәҗрибәсез хис итә идем. Шулай да мин Гомәр абыйга бер сорау бирерлек көч таптым үземдә. — Сезгә «Намус» романын язарга берәр вакыйга этәргеч булдымы, әллә барысы да уйлап чыгарган дөньямы болар? — дидем. Бу сорау миңа диплом эше өчен кирәк түгел, үземнең алдагы язу эшем өчен кирәк иде. — Мин үзем уйлап чыгару ягында түгел. «Намус»ны язарга мина Идел буендагы бер авылда күргән вакыйга этәргеч булды. Фронтта ирен югалткан хатынның елавы. Башта мин аңардан хикәя язмакчы идем, үсә-зурая торгач, ул әнә роман ук булып китте,— диде Гомәр абый. — Үзем яшәгән мөхит. күргән-белгән танышларым күз алдыма килде, яшьлегем, авыл буйлары күңелдә яңарды. Әнә шул минуттан башлап без икебез дә яшь аермаларыбызны оныттык. Гомәр абыйның да кемгә булса да ышанычлы берәүгә романын ничек язганын, язган чакта нинди газаплар, кыенлыклар кичергәнен сөйлисе килә иде булса кирәк, ул миңа күңелендә йөрткән изге тойгыларын, уй-фикерләрен әйтеп бирде. Романны ул бик озак язган икән. Ачлы-туклы торып диярлек язган. Кәримәттәй, Гомәр абыйның хатыны, аның шул чордагы күлмәк-ыштанын юып, үтүкләп, сандыкка салып куйган. Истәлеккә. Авыр чакларын онытмаска. «Менә бит кешенең бәхете баскан, романы ил күләмендәге бүләккә лаек булган»,—дип уйлыйсың, бүләк алуы аның күп еллык хезмәтенең, мең газаплы авыр хезмәтенең җимешедер дип башыңа да китермисең, әгәр син язсаң, сиңа да бәхет кошы килеп кунса, син дә алырсың кебек. Бакчы, алай ансат кына килми икән бәхет дигәннәре! Гомәр абый, ул көнне миңа ышанып, язу эшенә тотынган кешенең ниндидер даннар, мактаулар, күктән килеп төшкән бәхетләргә исәп тотмаска тиешлеген, йөрәгенә таянып эшләргә, еллар б>е тир түгәргә кирәклеген аңлатып бирде. Вәгазь сөйләп түгел, үз тәҗрибәсен, «На- мус»ны язу тәҗрибәсен сөйләп. Ул мина диплом эшемне хәзер үк якларга куярга .ризалык бирсә дә, ашыкмадым, яклау көнен тагын бер айга кичектереп, язганна- рымны өр-яңадан күчереп чыктым Кара тир түгү төшенчәсе минем күңелгә нык кереп утырган иде. S «к Х7П 17ГАРИФ АХУНОВ ф ПОЛДЫЗЛАР КАЛКА ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК ЯЗУЧЫЛАР АРАСЫНДА Гомер буе үзе булып калган кеше Залда яп-якты утлар яна. Стенадан Тукай, Такташ, Шәриф Камал портретлары карап тора. Клубта алма төшәрлек тә урын калмаган. Эссе. Бөркү, йөрү юллары студентлар, журналистлар, нәшрият хезмәткәрләре белән тулы. Кемдер тыгыз рәтләр арасыннан бердәнбер буш урынга керергә омтыла, аңа пышылдыйлар: — Әй, эшем иясе, кая барасың, күрмисеңмени, сәхнәне каплыйсың? Клуб — Матбугат йортының югары катында. Клуб — Габдулла Тукай исемендә. Болар барысы искиткеч, дулкынландыргыч. Клубта атна саен әдәби жомга оештырыла, клубка атна саен төркеме-төркеме белән язучылар килә. Тере язучылар, син инде аларны күрергә Ка- занбаш мәктәбеннән. Арча педучилищесыннан ук ашкынып яшәдең. Арча педучилишесына көнҗәлә чәчле Нәби Дәүли килгәч һәм аның тәнкыйтьче Гали Халит белән Арча урамнарын бер итеп сөйләшеп- бәхәсләшеп йөргәнен күргәч, төне буе йоклый алмый яткан идең. Бүген язучылар синең алдыңнан төркемнәре белән узалар, трибунага чыгып, эссе һәм бөркү клубка кайнар сүзләрен сибәләр. Менә бу Гали Халит, сине педучилищеда русча укыткан, синең беренче өйрәнчек хикәяңне тикшереп, киңәшләрен биргән Гали Халит әнә нинди зур романнарга теше үтәрлек кеше икән. «Онытылмас еллар» романының яхшысын яхшыга, яманын яманга аерды да куйды. Дөрес, син инде Казанбаш мәктәбендә яки Арча педагогия училищесында авызың белән кош тотып йөргән малай түгел, син үзең дә хәзер һәрбер әйткән сүз белән килешеп кенә тормыйсың, үзең укыган әсәрләр хакында синең үз фикерең бар. син аларны үз бизмәнеңә салып үлчи аласың, чөнки син Хәзинәләр утравында — университетта ил һәм дөнья җәүһәрләре белән таныштың, сине акыллы галимнәр нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнен аңларга көне-төне өйрәттеләр. Шулай да дөньяда сйне шаккаттыра торган, сине сискәнеп китәргә мәҗбүр иткән нәрсәләр һаман да бар икән әле. «Онытылмас еллар» хакында доклад сөйләнеп беткәч, син фикер әйтүчеләрне көтә башладың. Үзең малай килеш диярлек өзелеп яраткан Хәлимнең гел яхшы якларын гына күрүләрен теләдең. Бу ни хикмәт? Хәлимгә дә, «Онытылмас еллар» романына да тел тидерә алучылар бар икән бит. Яшькелт төстәге ярым хәрби кительле, йөз ел буена мичкәгә атланып йөргән төсле кәкре аяклы, өстәвемә шадрарак та битле бер абзый (бәрәкалла, Кави Нәҗми агай шушы икән!) трибуна янына чыгып, ярсынып-ярсынып сөйли башлады. Сүзләре аның түгәрәкләнеп ачылган авызыннан берәм-берәм түгел, ялкын тасмасыдай, тоташы белән чыгып торалар. Хәер, бу «ялкын тасмасын» син хәзер генә, язучылык тәҗрибәң ирешкән фантазия белән генә уйлап чыгардың бугай, ул чагында син. авыл малайлары кебек, гади генә итеп. «Самавар кебек кайнап сөйли бу», — дип уйлаган идең. Чыннан да, Кави агай кайнап, күбекләнеп сөйли, «Онытылмас еллар» романының авторын әллә ниткән гөнаһларда гаепли иде. Тыңлый торгач, аның нәрсә әйтергә теләве дә аңлашылган төсле булды. Бактың исә, романның авторы үзенең китабында, роман хәтле романда, татар милләтчеләрен фаш итмәгән. Хәлбуки, татар милләтчеләренең җирән геч образын халыкка күрсәтеп бирер өчен авторның көче дә, сәләте дә, мөмкинлеге дә, утлар чәчеп тора торган сатирик куәте дә бар икән. Ул аны эшләмәгән, ул сыйнфый сизгерлеген югалткан. — Менә сиңа мә!— дип аһ иттек без. — Бетерделәр бит безнең «Онытылмас еллар»ны! Автор нәрсә дип әйтә инде мона каршы. Төннәр йокламый әдәби геройлар белән хыялланып йөргән кешегә. ♦ без фәкыйрегезгә, бу ничек тәэсир иткәндер дип уйлыйсыз? Тәэсир бер генә: арттан килеп, миңгерәүләтерлек итеп, күсәк белән ордылар 5 Шулкадәр әйбәт китап та ярамагач, тагын нинди китап ярар сон?! * Ай-һай-һай! Болай булгач, язучы булам дип ярсынып, әллә ниткән < яшерен хыяллар белән йөрү кирәк микән соң? Тагын кемнәрдер чыгып сөйләде, кемнәрдер бәхәсләште, кемнәр- § дер мактаган булды, аларның берсенә бер исебез китмәде. «Авторы 5 ни әйтер икән?», «Ана сүз бирерләрме икән?» дигән сораулар күңелне с кымырҗытып, гел башта әйләнә башлады. ♦ Кави Нәҗми агай белән күңелдән килешмәсәк тә, аның сүзләренә а сабыйларча рәнҗесәк тә, ул да хаклы түгел микән, дигән уй да күңелдә. ° көйгән икмәк төсле, утырып тора иде әле. Аның «Миңлебикә кодагый- “ ның кайгысы» хикәясе «Бурап-бурап кар яуган кышкы төндә ул * кайтты» дигән искиткеч моңлы, тирән мәгънәле беренче җөмләсе белән * үк безнең хәтергә сеңеп калган иде. Аның «Яр буендагы учаклары», * «Якты сукмагы», тагын башка байтак хикәя-повестьлары, бигрәк тә г «Язгы җилләр» романы күңелдә иде. Ә менә бүген, әллә ниткән « ятышсыз сүз әйтүе белән, Ибраһим Газига үтергеч гаеп ташлавы белән “ ул безне рәнҗетте. Ни булыр дип көтә башладык. Ниһаять, без көткән минут җитте Сөйлиселәр сөйләп, ярсынасылар ярсынып беткәч, «Онытылмас ел- лар»ның авторы Ибраһим Газига да сүз бирделәр. Каяндыр, залның урта бер җиреннән күзлекле, озын буйлы бер кеше калыкты. Өйләренә кулъязма илтергә баргач, мин күргән юаш кешегә бер дә охшамаган иде ул. Халыкны аралап алга узды. Сәхнәгә ул басмачадан түгел, идәннән генә сикереп менде. Трибунага ике куллап чытырдатып ябышты, алга сөрлегә төште: күзлек пыялалары астыннан залга үткен күзләре төбәлде. Юка иреннәрен беркавым кысып, бер генә сүз дә дәшми торгач, безнең, башлап язучыларның, күңелләрен канат кактырырдай, кыска һәм усал берничә сүзен залга ташлады: — Куркытма син мине, Кави! Татар милләтчеләрен фаш итү — синең эш. Татар крестьяннарының революциягә килүен язу — минем эш! Башка бер генә сүз дә әйтмәде, ничек җилләнеп менгән булса, шулай җилләнеп төшеп тә китте. Беренче тәэсир чын була, диләр. Ихтимал, бу дөрестер. Ибраһим Газиның холкындагы төп сыйфат — куркусыз принципиальлеге, әнә шул принципиаль фикерен өздереп, ярып кына әйтә белүе гомер буе сакланды. Мин аны егерме ел буена беләм. Егерме ел буена аның белән бергә эшләү дәверендә аның игелекле ярдәмен күрергә дә. минем иҗатым турындагы аяусыз усал сүзләрен ишетергә дә туры килде. Ул минем беренче китабымны чыгарттырмады Юк, мин мона рәнҗемим, киресенчә, шатланам, ул җыентыкка тупланган беренче хикәяләр бик зәгыйфь булганнар икән, мин аларны хәзерге җыентыкларыма керткәнем юк. Тагын шунысын да әйтим, ул мине беренче мәкаләмнән үк тәнкыйтьче дип таныды, хнкәяче-прозанк итеп танымады. Бу аның шулай ук әдәбиятка булган зур таләбеннән, принципиальлегеннән килә торгандыр Шул принципиаль җирлектә ул әдәби әсәрләрне энә күзеннән үткәреп барды. Татарстан китап нәшриятында Ибраһим Гази кулы белән язылган берничә йөз эчке рецензия булырга тиеш, заманында, кулъязмалар актарганда, мин аларның берничәсен әдәби архивка да тапшырган идем, аларны, исән булган сурәттә, халыкка җиткерү әдәбият фәненә яңа бер өлеш булыр иде. Принципиаль туры сүзен, мактавын яки кире кагуын, ул телдән әйтергә дә иренми иде. • Бервакыт, Октябрь бәйрәме алдыннан, без, Әнвәр Давыдов белән икебез, янәшә бүлмәләрдә эшләп утыра идек. Ял көне бу, өйдә язу шартлары юк. Давыдов Язучылар союзы бүлмәсендә, мин «Совет әдәбияты» журналы редакциясендә язу язабыз. Шушы хәлне белеп торган Ибраһим абый, Язучылар союзына шалтыратып. Әнвәр Давыдовка аның Октябрьга багышлап шул көнне чыккан шигырен мактады. Давыдов миңа шуны ифрат та сөенеп кереп әйтте. — Ә бит чын шигырьне шалтыравык шигырьдән аера белүчеләр бар, иптәшкәем. Прозаик әйтте, шагыйрь түгел, нәкъ менә — прозаик. Ничекләр итеп әйтте әле... Мин сине, диде, чын шигырь язганың өчен мактыйм. Газетада басылган шигырьләр, бигрәк тә бәйрәмнәргә багышланган шигырьләр гадәттә дежурный-кәжүнни булалар, диде. Синең бәйрәмгә багышланган шигырең сәнгатьнең барлык таләпләренә жавап бирә, диде. Бар әле, иптәшкәем, бетмәгән әле поэзияне аңлаучылар! Әнә шулай сөендерә белә иде Ибраһим абый яшьләрне. Яшь прозаиклардан ул Шамил Бикчурин белән бик кызысынды. Шамилдә аның ким дигәндә утыз хаты бар. Алар әдәбият мәсьәләләренә дә, әхлак мәсьәләләренә дә кагылалар. Аларны Шамил Казанга килгән саен горурланып сөйли, әмма ул аларны әле бастырып чыгармады диярлек. Бастырырга кирәк аларны. Ибраһим Газиның мирасын бүгеннән туплый башламасак, азактан соң булуы мөмкин. Ибраһим абыйның икенче төп сыйфаты аның нечкә күңеллеге иде. Мин «Совет әдәбияты»на эшкә кергәннән һәм аңа, редколлегия членына беренче кулъязманы илтеп биргәннән башлап ул мине ничектер үз итте. «Ж,ен килеште» безнең. Көне буе эшләп утырганнан соң Ибраһим абый кичкә таба бер җилләнеп керергә чыга. Аның җилләнеп керергә чыккан чагы кичке бишме-алтылармы тирәсендә була. — Әйдә, тәмәке төтененнән туйгансыңдыр, һава суларга чыгыйк!— ди ул миңа. Чыгасыңмы, чыкмыйсыңмы, дип тормый, әнә шулай «категоричный» итеп әйтә. Мин аның энекәше, аңардан егерме яшьләргә яшьрәк кеше, өлкән язучының сүзен сөенеп кабул итәм. Без «һава суларга» чыгабыз. Ул шуннан гыйбарәт: Ибраһим абый мине үргә, Чернышевский урамына алып менеп китә, Черек күл аркылы алып чыгып, Казанка елгасы буендагы тау башына китереп туктата. Шунда без утырышабыз. Ул кесәсеннән ак кәгазьгә төргән ике телем кара ипи чыгара, берсен миңа бирә, икенчесен үзе ашый башлый. Шулхәтле дә тәмле итеп, бер генә валчыгын да коймый ашый ул аны. Мин кара ипине андый ләззәт белән авыл кешеләре ашаганны гына күргәнем бар. Без, ипи ашый-ашый, елга өстенә. ерактагы офык читенә карап, тау буенда озак кына утырабыз. Сөйләшмибез. Бу вакытта һәркем үз уен уйлый. Мин аңардан, кешеләрне елатырдай, сөенеп сикерергә яки моңсуланып күз яше түгәргә мәҗбүр итәрдәй әсәрне ничек язарга соң?! — дип сорарга ниятлим. Ләкин уңайсызланам. Сорамый калам. Ибраһим абыйның сүзне үзе башлап алып киткәнен көтәм. Ул Бөек Ватан сугышы елларында фронт газетасында эшләгән чакларын, газетадагы каләмдәшләрен искә төшерә. — Дөнья хикмәтле нәрсә икән ул, Гариф энекәш. Менә без Гадел Кутуй белән бергә фронтта йөрдек, газета чыгардык, беребезгә дә пуля тимәде, беребезне дә мина ярчыгы яраламады, әмма язмышлар икебезнеке ике төрле булып чыкты. Кутуй, кайтырга санаулы айлар гына калгач, үпкәсенә салкын тидереп, фронт госпиталенә эләкте, шунда вафат булып калды, ә мин менә, синен белән ипи ашап, дөнья турында сөйләшеп, тау башында утырам Әнә теге елга аръягындагы ♦ әрәмәләрне күзәтәм. Бу тау өстендә без Афзал Шамов белән дә утырырга яратабыз. Мин аңар әйтәм, син, Афзалетдин, мине татар зиратына күммәссең, анда юеш, минем аякта ревматизм, дим. Ул әйтә, юкны сөйләмә әле, Ибраһим, син миннән күп өлеш яшьрәк бит, ди. Юк, сөйлим дим мин аңа, син мине менә шушы тау башына күмдерерсең, мин шушыннан дөньяны карап ятырмын, дим... Ибраһим абый бик оста сөйли, сузмыйча, азапламыйча сөйли, гомерендә дә телгә килмәслек мәзәк сүзләр китереп кыстыра. Сөйләшә торгач, ничектер үзеннән-үзе без әдәби мәсьәләләргә кереп китәбез. Ул миңа әйтә, син менә, яшь һәм башлап язучы, өметле каләм, ди, хәзер бит гәҗитләргә шулай язалар, ди, әйтик, халыкның урам тулып килгәнен син нинди алым белән сурәтләр идең? ди. Мин аптырабрак калам, мондый сорауның минем башыма килгәне юк. Мине әлегә газаплаган әйбер егетнең кайгыдан яки мәхәббәт хисләреннән башын югалтып йөрүен нинди чаралар белән бирү. Мин аның соравына җавап бирә алмыйм. Шуннан ул әйтә: «Горький бабаң әнә халыкның урамны тутырып килүен, аның коймаларга бәрелә-бәрелә килүе белән биргән»,— ди. Карале, дип таң калам мин, баксаң-күрсәң, нинди ансат, нинди гади икән. Әмма ул бөек гадилеккә ирешү өчен Максим Горький булырга кирәк шул. Әлеге сөйләшүдән мин әдәби әсәрнең бик төгәл детальләрдән торуын аңлыйм. Ибраһим абый минем байтак әсәрләремне укыды, тик бер генә мәртәбә кулына каләм алып, бер җөмләне төзәтте. Минем бер хикәямдә: «Без барлы-юклы әйберләребезне машинага төяп китеп бардык»—. дигән җөмлә бар иде. «Төяү сүзе машинаның тулы булуын аңлата, — диде ул миңа, — ә барлы-юклы әйберне төяп булмый, машина төбенә салып кына була» Әлеге бер, әмма берәгәйле төзәтү минем хәтеремә гомергә сеңеп калды. Хәзер дә мин, кайбер детальләрне язган чакта, туктале, барлы-юклы әйберне машинага төяү килеп чыкмаганмы дип, каткат тикшерәм Миңа Ибраһим абый белән бергә’ проза секциясендә дә эшләргә туры килде. Бу — минем бәхетле елларым. Чөнки нәкъ менә шул вакытта 1951—1955 елларны мин проза секциясендә Фатих Хөсни, Кави Нәҗми, Афзал Шамов, Әмирхан Еники, Габдрахман Әпсәләмов кебек әдәбиятта үз юлларын, үз сукмакларын салган өлкән әдипләр белән аралашып яшәдем. Аларның повесть һәм романнарны сүтеп ташлаганнарын, образлы тел, ныклы сюжет-композиция таләп иткәннәрен күрдем. Ул чагында проза секциясенә Гази Кашшаф. Хәсән Хәйри, Хатип Госман, Мөхәммәт Гайнуллин, Латыйф Җәләй кебек күренекле тәнкыйтьчеләр дә бик теләп йөри һәм бик теләп фикерләрен әйтәләр иде. Тагын да әһәмиятлерәге, алар безгә, яшь һәм башлап язучыларга да, үз фикеребезне әйтергә кушалар, безнең фикерне бүлдерми тыңлыйлар һәм безнең белән тиң итеп бәхәсләшәләр, кайчагында хәтта «үртәшәләр дә» иде. Рафаил Төхфәтуллин авыл тормышыннан повесть язып китерде Аны бик теләп укыдык. Җыелдык фикер әйтергә. Ибраһим абый проза секциясенең җитәкчесе, мин — секретарь. Башта, сабан туендагы кебек, безне—малайларны, — көрәштерәләр. Мин Рафаил язганнарны тоташы белән укып бара идем, аның әсәрләрендәге лирик җылылык, авылны яхшы белү миңа бик ошый иде. ГАРИФ АХУНОВ ф ПОЛДЫЗЛАР КАЛКА — Төхфәтуллин шундый үтемле итеп яза, аның повестен укыган чагында аркалар чымырдап китә, — дип әйтеп ташладым мин утырышта. Өстәл башында юка иреннәрен кысып, күзлеген ялтыратып утырган Ибраһим абый, халык сөйләп бетергәч, йомгак ясады һәм шул чагында бүтән беркем белән дә түгел, нәкъ менә минем белән үртәшергә исәпләде. — Гариф энекәш әйтте, аркам чымырдап китә, диде, нишләп сон минем аркам бер дә чымырдамый?—Шуны әйткәч, ирен чите белән генә мыскыллы елмаеп, мина карап алды. Пауза булып торган арада мин гомер буена килгән оялу-унайсызлануымны җиңдем дә, мине үтергеч рәвештә мыскыллаган, мине әдәби әсәрне аңламый дип әйтергә теләгән аппонентыма әйтеп салдым: — Сезнең арканы чымырдатыр өчен, беләсезме, Ибраһим абый, нишләргә кирәк? — Нишләргә?—диде Ибраһим абый, елмаюын дәвам иттереп. — Имән күсәк белән китереп сугарга кирәк. Бүлмә тын калды. Кемдер «һи!» дип көлгән сыман өзек тавыш чыгарып куйды. Ибраһим абый дәшмәде, шуннан соң ул миңа тагын әле ай буе дәшмәде. Ләкин ул моны педагогик чара итеп кенә эшләгән булса кирәк. Шуннан соң да әле ул минем күп кенә кулъязмаларымны укыды, китапларыма бәя бирде, Язучылар союзына үзе белән бергә эшләргә- чакырып алды. Әйе, ул ачу саклый торган үчлекле кеше түгел иде. Остазымның кайбер гадәтләре Миңа Гази ага Кашшаф кул астында биш ел буе «Совет әдәбияты» журналында эшләргә туры килде. Ул беркайчан да кул астындагыларга тавышын күтәрми, беркайчан да ачулана белми, аның, әйтик, сиңа хәтере калганын артык басынкыланып киткән булуыннан гына белергә була иде. — Гази абый, нишлибез, журналда очерк юк бит? — дим мин — Юк икән, үзең яз,— ди ул мина. Шаяртып түгел, чынлап әйтә. Мин Арча районының Казаклар авылында балык күле бар икәнең ишетеп белә идем, шунда чыгып китәм, балык үрчегән күлләрне атна- буе карап йөрим, балык үрчетүче галим-профессор Александр Владимирович Лукинны, балык күлләренең башлыгы Нигъмәтне эзләп табам, утыз битле очерк язып кайтам. Гази абый аны озаклап укый, аннары мине чакырып ала: — Молодец, Гарифҗан, молодец, балам, әйбәт очерк язгансың. Мин әйтәм моны, балык тотуның тәмен белүче гомерлек һәвәскәр әйтә. Туктале, бер атна эчендә ничек итеп син, понимаешь, балыкларның исемнәрен, холыкларын, яшәү һәм үрчү рәвешләрен белеп бетерә алдың? Моны бит кимендә бер ел өйрәнергә кирәк. — Ә мин нәкъ бер ел өйрәндем инде. — Син аны ничек итеп бер ел өйрәндең сои, понимаешь, хәтерем ялгышмаса. чыгып киткәнеңә бер генә атна бит әле? — Әйе, Гази абый. Бик дөрес: бер атна... Ләкин мин бит аңа тикле Виталий Закруткиннын «йөзмә станица» романын тәрҗемә иттем, тәрҗемә белән нәкъ бер ел азапландым, балыкчылардан Иделдәге- барлык балыкның исемен берәмтекләп сорап чыктым. — Алай булгач, син икеләтә молодец! Журналга тагын нәрсә- җитми? — Хикәя җитми, повесть җитми, роман җитми. — Әйе, сугыштан соң каләм мастерлары роман-повестьларны бик күп итеп яздылар да, понимаешь, без менә икәү журналда эшлн башлагач, коргаксыган мичкә кебек, язудан туктадылар. — Нишлибез сон? — Хикәя яз. — Анысы булмас, Гази абый. * — Алайса, башкалардан яздыр. Хикәясез бит журнал чыга алмый, J аңлыйсыңмы, чыга алмый. Табарга кирәк, понимаешь, хикәя. — Ә тапмасак? * — Тапмасак, хикәя буласы урынны ак кәгазь итеп калдыр. Егер- < менче елларда андый гадәт бар иде. Берәрсе вәгъдә итеп тә вәгъдә- яхшы башкарып цыккан солдат дип исәпләрмен... < Юлда без сөйләшеп бардык. Чуваш халкының бөек шагыйре Константин Ивановтан тәржемә иткән «Нарспи»ны аның уз авызыннан 5 ишетү кызык иде. Андагы вакыйгаларның мавыктыргыч булуына, ши- о. гырьнен жыр кебек агылып торуына мин әсәрне үзем укыган чакта ч да игътибар иткән идем Шул поэманы аның менә соңгы елларда з тагын бер кабат, һичбер иренмичә, карап чыгуын, тәржемәне камил- 5 ләштерүен күреп, Шәрәф Мөдәррискә ихтирамым арта төште. Бу ихти- g рамны анын поэманы яттан белүе тагын да арттырды.. Кукмарада без атна буе тордык. Өчме-дүртме колхозда булдык. Райком секретарьларын, колхоз председательләрен, бригадирларны, “ ферма мөдирләрен күреп сөйләштек, печәнчеләр янына бөлынга, көтү- х челәр янына урманга бардык. Ул чорда колхоз председательләрендә * жинел машиналар юк иде әле, алар, зәңгәр төтен төчкертеп, моте- < циклларда чабалар һәм. үзләренчә әйткәндә, шул «матайларына» © безне дә утыртып йөриләр иде Шәрәф абый «матайнын» бишегенә = утырырга теләми, күбесенчә мине утырта, ә үзе председательнең ар- < тындагы утыргычка сикереп менеп ала да чәчләрен жил иркенә куя - иде. Атна буена әнә шундый «матайларда» без басу юлларыннан ким дигәндә мен чакрым узганбыздыр. Кукмара ягында таулар күп, без ул тауларга жилдән житез менеп китәбез, ул таулардан өермәләр уйнатып төшәбез, кыскасы — ирекле кошлардай, дөньяның астын өскә китереп йөрибез. Каләмдәш иптәшләре аны талантлы диләр нде. Аның «Биш минут». «Яшел полоса», «Кызыл мәйдан», «Тупчы Ваһап» поэмаларын, окөп шигырьләрен мисалга китерәләр, анын туп-туры инглизчәдән Шекспир сонетларын, немецчадан һейне шигырьләрен гажәп оста тәржемә итүен сокланып сөйлиләр нде. Ләкин аны берәү дә очерк остасы дип мактамый иде. Менә бу юлы мин аның очерк остасы икәнен дә күрдем. Кукмара эшчәннәре турындагы очеркны без ике имза белән чыгарырга булып, материалны тигез бүлеп алдык. Ин әүвәл без анын исемен табарга, тик шуннан сон гына яза башларга тиеш идек. — Исеме «Таудан тауга» булыр, —диде Шәрәф Мөдәррис. — Беренчедән, без физик рәвештә таудан тауга чабып йөрдек. Икенчедән, партия Үзәк Комитетынын 1953 елгы сентябрь Пленумыннан сон колхоз авылында булган үзгәрешләрне без үз күзебез белән күрдек. Моны таудан тауга күтәрелү дип әйтү дөрес булыр шикелле. Син шуиа ризамы, канәтым? — Риза, бик әйбәт исем,— дидем мин. Очеркны без, гостиницада утырып, ике көн яздык Дөресрәге, үз өлешемә тигәнне мин ике көн яздым, Шәрәф абый үз өлешенә тигәнне ярты көндә язып ташлады да Кукмараны карарга, китап кибетләрен актарырга дип чыгып китте. Мин, әлбәттә, бер сүз дә әйтмәдем, үземнән алты яшькә олы кешегә, өстәвенә инде әдәбиятта исеме танылган кешегә сүз әйтү кыен нде Тик борчыла башладым Шул ярты көн эчендә ул унбиш битне яза алды микәнни? Язуын, бәлки, язгандыр да, ләкин бит әле сыйфат мәсьәләсе бар Без бит газета репортажы язмыйбыз, без «Совет әдәбияты» журналына әдәби очерк язабыз. Гази ага Кашшаф бит безне кисәтеп чыгарды. Әдәби очерк алып кайт- масак, без редакциягә кайтып та кермәскә тиешле. Шулай борчылып утырган чагында, кулына бер кочак китап күтә* pen, битебашы белән сөенеп, Шәрәф абый кайтып керде. — Я, канәтым, язып бетердеңме?— диде миңа. — Юк әле, — дидем мин. — Алай тиз генә язылмый бит ул. — Ялгышасың, дустым Яхшы әйбер тиз языла, үзеннән-үзе языла, йә синен тәжрибәи юк, йә очерк материалы күңелеңә сеңеп бетмәгән әле,— диде ул мина. — Соң бит әле сез дә, тәҗрибәле язучы да, язып бетермәдегез. — Мин бетердем. — Укып күрсәтегез. Ул өстәл янына килеп утырды, җилләнеп өстәлдән кәгазьләрен алды һәм укый башлады. Мин шаккатып калдым. Очрашкан чаклар* да, председательләрдән, бригадирлардан, терлекчеләрдән мин сора* шып-язып йөргәндә, фактларны, саннарны, кеше исемнәрен блокно* тыма теркәп барган чакта, ул исе китмәгән сымаграк йөргән иде, ка* расана бер, ниндиләр итеп язган! Хисләре дә, табигать тә, кешеләр дә бик матур кереп утырган бит моның язмаларына. — Туктале, Шәрәф абый,?син ничек боларны хәтереңдә калдыр* дың да, ничек аларга үз сүзең таптың? — дидем мин. — Фронттагы кебек эшләргә кирәк, канәтым, — диде ул мина. — Ә фронттагы кебек ничек була? — Бервакытны фронт газетасыннан безне, ике журналистны, алгы сызыктан кайткан кешеләрне күрергә, интервью алырга җибәрделәр. Бар булганы сәгать ярым вакыт бирделәр. Теләсә кемнән интервью алырга була, әлбәттә, сәгать ярымда да өлгереп була, әмма бит миңа татар сугышчыларыннан, минем иптәшкә казакъ сугышчыларыннан интервью алырга куштылар Киттек без эзләп. Минем иптәш ярты көн йөреп тә берни алып кайта алмады. Ә мин бер сәгать эчендә өч кешедән интервью алып кайттым. — Хикмәте? — Хикмәте шул. Киттем сорашырга: алгы сызыктан кайтканнар бармы? — Бар, — диләр. — Кайда алар? — Кайсы йоклый, кайсы мунчада. — Әһә, мин әйтәм, миңа иң кулае мунча. Барып кердем, буй-сыннарына бер күз сирпеп алуга, кайсы татар икәнен аңладым. Шундук сөйләшеп тә чыктым, язып та бирдем сөйләшүне. Газета редакторы шаккатты. Ә икенче иптәшем ярты көн йөреп тә казакъларны таба алмый кайтты. Менә шулай, канәтым, яшь шул әле син, фронт шартларында эшләп караганың юк... Без тагын бер көннән Киров өлкәсенә, халык телендә әйткәнчә, Нократ якларына чыгып киттек. Шөн авылына килдек. Нигә безнең монда килгәнне Шәрәф абый башта әйтмәде, сер саклады. Килеп төшкәч белдем, бу аның хатыны, язучы Ләбибә Ихсанованың туган- үскән җире икән. Ләбибәнең әниләре — укытучылар шушында яши, хниверситет бетереп укытырга киткән Эдуард Касыймов та шушында яши икән. Бу якларга килеп чыгуыбызга мин бик сөендем. Монда әллә ниткән кырыс матурлык бар. Төз чыршылар монда авыл уртасында һәм кырларда төркемтөркем булып үсә, саф сулы Вятка — төньяк гүзәле монда агып ята, табигать соклангыч матур иде. Шөндә без өч көн тордык. Биредә ИЬрәф абыйның тагын бер бик әйбәт сыйфаты ачылды. Ул иртән кулына чалгы тота да колхозчылар янына китеп бара. Алар белән бергә кукуруз чаба, алар белән рәхәтләнеп сөйләшә, аларнын мәзәк сүзләрен тыңлый, ял минутларында яна шигырьләр укый, уртак табынга утырып ашый, алар анардан, Шөн киявеннән бик тә канәгать иделәр. Шул өч көн эчендә мин дә Шәрәф абый белән кукуруз чабарга йөрдем. Рәхәт чалгы селтәүләре! Рәхәт халык белән бергә күмәк та> бында утырып ашаулары! Сугышка кадәрге чорда, авылларда печән өсләрен нинди күңелле итеп каршы ала торганнар иде. Атларның йө- < тәннәренә, шлеяләренә җиз тәңкәләр тезеп чыгарлар иде. Дугаларны < алма бизәкле итеп буятырлар иде. Аннары сиртмәле арбаның ике j ягына тезелеп бер-берсенен җилкәләреннән алган егетләр, су буйларын * яңгыратып тальян гармунга жырлый-жырлый, болын тугайларына £ китәрләр иде. Баш өстендә, кояшта чалгылар ялт-йолт ялтырар нде. 5 Болын тулыр иде кызлар белән. Андый жырга, андый тамашага нинди з кызның йөрәге түзсен ди! § Шәрәф абый, Шөн кешеләре белән кукуруз чабарга йөреп, миндә к әнә шул үсмер чак истәлекләрен кузгатты. ф Аннары без өчәүләп, Шәрәф абый, мин, Эдуард язЪн уйсу жиргә в кереп калган Вятка култыгыннан балык тоттык. Тәтәлле жәтмә белән о без ике-өч сәгать эчендә бер чиләк балык тотып кайттык. Шәрәфнең әбисе белән бабасы һәм Венера исемле балдызы, балык- к тан уха пешереп һәм аны бик тәмләп кыздырып безгә бәйрәм яса- * дылар. в Иртәгесен без юлга чыктык. X Вагонда без бик күп итеп әдәбият турында сөйләштек. Шәрәф < абый миңа «Биш минут» поэмасыннан, «Кызыл мәйдан»нан өзекләр *“ укыды. «Тупчы Ваһап»ның ничек язылганын сөйләде Мин аның Икенче Белорус фронтының татар сугышчылары татар халкына шигырь белән язган коллектив хатнын авторы икәнен белә идем. Ул хатның пичек язылу тарихын сорадым. — Ничек язылды дисенме? Мин аны, дустым, менә хәзер шушы жирдә атып үтерәм дип әйт, ничек язылганын әйтеп бирә алмыйм. Фронт ул шундый бер хикмәт, анда хис бер кабынып киттеме, пожар ялкыны кебек, бөтен кешене чолгап ала. Без, сугышчылар, дошманны кырып салу, җирләребезне азат итү уе белән шулхәтле дә кабынган идек, табигыйдыр ки, мин дә ул хистән читтә кала алмый идем. Мин аны көчәнеп язмадым, бер сулыштан яздым, сугышчан бурычны үтәгән чакта ничек ашкынып алга барасын, мин әнә шундый халәттә идем. Мина аннары барлык фронтларда татарларның гел данлы эшләр эшләве, Илья Эренбургнын татар сугышчылары хакында язган мәкаләсе тәэсир итте. Шулар барысы бергә җыелгач, мин дәртләнеп- канатланып ул хатны яздым. Аны фронтта татар сугышчыларына укыдылар, ул хат әле газеталарда басылмас борын ук меңнәрчә сугышчыны рухландырып йөрде Ул бик җитди итеп мина карады: — Әйдә, дустым, Мусалар, Фатихлар, кайтмый калган солдатлар рухына бераз тын гына утырыйк! —диде. Яшьлекнең яме нәрсәдә? 1955 елның башында мин, ниһаять, «Яшьлек яме»н язып бетердем. Бу минем күләмле беренче әсәрем иде. Студентлар тормышыннан Яшьлеккә шаулап яшәү хас. Кавказда мин сикерә-снкерә аккан тау елгаларын күреп кайткан идем. Шуңа күрә беренче юлларын язган чакта ук мин повестема исемне «Тау елгасы» дип кушарга уйладым. Шул исем белән яшьләр газетасында 1954 елда өзекләр дә бастырган идем. Әмма азактан әсәрнең исеме үзгәрде. Үзгәрүнең сәбәбе гади: Нурихан Фәттах, мнпем каләмдәш, миннән бер ел алдан университет тәмамлаган кеше, ул исемнән кычкырып көлде. Ул да шул елларны «Сезненчә ничек?» дигән роман тәмамлаган иде. Аның да романы студентлар, җитмәсә Казан университеты студентлары тормышыннан иде. Ул чакта бездә юмор хисе, берберебезне үртәшү хисе бик көчле иде. Нурихан минем повестьның «Тау елгасы» дигән исемен «Тавык елгасы» дип атады. Ә бит бу — сай елга дигән сүз. Шуннан соң мин повестема карата яна исем табарга тиеш булдым, шул хакта сабакташларыма әйтеп, конкурс ачтым. Бер коньяктан. Сабакташ һәм каләмдәш егетләр мина күп төрле исемнәр әйтеп карадылар. Берсе дә ошамады. Миңа ошаганын, «Яшьлек яме» дигәнен шагыйрә Гөлшат Зәйнашева табып бирде, ул миннән коньяк таләп итмәде, бер тартма Мәскәү конфетына риза булды. Язучылар арасында бер-береңнең әсәренә исем табышу гадәте бар. Әдип Малнковның балалар өчен язган бер поэмасына «Таңбатыр» дигән исемне, Сибгат Хәкимнең КамАЗ заводын төзүчеләр хакындагы поэмасына «Дәверләр капкасы» дигән исемне мин табып бирдем. «Яшьлек яме» дигән исемнең минем күңелгә хуш килүенә сәбәп бер: ул әсәрнең эчтәлегенә тулысынча туры килә. Яшьлекнең яме нәрсәдә? Хыялланып яши белүдә. Яшьлектә кешенең матди байлыгы булмый, анын бердәнбер хәзинәсе — күңел байлыгы, намусы. Әнә шул намусны яшьтән үк саклый белсәң, хезмәтне үзенә юлдаш итеп алсаң— бәхет синнән ерак йөрми. Мин шуны әйтергә теләдем. Ләкин бит әле теләү бер нәрсә, шуны сәнгать чаралары белән, образлар аркылы ачып бирү бөтенләй икенче нәрсә. Әсәремне язучыларның проза секциясенә куйган идем, минем повестьны тетеп кенә салдылар. Әйтелгән сүзләрнең һәммәсе, йөз проценты белән дөрес булгандыр дип уйламыйм Сөйләүче дә хискә бирелүчән була, бәлки, алар да арттырып җибәргәннәрдер. Әмма мин үзем әнә шул «арттыру» дигән якка бик тә бирелүчән кеше икәнмен, фикер әйтүчеләргә чамадан тыш ачуым чыгып, повестьның кулъязмасына борылып та карамаска, аны чүплеккә чыгарып атарга ният кылдым. Күңел төште. Менә шунда мина ярдәмгә Шәһидә килде. — Мин бит синең хатының гына түгел, университетта бергә укы* ган, авыр чакларны бергә үткәргән сабакташың да әле, — диде ул. Бу аның үзенчә бик яратып, кат-кат әйткән сүзе булганга дәшмәдем.— Әгәр син шушы повестька кул селтәсәң, әйтәчәкләр, әй, ул да йөрде язучы булам дип! Баксаңкүрсәң, буш куык икән, ике авыз тәнкыйть сүзе ишеткәнгә, чыгымчы ат кебек, тәртәгә тибеп йөри, диячәкләр. Ул гынамы?! Синен үзендә үк үзенә карата ышану тойгысы сүнәчәк. Ышанмау — ул беттем дигән сүз. Син бит дөньяда аннан да зуррак кыенлыкларны күргән кеше! Хәзергә син кулъязмаңны куеп тор. Ял ит бераз. Аннары алырсың, әйткән сүзләрен, язып барган булсаң, аек акыл белән үз бизмәнеңә салып, үлчәп карарсың, кирәген алырсың, кирәк тигелен алмассың. Әсәргә бит алар түгел, син хуҗа, төзәтергә дә, төзәтмәскә дә синен генә хакың бар. Бу сүзләр мине тәмам тынычландырды. Ул арада, һава суларга чыккан чагында, Ибраһим ага Гази да Шәһидә әйткән үк сүзләрне куәтләде: — Тәнкыйть ул — гөберле бака. Салкын ул, каһәр төшкересе! Чиркандыра. Аны тизрәк муеннан алып ташлыйсы, хатыныңның җиңенә күз яше түгеп, үзеңне кызгандырасы килә. Син, Гариф энекәш, әйбәтләп бер ял ит. Яшь кешегә повесть чаклы повесть язып чыгу уен эш түгел. Өстәвенә бит әле син көне-төне журналда эшләдең. Шул вакыт эчендә әллә ничә очерк, әллә ничә тәнкыйть мәкаләсе яздың бит әле син, докладлар ясадың, «йөзмә станица» дигән роман да тәрҗемә иттең түгелме? — Антон Макаренконың «Педагогик поэма»сын да тәрҗемә итеп утырам әле мин. — Менәтерәк! Шулай булгач, синең бер дә язмышыңнан зарла- нырлыгын юк. Яшь тәнкыйтьчеләр киңәшмәсеннән дә олы сүз әйтеп кайтарганнар дип ишеттем. Сабыр бул, сабыр. Нервыларынны уры- ♦ нына утырт та, яңадан бер мәртәбә үз эшенә читтән карап, төзәтеп < чык. Й җүләр, синең яшеңдә без гүпчим дә яза белми идек әле. тел £ юк иде безнең, капшанып кына бара идек. Синен, шөкер, югары беле- 2 мен бар, сиңа бары тик изгелек кенә теләп торучы без — абзаннар j бар. Тәртәгә тибеп йөрүеңне ташла, и давай җиң сызганып... Вакытында, нәкъ кирәкле сәгатендә киңәш бирүчедән дә изгерәк S кеше бармы икән?! Чыннан да, атна-ун көннән минем нервылар уры- 5 нына утырды, мин салкын кан белән тәнкыйть фикерләрен карап £ чыгар хәлгә килдем һәм шуларның туксан процентын дөрес дип А таптым. Гази абыйдан ике айга үз исәбемә ял сорап алдым да, бер генә о көнемне дә әрәм итмичә, повестьны өр-яңадан күчереп чыктым. = Ул елларда яшьләрне тәҗрибәле, өлкән язучыларга беркетү гадә- * те бар иде. Мине Мирсәй абый Әмиргә беркеткәннәр иде. «Агыйдел»- < еннән башлап барлык әсәрләрен укып барганга һәм язучы буларак ө бик ихтирам иткәнгә, аны мин үзем сораган идем. Мирсәй абый минем = повестьның өр-яңадан күчереп, шуннан соң машинкада бик пөхтәләп < бастырганын укып чыккач: u — Монда мин ярдәм итәр нәрсә күрмим, Гариф. Син инде ике аягыңа да баскансың. Телен табигый, вакыйгаларың ышандыргыч, тормышча, бик җылы язылган. Тирәнлек ягы.. анысы — тәҗрибә белән килә торган нәрсә, болай булгач, озакламый тирәнлеге дә булыр,— диде. Гази ага Кашшаф та хуплады минем әсәрне, һәм ул 1955 елның азакларында «Совет әдәбияты» журналының 10—11—12 саннарында басылып та чыкты. Повесть журналда басылып чыгу белән мина яшьләрдән хат килә башлады. Татарлар илнең төрле тарафларында яшәгәнлектән, хатлар Казаннан гына түгел, республика районнарыннан гына түгел, Урта Азиядән дә, Уралдан да, башка урыннардан да киләләр иде. Мине аеруча дулкынландырганы Якутиядән килгән хат булды. Яшь кенә бер кызны медицина институтыннанмы, техникумнан соңмы Якутиягә җибәргәннәр. Врачлар аз, туксанышар-йөзәр чакрымга авырулар янына барырга туры килә икән кызыкайга. Бу моңар коточкыч авыр тоелган, күңелен биздерә башлаган һәм ул, киредән Казанга кайтып китәргә ният кылып, әтисенә хат язган. Әтисе мана җавап итеп минем «Яшьлек яме» басылган журналларны җибәргән. Кызый мина повестем өчен рәхмәт әйтә, чөнки ул мине авырлыкларны җиңәргә өйрәтте, батыр холыклы булырга юл ачты, мин Якутиядә торып калдым, ди. Укучылардан минем, башка каләмдәш иптәшләрем кебек үк, бик күп хатлар алганым бар. Әмма Якутиядән килгән төсле дә рухландыргыч хат алганымны хәтерләмим. Менә шул чагында мин әдәби әсәрләрнең кызык өчен генә, эчпошканнан гына языла торган нәрсә түгел, кешеләргә тормыш юлдашы булырдай нәрсә икәненә ышандым - Тагын да төгәлрәк әйткәндә, язучылык эшенең ифрат та кирәкле, файдалы эш икәненә тулысынча ышандым. Шуннан соң бернинди тәнкыйть тә, кимчелекләремне зурайтып, купайтып әйтүләр дә мине куркытмады. язу эшеннән аера алмады. Минем белән бергә әдәбиятка килгән талантлы шагыйрь һәм бик таләпчән редактор Хисам Камал, шушы повестьның китап булып чыккан чагындагы редакторы (ул нәшриятта эшли иде), әсәр инде жур налда басылып, уңай бәя алган булуга, авторга укучылардан күп кенә хатлар килүгә дә карамастан, повестьның бер олау кимчелеген тапты, таләпне бик зурдан куйды. Ул миннән әсәр геройларының эш-гамәл- ләрен аклап житкерүне таләп итте. Бәхәсләшеп торырга урын юк, фикерләре төпле иде. повестьны тагын бер мәртәбә күчереп чыгарга, айлар буе җиң сызганып эшләргә туры килде. Зур күләмле әдәби әсәр язу чирканчыгын мин әнә шул «Яшьлек яме» повестенда алдым. Киңәшле дөнья «Яшьлек яме»н язган чакта мина ярдәм иткән тагын бер язучы бул» ды Ул — Хатип ага Госман. Дөресен әйткәндә, мин аны якыннан бел* ми идем. Без университетта укыган елларны ул пединститутта эшләде, университетка бары тик 1951 елны гына, безгә китәргә бер ел кала гына килде. Мин ана «Яшьлек яме»нең кулъязмасын бирдем. Ул ни әйтер икән дип көтә башладым. Әмма, икәүдән-икәү генә очрашып сөйләшә башлагач, мин кулъязманы оныттым. Хатип Госманның шәхес -булуы, әдәбият турында зур каланчадан торып фикер йөртүе минем күңелемне биләп алды. Мин аңарда тау-тау булып әдәбият байлыгы. фикер байлыгы өелеп ятканны күрдем, аның әдәбиятка килү юлы да минем өчен бик тә гыйбрәтле булып тоелды. Пермь өлкәсенең Сулмаш авылында тугыз балалы гаиләдә туган ул. Әтисе урта хәлле дип саналган. Крестьян эше генә ишле гаиләне туйдырып барырга җитмәгән, күрәсең — кыш көннәрендә Госман агай Бөредән Осоуга йөк ташыган Беренче бөтендөнья сугышы чыгар алдыннан Казан белән Екатеринбург (хәзерге Свердловск) арасында чуен юл салу башлангач, әтисе кыр эшләреннән бушаган арада, олы улларын ияртеп, җир казырга йөргән. Госман агай русчаны иркен сөйләшкән. күрше рус авылларында дуслары булган, укый-яза белгән. Бу гаиләдә Тукай шигырьләрен укыганнар. Шигырь яратучылар гаиләсендә туып-үскән язучылардан мин гомер буе көнләшәм, аларны бәхетле язучылар дип саныйм Алар беренче буын интеллигент түгел, икенче буын интеллигент. Аларга барысын да. тырышып-тырмашып, хәтта черәшеп диярлек яңа баштан башларга туры килми, алар әдәбиятка эстетик яктан әзерлекле кешеләр булып киләләр. Бу җәһәттән Мәскәүдә 1953 елны үткәрелгән Бөтенсоюз яшь тәнкыйтьчеләр киңәшмәсе янә дә исемә төшә. Берта Яковлевна Брайнина семинар җитәкчесе булганнан соң, мин аның СССР дәүләт'премиясе алган «Константин Федин» дигән китабын бик җентекләп укып чыктым. Константин Александрович Федин 1914 елны. 22 яшендә, немец телен камилләштерү өчен, Германиягә китә. Автобиографиясендә Федин болай дип яза. Әти миңа җәйге айлар өчен, гадәттәге кырык-сум урынына илле сум акча бирде — бу акча мина Германиягә барырга һәм анда яшәргә мөмкинлек тудырды». Кызыгам мин Константин Фединның 22 яшендә үк инде Европаны күрә башлавына, аның шуңа әтисе тарафыннан шартлар тудырылуына. Европага мин әле нибары 51 яшемдә генә чыга алдым. Анда да күңел офыкларымның киңәеп киткәнен, дөньяга карашымның ныгыганын сиздем. Миндә ике төрле җәмгыятьне чагыштырып карый алу мөмкинлеге туды. Социализм җәмгыяте тудырган Мөмкинлекләрнең кадерен белеп җиткермәвебезне аңладым. Бу сәяхәт ник моннан утыз ел элек булмады икән, дип үкендем. Фединга әйләнеп кайтыйк. Башланып киткән Беренче бөтендөнья сугышы Фединны туган җиреннән еракта торгызып калдыра. Аны Германиядә гражданлык әсирлегендә Брест солыхы төзелгәнче тоталар. Нюрнбергтагы шовинистик демонстрацияләрне күрү, сугыш башланган көнне башта Дрезденга сөрелеп, аннан Циттау шәһәренә китерелү, андагы тормышы, ниһаять. Россия гражданнарын 1918 елның азагына немец әсирләренә алмашу — бу вакыйгаларның барысы К. Фе- динның «Шәһәрләр һәм еллар» романында чагылыш табалар. ф Милитаристик Германиядә әсир кеше хәлендә, хокуксыз-нисез. кеч- < кенә бер шәһәрдә дүрт ел буе, тупас холыклы, мактанчык бюргерлар * арасында яшәү ФеДинга буржуаз җәмгыятьнең рәхимсез якларын < тулысынча ачып сала. Ул капитал хөкем сөргән илләрдә миллионда- а. ган кешеләрнең кимсетелүжәберләнүләргә дучар ителүен үз күзе белән күрә һәм империализмга карата күңелендә нәфрәт хисе уянуын § тоеп кайта. Әнә шул хәл аның алга таба язылачак әсәрләренә ныклы g нигез була. g Университетны бетергәндә, мин иҗатымны гомер буе тукландырып торырдай вакыйгалар ясый алырлык түгел идем әле. Ятимлегем дә, * тормышны нульдән башлап җибәрүем дә, элек ала алмаган белемне ® гаять зур тырышлык исәбенә алырга омтылуым да —болар берсе дә г миңа тормышымда, Федин чит илгә киткән кебек, кискен борылыш * ясарга ирек бирмәделәр. < Ләкин мин, чын язучы булырга теләсәм, нидер эшләргә тиеш идем. е Биш ел буе журналда утыру инде җиткән иде. Җиткән дип шуна әй- = тәм, акыллы һәм гаять кешелекле әдип Гази ага Кашшаф кулы ас- * тында эшләп, мин матбугат кешесенә кирәкле беренче әзерлек чорын u уздым — җаваплылыкка, кыюлыкка, үз-үземә читтән тәнкыйть күзе белән карый белергә, иптәшләрем белән хезмәттәшлек итәргә, теләсә нинди кара эштән, «вак» эштән баш тартмаска, иң кыен чакта да язудан туктамаска өйрәндем. Моның өчен мин Гази ага Кашшафка — укытучы-остазыма күңелемдә ин зур рәхмәт хисе саклап йөрим. Ләкин мина хәзер журнал редакциясеннән китәргә, бер көн кичекми китәргә кирәк иле. Юкса мин илдә барган зур тормыштан төшеп калачак идем. Мин, әлбәттә, бу хакта ин беренче булып Гази абый белән сөйләшә алмый идём. Аңа тәҗрибәле редактор кирәк. Аның миннән, бәлки, аерыласы да килмәс. Шуна күрә мин бу хакта Хатип абыйга сүз каттым. Хатип абыйның гаҗәп бер гадәте бар: әйткән сүзгә ул шунда ук, турыдан-туры җавап бирмәс. Бик ерактан уратып җавап бирер Кемдер берәү Шаяртып: «Хатип Госман хәтта ашханәдә ашап утыруын да фәлсәфи нигезли ала»,—дигән иде. Бу юлы да ул сүзне ерактан уратып башлады — Менә син мине тәнкыйтьче дип беләсең, галим дип беләсең, педагог дип беләсең. Ә бит мин әдәбиятка шигырь язып килдем 1931 елны «}\ырлар лирикасы» дигән шигырь китабы да бастырып чыгардым. Аннан соң мин бер-бер артлы өч җыентык — хикәя җыентыкларын чыгардым. — «Йосыф» дигәнен, «Мин күккә күтәреләм» дигәннәрен минем дә укыганым бар. Сугыш вакытында язылган бердәнбер калын әсәр — «Ялкынлы йөрәк» тә сезнеке түгелме соң? — Анысы да минеке. Рәхмәт искә алуың өчен. Ләкин шулай да мин үземнең төп жанрым итеп әдәбият белемен сайладым Практик эшем итеп вузларда укытуны алдым. — Татар әдәбиятын укытунымы? _ Башта, пединститутта чакта мин чит ил әдәбиятын укыттым. — Пик? — Татар әдәбияты хакында җитди фәнни хезмәтләр язу өчен мина дөнья әдәбиятын белергә, җирлек хәзерләргә кирәк иде Менә шуннан сон гына мин Такташ поэзиясенә тотындым Кандидатлык якладым. Исәбем докторлык хезмәтен әзерләү. — Сер булмаса, әйтегез, нинди темага? — «Социалистик революция һәм татар поэзиясе». Моның өчен мин төрки телләрендә иҗат ителгән поэзияне өйрәнәм. Хатип абыйның минем белән, яшь бер егет белән шулай ачылып китеп сөйләшүенең серен мин аның сүзенең азагындарак, ягъни фәлсәфи өлешендә аңладым. — Менә эшләр болайрак тора, чибәр егет, — диде ул, минем каршыма ук утырып. — Мин синең «Намус» романының сурәтләү чаралары хакындагы мәкаләңне укыдым. Толковый кеше буласынны күреп шатландым. Инде менә беренче повестеңның кайбер өлешләрен укыдым, анысы да миндә өмет уятты. Җылылык бар синдә, күзәтү бар, аннары ин мөһиме — тел бар. Телнең хасиятләрен аңлый белү бар. Фәлсәфә җитми әле, гомумиләштерү җитми. Ә замана бит шуңа бара. Менә шушы абзый әйткән иде диярсең, халык аз гына тамагы тую, өсте бөтәю, сугыш яраларын оныта төшү белән китапка ташланачак. Әлбәттә, башта әдәби китапка, нәфис к!ггапка. Аннары, күпмедер вакыттан соң, тарихи китаплар, тагын да арырак киткәч, фәлсәфи китаплар кызыксындыра башлаячак аны. Адәм баласы һәрвакыт үзенең чишмә башын эзли, ни өчен җир йөзендә яшәвен белергә тели. Мин озакламый борынгы әдәбиятыбызны актарырга тотынам, аның өчен үземдә җитәрлек нигез бар дип уйлыйм. — Ә мина нәрсә киңәш итәсез? — Синамы? Икенең берсе — я фән юлын, ә нәфис әдәбиятны сайла. Икесе дә синең кулыннан килә. Әгәр фән юлын сайлыйсың икән, син бүгеннән аспирантурага керергә тиеш, әгәр нәфис әдәбиятны сайлыйсың икән, бүгеннән син тормыш эченә чумарга тиеш. Сиңа инде журналда утыру ярамый, ул сине мүкләндерәчәк. Мин матур әдәбият юлын сайладым һәм, бер елга административ ял сорап, Гази абыйга гариза язып бирдем. Гази абый минем журналдан ычкыначагымны сизде, әлбәттә, ләкин минем аны шунда ук күңелсез хәлгә куярга теләмәвемне, аз гына булса да өмет калдыруымны да үзенчә матур итеп бәяләде. — Ярый, Гарифҗан, мин сине өч ел эчендә журналист итәм дип сүз биргән идем. Син бездә биш елдан артык эшләдең. Дөньяның нәрсә икәнен дә, әдәбиятның нәрсә икәнен дә таныдың. Әгәр мин сине көчләп үзебездә калдырырга теләсәм, мин сиңа карата начарлык эшләгән булыр идем. Мөстәкыйль тормышка чыгарып жибәрәм мин сине. Кош баласын оясыннан очырам. Юлларың уң булсын, дөньяда сиңа хәерхаһ кеше Гази абзаң барлыгын юк-юкта исенә төшер, яме. Сәяхәт Университет бетергәннән соң биш ел буе кеше өстендә яшәү, язып утырырга ныклы бер урын булмау, шуларның барысы өстенә Матбугат йорты белән Казан урамнарыннан башканы күрмәү мине ялыктыра башлаган иде. Гел шулай барса, минем, язучы буларак, төпсез көймәгә утырып калуым да бик мөмкин иде. Беркөнне Шәһидә миңа һич көтмәгәндә: — Әйдә, Казагыстанга, я булмаса, Алтайга китәбез, — диде. Кешегә әйтми генә җыена башладык. Яна дөньялар күрәбез, китап өчен кызыклы кешеләр эзлибез, янәсе. Ләкин Казагыстанга, бөтен ил шаулаган чирәм җирләргә күченеп китү мәсьәләсе ничек тиз кабынган булса, шулай тиз сүнеп тә китте. Минем иҗатымны күздән ычкындырмый күзәтеп торган Сибгат Хәким белән Гомәр Бәширов миңа әйттеләр, чирәм җирләргә күчеп китеп син бер китап язарсын, аннары нишләрсен, диделәр. Мин уйга калдым. Чыннан да, туган туфрагымнан, халкымнан аерылгач, язарыма азык табармынмы? Юк, мин баштагы уемнан кире кайттым. Кайтуын кайт* тым, ләкин сәфәр чыгу, яңа җирләрне күрү дәрте күңелдә утырып калды. Ул арада партия Үзәк Комитеты язучыларны халык белән тыгыз- ♦ рак бәйләнешкә керергә, ил тормышы белән яшәргә чакырды. 1955 елның январейда, СССР язучыларының III съездыннан соң, шагыйрь Шәйхи Маннур Татарстанның нефть районнарына чыгарга булган — үзе белән мине дә алмасынмы! Киттем. Шәйхи абый нефтьчеләргә совет әдәбияты турында, язучылар съезды турында сөйләп йөри, мин яшь язучы булып аның авторитетын күтәрешәм. Шәйхи абыйның өстендә соры каракүл якалы, энәдәнҗептән генә чыккан кыйммәтле пальто, шундый ук соры каракүлдән тоташ итеп тектергән бүрек — кыяфәт министрларныкы! Рәхәт андый кеше канаты астына сыенуы. Хәтеремдә — бу пальто аны кайбер шаяртуларга да китергән иде. «Казан—Уфа» поездында, безнең белән бер вагонда, күрше купеда гына драматург Абдулла Әхмәт, Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Ширияздан Сарымсаков, рәссам Әнәс Тумашев баралар иде. Абдулла абыйның «Серләр» спектакленә әзерләнгән заманнары иде бугай, ахрысы... Төнлә купеда бик суык булгач, мин студент чактан соң алып кигән, инде чабулары кыршыла башлаган кыска пальтомны ябындым да йокладым. Шәйхи абый ябынмады. Төнлә мин аның, суыктан туңып, калач кебек бөгәрләнгәнен күрдем. Иртән ул дерелдәп, теше тешкә тими торды да, күрше купе ишегенә сөялеп: — Бррр, туңдым, — диде. — Пальтоңны ябынмадыңмыни? — диде Ширияздан абый. ■— Ябынмадым шул, кызгандым. Яна бит. Абдулла Әхмәт бер күзен шар ачып, икенчесен кысып карады да: — Дөрес, пәлтәң синең үзеңнән шәп! — дип көлеп жибәрде. Без дә гөр килеп көлдек. Абдулла абыйның тормышта шундый усал шаярта торган гадәте бар иде. Ләкин ул аны әдәбиятта куллана белмәде. Кулланса — ижаты тагын да үткенрәк булыр иде. Нефть районнарында без ай буе йөрдек. Бөгелмәдә, Баулыда, Лениногорскида, Әлмәттә булдык. Алар әле ул чакта хәзерге ’төсле берәр йөз мең халкы булган калалар түгел, ул заманда бу якларда таш өемнәреннән, казылып ташланган траншеялардан, үкереп чирәм актаручы тракторлардан башка әллә ни юк иде. Почмак саен цемент ящигы, чат саен сумала кайнатучы кара казаннар күренә иде. Ләкин нәкъ менә шушылар мине жилкетеп жибәрде. Күпме хис, күпме яна дөнья, күпме яна кешеләр! Бу инде сиңа, туганкаем, Казандагы Матбугат йортының төтенле коридорлары түгел. Нефть якларына үзем генә, иркенләп килергә дигән фикер күңелдә ныгый башлады. Ул фикернең тәмам ныгып житүенә Бөгелмә кунак йортында очраган бер нефтьче егет тә сәбәп булды. Шәйхи абый йоклый иде әле. Мин авылдан ук килгән гадәтем буенча, иртәнге биштә үк уяндым да. юлдашыма комачау итмәс өчен, кулыма китап алып, коридордагы диванга чыгып утырдым Зәңгәр майкалы, кин күкрәкле, ишелеп килгән аркан төсле таза беләкле, егерме биш яшьләр тирәсендәге бер баһадир егет, иңенә сөлге салып, юынып кайтып килә иде. Минем янга туктап — Сез язучымы? — диде. Мин каушап, хәтта югалып калдым. Чөнки әле миңа беркайчан да андый сорау биргәннәре юк иде. ГАРИФ АХУНОВ ф ЙОЛДЫЗЛАР КАЛКА — Ә нигә? — дидем мин, ни әйтергә белмәгәч. — Сезнен белән бергә килгән ак чәчле агай Шәйхи Маннур түгелме дип сорарга теләгән идем. — Әйе. шул, Шәйхи Маннур. Ә сез аны каян беләсез? — Китаптагы рәсеменнән таныдым. Мәктәптә чакта без аның «Гай- жан бабай» поэмасын өйрәнә идек. — Ә сез үзегез кем? — Минме? Мин... бораулаучы. Мине Татарстан АССР Верховный Советына депутдтлыкка кандидат итеп күрсәттеләр. Сайлаучылар белән очрашып йөрим менә. Тере нефтьче белән беренче мәртәбә очрашуым минем әнә шулай булды. Бу егет — Әсгать Абдуллин — атаклы нефтьче икән, үзе тагын, җитмәсә, Сарманда, Баулыда, тагын кайлардадыр сабан туе батыры да булып калган икән. Соңыннан, Баулыга килгәч, без аның өендә кунакта да булдык. Ул безгә үзенең тормышыннан бик тә кызыклы хәлләрне сөйләде. Бөгелмәдә, төнге бердә кайтып килгән чагында, аңа ике хулиган очрый. Башта, һәркайсыбызга мәгълүм алым — тәмәке сорыйлар. Әсгать тәмәке тартмый. Аһ, син әле тартмыйсыңмы, фәлән дә фәсмәтән, моны чишендермәкче булалар: сал пальтоңны, салага! Сала пальтосын Әсгать, тоттыра кулларына теге ике хулиганның. — Тагын нәрсәне салыйм? — Пиджагыңны сал, — ди берсе, Әсгатьнең муенына пычак терәп— Я. я. живо, синең белән уйнап сөйләшмиләр. Әсгать моның пычаклы кулын әкрен генә этә дә, ике хулиганның берьюлы якаларыннан умырып тотып, маңгайга маңгай чакылдатып бәрә. Икесе ике якка авып китәләр. Аңнарына килеп, аяк өсте баскач, сорый Әсгать: — Ягез, батырлар, тагын нәрсәне салыйм? Хулиган бит ул үзеннән курыкканнарны күргәндә генә батыр. Мәлҗерәп төшә болар, ялвара, гозерләнә. Кичер безне, шаярдык, диләр. Әсгать әйтә: — Сезнең шаяруларыгыз хезмәт иясе халкына кыйбатка төшә, атлагыз, хәшәрәтләр, сезнең белән икенче урында сөйләшерләр, — ди һәм милиция идарәсенә бик әйбәтләп илтеп тапшыра. Минем «Хәзинә» романындагы бер үзе машинаны баткактан этеп чыгарган Арслан Гобәйдуллин образында әнә шул Бөгелмәдә танышкан сабан туе батыры Әсгать Абдуллин да бар. Арсланны мин өч кешедән алдым. Соңгы икесен мин беразданрак, Әлмәткә килеп төпләнгәч таптым, әмма нефть якларына күчеп килергә ымсындырган беренче нефтьче әнә шул Әсгать булды. Акбуада чыгыш ясаган чакта мина залдан бик яшь һәм сылу гәүдәле бер кыз күзен дә алмый карап утырды. Берничә мәртәбә күзләр очрашкач, мин башта уңайсызландым, азакка таба ничектер дулкынланып китеп, бер хикәямне аеруча дәртләнеп укыдым. Миңа гомердә булмаганча озаклап кул чаптылар. Чыгышлардагы дан-шөһрәтнең дүрттән өч өлешен гел үзенә көрәп ала торган Шәйхи абый, ул көнне мине мактап: — Вәйт, энекәш, синең дә популярлык арта башлады, болай булса, шөкер, юл унар безнең! — диде. Икенче көнне китәргә кузгалдык. Автобуска утырырга торган чакта гына, кичә күзен шомырайтып утырган сылу кыз минем янга килеп җитмәсенме! Ул мине читкә чакырып алды да: — Минем турыда стих сочинять итегез әле, — диде. — Мин бит шигырь язмыйм... — дидем каушап. — А-аа, мин уйладыр поэт дип... — һәм ул иренен турсайтып читкә китеп барды. Менә шул чакта инде мин ник шагыйрь булмавыма үкенеп бетә алмадым. Юлда барганда, сер итеп кенә, әлеге сөйләшүне Шәйхи абыйга сөйләгән идем, ул песнәк борынын җыерып тыңлап торды да рәхәтләнеп көлеп җибәрде. — Тиле, ярар диләр аны! Үзем язып биргән булыр идем. Яшьлек шул, тәҗрибәсезлек. Нефть яклары белән беренче танышлыгым әнә шулай башланды минем һәм ул озакламый минем тормышымда һәм иҗатымда зур гына бер борылыш та тудырды. Командировка Әлмәт якларында Шәйхи ага Маннур белән бер йөреп кайткач һәм инде журнал редакциясеннән эштән дә киткәч, мин республиканың нефть районнары хакында ныклап уйлана башладым. Казылып ташланган чокыр-траншеяларда, кыр уртасыннан узган гудрон юлларда һәм каядыр ашкынып чапкан металл баганаларда әле минем өчен ачылмаган серле бер дөнья торып калды. Әнә шул серләрне ачасы, тойгыларны кәгазьгә төшерәсе килә иде. 1956 елның октябрендә икенче мәртәбә Әлмәткә киттем Мине Бөгелмәдән Әлмәткә китергән җиңел машина урамда бил тиңентен пычракка төшеп батты. Командировкага чыгар алдыннан, газета хәбәрчесе Фазыл Мостафин киңәше белән, озын кунычлы резин итек сатып алган идем. Пычракны ерып кереп, шофер белән икебез һәм безгә ярдәмгә ашыккан өч гүәрдин егет машинаны .этеп чыгардык та мин вакытлы баракка урнашкан гостиницага килеп егылдым. Урамда яңгыр ява, коеп-коеп ява иде хәзер. ӘлМәт кешеләре гостиница коридорларына ярты метр калынлыгындагы пычкы чүбе җәйгәннәр, чөнки йөрүчеләр итекләренә ияртеп алып кергән пычракны бетерерлек түгел иде. Шыбырдап яуган көзге яңгыр астында моңаеп утырганда бүлмәгә плащтан, резин итектән Фазыл килеп керде. Без аның белән кайчан киләсен алдан сөйләшеп куйган идек. Озын буйлы, таза гәүдәле, кешеләргә ярдәм итәргә атлыгып торган бу егет мине, ай-ваема карамый, өйләренә алып кайтып китте. Казаннан күтәреп килгән чемодан минем кулыма да тимәде. Өйдә безне чандыр гына гәүдәле, терекөмештәй тере бер хатын каршы алды. Монысы Фазылның хатыны Сания булып чыкты. Алар торган йорт та такта барак нде. Гомумән, ул елларда Әлмәт- тә егерме елга исәп тотып салынган андый вакытлы бараклар күп иде. Әлмәткә илнең төрле якларыннан белгечләр, бораулаучылар, төзүчеләр килә, унлап, йөзләп кенә түгел, меңләп килә, аларга капитал йортлар салып өлгертү мөмкин түгел иде әле, күрәсең. Сания — булдыклы, җитез хуҗабикә — безгә табын әзерләде. Фазылның өч балалы гаиләсендә, ут кебек кайнар нтеп ягылган өендә бик иркенләп, төне буе сөйләшеп утырдык. Фазыл белән Сания мина: ГАРИФ АХУНОВ ф ЙОЛДЫЗЛАР КАЛКА ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК БЕЗ ЯШИБЕЗ ӘЛМӘТТӘ — Гостиницада яшәүләре кыен булыр, үзебездә торырсың, —, диделәр. ’ Ихлас күңелдән әйтүләре йөзләренә чыккан иде — каршы килмә* дем. Аннары Фазылның, мин «Совет әдәбияты» журналында эшләгән чагында, безгә бер-ике очерк та алып килгәне бар, тик алар әле әдәби журнал очеркы түгел, газета репортажы иде, мин аларны Әлмәттә бергәләп, иркенләп карарга вәгъдә иткән идем. Димәк, мин аларда торсам, Фазылга күбрәк файда итә алам, шул фикергә килгәч, уңай» сызлану хисемне җиңдем. Мин бу юлы бер айга дип командировкага килгән идем. Әмма ми» нем Әлмәттә яшәвем, Казанга кайта-килә йөреп, ел буена сузылды, һәм мин шул вакыт эчендә гел Фазыл Мостафиннарда яшәп, аларның үзләре белән дә, балалары белән дә дуслашып беттем. Алты айлык Фәритне кулга алсаң, аякларын өзлексез селтәп, хәрәкәтләндереп торуы белән күңелгә әллә нинди рәхәтлекләр бирә торган иде. Бу кунакчыл йорт ике нәрсәсе белән истә калды. Берсе — яшел абажурлы лампа. Ул төнге өчләргә, кайвакыт таңга кадәрле яна, Фазыл дус төне буе газетага мәкалә язып утыра торган иде. Кичке урамнан, яки төнге буровойдан кайткан чакларда әнә шул яшел ут күңелне сөендереп тора иде. Икенчесе — әлеге дә баягы — бүлмәнең эсселеге. Без, әсәр язганда, бил тиңентен чишенеп утырабыз, ялангач тәниән стена обое майланып, каралып бетте. Фазылның чая хатыны Сания, усал телләнеж: — Кара инде бу эшем ияләрен! Бер ел эчемдә минем нинди әйбәт обоемны эштән чыгардылар бит, — дия иде. Ни генә булмасын, ул көннәр гажәеп дулкынланулар, бәхәсләр, уртак сөенечләр белән узды. Фазыл мине нефть эшендә озак еллар эшләгән мастер Заһир ага Гарипов белән таныштырды. Әлмәткә килүемнең беренче эше итеп «Дружба народов» журналыма ике табаклы очерк язып җибәрдем, Фазыл аны русчага тәрҗемә итте һәм ул, татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы уңае белән, басылып та чыкты. Шуның өстәвенә мин Фазылның очеркларын яңабаштан эшләттем. Аның тормыш материалы күп иде, әмма зур күләмле очеркның ул сюжетын оештырып җиткермәгән иде. Кызыклы сюжет эзләп, ул буровойларга чапты, әдәби очерк өчен кирәкле биографияләр эзләде һәм 1957 елны, бер-бер артлы, «Совет әдәбияты» журналында аның күләмле зур очерклары басылып, укучыларның да, язучыларның да игътибарын җәлеп итте. Ниһаять, 1957 елны без, Фазыл белән икәүләп, «Җир куенында» дигән пьеса яздык. Бу әсәрнең язмышы шактый ук аянычлы булды, анысын соныннанрак сөйләрмен. Әлмәттә мин шагыйрь Әдип Маликов белән ныклап таныштым. Чәче ике якка уймакланыбрак кергән биек маңгайлы, ак йөзле бу яшь кеше басынкы табигатьле булуы белән күңелгә ошап куйды. Ул аз сөйләшә, шешмәгрәк кабаклы күзләре һәрвакыт җитди була иде. Ә йөргән чакта гәүдәсен анардан да төзрәк тоткан, киемен искиткеч бер пөхтәлек белән кигән икенче бер кеше булса Гомәр абый Бәширов кына булгандыр. Мина Фазыл белән бергәләп аларда утырырга, мәж- лес-мазарда да катнашырга туры килгәләде. Әдипнең хатыны, сап- сары чәчле, зәңгәр күзле, утыз яшьләрендәге ханым минем белән күрешкәндә: — Шушымыни инде Ахунов? Беләм,. беләм, ^Яшьлек яме»гезне укыдым, — диде. Шуннан сон кухня ягына чыгып китте дә бүтән әйләнеп кермәде. Бу Саҗидә-Сөләйманова булып чыкты, аның әле шигырь язганын ул чакта берәү дә белми иде. Әлмәткә әледән-әле килә торгач, Әдип белән без шактый ук якынайдык. Ул «Татарстан яшьләре» газетасының үз хәбәрчесе булып эшли, Әдәбият институтында читтән торып укый, сонгы елларда шигырь язудан аерылыбрак тора иде. Танышкач, бер-беребезне якыннанрак белгәч, көннәрдән бер көнне ф ул мине үземне генә кунакка чакырды. Кунакка чакырды дип, кәгазьләр җибәреп, бер атна алдан әйтеп чакырмады, урам йөрергә, һава суларга чыккан җирдән үзләренә алып керде. Хатыны өйдә юк иде. Каяндыр, тумбочкаданмы, язу өстәле астыннанмы, ул бер шешә тартып чыгарды. — Менә минем монда башлап куйган бер нәрсә бар иде...— дип, бер генә рюмкасы эчелгән шешәнең муенына бармагы белән сызып күрсәтте. Аның кәефе шәп икәне күренеп тора, өйдә хатын-кыз-мазар юк, без икәүләп серләшеп алабыз, янәсе. «Егет егетне падбадить итмәс!» — дип әйтергә ярата Шамил Бик- чурин. Кыскасы — мин Әдипне «падбадить» итмәскә булдым. Әдип закускага Урсал тау урманыннан үзе җыеп тозлаган гөмбә чыгарды, тозлы кыяр, кәбестә, каклаган балык, тагын нәрсәләрдер чыгарды. Без сөйләшеп утыра башладык. Мин аның зәмзәм суын, кайбер җил яклы кешеләр кебек, башын артка ташлап эчмәвен, җай гына төшереп ашамлыкның төрлесеннән капкалап, сөйләшеп утырырга яратуын шәйләдем. Утыра торгач, аның басынкылыгы бетте, теле ачылды, йөзе алсуланып китте. Ул миннән, озак еллар Казанда, язучылар арасында яшәгән кешедән, Казан хәлләрен сорашырга кереште. Мин моның вакыт үткәрү өчен генә түгел икәнен аңладым. Чынлап та шулай булып чыкты. Әдипне Казандагы теләсә нинди хәл түгел, әдәбият хәлләре кызыксындыра иде, билгеле. Мин шунда аның янә дә шигырь дөньясына әйләнеп кайтуын аңладым. Тагын бер атнадан ул миңа әлерәк кенә язып бетергән «Ташчы» исемле поэмасын укыды. Әсәр мине сөендерде, поэмадан саф җил искәндәй тоелды. Яна шәһәрнең, яна кешеләрнең рухын тотып алган иде Әдип. Язу алымы да муеныңны сындырырдай кыланчык алым түгел, гади алым иде. Мин яна* әсәр туганга шатландым. Әдип байтак вакыт сүзсез утырды. Мин аның хәлен аңладым. Дүрт-биш ел шигырь язмаган кешенең яна әсәр укуы һәм шул әсәргә минем сөенгәнемне күрүе — аның өчен гадәти хәл Түгел иде, ахрысы. Шул көнне ул мине Әлмәткә бөтенләй күчеп килергә чакырды. Әл- мәтнең киләчәге, зур эшләре турында, мин ышанмас дигәндәй, ярсынып сөйләде. Берничә көннән мин Әдип оештырган әдәби түгәрәк утырышында катнаштым һәм Әлмәткә семья белән үк күченеп килергә кирәклегенә тәмам ышандым. Әлмәт шәһәр советына, квартира сорап, гариза язып бирдем. «Тотса мәскәүләр якаң...» 1957 елның 21 мартында мине СССР Язучылар союзына член итеп алдылар. Членлыкка тәкъдим иткән Газиз ага Иделле, Гази ага Каш- шаф һәм Гомәр ага Бәшнров, идарә утырышында катнашкан Сибгат Хәким минем турыда гел уңай фикерләр генә әйткәч, Габдрахман абый Әпсәләмов түзмәде: ГАРИФ АХУНОВ ф ПОЛДЫЗЛАР КАЛКА — Иртәрәк мактыйсыз. Яшьләрне бозмыйк. Чалбар төбе шомармаган, уч төбе кабармаган, әле. — диде. — Яшьләргә җылы сүз әйтүдән котларыбыз алына, — дип ана каршы Шәйхи абый Маннур чәчрәп чыкты. Мине Язучылар союзына бер тавыштан кабул иттеләр. Әлмәт мона бик сөенде. Фазыл Мостафин, мин килешкә, төнге сәгать бергә, табын әзерләп куйган иде. Танга кадәр сөйләшеп утырдык. Иртәгәсен Әдипләргә бардык. Җиң сызганып, әдәби түгәрәк эшенә җигелдек. • Түгәрәкнең беренче яшь каләмнәре — Шамил Бикчурин, Илдар Әхсәнов, Клара Булатова, Энҗе Мөэминова, Мөдәррис Ибраһимов барысы да ашкынулы, ихлас күңелле, тормыш тарафыннан иркә-назны бик әллә ни күрмәгән яшьләр иде. Холыклары, әдәби әзерлекләре, тәҗрибәләре төрле-төрле булган бу яшьләрне өйрәтеп, Әдип белән миңа байтак кына чиләнергә туры килде. . Беренче эш итеп без түгәрәкнең утырышларын системалы рәвештә алып баруны, айга ике мәртәбә шәһәр газеталарында татарча һәм русча әдәби битләр чыгаруны куйдык. Шамил Бикчуринның таш чыгаручылар турындагы очеркларын мин кат-кат төзәттердем, кулдан күчереп яздым. Үтә чыккан беркатлы, озын торыклы һәм салам чәчле бу егет үпкәләүне белми, әйткән сүзне тыңлый, кимчелекләрен гел төзәтә иде. Илдар Әхсәнов, бәләкәй, нык. уйчан йөзле, кара егет, эшчеләр турында бик чын шигырьләр яза башлады. Клара Булатова — ап-ак чырайлы, чандыр, «әртистләнә» белүче, феноменаль хәтерле кызый, беренче әдәби битләрне газета өчен әзерләгән чакта, шигырьләрне «кондициягә» китереп җиткерергә булышты. Шушы елны без аена икешәр утырыш җыя, икешәр әдәби бит чыгара, кимендә бишәр мәртәбә нефтьчеләр алдында чыгыш ясый торган булдык. Безгә шауларга, Әлмәттә нефть кенә түгел, җыр да барлыгын күрсәтергә кирәк иде. Республиканың нәкъ шушы елны Мәскәүдә үткәреләчәк татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына әзерләнүе дә безгә илһам өстәде. 1957 елның 25 маенда Әлмәттәге дуслар мине декадага озатып калдылар. Япь-яшь килеш халкыбызның шундый зур бәйрәмендә катнаша алуымны мин үземә зур бәхет саныйм һәм бу бүлектә декадада катнашучыларның хисләрен түкми-чәчми бирергә телим. 1957 елны инде мин «Совет әдәбияты» журналында эшләмәсәм дә, элекке елларны бергә эшләвебезне истә тотып, журнал өчен декада материалларын оештыруны Гази абый мина тапшырган иде. Мин ул чакта дүрт кешегә тукталдым. Берсе — Гази абый үзе, икенчесе — декаданы оештыручы төп кеше, ул чагында Татарстан Язучылар союзы идарәсенең председателе Гомәр Бәширов, өченчесе — Хисам Камалов, дүртенчесе — бу юлларның авторы. z Материаллар әзерләнде, журналда басылып чыкты. Мин шул материаллардан, бүгенге көн укучылары өчен кызыклы дип табылганын, безнең әдәби хәрәкәтебезнең үсешен билгели торганнарын укучылар карамагына тапшырам. Гази Кашшаф. Безнең декаданың тарихы озын Беренче тапкыр декадага әзерләнә башлаганда1 , Виль Ганиев, Гариф Ахунов, Илдар Юзеев, Рафаил Төхфәтуллин кебек яшьләрне берни дә борчымаган да, дулкынландырмаган да. Алар әле ул вакытта «Такташ абый»ларының • Беренче декада 194! елны үткәрелергә тиеш була, сугыш аны ва»с шигырьләрен ятлап, колхоз авылының инеш буйларында каз куып йөргән малайлар. Ә хәзер... Мәскәүдә Язучылар союзы бинасының конференц-залында утырганда мин бу яшьләрнең йөзләрендә уйнаган төрле тойгыларны укырга тырыштым. Алар имтихан тоталар иде. Бер атна буена рус язучылары безнең әдәбият турында үзләренең фикерләрен сөйләделәр. Зал артык зур түгел, ләкин яңгырашы көчле. ♦ Безнең әдәбият дөньясының игътибары шушы залга юнәлгән шикелле, синең турыда әйтелгән сүзләрне колач житмәс кнн Ватаныбызның һәр почмагында ишетеп торалар кебек. Чыннан да, тезләрең калтырап тора икән, гажәп түгел. Бавырыңнан тотып, йөрәгеңне селкетә башлаганнар икән — йөзеңә нинди генә тимгелләр чыкмас. Ләкин молодец безнең яшьләр! Сынауны әйбәт уздылар, тез буыннары калтырауны сиздермәделәр. Мин язганнары. Без Мәскәүгә жыр белән килеп кердек. Безне чәчәкләр белән каршы алдылар, меңләгән мәскәүлеләр жыелган киң мәйданда, микрофон алдына басып, язучы Фатих Хөсни әйтте: —Безнең халыкта бик матур бер гадәт бар. без кунакка килгәндә ике куллап күрешәбез, бу, димәк, безнең йөрәкләребезне ачып салуыбыз була, бу, димәк, безнең күңелебезнең керсезлеге була, — диде. һәм бу чыннан да шулай иде. Безнең сәнгать вәкилләребез Мәскәү тамашачысына, артык кәпрәймичә, шул ук вакытта артык мескенләнеп тә китмичә, тыйнак кына итеп, татар халкының нәрсәгә сәләтле икәнен күрсәттеләр. Гади тамашачылардан башлап Партия Үзәк Комитетына чаклы безнең сәнгатебезгә, безнең культурабызга югары бәя бирде. Гази Кашшаф. 1941 елда, декадага әзерләнеп йөргәндә, безнең арабызда Гадел Кутуй, Нур Баян, Абдулла Алиш, Муса Җәлил кебек тынгысыз, ярсу йөрәкле иптәшләребез бар иде. Ул вакытта Муса белән Кутуй нинди дәрт белән, нинди ашкыну белән әле Язучылар союзында, әле сәнгать эшләре идарәсендә, әле редакцияләрдә, әле театрларда эшләп йөриләр идеу һәр нәрсәгә аларның кулы жнтә, һәр эшкә алар өлгерәләр иде. Бу декадага әзерләнүдә алар безнең арада була алмадылар. Ләкин алар декадада катнаштылар. Аларның әсәрләре килде, йөрәк җылысы килде. Алай гына да түгел, 1941 елда декадага олы фикерне эченә алган, халыкның тарихи хәрәкәтен тулы чагылдырган, якты әдәби образлар алып бару белән янып йөргән Муса Җәлил— бу декадага үзе үлемсез образ булып барды... Декадага безнең якындагы дусларыбыздан — замандашларыбызда н тыш, элекке буын язучылар, хәтта борынгы буын язучылар да бардылар. «Тукай, Ибраһнмов, Такташ, Ф. Кәрим, Җәлил кебек соклангыч язучылар буш җирдә үсмәгәннәр икән, татар әдәбиятының бай традициясе, бай мирасы бар икән!» — диделәр безнең өлкән туганыбызның вәкилләре. Бу мираска ныграк игътибар итәргә кирәклеген, аның әһәмияте зурлыгын фикер алышулар да күрсәтте, китап күргәзмәсе дә әйтеп бирде. Хисам Камалов. Татар поэзиясенең солдат җанлы, сугышчан, тормыш белән атлаучы, бай традициясе булган, республика чикләрен үтеп, бөтенсоюз мәйданына чыккан поэзия икәне әйтелде Аннары безнең поэзия турында уйландыра торган, «тотса Мәскәүләр якаң . » өлеше дә булды... Бездә хәзер ике төрле поэзия бар. Аның берсе, чыннан да, тормыш белән атлый торган һәм укучыларның мәхәббәтен яулаган тормышчан поэзия 11ксчшеге Тпдетом.әйтмешли, поэзия поэзиясе, ягъни җырланганны җц/маучЫ",’ kaOaWiyw поэзия. Бу поэзия тормышчан поэзия ГАРИФ АХУНОВ ф ЙОЛДЫЗЛАР КАЛКА тәненә талпан кебек ябышып яши. Болар барысы да фикергә, образ» га ябыклыктан килеп чыга торгандыр бәлки. Ябык малны аны талпан басучан була шул. Монардан арынырга вакыттыр инде, егетләр. Гомәр Бәширов. Юк, Мәскәүдә без алкышлар гына ишетмәдек. Мәскәү язучылары безгә дусларча туп-туры итеп кимчелекләребезне дә әйттеләр. Дөрес, без балалар әдәбиятының бик аксавын үзебез дә белә, балалар өчен чын мәгънәсендә яхшы әсәрләр булмавы өчен борчылып, бу кимчелекне бетерү өчен кайбер чаралар да күрә идек. Әмма Язучылар союзында рус балалар әдәбиятының танылган язучылары Мусатов һәм башка иптәшләрнең чыгышы безгә балалар әдәбиятының артка калу сәбәпләрен тирәнрәк аңларга, аның сәбәпләре без уйлаганга караганда җитдирәк булуын төшенергә ярдәм итте. Безнең балалар өчен язылган күп кенә әсәрләребездә ясалмалылык бик көчле, алар күбесенчә тормышның үзеннән, реаль чынбарлыктан алынган вакыйга һәм хәлләргә нигезләнмәгәннәр, халыкның үз тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, шушы нигезгә салып язылмаганнар. Чын тормыш вакыйгасы урынына төрле ясалма ситуацияләр, «четрекле», «маҗаралы» сыман нәрсәләр ярдәме белән боргычлап ясалган киеренкелекләр— безнең кайбер язучыларыбыз менә нәрсәләр белән мавыктылар... Балалар әдәбиятының күтәрелеп китә алмавына тагын бер сәбәп итеп, зуррак тәҗрибәле өлкән язучыларның бу эшкә катнашмаулары, балалар өчен язуны берничә балалар язучысы өстенә йөкләп, шуның белән тынычланып калуны әйттеләр. Монысы да бик дөрес, һәрхәлдә, бу турыда бик нык уйланасы, балалар әдәбиятындагы бу зур җитеш- сезлекне бетереп, яхшы әсәрләр иҗат итү юлында күп төрле чаралар күрәсе бар. Мин язганнары. Мәскәү тамашачылары опера һәм балет сәнгате, драма һәм комедия сәнгате осталарының чын зәвык белән башкарган реалистик уеннарын сокланып карадылар, озак-озак алкышладылар. Әмма декаданың сәнгать өлеше профессиональ артистлар, сәнгать мастерлары уены белән генә чикләнгән булса, без үзебезнең сәнгатебезне бик бер яклы итеп, тар һәм чикләнгән итеп күрсәткән булыр идек. Юк, татар сәнгате үзенең аерым талантлары, ялгызак башкаручылары белән генә түгел, аеруча массовый сәнгате, массовый уеннары, җыр һәм бию ансамбле, үзешчән сәнгать коллективлары чыгышы белән истә калырлык булды. Гази Кашшаф. Драматургияне алыйк. Сәхнәләрдән күрсәтелгән әсәрләр триумф белән бардылар. Н. Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин» исемле комедиясе Татар дәүләт академия театры тарафыннан гына да унбиш ел эчендә 1700 (мең җиде йөз!) тапкыр сәхнәгә менгән! Бу бит драматургның искиткеч таланты турында сөйли. Шулай да безнен Мәскәүгә алып барган сәхнә әсәрләребез арасында бүгенге көн төшеп калган иде. Сонгы елларда язылган яңа әсәрләр «сынауны» уза алмадылар, декада репертуарына кертелмәделәр. Без элекке еллар хисабына, кичәге осталык хисабына чыктык! Драматурглар бу хакта уйланмый калмаслар, билгеле. Гомәр Бәширов. Ниһаять, без яңадан Казанда! Бик күп айлар хәзерләнеп, шактый ук дулкынланып, зарыгып көтеп алган ун көн узып та китте. Баргандагы кебек үк дулкынланып, әмма хәзер инде әдәбиятыбызның һәм сәнгатебезнең зурлыгына, аның көченә, әдип һәм ша- гыйрьләребезнен иҗат сәләтенә тагын да ныграк ышанган хәлдә, яңа көч, яңа иҗат дәрте белән илһамланып, яңадан үзебезнең Иделебез буена кайттык. Минем кайбер шәхси хисләр. Инде ул көннәргә егерме елдан артык вакыт узганнан сон, мин менә декада чорындагы рәсемнәрне карап утырам. Декадага мин фотоаппарат алып барган идем. Шәүкәт Галиев белән Илдар Юзеевне һәм Рафаил Төхфәтуллинны Мәскәү елгасы ар* кылы салынган чуен күпердә рәсемгә төшереп алганмын. Яшь кенә егетләр тартынып кына басып торалар. Әйбәт истәлек. Инде рәсемгә төшмәгәнен әйтсәм, шул: Рафаилнен авылда әллә ничә еллар киеп йөреп, каралып беткән бер салам эшләпәсе бар иде, без аны поезд ♦ тәрәзәсеннән очырып җибәрдек. Ул зур гына бер агач ботагына эленеп калды. Без, дәрте ташып торган яшь егетләр, татар әдәбияты классигы Шәриф Камалның бер хикәясен искә төшереп, рәхәтләнеп көлештек. Анда бит бер «недалекий» адәм әйтә: татарның мескен бүреген кадак белән айга кадаклап куярга кирәк. Алмый торгызырга кирәк. Ауропа күрсен, ди. — Декададан, Мәскәү чаклы Мәскәүдән, без иске, каралган эшләпә белән кайтырга тиеш түгел! — дидек без.— Долой иске эшләпәләр! Давай безгә яңасын! Ауропа безнең Мәскәүдә имтихан тотып, яңарып кайтканны күрсен! Аз сүзле, басынкы табигатьле Рафаил жил болгатып алып киткән иске эшләпәсенә моңсу гына карап калды, бер сүз дә әйтмәде. Күңеленнән ул Мәскәүдән соңгы иҗатында ниләр булачагы хакында уйлый иде булса кирәк... Төпләнү • » 1957 елның ноябрендә мина Әлмәттә квартир бирделәр. Фазыл Мостафин аны үзе сайлап алып, ишегенә йозак куйган, безгә кереп утырырга гына калган иде. Әби белән Шәһидәне һәм дүрт яшьлек улымны Фазылга ияртеп, поезд белән озаттым, ә үзем контейнерга төяп, әйберләрне җибәрергә калдым. Шәһидә уйламаганда күзсез кала язды. Аның беркайчан да чәч ясатканы юк иде, парикмахер хатыннар— каһәр суккырлары! — тегене чәчен бөдрәләтергә күндергәннәр бит. Боларны озатырга ике-өч сәгать вакыт калып бара — Шәһидәм юк та-юк, кайтмый да кайтмый. Көтә-көтә көтек булгач, кайтып керде бу. Чәч юеш, бөдрә, сул күзе кып-кызыл, йодрык чаклы. Пар торбасы ычкынган да күзенә бәргән. Шуңа чаклы аның чәч бөдрәләткәне юк иде, шуннан соң да — шөкер! — бер генә мәртәбә дә бөдрәләтмәде. Бу вак-төякне мин ни өчен язам? Ул чорда без, Әлмәт яшьләре, гаять зур планнар белән, җиде кат күк артларында очып йөрибез, Фазыл белән икәүләп, Татар дәүләт академия театрына пьеса язып ятабыз (безнең пьеса моңарчы булган пьесаларны егып салырга тиеш!). Әдәби түгәрәкне гөр китерәбез. Кайбер кешеләребезне — Энҗене, Илдарны, Шамилне, Мөдәррис Ибраһи- мовны Казанга, яшь язучылар семинарына әзерләп йөрибез, әнә шул зур эшләр арасына тормыш үзенең вагы-төяге, чүп-чарлары белән дә килеп керә һәм безгә үзен онытмаска кушып тора иде. Онытырга ярамый тормышны — юкса бездән язучы чыкмаячак! Әлмәткә күчү белән минем ике табаклы хикәямне басмадылар. Югыйсә редактор Гази ага Кашшаф аны басарга дип, мин күченгән чакта ук, кул куйган иде инде. Мин күченүгә, Гази абый редакторлыктан китте. Аның урынына администраторлык эшен бик тә җиренә җиткереп үти торган, әмма әдәби әсәрләргә карата беркайчан да үз фикере булмаган Абдулла ага Гомәр килде. Шунлыктан мина «Юллар чатында»ны бастырыр өчен бик озак азаплаЯЫрга туры килде. Начар булганга басмадылар дип әйтер идең, нәкъ әнә шул хикәядән соң АРИФ АХУНОВ ф ЙОЛДЫЗЛАР КАЛКА мине Ибраһим Гази прозаик дип тә таныды, анарчы әле ул мине тәв« кыйтьче дип кенә таныган иде. Кыскасы, ни булса булды, мин Абдулла Гомәртә хикәямнең басылырга тиешлеген — бик зур нервы туздыру бәрабәренә — аңлатып бирә алдым, һәм ул басылып чыкты. Анысы гына узган иде, «Юллар чатында» исеме белән тупланган хикәяочерклар китабымны бастырмый азаплый башладылар. Монысы Татарстан китап нәшриятында булды. Нәшриятның баш редакторы урынбасары Габдрахман ага Минский карышты да калды: хикәя - әдәби әсәр, очерк әдәби әсәр түгел, ди. Мин аңар тегеләй дә, болай да аңлатып карыйм, Мәскәү нәшриятларында басылган «Хикәяләр һәм очерклар», «Повестьлар, хикәяләр, очерклар» дигән китапларны да китереп карыйм, юк, Габдрахман абый якын да килми. — Мәскәү теләсә нишләсен, алар үзләре өчен. үзләре җавап бирә Без чыгармыйбыз, — дип һаман бер үк сүзне кабатлый. Мин гажиз, мин ни дип әйтергә дә белмим. Үзе менә дигән очерклар язган, беренче кул публицист саналган кешенең очеркка каршы төшүе мина аңлашылмый. Әмма мин, яшьлеккә хас бер~ үҗәтлек белән, китапны очерклардан башка чыгаруга риза булмыйм. Китап ел буе нәшриятта ята. Минем сукыр бер тиен дә акчам калмый. Гаилә инде шактый, улыбыз бар, әби бар, шуның янына Шәһидә белән мине дә китереп куйсаң — дүрт җан бар. Беребез дә эшләми әле. Әлмәттә миңа да, Шаһидәгә дә үз профессиябез буенча эш табылмады. Безгә бер генә юл кала: яңадан Казанга әйләнеп кайту. Анысын эшлисе килми — хурлык, билләһи! Без 1958 елның җәендә яна квартираны биклибез дә минем туган якларга — Арча районының кечкенә Өчиле авылына китеп барабыз. Мин, Казанга килеп, нәшрияттан вакытлыча, өйдә утырып эшләргә эш сорыйм. Мине редактор итеп билгелиләр. Өчилегә мин кулъзмалар ташыйм, аларны редакциялим, аларны типографиягә тапшырам, ә үземнең булачак китабым әле һаман нәшриятның өстәл тартмасында ята. Ниһаять, минем сабырлыгым төкәнә. Мин үз китабымны да кайгырта башлыйм. Кайгыртмас идем, чөнки минем өчен берәү дә бор- • чылмый. Минем китапның редакторы итеп билгеләнгән Сания Сибгатуллпна очеркларны хуплый, рецензент Газиз ага Иделле очеркларга хәтта хикәяләргә караганда да югарырак бәя биргән. «Мондый очеркларны без күптән көтә идек, болар тормыш сулышы алып килгән әсәрләр»,— дигән. Тик бер генә кеше каршы — Габдрахман ага Минский! Газета битләрендә минем Әлмәткә, нефтьчеләр янына күчеп китүемне «зур батырлык» дип язалар, ә менә Әлмәттә язылган очерклар басылмый да басылмый. Ниһаять, мин тыйнаклык саклап торуның мәгънәсез бер нәрсә икәнен аңладым. 1958 елның азагында, Октябрьлар тирәсендә, нәшрият директоры Салих ага Вәлидн бүлмәсенә без өч кеше киңәшкә җыелдык: баш редактор урынбасары Габдрахман ага Минский, матур әдәбият редакциясе мөдире Сафа Сабиров һәм мин — бәхетсез автор. Киңәш гадәттә жай гына, акрын гына ага торган була, ә без бик шаулап сөйләштек, шуның нәтиҗәсе буларак, «Юллар чатында» китабы 1959 елны басылып чыкты. Шул китапны» бастырганнан соң минем гаиләм белән Әлмәттән китеп йөргәнем булмады. Мин ныгытып төпләндем Ләкин әле бу минем әдәби тормышымда каршылыклар булмаган дигән сүз түгел 1959 елны Татар дәүләт академия театрында безнең Фазыл Мостафин белән икәү бергә язган «Җир куенында» исемле пьесабыз чамадан тыш зур каршылыкка очрады. Сәхнә газаплары < «Җир куенында» драмасының язылу һәм сәхнәгә куелу тарихын 1ин аерым сөйләп бирми булдыра алмыйм. Бу безнең беренче мәртәбә әхнә дөньясы белән якыннан танышуыбыз булды һәм ул минем үзем- ♦ чә бик күп елларга чаклы сәхнәгә шикләнеп һәм куркып карау той- ысы уятып калдырды. Әлмәт якларында башланган зур эшләрне, нефтьчеләр дөньясын якача итеп язуны максат итеп куйган идек без. Фазыл белән нкәү пьесаның геройларын ачыклап, аның сәхнәдә ничегрәк уйналачагын күз алдына китереп, төннәр буе хыялланып чыга идек. Әсәрне язып бетергәч, драматург Сәет Кальметов киңәше белән Казанга киттек, режиссер Габдулла ага Юсуповны эзләп таптык, пьесаны аңа укыдык. Театр эшендә зур тәжрибә жыйган, базык гәүдәле, төпле акыллы бу абзый безнең беренче эшебезне ошатты, безнең белән әсәрне бик теләп төзәтте, шуннан соң гына Язучылар союзының драматурглар секциясендә укырга кушты. Секция дә якты йөз күрсәтте безгә. Тик ул утырышта бердәнбер кеше — Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Ширияздан ага Сарымсаков кына каршы чыкты. — Бу әсәрне Әлмәттә куярга ярый, бездә куярга ярамый, — диде. Театрларны олыга һәм кечегә бүлү безгә аңлашылмый иде һәм без Ширияздан агайга: — Академиядә укырга рөхсәт итәсезме? — дигән сорау бирдек Ул аптырап калды. Итмим дисә — уңайсыз, начар кеше булып, диктатор булып чыга, рөхсәт итте. Барып укыдык. Урра кычкырып кабул иттеләр, шунда ук яшь режиссер, Мәскәүдә укып кайткан Празат Исәнбәтнең безнең әсәрне сәхнәгә куюын сорадылар. Күңелләр канат какты безнең! Озак та тормый, Праза^ Исәнбәт белән Әнәс Тумашев Әлмәткә килделәр. Буровойларда, кульбуйка- ларда, урманнарда йөрдек. Празат нефтьчеләр белән сөйләште, Әнәс булачак спектакльнең эскизларын ясады, геройларның костюмнарын сызгалап барды. Зур өметләр, баш әйләнгеч хыяллар белән без дә Казанга юл тоттык. , Театр администрациясе баш рольгә СССРнын халык артисты Хәлил Әбжәлнловны билгеләгәч, безнең йөрәк «жу-у» итте. Хәерлегә булса ярар иде, дидек. Куркуыбыз дөрес булган икән, Хәлил агабыз репетициягә килмәде, аны авырый, диделәр. Эш тукталды. «Начар бу, бик начар», — диде Празат борчылып. — Театр коллективын суытачак бу». Бер айдан соң баш рольгә икенче артистны билгеләделәр. Ләкин аның белән әле йөк урыныннан кузгалмады. Инде кабул итеп алынган, өйрәнергә керешкән пьесаны Ширияздан ага «төзәттерә» башлады. Төзәтәбез, төзәтми хәлебез юк, без, тәжрибәсез драматурглар, ә ул тәжрнбәле режиссер Әмма бу төзәтү бездә канәгатьлек хисе калдырмый, ник дисәң — пьесаның жылы урыннары китә, коры урыннары гына кала бара, пьеса гел өтелә бара. Ярый. хуш. «төзәтү дә» тәмамланды. Репетиция янә дә тергезелде. Ай буе азаплангач, әле соңгы пәрдәсе әзер булмаган көе, гадәти бер репетицияне Культура министрлыгы комиссиясе килеп карады һәм репетицияне туктатты. Сәбәбе? Сәбәбе гади: төзәтегез, камилләштерегез! Мин ул чакта сәхнә белән тәмам шашкан идем, спектакльнең чыгуын төшләремдә күрәм, көннәремне хыялланып үткәрәм, бүтән бер нәрсә—ни очерк, ни хикәя язмыйм, повесть ише зур күләмле әсәр турында уйлаган да юк. ГАРИФ АХУНОВ ф ПОЛДЫЗЛАР КАЛКА — Зинһар өчен,— дидем ми» культура министры урынбасарына,—. Без, авторлар, пьесаны эшләп бетерүгә каршы түгел, тик безнең бер үтенечебез бар: бу хакта хәзергә матбугатта бер генә сүз дә әйтмә- сәгез иде. — Ярар, әйтмәбез, —г диде министр урынбасары. • Әмма — бу ни хикмәт?! — бер ай уздымы-юкмы, республика газетасында анын бер мәкаләсе басылып чыкты, ул нәкъ менә безнең әле куелып кына ята торган пьесаны начар яктан телгә алган һде. Аннары икенче, өченче, дүртенче, бишенче мәкаләләр дә озак көттермәде. Китте, мин синайтим, кар йомгагы тәгәрәп! Просмотр дигәннәре бик күңелсез, бик сүлпән узды. Бу 1959 елның 18 апрелендә иде. Спектакль биш мәртәбә куелды да шуның белән туктатылды. Бу чорда ике нәрсә минем хәтеремә сеңеп калды. Берсе — мин ихтирам итеп килгән Фатих ага Хөснинең сүзе. Просмотрдан соң ул фикер алышуга калмады, театрдан чыгып барышлый. юл уңаенда гына: — Кайбер пьесалар төкерек белән ябыштырылган була, ә бу — ачуым да килмәгәе! — төкерек белән дә ябыштырылмаган,— диде. Икенчесе. Спектакльне чыгарыр алдыннан театр директорының хуҗалык эшләре буенча урынбасары безне мыскыллый торган хат язып жибәрде. «Пьесагыз художество эчтәлеге белән түбән дип табылды. Түбән бәягә риза булсагыз, чыгарабыз», — диелгән иде анда. Мин, гарьлегемнән нишләргә белмичә, театрның яңа директоры Нәжип ага Гайнуллинга һәм театрның башка ветераннарына озын бер хат яздым. «Татар дәүләт академия театры җитәкчеләренә ачык хат. Хөрмәтле Нәжип абый! Театр безнең пьесабызны ике ел буе азаплады, һәм менә, ниһаять инде спектакль чыгар алдыннан, безне мыскыллый торган хат килде. Администратор иптәш Абдрахманов «Сезнең «Җир куенында» исемле пьесагыз драматургия һәм художество күзлегеннән карап түбән булганга күрә» дип бигүк татарча булмаган хат җибәргән. Чынлыкта шулай идеме соң? Спектакльнең оешмавына без, авторлар гына, гаепле идекме? Әсәрне без театрга көчләп такмадык. Язучылар союзында укылган чакта ана Р Ишморат, Н. Исәнбәт, Ш. Маннур, X. Туфан һәм башка күренекле язучылар унай бәя бирделәр. Театрда да ул бөтен коллективка укылып, шулай ук уңай бәя алды. Монысы бер. Икенчедән, театр администрациясе спектакльне әле нәүбәттәге бер репетиция вакытында. дүртенче пәрдәсе уйналмаган да килеш, Культура министрлыгы комиссиясенә күрсәтеп, аңлашылмау китереп чыгарды. Я, әйтегез инде, кайсы рәссамның язылып бетмәгән картинасын күргәзмәгә куеп, бәя алырга теләгәне бар?! Ярый, тыйнаксызлык булмасын дип, без моңа да каршы килмәдек. Барлык гаепне үз өстебезгә алдык. Безнең үтенеч бер генә булды: хәзергә әсәр (һәм әдәби текст һәм спектакль) эшләнү, камилләшү процессында, шуна күрә бу хакта матбугатта сүз булмасын, дидек. һәр ике як безнең үтенечне дөрес дип тапты. Ләкин чынында нәрсә килеп чыкты? Вәгъдә биргәннән сон бер ай узар-узмас безнең пьесаны матбугатта тетеп салдылар. Без. театрга биргән вәгъдәбезне үтәү йөзеннән, әсәрне нефтьчеләр коллективына кат-кат укып, камилләштереп йөргән чакта, «Советская Татария» газетасында Ян Винецкий мәкаләсе басылды: чи, эшләнмәгән һәм башкалар. Каян белгән Винецкий безнең әсәрнең чи икәнен? Укып караганмыни? Алай дисәң, ул татарча белми, пьесаның русча тәрҗемәсе юк Димәк, чыганак бер генә: театр җитәкчеләре ана ин- тервью биргәннәр. Я, әйтегез, Нәҗип абый, кайсы ана инде карынындагы баласы турында: ул гарип, ул үләчәк дип сөйләп йөри? Бу нинди этикага сыя сон?1 Ниһаять, күптән түгел генә «Литература и жизнь» газетасында бастырган бер мәкаләсендә театр тәнкыйтьчесе Рауза Усманова ике яшь авторга юл уңаенда тибеп китүне олы бер мәртәбә итеп саный. Ул үзеннән алдарак язган иптәшләрдән дә уздырып җибәрә: «Яшь авторлар таушалып беткән схема һәм алымнарның колы булып калганнар, безгә күптәннән билгеле булган, ашык-пошык кор- маштырып куелган өйрәнчек пьесалардагы кебек, ясалма драматизм юлыннан киткәннәр...» ' Нәрсәсе белән ясалма драматизмга корылган соң безнең пьеса? Бәлки бораулаучы Сәфәр Асылгәрәевның юл өстенә зур таш булып яткан бюрократизмга каршы көрәшүе, үз бригадасында аек караш тәрбияләве, иптәш Усмановача, ясалма драматизм буладыр? Шушы көрәштә Сәфәрнең гомерен дә кызганмавы, прихватка эләккән буровой торбасын йөз атмосфера басымы белән тарттырып, һәлак булуы «ясалма драматизм» дип аталадыр? Ниһаять, халык арасыннан күтәрелеп тә халыкка каршы киткән Байназарның — бораулау конторасы директорының — эчке драмасы ясалма драматизм дип бәяләнәдер? Укымыйча, әсәрне белмичә, яки укып та аның идеясен, эчке мәгънәсен, дәлилсез-нисез, юри бозып күрсәтергә азапланучы рецензентларның бәясе безне гаҗәпләндерми, театрның әнә шундый бәяләргә әйтеп бетергесез дәрәҗәдә битараф каравы безне чын мәгънәсендә гаҗәпләндерә. Республиканың ип абруйлы, иң зур театры драматургия мәсьәләләренә, яшь авторлар белән эшләүгә шулай формаль карагач, якын араларда гына татар драматургиясенең алга таба үсеп китәчәгенә өмет булмаячак. Безне менә нәрсә борчый. Без бүтән сезгә килмәбез...» Хат язылган көнне җибәрелмәде. Икенче көнне дә, хәтта икенче атнаны да җибәрелмәде. Безне тыйнаксызлыкта гаепләрләр, безне барыбер аңламаслар, дигән уй күңелебезгә кереп утырды. Хатны без Академия театры җитәкчеләренә җибәрмәдек. Хат безнең архивта ятып калды. Инде менә язучы хезмәте турындагы бу повестьны язган чакта, материал актарып утырганда, ул күзгә чалынды. Мин аны кабат укып чыктым. Әдәбияттагы үз урының өчен азаккача көрәшмәүнең начар нәрсә икәнен күрсәтү өчен, гыйбрәтле бер сабак итеп, укучыларга тәкъдим итәм. Яшь язучы иҗат мәсьәләләрендә усал булырга, үз принципларын үткәрә белергә тиеш. Безнең «Җир куенында» пьесасының күңелсез тарихы шуның белән бетте. Без Фазыл Мостафин белән принципиаль була белмәдек. Алай була белмәгәнебезгә үкенәбез. Тәнкыйтьче Ибраһим Нуруллин берничә елдан сон, драматургиягә багышланган бер мәкаләсендә: «Г. Ахунов белән Ф. Мостафинның сәхнәгә менмәс борын егылып төшкән пьесасы» — дип безнең бик зур дан көткән әсәребезне бер селтәүдә кабергә салып куйды. Мин шуннан соң гомер буена пьеса язмаска күңелемнән ант иттем. Әмма шул 1959 елда ук «Чулпы җыры» исемле пьеса язып, Әл- мәттә куйдырдым. Әлмәт дәүләт театрының директоры, ■ Томскидан күчеп килгән Фатих Утяев — ут борчасыдай үткен, тәбәнәк татар — үз кыюлыгы белән пьесаны куярга алды, тәҗрибәле өлкән режиссер Гали ага Ильясов бөтен дәртен салып әсәрне кунды. Ярады монысы— 160 мәртәбә уйналды. Халык яратып карады. Ике сугыш, ачы язмышлар үзенә тартты, күрәсең. Авылларга чыккан чагында, мине «Чулпы жыры»ныц авторы итеп белә башладылар.

Ахыры киләсе санда