Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯЗГЫ ТАШУЛАР ЯКТЫСЫ

Иҗат портретына эскизлар Ул үзенең шигырьләренә охшаган. Алар кебек үк ярсу-кайнар. эчкер- сез-хыялый, җор һәм моңлы... һәр сүзе-ымы, һәр ишарәсе белән шуны раслап тора. Яшьлегендә бик гаярь, кыз-кыркынның һушын китәрерлек чибәр һәм мут егет булгандыр, дип уйлыйсың. Без аның белән якташлар гына түгел, тумышыбыз белән дә бер авылдан ук икәнбез. ә менә беренче тапкыр күрешкән җиребез — Казан, танышкан урыныбыз — язучыларның Тукай исемендәге клубы булды. Әле дә хәтердә: әдәби ел йомгакларына багышланган җыелыш бара, болай да зур булмаган залда алма тешәрлек урын юк, әмма без — студентларга шул эшлекле ыгы-зыгыда Нәби Дәүлине күрми калырга мөмкин түгел иде. Юк, киеме, килешкилбәте белән бүтәннәр арасында әллә ни аерылып тормый ул, урындыгы да күзгә ташланырлык тешкә туры килмәгән. Хикмәт бөтенләй башка нәрсәдә, трибунадан поэзия турында доклад укыйлар. Нәби ага исә, аның һәрбер сүзен үз учыннан очырып җибәргәндәй, бик әсәрләнеп, ашкынып, дәрт биреп утыра иде. Таләпчән-катгый фикерләр әйтелгәндә, ул уң кулының имән бармагы белән һавада кискен хәрәкәт ясап «нокта куя», докладчының сүзе нәкъ менә шул аноктвида расланып кала сыман. Дусларча чеметү-шаярту ишетелеп китсә, залдагы җанланып алуны чал чәчле язучының ихлас күңелдән кычкырып көлүе көчәйтеп җибәрә. Бу мәлдә аның йөзендәге сырҗыерчыклар челтәре шундый языла, — ул ебиләр чуагы чорындагы пәрәвез җепләренә әверелер дә. очып китәр төсле... Әйе, шактый үткен, таләпчән, әле күпме бәхәсләр уятачак сүзләр әйтелде трибунадан. һәм бу җыелышта үзе катнашмаган кешегә шактый сәер тоелырга мөмкин нәрсә— әлеге докладның «дирижеры» гына түгел, авторы да Нәби Дәүли булуы (бары авырыбрак торганлыктан гына аны башка берәүдән укытуы)—залдагы ларның һөркайсына билгеле иде. Сүз үзенең иясеннән аерылмаган булып чыкты. Бәлки, шуңа күрә дә ул икеләтелгән тәэсиргә — үзенә күрә «стереофонии» яңгырашка ирешкәндер. Ул очрашудан соң инде дистә еллап гомер үтте. Вакыт күп күренешләрне хәтердән юа, күңелдә калганнарына яңа күэ белән карарга өйрәтә- Язучыны «кын- нанрак белгән саен, аның һәрвакыт хәрәкәткә омтылучан, тынгысыз бер җан булуы ачыла бара. Тынгысыз кешегә дөньяда яшәү җиңел түгел. Бу—иҗат утында януның бер рәвеше булганда, — бигрәк тә. Хәтерлисездер, ул үзенең бер китабын да «Тынгысыз йорт» дип атаган иде. Гәрчә әлеге җыентыкта шундый исемдәге шигырь очра- маса да, автор «тынгысыз йорт» итеп үзенең күңелен һәм иҗат дөньясын күз алдына китергәндер... «Юл башы» исемле поэмадагы Такташ һәм Туфаннар «мине бу тынгысыз йортка дәштеләр» дигән юллар да шул фикерне раслап тора. Каләмдәшләре әдипнең һичбер риясыз, туры сүзле, ә кайчакта уяу янартау кебек кайнапкүкрәп алучы холкын яхшы беләләр. Ләкин ул янартау күкрәгендә нинди давыллар кайный?... Язучының язмышы шундый: соңгы исәптә иҗатының киң катлау укучылар, халык тарафыннан кабул ителгән өлеше генә уртак хәзинәгә кушыласын белә ул. Кемнеңдер калын-калын томнары тотылган кәгазь өеменә әверелгәндә, икенче берәүнең сүзен-хәрефен архивлардан эзләп алалар... Бу кырыс һәм ачык хакыйкать белән һәр аерым очракта килешү җиңел түгел. Шуңа күрә дә ялгыш фикер— гөман тудырмасын; Нәби Дәүлигә чын мәгънәсендә танылу, шиңми торган язучылык даны шактый соңарып, әмма көтмәгәндә, дәррәү килде. Көннәрнең берендә укучы бу исемне «Яшәү белән үлем арасында» дигән повесть белән бергә, иң беренче чиратта әнә шул китап авторы буларак күтәреп алды. Әлеге әсәр әдәби җәмәгатьчелектә дә, кырмыска оясына таяк белән орынган кебек, актив бер җанлану тудырды, төрле фикерләр ташкыны уятты. «Яшәү белән үлем арасында» — бүген дә яратып укыла торган китапларның берсе. Әмма вакыт елгасы ага тора, инде хәрәкәттәге тәнкыйтьнең игътибар үзәгенә башка, яңа әсәрләр килеп керүе табигый хәл. һәм нәкъ менә хәзер, шау-шу басылгач, таныш сәхифәләргә кабат әйләнеп кайту, тәэсир-кичерешләрне яңарту язучының иҗади йөзен тулырак күз алдына китерү максатында кызыклы булыр иде. Тормыш язучыны утлы сиратлардан еш кичәргә, кырыс сынауларда сынатмаскасыкранмаска өйрәткән. Дәһшәтле һәм фаҗигале сугыш елларының кайтавазы гына да бәгырьләрдән кан саудырып, җаннарны тетрәндерерлек. Ә аның өлешенә тагын Да имәнечрәк, хәтәррәк борылмалар язган икән әле... Изге туфрагыбызга мәкерле дошман аяк басканның икенче көнендә үк яу кырына киткән Нәби Дәүли авыр бәрелешләрнең берсендә йөзләгән иптәшләре белән чолганышта кала һәм тоткынлыкка төшә. Бу инде икеләтә авыр: язмышының бөтенләй билгесез сукмакларга кереп китүе белән дә. илдәгеләр өчен «хәбәрсез» югалуы белән дә. Ләкин язучы — гади солдат, гади әсир түгел, ул — яшенне үзенә тарткан имән кебек — тормышның драматик катлаулылыгын бөтен тулылыгы белән үз йөрәге аша үткәрү мөмкинлеге ала. Язучы күңеле башкалар бер кичергәнне мең кичерә, кайта-кайта телгәләнә. Хис-ки- черешләр чынлыгы, мең көзге аша үткәреп бер ноктага туплангандай, аерым шәхеснең генә түгел, бетен бер буынның фаҗигасен күз алдына бастыра. Менә ни өчен ул безнең бөтен күзәнәкләргә үтеп керә, көйдереп ала, тетрәндерә. Теге яки бу әсәрне язарга этәргән сәбәпләр, аларның «чынлыгы» турындагы сорауларга язучы халкы күнеккән инде. «Яшәү белән үлем арасында» повесте уңаеннан исә, бу сорау, мөгаен, аның әхлакый нигезе белән бәйле рәвештә генә булырга мөмкиндер. Йомылып килүче яраларны янәдән кузгату кирәкме? Кешеләрне генә түгел, тормыш һәм сугыш чынбарлыгын да гадел тасвирларга көч җитәрме? Әсирлекнең күзгә күренмәс фронт сызыгын, «алгы сызыктан да алдарак булган окоплар»ын күрсәтә, ышандыра алырсыңмы?—Н. Дәүли әлеге сорауларга әсәрен язарга керешкәнче үк җавап бирергә тиеш булган. Инде повестьны укыганда без язучының шул хакта дулкынланып сөйләвен, кинәт кенә тоныкланып киткән күкрәк тавышын ишеткәндәй булабыз. Кешеләр, сез бу сүзләрне кабат-кабат «әйләндереп» тыңлагыз һәм тыңлагыз, ди сыман ул. •Сугыштан соң Казанга кайткач, мин һәр кенне диярлек вокзалга барып йври идем. Ул көннәрдә демобилизациялэнгән солдатлар белән шыгрым тулы эшелоннар бер-бер артлы килеп кенә тора. Вокзалда туганнарын, дусларын каршыларга төшүчеләр хәтсез күп... Кичкә таба перрон бушап кала. Шул вакытта мин бер карт кына хатынны күрә торган идем. Ул да. мескенем, кемнедер каршылар га килә иде. күрәсең... Шулай беркөнне без тагын буш перронда икәүдән-икәү генә калдык. Менә ул хатын миңа якын ук килде дә: •Кайтмадымы?» — дип сорады. *Юк. кайтмады шул». — дидем мин. •Кемне көтәсез?—•Дусларымны». Хатын яшь тулы күзләре белән миңа карады да: *Мин дә улымны көтәм. ә ул бик сагындырып кына кайтырга уйлый, ахрысы.— диде авыр сулап». Язучының йөзендәге җыерчыклар, чәнечкеле тимерчыбык сыман, тирән уела төшә, ул бөтен гәүдәсе белән кемнедер әче җилдән ышыкларга теләгәндәй, алга таба талпынып куя. «Ялгыз ананың бердәнбер улы сугышның башында ук фронтка киткән,— дип сүзен дәвам итә ул.— Бары бер генә хаты килеп калган. Ә инде өч айдан соң аның хәбәрсез югалуы турында военкоматтан язу китергәннәр. «Хәбәрсез югалды дисәләр дә, йөрәгем ышанмый. — диде хатын. — Я бүген, я иртәгә кайтып төшәр шикелле»... Мин өйгә кайтып барам. Ә башымда уйлар кайный. Күпме алар ялгыз аналар, ятим калган балалар?!. Тукта, мин ул «хәбәрсез югалганнар»иы белмимме икән? Мин аларны күрмәдемме? Бәлки алар минем белән янәшә булганнардыр!.. Әйе. мин ул «хәбәрсез югалганнар»ның адресларын беләм. Ләкин ул адрес буенча хат бармый, аннан хат та килми. Ул адресны аналар, балалар белсеннәр иде, дидем мин. Алар- ның язмышларын, көрәшләрен күрсеннәр иде. Шул теләк белән мин шушы повестьны яздым сезгә, яшь дусларым!..» «Яшәү белән үлем арасында» әсәренең үзенчәлекле стиле нинди укучыга йөз тотып һәм нинди ният белән язылуыннан башлана. «Мин хәбәрсез югалган идем» дигән кереш өлештә төп максат ачыктан-ачык күрсәтелә: «Кем иде соң ул фашист? Мин сиңа шул турыда сөйләргә телим», — ди язучы. Мондый конкретлык безне ике юл чатына куеп, бераз сагаерга мәҗбүр итә; сурәтләр чынлыгы һәм аналитик фикер тирәнлеге белән җәлеп итәрме ул, әзер схемалар буенча алып китмәсме? Н. Дәүли беренче юлны сайлый һәм немец халкының фаҗигасен реалистик буяулар белән ачуга ирешә («Германия нинди матур ил икән!.. Чәчәк аткан гүзәл табигать эчендә фашистлар да яши дип ышанасы килми иде»). Ул, кайбер әсәрләрдәге кебек, фашистларны ахмак һәм ерткыч табигатьле юлбасар итеп кенә сурәтләсә, аларның «барыннан да элек кешегә охшаган булулары белән куркынычлы» икәнлекләренә ышандыра алмас иде. Иң мөһиме шунда: укучыга фашизмның кара йөзе якты фонда — тәннәре әсирлеккә төшсә дә, рухлары белән хөр булып кала алган кешеләрнең тормышка мәхәббәте фонында күрсәтелә. Әсәрдә югалту-әрнү хисе өстенлек алыр төсле. Әмма язучының иң хәсрәтле уйлануларында да солдатларча горур, киләчәккә ышаныч белән тулы рух калкып чыга һәм ул көчәйгәннән-кечәя бара. Лагерьда «парикмахерская», «лазарет», төрле «мастерскойлар» ачылу күренешләрен генә искә төшерик. Безнең алда — чын мәгънәсендә оптимистик трагедия, совет солдатының күңел сафлыгына, рухи ныклыгына сокланып дан җырлаучы героик баллада. Теткәләнгән киемнәрдә калган йолдызлы төймәләр котылгысыз үлемнән куркып-каушап калмаслык көч бирә. Әнә шуңа күрә фашистларга үз өннәрендә дә тынычлык юк, әсирләрнең яшәүгә, җиңүгә омтылышын нинди рәхимсез шартлар да сүндерә алмый. Язучы бу көрәшнең драматизмын нечкә тоеп, тантаналы финалын зур гомумиләштерүләр нигезендәге фәлсәфи сөземтә рәвешендә тәкъдим итә «Без Германия җиренә үзебез белән немец армиясенең җиңелү хәбәрен алып килдек».— ди ул. Шушы лейтмотивның «Җимерелгән бастион» романында да саклануын күрергә мемкин. Иң хәлиткеч минутларда роман геройларыннан берсе —Наҗия, мәсәлән, турыдан-туры: «Сүз яшәү белән үлем турында бара». — ди. Билгеле «Җимерелгән бастионпйың әдәби «ачкычы» бөтенләй башка, ул катлаулы язмышлар төене булып күз алдына килә. Ләкин язучы тормышның «яшәү эчен генә түгел барыннан да элек, явызлыкка каршы көрәш» булуы турындагы сүзен дәвам итә Үз гомерен куркыныч астына куеп, меңләгән әсирләрнең азатлыгы өчен көрәш юлын сайлаган Иван Потапов, сугыш чынбарлыгында күзләре ачылган яшь лейтенант Франц һәм башка образлар ярдәмендә ул «коммунизм белән фашизм кылычка кылыч килгән» иң кискен бәрелешләрне сурәтли, шул көрәштә «бер Германиянең ике Германиягә» аерылуын күрсәтә... Укучы игътибар иткәндер, сүз «Җимерелгән бастион» турында барСАЛИХ МАН НАЛОВ ф ЯЗГЫ ТАШУЛАР ЯКТЫСЫ ганда да мин өземтәләрне «Яшәү белен үлем арасында» повестеннан китердем, һам менә ни вчен. Безнең кайбер тәнкыйть мәкаләләрендә әлеге ике әсәрне бер- берсенә каршы куеп, повестьта фашист концлагерьларындагы авыр тормыш кына тасвирлана, әсирләрнең дошманга каршы көрәше күрсәтелми, дигәнрәк фикерләр ишетелгән иде. Сүзне озынга сузмыйча, бу бер аңлашылмаучылык кына булгандыр, дип әйтәсе килә. Әсирлектә «шырпы кебек янып сүнгән» ир-егетләрнең: «Ничек тә исән каласы иде», — дип өзгәләнүләрен генә хәтерләгән кеше дә, яшәү өчен көрәш гадирәк, җиңелрәк, дип уйлый алмас. «Бу сәгать осталары, бу тимерчеләр, бу игенчеләр, бу инженерлар, врачлар, балта осталары әле дөньяга күпме байлык, күпме матурлык бүләк итәрләр иде... Кешелек дөньясы иртәгә туарга тиешле бәхеттән аерылды. Моңа бары тик, бары тик фашизм гына гаепле». Без биредә шәрә фәлсәфә, коры риторика белән түгел, әдәбиятның могҗизалы көче ярдәмендә бер шәхес хатирәләреннән буыннар хәтеренә күчү күренеше белән очрашабыз. Әсәрдәге бер куш уч якты сагышның меңнәрчә күңелләрдә тәкрарланып искиткеч олы масштабларга ирешүен күрәбез. Ул, һәр таңда чыккан кояш кебек, безне тормыш-яшәеш кадерен белергә өйрәтә. Вакыйгалар моннан утыз бишкырык ел элек һәм бер үк вакытта безнең күз алдында бара. Хикәяләүнең үзенчәлекле стиле ачык билгеләнгән: әсирлек көндәлеге, хатирә-репортаж! Язучы үзе тасвирлаган вакыйгаларны бүгенге көн биеклегеннән торып күздән кичерә, кирәк урында ачыктан-ачык аңлатып- шәрехләп ала, кичерешләреннән оялмый, мөнәсәбәтен яшерми. Әмма ул, башыннан кичкән хәлләрне генә сөйләсә дә, үзен игътибар үзәгенә куймый, киресенчә, хәбәрсез югалган дусларын күбрәк күрсәтергә тырыша, аларның әманәтләрен тапшырырга ашыга. Чөнки хәбәрсез югалганнар һәм яу кырында һәлак булганнар җирдә фашизм яңадан баш калкытмасын өчен көрәш сафында калалар. Кыскасы, зур ышаныч белән әйтергә була: еллар үткәч тә «Яшәү белән үлем арасында» кебек китапларның дулкынландыру көче кимемәячәк. Алар үткәнгә түгел, бүгенге көнгә, киләчәккә төбәлгән һәм яңа буыннарны ватандарлык рухында тәрбияләүгә хезмәт итәләр. «Яшәү белән үлем арасында» повестеның язучы иҗатындагы иң биек нокталардан берсе булуы ачык. Мәгәр шунысы да бар: аның һәр әсәренең чын кыйммәте әлеге биеклеккә нисбәтле бәһаланачак. Нәби Дәүлинең шигъри дөньясы соңгы елларда яңа төсләргә, яңа интонацияләргә баеды. Язучының хәтта үткәндәге иҗатын да яңа мәгънәләре белән ачкан төсле булды повесть. Мәсәлән, әсирлек йөген үз иңнәрендә күтәргән автор шәхесенең, әсәрдә лирик «мин» дәрәҗәсендә генә калмыйча, сүз һәм хәрәкәт активлыгына ия булуына игътибар итик. Аның «мин»е — шәхси дөньясына кереп бикләнү чарасы түгел, ә тормыш чынбарлыгын үз күңеле аша үткәреп, укучыга якынайтырга сәләтлё тәрәзә. Бу тылсымлы «тәрәзә» төп игътибарны, вакыйганың үзен хәбәр итүдән бигрәк, аның турында уйлануга, аны кичерүгә юнәлтә: Сугышларда орден алмадым дип, Кайгырасым булмас үкенеп: Киләчәктә туар фашистларны Мин бүген дә йөрим үтереп. Шагыйрьнең тирән гомумиләштерүләре нигезенә тормыш тәҗрибәсе һәм яшәү принциплары салынган. Аңа язмышның беренче һәм авыр сынауларын нарасый бала чагында ук кичерергә туры килә. Бер-бер артлы әтисе белән әнисе дөнья куя. Бу дөньяда ач-ялангач һәм. барыннан да бигрәк, япа-ялгызы калу ачысын татыган малайның күңеле, бәлки, туган җирләреннән еракта, тамак ялы өчен көтү көтеп йөргән заманнарда ук мөлдерәп торган моң чишмәсенә әверелгәндер. Булачак шагыйрьнең холкы-фигыле Донбасстагы зур заводларның берсендә тимерче булып эшләгән балалары кебек сискәнеп китә». Кыю татар кызы Наҗия «кар суының тамчысы кебек саф» күзле булып истә кала. Нәби Дәүли сүзләрне үзенчә сайлап ала, үзенчә тезә: алар алдагы җемләләрнең логик дәвамы булудан бигрәк, яңа фикер учаклары булып кабыналар. Образ-сүз, чак кына кыры белән куюга, кристалл кебек яктырып, балкып китә: Кеше гомере олы бер тау, Вакыт аны ватып ала. һәм кабергә куяр өчен Бер кечкенә ташы кала. Шигырь ялтыравык тәңкәләре белән күзне чагылдырмый, сукырайтмый. Киресенчә, сугышчан юлын разведчик булып башлаган шагыйрь күңел күзләребезне ачыбрак карарга, күбрәкне күрергә чакыра. Безнең якларда язгы ташуларга мөнәсәбәтле «сыза» дигән матур бер сүз бар. Күңел сызуларын хәтерләтә торган сүз.. Бәлки, борынгы төрки-болгар бабаларыбыз- дан ук калган төшенчәдер ул. әмма сызасыз ташу — кайсы заманда да ташу булмый инде. Күз алдыгызга китерегез: язның сәгатьләп түгел, минутлап килгән чагы. Яр битләрендәге кар юеш-соры чабуын боз өстенә җәелгән судан ала алмый башлый. Мәгәр елга-инешләр кузгалырга уйламый да әле.. Менә, ниһаять, таң алдыннан авылны ниндидер гөрелте уята, «һай, сыза төшкән!» — диләр картлар. Әйе, урман- кыр суларының — сызаларның килеп әйдәвен генә көткән икән Чирмешән бозы! Шашкын-дәһшәтле. шул ук вакытта үзенең көче-куәте белән дә, бозыннан бушану- котылу шатлыгы алып килүе белән дә гаҗәеп матур күренеш ачыла. Сүзне болай ерактанрак урап килүнең сәбәбе шул: сызалы язлар белән Нәби ага Дәүли иҗаты арасында эчке бер уртаклык бар сыман. Аның яшенләп-күкрәп килгән шигьри ташкыннары да шулай, әлегәчә сызыла алмый торган күңелеңне кузгата, авыр уйларыңны төбе-тамыры белән куптарып алып китә, җаныңда рәхәт-аяз иркенлек, киңлек кенә кала. Җил тирбәтә көмеш башакларны, Бөртек йоклый ефәк бишектә. Тургай сайрый, кояш көлеп тора, Яз җырларын ул да ишетә... ...Якташлар соңгы елларда язларыбызның яме китебрәк тора: кар-боз үзалдына сызылып бетә, шуңа күрә ташу аккан төсле дә түгел, диләр. Күңел сызаларга, сызалар уяткач ярсып аккан ташуларга сусый... һәм алда әле шигъриятле язларның күп булачагына ышаныч зур. Язучының «тынгысыз йорты» тәрәзәләреннән төшкән яктылык безне шуңа өметләндерә.