Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮСЕШТӘГЕ ИҖАТ

Язучы Вакыйф Нуруллинның яңа китабы «Аккан су юлын табар» 1 дип атала. Бу җыентыкка авторның шул исемдәге һәм укучыларга яхшы таныш булган «Күпер чыкканда» повесте кертелгән. Соңгысы үз вакытында укучылар һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан шактый җылы каршыланган иде. Яраткан әсәр белән тагын бер кабат очрашу ялыктырмый. Бу юлы да шулай булды. Җитмешенче еллар эчендә Вакыйф Нуруллин дүрт повесть иҗат итте. Әйтергә кирәк, һәрберсе яратып укыла, укучылар күңелен кузгата алырлык осталык белән язылган. «Әгәр син булмасаң» әсәре, Ә. Еникинең «Гөләндәм туташ хатирәсе» повесте кебек, яшьләрнең аерылмас күңел хәзинәсе булып әверелде дисәк тә һич хата булмас. Рухиянең Равилгә язган хатын, яки әсәрнең башка өзекләрен үзешчән сәхнәләрдән, әдәби кичәләрдә еш ишетергә туры килә, яшьләр аларны күңелләрендә йөртәләр. «Яшьнәп үткән яшьлек» повесте исә безне үткән буыннарның каһарманлыгы, ялкынлы көрәшче Миңнуллалар белән таныштыра, шул елларның данлы сәхифәләрен җанландыра. «Икмәк булса, җыры да була... Тикмәгә генә шулай диелми. Икмәк һәрвакыт төп ризык, барлык кыйммәтләрнең үлчәгече булды»2 . КПСС Үзәк Комитеты Генеральный Секретаре. СССР Верховный Советы Президиумы Председателе Л. И. Брежневның бу сүзләре авыл хуҗалыгы эшчәннәре хезмәтенең төп мәгънәсен никадәр тирән ачып сала. В Нуруллин повестьларының геройлары өнә шундый игелекле хезмәт кешеләре. Язучы авыл тормышын, аның үткәнен, бүгенгесен әйбәт белә, колхоз председателе эшнең бөтен нечкәлекләре белән яхшы таныш, авыл эшчәннәре характерларын сурәтләүдә кыенлык кичерми. Әсәре өчен сайлап алган тормыш материалы белән иркен >ш итү, андагы ситуацияләр, Ф Хөсни әйтмешли, «үз җыры, үз моңы» булып әверелү автор уңышының яртысын тәшкил итә. Повестьның язылу тарихын, максатын аңлатып, автор, укучыга мөрәҗәгать итеп, болай ди: «...менә тагын колхоз председателенә әйләнеп кайттым. Кирәк идеме икән болай эшләү? Минемчә, кирәк иде. «Күпер чыкканда» басылганнан соң, колхозлар һәм авыл халкы тормышында зур үсеш-үзгә- решләр булды. Колхозлар гына түгел, колхоз председательләре дә үзгәрде Элеккеге җиде-ун класс белемле җитәкчеләр урынына махсус югары белем алган, яшь, энергияле иптәшләр килде. Монысы—бер. Икенчедән, без—язучылар авылларда йөргән 1 Кятан. Тятярсгвп китятт нәшрияты, 1979 § Ережиеп Л И. Чирам җир Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1979. 3 бнг. чагында, авыл халкы да. колхоз председательләре дә: «Авыл турында шактый күп язасыз, әмма күбрәк аның үткәнен язасыз, ә безнең бүгенге тормышыбызны, бүгенге эшләребезне тиешенчә күрсәтеп бирә алганыгыз юк әле», — дип бик хаклы рәвештә үпкә дә белдерәләр. «Аккан су юлын табарины мин. әнә шул иптәшләрнең теләкләрен истә тотып, шуларга җавап йөзеннән яздым». Бу юллар кайбер фикерләргә этәрә. «Кирәк идеме болай эшләү?»—дип сорый автор. Без дә, авторга кушылып, кирәк иде, дибез. Ләкин бу яңа әсәрдә язучы үзе әйткән «зур үсеш үзгәрешләр» чоры колхоз председателен күрәсе килә иде. Әмма, кызганычка каршы, Булат та, Өлфәт кебек, бер үк чор — сугыштан соңгы һәм илленче еллар колхоз җитәкчесе булып кала. Дөрес, алар бүген дә шул постта, ләкин аларның характерлары,' нигездә, кырыгынчы еллар ахыры, илленче еллар проблемаларын хәл иткәндә ачыла, чөнки алар күбрәк шул ситуацияләр эчендә сурәтләнә. Димәк, бүгенге чорның проблемалары, аларны чишүдәге каршылыклар эчендә сурәтләнгән председательне күрү теләгебез әле канәгатьләндерелмәде. Вәгъдә яртылаш кына үтәлгән. Бәлки, алдагы иҗатында В. Нуруллин бу темага бөтенләй үк якын килер, бүгенге тормыш материалының эченә үк үтеп керер. «Элекке җиде-ун класс белемле җитәкчеләр урынына махсус югары белем алган, яшь. энергияле иптәшләр килде».— ди язучы. Бу да дөрес. Күрүебезчә, повесть геройлары да читтән торып махсус югары белем алган авыл хуҗалыгы белгечләре. ләкин шулай да яшьләре белән шактый олы кешеләр. Бүгенге яшь кадрлар. авыл хуҗалыгы‡ § җитәкчеләренең күп Я КИТАП КҮЗӘТҮ челеген тәшкил итүчеләр характерын художестволы ейрәнү заман язучыларының төп бурычларыннан берсе булып кала бирә әле. Бу турыда сүз чыккан икән, әйтеп үтәсе килә: авыл хуҗалыгыбыздагы уңышларны колхоз председательләренә генә кайтарып калдыру берьяклылыкка илтә. Авылда уннарча белгечләр, күп төрле механизатор кадрлар, намуслы колхозчылар эшли. Алар барысы да әсәр герое булырга лаеклылар. М. Җәлил «Хат ташучы» поэмасында, Г. Бәширов «Намус» романында бригадир образларын әнә ничек калку итеп сурәтләп бирделәр ич! Аннан соң авыл хуҗалыгыбызның үсешендә партиянең Сентябрь (1953) һәм Март (1965) Пленумнары карарларының хәлиткеч әһәмияте дә һәрвакыт истә тотылырга тиеш. «Аккан су юлын табар» әсәренә килгәндә, ул укучыны үз артыннан ияртә, сурәтләнгән вакыйгалары ышандыра. Авторның йөгерек, үткен, образлы теле дә әсәрнең үзенә тарту көчен арттыра. Әсәр В. Нуруллин иҗатының үсештә икәнлеген күрсәтә. Ләкин шулай да әсәрне кызыклы иткән, аның җегәрен арттырган әйбер ул конфликт үткенлеге, характерның шул бәрелешләрдә табигый ачылышы. Әсәр кешегә бер урында туктап калмаска, яткан таш мүкләнә, йөргән таш шомара дигәндәй, хәрәкәт итәргә, су кебек томырылып агарга кирәклекне әйтү ечен язылган. Ләкин агу белән агу арасында аерма бар, сулар үрләргә акмаса да, кешегә үргә таба да барырга, каршылыкларга туры карап атларга туры килә. Шулай итмәсәң. суның, үз агымына ияртеп, син теләмәгән якларга илтеп адаштыруы бар. Булат та башта су уңаена агып карый. Әнисе кушуы буенча фельдшер-акушер- лык мәктәбенә керә, әнисенең энесе Нәкыйп абыйсы киңәше белән хисапчылар курсында укый. Ләкин хисапчылык эшен яратмыйча, ирексездән башкара. Тормыш аның алдына бер-бер артлы каршылыклар куя. аларның берәүләрен ул урап үтә, ә кайберләреннән алай әйләнеп үтеп кенә котылып булмый. Менә шул каршылыклар Булат характерын укучыга ачып күрсәтүдә әһәмиятле роль уйныйлар. Ул каршылыклар, нигездә, әхлакый планда, шул сәбәпле геройның шәхси тормышындагы сикәлтәләрен тасвирлауга өстенлек бирелгән дә. Конфликт иң баштан ук шәхси планда оеша. Булат та, Шәйхи дә нәсел-нәсәпләре буенча ярлы катлаудан. Әле бала чакта Ук, әтиләре бер-берсе белән гаугалашып йөргәндә. малайлар арасында дуслык булмый. Егет булгач, икесе дә Айсылу исемле кызга гашыйк була. Әмма кыз үзенә гомерлек юлдаш итеп Булатны санлый, нәтиҗәдә үзара мөнәсәбәтләрдәге каршылыклар тагын да кискенләшә. Булат тагын бераз су агымына бирелеп ала — Кузбасс шахталарын урап кайта. Автор конфликтны кора белә, анысь» бәхәссез, ләкин характерның шул коллизия эчендә ничек хәрәкәт итүенә артык әһәмият бирми кебек. Конфликт кискенләшү белән бергә характерның логик үсеше янәшә барырга тиеш. Конфликт иң югары ноктасына җиткәч тә характерның үсешен дәвам иттерү әсәрне салмакландыруга илтә. Бу очракта шулайрак булган. Булат гомере буе Шәйхинең усаллыгыннан, эчкерлелегеннән зарлана. Бактың исә, Шәйхине үз башы өстендә янап торган күсәк итеп үстерүгә ул үзе үк булышкан икән. Әсәрнең иң кискен ситуацияле урыны — Шәйхинең законсыз рәвештә колхоз икмәген сатуы, шул турыдагы ялган документның Булат кулына килеп керүе. Әтисе Вәлиуллалардан килә торган турылык, гаделлек Булатка бу очракта үз адымнарын иҗтимагый мәнфәгатьләр белән үлчәүгә китерергә тиеш иде. Икмәкнең килограммы да гаять югары бәяләнгән ул заманда машина белән ашлык урлауга үз мөнәсәбәтеңне белдерү шәхси эш кенә түгел. Ләкин Булат Шәйхине, үз бакчасындагы бер ботак алманы сындырып алган малайны әрләгән кебек кенә, куркытып кала. Авыл Советына гаделлек эзләп килгән колхозчы алдында Булатның — ул вакытта җирле Совет җитәкчесенең — нинди авторитеты калды икән? Димәк, бу очракта ул үзе дә күпмедер дәрәҗәдә Шәйхинең җинаятен бүлешә. Гариф Ахуновның «Чикләвек төше» әсәрендәге Халик Саматов болай эшли алмас иде. Булатның, Шәйхигә иркенләп каракланырга мөмкинлек биреп, күрше колхозга председатель булып күчүе дә шул ук су агымы белән китүе түгелме икән? Ярый, Шәйхине фаш итүче кәгазь яндырылган да булсын ди. әмма шушы җинаятьне күреп торган кешеләр бар бит. Теләсә. Булат үз сүзенең дөреслеген раслый алмас иде микәнни? Шәйхине председательлектән төшерүгә ирешсә, гади колхозчы буларак, ул дәүләткә андый зур зыян китерә алмас иде. Шушы күзлектән уйлаганда Булат характерының логик үсеше эзлекле үк бармый диясе килә. Шәйхи характерының да логикасы бераз аксаган. Шундый горур, үзен генә кешегә исәпләүче, үзенең саткайлыгына (Г. Ибраһимовның «Яңа кешеләр» драмасындагы гайбәт таратучы кулак малае) үкенеп, кайчандыр үзе өйләнергә йөргән Айсылу алдына килеп гафу үтенәме соң ул? Автор аны бу очракта иелмәс-бөгел- мәс итеп калдырса, конфликт тагын да үсеш кенә алыр иде. Шәйхинең райкомга Булат өстеннән шикаять белән баруы да, бу гадәттән тыш фактка райком секретареның җитди карамавы да әллә ни ышандырмый. Гәрчә, Булат кулында фаш ителерлек документ калмаса да. үз шәхесе турында шундый күңелсез эчтәлекле сөйләшүне оештыруның үзе ечен кирәкле эш булмавын гына аңламаслык ахмак түгел ул Шәйхи. Булат белән Шәйхи арасындагы конфликт «Күпер чыкканда» повестендагы Өлфәт белән Рәдиф арасында булганга караганда {рактый кискен. Чөнки Шәйхи үзенең тоткан урыны, хәзерлеге. хәтта кайбер физик сыйфатлары белән Булаттан өстенрәк. Аны. Рәдиф кебек иттереп, күпер астына тотып атып кына котылып булмый. Менә ни өчен Булат, шәхес буларак, шактый тулы ачылган, чөнки шушы катлаулы шартларда җиңеп чыгу, өстенлекне раслау Булатка җиңел генә бирелми. Әмма ул моңа ирешә, ныклык, ихтыяр кече күрсәтә. Ләкин Шәйхинең соңгы үсеше читтә булу, укучының аны күздән югалтуы әсәр динамикасын бераз йомшартуга китергән дип әйтәсе килә. Әсәр көндәлекләр формасында язылган. Булат егерме дүрт ел колхоз председателе булып эшли. Әсәр дә шул ук сандагы бүлектән тора. Бүлекләрдә (автор аларны дәфтәрләр дип атый) вакыйгалар эзлекле үстерелсәләр дә, алар ел исәбе түгел. Автор дәфтөрдән-дәфтәргә кеше күңеленең тирбәлешләрен тирәнрәк ача бара, укучыны да шул сәхифәләр белән кызыксындыра, һәм, әйтергә кирәк, шактый кызыклы күңел дөньясы ачыла. Акыллы, аналитик фикерли белүче, тирә- юньдәгеләргә үз мөнәсәбәтен белдереп баручы Булатның көндәлекләре белән танышу укучыны ялыктырмый. В Нуруллин иҗатына ачыктан-ачык публицистлык гомумән хас. Ул вакыйгаларны сурәтләп кенә калмый, укучы белән фикер дә уртаклаша. Объектив һәм субъектив башлангычларның мондый синтезы шулай ук художестволы әдәбиятта үзенчәлекле алым. Аның герое колхозларның бүгенге экономик хәле. авыл кешеләренең мул, рәхәт тормышы, шушы биеклекләогә күтәрелүдә үзенең катнашы булуы белән горурланып сөйли, шул ук вакытта куп кенә хәл ителәсе проблемаларны да хәтердән чыгармый. Бүгенге җитәкче нинди булырга тиеш? Бу сорауга җавап бирү җиңел түгел. Колхоз — күмәк хуҗалык, ләкин шулай да аның уңышлы, ритмлы һәм рентабельле эшләвендә иң элек председатель җаваплы. Укучы күз алдыннан ике председательнең эш стиле үтә. Шәйхи колхозчы белән председатель арасында дистанция булырга тиеш дип карый, эшне боерык биреп кенә эшләтергә ярата. Юл уңае туры килгәндә дә үз колхозчылары белән бер атта утырып йөрүне үзе өчен түбәнлек саный. Булат исә гади булып, колхозчыны тиң күреп эш итә. Бу исә эшнең нәтиҗәле- легенә уңай тәэсир итә, кешеләр белән уртак тел табуга, теләктәш булуга китерә Шул сәбәпле Булат койрыкта өстерәлгән «Трактор» колхозын тернәкләндерүгә ирешә, аннан соң берләштерелгән «Уңыш» колхозын алгы сафка чыгара. Үз эшеңә бирелгәнлек, җитәкченең намуслылыгы. әхлакый тотнаклык мәсьә- өләләренә мөнәсәбәтләре дә диаметраль капма-каршы аларның. Шәйхи колхоз турында рәтләп кайгыртмый, дәүләт планнарын гадел булмаган юллар белән үти, күмәк байлыкны әрлән кебек үз оясына ташый. «Намус» романындагы Сәйфидән ким түгел ул. Ләкин Сәйфи үз җәзасын ала. «Шәйхинең ул кыланышлары барыбер бер фаш ителер әле» дип әйтелсә дә, ул әсәрнең азагына кадәр шома килеш йөри бирә. Дөрес ахырда Шәйхи кабаттан райком секретаре булып сайлана алмый, әмма бу әле аның җитәкчелек эшеннән китүе дигән сүз түгел, ул әле бик күпләрнең канына тоз салачак кеше. Әхлакый яктан да шактый таушалган кеше ул. Ә үзе тормыш баскычларының берсеннән икенчесенә күтәрелә бара. Шәйхи кебек җитәкчеләрнең булуы җәмгыятебезгә никадәр мораль һәм материаль зыян китерергә мөмкин икән! Автор бу мәсьәләне бөтен кискенлеге белән күтәреп бик дөрес эшләгән. Бүгенге җитәкче иң элек үзенә тапшырылган производствоны буйсындыра белергә тиеш, шул сыйфат юк икән, ул кешеләр белән дә идарә итә алмый. Булат нәкъ шундый мәгънәдәге җитәкче. Үз эшен әйбәт белә, укый, эзләнә, кешеләрне ярата, хөрмәт итә, алар белән дөрес мөнәсәбәт урнаштыра ала. Аның агроном Фәгыйткә булган мөнәсәбәтеннән моны бик ачык күрергә була. Булат колхоз өчен иң кирәкле белгечләрнең берсе булган агрономга бөтен тиешле шартларны тудыра, эшендә ярдәм итеп тора. М. Хәбибуллинның «Чоңгылар» романындагы председатель Талип Бикмуллин һәм яшь агроном Мидхәт Бәдретдинов арасында булган кебек низаглар китереп чыгармый ул, үз өлкәсендәге эшләрдә агрономга тулысынча ышана. Шулай да колхоз производствосы мәсьәләләрен хәл иткәндә Булат җил уңаена ята дигән сүз түгел. Ул төп җитәкчелекне үз кулында нык тота. Моны кул астындагыларның шәхесен кимсетмичә, алар белән киңәшеп эшли. Булат тормышта үз урынын таба, юлын таба. Элегрәк чорларда әдәбиятта «җанлы кеше» теориясе бар иде. һәм ул нигездә имеш, беркем дә фәрештә түгел, уңай кешенең дә чатаклы яклары була, характерны бернинди дә кимчелексез итеп тасвирлау хакыйкатькә каршы килә дигән карашны эченә ала иде. Без дә җанлы кеше урынына идеаль курчак ясап чыгару ягында тормыйбыз. Андый образлар. реаль кешене гәүдәләндерүдән бигрәк, аяклы плакатны хәтерләтә башлыйлар. Әмма заманыбызның райком секретаре. колхоз председателе кебек тел фигуралары турында сүз барганда андый образларда йез аклыгы, тотнаклылык кебек уңай сыйфатларның тотрыклырак булуын таләп итәргә дә хакыбыз бар. Шәйхине инде әйтеп тә тормыйбыз, автор аны мөмкин кадәр карарак буяулар белән бирә Бу хәтта бераз ясалмалылык төсе дә ала кебек. Шәйхи белән Булатның терле характер ияләре булулары нә селдән килә дип аңлауга да юл кала. Шәйхинең әтисе Шәрифулла, ярлы нәселдән булуына карамастан, колхозны таркату политикасы алып барган кулаклар рупоры булып килгән. Ә Булатның үз әтисе Әхмәтша, үги әтисе Вәлиулла (алар ата ягыннан бертуганнар) кәч-гайрәт ягыннан тирә-якта бер. Пычракка баткан йөкле арбаны тартып чыгару. дәү бер үгезне «мөгезеннән каерып алыһ, җиргә егып салу», үзенә һөҗүм иткән берничә кешене һушсыз итү боларга берни дә тормый. Булат та. өлкән яшьтә булуына карамастан, берничә егетнең арт сабагын укыта. Булат әтиләре кебек намуслы булырга омтыла, үги әтисенең васыятен үтәү аның тормышта төп максаты булып әверелә. Халкыбызның «оясында ни күрсә, очканда шуны күрер» дип бик белеп әйткән сүзе дә бар. Шулай да характерның бо- лай алдан ук билгеләнеп куелуы худо- жестволылыкны киметә. Укучы әсәрнең соңгы бите ябылганчы нәрсә булып бетәчәген сиземли алмаган очракта гына әсәр җегәрле була. Ә мондый җегәр бары тик конфликтның оригиналь булуы һәм квтел- мәгәнчә кискенләшүе белән генә тәэмин Булатта да бар кимчелекле яклар. Булатның су агымына бик нык каршы тора алмавы әйтелде инде. Бу як тагын бер нәрсәдә — аның хатынкызлар белән мөнәсәбәтендә күренә Күреп торабыз, ул Айсылуга яратып өйләнә берсеннәнбер- се уңган өч бала үстерәләр. Семьяның бербереңне яратуга нигезләнүе социалистик җәмгыятьнең иң зур казанышларын- нан берсе, бу әхлак сафлыгының алшарты булып тора. Ә Булат исә хатын-кыз алдында җеби дә тешә. Үз сүзләре белән әйтсәк, Кәбирә исемле чибәр тол хатын бик җиңел генә аның «уразасын ычкындыра». Яки икенче эпизодны алыйк. Санаторийда ял иткәндә моның номерына Дилера исемле бер хатын килеп керә кече тапмый, ярым-йорты каршы килгән һәм биредә кунып калачагын белдерә Булат шуны чыгарып җибәрергә ихтыяр булып, өзеп кенә җавап бирми. Нәтиҗәдә җиңел холыклы бу хатын бүлмәдә йоклап кала һәм Булатның кесәсен чистартып кача. Ныклы характер иясе булса, ул, әлбәттә, тормыш төбенә төшкән мондый шикле затлар белән ике уйларга урын калдырмаслык итеп сөйләшә алыр иде. Укучы хәтерлидер, шуңа охшашлы эпизод Мәхмүт Хәсәновның «Юллар. коллар...» романында да бар. Варис янына яшь чагында таныш булган Вәсилә исемле кыз килеп чыга. Ләкин күңелен башка берәүгә ныклап беркетергә карар иткән Варис бу кыз белән бер бүлмәдә калудан катгый рәвештә баш тарта. Моның белән Варис характерының бөтенлеге сакланып калына. Кеше — акыллы җан иясе, ул тиешле вакытта үз-үзенә хуҗа булуы белән күрмәм калырга тиеш. Инстинктлар колы булу кешене кимсетә. Хәер, андыйлар тиешле җәзаларын да алалар. Без моның шулай икәнен В. Нуруллин повестыннан да ачык күрәбез. Теге Диларә дигән хатын Булатны гына түгел, яшелчә кибете директоры азгын Фәсәхи агайны да, чибәр хатын күргәч дөньясын оныткан Нодарны да ничек итеп акылга утырта! Эпизодик персонаж гына булса да, шактый колоритлы фигура булып күз алдына килеп баса Диләрә. Ирләр психологиясен бик оста белеп эш йөртә ул. Аларны алдау юлларын бөтен нечкәлекләренә кадәр белә. Укучы, Диларәдән бигрәк, әнә шул Фәсәхиләрне күрә алмый башлый. Дөрес, автор тегеләрен дә, боларын да камчылый. Андыйларга каршы кискен сүзен әйтеп, язучы бик дөрес эшләгән. Әхлак проблемасы һәр чорда актуаль булды һәм шулай булып кала, тормыш китереп чыгарган кайбер күңелсез якларны фаш итү, матурлыкның өстенлеген раслау социалистик реализм әдәбиять- ның әһәмиятле бурычы. Күреп үткәнебезчә, В. Нуруллинның яңа повесте укучыны күп яклап уйландыра, фикерләүгә этәрә. Димәк, әсәр замандашларны борчыган сорауларны күтәргән. Югарыда әйтелгән аерым кимчелекләре булуга карамастан, кирәкле әсәр бу. Язучы бер урында үзәк герой Булаттан болай дип әйттерә: «...журналистның (шулай ук язучының да — Ф. Г.) язган әйберсе укучыларны ышандырырлык, укучыларны дулкынландырырлык, хислән- дерерлек булырга тиеш дип уйлыйм мин. Ә алай итеп язар өчен журналист кеше үзе күтәреп чыгарга тиешле мәсьәләне җентекләп өйрәнергә, үзе язарга алынган кешеләрнең холыкларын һәм алар- ның эшләрен биш бармагы шикелле белергә тиеш» (227 бит). В. Нуруллин социалистик реализм язучысы эшенең төп хасиятен дөрес аңлый, бу аңа алдагы иҗатында тагын да үткенрәк проблемалар күтәрергә, аларны кабатланмас характерларда, тормышчанрак ситуацияләрдә сурәтләү өчен тайпылмас юл күрсәткеч булыр дип ышанасы килә.